Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәләкәй Флюра

...Хәтеремдә... Гадәти булмаган тынлык. Югыйсә өй эче тулы кеше: йөзләрендә борчу, күзләрендә моңсулык, сагыш, хәсрәт. Кайчак пышылдашып кына сөйләшеп алалар.
Идән уртасында әни ята. Нигә аны юалар? Үлгән, диләр... Без – өч кыз, өстәл артында утырабыз. Нәрсә булган, нигә шулай – исебездә дә юк. Әнинең сеңлесе Рәхимә апа да елый. Ара-тирә безнең янга килеп башыбыздан сыйпый: «Әй, балалар...» – дип кызганычлы итеп әйтә дә яңадан әни янына атлый. Тавышы калтырап чыга. Ишек борысына сөялеп торган Заһир абыйның да күзендә яшь. Аңа карагач, без дә еламсырый башладык. Юатырга теләп микән, ул яныбызга килде – инде дүртәүләп елыйбыз. Тавыш-тынсыз гына. Рәхимә апаның: «Әниегез юк, әниегез юк, китте», – дигән, яшь катыш әйтелгән сүзләреннән соң без атылып ишегалдына чыктык. Агачлар, кошлар, болытлар да елый иде бугай. Дөнья тынган, тирә-юньдә бернәрсә кыймылдамый, җил дә исми. Сабыйлыгымның бер мизгеле, үзем дә аңламастан, шулай булып куйды.
Әниемне тау башындагы зиратка алып киттеләр. «Абыйлар, калдырыгыз әниемне!» Юк, ишетмиләр. Апам белән йөгереп, артларыннан калмыйча, ялварабыз. Күмәр алдыннан янына чакыртып алдылар. Ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен күрүем булды, чытырдап әниемә ябыштым. Калганын хәтерләмим – мине әнидән аерып ала алмыйча интеккәннәр икән.
Шулай итеп, без – унбиш яшьтәге Зөфәр, унөче тулган Заһир, утыз җиденче елгы Фәридә апам һәм миннән кечерәге, кырык беренче елгы Фәния сеңлем 1943 елның 29 октябрендә әнисез калдык. Зур абыем Зөфәрне шул елның җәендә ФЗОга алдылар, кечкенәсе Заһир унөч яшьтән колхозда тракторчы булып эшли башлады. Шуңа күрә сукыр лампадан май өзелмәде. Төннәр буе апа-абый лампа яктысында китап укыйлар иде. Мин дә шул ут яктысында укырга өйрәндем. Заһир абыйга рәхмәт. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Үзе эшкә киткәндә: «Бәрәңге алып кайттым. Пешереп ашарсыз, аннан соң бакчадагы чүп үләннәрен утарсыз», – дип язып калдыра иде. Аллага шөкер, сыерыбыз бар, шуңа күрә тамагыбыз ач булмады.
Ул вакытта һәрнәрсәгә салым салалар иде бит. Сөткә дә, йонга да, йомыркага да. Заһир абыйның шушы хәлгә көлеп, сызгырып утыра торган җиреннән болай дип әйтеп куйганы истә: «Сызгырып шайтан чакырам лабаса, шайтаннар да асрыйсыз икән дип налог салмасалар ярый инде».
Балачак сагындырса да, ул чорны бәхетле дип әйтә алмыйм шул. Әнисез үстек. Әти фронтта һәлак булган. Ул, сугышка хәтле, җиде ел колхозга җитәкчелек иткән, ә өебез күселәр аркылы-торкылы йөрердәй хәлгә килгән. Ул вакытта үзең турында кайгырту юк иде инде ул.
Хәтеремдә: безне Рәхимә апа үзләренә алып китте. Сеңлем белән мине күтәргән, апаны җитәкләгән. Ни әйтсәң дә, барыбыз да кечкенә бит. Кеше үлгәч, өйне 40 көн үтмичә ташлап китәргә ярамый икән. Менә ул көннәр үткән, без күченәбез. Һавадан мендәр мамыгы шикелле кар ява. Үзебез белән алырлык әйбер-мазар юк та юк инде, өстебезгә кияргә юк. Ялан аякларыбызга кар ява. Апалар ике тыкрык аша гына торсалар да, шул арада туңып, дер калтырыйбыз.
Рәхимә апа тракторчы иде. Шуңа күрә безнең тамагыбызны ул беркайчан да ач итмәде. Холкы кырыс булса да, чәчләребезне катык белән юганнарын, тәмле ризыклар пешереп сыйлаганын хәзер дә онытмыйм. Тик мондагы бәхетебез озакка сузылмады шул. Шушы төп йортына фронттагы абый Донбасстагы гаиләсен алып кайтты. Без яңадан үз өебезгә киттек.
Заһир абый ул көзне укырга ике айга соңга калып барды. Кырларда әле тракторга эш бетмәгән. Әй, тырыш та иде инде үзе. Кулыннан нинди генә шөгыль килми! Шигырь җанлы икәнен сөйләп тә торасы юк. Шул чакта әйтеп йөргән бер шигъри юлы һаман исемдә әле: «Алгебра – яшь гомернең чәчәген койдыра!..» Математикадан уку авыр булганга уфтанып язгандыр инде...
Тагын берсе:
Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Нәсимә. Шәүкәтен кыйнасаң кыйна, Васви тәтәйгә тимә!
Шулай шаяргалап язганнары күп аның.
Минем туган җирем Кама Тамагы районының Иске Барыш авылы. Аның матурлыгын сөйләп кенә түгел, җырлап та аңлата алмассың. Ул тауларны әйтсәң, андагы җиләклекләрне искә төшерсәң... Ә урамыбыз «Тал урамы» дип атала. Искиткеч исем бит. Тал урамы! Шушы урам буйлап чишмә суы агып төшә. Шәмкә чишмәсе, ягъни үзебезнең авылча – Шәмкә улагы, икенче урамдагы Мәчет янындагысы – Мәчет улагы, тау башындагы зират тирәсендәгесе – Кыйсый улагы.
Апалар чишмәдән су ташыйлар. Мин очраганда туктатып җырлаталар. Аларга әни үлгәч чыккан бәетне мөнәҗәт итеп җырлыйм:
Ак юкә агачлар суйдыгыз, Кабыгын никләр җуйдыгыз? Ак кәфеннәргә төрдегез, Әнием кая куйдыгыз?..
Урыр идем шул уракны – Хәсрәт җанны талкыйдыр... Күрер идем әниемне –
Гүр туфрагы каплыйдыр...
Фәридә апам миннән олырак булгач, мәктәпкә алданрак барды. Шулай да, әле укырга кермәсәм дә, мин инде алар янына еш бара идем, чөнки хорларында «Карак песи» дигән җырны башлап җырларга кирәк иде.
Мияү-мияү, пескәем, Хыянәтче икәнсең. Саклый торган маеңны Үзең ашап киткәнсең.
Шулай бервакыт, әле монысы клубта, шушы җырны җырлагач, бер малай сәхнәдән елап чыгып китте. Тамагы ач булганга, ашыйсы килгәч, күңеле тулып үкседе ул. Ипигә май ягып биреп кенә юаттылар үзен.
Инде укырга кердем. Безнең мәктәп авылның ике җирендә ике бинада булгач, мине, арка кочтырып, ягъни муеннарына атландырып әле берсенә, әле икенчесенә күчереп йөртә башладылар. Ни өчен шулай итеп алып китәләр – озын тәнәфес вакытында җырлатырга кирәкмен. Кайбер җырларның башын белми идем, кушымтасын гына җырлыйм. Мәсәлән, «Хуш, авылым»ны. Ул вакытта бу җыр бик популяр иде. Авыл кешеләре хәтта урамда да туктатып: «Флюра Сөләйманова, күп сораулар буенча «Хуш авылым»ны безләргә башкармассыз микән?» – дигән булалар. Ничек башкармыйсың инде, үтенеп сорагач! Соңыннан миңа рәхмәт әйтәләр, башымнан сыйпап китәләр. Шундый уңган, шундый булган, диләр. Рәхәт инде, мактагач! Башлар күккә тия!
Ата-аналар җыелышында да, 8нче Март, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә сәхнә түрендә мин. Тик әнием генә күрми боларны... Миңа ручкалар, карандашлар, дәфтәрләр бирәләр – яхшы укыган өчен, дип әйтәләр. Ә залдагы әни-апалар елап утыра. Кем шигыре булгандыр, ул чакта авторларны белү бик сирәк иде, менә мондыена җыр да көйләп куя идем әле.
Нинди уңган, нинди булган – Ул һәр эштә, һәркайда. Йомшак сүзле, күркәм үзе, Нурлы йөзе елмая!
Мәктәптә без акробатик күнегүләр ясарга ярата идек. Биек-биек пирамида очларына бер куркусыз менеп: «Яшәсен Бөек Октябрь бәйрәме!» – дип кычкыручы да мин идем.
Мәктәп тормышы шулай җырлап барды.
Абыем белән мәктәпкә киткәч, сеңлем Фәния берүзе өйдә кала. Ул вакытта кыш көннәре – өйгә бозауны кертәләр. Фәния бозаудан куркып мич башында утыра. Инде мәктәпкә йөри башлагач: «Бозау нихәл, синнән башка ул ничек тора, ямансуламыймы?» – дип котырталар иде үзен малайлар.
Ятим булгангамы, Яңа елга, Беренче Майга берәр күлмәк
бирәләр иде. «Америка паёгы» дигән нәрсәләр бар. Мәктәптән дә өлеш чыгаралар. Шулай булса да – өстә гамаш, эчтән кия торганы юк иде. Бураннарда мәктәптән кайтабыз да мич башына менеп утырабыз. Кайчагында күрше апа – бергә укый торган Равиянең әнисе – мине үзенең алъяпкычына төреп алып кайткалый иде. Матуррак, җылырак көннәрне укытучы апабыз күрше авыллар – Кыртапалыларга да ияртеп җибәрә. Аларның кайту юллары безнең урам аша үткәнгә инде.
Мин мәктәптә яхшы укыдым. Шул хөрмәткә Заһир абыем шигырь дә язды.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү – Ударниклар күп бездә. Алардан үрнәк алыгыз, Тырышып укыгыз сез дә!
Алдынгыларның сафында – Сөләйманова Флюра. Тырышып укый дәресләрен, Отличник шуңа күрә!
ФЗОдагы олы абый Зөфәр әнине күмәргә кайтмады. Үлгәнен белмичә калган, хәбәр бирүче дә булмагандыр инде... Берзаман кайтып керсә, безнең өйнең баскыч төпләре сап-сары итеп юылган. Ул чагында анда бүтән яшь гаиләләр торган иде. Теге, Рәхимә апаларга китеп яшәгән вакыт булгандыр инде безнең. И, әни савыккан икән, Аллага шөкер, дип уйладым, ди. Шуннан безнең янга килде, аркасында биштәр. Берәр тәмле нәрсә юк микән, дип актарабыз моны. Нәрсә булсын инде? Рәхимә апа куып җибәрмәсә, тәки Зөфәр абыйны оятка калдыра идек.
Ул абый авылга кайткач, колхоз ярдәме белән, барыбыз өчен өй салдылар. Аңа анда озак торырга туры килмәде, үз тормышын көйләргә читкә чыгып китте. Ә монда безнең яшәү инде җайга салынган, зарланып йөрмибез, авыл әкренләп тернәкләнә, кешеләрнең йөзләрендә шатлык, бәхет чаткылары күбрәк чагыла. Балаларның чыр- чулары, шау-гөр килеп уйнаганнары еш ишетелә башлады. Аларның гаме кышын – укуда, җәен – каникулда.
Күбрәк, көтү кайткач, сыер саклаганда уйный торган идек. Безнең авылда күпер өстендә уйнау да бар иде. Әлбәттә, зурлар булып кыланабыз – түгәрәк әйләнеп җырлыйбыз. Һәр куплетның сүзләрен мин башлап җибәрәм. Гармунчыбыз булмаса да, аның кебек уйнаган сыман йөрүче берәр малай табыла шунда.
Утырмагыз урындыкка, Гармунчылар утырсын. Бөгелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын?!
Суда, суда,
Суда йөзәласыңмы?
Мин сине күрми түзалам, Ә син түзаласыңмы?
Ташу киткәнче, күпер өстендә зурлар да уеннар оештыра. Аларны карарга бармый ничек түзәсең ди инде? Хәтердә, күпер агып китмәсен өчен, аны тракторга бәйләп куялар иде. Ул боз өстенә учак кабызып агызуларны әйтәсеңме? Шул хәтле матур күренеш бит бу! Үләмә елгасы буйлап авыллар аша янып барулары әкият кебек тоела иде безгә. Тора-бара тормыш чыннан да җанланып китте авылда. Заһир абый завклуб булып эшли. Яшьләр театр куялар. Бервакыт «Рәйхан» спектакле башланырга тора. Тик, нигәдер, һаман пәрдә ачылмый. Озакка китте көтүләр – халык инде берничә тапкыр кул чабып та алды. Юк. Башламыйлар. Нигәдер мине чакыралар. Менсәм, алар «Рәйхан» көен онытканнар икән, шуны искә төшерә алмый азапланалар. Җырлап күрсәттем – китте пәрдә ачылып. Халык тамашага күмелде.
Кайвакыт мәктәп балаларын да концертка катнаштыралар иде. Бу юлы миңа җырларга гына түгел, биергә дә куштылар. Аягымда түфли-мазар юк, кунычлы йон оекбаш белән сәхнәдә биеп йөрим. Биим дә биим, һич туктамыйм, дөресрәге, туктый алмыйм, гармун да туктамый, ник дисәгез, каян кереп китәсен таба алмыйм. Укытучы апам сәхнә тәрәзәсеннән кулы белән әйдәп тора, тәрәзәдән кереп булмый ич инде. Абый залдан йодрык селкеп утыра. Шунда башлары эшләмәгән: мәктәп залы түгәрәк – сәхнәсе юк, анда теләсә кая кереп китәсең, ә монда ишекләре кайда? Шып туктап, як-якка карап тордым да, бер тишек табып, шунда чумдым – ишек шул икән. Их, шул чакларны төшерергә фотографы да юк иде бит аның. Чандыр, ябык, бәләкәй генә гәүдәле Флюраны күрсәгез шаклар катыр идегез. Хәерче заманнарда үтте шул безнең балачак.
Монысы шулай булды. Ә менә җырлаудан хәзер дә туктый алмыйм. Җырлыйм да җырлыйм... Күз алдымда әнием һәм тәрбиягә алган балаларым, оныкларым...
Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, Балалык рәхмәтем җырымда чагыла...
Шөкер, балачакта баштан кичкәннәрне сөйләп чыктым, тик балачак фотомны гына бирә алмыйм инде. Ник дигәндә, бер тапкыр да төшәргә туры килмәде шул...