ҖИР ШАРЫНА ӘЙЛӘНҮЛӘР ТЕЛӘ
Ана йөрәге
Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер,
Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә.
Мин сине гомергә җилләрдән сакладым,
Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.
Юлларда кешеләр уйсызмы, гамьсезме,
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган.
Әниең йөрәге, улкаем, белсәңче,
Машинаң алдыннан йөгереп арыган.
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган,
Күкләрме эндәшә: «Аллаһ бар, син белмә!»
Җилләрне өзгәләп барганда, уалыр,
Син минем йөрәккә, улкаем, бәрелмә...
Син чорга бәрелмә, шул йөрәк белән бит
Халкымны, аннары телемне якладым.
Һәм сине, улкаем, давылдан яшердем,
Югыйсә гел алкын яшьлекне акладым.
Син моны белмисең, күңелең – далада,
Хәер, бар микән соң белүнең кирәге?
Гомерең буена алдыңнан йөгерер,
Яшәвең сагында – әниең йөрәге.
Җеп суздым
Кисмәдем кеше юлларын,
Юл бирдем җилләргә дә.
Рәнҗеш төшмәсен дип, риза
Мин әллә ниләргә дә.
Сүземнән җирдә беркемнең
Таммады тамчы яше.
Диңгездәй түгелде яшем...
Инде тып-тыныч яшим.
И заман, син явызлана
Барасың икән никләр?
Мин җил тидермәм гөлгә дә,
Өемә куйдым бикләр.
Уйларыма сакчы – шикләр,
Җаныма куйдым чикләр.
Язмышны узып булмый, ди,
Барыбер уздым бит мин.
Үрмә гөлгә дә үрелер
Өчен җеп суздым бит мин...
Ап-ак сагыш
Сагышларның, ап-ак сагышларның
Аклыгыннан башлар әйләнә.
Син еракта.
Үз яныңа бүген
Чакырма син мине, әйдәмә.
Ни аңлаткан безгә ап-ак кышлар,
Бураннары нидер сөйләгән.
Сагышларның, ап-ак сагышларның
Патшалыгын җаным биләгән.
Ак хатирә мине эзләп килә,
Ак бураннар таба төшләрдә.
Ап-ак сагыш сибә чәчләремә,
Ак салкынлык тия тешләргә.
Адашканнар хисләр, төсләр, сүзләр,
Сагышланган шуннан йөзебез.
Ап-ак хатирәләр адашмаган,
Адашканбыз бары үзебез...
Телә!
Күз яшьләрең җиргә сеңгән кебек,
Югалыр көн, җанны телә-телә.
Хисләреңә йөгән тапмаганда,
Җир шарына әйләнүләр телә!
Карашларың җиргә кадалган күк,
Меңләп уең бер юл тапмый килә.
Чишмәләр дә дәрьяларга коя, –
Җир шарына әйләнүләр телә!
Без – аста, дип кояш күрми йөрмә,
Өскә карап яшә көлә-көлә.
Заманалар ябык, яхшы ат юк?.. –
Җир шарына әйләнүләр телә!
Үз урынына куя бара Вакыт,
Үз урының кайда? Йә кем белә?
Ә киләчәк хак дөресен әйтер, –
Җир шарына әйләнүләр телә!
Һәммәсе дә фани ласа Җирдә,
Яхшы-яманнарга Вакыт бүлә.
Аңлау кирәк шуны! Ышан да син,
Җир шарына әйләнүләр телә!
Минем язмыш
Елаганмын, әллә белеп инде,
Елаганмын әллә белмичә.
Әнием дә янда гына булган,
Әнкәй бер ул, түгел берничә.
Елаганмын, бәлки бәхеттәндер,
Көннең сөйгән мине кайнары.
Каты куллы язмыш шул мәлдә үк
Эләктереп алган аннары.
Мин шул мәлдән язмышымның колы,
Бер карусыз үтим кушканын.
Минем язмыш сөйми җир өстенең
Икейөзле, явыз, куштанын.
Минем язмыш үз юлыннан йөртә,
Ә юллары чокыр, баткаклы.
– Кеше күзенә туры карарга, ди, –
Кем туры юл салса, шул хаклы.
Еламыймын күптән. Юлымдагы
Чуерташтай каткан күз яшем.
Күңел генә йомшый бара һаман,
Пышылдыймын һаман: «Мин яшим!»
Әнкәм барда бала булып яшим,
Илем барында мин кешемен,
Эшләр эшем һич төшемле түгел,
Кемнәр белсен гомер төшемен?!
Бар да гади, бар да кешечә тик.
Бәхет бирим диеп колыма,
Аллаһ мине сөеп яраткан да,
Яшәтергә теләп тапшырган ул
Каты куллы язмыш кулына.
Һич җибәрми карыш-карышма,
Мин рәхмәтле шушы язмышка!
Мин игелек чәчтем
Беркатлырак булып яшәлде шул,
Аермадым дустан дошманны.
Аермадым, елмайдылар миңа,
Күңелдәнме, әллә тыштанмы?
Мин игелек чәчтем җир өстенә,
Күз нурымны түктем сүзләргә.
Нәрсә диим, явызлыкка таргач,
Ниләр диим икән сезләргә?
Яманлыктан мин яхшылык эзлим,
Бер очкыны булыр яхшыга.
Шул бер очкын дөрләп китәр дә күк,
Әверелер кинәт яктыга.
Шул яктылык яшәтәчәк безне,
Шул яктылык төшәр дошманга.
Һәр караны агартасым килә,
Минем бары күңел кушканга.
Яктылыкны ябыйм җаннарына,
Яулык итеп ябыйм, йә шәлме?
Их, хәерле булсын!
...Аермадым дусны дошманнан һич,
Беркатлырак булып яшәлде.
Хатирә
Дөмбер-дөмбер... Ерак-еракларда
Офыктамы күкләр күкрәде.
Кайлардадыр, димәк, яңгыр ява,
Иркен сулар җирнең күкрәге.
Дөмбер-дөмбер... Ерак-еракларда
Яшәүләргә ялгар бу яңгыр.
Хәлсезләнеп, сусап, табигатьнең
Күзен йомган гөле уяныр.
Дөмбер-дөмбер!.. Баш очымда күкрәү!
Күкләремне яшен-ут телде.
Җаннарымнан нидер кыйпылды да,
Сискәндереп нидер өзелде...