Йөз елдан да эзле без, йөз елдан соң эзлибез...
Танылган мәгърифәтче, милли мәгарифебез – татарбашкорт халыкларының милли мәдәнияте тарихчысы һәм сакчысы, күпкырлы гыйлем иясе, Рәсәй Федерациясе География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Рәхимколованың тууына йөз ел тулды. «Татар энциклопедиясе»нең 5нче томында (Казан, 2010) аның турында җыйнак кына итеп менә нәрсә хәбәр ителә: «Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимколова (30.06.1916 – 15.02.2004, С.-Петербург) Уфа губернасының Бәләбәй өязенә кергән Олы Кәркәле авылында туа. Туган якны өйрәнүче тарихчы, педагог. Казан университетында укый, Оренбург педагогия институтын (1942) тәмамлый. 1929-1932 елларда Башкортстанның Дәүләкән элеваторында төрле эшләрдә эшли, бер үк вакытта җидееллык фабрика-завод мәктәбендә белем ала. 1932-1936 елларда Кыргыз АССРында башлангыч мәктәп мөдире булуы белән беррәттән «Узтранс» автобазасында да эшли һәм Самарканд рабфагында да укуын дәвам итә. 1943-1953 елларда Оренбург һәм Оренбург өлкәсе мәктәпләрендә укытучылык белән шөгыльләнә. 1953-1971 елларда Оренбург авыл хуҗалыгы институтында укыта. Татар һәм башкорт халыкларының тарихы, мәдәнияте буенча хезмәтләр авторы, «Ырымбурда «Хөсәения» мәдрәсәсе» (Оренбург, 1997), «Революциягә кадәр татар мәктәпләрендә табигый фәннәрне укыту» (Оренбург, 1998) кебек хезмәтләре бар».
Әлбәттә, энциклопедик чыганакның санаулы юллары Фәтхетдин мулла һәм Фатыйма абыстай гаиләсендә туган, гомере һәм язмышы XX гасыр кебек искиткеч катлаулы, фаҗигаи чорга тап булган һәм бу язмышның ачы шулпасын кирәгеннән артык эчәргә туры килгән Мәдинә Рәхимколова кебек мәгърифәтченең тулы тәрҗемәи хәлен һәм барлык фәннигамәли хезмәтләрен сыйдыра алмый. Без бу уңайдан аның Риза казый Фәхретдиннең фәнни мирасын, атап әйткәндә, бөек галимнең тәрбия-әхлак мәсьәләләренә кагылышлы «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Тәрбияле хатын», «Гаилә», «Нәсыйхәт», «Җәвамигуль калим шәрхе» дигән ифрат та асыл җәүһәрләрен гарәп имлясыннан кириллга күчереп, Уфада яшәп, күптән түгел безнең белән хушлашкан дин белгече Равил Үтәбай ярдәмендә үз исәбенә бастырып чыгаруын гына әйтсәк тә, моны бөек бер гыйльми батырлык итеп бәяләү билхаккый-хак булган булыр иде. Мәдинә апаның 1962-1983 елларда «Совет мәктәбе» журналында дөнья күргән «Физика дәресләрендә ярымүткәргечләрне өйрәнү», «Математикадан татарча беренче дәреслекләр», «Татарча география дәреслекләре тарихыннан», «Физика һәм химиядән татарча беренче дәреслекләр», «Риза Фәхретдиннең педагогик карашлары», «Педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Шонаси» кебек һәм башка шундый искиткеч кирәкле кулланма хезмәтләр авторы булуын да әйтү җитәдер. Болардан тыш ул Оренбург, Казан, Уфа, Мәскәү матбугатында милли мәдәниятебезгә багышланган өч йөзләп мәкалә авторы да. Мәдинә Рәхимкулованың бай гыйльми-мәгърифәтчелек иҗаты әле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Ул – үзе бер ачылмаган күренеш һәм хатын-кызга хас булмаган дәрәҗәдәге фәлсәфәи фикер титаны.
