Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәфәрләр, очрашулар, тәэсирләр...

Әдипкә истәлек тактасы
Татарстан Республикасының халык язучысы, СССРның Дәүләт, ТРның Габдулла
Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Гомәр Бәшировның туган ягында –
Арча районы Яңасала авылы мәктәбендә әдип хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Анда
«Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында
Арча районы Яңасала авылында туа (1999 елның 7 маенда Казанда вафат була)» дип
язылган. Истәлек тактасын ачу вакыйгасы авыл халкының, мәктәп балаларының,
кунакларның исендә калырлык матур бәйрәмгә әверелде. Чарада Казаннан кайткан
кунаклар – язучы-тәрҗемәче, галимә, Гомәр Бәшировның оныгы Гәүһәрия Мәһдиева-
Хәсәнова, язучы-прозаик, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф
Нуриев әдип турында истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар. Тантанада Арча
муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөфәт Дәүләтбаев, әдәбият һәм
сәнгать музее директоры Шәфигулла Гарипов, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат
Сафин һ.б. чыгыш ясады, җирле үзешчәннәр тарафыннан концерт күрсәтелде. Бәйрәмгә
килгән кунаклар мәктәптәге туган як тарихын өйрәнү музеенда, Г.Бәшировның туган
нигезендә булдылар, әдип сүзләренә язылган, җыр булып халык күңеленә кергән
Җидегән чишмәгә төшеп су эчтеләр.

«Ак җилкән» конкурсы – Әлмәт төбәгендә
«Казан утлары» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Ак җилкән»
Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсы аерым төбәкләрдә уза. Әлмәт зонасында
нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү 13 май көнне булды. Тантаналы кичәдә
алты районнан 58 укучы һәм аларның мөгаллимнәре катнашты. Яшь каләм ияләрен
котларга «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), аның урынбасары,
филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, Татарстанның халык язучысы,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат, «Казан утлары» журналының
проза бүлеге мөхәррире, язучы-сатирик Камил Кәримов, «Казан утлары» журналының
бүлек мөхәррире, журналист, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, ТР Язучылар берлегенең
Әлмәт бүлеге җитәкчесе, галим Рәфкать Шаһиев, Әлмәт төбәге язучылары Миңзифа
Әхмәтшина һәм Зинаида Захарова килгән иде.
Гран-прины Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия укучысы
Ләйсән Хәерова яулады.
Ахырдан язучылар Әлмәт районы Кәләй авылы халкы белән очрашты.