Логотип Казан Утлары
Публицистика

Исән калуы — әдәбият бәхетенә

– Улым, син исәнме?

Карлыккан тавыш белән әйтелгән шул сүзләрне ишетеп, солдат күзләрен ача. Йөзен төк баскан карт солдат аның өстенә иелгән.

– Исән, исән, – дип сөенә-сөенә кабатлый ул. Әллә елый да инде... Каты бәрелешләрдән соң тынып калган бер мәлдә бу өлкәнрәк яшьтәге солдат арбага җигелгән ат белән инде ничәнче тапкыр сугыш кырын әйләнә, ятып калган сугышчыларның исәнлек билгесе булганнарын лазаретка ташый.

Кыр госпиталендә ясалган операциядән соң яшь солдат, ниһаять, аңына килә.

Кемдер сак кына сорый:

– Яшәрме бу малай?

– Теләсә, яшәр. Шулай да каны күп югалган. Өстәвенә – контузия.

Егет табибларның бу сөйләшүен ишетеп ята. Ничек инде яшәргә теләмәсен, ди? Унсигез дә тулмаган бит әле аңа!

Ярасы сызлаудан һәм хәлсезлектән аңын бер югалтып, тагын исенә килеп ята ул. Тора-бара аңы ачыла бара.

– Онытылмаска, бирешмәскә кирәк!

Аның аңында соңгы бәрелешнең кайбер күренешләре ап-ачык булып шәйләнә башлый. Әйе, аларның ротасы атакага күтәрелде... Кичә августның уникесе иде кебек. Иртәнге яктагы бер тынлыкта өйдәгеләренә хат язып салды ул. Хәтерли, язган көне итеп шушы датаны куйды. Быел 1943 ел, әйе, тәгаен шулай. Донбасс. Амбросиевка станциясе янында безнең гаскәрләр фашистларны кысрыклый башлады. Барыбыз да алга йөгерәбез. Миннән ерак та түгел, кулына фотоаппаратын тоткан солдат йөгерә. Корреспондентлар да мондый чакларда хәтәрлекләрнең үзәгеннән үтәләр. Исәнме икән ул кыю егет? Яралы егетнең уйлары туган ягына, үтә газиз кешеләре калган авылына юнәлә. Унсигез яшеннән фронтка киткән Мөкатдәсә апасы исәнме икән? «Дошманның өненә таба юл алдык», – дип язган иде. Әткәй трудармиядән авырып кайткан иде, хәле ничек икән? Мине өйдә җиде сеңел-энекәшләрем озатып калган иде. Әнкәем-бәгърем ничек түзә икән? Дусты Рифкат Исмәгыйлов кайсы фронтка эләкте икән? Мәктәптә аның белән бергә әдәбият түгәрәге оештырып, журнал чыгарабыз дип мәш килеп йөргән идек. Шигырьләребез шунда «басыла» иде. Ул кадәр үк чиле-пешле булмаганнардыр, күрәсең, юкса район гәзитендә дә басылмаслар иде. Икебез ярышаярыша мәкаләләр дә яза башлаган идек. Икебез дә, Казанга китеп, университетның татар бүлегенә керергә хыяллана идек. Тик, аттестат алуга, юлыбыз фронтка таба юнәлде. Юк, яшәргә, яшәргә кирәк, якты хыялларыбызга барып җитү өчен яшәргә кирәк... Егеткә каяндыр көч кергәндәй булды, ул инде үзендә эчке ышаныч сизә башлады...

Бу Рашат Габдерәшит улы Гайнанов дигән егет иде. 1925 елның 27 октябрендә туган Рашат армиягә 1943 елның мартында алынды. Икенче гвардия армиясенә туры килде. Башта автоматчы булды, тора-бара, егетнең кыюлыгын һәм яңадан-яңа җирләргә тиз генә үзләшү сәләтен күреп, аны разведкага күчерделәр. Менә шундагы бер бәрелештә дошман пулясы аны аяктан екты да инде... Ул хәзер, бөтен ихтыярын җигеп, яшәү өчен көрәшә. Әйе, яшь тән үлемнән өстен чыкты... Әмма шулай да туган якларына култык таяклары белән кайтырга туры килде. Аңа Башкортстанның Салават районына керә торган Нәсибаш авылында авыл советы секретаре эшен тапшырдылар.