Галимәнең кайбер үзе язган, русчага һәм татарчага тәрҗемә иткән, гарәп имлясыннан бүгенге имлябызга күчергән, төзегән һәм матди әҗерен хәстәрләп, үзе үк бастырып чыгарган хезмәтләрнең исемнәрен генә атап китү дә академик юллар буйлап дәүләт исәбенә түгел, ә бәлки үзешчән юл белән кеше гакылы ирешә алган биеклекләрнең чиксезлеген раслыйдыр кебек. Ничек өлгергән диген! «Ырымбур сәүдәгәрләре», «Ырымбур якларында ислам нуры», «Рәмиевләр», «Искәндәр һәм Бәшир Рәмиевләр», «ЮНЕСКО карары буенча 1997 ел Галимҗан Ибраһимов елы», «Садретдин Айни. Иске Бохарада», «Гатаулла Камский һәм башка зыялылар», ире Якуб Шабакаев белән бергә авыллардан авылларга йөреп җыйган, системага салган һәм бастырып чыгарган сирәкләрдән-сирәк «Борынгы милли җырлар», «Җырлымоңлы Ырымбур» һ.б. – болар барысы да Мәдинә Рәхимколованың илһамлы карашы яд иткән һәм аның илһамлы кулларының шәрәфәте төшкән хезмәтләрнең тулы булмаган исемлеген тәшкил итәдер. «...Мәдинә ханым татарларда мәгърифәтчелек, мәшһүр уку йортлары, милли театр, матбугат, дәреслекләр, мәдәният учаклары, мәчетләр тарихы, дин, әхлак, тәрбия һ.б. турында яза. М.Рәхимколова татарның атаклы мәгърифәтчеләре, галимнәре, сүз осталары, күренекле зыялылары турында образлар (Р.Фәхретдин, М.Акмулла, И.Гаспралы, Дәрдемәнд, Ф.Кәрими, М.Биги, Г.Тукай һ.б.) галереясын иҗат иткән кеше булды, – дип язды галимәнең 95 еллыгы уңаеннан чыккан «Күренекле тарихчы, мөгаллим» дигән мәкаләсендә мәдәни тарихыбызның абруйлы галиме, тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. – Мәдинә апа Оренбургның Х.Ямашев исемендәге китапханәсенең нигез ташларын салучыларның, аның эшендә актив катнашучыларның, биредә үткәрелгән конференцияләрдә, кичәләрдә, очрашуларда, әңгәмәләрдә әйдәп баручыларның берсе булды... Кимендә ун гасырлык төкәнмәс тарихы, мәдәнияте булган милләтебезнең шушындый затлы вәкилләре белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә аның гаҗәеп эшчәнлеген, иңли алмастай фигълиятен, мөкатдәс омтылышларын барыбызга да өлге итәсе килә...» («Мәгариф», 2006, №9)
Әйе, күренекле галимебез биргән бәя хак: татарның асыл кызы Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимколованы илгә күрсәтәсе, өлге, үрнәк итәсе килә. Мәдинә апа минем авылдашым гына түгел, ә бәлки якыннан-якын кан-кардәшем буларак та якын. Минем Гайнекамал әбиемнең (безнең Идел-Урал тарафларында картинәй-картәтәй, картәникартәти диләр) әтисе Фәррәхетдин белән Мәдинә апаның әтисе Фәтхетдин бертуганнар. Димәк, без туганнан туган балалар булып чыгабыз. Шушы җитди шартлылыкны исәпкә алганда, аның хакында үземә билгеле нәрсәләрне тар гына кысаларда булса да киң даирә укучыларыбызга сөйләп китәргә теләвемнең турыдан-туры туганлык бурычыма барып ялгануы аңлашыладыр. Шуңа күрә мин татарның гомуммилли язмышында күренекле роль уйнаган нәселебез тамырларын Мәдинә апа язмышы аша ачарга тырышсам, укучыларыбыз күңеленә муафыйкъ килер иде дип уйлыйм.
«...Рәхимколовларның колач җитмәс зур нәселен тирә-якка меңләгән тамыр җибәргән мәһабәт имән белән чагыштырырга мөмкиндер. Совет властеның бу нәселне ничек һәм никадәр тамырдан корытырга тырышуын аңлар өчен, әнә шул меңьяшәр кәүсәле, ямь-яшел яфраклы имәнне тамырлары белән җирдән суырылган хәлдә күз алдына китерергә кирәк, – дип язган идем мин «Минем Түгәрәк Имәнем» (Казан, 1999) дигән китабымда. – Рәхимколовлар – Олы Кәркәле халкының горурлыгы һәм мәңге уңалмас ярасы. Фаҗигасе. Битарафлык көзгесе. Аларның саваплы хезмәтләрен күрмәү, бүгенге «укымышлы наданлык», милләтнең, динебезнең «рәхимле колларына карата кылынган рәхимсезлек касафаты ул...»
Әйе, Стәрлетамак белән Оренбург арасында, Стәрлебашның атаклы мәдрәсәсеннән нибары егерме генә чакрымда яткан, шул мәдрәсә рухиятенең җылы куенындагы Олы Кәркәле авылында чәчкә аткан, тирә-якта дистәләрчә мәктәп, мәдрәсә һәм мәчетләр салдырган булдыклы игенче Рәхимколовлар үзләренең фаҗигасе белән Рәмиев, Кәримов, Солтангалиев һәм башка шундый ныклы нәселләрнең фаҗигасен кабатлый. Кинәт кенә шундый сөаль туып куя: әгәр Октябрь түнтәрелеше булмый калган хәлдә, капиталы белән руслардан соң икенче урынны биләгән татар халкы XXI гасырны ниндирәк күтәрелеш хәлендә каршылар иде икән?
Мондый сорауны кую мәгънәсездер шул инде. Инде балаларыбызга бабаларыбызны онытырга бирмәү, алар чәчкән яктылыкны үз кальбебездән эзләү, аны югалтмау бүгенге тормышыбызның иң тирән мәгънәсенә әверелде.
Легендаларга ышанган хәлдә, нәсел башы булган Рәхимкол бабабыз, Дәүләкән тарафларындагы Ачылы Күл буйларыннан чыккан татар телле «башкорт», XVIII гасырның азакларында Дим-Өязе буйларына төшеп, переписьләрдә «Каркалина деревня» дип аталган Олы Кәркәле авылын нигезли. ХIХ гасырның икенче яртыларында Рәхимколның, әйткәнемчә, татар телле, татар-мөселман йолалы биш бай оныгы – Галләметдиннең балалары Фәррәхетдин (минем картинәйнең әтисе), Сәхәбетдин, Камалетдин, Фәтхетдин (Мәдинә апаның әтисе), Баһаутдин бишәр-алтышар йөз дисәтинә (бер дисәтинә – 1,09 гектар) җир биләп, бу якларда иген игү, мал-туар асрау, тире, йон җыюда мәйдан тоталар. Бу хакта Мәдинә апаның «Минем нәселем» дигән язмаларында да сөйләнелә. Әгәр дә алардан таралган нәсел тармакларын, алардан чыккан күренекле кешеләрне барлый башласаң, безгә барлык Союзны, инде хәзерге Русияне урап чыгып, том-том белешмәләр язарга кирәк булыр иде. Баһаутдиннең «кулак» дип табылган ике улы – Камалетдин белән Сәхәбетдин кулга алынып, Олы Кәркәле-Җилдәр авылы юлында чекистлар тарафыннан хөкемсез-нисез атып үтерелә. Бу Рәхимколлар нәселенең киләчәктәге язмышында кара маяк булып алларына баса.
Без әүвәлдән Галләметдиннең бер улы Баһаутдин тармагына гына тукталыйк. Анда фаҗига өстенә фаҗига өелә. Кара болытлар куерымы аша гайрәтле очып барган бөркетләрнең, атылганнан соң, чыпчык кебек җиргә кадалып төшүләрен күрәсең. Баһаутдин, бу күренекле җәмәгать эшлеклесе, эре җирбиләүче, тирән дин белгече, үз көченә ышанып, игенче хезмәте белән көн күрә. Мәккәгә барып, хаҗ кыла. Русия мөселман руханиларының 1905 елда Петроградтагы съезды делегаты була. Баһаутдиннең улы Габдрахман (1889-1959) – татар-башкорт халыклары дәүләтчелеге өчен җанын фида иткән кеше. 1917-1918 елларда бераз вакыт кына эшләп кала алган Милли Мәҗлесне оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе. Яшь башкорт республикасының беренче ЦИК депутаты. 1919 елдан большевиклар партиясы әгъзасе, татарлардан беренче булып хәрби академия тәмамлаган, якташы, шул ук Дим-Өязе буйларыннан чыккан дипломат Хәким Кәримовтан кала икенче булып халыкара аренага чыккан дипломат – Совет хөкүмәтенең Төркиядәге илчелеге сәркатибе. Аның беренче хатыны Мәдинә тәүге баладан вафат була. Мәдинә милли мәсьәләләрдә Сталинның кан дошманы сыйфатында атылган Солтангалиевнең бертуган сеңлесе булып чыга. Астында шушы бәла ятса да, имеш, үзенең чыгышы ягыннан «кулак улы» булуын яшерүдә гаепләнгән Габдрахман ашыгыч рәвештә Төркиядән кайтартыла һәм сәяси ышанычсызлык күрсәтелеп, партиядән куыла. Соңыннан партиядә аякка бастырылса да, инде «сансыз саналган» кичәге көрәшче 1959 елдагы үлеменә кадәр оешмадан оешмага типкедә йөртелә. Соңгы чорда СССР радиосы, ТАСС агентлыгында хезмәткәр булып эшләп йөри. Ниләр генә күрми Кәркәле егете!
Баһаутдин улы Габдулла Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Кайбыч районында агроном булып эшли. Ватан сугышында һәлак була. Өченче улы Муса Рәхимколов – инженер-технолог. Мәскәүнең «Станколит» заводында эшләгәндә, каты авырып дөнья куя. Дүртенчесе Мәскәүнең коммуналь хуҗалыгында слесарь булып эшли, Ватан сугышында һәлак. Кызы Фатыйха беренче баладан вафат. Улы Шамил Ленинград экономика институтын тәмамлый, Чиләбе өлкәсенең Миньяр партия комитетында промышленность бүлеге мөдире булып эшли.
