АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
Азау – соңгы бүре
Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән
әйләндереп алынган авыл иде.
Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау – исән калган соңгы бүре иде. Ул
ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны
дер селкетеп торган бөек бүреләр юк.
Адәмнәр бик сөенде чирү беткәнгә. Куйларыбыз, җылкылар үрчер. Ит-сөт
мул булыр, диештеләр. Көннәр буе бәйрәм иттеләр.
Чын бүре беркайчан да адәми затны бугазламый. Чын бүре сабыйларга
кагылмый. Хәтта адашып калган сабыйларны бүреләр үз балалары кебек
тәрбия итә, диләр иде. Борынгы йолалар юкка чыкты. Йоласызлык йоласы
башланды. Ялгыз бүре Азау ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар,
айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның
балаларын аямадылар бәндәләр. Ул да аяусыз хәзер. Көтүе белән сарыкларны
бугазлап чыкты. Ашар өчен түгел, үч кайтарыр өчен шулай кылды ул.
Халык тагын куркуга төште. Бер бүре шулкадәр малны бугазлый алмас,
бу посып калган чирүдер, дип кешеләр бүрегә ау оештырды. Аучыларга
вертолётлар да кушылды. ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының)
гаскәрләре белән тулды урман, кыр, ялан, сәхрә.
Соңгы бүрене аулыйлар. Күмәк хуҗалык маллары да, шәхси утарлардагы
маллар да бүре тешеннән һәлак булды. Бер генә абзарга бүре кермәде. Сантар
абзарында ун баш сарык, ике сыер, бер бозау, бер ат иде. Чыннан да, таң
алдыннан, ай тулган көнне бүре шушы абзарга керде. Айгыр бүре белән бик каты
тарткалашты, бүре алдан килсә – алгы тоягы белән, арттан килсә, кушаяклап
тибә, яннан килсә, башы белән бүрегә ора торды. Айгырның яраланмаган
урыны калмады, бүре дә бирешергә теләмәде, тагын алдан һөҗүм иткән иде,
айгыр аның муен өстен каты итеп тешләде дә чиный-чиный кешнәп, бүрене
күтәреп җиргә орды, «гык» итте бүре, ләкин шундук дүрт аягына басты, ат аны
Рабит БАТУЛЛА (1938) — Татарстанның халык язучысы; иллегә якын китап авторы, Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
77
тагын муеныннан тешләп, абзар капкасының имән баганасына ора башлады:
бер-ике-өч-ун, бүре тынсыз иде. Абзардагы шау-шуга хуҗалар уянып, сакка
куелган ГТХМ солдатлары абзарга кереп, фонарьлар белән яктырттылар. Алар
алдында котчыккыч күренеш пәйда булды. Бер кырда канга баткан бүре гәүдәсе,
бүре ыржайган, ирене ачылган, теле тешләре арасына кысылган. Сарыклар бер
почмакка посканнар, ат еш-еш сулый, аның тешләре, иреннәре бүре канына
буялган иде. Ыржайган бүре мәетен күреп, халыкның коты очты.
– Әстәгъфирулла! Төшеңә керә күрмәсен! – диештеләр.
Соңгы бүренең үтерелүе турындагы хәбәрне атналар буе талкыдылар,
радио-телевидение, газеталар...
Бәхетле яшәгез, кешеләр! Соңгы бүре дә юк ителде!
Бәхетле тормышның рәте китте. Бүре белән сугышып, бүре канын татыган
айгыр кешеләрне тешли, казларны, этләрне тотып ашый башлады. Тагын ГТХМ
гаскәрләрен чакырттылар. Аны тотарга килгән солдатларны айгыр бугазлап
як-якка чөйде. Калган гаскәр дә атны тота алмады. Хәйлә кордылар. Болынга
солдат чатырлары корып, эченә солдат киемнәре кигән карачкыларны яткызып,
атны шунда тотарга булдылар.
Шулай эшләделәр дә. Ат чатырга килеп керүгә үк, чатырга, курчакларга
бензин сибеп ут төрттеләр. Чатыр дөрләп яна башлады, карачкылар яна, чиный-
чиный айгыр яна. Ниһаять, айгыр чатырны җимереп чыкты да ялкынланып
янган көенчә авылга таба чапты. Аның койрыгы, ялы яна, ялкынга күмелгән
ат каралты-курага атылып кайтты да кипкән печән кибәннәренә ышкынырга
теләп, башын печәнгә тыкты, кибәнне ут алды, ялкын өйгә күчте, башка
йортларны ут алды, бөтен авыл яна, тилергән айгыр һаман чаба, тиресе янып
бетте. Юлда барган кем очрый, ат шуны тешли, шулай чаба торгач, ул тәмам
янып бетте, кешеләр ут эчендә, бөтен авыл яна. Авылдагы йортларның,
кешеләрнең күбесе янып бетте. Атом төшкән Хиросимадай авылдан кисәүләр
белән коры сөякләр генә аунап калды.
Тынлык урнашты. Исән калганнар янып үлгәннәрне, кисәүләрдән аралап,
туганнар каберлегенә җирләделәр. Бичара кешеләр, күмердән арындырып,
иске нигез урынына яңа йортлар сала башладылар.
Фаҗига әкренләп онытылды кебек. Ләкин бу тынлык озакка бармады,
ат тешләгән кешеләр котыра башлады. Алар бер-берсенең бугазына ябыша,
тешли, тырный, үтерә. Тилергәннәрнең берсе яңа салынган йортына ут төртте
дә тагын авыл яна башлады.
Аларның котыру авыруы башкаларга күчмәсен, дип котырганнарны
ялкын эченә аттылар. Саклык чарасы буларак, котырганнар белән бергә
котырмаганнары да утка ташланды.
Шулай итеп, Татар Саласы авылында бер генә йорт та, бер генә кеше дә
калмады, барысы да янып, кырылып бетте.
Дәдә Куркыт
Моннан 1500 еллар әүвәл Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз
угызлар (огузлар) яшәгән. Алар чыгарган «Дәдәм Куркыт хикәясе» бүгенге көнгә
чаклы килеп җиткән. Бу әсәрнең нөсхәләре Төрекмәнстан, Төркия җирләрендә
һәм Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана.
Сабый чакта аны Бадәмкүз дип йөртәләр иде, чөнки аның күзләре бадәм
төшенә охшаган иде. Бадәмгә охшаган ике күз дә дөньяга моңлы карый.
78
Бадәмкүз менә-менә елап җибәрер кебек. Ләкин Бадәмкүз елак булып үсмәде,
уйчан булып үсте. Ул бөҗәкләрне күзәтә. Кая бара алар, кайдан кайта? Ни өчен
Күк йөзендәге йолдызлар һаман хәрәкәтсез, ни өчен Ай бер урында тормый,
ни өчен кичен калка торган Чулпан таңда Зөһрә йолдыз булып күренә? Ни
өчен кешеләр үлә? Картаеп та үләләр, бик яшьли дә китеп баралар. Ни өчен?
Кичә генә аның җан дусты Очарбай суга батып үлде. Очарбай яхшы йөзүче
иде, юкса. Су астында ялгыш тын алдымы ул, әллә аны Су Анасы батырдымы?
Очарбайны гүргә иңдергәч, Бадәмкүз тилерә язды. Ул анасын да, атасын
да, кардәшләрен дә күрми, ишетми, ул бары тик тугры эте Сарпый белән генә
сөйләшә.
– Ни өчен кешеләр үлә, Сарпый? Ни өчен гүргә кичә сабыйлар?
Болыннарда, далада озак йөрде ул эте Сарпый белән. Туганнары сабыйны
җен алыштыргандыр, дип курка калдылар. Олан сөйләшми, ашамый-эчми,
шәүлә кебек тавышсыз атлап йөри, чабаннар янына барып чыкса, аннан
чабаннар курка, ат дагалаучылар янына килеп чыкса, дагалаучылар курка.
Шуннан соң аңа «Куркыт» кушаматы тагылып калды. Ата-анасы аны Әҗәк
шаманга алып барырга уйлаган иде дә, Бадәмкүз-Куркыт качты. Ул Әҗәк
шаманнан курка иде. Аның киеменнән, күзен акайтып җирдә аунаганыннан
курка. Үлемнән курыккан кебек курка. Куркыт елгыр тае Укҗитмәскә атланып,
ерак-ерак дала аръягындагы түрк кардәшләре авылына китте. Бадәмкүзнең
кабиләсе, Карлык нәселле түркләрдән аермалы буларак, кунакка барасы
кардәшләре (буйраклар) ярым утрак тормышта яши иде. Буйракларның
саманнан салынган йортлары, киртә белән әйләндерелгән утарлары, икмәк
салынган келәтләре, каклаган ит сакларга тирән базлары бар. Аларның иген
чәчә торган тарлаулары, йорт янында бакчалары бар. Бакчада көнбагыр, киндер,
кабак белән шалкан үсә. Буйраклар шаманчы түгел, тәңречеләр иде. Куркытка
тәңречеләр бик тә ошый. Алар бер Тәңрегә инана. Ташка, агачка табынмыйлар.
Укҗитмәс айгыр белән эте Сарпый аны буйраклар кабиләсе ыстанына
китереп җиткезде. Дала түреннән килүче ялгыз җайдакны хуҗалар әллә каян
күреп алганнар иде. Каршы чыктылар. Туганнары аны ияреннән күтәреп
алдылар да йортка алып керделәр. Саман өйнең эче салкын рәхәтлек бирә иде.
Айтүкә тутасы белән Моран җизнәсе аңа бик тәмле кымыз эчерделәр. Аннан
соң табынга каклаган ит чыкты. Аты алдындагы улакка башак салдылар.
Этенең савытына җепселле, җелекле сөяк куйдылар.
Йокысы туйгач, Куркыт далага чыкты. Ары барды, бире йөрде дә, арып-
талып кайтты да, ашамый-эчми генә йокларга ятты.
– Бу баланың башында нидер бар! – диде җизнәсе Моран.
– Моңлы бала, бабасына охшаган! – диде тутасы Айтүкә.
Бераздан Куркыт саташа башлады, ул курыныч төш күрә иде, ахрысы. Ул
коңгырт тавыш белән сөйләнә иде.
Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем!
Нидән кичә бу бәндәләр,
киң бәдәннәр?
Ничүн ала Җир анабыз балаларны,
аналарны, таналарны?
Ничүн йота тупракымыз
толымнарны, колыннарны?
Бармы чара котылуга бу әҗәлдән?
Җавап бирче миңа тиз-тәҗәлдән!
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
79
Ир белән хатын аптырап, куркып утырдылар Куркыт янында. Тәңрегә
догалар кылдылар, бу сабыйны савыктырыр өчен ярдәм сорап. Сабый
тынычлап, тирән йокыга талгач кына, йорттан чыктылар.
Икенче көнне иртән Куркыт йортбакчага чыкты, җирдә кабаклар тәгәрәшеп
ята иде. Бер кабак арба тәгәрмәче кадәр зур үскән. Җизнәсе билхәнҗәрен
суырып чыгарды да кабакның сабагын кисте:
– Артык өлгергән! – диде үзе.
Хуҗабай пычагы белән кабакны турый башлады.
– Тукта, җизнәм! – диде Бадәмкүз. – Кабакның яртысын миңа бир.
Бадәмкүз казан кадәр олы кабакның ярты өлешен чистарта башлады.
– Ни эшкә ул кабак кабыгы? – диде тутасы Айтүкә.
– Төшемдә мин бу кабакның чыңлаганын ишеттем, – диде Куркыт.
Кабакның эчен алып бетергәч, кабыгын йорттан алып чыгып, утар күләгәсенә
куйды. Кабак кипте, катыланды, казан рәвешен алды. Куркыт аңа көрәк сабын
беркетте, кипкән куй эчәкләреннән бөтереп ясалган ике кыл беркетте дә кылларга
чиртте. Кыллар кабакны думбырдатып коңгырт тавыш чыгарды.
Тутасы белән җизнәсе аптырап карап торды. Кабак көй чыгара башлады.
Бераз уйнаганнан соң, Куркыт үзе уйнаганга кушылып ялварыш җыры башлады.
Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем!
Нидән кичә бу бәндәләр,
киң бәдәннәр?
Ничүн ала Җир анабыз балаларны,
аналарны, таналарны?..
Озак ялварганнан соң Куркыт думбрасын читкә куеп, йөзен ике учына
салып уйга талды. Аннан торып әйтте:
– Ягымлы Айтүкә тутам, ятышлы Моран җизнәм, үлемнән качып
йөрмеш көнем. Чиксез рәхмәт тәгам-әүкатеңез өчен. Мин китәем ерак юлга,
Көнбатышка таба. Мин үлемсезлекне эзләп китәм.
Китте Бадәмкүз Куркыт Укҗитмәс атына атланып ерак җиргә. Думбрасын
уйнап, ялварышлар җырлап, ул халыкларның күңелен күрде. Шулай итеп, ул
Идел дәрьясының ярындагы зур калага җитте. Бакса, ни күрде. Дүрт ир чокыр
казыйлар, ару-талу белми. Сәлам бирде Куркыт, сәлам алды.
– Бу ни? – диеп сорады ул көрәклеләрдән.
– Бу – кабер! – диделәр.
– Кем кабере ул? – диде Куркыт.
– Синең каберең бу! – диделәр.
Куркыт, думбрасын алып, тагын Тәңрегә ялвара башлады. Дүрт каберче
сокланып тыңладылар ялварышны. Куркыт хәлдән таеп уйнавыннан туктады.
– Бу нинди корал? – диде ирләрнең берсе.
– Бу – думбра! – диде Куркыт.
– Яхшы әйтә думбраң! – диделәр. – Рәхмәт сиңа ялварышың белән думбраң
өчен.
– Барыбер без сине бу кабергә салырга тиешбез! – диделәр.
– Ни өчен? – диде Куркыт.
– Тәңре шулай кушты! – диделәр.
Куркыт атының торыгына камчы сызды, Укҗитмәс алга очты. Ләкин ирләр
аның эте Сарпыен тотып алдылар:
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
80
– Бер казылган каберне кире күмү олуг җазык! – диделәр ирләр һәм
Сарпыйны, суеп, кабергә салдылар.
Үлемнән качып котылды Куркыт, китте Куркыт, думбрасын чиртә-чиртә озак
еллар йөрде, аңа инде Бадәмкүз дип түгел, Дәдә Куркыт дип исем куштылар. Кая
гына барса да, ул үлгән кешеләрне, кырылган малларны күрде. Шулай йөри торгач,
ул Тунай елгасына килеп чыкты. Тунай елгасының якасында дүрт ир кабер казый иде.
– Кем өчен ул кабер? – дип сорады Дәдә Куркыт.
– Синең өчен! – дигән җавап алды.
Шуннан ул, думбрасын алып, тагын моңлы ялварышын башлады.
Каберчеләр аны онытылып тыңладылар. Ялварыш туктаганнан соң әйттеләр:
– Без барыбер сине шушы кабергә салырга тиеш! Тәңре кушты! – диделәр.
Куркыт инде каберчеләргә ялварырга тотынды.
– Минем үләсем килми! Минем мәңге яшисем килә! – дип кычкырды ул.
Һәм думбрасын алып, бар көченә йөгереп китте, аның аты Укҗитмәсне тотып,
суеп, гүргә иңдерделәр. Атын биреп котылды Дәдә Куркыт әҗәлдән. Шулай җәяү
китте Дәдә Куркыт, кире борылды, айлар, еллар шулай йөрде, думбра уйнап
Тәңресенә ялварды. Шулай каңгырып йөри торгач, ул аты Укҗитмәснең каберенә
килеп иреште. Кабер өстендә балкыган нурны, гүзәл чәчәкләрне күреп, Дәдә
Куркыт хәйран калды. Кабер ташындагы язуны укып ул шаккатты.
«Ошбу гүрдә тугры ат Укҗитмәс ятыр» дип язылган иде ташка.
Дәдә Курытның күкрәгеннән кайнар уфтану чыкты:
– Эһе-һеһ, онытмый халык атымның исемен!
Китте Дәдә Куркыт юл тузанын куптарып, янә килеп чыкты эте Сарпый
мәзарына. Ташка:
«Ошбу гүрдә тугры эт Сарпый ятыр» дип язылган иде.
Дәдә Курыт авызыннан тагын кайнар уфтану чыкты:
– Эһе-һеһ, онытмый халык этемнең исемен!
Юл буйлатып карт дәрвиш Дәдә Куркыт бара. Аркасында – думбра,
күңелендә – суыклык.
Шулай йөри торгач, ул туган туфрагына кайтып җитте. Аның ата-анасы,
кардәшләре үлеп беткән. Халык бәйрәм итә. Халык думбра уйный.
– Нинди уен коралы ул кулыгызда? – дип сорый Дәдә Куркыт.
– Борынгы бабамыз, Дәдә Куркыт ясаган думбра! – диләр бердән.
Мәйданнан читтәрәк казылган кабер, авызын ачып, ризыгын көтә иде. Кабер
кырыенда көрәкләренә таянган дүрт ир басып тора.
– Кем өчен бу кабер? – дип сорады Дәдә Куркыт.
– Синең өчен, карт баба! – диделәр.
Карт баба шунда җан бирде, аны бик олылап җир куенына тапшырдылар.
Кабер ташына: «Гомере буе үлемнән качып йөргән думбра остасы Дәдә
Куркытның гүре» дип язып куйдылар.
Сагыз
Чыннан да, ул сагыз кебек ябышкак кеше иде. Бала чактан ук ул шулай
булып үсте. Әбисе аны өйрәтә иде:
– Улым, кеше йөри торган юлларга төкермә!
– Ник? – дип сорый сабый Гасыйм.
– Юлга төкерәсең икән, син аны таптап-бетереп китәргә тиеш. Кояш та, Ай
да, кешеләр дә, фәрештәләр дә күрмәсен.
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
81
Сабакка йөри башлагач ук, ул мәктәптән кайтып килгәндә, Заһидның кар
өстенә печ итеп торганын күргәч әйтте:
– Кар белән каплап кит! – диде.
Заһид кычкырып көлде:
– Үзең капла! – диде дә чабып китте.
Җиденче сыйныфта укыганда бугай, мәктәп белән урманга экскурсиягә
киттеләр. Сукмаклар буйлап таралышып, балалар кайсысы чәчәк җыя, кайсысы
җиләк җыя башлады. Гасыйм белән Заһид сукмак уртасында басып калды.
Шулчак куаклар арасыннан Сәринә атылып чыкты. Заһид кыз басасы сукмак
уртасына лачт итеп төкерде.
– Абау ла, нигә алай төкеренәсең, җирәнгеч? – диде кыз.
Заһид сукмак буйлап чабып китте.
– Заһид! – дип кычіырды Гасыйм китеп баручы малайга. – Нигә төкерегеңне
таптап китмисең?
– Үзең тапта!
– Хәзер таптыйм мин сиңа! – диде Гасыйм, Заһидны куып җитеп. Якасыннан
тотып, Сәринә янына алып килде. – Тазала Сәринәнең аяк астын, нәҗес!
Балаларның мәж килгәнен күреп, сыйныф җитәкчесе Наза апа йөгереп килде.
– Сез нишлисез монда? – дип сорады укытучы апа.
– Заһидны тәртипкә өйрәтәм! – диде Гасыйм. – Сез үзегез «экология,
экология», дип сөйлисез, апа, ә ул – экологияне бозучы!
Заһид Гасыймның бу кыланмышын онытмады. Аның эченә үч алу корты
кереп урнашты. Әрәмә буенда ике куштан иптәше белән сагалап торып, Заһид
Гасыймны кыйнамакчы булды. Икесе ике яктан Гасыймның бишмәтеннән
умырып тотканнар иде, Гасыйм җәт кенә бишмәтеннән шуып чыкты да авыл
ягына элдерде, бишмәт тегеләр кулында калды. Син күр дә мин күр, куып
карасалар да, аның артыннан җитә алмадылар.
Бишмәтне бик һәйбәтләп кенә Гасыймның өенә китереп бирделәр.
– Әнә! – диде Гасыйм, үсмерләрне күргәч. – Хезмәтчеләрем минем
бишмәтне күтәреп йөри. Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үзем дә барып ала идем
мин аны.
Гасыйм белән Сәринәнең арасы якынайганнан якыная бара иде. Алар
бергә дәрес әзерлиләр, бер партада утыралар, алар сәяхәтләрдә гел кулга-кул
тотышып йөриләр. Аларның хыялы да бер иде: төзелеш университетына керү.
Гасыйм белән Сәринәнең Йосыф-Зөләйха кебек яратышуына тирә-
яктагылар сокланып карый иде, бары тик Заһидның гына аларның җитәкләшеп
йөргәненә эче тырнала иде. Дөресе шул: ул көнләшә, кара көнләшү белән
көнләшә иде. Ул үзенә күрә алардан көләр өчен үчек тә уйлап чыгарган булды.
Егет белән кыз узганда:
– Тәти кашык, киявең килә, киявең килә, арт капкаңны ач та кач! – дип
такмаклый.
Гасыйм югалып калмады:
– Син үз капкаңны яп! Чыпчыгың чыгып очмасын! – диде, узып барышлый
гына.
Чыннан да, Заһидның чалбары каптырылмаган иде, тирәдәгеләр шаркылдап
Заһидтан көлделәр.
Гасыймның һәр төрттерүе, һәр тәнкыйте Заһидның ачуын кабарта иде.
Гасыймнан үч алу теләге кар йомарлагы кебек зурая, үсә барды.
Һәм ул үч алды да. Хәтәр үч иде ул!
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
82
Аттестат алгач, чыгарылыш кичәсенә Гасыйм күрше авылдагы урта
мәктәпкә өр-яңа матае белән килде. Әтисенең аттестатка бүләге иде ул матай.
Тантана, аттестатлар тапшыру, биюләр, дискотека – барысы да шау-шулы,
матур һәм бик тә моңсулык мохитендә булды.
Гасыйм белән Сәринә чыгарылыш кичәсеннән качып киткәндәй югалдылар.
Сәринә белән икесе матайга утырып, сәяхәткә чыгып киттеләр. Яшьләрнең
максаты тау башында таң аттыру иде. Матай җилле, арка утыргычта –
Гасыймның сөекле кызы Сәринә. Кап-караңгы төн, матайның прожектор кебек
якты уты әллә каян алдыра.
Гасыйм күтәртелгән юлдан китмәде, гадәтенчә, аскы юлдан, кыр өстеннән
салынган сукмактан җилдерде. Такыр юлдан матай белән йөрүе рәхәт.
Машиналар да, сәпиткә атланган башкалар да шул такырдан йөри. Такыр
юлдан матай оча гына.
Нидер булды! Алар кыр өстендә торган силос арбасына җитеп килгәндә,
нидер булды! Матай яктылыгында Гасыйм алдында тарттырылган
тимерчыбыкны шәйләп алды да үзеннән-үзе рульгә чаклы башын иде. Шул
мизгелдә үк матай арт тәгәрмәчен болгап алды да матае-ние белән Гасыйм
силос арбасының арткы көпчәгенә килеп бәрелде. Ул аңына килгәндә, таң аткан
иде инде. Аның башы авырта, күзләре сулкылдап сызлый иде. Иң беренче ул
Сәринә турында уйлады. Акрын гына торды, матай янга ауган. Сәринә муены
кисек килеш юл өстендә ята. Гасыйм башта аңламады, Сәринәне селкетеп
карады һәм сөеклесенең һәлак булганын аңлады. Ул тиз генә матаен бастырып
атланды да мәктәп ягына китте.
Буганакның махсус рәвештә Гасыйм йөри торган сукмакка аркылы
тарттырылуын бер күрүдә аңлап була иде. Каршы якка, юл кырыена тимер
казык кагылган, казыкка тимерчыбык уралган, тимерчыбыкның икенче башы
силос арбасына беркетелгән.
Чыгарылыш тантанасы матәм мәрасименә әверелде. Ата-аналар, укучылар,
укытучылар елый, тик Гасыйм гына елый алмый иде. Ул бәлки әле ни булганын
да зиһене белән аңлап бетерми торгандыр. Әле генә аттестат алган, төзүче
инженер булырга хыялланучы япь-яшь, гүзәл кызның кабер куенына кереп
ятуына ышанасы килми.
Юл полициясе Гасыймны пассажиркасын үтерүдә гаепләргә маташкан иде
дә, тикшерү башка яктан китте. Гасыймның гаебе юк, дип табылды.
Сәринәнең һәлак булуының сәбәпчеләрен тиз таптылар. Заһид белән
куштаннарының бармак эзләре тимер казыкта да, тимерчыбыкта да, силос
арбасының йозагында да ярылып ята иде.
– Без шаярдык кына, без аны куркытырга гына теләгән идек, без Сәринәнең
матайга утырып китәсен дә белмәдек, – дип акланырга маташсалар да,
егетләрнең төрлесен төрле вакытка утыртып куйдылар.
Гасыйм зираттан кайтып керми иде. Ул сөйләшмәс булды, көннәр буе
сөеклесенең кабере янында утыра да караңгы төшкәч кенә атасы белән анасы
аны алып кайтып китәләр.
Дус-ишләре, туганнары аны ташламады, аның күңелен ачарга, игътибарын
хәсрәтеннән читкә алып китәргә тырыштылар. Ул университетка керер өчен
Казанга бармады.
Озак айныды ул бу кайгысыннан.
Бер ел кирәк булды бу рухи буналыштан чыгар өчен.
Ниһаять, ул төзүче инженерлар факультетына укырга керде. Укуы аңа бик
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
83
җиңел бирелә иде. Курсташы Гөлфәйзә исемле кызны ул Сәринәгә охшатты.
Һәм астыртын гына кызны күзәтә-тикшерә башлады. Килеш-килбәте дә нәкъ
Сәринәнеке кебек, турыга аерган чәче дә, ике чем-кара толымы да, атлап
йөрүләре дә охшаш. Күргән саен, сынаган саен Гөлфәйзәнең Сәринәгә охшаш
якларын күбрәк таба тора иде. Ул аны Сәринә кебек кабул итә, хәтта аңа бер-
ике тапкыр «Сәринә» дип эндәшкәләде дә. Гөлфәйзә елмайды:
– Син миңа ике тапкыр «Сәринә» дип эндәштең, кем ул Сәринә? – диде кыз.
– Сәринә ул машина кырылышында һәлак булган кыз! – диде егет.
– Бичара! – диде Гөлфәйзә. – Авыр туфрагы җиңел булсын!
Шуның белән сүз бетте. Ләкин ике яшь күңелдә якынлык тойгысы хасил булды.
Гөлфәйзә-Сәринә, чыннан да, сөйкемле иде, аны сөйкемле иткән сыйфатлар
алда санаганнар гына түгел иде, Гөлфәйзәнең ата-ана итагатендә тәрбия
кылынган, әдәпкә, тәртипкә өйрәтелгәне күренеп тора.
Гөлфәйзә Гасыйм күңелендәге Сәринәнең урынын тулысы белән яулады. Алар
аерылгысыз иде. Кемдер ике яшь йөрәкнең бер-беренә тартылуына сөенеп туя
алмады, кайсыберләре битараф калды, бәгъзеләре бу ярашкан пардан көнләшә
иде. Шуларның берсе Гасыймның группадашы, иптәше, бүлмәдәше Ишбу иде.
Аның тулы исеме Ишбулат булып, шуннан кыскартылмыш «Ишбу» булып китте.
Ишбу группада гына түгел, бөтен факультетына бер чибәр егет иде. Какча
озын гәүдәле, сөрмә күзле, тешләре тип-тигез, бөтен кызлар аңа гашыйк
иде. Ләкин шушы мәһабәт егеткә Гасыймның күңеле тартылмады. Тышкы
кыяфәте мәһабәт булса да, аның ниндидер сөйкемсез ягы да бар кебек. Башта
Гасыйм да аңа тартылган иде, тора-бара алар арасына аңлатып бирә алмаслык
салкынлык ятты. Ишбуга кызлар янында уңыш казанганга күрә, Гасыйм аны
сөйми кебек тоелды. Ә Гасыйм исә, аның эчке дөньясыннан чыккан тискәре
мохитнең тәэсире, дип уйлады. Миһербан юк иде бу кешедә. Ул йолаларда
тәрбия алмаган. Бер кызны башлап, икенчесен ташлап йөрү аның максаты кебек
иде. Ләкин Гөлфәйзә башка кызлар кебек, аның алдында коелып төшмәде. Ул
әдәп белән генә Ишбуның әдәпсез карашларын кире кага торды. Гөлфәйзәнең
күңеле Гасыймда иде.
Бу хәлне аңлагач, Ишбу бүтәннәр артыннан җилдерә башлады, ләкин аның
күңеле барыбер Гөлфәйзәдә иде.
Шулай итеп, беренче курс та бетте, икенчесен дә башладылар.
Бервакыт, ятакханәдә яшәгәндә, Гасыйм Ишбуга бәйләнә башлады.
Ул бүлмәдәшенә элек тә төрттергәләп алган иде инде. Ишбу аны шул
бәйләнчеклегенә күрә яратмый иде. Беркөнне Ишбу, кибеттән алып кайтып,
пилмән пешереде. Ашады да камыр калдыкларын юына торган ялгашка
чыгарып түкте.
Студентлар гауга куптардылар. Ялгаштан су үтми, су камырга бөялгән
иде. Диварда язулар эленеп тора: «Ризык калдыкларын юына торган урынга
ташламагыз, чүп савытына яки чүп узгаргычка ыргытыгыз. Чисталык саклагыз,
кухняны тәртиптә тотыгыз».
Кем икәнен тикшерергә тотындылар, Гасыйм әйтте:
– Ишбу, синең эш бит бу! – диде.
Ишбу пырлый башлады:
– Мин түгел! – дип кычкырды ул бүлмәдәшенә. – Ябышкак сагыз! Бәйләнде бит!
– Син әле яңа гына пилмән пешереп ашадың да кәстрүлеңне күтәреп кухняга
кереп киттең. Әнә бит пилмән савытың идәндә ауный.
Ишбуның Гасыймга җене чыкты.
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
84
– Доносчик! – диде Ишбу, ысылдап.
– Мин синең күз алдыңда әйттем! Дуңгыз абзарына әйләндермә яшәгән
урыныбызны!
Ишбу сүгенеп, пырлап чыгып китте.
Шуннан соң аларның болай да киеренке аралары тагын да бозылды, алар
бер-берсе белән сөйләшмәс булды. Сөйләшкәндә дә ырты-пырты, әйткән
сүзләре нәфрәткә уралып чыга иде.
Икенче курсны тәмамлаганнан соң, Гөлфәйзә белән Гасыйм кызның туган
ягына – Әстерханга кайтып килделәр. Гасыйм кызның ата-анасын, туганнарын
бик ошатты. Алар балыкчы татарлар урамында яшиләр иде. Каралты-кура да,
ризыклары да, йортларның бизәлеше дә борынгыча – татарча иде. Ризыкларны,
бигрәк тә ит ашларын – ир-егетләр, камыр ашларын хатын-кызлар аерым
урында – аш йортында әзерли иде. Нәкъ Гасыймның гаиләсендәге кебек.
Әстерхан татарларында, ягъни нугайларда әле иске гадәтләр, борынгы йолалар
сакланган икән, шөкер.
Егет тә Гөлфәйзәнең ата-анасына бик ошады.
Шуннан соң алар Гасыймның ата-анасы янына кайттылар. Булачак килен,
дип кабул иттеләр алар Гөлфәйзәне.
Көзгә таба алар институт ятакханәсенә кайтып егылды. Ләкин Ишбулат
Гасыйм белән бер бүлмәдә яшәргә теләмәде. Гасыйм моңа сөенде генә, бер
шапшак ким булыр.
Гасыйм җәйге каникулларда төзүчеләр әтрәте туплап, шабашкага йөри
башлады. Гөлфәйзәне ул йә әниләре янына Әстерханга, йә үз йортына
калдырып китә торган булды. Эш өйләнүгә килеп иреште. Яхшы гына
әҗер төшереп кайткач, Сабан туена никах мәҗлесе оештырырга, аннан соң
Әстерханда туй ясарга килештеләр.
Алар инде чыгарылыш кичәсендә ир белән хатын буларак катнаштылар.
Бәхетле никах иде ул.
Диплом алгач, аларны кафедрада калырга кыстап караганнар иде дә,
Гасыйм каршы килде һәм алар төзү эшләре буенча Дәрвишләр бистәсенә
китеп бардылар.
Гасыймның эшчәнлеге, студәтрәтләрдә алган тәҗрибәсенең кирәге чыкты,
ул бик тиз үсеп китте һәм җитәкче урынын да алды. Ләкин шулай уңышлы
гына эшләп ятканда, өстәге бер «җонлач кул» аның фирмасына ярдәмче итеп
Ишбулатны китереп куйды.
Яшьлектә булганнар онытыла бара, аларны уртак эш берләштерә иде.
Тегесе дә һич сүз кузгатмаенча, җайлы гына эшләп киттеләр. Зур уңышларга
ирештеләр, күп акча эшләделәр.
Ширкәт мәҗлесләрендә дә алар бергә булып, байтак кына пирәшләделәр.
Институттагы үпкәләүләр онытылды кебек.
Ләкин кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигәндәй, Гасыймның
борынгы гадәте дә үзеннән калмый иде. Яңа ел алдыннан аңа кемдер
шалтыратты да:
– Тиз килеп җит! Төзелеш мәйданында гадәттән тыш хәл! – дип шомлы
сүз әйтте.
Ул, «Джип»ына утырып, эш урынына китте.
Прорабныйга килеп керсә, анда өч кеше көтә иде – Ишбу белән таныш
булмаган ике шешәдәше. Гасыймның бу шикле кешеләрне үз ширкәтендә
күргәне булмады. Алларында шешәләре, кабымлыклар таралып ята, барысы
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
85
да шактый кызмача. Уртада мангалда ут янып тора, болар шашлык кыздырып
ашаганнар, ахры.
– Янгын чыгарасыз бит сез болай, кем инде бүлмә уртасында учак яга!
Кайда каравылчы? – дип сорады Гасыйм.
– Мин аны кайтарып җибәрдем! – диде Ишбу. – Чүтеки Яңа ел бит, гаиләсе
янында булсын, дидем.
– Ә болар кемнәр, нишләп алар төзелеш мәйданында! – диде Гасыйм. – Кем
аларны монда кертте?
– Мин! – диде Ишбу, әдәпсез кыяфәттә. – Шуннан ни әйтерсең? Тагын
бәйләнә башларсыңмы?
– Абзар бу, прорабный түгел! – диде Гасыйм. – Дуңгыз абзары да моннан
чиста була.
– Авызыңны чамалап ач! – дип кычкырды кызмача Ишбу.
Шешәдәшләренең берсе аягүрә басты да Гасыймга таба атлады:
– Слушай, браток! – диде исерек. – Без хәзер ычкынабыз! Менә бераз гына
утырабыз да китәбез.
Шунда гына ул шикле кешеләрнең берсен танып алды: бу аның авылдашы,
мәктәптәше, төрмәгә утырган Заһид иде.
– Таныдыңмы? – диде Заһид, янаулы аваз белән. – Син кеше үтердең, ә
мин утырдым!
Гасыймны өчәүләп урап алдылар.
– Чыгып ки... – Гасыйм сүзен әйтеп бетерә алмады, аның башына ни
беләндер суктылар, ул аңын югалтты.
Өченче шешәдәш, хәрәкәтсез гәүдә янына килеп, Гасыймның йөрәк
тибешен капшап карады да әйтте:
– Кажется он Богу душу отдал! – диде.
– Мәетне яшерергә кирәк! – диде Ишбу. – Документларын алыгыз!
Заһид, Гасыймның кесәләрен актарып, документларын янып торган утка
ыргытты.
– Менә шулай! Хәзер бәйләнә алмас! Сагыз! – диде Ишбу, усал куаныч белән.
Алар, гәүдәне Гасыймның машинасына салып, төзелеш мәйданыннан
чыгып, шәһәр читенә таба киттеләр. Кырда буран котыра иде инде. Байтак
баргач, гәүдәне машинадан төшереп, олы юлдан ерак түгел генә иңкү урынга
ташлап, кар белән күмгәндәй итеп, кайтып киттеләр. Буран гәүдәне бик тиз
каплады.
Хатыны Гөлфәйзә борчуга төште, аның ире унике тулганда да кайтмады.
Ул иренең бөтен танышларына шалтыратып карады, милициягә хәбәр итте.
Моргка, травматологиягә шалтыратты, ләкин Гасыйм турында бернинди дә
хәбәр ала алмады.
Яңа елда бичара хатынның аһ-зарларын беркемнең дә тыңлыйсы килми
иде. Икенче гыйнвар көнне генә Гөлфәйзә милиция бүлегендә иренең югалуы
турында гариза язып калдыра алды.
Атна буе эздәделәр, Гасыймның машинасын да, гәүдәсен дә таба алмадылар.
Гөлфәйзә тикшерүчегә Гасыймга Яңа ел алдыннан, югаласы көнне
кемнеңдер шалтыратканын әйтте.
Бу җинаятьне тикшерергә алынган следователь каршында Ишбу бутала
башлады. Башта ул берни дә хәтерләмим, дип барды.
– Ни өчен сез Гасыйм әфәнденең телефонына шалтыраттыгыз?
– Мин аны прорабныйга чакырдым?
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
86
– Ни өчен?
– Яңа ел бит, дусларча бер утырып алыр өчен. Бергә укыдык, бергә яшәдек.
– Утырдыгызмы соң?
– Утырдык шактый гына... Ул «гаиләм янына кайтам», дип чыгып китте,
шуннан мин аны күрмәдем.
Капкачы да әйтеп тора:
– Нәчәлник машинасы белән китте...
– Рульдә үзе идеме?
– Мин күрмәдем, аның машинасын гына танып калдым.
Тикшерү эшләре ташка терәлде. Тач-төгәл шаһитләр булмау сәбәпле,
эш вакытлыча туктатылды. Төзелеш эшләре Ишбулат кулына күчте. Тагын
атналар, айлар узды, нәтиҗә күренмәде.
Ишбу җиденче күктә очып йөри иде. Ул эшчеләргә җикеренә, боерыклар
бирә, кечкенә гаебе өчен дә кешеләргә соңгы кисәтүләр ясый. Кичләрен
прорабныйда шикле кешеләр тулып ята. Утырып чыккан Заһидлар белән
гүләйт итәләр.
Гөлфәйзә янына Әстерханнан ата-анасы килде, Гасыймның атасы да шунда
иде. Алар бичара йөкле хатынны булдыра алганча юаттылар, Гасыйм югалган
вакытта Гөлфәйзәнең биш айлык көмәне бар иде.
Гасыймның югалганына да дүрт ай узып китте. Бәбәй дә дөньяга килде, ата
кеше һаман табылмады. Полиция халкы өметсез эшне бөтенләйгә туктатты.
...Яз азагында бик күп кар яуды. Эзалар Дафар, чаңгыларын тагып,
Дәрвишләр бистәсе янындагы урманга ауга чыгып китте. Ял көне иде. Куян,
төлке аулардан битәр, ул саф һава сулар өчен, ерак аралар узар өчен чыккан
иде. Төлке-куяннарны матай-чаналарда аулап бетергәннәр иде, ахрысы, Дафар
күпме аралар узып та куян эзе күрмәде. Шулай сунары уңышлы булмаса да,
ул канәгать иде һәм кайтыр якка таба борылды, олы юлдан ерак түгел генә
эри башлаган кар астыннан ниндидер кара нәрсә чыгып торганын күреп,
Дафар якынрак килде, бу пәлтә чабуы иде. Игътибарлабрак караган иде, пәлтә
астындагы ботинка кигән аякны күреп, мәеткә тап булганын аңлады. Ул кар
астыннан күренеп торган аякка сак кына тибеп карады, аяк катмаган иде, кеше
тере булса кирәк яки аны күптән түгел генә ташлап киткәннәр кебек.
Телефоннан полиция нәрәте һәм шундук «ашыгыч ярдәм» машинасын
чакыртты...
Чыннан да, кеше тере иде, ләкин аңында түгел.
Гадәттән тыш хәл иде бу. Кар астыннан табылган кешенең атаклы төзүче-
инженер Гасыйм икәнен Дафар чамалады. Аны ярты ел чамасы эзлиләр инде.
Гасыйм, чыннан да, мәрттә иде, аны кар күмеп киткән булган, баш
ярасындагы кан оешып каткан, кар астында яшәрдәй, исән калырдай шарт
барлыкка килгән.
Мәрткә киткән кеше белән сак кыланырга кирәк иде, Гасыйм әкренләп
аңына килде. Башта аңламый торды, аннан тагын аңын җуйды, тагын уянды.
Уколлар кадап, бер атна чамасы тоткач, шул вакыт дәвамында массаж-
күнегүләр ясата торгач, Гасыйм аякка басты. Дафарга авыру белән күрешергә
рөсхәт иттеләр, Гасыймның хәтере яхшы иде. Ни булганын, бу җинаятьне
кемнәр эшләгәнне ул сөйләп бирде.
Ләкин Дафар югалган Гасыймның табылуы һәм аның сәламәтләнеп килүе
турында беркемгә дә әйтмәде, ул табибларны да алдан ук кисәтеп куйган
иде. Әмма Дафар Гасыймның бичара ата-анасын, хатыны Гөлфәйзәне хаста
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
87
белән күрештермичә булдыра алмады. Табиблар да Дафарның теләгенә каршы
килмәде. Ике якны да сак кына бу күрешүгә әзерләделәр. Туганнарының, хатыны
Гөлфәйзәнең шатлыгын язсаң – язып, сөйләсәң сөйләп биреп булмас иде.
Төзүчеләр ширкәтенең җитәкчесе Ишбулатны кулга алырга килделәр,
нәчәлник башта аптыраган булды, карышты, Дафарны закон бозуда гаепләргә
маташты, әмма бүлмәгә сау-сәламәт Гасыйм килеп кергәч, ул артына утырды.
Калган ике җинаятьчене табуы кыен булмады. Аларның барысын да еракка,
озын-озак утырырга озаттылар. Рецидивист Заһидны кире кайтмаслык җиргә
җибәрделәр.
Ширкәтнең урланган акчаларын да түләттеләр.
Сөенеч, бәйрәм иде Гасыймнар йортында.
Шулай җәй җиткәч, тулысы белән сәламәтләнгәч, Гасыйм кызын
ишегалдындагы балалар мәйданчыгына алып чыкты. Баласы арбада йоклый
иде. Ата кеше кулына китап алды. Аның янында гына эт өрә башлады, Гасыйм
башын күтәреп баккан иде, күрше йорттагы бер сәрхуш мужик белән этен
танып алды. Берничә бала уйнап утырган комлыкка эт хаҗәтен үтәп, арт
аяклары белән күмгәндәй итеп китте.
Гасыйм түзмәде:
– Эй, сосед, почему ты за своей собакой не убираешь? – диде.
– Сам убирай, эколог! – диде тупас мужик.
– И почему на собаке нет намордника?
– Тебе самому намордник нужен, е...! – диде хәтәр мужик.
Өйдән Гөлфәйзә йөгереп чыкты да иренә әйтте:
– Бәйләнмә шуңар, ату аның корешлары монда чуала, әйдәле, өйгә керик!
Хатын, арбаны этеп, бер кулы белән иренең җиңеннән тартты.
Мужик алар артыннан:
– Я до тебя доберусь! – дип әшәке сүзләр белән сүгенеп, янап калды...
Бүре чокыры
Бүре чокыры дигән җир бу. Кайчандыр куе карурман иде монда. Бүре
чокыры кырына аучы өе салып куйганнар иде. Аучы өенең хикмәтләре бар
бит аның. Өч метрга өч метр чамасы өй, мүкләп-сүсләп күтәртелгән. Түбәсе –
дранча, тәрәзәсе берәү генә. Өйнең яртысын сәке алып тора. Ул йоклау урыны
да, ашау урыны да, сунар әсбапларын төзәтү урыны да. Ян якта, сул якта мич
чыгарылган. Мич кечкенә, өйнең дүрттән бер өлешен алып тора. Ишеге чыпта-
тире белән тышланган. Мич белән дивар арасындагы куыш урынга – каен,
имән утыны, кучкарга – теленгән каен чырасы, мичкә коры утын тутырылган,
мич алдындагы идәндә каен тузы, йомычкалар ауный. Юл адашып, дарысы
бетеп, ризыгы калмаган аучы-юлаучы шушы өйгә кереп, кучкардагы шырпыны
алып, чырага ут төртеп, мичне ягып җибәреп җылына ала, чәй кайната ала,
бердәнбер тәрәзә кашагасы артында бер-ике атарлык дары, ядрә, шыбыннар
була. Бер-ике төрерлек тәмәке белән гәзит кисәкләре дә була.
Кечкенә өй бик тиз җылына.
Без малай-шалай кышкы каникуллар вакытында шул ерак аучы өенә куна
бара торган идек. Берәребездә мылтык та була торган ие, ата алганда, куян,
көртлек атып, шушы аучы өе казанында пешереп сыйлана торган идек. Инде
бер җәнлек тә ата алмасак, үзебез белән ала килгән бәрәңгене кайнар мичкә
тәгәрәтеп, тозга мул манып ашый идек. Бик кызык сәяхәт була торган иде.
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
88
Күптән инде бу якларга аучыларның килеп чыкканы юк. Ауларга киек-
җәнлекләре дә беткәндер инде.
Аучы өеннән ерак түгел генә, бер-ике чакрымлап булыр, балыклы күл,
үрдәкле күл бар. Җәйге ау башлангач, балык тотарга, үрдәк атарга шушында
киләләр иде. Хәзер аның күле дә саеккан, камыш каплап бетергән, шулай да
кайбер үрдәкләр әле камышлар арасына оя корып, бала чыгара.
Ара-тирә исләренә төшкәндә, җәй бер, кыш бер бу тирәгә сунарга
чыгучылар да бар әле.
Аларның берсе – прокурор Башаров, икенчесе – аның дусты, урман
каравылчысы, соңрак лесничий Үтәгәнов. Берсе – гөнаһсызларны чамасыз
кырган прокурор Башаров, икенчесе – сунарчы буларак, җәнлекләрне чамасыз
кырган Үтәгәнов. Икесе дә җанкыяр!
Алар иске гадәт буенча гына шушында сунарга килә инде, атарга җәнлеге
дә калмаган, калдырмаганнар. Бу ике җәллад – күпме җаннарны кыйса да,
җәзасыз калган җинаятьчеләр. Үкенәләрме алар кылганнарына? Әллә алар
үзләрен хак саныйлармы?
Җәйге ау башланырга шактый вакыт бар иде әле, болар икесе Бүре
чокырындагы аучы йортына килде. Прокурорның узаркитәр (вездеход)
машинасына кирәк-яракларын, мылтыкларын, ризыкларын, эчәрлекләрен
тутырып килделәр.
Машинаны куаклар арасына, күләгәгә кертеп, аучы өенә ташындылар. Алар
ашыкмый, заман аларныкы.
Үтәгән сәкегә, палас җәеп, табын әзерләрде.
– Кушать подано, товарищ генеральный прокруор! – диде ул, шамакайларча.
– Сала тор, главный лесничий! – диде Башар.
Рәхәт иде Бүре чокыры кырыендагы ялгыз йортта күңел ачуы. Кайгы юк,
мәшәкатьләр юк, сабый бала кебек хәсрәтсез иде бу ике кеше.
– Бәхетле киләчәгебез өчен! – дип кычкырды урманчы Үтәгән.
Икесе дә стаканнарын каплап, табындагы нигъмәтне ашый башладылар.
Эчтеләр, ашадылар, тәнәфес ясар вакыт килеп җитте.
– Шәп куыш бу! – диде прокурор Башар. – Монда кызлар белән дә килеп
булыр иде, ә, Үтәгән!
– Күпме кызларны ташыганың онытылдымыни? – дип шаркылдап көлде
Үтәгән.
– Кем төзеде икән бу йортны? – диде Башар. – Чыдам итеп корылган булган
бу. Күпме еллар узган, әле һаман нык.
– Сафиулланың атасы Гәрәй Сәлиме! – диде урманчы.
– Н-да, – диде Башар, тешен каезлый-каезлый. – Сафины коткарып калып
була иде, теге вакытта. Дөрес эшләдекме без теге вакытта, дөрес эшләмәдекме?
Едрёна бабушка!
Сафины коткарып була иде, ә нигә соң Башаров шул батырлыкны эшли
алмады?
Урманчы Үтәгәннең исе дә китми, аңа арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит!
– Төкер башына, Башар! Минем монда күмеп куйган кешеләрне чутлый
башласаң, акылдан язарсың. Шуңа күрә чутламаска кирәк. Вакыты шундый
иде, теге вакыт өчен без дөрес эшләдек. Исең китмәсен, дус!
Алар тагын берне күтәрде.
– Менә хәзер кайнар ризык ашарбыз! – дип, Үтәгән мичкә ягып җибәрде.
– Чынлап та, – диде Башар. – Төкердем башларына! Сал, Үтәгән!
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
89
Тагын эчтеләр. Тагын кабымлык чәйнәделәр. Башар җыр башлады:
– Алай итәрбез әле шул,
Болай итәрбез әле,
Безгә каршы төшәр булсаң,
Шулай итәрбез әле.
– Шәп җыр! – дип кычкырды Үтәгән.
– Минем гимн, иптәш Үтәгәнов!
Шулчак өйнең ишеге ачылып китте:
– Керергә ярыйдыр бит? – диде чакырылмаган кунак.
Икесе дә сагаеп, билләрен турайтты.
Килүче бик яңа булмаган киемнән, бер күзе кара чүпрәк белән бәйләнгән,
башында – батырып кигән йон башлык, көрәк сакаллы, иңендә биштәре дә
бар. Кулына ике көпшәле мылтык тоткан.
– Керергә ярыйдыр бит? – дип кабатлады юлчы.
– Кергәнсең бит инде, – диде Башар. – Утыр! Үтәгән, кунакка сал!
– Исән-саулармы сез? – диде кунак.
– Ару гына әле! – диделәр беравыздан.
Кунак башыннан йон малахаен салды.
Ишектән кергән ят кеше бая телгә алынган Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла
иде. Аны менә шушы прокурор кайчандыр бер гаепсезгә төрмәгә утырткан иде.
Кайчандыр Сафи урман каравылчысы иде. Аның атасы шушы өйне төзеткән,
диләр. Сафи нәчәлствоның, ау башланганчы, рөхсәтсез киек җәнлекләрне
кырганнарына күрә, урман каравылчысының бу җинаятьләргә бармак аша каравы,
хәтта күрмәмешкә салышуы, хәтта браконьерларга ярдәм итешеп йөрүе турында
документлар җыеп, милициягә тапшырырга йөргәндә, аның үзен урманда, янәсе,
кеше үтергәне өчен атарга хөкем иттеләр. «Үги ямщик» булып йөргәндә, ау өендәге
бәдрәфтә күргән ертык Сталин рәсемен Гәрәй Сәлименә сылтап, ун елга аткардылар.
Әтисе төрмәдән әйләнеп кайтмады. Ә менә атарга хөкем ителгән Сафи кайтты.
– Утыр, кунак! – диде Башар. – Бары – табында, югы – салымда!
Утырды кунак, ләкин хәмердән баш тартты.
– Авырыйсыңмыни? – дип сорады Башар.
– Авырмыйм! – диде кунак.
– Кодировайт иттеләрмени?
– Юк, болай эчмим...
– Эчмәсәң, ашап утыр!.. Нинди җилләр ташлады үзеңне бу якларга?
– Дару үләннәре җыям, мин Тауасты Ширмәсенә кунакка кайттым. Сәрьян
исемем! – диде кунак һәм өстәлдән ипи кыерчыгы алып ашый башлады. – Ә сез?
– Без дә урман һавасы суларга дип чыктык...
– Мылтык беләнме? – диде Сәрьян.
– Анысы гадәт, агайне! – диде дә Үтәгән тагын стаканнарны тутырды.
– Дару үләне җыям, дисең инде, алайса. – диде Башар. – Үзеңнең
капчыгыңда чурт та юк.
– Дару үләннәре дә корыган, ахрысы, эзләп йөрмешем, эчкәрәк керергә
туры килер, ахры.
– Дару үләне җыяр өчен мылтык алдыңмы? – диде прокурор.
– Якында гына колония бит, кирәге чыгар, Аллам сакласын! Сыегыз өчен
күп-күп рәхмәтләрем, сау калыгыз! – дип кунак чыгып китте.
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
90
– Бу бит теге Сафи! – диде прокурор, пышылдап.
– Кайсы Сафи! – диде әңгерәйгән Үтәгән.
– Мин утырткан Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла!
Үтәгән кинәт айнып китте.
– Каян килеп Сафи булсын, аны таш капчыкта үтергәннәр, дип сөйләделәр бит.
– Димәк, үтермәгәннәр!
– Дөмектерергә кирәк! – дип, Үтәгән мылтыгын алып чыгып китте.
Башар ни әйтергә дә белми калды, ул каушаган иде.
«Коткарырга кирәк Сафины бу юлы! – дип уйлады ул. – Коткарырга!»
Аннан соң уйлаганын кычкырып әйтте:
– Үтәгә-ән, тукта-а! – дип ишеккә атылды.
Шул мизгелдә үк урманда ике шартлау тавышы ишетелде.
– Тагын соңга калдым! – дип ачынып кычкырды Башар.
Ишек каерылып ачылып китте, ишек ачыклыгында кулына ике көпшәле
мылтык тоткан Үтәгән күренде.
– Дөмектердем, дуплет белән!.. Бераздан көрәк алып барып, күмеп тә куярбыз.
Башар башын кая куярга белми иде, үзе илереп кычкыра:
– Аһ, нишләдек без! Йа Аллам, ни кылдык без?
– Тилермә, прокурор! – диде Үтәгән. – Монысын син үтермәдең бит, мин
аткардым! Утыр!
Үтәгән мылтыгын бер янга куеп, стаканнарга аракы коеп чыкты.
– Эч! – диде ул әмер бирүче кебек. – Эч! Кайгырма! Эшләнәсе эш эшләнгән!
Мишәр әйтмешли, абдырау тегел! Баш ярылып, күз чыкмаган!
Башар эчеп куйды.
– Аша! Шәп тәрәч бавыры!
Башар Үтәгән боерганның барысын да үти, эч дисә – эчә, аша дисә – ашый.
Башар онытыла төште, аның кәефе күтәрелде.
– Яле, үзеңнең гимныңны җырлап җиффәр! – диде Үтәгән.
– Алай итәрбез әле, шул, болай итәрбез әле...
Ишек ачылып китте, теп-тере Сәрьян өйгә керде. Тегеләр авызларын ачып
катып калдылар.
– Аш булсын, шифага булсын! – диде кунак. – Башлыгымны онытып
калдырганмын! – дип, түндәк артына төшкән башлыгын алып киде.
Үтәгән дә, Башар да җәт кенә мылтыкларына тотындылар. Үтәгән тәтегә басты,
мылтык шартламады, Башар да тәтегә басты, мылтык «чак» итте дә атылмады.
Кунак көлде:
– Агайлар, – диде ул, көлә-көлә: – Чехов әсәрләрендә генә ул диварда
асылынып торган мылтык ата.
Кинәт прокурор:
– Ул патроннарны алыштырган! – дип кычкырды.
Прокурор Башаров бик кыен хәлдә иде. Бер яктан, ул Сафиның исән
калуына куана иде, икенчеләй, үзенең бу кеше алдында гаепле икәнен дә
истән чыгармый.
– Нигә катып калдыгыз! – диде кунак. – Сыйланыйк!
Үтәгән табынга яңа пешкән бәрәңге белән балык бавыры китереп куйды.
Стаканнар тагын тулды. Тегеләр икесе күзләрен йомып аракы чөмергәндә, Сафи
үз өлешен аяк астына түкте дә, эчкән ише кыланып, чыраен чыткан булды.
– Карале, Сәрьян дус! – диде Үтәгән. – Дару үләннәре әнә теге якта үсә
торганые... Юл күрсәтимме?
Р А Б И Т Б А Т У Л Л А
91
– Әйдәгез, алайса, йөреп керик! – диде Башар.
Өчесе дә өйдән чыкты.
Бераздан өйнең ишеге ачылып китте, ишектә йончыган кыяфәтле бер егет
күренде. Ул бик борчулы, күзендә курку, алак-ялак карана, качар урын эзли кебек. Ул
тирә-ягын күзләп чыкты. Ишек шыгырдап куйды, егет җәт кенә мич артына качты.
Ишек әкрен генә ачылды, анда яшь кыз күренде, ул як-ягына карана-карана,
сак кына, курка-курка гына өйгә узды. Өйне әйләнеп чыкканда, ул качкан
егетне күрде дә:
– Аһ! – дип кычкырды.
Егет поскан җиреннән чыгып ишеккә таба атлады. Кыз сәкегә сикереп
менде. Ләкин егетнең аңа һөҗүм итәргә нияте юклыгын күргәч:
– Син кем? – диде.
– Мин... төрмәдән качтым! – диде егет.
– Әнекәем лә! – диде кыз.
– Зинһар, курыкма! Мин сиңа тимим, мин җинаятьче түгел, мине ялгыш
утырттылар, мин шуны исбат итәр өчен качтым.
Кыз бераз тынычланды да әйтте:
– Алай ярамый! – диде.
– Аларга гаепсез кешене төрмәдә черетергә ярыймы?
– Тотсалар, сине гомерлеккә зинданда калдырачаклар бит. Кире кайт син төрмәгә!
– Син нишләп монда? Болар синең танышларыңмы?
– Мин адаштым, ярый әле бу өйгә тап булдым. Аеры-чөере йөрмәгез, дип
әйттеләр, юкса, менә адаштым... Әбием үлем хәлендә ята минем. Шушы
авылдан. Әти белән әни, табибларга күрсәтәбез, дип әбине Казанга алып
киттеләр дә күрсәттеләр – рак. Әбием, авылыма үз йортыма кайтарып куегыз,
дип ялынса да, әти белән әни аның сүзен тыңламыйлар. «Үзебезнең Бүре
чокырында үскән мәтрүшкәле чәй эчәсем килә. Шуны эчсәм, терелермен
кебек. Зинһар, Бүре чокырында үскән мәрүшкә...»
«Саташа!» – диде әни. «Син үзең саташасың, килен!» – дип кычкырды әби.
Шуннан соң әни белән әти, базарга чыгып, бер бәйләм мәтрүшкә сатып алып
кайттылар. Чәйгә салып, шуны пешереп, әбигә бирделәр. «Бу безнең Бүре чокырында
үскән мәрүшкә түгел, аның исе дә, тәме дә башка!» – дип әби чәйне эчүдән баш
тартты. Шуннан соң әти әйтте: «Бар, кызым, авылга кайтып, Бүре чокырында үскән
мәтрүшкә җыеп кил!» – диде. Авыл кызлары белән күпме йөрдек, күпме эзләдек,
юк мәтрүшкә, тамыры белән йолкып җыйганнар шул кала кешеләре... Нишләргә,
кызларны табып, кайтып китәргәме. Мәтрүшкәсез кайтсам, әбием тагын ачуланыр.
Шулчак вертолёт гөрелтесе ишетелә башлады.
– Алар мине эзли, җаным, – диде егет, еламсырап. – Зинһар, мине сатма!
Тоткын сәке астына кереп китте. Бераздан вертолётның аланга кунганы,
кешеләр шаулашканы ишетелде. Ишектән кулларына автоматлар тоткан
солдатлар килеп керде.
– Руки! – дип кычкырды командирлары, кыз ике кулын да күтәрде. – Син кем?
– Мин... мәтрүшкә җыярга килдем! – диде кыз, күзен дә йоммыйча.
– Мәтрүшкәләрең кайда?
– Урманда мәтрүшкә калмаган, тамыры белән йолкып ала торгач, корыган. Әбием
калада үлем түшәгендә ята, үзебезнең урманда үскән мәтрүшкә белән чәй эчсәм,
терелер күк тиям, дип мине урманга юллады. Адашып, менә монда килеп эләктем.
– Син монда шикле кеше күрмәдеңме?
– Юк!
АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР
92
– Йортның хуҗалары кайда?
– Урман буйлап гүләйт итә.
– Марш! – дип кычкырды командир.
Солдатлар өерелешеп чыгып китте. Вертолёт тавышы ишетелде. Очып
киттеләр. Егет сәке астыннан чыкты.
– Рәхмәт, кызый! – диде качкын. – Син яхшы күңелле кыз.
Кыз тәрәзәгә карады.
– Тегеләр кайтып килә, – диде кыз. – Тиз бул, китик моннан!
Егет белән кыз чыгып китте. Бераздан прокурор белән Үтәгән ишелеп
килеп керде.
– Тиз бул, машинадан корулы патроннар алып кил! – дип кычкырды Башар.
Үтәгән юк булды. Бераздан тыны-көне капланган Үтәгән кереп, прокурорга
патроннар сонды, аннан үз мылтыгын корып куйды.
– Моны чүкемичә ярамый! – диде прокурор, кысык тавыш белән. – Бу күп
белә, ул безне төп башына утыртырга кайткан.
Икесе дә корулы мылтыкларын әзер тоттылар. Алар шулай бөрешеп, озак
тордылар.
– Карале, Башар! – диде Үтәгән. – Анда ниндидер вертолёт очып йөри,
ишетәсеңме?
– Учак якканнарны карап йөриләрдер, – диде Башар.
– Бәйрәмне бозды, кабахәт Сапый! – диде Үтәгән. – Вертолёт тынгач, моның
эшен бетерергә кирәк! Урман барысын да каплый ул!
Шулчак тәрәзә ачылып китте, анда кызның башы күренде, ул кулын өй
эченә сузды, аның кулында мәтрүшә бәйләме иде:
– Урманда мәтрүшкә бетмәгән әле! – дип кычкырды кыз.
Берьюлы ике мылтык та шартлады. Кыз әче аваз чыгарып, юк булды.
Ишектә Сафи күренде:
– Ахмаклар сез! – диде ул. – Сез һәрвакыт гөнаһсызларны үтерә килдегез!
Солдатлар килеп керде.
– Отставить! Брось оружие! – дип кычкырды командир исерекләргә.
Башар белән Үтәмеш мылтыкларын сәкегә куйды.
– За попытку убийства! – диде командир.
Солдатлар икесен дә алып киттеләр.
Сафи ялгызы гына өйдә калды. Бераздан ишектән кыз белән егет керде.
– Рәхмәт, абый! – диде кыз.
– Рәхмәт! – диде егет. – Миңа үч кайтарасы калмады. Нахак гаеп тагып,
мине таш капчыкка утыртучылар әнә шул ике мәлгунь иде.
Сафи кесәсеннән тыгыз тутырылган патроннар чыгарып, сәкегә чәчеп җиббәрде.
– Сезгә, миңа атыласы ядрәләр менә шулар эчендә булыр! – диде Сафи.
Шулчак урман эченнән кызларның кычкырганы ишетелде:
– Гө-өлша-ат! Син кайда-ау!
Гөлшат-кыз шәһәргә кайтып, әти-әнисенә Бүре чокырында үскән мәтрүшкә
бәйләмен тапшырды. Әби Бүре чокырында үскән мәтрүшкә салынган чәйнең
хуш исен әллә каян тойды.
– И-и, менә бит үзебезнең мәтрүшкә исе! – дип бер чокыр чәйне ләззәтләнеп,
вак-вак йотымлап эчеп бетерде дә елмаеп тын калды.
– Котылды, бичара! – диде әтисе.