Сугыш беткән елда, күптәнге хыялын тормышка ашыру максаты белән, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга барып керә ул. Кулына диплом белән бергә «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») гәзитенә эшкә юллама да тоттыралар. Тагын ике елдан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») гәзите редакторы урынбасары итеп билгелиләр. Хатип Госман исә аны университетка аспирантурага чакыра. Аспирант өйрәнү өчен «Фатих Әмирханның әдәби-эстетик карашлары» дигән теманы ала. Р.Гайнанов Ф.Әмирхан язышкан барлык гәзит-журналларны тикшереп, аның әле китапларында басылып чыкмаган әсәрләрен табып, архивларда казынып, әдипнең тормышы һәм иҗаты буенча бик күп мәгълүмат туплый, мәкаләләр яза. Ләкин шул елларда матбугатта Ф.Әмирханны идеологик яктан тотнаксыз итеп күрсәткән мәкаләләр күренә башлый. Сагаеп калган Х.Госман аспирантына: «Бераз вакыт үтсен инде, әлегә бу теманы калдырып торыйк», – дип, әйбәт башланган эшнең барышына тоткарлык ясый. Егеткә яңадан «Совет Татарстаны» гәзитенә әйләнеп кайтырга туры килә.

1958 елда сугыш вакытында тукталып торган «Азат хатын» журналы яңадан торгызыла. Матбугат эшендә тәҗрибәсе булган, оста каләмле Р.Гайнановны әлеге басмага җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Ә 1961 елда ул ике телдә чыга торган «Татарстан коммунисты» журналына күчерелә, аңа шул ук вазифаны тапшыралар. Ул үзе эшләгән гәзит-журналларда әдәбият, тел мәсьәләләренә караган гыйльми, тәнкыйди, публицистик мәкаләләр бастыра. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Рәхим, Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Г.Хуҗи, Заһирә Байчурина, Г.Афзал һ.б. тормышы һәм иҗаты турында язып чыга.

Утызынчы елларда репрессияләнеп, әле генә акланган күренекле тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллин хикәяләреннән җыентык төзеп, 1958 елда аны бастырып чыгаруга ирешә. Кереш мәкалә һәм библиография тәкъдим ителү җыентыкның әһәмиятен тагын да арттыра. 1959 елда З.Байчуринаның «Ана сүзе» исемле шигырьләр җыентыгының махсус редакторы булуын да әйтергә кирәк, ул язган кереш сүз дә үз вакыты өчен әһәмиятле була. Нәҗип Думавиның Т.Фаик төзегән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгына шулай ук әтрафлы искәрмәләр урнаштыра.

Шул ук елларда Р.Гайнанов тәрҗемә өлкәсендә дә шактый актив эшли. В.Осееваның «Васёк Трубачёв һәм аның иптәшләре», М.Твенның «Принц һәм теләнче», К.Станюковичның «Максимка», шулай ук М.Шагинян, И.Заботин, Ш.Надь, Ю.Алексеев, В.Киплинская әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра.

Студент елларыннан ук килгән, аспирантурада укыган елларда җанын биләгән мавыгуыннан да күңелен суытмый. 1905 елдан чыга башлаган гарәп язулы гәзитжурналларны фронталь рәвештә өйрәнүне дәвам иттерә. «Татар матбугаты – безнең энциклопедиябез», – ди ул. Һәм шул «энциклопедия» материалларын өч юнәлештә җыя. Беренчесе – классиклар иҗаты, икенчесе – гәзит-журналларда язышкан, игътибарга лаек булган затларның био-библиографиясе, өченчесе – вакытлы матбугат тарихы.

Менә болар барысы да аның фәнни-тикшеренү эшләрен үз итүе турында сөйли. Абруйлы, киләчәге ачык күренеп торган журналистның, кече фәнни хезмәткәрнең «кече» мәгашенә риза булып, Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчүе барыннан да элек фәнебезне үстерүгә үзе кертә ала торган өлешнең бик кирәкле, мөһим булуын тирән аңлавыннан килә. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Думавиның күптомлыкларын фәнни басма итеп әзерләп чыгару турында хыяллана. Мәсәлән, Г.Ибраһимовның мирасы унбиш томнан да ким түгел икәнлеген ачыклый. Сигезтомлыкның (1974-1986) беренче-алтынчы томнарында төп эшне Р.Гайнанов башкара. Әдипнең моңа кадәр басылган китапларына кермәгән яңа материалларның күплеге һәм аларга бирелгән саллы искәрмә-аңлатмаларның искиткеч бай мәгълүматлы булуы сокландыра. Бигрәк тә бишенче-алтынчы публицистика һәм тәнкыйть томнарын төзүгә аның көче күп салынган.

Р.Гайнанов Габдулла Тукай әсәрләренең икенче дүрттомлыгын (1975-1977) һәм биштомлыгын (1985-1986) төзи. ХХ йөз башында нәшер ителгән гәзит-журналлардагы тәхәллүсләрне, имзасыз шигырь һәм мәкаләләрне җентекләп тикшерү, архивта сакланган язмаларын, замандашларының истәлекләрен өйрәнү, чагыштыру кебек киң планлы эш нәтиҗәсендә Тукайның 30га якын яшерен имзасын ачыклый. «Хәсрәт», «Шәкерт угы», «Җен», «Тәртә башы», «Мәҗнүн», «Дугъры», «Салам Торхан», «Догачы», «Адвокат», «Мәкәрҗәдә булучы», «Бән», «Догачы», «Адвокат», «Мосафир» – шундыйлардан.

Р.Гайнанов икенче дүрттомлыкта аңа кадәрге басмаларда киткән байтак хаталарны төзәтә, әсәрләрнең язылу һәм басылу хронологиясен күпкә дөресли. Тукайныкы икәнлеге фәнни нигездә исбатланган 30лап шигырь, 20 мәкалә, 11 хат өстәлүе дә икенче дүрттомлыкның кыйммәтен арттыра. Текстолог моңарчы Тукайныкы саналган «Казаннан Думага телеграм», «Корымлы мунчалар», «Нәҗип Ломовой шигырьләре», «Яңа әсәрләр тирәсендә», «Хәйран булып калдык», «Татар мәҗлесе» исемле фельетоннарны төшереп калдыра, аларның башка авторларныкы икәнлеген ачыклый. Р.Гайнановның гомере буе җыйган материаллары үзләре генә дә бу юлы Г.Тукай әсәрләрен биш томда чыгару ихтыяҗын тудыра. (Биштомлыкта материалларны текстологик яктан әзерләүдә бертуган сеңлесе, тәҗрибәле текстолог Лена Гайнанова катнаша.) Биредә Р.Гайнанов башка басмаларда булмаган 120дән артык әсәр урнаштыра.

Икенче дүрттомлыкта ук Р.Гайнанов, башка халыкларның – рус, украин, белорус, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан һ.б. тәҗрибәсен өйрәнеп, текстология фәненең таләпләренә туры китереп, татар филологиясендә беренче буларак, классикларның томнарын төзүнең, искәрмәләр һәм аңлатмалар язуның система-концепциясен эшли. Мондый эшләрне башкару бүген дә шушы үрнәктә тормышка ашырыла.

Биштомлыкның фәнни аппараты тагын да киңәйтелгән. Искәрмә-аңлатмалар күләм ягыннан үзләре бер томны тәшкил итә. Ул татар әдәбияты тарихы, теориясе, фәлсәфәсе мәгълүматлары тупланган кече энциклопедияне хәтерләтә. Искәрмәләрнең «Мөтәшагыйрьгә», «Җавап», «Васыятем», «Кызык гыйшык» һ.б. әсәрләргә багышланганнары мөстәкыйль фәнни мәкалә буларак карала ала. Әйтик, «Җавап» шигыренең архивта кулъязмасы сакланмаган, кемгә төбәп язылганлыгы, датасы исбатланмаган иде, текстолог аның З.Бәширигә нисбәт ителгәнлеген раслый. «Китмибез!» шигыренең язылу сәбәбен ачыклауны, фәнни бәяләүне дә Р.Гайнанов башкарды.

Гәрчә томнарда Тукай тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге үзәктә торса да, әдәбиятыбызны борынгыдан алып белү, аның башка сүз сәнгатьләре белән бәйләнешен ачык күзаллау, егерменче йөз башы иҗтимагый тормышыннан, шул чордагы вакытлы матбугаттан, язма һәм басма әдәбияттан нечкәләп хәбәрдар булу, иҗтимагый аңның төрләре булган тарихи, фәлсәфи, дини тәгълиматны белү биштомлыктагы фәнни аппаратның киңлеген һәм камиллеген тәэмин иткән. Тукай үзе исән вакытта чыккан 33 китап, гәзит-журналлар, совет чорында басылган аерым җыентыклар, төрле басмалар, шагыйрьнең архивы – биштомлыкка керткәндә, төзүче һәр әсәрне шушы басмалардан тикшереп, чагыштырып чыга, әсәрнең язылу вакытын, кайчан, кайда басылганлыгын һәм бу томга кайсы чыганактан алынганын әйтеп бара. Болар басманың фәннилеген камилләштергән.

Дүрттомлыкта һәм биштомлыкта Тукай әсәрләрендә телгә алынган реаль шәхесләр турында мәгълүматлар күп. 1956 елгы басмада булмаган алтмышка якын исем «Искәрмә һәм аңлатмалар»га кертелә. Кырыклап шәхес турында өр-яңа яисә тулыландырылган мәгълүмат бирелә, һәркайсының туган, үлгән еллары ачыклана. Тукайның чәчмә мирасында мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтәгән яисә бүтәнчә кулланылышта булган иске китаплар телгә алына. 1956 елгы басмада (беренче дүрттомлыкта) аларның күбесе аңлатмасыз калган. Р.Гайнанов исә, күп китапларның үзләрен күздән кичереп яисә ышанычлы чыганакларга таянып, аларның эчтәлек һәм формалары турында мәгълүмат бирә.

Р.Гайнанов 12 шигырьне «Тукайныкы булу ихтимал» дип бирә. Чыннан да, аларны стильләре, темалары, эчтәлекләре буенча Тукайныкы дияргә нигез бар. Икенче дүрттомлыкка кертелгән, «Тукайныкы булу ихтимал» дип бирелгән шигырьләрнең алтысы, ягъни «Сәгадәт юк...», «Руслар эш күрәләр...», «Бунларның берсе – үз анасы...», «Аһ идәрсә...», «Сәнгә хезмәтдер...» дип башланганнары һәм «Әйтәсем килә» шигыре соңгы басмада «тәгаен Тукайныкы» дип шикләнмичә тәкъдим ителә. Икенче дүрттомлыкта «Тукайныкы булуы мөмкин» дип урнаштырылган өч шигырь, киресенчә, бу юлы төшерелә, чөнки аларның бүтән чыганактан булуы тәмам ачыкланып җиткән.

Шулай итеп, дүрттомлык һәм биштомлыкта Тукай текстларының фәнни дөреслегенә ирешү юнәлешендә Р.Гайнанов зур эш башкарган. Томнарга моңа кадәр чыккан басмаларда булмаган 170 әсәр кертелгән. Томнар Тукайны тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирә торган җентекле, системалы, зур күләмдә искәрмә һәм аңлатмалар белән тәэмин ителгән. Текстолог Р.Гайнанов үзенең эшчәнлеге белән татар филологиясендә текстология фәнен югары баскычка күтәргән.

Текстолог галим Р.Гайнанов төзеп чыгарган Тукай томнары җәмәгатьчелектә уңай бәя алды. Сибгат Хәким дүрттомлык турында болай дип язды: «Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында «табылды» дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Г.Тукай үлгәннән соң, ул кулъязмалар алтмыш ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән үзләре табылмаган, кемнәрдер килеп эзләгәнен көтеп ятканнар. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәт... Р.Гайнанов, текстолог буларак, шул томнардагы әсәрләрне тикшерү, чагыштыру белән дә чикләнгән булыр иде. Хәзергә тикле шулай кабатланып килгән бит. Р. Гайнанов архивка чума, үз теләге, үз инициативасы белән чума... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын икән, – ди. – Ул томнардагы искәрмәләр һәм аңлатмалар, комментарийлар үзләре генә дә бер фәнни диссертация!» – ди (Социалистик Татарстан, 1975, 28 декабрь).

Язучыларның Тукай клубында 1977 елның 15 октябрендә дүрттомлыкны тикшерү үткәрелә. Анда алып барылган беркетмәдән күренгәнчә, М.Мәһдиев чыгышында болай ди: «Тукай томнарын мин арткы яктан укый башладым, искәрмәләрдән. Һәм аерыла алмыйча укып чыктым. Бу бит кече бер энциклопедия! Никадәр информация, мәгълүмат. Тарихтан, әдәбият белеменнән, безнең элекке, иске гәзит-журналлардан күпме белем, күпме мәгълүмат! Гариф абзый! Сезгә төбәп әйтәм, мондый галим Язучылар союзында булырга тиеш бит. Мин шуны тәкъдим итәм. Дәрәҗәле исемнәре, бүләкләре дә булыр Гайнановның. Мәсәлән, Тукай бүләге. Рашат Гайнанов без белмәгән күпме яңа әсәрләрен тапкан, әле күбесе томнарга кермәде», – ди.

Бу уңайдан Нәкый ага Исәнбәт тә бик җылы сүзләр әйтә: «Элекке томнарда булмаган материалларны кертеп, Рашат Тукай мирасын баеткан... Аңлатмалары башка басмалардагыга караганда күп өстен. Күпме яңа ачыш, яңалык, бик күп белем. Эзләнү, эшләү нәтиҗәсе бу. Бик күбесен хәтта мин белмим, ул миннән күбрәк белә... Тукайның ритмикасын төзекләндерү ягыннан да Рашат бик күп эшләгән. Тукайча дөрес итеп саклау ягыннан бик зур өлеш керткән. Бу мәсьәләдә ул башка басмалардагы күп хатаны төзәткән... Тукайның биштомлыгын эшләргә планлаштырасыз икән, Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенге көндә. Системалы итеп эшли белә, аңлашылып тора, материаллары да бихисап».

Әмирхан ага Еники дә: «Бездә бит энциклопедия юк, берәр мәгълүмат кирәк булганда, мин Рашат Гайнанов төзегән Ибраһимов, Тукай томнарына, комментарийларга мөрәҗәгать итәм», – ди торган булган. Болай уйлаучылар тагы да бар иде. М.Мәһдиевнең дә, ХХ йөз башы мәдәни тормышыбызны белү өчен, студентларга Р.Гайнанов төзегән күптомлыкларның искәрмәләре һәм аңлатмалары файдалы булачак дип искәртүе мәгълүм нәрсә. Г.Тукай музее директоры Мөҗип Низамиев хәтта аларны аерым бер белешмәлек итеп чыгару турында хыяллана иде. Хәзер, күптомлы татар энциклопедиясе кулыбызда. Әмма шул ук энциклопедиягә күп кенә мәгълүматларның Р.Гайнанов хезмәтләреннән күчкәнлеген дә инкарь итеп булмый.

Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов та Рашат аганың, академикларга хас булганча, киң эрудицияле, бай мәгълүматка ия булганлыгын әйтә (Бөек мирасны барлаучы // Тулпар. – 2010. – №6. – Б.62-63).

Рашат Гайнановның тагын бер олы хезмәтен әйтеп үтәргә кирәк. Ул ХХ гасырның беренче чирегендә чыккан йөзәрләгән гәзит-журналларның басылу урынын, редакторы, нашире кем булуын, саннарын, елларын, кайда нинди саннары саклануын ачыклап, аларның паспортын төзи. Эзләнүче галимнәр өчен гаять кирәкле бу белешмә китап-юл күрсәткеч, ярты гасыр вакыт узгач кына, талантлы яшь галимнәр Раиф Мәрданов һәм Фәрит Шәкүровлар хезмәте белән тулыландырылып, «Татар вакытлы матбугаты» (1905-1924) дигән исем белән 1999 елда – «Рухият», 2000 елда «Милли китап» нәшриятларында басылып чыкты. Китапка 310 исемдәге гәзит, 89 журнал турында белешмә кергән. Бу кыйммәтле хезмәткә бәя биреп, аның җаваплы редакторы М.Госманов «Татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән кызыксынучыларның һәммәсе, китапны кулга алуга ук, Р.Р.Гайнанов дигән фамилияне укыячаклар. Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә», – дип язган иде (Беренче редакторым // Казан утлары. – 2006. – №4. – Б.139-148).

ХХ йөз башы (1900-1917) татар язучылары һәм мәгърифәтчеләренең алфавит тәртибендәге белешмәсе өчен Р.Гайнанов төзегән сүзлек 800гә якын авторны үз эченә ала. Бу кулъязма сүзлектән файдаланып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы)» дип аталган библиографик сүзлек басылып чыкты. Әлеге китапка барлыгы 148 язучы һәм мәгърифәтче турында мәкалә кертелгән.

Классикларга томнар өстәгән, татар текстологиясенең фәнни нигезләрен салган, алай гына да түгел, аларны бик уңышлы рәвештә гамәлдә кулланган Рашат Гайнанов, «татарның зур әдәбиятын күтәрүче беренче класслы текстолог булып өлгергәч» (М.И.Әхмәтҗанов), иртәрәк китте. М.Мәһдиев фаразлаган бәяләрне алырга өлгермәде. Ләкин хезмәтләренең әһәмияте елдан-ел арта гына бара.