Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ФЕДЕРАЛЬ САБАНТУЙ
Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы
бистәсендә VII Бөтенроссия авыл Сабан туе үт-
кәрелде. Бәйрәмгә Татарcтан Республикасы Пре-
зиденты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе
губернаторы Сергей Морозов килделәр. Башта
алар «Гөлчәчәк» балалар бакчасында булды.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында
бәйрәмне балалар бакчасында ачып җибәрү-
нең, йолалар белән кечкенәдән танышуның
зур әһәмияткә ия булуын әйтте. «Сабантуй
– татар халкының үзенә күрә бренды ул. Мин
бу бәйрәмгә өлеш керткән һәрбер кешегә олы
рәхмәтемне белдерәм», – диде ул. Сергей
Морозов та әлеге матур бәйрәмне Ульяновск
өлкәсендә үткәрү инициативасы белән чыккан
өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка
чиксез рәхмәтен ирештерде.
Киң колачлы бу Сабантуй милли бәй-
рәмебезгә хас булган барлык төсләр белән
балкыды. Ярышлар, уеннар кызганнан-
кызды. Һәркайда җыр-музыка яңгырап торды.
Сабантуйның күрке булган көрәштә Мәләкәс
егете, Универсиада чемпионы Сергей Павлик
– абсолют батыр. Ул ТР Президенты бүләге –
«Лада Гранта» автомобиленә лаек булды. Ат ча-
бышында, шул исәптән арбалы атлар узышында
беренче килгән Кирюшкино авылы фермеры
Равил Яһудинга Ульяновск өлкәсе губернаторы
бүләге – «УАЗ» машинасы тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов өлкәнең татар мил-
ли-мәдәни автономиясенә микроавтобус
бүләк итте.
АЛМАН ИЛЕНДӘ – ТУКАЙ КИЧӘСЕ
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
өч көнлек эш визиты белән Германиядә булды.
Ул Дрезден шәһәрендә бөек татар шагыйре
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга ба-
гышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты.
Әлеге чарага килгән тамашачыларны Г.Тукай-
ның иҗаты белән таныштыру өчен зур мәдәни
программа әзерләнгән иде. Германия-Россия
мәдәнияте институты бинасының холында
кунакларны китаплар һәм милли киемнәр
кидерелгән курчаклар күргәзмәсе каршылады.
Р.Миңнеханов үзенең чыгышында Г.Ту-
кайның татар әдәбиятында гына түгел, татар
халкының күңелендә дә җуелмас эз калды-
руын әйтте, чит илләрдә яшәүче татарларга
Татарстан белән багланышларны, телне,
мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклаган өчен
рәхмәт белдерде. Германия-Россия мәдәнияте
институты директоры Вольфганг Шелике
котлау сүзе белән чыкты.
РУС ТЕЛЕ ҺӘМ ПУШКИН
Рус теле көне һәм А.С.Пушкинның тууына
217 ел тулу уңаеннан М.Җәлил исемендәге Та-
тар дәүләт опера һәм балет академия театрында
зур бәйрәм булды. Анда Татарстан Республика-
сы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
һәм чыгыш ясады. «Бу бәйрәмне Александр
Сергеевич Пушкинның туган көнендә бил-
геләп үтүебез символик мәгънәгә ия. Рус теле
– Пушкин, Толстой, Достоевский теле бүген
дөньякүләм яңгырашка ия», – диде ул үзенең
чыгышында. Р.Миңнеханов рус һәм татар тел-
ләренең, мәдәниятләренең өзелмәс рухи җепләр
белән тоташкан булуын да искәртеп үтте.
Театрда үткәрелгән тантанага кадәр ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт
Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы
Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Ул көнне Р.Миңнеханов Татарстандагы
Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары
белән дә очрашты.
«НӘҮРҮЗ» ФОРУМЫ
Казанда IV «Нәүрүз» халыкара театраль
белем бирү форумы узды. Ул ТР Президенты
Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате белән
ачылды. Ачылу тантанасында ТР мәдәният ми-
нистрының беренче урынбасары Эльвира Кама-
лова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев,
театр белгече Нияз Игъламов, Германиядән
кунак Юрий Альшик чыгыш ясады. Форумда 5
спектакль, 31 семинар һәм тренинглар тәкъдим
ителде. Г.Камал театры «Хуҗа Насретдин», «Дон
Жуан», «Минем исемем Кызыл» спектакльләрен
күрсәтте. Венгрлар гадәти булмаган форматтагы
«Вич божий» спектаклен алып килгән иде.
ЯЗУЧЫЛАР КОРЫЛТАЕ
«Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан
язучыларының XVIII корылтае булып узды.
Корылтайны Татарстанның халык шагыйре
Рәдиф Гаташ ачып җибәрде. Әлеге җыенда
Татарстан Республикасы Президенты аппара-
ты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты һәм
чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Язучы-
191
лар берлегенең республикада төп иҗтимагый
оешмаларның берсе булуын һәм җәмгыятьнең
үсешенә уңай өлеш кертүен әйтте. Корылтайда
бер төркем язучыларга дәүләт бүләкләре, ТР
Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, ТР
Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлегенең
әдәби премияләре, ТР Мәдәният министрлы-
гының күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары
тапшырылды. Аларны ТР Президенты аппараты
җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы
Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдә-
ният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды.
Татарстан Язучылар берлегенең ике корылтай
арасындагы эшчәнлеге турында доклад белән
Берлек рәисе Рафис Корбанов чыкты. Ревизия
комиссиясе докладын Фарсель Зыятдинов ясады.
Докладлардан соң фикер алышуларда Татарстан
Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе
Факил Сафин, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать
Шаһиев, язучылар Владимир Лавришко, Рифә
Рахман, Айдар Хәлим, Тәлгат Галиуллин,
Фәүзия Бәйрәмова, Диләвәр Османов, Равил
Рахмани, Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина, Гәрәй
Рәхим, Әхмәт Саттар, Рәдиф Сәгъди, Җәмилә
Әхтәмова һ.б. чыгыш ясады.
Язучылар берлеге рәисенең хисап докла-
дын, делегатларның чыгышларын һәм фикер
алышуларын тыңлаганнан соң, резолюция
кабул ителде.
Корылтайда Татарстан Язучылар берлеге-
нең Уставына үзгәрешләр кертелде. Язучылар
берлегенең рәисе һәм 27 кешедән торган идарә
сайланды. Рәис вазифасына яшерен тавыш
бирү юлы белән Данил Салихов тәгаенләнде.
Корылтайны Татарстанның халык ша-
гыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев,
Зиннур Мансуров алып бардылар.
Корылтайдан соң Данил Салиховны ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
УТЫРЫШ
XVIII корылтайдан соң Татарстан Язучы-
лар берлеге идарәсенең беренче утырышы
булды. Аны берлек рәисе Данил Салихов
алып барды.
Утырышта рәис урынбасарлары, Татарстан
Язучылар берлегенең Чаллы, Әлмәт бүлекләре
сәркатипләре, Берлеккә кабул итү коллегиясе,
иҗат остаханәләре җитәкчеләре тәгаенләнде.
Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре бу-
енча урынбасары итеп – шагыйрь Рәмис Аймәт,
оештыру эшләре буенча урынбасар итеп Расих
Сабирҗанов билгеләнде. Татарстан Язучылар
берлегенең Чаллы, Әлмәт бүлекләрен элеккечә
Факил Сафин, Рәфкать Шаһиевлар җитәкләячәк.
Берлеккә кабул итү коллегиясе рәисе итеп Тәлгат
Галиуллин, коллегия әгъзалары итеп Мөдәррис
Вәлиев, Камил Кәримов, Рәмис Аймәт, Равил
Рахмани, Луиза Янсуар, Илсөяр Иксанова, Әхәт
Мушинский, Фирүзә Җамалетдинова расланды.
Иҗат остаханәләрен Газинур Морат (шигърият),
Рөстәм Галиуллин (проза), Рәдиф Сәгъди (драма-
тургия), Ләбиб Лерон (балалар әдәбияты), Әхәт
Мушинский (рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә),
Рифә Рахман (әдәби тәнкыйть) җитәкләячәк.
ДРЕЗДЕНДА САБАНТУЙ
17 июнь көнне Алман иленең Дрезден кала-
сындагы Германия-Россия мәдәнияте институты
бакчасында үткән Сабан туенда 300гә якын
милләттәшебез катнашты. Бәйрәмгә шулай ук
Дания, Швеция, Финляндия, Франция, Чехия,
Польшада яшәүче милләттәшләребез дә килгән
иде… Бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан
Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның
котлау хатын «Казан утлары» журналының баш
мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов ирештер-
де. Көнозын дәвам иткән Сабантуй программасын
Алман илендә милли оешмаларның җитәкчеләре
булган Венера Вәгыйзова белән Бари Дианов
үзләре үк алып та бардылар. Бәйрәмдә яшьләр,
балалар күп иде, алар уеннарда, ярышларда актив
катнаштылар. Сабантуйга махсус чакырылган
артистларыбыз Фәридә -Алсу дуэты, музыкантлар
Муса Маликов, Айдар Вәлиевләрнең чыгышлары
ямь өстенә ямь булды. Киләсе ел Сабан туе Бра-
тислава шәһәрендә үтәчәк.
ШАГЫЙРӘ ЮБИЛЕЕ
Узган атнада Чаллы каласының «Энергетик»
мәдәният сараенда шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең
гомер бәйрәменә багышланган тантана узды.
Р.Мөхиярне, уннан артык шигъри китап авторы
булудан тыш, зыялыларыбыз филология фәннәре
кандидаты, Чаллы педагогика университеты
доценты буларак та яхшы белә. Бәйрәмдарны
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары
Данил Салихов, «Мәдәни җомга» газетасы баш
мөхәррире Вахит Имамов, Чаллы Язучылар оеш-
масы җитәкчесе Факил Сафин, «Казан утлары»
журналының бүлек мөхәррире Айгөл Әхмәтгали-
ева, Чаллы педагогика университеты проректоры
Дамир Гыйльманов, филология фәннәре докторы
Әнвәр Шәрипов һәм башкалар котлады.
КОТЛЫЙБЫЗ!
Күпьеллык иҗади эшчәнлеге, татар
әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге казаныш-
лары өчен язучы, «Татарстан Республикасы
Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъ-
засы Харисов Ренат Мәгъсүм улы Татарстан
Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен»
медале белән бүләкләнде.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Хари-
сның юбилее Муса Җәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет академия театрында
«Шагыйрь мәхәббәте» (авторлары – Резеда
Ахиярова, Ренат Харис) операсы белән бил-
геләп үтелде.