Инде яңадан Мәдинә апага һәм аның атасы, гаиләсе язмышына килик. Баштарак телгә алынган «Минем Түгәрәк Имәнем» дигән китабымның аларга багышланган бүлегендә мин: «...Мәдинәттәй... – дим. – Ул минем шулай дип йөрткәнне ярата. Укучы аңлыйдыр, шәхсән мин аны Мәдинәттәй дип атасам да, рәсми мөнәсәбәттә Мәдинә апа дип атарга тиешмен. Язмыш, авыр, кара язмыш безне сабый чактан ук аерды. Нәселемдә шундый кешеләр барлыгын белеп, аны бәяләп өлгергәндә, миңа илле яшь иде...
Рәхимколовлар – татарның соңгы могиканнарының берсе».
Әйе, Мәдинә апаның оекчан килеш гаиләсе белән кышкы чанага төялеп авылыннан чыгып качуын, Түгәрәк Имәннәр аша киң, әмма куркыныч дөньяга чыгып олагуын онытмыйк.
Әйткәнебезчә, ул 1916 елның 30 июнендә мулла Фәтхетдин бине Галләметдин Рәхимкол һәм аның беренче хатыны үлгәннән соң өйләнгән икенче хатыны – тумышы белән Казан кызы, әмма атасы тире җыю агенты Гомәрнең эше буенча яшәргә мәҗбүр булган, Слак авылында үскән Фатыйма Козлова гаиләсендә туа. Фәтхетдин мәхдүм әүвәлдә Стәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлый, аннан атасы Галләметдин аны башта Александрия, соңыннан Каһирә университетында табиблыкка укытып кайтара.
Табиблык дипломы булган яшь белгечне шундук патша армиясенә алалар. Ул унтерофицер булып хезмәт итә. Авылына кайткач, бераз вакыт табиблык бурычларын башкара, әмма ул чактагы авылда сырхаучылар сирәк булу сәбәпле, авылда яңабаштан җәдитчелек мәктәбе ачып, мөгаллимлеккә күчә. Ул татар тормышында беренчеләрдән булып шәкертләрне аерым бүлмәләрдәге сыйныфларга бүлә, аларны чыбык астында идәндә укытудан күтәреп, такта парталар артына утырта. Авылда кайбер кадимче ата-аналар аны «балаларын урыс ясауда» гаепли башлыйлар. Кызын гимназиягә урнаштырган өчен «динсез» кушаматы алган Фәтхетдин учительне авылдаш карагруһлары мөхтәсиб котыртуы буенча бик каты кыйныйлар. 1910 елда Фәтхетдин Уфага барып, мөфтияттә үзенең «динлелеген раслап» имтихан тота һәм авылларына «мөфти үзе җибәргән», дин белән рәттән дөньяви фәннәр дә укытырга яраган мәктәпнең «имам-мөдәррисе» булып кайта. Аның тавышы искиткеч мәкамле-моңлы була. Халык азанны мөәзиннән түгел, Фәтхетдин хәзрәтнең үзеннән генә әйттерә. Ул үзенә ярдәмче итеп яңа хәлфә китертә. Яңа хәлфә булып Фәтхетдиннең Усылы авылына кияүгә чыккан Бибикамилә апасының улы Мирсәид Рәхимов килә.
Ул соңыннан атомчы физик-галим булып җитешә һәм озак еллар СССРның Обнинскидагы атом үзәгендә җаваплы урыннарда эшли.
Фәтхетдин хәзрәт керткән ихлас яңалыклар авылдашлары арасында каршылыклар тудыра. 1924 елда, революция булып, Ленин үлеп, эш башына Сталин утырып алгач һәм авыл җирендә дингә, гомумән, хокук ирегенә басым башлангач, Фәтхетдин хәзрәт мулла-руханилык намыннан ваз кичә һәм «гади игенче» катламына күчә.
Мәдинә апаның әнисе ягыннан Слак авылында яшәгән картинәсе Маһруй кыз балалар укыта. Аның үтенече буенча картәтисе Иж-Бубида йорт сатып ала һәм хатыны белән өч баласын, шуларга өстәп, Олы Кәркәледә Фәтхетдиндә кияүдә булган авырлы кызы Фатыйманы, аңа Фәтхетдиннең беренче хатыныннан туган ике үги баласын – Рәбыйга белән Гомәрне ияртеп, атаклы Иж-Буби мәдрәсәсенә илтеп куя. Шулай итеп, Иж-Бубиның ирләр һәм 1937 елда «халык дошманы» буларак атылачак Мөхлисә абыстайның хатынкызлар мәдрәсәсендә берьюлы җиде җан Козлов һәм Рәхимколовлар белем ала...
1924 ел бу гаиләгә, гомумән алганда, Рәхимколовларга, XX гасырның башларында коммунистлар хакимияте алып килгән югалтуларның чишмә башы булып тора. Гимназистка Мәдинәләр буынының, китаптан яратылган, китапка хезмәт иткән Рәхимколовларның, атап әйткәндә, асыллардан асыл булып тормышка чыгып килгән Мәдинәләрне Дәүләкән элеваторларына куып кертеп, бер кулларына кызыл флаг, икенче кулларына фанер көрәкләр тоттырган ел ул. Хакимият салымнарны арттырганнан арттыра бара. Байлыклары-барлыклары белән илне, милләтне тартып барган Рәхимколовлар тәмам бөлгән хәлдә торып кала. 1924-1929 еллар шулай совет хакимияте белән тартышып үтә. Салым түли алмаган авылның салымнары хакына Рәхимколовларның барлык мал-мөлкәте тартып алына. Шулай итеп, Фәтхетдин «раскулачивание» дигән нәрсәнең беренче шаукымына эләгә. Гаиләсе белән йортсыз-җирсез калган кичәге мулла вакытлыча үзе урынына килгән мулла йортына күченеп тора. Килгән мулла зиһенле кеше булып чыга. Хакимиятнең дини-имани бурычларын юньле-рәтле үтәргә бирмәячәген аңлап алган бу мулла озак та үтми Урта Азия тарафларына чыгып ычкына. Шулай ук вакытлыча муллалык мәшәкатьләрен башкарырга мәҗбүр булган Фәтхетдингә властьлар күпмедер вакыт бәйләнми тора. Күрәсең, моңа хатыны Фатыйманың башына кызыл кәсинкә бәйләп, «женсовет»ка үрләп алуы ярдәм иткәндер. 1929 елның салкын кышында ниндидер яхшы кешеләр Фәтхетдингә гаиләсе белән качып котылырга тәкъдим итәләр. Йорт-җирдән, башка бихисап эре һәм вак мал-туардан тыш унбиш баш аты да тартып алынган Фәтхетдингә шул ук яхшы кешеләр төнлә качып котылу өчен бер атлы чана да бирәләр. Бу урында сүзне Мәдинә апаның үзенә тапшыру муафыйктыр:
«...1929 елның ыжгыр февраль суыклары иде. Әти безне – кайсы чабатага калган, кайсы оекчан гына булган балаларын утыртып, киезгә төрде. Без Кәркәлетамак авылы, Түгәрәк Имән аша Кыргыз-Миякәгә юл тоттык. Әти дә, әни дә, авызларына су капкандай, сүзсез калганнар иде... Мин исә яшьлегем белән дөнья малын түгел, безне раскулачивать иткәндә яндырылган бай китапханәбезне кызганып юл буе елап килдем. Анда әтинең кеше физиологиясе һәм анатомиясе буенча Каһирәдән алып кайткан сирәк китапларыбар иде. Татар телендә XIX-XX гасырларда чыккан газета-журналлар, дөньяви, фәннипопуляр һәм дини-фәлсәфи китаплар, алар арасында Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Заһир Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза казый Фәхретдин әсәрләре... Безгә заманыбызның татар телендә чыккан барлык газеталары килә иде. Безнең әти хәтта Ленинның «Искра» газетасын да алдырган. Менә шуларның барысын да мичкә ыргытып яндырдылар раскулачивание вакытында. Утынлыкта утын җитәрлек иде дә бит. Калын кәгазьле, авыр китаплар янмый азапландылар. Алар үзләре белән «Искра» газетасын гына алдылар. Ул аларга махра төрергә ярады, күрәсең...»
Алар Дим буендагы Чурай авылында яшәгән чыбык очлары булган туганнарына барып төшәләр. Шул ук Чурайның эчтән-тыштан сыланган-сызланган алачыгында кыш чыгалар. Кечкенә «песи сикесендә» йоклыйлар. Олы Кәркәледә кулга алынып, волость үзәге Җилдәргә барганда, чекистлар тарафыннан атып үтерелгән бертуган Камалетдин һәм Сәхәбетдин абзыйлары турындагы коточкыч хәбәрне алар шул ук Чурайның шул ук «песи сикесендә» ишетәләр. 1931 елда илдә тормышның рәтләнмәячәге ачыклангач, Фәтхетдин берүзе генә Урта Азия якларына чыгып сыза. Аның артыннан, чакырып хаты да килгәч, юлга әниләре белән Хәмит абзалары кузгала. Тиз арада гына, Рәхимколова фамилиясеннән котылыйм дип, Мөнҗия апасы бөтенләй дә яратмаган Чурай кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Алар да Хивага күчеп китә. Бу шартларда Мәдинә якындагы Дәүләкән элеваторындагы фанер көрәккә ябышмыйча булдыра алмый, билгеле. Бер үк вакытта укуга-белемгә омтылган кыз фабрика-завод училищесын булса да тәмамлап өлгерә. Әтиләре, Каһирә университетларын тәмамлаган югары белемле табиб-физиолог, Самарканд шәһәрендә туктап, күбрәк вакытта хәреф өйрәнү белән мәшгуль ветеринар техникумда тәнәфескә чакырып кыңгырау кагучы булып эшкә урнашкан икән. Унбишен генә тутырган кыз да Сәлимә, Мөнҗия апалары белән Урта Азиягә кузгала. Кыргызстанның Аксу дигән районының Кош-Түбә авылында туктап, Мәдинә башлангыч мәктәп мөдире, апасы шунда идән юучы булып урнаша. Фамилияләрендә чокчынып, килеп тапмасыннар дип, бу ике татар кызы «Рәхимколова» дигән фамилияләрен, кыргызларда [х] авазының булмавыннан файдаланып, «Рәимколова»га үзгәртәләр.
Ветеринария техникумындагы укытучылар милләтләре ягыннан туксан проценты белән руслар була. Фәтхетдин абзый, русча гына түгел, юньле-рәтле укый-яза да белмәгән кыргыз балаларының кеше һәм хайван физиологиясе буенча имтихан бирә алмыйча газапланганнарын күреп, үзенең югары белемле анатом-физиолог икәнлеген онытып җибәреп, теге балаларга саф төрки-татар телендә адәмзатның тән төзелеше буенча сабакларын аңлата. Куанычларын кая куярга белмәгән сабыйлар, классларына кереп, «коридорда куңгырау куңгыратып ултыручы абызның» кеше физиологиясен аларны укыткан укытучыларыннан да яхшырак белүен хәбәр итәләр. «Яңалык» органнарга барып җитә. Фәтхетдин абзыйны кадрлар бүлегенә чакыралар, аның кем булуын, каян килүен сораша башлыйлар. Йомшак күңелле, кешегә авырлык китерергә яратмаган кардәшебез, «ул-бу килеп чыкмасын» дип, эшен ташлап китәргә мәҗбүр була. Аннан икенче бәла дә килеп чыга. Алар бер кешедән сарай сатып алып, әле генә бергә яши башлаган көннәрдә була бу. Үзебезнең яклардан килеп урнашкан бер якташыбыз сарайны саткан кешегә: «Сездә кулаклар яши ич!» – дип аларны чага. Кичәге хуҗа Рәхимколовларны сатылган сараеннан куып чыгара. Алар 1934 елга кадәр Шиһабетдин Мәрҗанинең онычкасы булган Мәрьям Агишеваның җир идәнле мунчасында яши. Ул заманда «чәчәк» чире көчәйгән була. Кыргызлар «сихерли» дип табиб Фәтхетдиннән укол ясатмый. Мондый нәрсәне бу якларда бөтенләй дә күргәннәре булмаган. Ул башта үз балаларына салып күрсәткәч, кыргызлар да балаларына инъекция ясата башлый. Менә ничек керттек без, татарлар, Европаны Азиягә!
Аталары: «Балаларыма бәла килер», – дип, калган гомерендә алар белән бер түбә астында яшәргә курка. Ул Джизакта үзенә аерым яшәп, авылдан авылга «чәчәк» салып йөри. Һәм 1937 елда, бөтенләй дә көтмәгәндә, бик сәер шартларда, имеш, арыктан судан кайткан чакта, «йөрәге шартлап» җан бирә...
Рухлары безгә рәнҗемәсен иде, оҗмах түрендә булсын иде Фәтхетдин хәзрәт һәм Фатыйма абыстайның, инде хәзер килеп, тууына йөз ел тулган Мәдинә апа белән Якуб җизнинең дә урыннары.
Мәдинә апа 1936-1938 елларда Самарканд автомастерскоенда нарядчы булып эшли һәм бер уңайдан рабфакны «отлично»га тәмамлый. Гомеренең калган, авыр булса да сабыр җиңеллек белән күтәрелгән микъдары укучыларыбызга мәкаләбезнең баштагы өлешеннән чагыштырмача билгеле.
«Рәхимколовлар» нәселенең һәр тармагын шулай шәрехләп чыгарга мөмкин булыр иде. Әмма мондый нәселләрне барлар өчен ялгыз кеше көче генә җитми. Моның өчен тоташ институт асрарга кирәк. Кая инде ул безгә бүген?! Бу киләчәк буыннар бурычы булып кала. Мин ышанам, сүз ирке, хезмәт ирке, милләт ирке, дәүләт ирке килер һәм без кешелек тарихына искиткеч өлеш керткән татар халкының гадел бәясен дә ишетербез, Алла боерса.
Кеше язмышлары кызык нәрсә бит ул. Аларның ничек бәйләнәчәген алдан һич кенә дә чамалап булмый. Менә сезгә бер тетрәткеч мисал. Бераз алдарак Мәдинә апаларга кадәр Урта Азиядәге әтисе тарафына әнисе белән чыгып киткән Хәмит абыйсы турында сүз булган иде. Күптән түгел архивымда казынганда, ашык-пошык язылган куен дәфтәренә тап булдым. Аның берничә битенә генә телеграф стиле белән язылган. Дәфтәрнең тышында: «Хәмит Рәхимколов. Мәскәү. Декабрь, 1987 ел» диелгән. Әйе, Хәмит абзам Рәхимколов авызыннан язып алынган кыска гына истәлек иде бу. Укыйм. Кат-кат укыйм. Әйе, нәселебезнең Олы Кәркәледән чыгып китү тарихына бәйле булган шушы ук мәгълүматлар. Искә төшерергә тырышам. Ничек? Кайчан? Нинди шартларда? Минем уемча, әле ул чакларда үземнең «атам ягыннан Хәлимовка әйләнгән Рәхимколов икәнлегемне» белмәскә тиеш идем. Бу хакта сөйләр кешем дә, Мәдинә апа турында, очраклы хәбәрләрдән тыш, юньле-рәтле ишеткәнем дә, беркаян бернинди сигнал да алганым юк иде. Тукта, ни өчен... Мәскәү? Хәтерли торгач, нәрсәләрдер искә төшкәндәй итә... 1987 елның кышында, елдагыча, язучыларның Мәскәү янындагы Малеевка иҗат йортына барган идем бугай. Вокзалдан Мәскәүдә яшәгән, шулай ук минем кебек “Ярымрәхимколов” булган Рим туганым Солтановка бер-ике сәгатькә ялга кергән идем бугай... Кинәт мием яктырып китә: кемдер шәһәр телефоныннан шалтыраткан иде. Аның мине күрәсе килә, имеш. Мин адресны әйтәм. Озак та үтми, ишектә өстенә бу ыжгыр суыкта җиңел генә аксыл плащ сыман нәрсә кигән абзыкай күренә. Хәмит Рәхимколов дигән кеше икән. Ул саф әдәби телдә миңа «ниндидер тарихлар» сөйли. Мин язгалап барган булам: «...Безне 1929 елда тырым-тырагай китерделәр. Безнең яхшылыкны күп тапкырлар күргән бер гаскәри кеше әтигә әйтеп сала: «Фәтхетдин абзый, исән чагыгызда чыгып ычкыныгыз инде, югыйсә сезләргә бик зур кыенлык килүе мөмкин... »
Мин, поездга ашыккан һәм, иң мөһиме, үземнең «чын Рәхимколов булуымны» төшенеп өлгермәгән «яшь язучы кисәге», ул сөйләгәнне тота-каба гына булса да тыңларга, теркәп барырга тырышам: «...Мин Самаркандтагы Оркыя апама барып төштем. Кияве үзбәк. Хәрби. Үзбәк езнәбез – кавалерия полкы командиры. Чурайдан сеңелләрем килеп төште. Езнәбез өстеннән «читтән килгән контр балаларын үзендә асрый», дип жалу язганнар. Мин Самаркандтан Андижанга качтым. Анда зурәтиебез Баһаутдин хаҗиның Муса исемле улы яши иде. Төне буе урамда җылынып, көндез мунчада яшеренеп ятам. Гариф дигән иптәшем белән мунчада утырганда, Муса абзый килеп керә һәм безгә «хәзер арык казу эшләре башланачагын, арык казучы үзбәкләр белән төзүче урыс инженерлары арасында тәрҗемәчеләр кирәк булачагын» хәбәр итә. Мин урысча яхшы гына белә идем, әти мине Кыргыз-Миякә җидееллык мәктәбендә Филипп Афанасьевич Андреев дигән абруйлы укытучыда укыткан иде. Ул бүрәнәне дә русча сөйләтә ала иде. Шул чакта Иваново-Вознесенскидан «биш меңче» текстильщиклар килде. Безгә аларны да тәрҗемә итәргә туры килде. Имеш, мамык үстерүчеләр белән тукучылар арасында дуслык күпере салу ниятендә алар безне Иваново-Вознесенскига чакыралар. Мин барырга булдым. Мәскәүгә барышлый, юлын туры китереп, авылга – Олы Кәркәлегә сугылдым. Әтиләр аннан киткән, Чурай авылында яшиләр иде. Очраклы кешедән авылыбызда безнең бернәрсә дә калмавын белешкәч, туган авылыма кермичә, читтән генә карап тордым-тордым да Мәскәүгә киттем. Анда Баһаутдин абзыйның улы Габдрахман абзыйга кердем. «ИвановоВознесенскида сиңа нәрсә калган? – ди бу. – Анда кемең бар? Әйдә, монда эшкә кер!»
