Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘРБЕР СҮЗЕ ҖАН НАЗЛАУЧЫ

Якты төн
Якты төндә балкый ай һәм йолдыз,
Кемгәдер көлә алар, кемгәдер елый.
Аһ, бу зая узган гомер, тормыш...
Чүктерә дә, елата да, җанны тырный.
Ни өчен безгә күзләрен кысып,
Нурларын чәчеп, һаман йолдызлар бага?
Сынаулы караш төшә күкләрдән:
Бәхетлеме син җирдә, әй, газиз бала!
Һич беркемнән көтмим берни дә мин
Төннең тыныч мизгелендә, юк, теләмим.
Пакь хыялдан тора кальбем, юлым.
Энҗеләрдән нәкышләнгән күңел күгем.
Яңгыр инде узды, явып үтте,
Акрын гына нурын чәчә кояш күктә.
Бәллүр сулар балкый күлләвектә,
Ә асылда күңел таша, нидер көтә.
Якты төндә балкый ай һәм йолдыз,
Кемгәдер көлә алар, кемгәдер елый.
Аһ, бу зая узган гомер, тормыш...
Чүктереп һәм зар елатып, җанны тырный.

Каберләр
Сөргенлек елларында (1944-1946)
кырымтатар халкының 46,2 проценты
һәлак булды. Сөргенлек корбаннарының
күпчелеген балалар, картлар, хатын-
кызлар тәшкил итте.
Кырымтатар милли хәрәкәте
архив документларыннан.

Әҗәл ул кемгә дә бер килә,
Һәм гүргә иңәчәк җәсәдләр.
Соңгы туй киләчәк, җитәчәк,
Һәм артта калачак хәсрәтләр.
Каберләр күкләргә бакканнар,
Зиратта тып-тыныч, бар тик шом.
Янәшә каберләр әйтерсең
Төннәрен сөйләшә шыпыртын.
Бу җирдә үсмидер тал-тирәк,
Каберләр комлы чүл эчендә.
Күкләрдә чайкалды йолдызлар,
Туфаннар куптылар эчемдә.
Хәсрәтнең бар микән чикләре?
Ком чүле эчендә каберләр:
Ачлыктан, суыктан, хастадан
Чит җирдә гүрләргә кергәннәр…
Кемнәрнең әткәсе-әнкәсе,
Кемнәрнең баласы биредә.
Кайнар ком өстенә күзләрдән
Күпме яшь түгелгән бу җирдә.
Комлы чүл эчендә каберләр!
Язмышлар һай авыр, һай ачы…
Кемнәр соң аларны кадерләр?
Бар микән аларга догачы?


Көл булдым
Моңайма, йөрәгем, ярсыма,
Хәбәрнең ачысын ишетеп.
Ни өчен килдең син яныма
Сөюем ягарга көл итеп?
Сүзләрең бүген дә күңелдә:
«Сөям!» – дип сарылдың куеныма.
Ышандым, ышандым мин юләр
Яралар саласы уеныңа.
Сагынмам, еракта булсаң да,
Юк, башка кисешмәс безнең юл.
Саташып, башымны югалтып
Сөйдем мин, их, сөя идем шул...
Сагындым, белмәдең лә ярым,
Киселсә дә барыр юлларым.
Арада күпме ел, күпме юл –
Кем аңлар ят илдә моң-зарың.
Арыдым, талчыктым, югалттым,
Пакь кальбем томаннар эчендә.
Өметләр, хыяллар көл булды,
Көл булдым сөюем хисендә...


«Йолдыз» журналына
1
Йолдызларның «Йолдыз»ы ул,
Яктырта еллар буе.
Туган телебез сагында
Гел сафта тору уе.
Чәчеп якты нурларын,
Һәрбер йөрәккә үтә.
Сәлам биреп, шатлык булып
Һәр айда килеп җитә.
Һәрбер сүзе җан назлаучы
Шигъри моңлы саз кебек.
Кардәшләргә дус-терәк тә,
Дошманнарга ук кебек.
2
Өмет бирер мөшкел хәлдә,
Сүндералмас кырыс еллар.
Җәбер-золымнар килгәндә
Гаскәр булыр саф шигырьләр.
Ятлар килә-китә торды,
Камчыландың туган телем.
Халкым өчен гаскәр дә син,
Күрке дә син горур илнең.
Бар йолдызлар сүнсә күктә,
Караңгы дип кайгырмабыз.
Безнең «Йолдыз» җирдә балкый,
Һәм ул «Йолдыз» – байрагыбыз!


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәләре