Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Серле ярдәм яки кайтарылмаган бурыч
Зәринә барысын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да,
акчасын да... Һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды. Аның тамак төбенә
ниндидер бер авыр төер килеп утырды, борын яфраклары нәкъ сабый балаларныкы
кебек алсулана төште.
Ул, үзе дә кая таба юнәлергә белмичә, турыга атлады да атлады. Юк, юл уртасында
туктап, узып баручыларның аптыраулы карашларына, игътибарына дучар буласы
килмәде аның. Әмма ирексездән атылып чыккан яшьләре Зәринәнең зур коңгырт
күзләрен чылатып өлгергән иде инде…Читләргә күрсәтергә теләмичә, бертуктаусыз
уудан кызарган, әрнеп беткән күзләрен яшерә-яшерә, һаман саен кайнар яшьләренә
буыла-буыла алга атлады ул. Һәрбер адымны ясаган саен, аның башына, бер-бер
артлы алышына-алышына, катлаулырак, җитдидән-җитди сораулар килә торды.
Аңа әлеге хәл кайчандыр булган һәм хәзер бары кабатлана гына кебек тоелды.
Әйе, бала чагында күрше Мирсәйләрнең алма бакчасыннан элдерткәндә, койма аша
сикереп чыгыйм дигәндә генә, күлмәге эләгеп, яртылаш умырылып төшкәннән соң,
күрше-тирә малайлар аңардан рәхәтләнеп, эчләре катканчы көлеп калганнар иде,
ә ул, нәкъ шулай сулкылдый-сулкылдый, алны-артны белмичә өенә таба йөгереп
кайтып киткән иде.
Ләкин хәзер шулай өйгә кайтып буламы соң? Ул бит бөтенләй чит, таныш булмаган
урам аша, чит кешеләргә этелә-төртелә каядыр бара да бара...
Инде киң урамнар буйлап бер-бер артлы тонык кына фонарь утлары яктыра
башлады, күккә ниндидер бер эчпошыргыч зәңгәрсу төстәге юрган җәелгәндәй
караңгылата башлады, ә офыкта, алтынга манчылган каурый сыман нәни
болытларын ияртеп, кояш, саубуллашу нурларын көчсез генә сирпеп, тирән
йокысына ашыга иде инде. Өметсезлек белән беррәттән, Зәринәнең күңелен
тирән оялу хисе чолгап алды. Шушы гаҗәеп матур күренешне ул хәзер генә күрә,
хәзер генә аның күңелендә шундый соклану хисе туганга оят иде аңа. Шушы
дөнья мәшәкатьләре белән күзе томаланып, тулысынча диярлек укуга, институт
тормышына чумып үзен һәр көн чолгап тора торган матурлыкны исеннән дә
чыгарган икән ул. Кызның күңеле җиңеләеп киткәндәй булды, ул якын-тирәдәге
эскәмиягә барып утырды. «Нишләргә?»
Ул: «Юк. Юк. Шәһәр бит ул болай гына зур кебек тоела, ә чынлыкта... Табарлар,
иртәгә ук табарлар, Аллаһ боерса! Аннан соң телефонны, акчаны урлаган каракны
да кулга алырлар. Бар да җайланыр. Бар да яхшы булыр. Йа Раббым, ярдәмеңнән
ташлама!» – дигән уйлары белән үз-үзен ышандырырга, тынычландырырга тырышып
маташканда, көне буе йөреп талчыккан аякларының авыртуын үзе дә сизмәс
дәрәҗәгә җитеп, яшьләнеп каткан керфекләрен авыр гына йомган килеш тирән
йокыга талды.
– Әй, кызым, уян! Уян, дим... Үлмәгәнсеңдер бит? Әллә саңгыраумы син? Исереккә
дә охшамагансың...
Зәринә саңгырау түгел, ишетә. Ләкин аның күзен ачасы килми. Монда, йокы
дөньясында, ничектер алай ук куркыныч түгел. Әмма ачмыйча да ярамый шул.
– Мин ишетәм, мин арыдым гына. Бик арыдым.
– И бала, арысаң, кайтып ял ит, килешми кыз балага төнлә болай йөрүе. Әнә
акчаң да төшкән, шәһәр ачык авызларны яратмый ул.
«Акча? Төшкән? Төш күрәм, ахры...»
Зәринә авырлык белән күзен ачты. Каршысында бик мөлаем йөзле бабай аңа
елмаеп карады.
– Хәлең ничек?
«Хәлем? Ничекләр елап җибәрмичә түзәргә соң?»
– Акчаң төшкән, ал, бала. Тәртипле балага охшагансың, болай маҗара эзләп йөрмә.
Зәринә аяк астына бакты, анда урталай бөкләнгән кызыл биш меңлек ята иде...
Йокыдан айнып бетмәгән кыз акчага иелде.
– Бу минем акча түгел... Мин...
Ләкин Зәринә акчаны тотып турайганда, аның янында берәү дә юк иде инде. Әнә
тегендә бер кыз этен йөртә, теге эскәмиядә егет белән кыз үз мәхәббәт дөньяларында.
Ә бабай юк. Зәринә, саташам, ахры, дип, күзен чытырдатып йомды, акчаны учына кысты,
әбисе өйрәткән догаларны кабатлады. Юк, ул уяу икән, акча да кулында...
...Бу акча аңа өйгә кайтырга да, документларын юлларга да җитте. Ничә еллар
узса да, Зәринә әлеге вакыйгага аңлатма таба алмады. Кем булды бу карт, әлеге акча
каян килде? Әбисенә сер итеп кенә сөйләгән иде, әбисе аңа: «Хозыр Ильяс булгандыр
ул, кызым, чарасызлыгыңнан ярдәм иткәндер», – диде. Ә Зәринә күңелендә һаман
шул вакыйганы йөртә, бурычны бит аны кайчан да булса кайтарасы...
Айгөл САМАТОВА,
Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең
11нче сыйныф укучысы


Шатлык аны өч тапкыр сикертте!
– Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! – диде Дамир.
– Юк! Юк! Юк! – диде әнисе.
Тавышы шулкадәр кискен яңгырады ки, улы гына түгел, хәтта Фирая үзе дә
куркып китте.
– Нигә син аны яратмыйсың?
– Эш ярату-яратмаудамыни! Улым, син аңа өйләнергә тиеш түгел, ишетәсеңме,
тиеш түгел!..
– Ничек инде тиеш түгел? Мин бит аны яратам!
– Яратсаң да, мин сиңа Сәлимәгә өйләнергә рөхсәт бирмим.
– Бәлки, сәбәбен аңлатырсың? – диде Дамир салкын гына.
Фирая ни әйтергә дә белмәде. Карашын читкә борып, болай диде:
– Ни... Сәлимә турында авылда әллә нинди гайбәтләр йөри...
– Әни, кемнән нәрсә ишеттең? Йә, ник дәшмисең?
– Ярар, юк, ишетмәдем... Әйе, Сәлимә акыллы, тәртипле кыз, ләкин син аңа
өйләнергә тиеш түгел!
Улы, башын тотып, кәнәфигә капланды. Ни әйтергә белмәгән хатын улы янына
килеп утырды.
– Улым, зинһар, мине аңларга тырыш. Бу серне мин гомерем буе сакладым.
Сәлимә... синең бертуган сеңлең!
Дамир, башын күтәреп, әнисенә текәлде.
– Нәрсә? Сәлимә – минем сеңлем?! Каян уйлап чыгардың син бу әкиятне?
– Әй, улым, аңлыйм мин сине, ләкин дөресе шул. – Фирая күз яшьләрен тыя
алмады, кинәт тынып калды. Бик авыр иде аңа.
– Башлагансың икән, барысын да сөйлә инде, – дип үҗәтләнде Дамир.
Аның күзен кан баскан, тавышы бик кырыс иде. Чарасызлыктан бәгыре телгәләнде
Фираяның. Бер ноктага текәлде дә сөйләп китте.
– Күп еллар элек, техникумда укыганда, мин Мансур исемле егеткә гашыйк
булдым. Ул курсташлар арасында иң чибәре, акыллысы иде. Кызлар аның бер
карашыннан шашалар, тик Мансур гына ул кызларга битараф иде. Беркөнне, мин
китапханәдән чыгып барганда, ул каршыма килеп чыкты. Аның күзләре гүя ки зур
зәңгәр диңгез иде. Безнең карашлар очрашты һәм минем кулымдагы китаплар
идәнгә килеп төште. Мансур, туктап, миңа китапларымны алып бирде һәм кичкә
кинога чакырды. Кино беткәннән соң, Мансур мине тулай торакка озатып куйды һәм:
«Тыныч йокы, Фирая!» – дип, битемнән үбеп алды. Бу очрашудан безнең арабызда
мәхәббәт учагы кабынды. Мин аны уйлап яттым, аны уйлап уяндым. Шушы көннән
соң без аның белән аерылгысыз пар аккошлар булдык.
Яз ахыры иде. Көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, бәхетемне кара болыт
каплады. Мансурга повестка килде. Ул армиягә китәсе көнне, аңымны җуеп,
хастаханәгә эләктем. Ашыгыч ярдәмне дустым Фәридә чакырткан. Бу хәлне белеп,
Мансур яныма килде, һәм без аның белән вәгъдәләштек. Ул китеп барды. Мансур
киткәннән соң, күңелдә ниндидер бушлык урнашты. Аңымны җую сәбәбен белгәч,
җир тишегенә кереп китәрдәй булдым.
Йөкле булуымны бер кешегә дә әйтмәдем. Әкренләп көндәлек тормышыма
әйләнеп кайттым. Сессиягә әзерләнергә керештем. Өч ай узды... Үсеп килүче корсакны
яшерү көннән-көн авырлашты. Минем турыда гайбәт йөри башлагач, академик ял
алдым. Мансурның хатларын түземсезлек белән көттем, аларны кат-кат укыдым.
Бервакыт Мансурның хатлары туктады. Мин язган хатларга да җавап булмады.
Үземне кая куярга да белмәдем. Билгесезлек акылдан шаштыра... Ниһаять, Мансурдан
хат килеп төште. Мансурга: «Фирая башка бер егеттән авырга узган, корсагын киереп
йөри», – дип хәбәр иткәннәр икән бит! Ул «мондый хыянәтне кичерә алмыйм» дип
язган. Кайгыдан нәрсә эшләргә дә белмәдем, төне буе үксепләр еладым, ләкин
Мансурга берни аңлатмадым, ялынырга да, акланырга да теләмәдем.
Бала тапканчы дип яшәргә урын эзли башладым. Кояшлы бер көнне урамнан
барганда, миңа кемдер: «Фирая, сәлам!» – дип кычкырды. Әйләнеп карасам, авылдаш
егет Зариф икән. Аңа хәлемне аңлаттым. Зариф үзендә яшәп торырга чакырды, мин,
әлбәттә, ризалаштым, чөнки башка чарам юк иде.
Зариф бик яхшы, акыллы, кулыннан килмәгән эш юк. Мин аш пешереп көтә идем.
Ул минем «капризларны» үтәде. Шулай дүрт ай сизелми үтеп тә киткән. Шимбә көн
кич белән мин үземне начар хис итә башладым. Зариф ашыгыч ярдәм машинасын
чакыртты. Төнге унбердә дөньяга син аваз салдың. Балага Дамир дип исем куштык.
Бала табу йортыннан безне алырга Зариф килде. Ул миңа ак роза бәйләмен сузды.
Сине кулына алгач, Зариф май кояшыдай елмаеп куйды. Өйгә кайткач, Зариф мине
аш бүлмәсенә чакырып алды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Риза булдым инде.
Шулай итеп, туу турындагы таныклыгында Мансурның улы «Харисов Дамир Зариф
улы» дип теркәлде. Зариф сине үлеп яратты. Улыма саф һава кирәк дип, авылда өй
җиткерде. Шәһәрдән авылга күчендек. Зарифны колхоз рәисе итеп билгеләделәр.
Тормыш гөрли. Зарифны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, ярата ук алмадым.
Гөрләвектәй биш ел гомер үтте дә китте. Безнең күршедәге йортка яшь гаилә
кайткан. Күрше Галия белән бик тиз уртак тел таптык. Якынрак танышырга дип, яңа
күршеләребезне кунакка чакырдык. Кулына кечкенә кызчык тоткан һәм хатынын
җитәкләгән Мансур килеп кермәсенме шунда! Язмышның мондый борылышын мин
берничек тә көтмәгән идем.
Фирая сөйләде дә сөйләде, яңагыннан кайнар яшь акты да акты. Ә Дамир,
берни дәшми генә, ишегалдына чыгып китте. Шунда ул күрше ихатадан Галиянең
Мансурга: «Сәлимә инде буй җитте. Авыр булса да, без аңа хакыйкатьне ачарга,
балалар йортыннан алуыбызны әйтергә тиешбез», – дигәнен ишетте. Шунда ул
тыелалмыйча кушаяклап өч тапкыр сикерде! Аннан йөгереп керде дә барысын да
әнисенә сөйләде. Фирая улы өчен бик сөенде һәм үзенең хәер-фатихасын бирде.
...Сентябрьдә гөрләп туй узды. Көзнең иң матур аенда Дамир белән Сәлимәнең
гаилә учагы кабынды.
Айгөл ХӘЕРТДИНОВА,
Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы