Made in Schali. Кыймылдыйлар
Бауман урамындагы Матбугат йортында 1970-1980 елларда Татарстан Язучылар
берлегенең «Тынгысыз каләм» дигән стена гәҗите чыгып килде. Беркетеп куюга, бу
озын гәҗитне халык сарып ала торган иде. Язучылар гына түгел – бөтен гәҗит-
журнал редакцияләре һәм китап нәшрияты да шушы бинада иде бит. Шул чаклардагы
бер «каләм җимешеннән» (Яңа ел саны, елы билгесез) хәзер сез дә авыз итә аласыз.
Икенче көн тәртибенә күчтеләр...
Җыелыш председателенең зур сер сөйләргә җыенганы сизелеп тора: хезмәткәрләр
арасында берәр чит кеше күренми микән дигәндәй, киңәшмәгә җыелганнарны тагын
бер кат күздән кичереп чыкты.
– Һәр хәшәрәтне үз исеме белән атап әйтер чак җитте. Барыгыз да беләсез,
нәшриятыбызны тараканнар басып алды. Алар җүнләп әйткәнне генә аңлый торган
бөҗәкләр түгел, агуларга кирәк... Ни, протоколга язып бармагыз...
– Каян килгән соң алар безгә? – дип ихлас күңеленнән гаҗәпләнде кичә генә эшкә
кергән кече редактор.
– Нәселдән, – дип җавап бирде председатель, – мин моннан ун ел элек үк бу нәшриятны
тараканнары белән бергә кабул иткән идем. Элегрәк аларның башбаштаклыгына бер
дә ис китми иде. Хәзер түзәр чамабыз калмады бит үзләренә, азындылар. Машбюрода
цехка төшәсе кулъязмаларны ашый башладылар – шулар аркасында узган ел юндетның
утыз китабы төшеп калды... Кадрлар бүлегендә Яңа ел бәйрәмендә бүләкләнүчеләр
исемлегеннән Кукушкинның фамилиясен кимереп бетергәннәр... Корректорскийда
Шәмсиянең банкетта киеп җырлыйсы теге күлмәген күтәреп үк китә башлаганнар. Вәт
мөртәтләр, күлмәккә ябышмасалар, нәшриятта ашар нәрсә беткәндер шул. Бүлмә саен чәе,
шикәре пачкалап ята, каткан ипи-күмәч кисәкләрен капчыклап җыеп ал, хәтта ашыйм дигән
кешегә кәчтрүл-кәчтрүл ашы да бар. Юк, аларга күлмәк давай. Нәрсәгә барып җиткәннәр
бит – секретаршабыз миңа алып керәм дип чәй ясый башлагач, ни күрсен – тегеләрнең
берсе стакан эченә әчтерхан чикләвеге хәтле күкәй салып маташа ди! Стаканны селкеп
идәнгә төшерә башлагач, теге таракан йодрык янап качкан ди, вәт нахал! Секретаршабыз,
мескен, болай да чебен тисә чер итәрдәй назлыкаем, куркуыннан һуштан язып ике атна
буе эшкә чыга алмады... Фактлар бик күп, иптәшләр. Җитәр!!! Кискен чара күрергә кирәк.
Юкса хәтәр азына бит болар. Элеккеге таракан түгел инде алар хәзер – кандала нәселенә
тартым, әмма йөз тапкыр зуррак һәм шул хәтле үк вәхширәк – таракандалалар! Тәкъдимем
бер генә, нәшриятны агуларга кирәк! Кем дә кем шушы тәкъдимгә кушыла...
Кызганычка каршы, кадрлар бүлеге инспекторыннан гайре кул күтәрүче булмады.
– Инспекторга рәхәт аңа. Бүлмәсен агулый да, хуҗалык эшләре белән чыгып китә.
Ә безгә ул сасы бүлмәдә көне буе утырасы! Без бит сдельныйда.
– Иптәшләр, – дип дәвам итте председатель. – Бүлмәләрне аерым-аерым агулап
карау очраклары булды! Әйтик, кече редакторлар бүлмәсенә күченделәр. Ә аннан
өркеткәч, корректорскийга ташындылар... Болай аерым-аерым көрәшеп булмый, безгә
күмәк көрәшкә күтәрелергә кирәк. Кабатлап әйтәм, кем дә кем тәкъдимне хуплый,
шул иптәшләрнең...
Бу юлысы кече редакторлар, ике корректор һәм секретарша да кул күтәрделәр.
Ләкин бик аз шул бу.
– Иптәшләр!!! – дип ырылдады җыелыш председателе, ачуын тыя алмыйча.
Һәм шуны гына көткәндәй барысы бер булып кулларын күтәреп торып бастылар.
– Чыгып сөйләүчеләр бармы? – дип тыныч тонга күчте председатель.
– Нәрсә белән агуларсыз икән? – дип чәчрәп чыкты машинистка Соня, –
таракандаланың ДДТга исе дә китми, хет кашыклап ашат, «Прима – 71»не сипсәң,
исерәләр генә, ә нәшрият исерекләрдән болай да туйган.
184
– Ашханәдә компот сымаграк итеп ниндидер эчемлек кайнаталар, – диде гомер буе
гастрит белән интегүче Тимергалин, – шуны сипсәң, кырылып бетәрләр.
– Минемчә, – дип сүзгә кушылды художник Рушан, – аларны селёдка соусы белән
сугарырга кирәк. Тамаклары чатнап кибәр. Ә безнең катта су булганы юк. Вәт, су эзләп
өченче катка төшеп китәрләр.
– Егетләр, – дип сикереп торды Кукушкин, – минем өченче катта утырганны
онытмагыз. Это не серьёзно!
– Нишләсәгез дә эшләрсез, әмма гонорар биргән көнгә генә туры килмәсен. –
Авторлар бик күп була ул көнне. Нәшриятның данын бөтен союзга таратырлар. –
Аһәңле, назлы тавышын сиздерүче кеше нәшриятның баш бухгалтеры иде.
Уртак бер карарга килеп, нәшриятны карбофос белән акшарларга булдылар.
– Таракандала халкы үзләренә хәвеф киләсен алдан ук белеп тора дигән
уйдырма яши, әллә дөрес микән? Карар кабул итеп җыелыштан таралышканда,
нәшриятныкылар гаҗәеп күренешкә юлыктылар. Плинтус ярыкларына сыенып кына
тараканнар күченәләр иде. Бер ишләре өченче катта гына калдылар, икенчеләре
«Белем җәмгыяте»нә юл тоттылар. Китап палатасында, Книготорг конторасында
яклау табучылары да булды. Ә нәшриятлыларны иң сөендергәне шул: тараканнарның
иң зур төркеме сохари, шикәр кисәкләре күтәреп Язучылар союзына таба ашыга
иде... Запас белән күченәләр – тегендә үзләрен ачлык көтеп тора дип уйладылар,
ахры. Ялгышалар, Союзда да хатын-кызлар җитәрлек. Ә хатын-кыз булган җирдә
таракандалалар һәрвакыт тук инде ул...