ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
***
Бүгенгедән артык мәгънә эзләү
мәгънәсезлек булган заманда,
«Дөньяны яхшыртабыз!» – диеп,
җырлар язабыз бит һаман да!
Беркатлылык?..
Ялгышасыз! Иҗат –
күктән иңгән күңел таләбе.
Бөек Көчнең безнең яну аша
Дөньяга әйтер теләге.
Күпләр уйлый: хаклык күмелгән дип...
Дөрес түгел! – калган тик тынып.
Кара болытларны ерта-ерта,
бәреп чыгар беркөн яктылык!
Язасыңмы?
Яз!
Әйт!
Яр сал!
Сүзең дөрес икән –
бер чыгар ул, калмас онытылып!
Егылмыйк! Барыйк ахыргача
иелмичә, нык һәм төз торып!
Безгә кадәр яшәп киткәннәрнең
бөек үрләренә омтылып!
Тентү
Эшчеләр санын
номерлап кына
саныйлар анда...
(«Зәңгәр шәл»дән)
Тентү – актарынып эзләп табу.
(Кирәкне дә, кирәкмәсне дә.)
Рентген үтә тәнең аша.
(Җәмгыятьне дә шулай тикшерсәң!)
Җирне казып, ярып, бораулап
чыгаралар алтын-көмешен, күмерен-уранын,
суыралар суын, җир җелеге – нефть-нефтәсен...
Хәзер инде
Мәңгелек туң Котып төбен тентү бара...
Зәңгәр бишек – галиҗәнап Күк тә
күптән инде, күптән лупада...
Бармак эзләрең дә хисапта.
Күз нурың да теркәлү үтә
төрле-төрле тамгаханә – таможняларда...
... Әле дә ярый
Кеше күңелен тентеп булмый!
Бер юаныч...
* * *
Язмышка рәхмәтләр укыйм
Дөньяда Син барга.
Илаһи халәттәмен мин
күңел алгысыганда.
Төшләргә матур керәсең,
рәхмәт анысына да!
Ахырзаман
«Җен» шешәдән чыккан инде!
Кешелек үз акылыннан –
ачыш-хикмәтләреннән –
куркып, калтырап тора.
Дөнья-илләр язмышы –
кемнәрнеңдер кул җитәрлек
бер төймә-кнопкада...
Төер
Кешеләрдән бик күп күрдем яхшылыкны.
Дога укып, күпләр башны сыйпадылар кечкенәдән:
«Ходай кушып, иман белән үссен генә!»
Мәрхәмәтле ул җаннарны
онытырга тиеш түгелмен мин
һич берсен дә!
Тик шулай да,
мин аларга
рәхмәт белән
түли алмадым күк
тулысынча,
бурычымча.
Әллә инде гамьсез булдым.
Әллә инде мәнсез булдым...
Әллә вакыт табылмады?..
Әманәткә хыянәт үк димәсәм дә,
күңелемдә төер калды...
* * *
Күз буяучылар –
Иллюзионистлар.
Арабызда күпме
Сүз буяучылар –
милли зианистлар!
Уйланыйк
Эчә-эчә
ант эчтек.
Үгез дип
тана печтек.
СССРны иштек.
Түрәләргә иелә-иелә
маңгайларны тиштек.
Мәхкәмәләр кичтек...
Комнан аркан иштек.
Иманнан кичтек.
Акчадан пот ясап,
табынуга күчтек...
Артык дәвам итмим –
уйланыйк печтик!
Җәмгыять улы булдың син,
Табигать улы да бул!
Ходайдан иңгән саулыкны
саклау юлында да бул!
Фидакарь зат эчтән яна!
Белми үз бәясен дә...
Бәлки, синең бер күзәнәк
тора булыр кемнәрнеңдер
алыптай гәүдәсенә.
Күзеңдә очкыннар уйный!..
Ә дәрман бетеп бара...
Эшләр күбәя! Ә Вакыт
финалга этеп бара...
