Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукай очырган карлыгачлар: Гыйффәт туташ

1914-1915 елларда шигырьләре Гыйффәт туташ исеме белән басылган һәм әдәби җәмәгатьчелекнең бик югары бәясен алган Заһидә Бурнашева язмышы үтә дә гыйбрәтле. Ир-егетләрнең шактые инкыйлабтан соң да иҗат мәйданында калса да, кызларыбыз тормыш сынауларын авыррак уза. Бер яктан, рухтагы үзгәрешләр, икенче яктан, иҗтимагый барыштагы борылышлар, бигрәк тә үз алларына куйган максатхыяллары үзгәрү аркасында, иң талантлы дигәннәре әдәбият мәйданыннан китә. Шулар арасында Гыйффәт туташ һәм Гыйффәт тәхәллүсләре белән билгеле Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева да бар. Ул — милләтебез тарихына киңкырлы шәхес – шагыйрә, прозаик, публицист, партия һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кергән данлыклы кызыбыздыр.

Гыйффәт туташ 1895 елда Рязань өлкәсенең Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Татар сүз сәнгатен яхшы белү өстенә, русча иркен аралашкан кыз чит әдәбият үрнәкләре белән яхшы таныш була. Тора-бара үзе дә шигырьләр язуга керешә. Кызның иҗат эше белән шөгыльләнүе ата-анасына ошамый. Аның әсәрләрен, китапханәсен яндыралар һәм үзен өйдә бикләп тота башлыйлар. Әлеге хәлләр әдәби җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудыра. Иҗаттан аерылуны үлемдәй күргән кыз туган йортыннан кача, һәм шул хакта хәтта матбугат та язып чыга. Иң кызыгы шунда: бу качуны ата-анасы: «Патшага каршы кешеләр оешмасында эшләү өчен, авылдан китә...» – дип аңлата. Элек шикаять эчтәлеген чынга алмыйлар, махсус куркыту дип аңлаталар иде, ә бит шагыйрәнең соңрак большевиклар тарафдары булуы да, коммунистлар партиясенә озак еллар үтә бирелгәнлеге, альтруистларча хезмәт итүе дә хатта хакыйкать барлыкны дәлилли.

З.Бурнашева үзенең аянычлы язмышы хакында киң җәмәгатьчелеккә шушы рәвешчә хәбәр итә: «Минем гөнаһсызлыгымны, языксызга вә залиманә бер сурәттә түктерелгән күз яшьләремне күрә торып та, минем залимнәр тырнагы арасында чытырдавымны ишетеп тә, миңа Әҗе тарафындан бер мәрхәмәт иясе чыгып, үзенең шәхси мәнфәгатьләрендән, шкурасындан вөҗдан вә инсаниятне артык күрүче табылмагач, үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мәзлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химайәгә милләтне чакырам». Хаттан өзек кенә дә заманына күрә кызның үтә кыюлыгын, эшчәнлегенең, беренче чиратта, милләт язмышына юнәлтелгәнлеген күрсәтеп тора. Татар дөньясының алдынгы көчләре шагыйрәгә барлык яктан, шул исәптән иҗади планда да ярдәм кулы сузалар һәм «Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме астында аның бер-бер артлы өч җыентыгын бастырып чыгаралар. Милләттәш хатын-кызларының аянычлы тормышын үтә реалистик һәм җанга үтемле сурәтләр аркылы тасвирлаган әлеге әсәрләр шул заман укучысы арасында гаять зур популярлык казана.

Заһидә Бурнашева вакытлы матбугатта бераз соңрак басыла башласа да, өлгергән каләм иясе икәнлеге тәүге шигырьләреннән үк күренә. Шагыйрәнең унҗиде-унсигез яшьлекләргә хас самими, омтылышлы иҗатында олыларга хас тәҗрибәлелек төсмерләнә. Бу аңлашыла да, үз яшьтәшләреннән белеме, кыяфәте, тәрбиясе белән аерылып торган туташ ул. Заһидә туташның әдәбиятка зур әзерлек белән килүен, камил язуын, унҗиде-унсигез яшьтә үк иҗат иткән әсәрләрендә дә олыларга хас үткенлек, утырган акыл күренүен, катлаулы тормыш тәҗрибәсенең чагылуын егерменче гасыр башының күренекле әдәбият белгечләре С.Рәхмәти, Н.Гасрый һ.б. да таный.

Шагыйрәнең тәүге әсәрләре әдәбиятка яңа аяк баскан Тукайныкыларга инде ниндидер күләмдә тартым. Шул ук вакытта остазы дип сайлаган Тукай шигырьләре кебек, З.Бурнашеваныкылар да образларга бай, инде төрле форма һәм стильләрдә иҗат ителгән. Әлбәттә, чор шартларына бәйле рәвештә, аларга кайвакыт, әсәрнең сәнгати эшләнгәнлегенә зур зыян салмый гына, үгет-нәсихәтчелек килеп керә. Шагыйрә алга таба, Тукай кебек үк, традицион символиканың мәгънә чикләрен киңәйтүгә, татар сүз сәнгатен оригиналь образ-фикерләр белән баетуга ирешә.

Гыйффәт туташ әсәрләренең Тукайныкылар белән охшашлыгы, беренче чиратта, тематика һәм проблематикада, шул яссылыкларга караган мотивларда чагыла. Оригиналь иҗатчы буларак танылса да, З.Бурнашеваның Тукайны шактый нык кабатлаган шигырьләре дә байтак. «Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый», – дип белдерә Тукай. Аның артыннан ук Гыйффәт туташ: «Ярты төн. Мин йоклый алмыйм. Сызлый җан. Бәгърем көя», – дип дәвам итә, әмма алга таба шигъри йомгакны башка якка чорный. Аның лирик герое, үзен һәм халыкны янәшә куеп: «Халык йоклый. Мин аны бу газаплардан чыгарырга изге юл эзләп ятам», – ди.