Шулчак мин Хәмит абзыйга үземнең юлга ашыкканлыгымны сиздереп,капчыгымнан күчтәнәчкә бер төргәк мәтрүшкә һәм бер савыт бал бирәм. Бүген булгандай хәтеремә төшә: Хәмит абзый мәтрүшкәне һәм балны исни, сыгылып төшеп үкси башлый:
– Кәркәлем мәтрүшкәсе! Кәркәлем балы! Мин бит боларны шул киткәннән бирле күргәнем юк! – Аннан ул мине кочакларга тотына. – Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа, туган!
Ул бәлки туганлыгын чын-чыныннан аңлап, миңа «туган» дип дәшкәндер. Ләкин мин, кызганычка каршы, заманга хас алабарманлык күрсәтеп, бу фактка тарихи әһәмият бирмәгәнмен.
Мин җыенам, ул сөйли, ул сөйли, мин һаман языштырган булам:
– Һәм ул чакта хәрби академиядә укыган Габдрахман абзый мине РСФСР Статистика идарәсенең Кремль эчендә урнашкан төзелеш идарәсенә бетончы итеп урнаштырды. Минем бетончылыкка документым бар иде. 1934 елда гаскәргә алдылар. Харьков өлкәсендәге Вольчанск шәһәрендә хезмәт иттем. Курсант, аннан өлкән сержант. Отделение командиры. Ул чакта әти-әниләр Урталыш дигән кыргыз авылында яшиләр, балалар укыталар иде. Хәрби хезмәттән алар янына кайттым да Оренбургка килдем. Урта мәктәп тәмамладым. Пединститутның ике курсын тәмамлауга, сугыш башланды. Сугыштан соң радиотехник институтта укыдым. Гаилә сәбәпләре аркасында тәмамлый алмадым. Аннан 1952 елда пединститут дипломын «отлично»га якладым. Безнең бабайлар: Рәхимкол – Галләметдин – Фәррәхетдин – Фәтхетдин – Мифтахетдин...
Һәм башкалар, һәм башкалар...
Архивымдагы ашык-пошык язылган кечкенә кенәгәм туганлыкның менә шундый серләрен саклаган булып чыкты. Яшәргә ашыксаң да, тарихны теркәп барырга кирәк икән шул. Әмма һаман да төшенә, очына чыга алмыйм: ул заманда Хәмит абзый мине нинди юллар белән эзләп тапкан? Рим Солтановның телефонын каян таба алган? Ул заманнан соң миңа Мәскәүдә ничә тапкыр булырга, хәтта ике ел буе укырга туры килде – нигә бу тарихлар белән кызыксынмаганмын? Моңа менә шул әүвәлдә әйткән язмыш сәерлекләре, аннан менә бу кечкенә куен дәфтәренең кайдадыр качып ятуы сәбәпче булганмы? Әллә безне Аллаһы Тәгалә үзе очраштырган булганмы? Аннан, кеше хәтеренең күкрәве кыска, гомер юлы бик озын бит ул. Менә сезгә тагын бер кечкенә мисал. Мин дүртенче сыйныфтан башлап үзебезнең Кәркәлетамактан өч-дүрт чакрым чамасында (чын ераклыгын беркем белми!) яткан Олы Кәркәлегә җәяү йөреп укыдым. Көн саен икешәр тапкыр мин эре сары бүрәнәләре белән яктырып, сайрап-яңгырап утырган сарайлы колхоз келәтләре, ындыр табаклары аша, төзек авыл советы, колхоз идарәсе, ат абзарлары һ.б. каралтылар кырыннан үтеп йөрдем. Әле дүрт яшемдә Олы Кәркәле мәктәбендә ач балалар өчен оештырылган приютта азыкланып яттым, анда бишенчедән алып җиденчене тәмамладым. Баксаң, шул заманнардан җитмеш ел гомер узгач, андагы мин күргән бина-каралтыларның барысының да Рәхимкол бабаларымнан тартып алынган мал-мөлкәт булганлыгын бүген килеп кенә аңладым!.. Менә без нинди «тугодум»да, менә без ничек тарихка претензиясез яшибез!
Рәхимколлар нәселе, атап әйткәндә, аның иң яктылардан якты йолдызы Мәдинә апа Рәхимколовага багышланган бу язмамны мин аның әлегә зур матбугатта дөнья күрмәгән йөзләгән шигырьләре арасыннан сайлап алынган бер кечкенә шигыре белән тәмамларга булдым:
Валчык кадерен белү өчен,
Ачлык күрү кирәк түгел.
Хөрлек кадерен күрү өчен,
Коллык күрү кирәк түгел.
Солых кадерен татыр өчен,
Сугыш ачу кирәк түгел.
Тормыш кадерен аңлар өчен,
Үлеп карау кирәк түгел