Әйтәсең: барысы да фани...
Вакыт куячак нокта.
Тик онытмыйк: иҗатчының
өмете – бакыйлыкта!
Аның өчен гомер кирәк.
Ә ул бәхет – саулыкта!
Гомер – биек бер тау булса,
без аның итәгендә.
Максатыңа иреш икән,
ял итә-итә генә.
Юкка янып бетеренмик.
Шәхес булсаң, бигрәк тә.
Еллар елар әле үксеп,
юксынып бик кирәктә.
Синнән алда чыккан ул юлга...
«Салмак атлый...» – дисең. Гаҗәп түгел.
Синнән алда чыккан ул юлга.
Туган күреп, ачык күңел белән,
«Сәлам!» – диеп, җылы сүз юлла!
Гомре буе хәрәкәттә Кеше.
Тәкъдир исәбенчә ай-еллар...
Арган булса, иңеңне куй аңа.
Синнән алда чыккан ул юлга.
Без һәммәбез тоташ бер сәфәрдә.
Алга, артка карап кул болга.
Өлкәннәрнең сабыр тавышын тыңла.
Синнән алда чыккан ул юлга...
Киңәш
Безнең икмәк
Өметләрдә тугланган.
Хыялларда кабарган.
Хәсрәтләрдә изелгән.
Сагышларда басылган...
Пешкән,
көйгән,
яргаланган
Тарих дигән мичләрдә!
Безнең икмәк...
Безнең язмыш!..
* * *
Даһи затлар Җирнең кояшлары!
Китсә берсе, Җирдә ямь кими.
Яңалары туа. Әмма бүтән алар...
Алыштыра алмый беркем беркемне.
* * *
Җиңсәң – хөрмәтләрләр. Җиңмәсәң – юк!
Җиңсәң – санлашырлар. Җиңмәсәң – юк!
Җиңсәң – яратырлар! Ә җиңмәсәң –
суыныр синнән хәтта җиңгәчәң1 үк...
* * *
Явызлык котыра аяусыз!
Шәфкать-мәрхәмәт, кайда сез?
...Хәер, Вакыт үзе бит аяусыз.
Адәмнәрдән сорау файдасыз...
* * *
Гомер, искән җил күк, үтеп бара...
Һәркемнең юл үзгә, катлаулы!
Тормыш – эстафета. Финал каршында
сорау бер ул: дәвамчың бармы?
* * *
Чибәркәйләр серле ым какса,
Ир-атларның дөнья онытыла!..
Йөзем куагындагы тәлгәштә
Угын төбәп бер елан тора...
Шагыйрәгә
Әдәбиятта әби-атлар
зур йөкләр тартып бара.
Дәрәҗәләр өләшкәндә,
алар гел артык кала.
1 Җиңгәчәң – бу очракта хатын.
* * *
Кавыша алса Чынлык белән
Хыял-Фантазия – туа Могҗиза!
Язганың шедевр чыкса,
кем булмас риза!
* * *
Башта күпме җөй-җәрәхәт!
Йөрәкне әйткән дә юк!..
Шунсы гаҗәп: җитмешне узып,
Яшьлектән киткән дә юк!
* * *
Җир әйләнә Кояш тирәли.
Башлар әйләнә акча тирәли.
...Адәм чыгарган зилзилә дулый
яшәеш дигән Бакча тирәли.
* * *
Явызлыкка бармы авызлык?
Әйтерләр: бар. Ул – хөкем.
Ә хөкемдар үзе явыз булса?
Моңа җавап әйтер соң кем?
Ару
Була кайчак: эч эзләнә.
Баш шәрәфең эшсезләнә.
Гомерлек дип уйлап йөргән
Бөек Көчең көчсезләнә.
* * *
Мәңгелеккә килмәгәнбез.
Яхшылыкка — ашык!
Иреннәрең бер йомылыр.
Калыр... көмеш кашык.