Күк капусы
Мин кечкенәдән үк әнинең күк капусы турында сөйләгәннәрен ишетеп үстем. Ләкин берәүнең дә аның ачылуын күргәнен белмим.
Аллага шөкер, күк капусының ачылуын күрү бәхетенә ирештем мин. Җитмешенче елларның икенче яртысында булды бу хәл. Караңгы көзге кич иде. Саф һава сулап керергә дип ишегалдына чыктым. Югарыга күтәрелеп карасам, күктә искитмәле нәрсә күрдем. Анда тирән чокыр ясалган. Бу чокыр күк эченә кереп тора. Чокырның буе минем карашка берничә метр иде. Чокырның икенче ягында ап-ак бушлык күренә. Күкнең чокыр ясалган урыны әкрен генә тирбәлеп тора. Ә үзеннән тонык бер тавыш ишетелә. Мин әүвәл ни уйларга да белмичә басып тордым. Аннан соң бала чагымда әнием сөйләгәннәр исемә төште. Әйе, шул ич, күк капусы ич бу! Тизрәк өйгә чабып кердем. Хатынымны да, балаларымны да ишегалдына алып чыктым. Алар да күк капусын күрделәр. Без барыбыз да дога кылдык, теләк теләдек. Бераздан күк капусы бетте. Аның урынында гадәттәге күк ачылды. Без озак кына бер-беребез белән сөйләшмичә, ни әйтергә дә белмичә тордык. Аннан соң өйгә кердек. Анда да сөйләшмәдек әле. Берәр сүз әйтсәк, теләкләребез кабул булмас кебек тоелды безгә. Йокларга яттык.
Иң гаҗәбе икенче көнне булды. Күк капусы ачылганны мәктәптә дә, авылда да беркем дә күрмәгән икән бит. Без генә күргәнбез. Ураза тотучы әбиләрдән сорашып белдек: шул көнне Кадер киче булган икән.
Мөнәвәр ЮНЫСОВ,
укытучы-пенсионер.
Апас районы Апас авылы