Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯХШЫ АТНЫҢ НӘСЕЛЕ КАЛМЫЙ?..

Казан (Идел буе) федераль университетында татарны өйрәнү кафедрасы,
эреләндерү максатыннан, башка кафедрага кушыла дигән хәбәр соңгы көннәрдә
безне сискәндереп җибәрде. Вакытлы матбугатта да язмалар булды, Интернетта
да шаулаштык, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Мәдәният дөньясы»
тапшыруында да фикер алыштык. Әйе, күпләр сагаеп калды, чөнки әдәбият
кафедралары мисалында без бу «эреләндерү»нең нәтиҗәсен бер татыган идек инде.
Гөрләп утырган факультетларның, берләшеп, «эреләндерелеп», әүвәл – бүлеккә, аннан
соң мәктәпкә (май ахырында Г.Тукай исемендәге Татарны өйрәнү һәм тюркология
югары мәктәбе оешты) әйләнүенә дә шаһит булдык. Соңрак – сыйныф, ә бераздан
бердәнбер укучы торып калмасмы?! Аңлашылмаган әйберләр күп. Ни өчен институт
түгел? Кырык меңнән артык студент белем алган дарелфөнүндә без ничәнче урында?
Киләчәк буын милләттәшләребезне тәрбияләячәк остазлар үстерелә торган мәһабәт
мәгариф һәм фән учагына таләпчән дә, ярдәмче-аркадаш та булсак иде.
Җәмгыятьтәге катлаулы вазгыятьне бар тулылыгында аңлаган хәлдә, милләттәш-
ләребезне, аеруча да яшь гаиләләрне түбәндәге мәсьәләләрдә уяулыкка чакырам:
1. Без – динле һәм денле милләт! Исламның гасырлар катламында тармаклы
тарихы бар. Бөек Аллаһка, мөселманлыкны кабул иткән заманнан башлап, ата-
бабаларыбыз туган телдә сыгынган, ярлыкавын сораган. Бүген вәгазьләребез русчага
күчеп бетеп бара, дини яшьләр телне, әдәбиятны, халкыбыз культурасын чамалы гына
белә йә бөтенләй белми, традициональлек югала, гореф-гадәтләр үзгәрә. Милләтебез
татар булса да, татар исемнәре йөртсәк тә, ислам дине тоткан русларга әйләнербезмени?
2. Динне, телне, тарихыбызны бар фаҗигаләре белән таныган һәм белгән яшь
татар гаиләсе! Балаларыбызның теле татарча ачылса, үрмәләп йөри башлаган
көннәреннән үк татар китаплары, татар телендә чыккан газета-журналлар белән
таныш булсалар, татар моңын тыңлап, татарча спектакльләр карап үссәләр,
татарлыкларына, ата-баба рухына хыянәт итмәсләр. Гасырлардан гасырларга
традицияләре күчә килгән, камилләшкән Гаилә институтыбыз ябылдымыни?
Аны ябарга беркемнең дә хакы юк! Бар да үзебездән тора.
3. Милли алгарышыбыз, белемле яшьләребез өчен җанын фида кылган галимнәре,
хәлфә-остазбикәләре, мөгаллим-мөгаллимәләре хәттин ашкан мәгариф системасы!
Соңгы елларда, элгәреләребезнең юлын дәвам итеп, күпме эшләр эшләнде. Балалар
бакчаларында да ике телдә тәрбия бирүгә, мәктәпкә татарча да, русча да яхшы белеп
килергә тиешле балалар тәрбияләүгә ирешеп барабыз. Мәктәп укучыларыбыз өчен
татар теле һәм әдәбияты дәреслекләребез, заман таләпләренә туры китерелеп, Россиядә
руслардан кала башка бер генә милләттә дә булмаган санда һәм сыйфатта дөнья күрде.
Мөгаллимнәр өчен укытуда барлык шартлар тудырылды. Югары уку йорты! Инде
чират синдә. Милли кадрлар әзерләүгә без җитәрлек игътибарлымы?
4. Гомер-гомергә көчле иммунитеты белән аерылып торган, басу капкасы,
җирле аксакаллары фильтр вазифасын үтәгән милли татар авылы! Нишләп син
бүген кайткан халык белән тулдың? Өч йортның икесендә килмешәк яши, сыер-
сарыкларың күзгә кырып салырлык та калмады. Татар авылына ишәк кайтты! Басу-
кырларыңда алабута, әрем котыра. Инде Кытай инвесторларына сатылачак җирләр
алга таба кемнеке булыр? Милләтне милләт буларак саклаган татар авылы, уяу бул!
Саналган сорауларга җавап тапсак, киләчәк алдында йөзебез кызармас, язма
исемендә яңгыраган халык әйтеме ялган булыр, шәт!