Тукай шигъриятен халык авыз иҗаты да орлыкландырганны яхшы беләбез, аның милли көйләргә битараф булмавы шигырьләре һәм публицистикасы аша ачык мәгълүм. Заһидә иҗат иткән лирик миннең күңел кылларын да «Милли көйләр» тибрәндерә («Милли көйләр», «Милли көй»). Әлеге шигырьләрдә автор шулай ук халык җырларына милләтнең «дәрте, уе, акылы, йөрәк сагышы» салынганлыкны, шуңа күрә күңелгә үтеп кергәнлекләрен әйтә.

Шагыйрәләр мәхәббәт темасында бер төсле, шагыйрьләр икенчерәк ачылырга тиеш кебек, әмма ХХ гасыр башында иҗат иткән Тукай белән Гыйффәт туташ бу темада да шактый якыная. Гыйффәт туташның «лирик мин»е, Тукайныкы кебек, яшерен мәхәббәт утларында яна, тик тыштан гына сиздерергә ояла.

Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, –

Ул, шулай итеп, халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный», диләр, эчтән ниләр уйлаганын;

Сизмиләр – чыкмый төтен тышка – мәхәббәттә янганын!

 – ди Тукай «Гашыйк» әсәрендә.

Сөям яшьрен генә, эчтән фәкать, белдермимен бер дә. Суыклык күрсәтәм тыштан, туры килсәк икәү бергә: Богаулыйм күкрәгемдә яшьренеп торган сөюемне.

Дия алмыйм, бер күрү өчен җилкенүемне,

Батырлык итми көчсез күзләрем, тиз иеләләр җиргә,

Ахыр тизрәк: «Эшем бар» , – дип китәм, әйтәлмим бер сүз дә,

– дип эченнән көя Гыйффәт туташның оялчан һәм кыюсыз лирик герое да. Шагыйрә әсәрләре аша да безнең күз алдыбызга мәкаләләрдә, истәлекләрдә тасвирланган, бигрәк тә Ф.Әмирхан сурәтләгән Тукай образы килеп басадыр кебек. Әгәр З.Бурнашеваның лирик мине Г.Тукайныкына холкы белән соң дәрәҗәдә охшаган икән, димәк, иҗатчыларның рухият-хиссиятендә дә охшашлыклар байтак. Тукай ачкан мәхәббәт темасында сагыш-моңга да, зарга да, күтәренке пафоска да урын җитәрлек. З.Бурнашеваның сөю шигырьләре арасында шатрак тондагылары күбрәк. Мәсәлән, «Ул»да шагыйрә бөтен дөньясын зур бер күтәренкелек белән сөйгәненә бүләк итә – «юлына ташлый». «Кызу дәртләр» шигырендә без «ялкынлы дәртләр белән» ашкынган каһарманын күрәбез. Әлеге әсәрләр инде башка иҗатчы шагыйрьләр тәэсирендәрәк иҗат ителгән. Ике шагыйрь дә бер нәрсәдә үзара бик якыная: мәхәббәт – Тукай өчен дә, Заһидә өчен дә – сулары мәңге саекмас илһам чишмәсе. Гомумиләштергәндә, аларның бу темага язылган шигырьләренең төп фикере – әнә шундый.

З.Бурнашева идеалдагы геройларны ир-ат арасыннан инде тапкан, ул аңа иҗатта һәм тормышта ярдәм кулы сузучылар, җандаш дуслар, милләтпәрвәрләр, бөтен булганнары белән әсир итәрлек җанашлар – бу хакта ачык белдергән әсәрләре дә бар («Күк иркәсе, сөйлә син аңарга» һ.б.). Мәхәббәттәге идеалы аның йолдызларга омтыладыр:

Карыйсың йолдызга син, йолдызым,

Йолдыз күзең тегеп йолдызга.

Мин дә карыйм аңар төннәр буе,

Синең шәүләң булгач йолдызда.

Ике шагыйрь иҗатында да мәхәббәткә лаек әлеге йолдызлар еш кына тормыш каршылыклары аша уза, җиргә төшерелә, булган матурлыгын югалта. З.Бурнашева хатын-кызларның шул замандагы хәле турында ачынып яза, җәмгыятьтә тотарга тиешле урыннарын билгели; аларның гаиләдә кол булуына каршы төшә; барысын да ир-атка тиң итеп күрергә тели.

Гыйффәт туташ, Габдулла Тукайга ияреп, үз хыялындагы заман кызларын яшьләр арасыннан күзли һәм кайвакыт шулай ук алдана. Алай да өметен тәмам өзми, йокыдагы туташ-ханымнарны уяту һәм үзгәртү хыялы белән яши. Аерым әсәрләрендә ул караңгылык дөньясында юл күзләгән татар кызы образын иҗат итә («Ул»). Г.Тукай, кызларга мәхәббәттән этәрелеп китеп, мәгъшукасын шулай ук идеалда ничек күрергә теләвен сурәтли.

Каләмдәшләр иҗатында милләтпәрвәрлек проблемасына шактый урын бирелгән. Г.Тукай каләм ияләрен һәрдаим халыкка хезмәт итүче сыйфатында күрсәтә: мәсәлән, «Мөхәрриргә» шигырендә, наданнар сүксә дә, милләткә хезмәт ит, фикерен уздыра һәм «наданнар» сүзе астында икейөзле мулла-мөәзиннәрне күздә тота. Инде З.Бурнашева иҗатыннан бер мисал: «Армый эшләрмен, дим, халкым өчен, / Мулла-мөәзин тиргәп сүксә дә.» («Өмидләрем»)

З.Бурнашева белән остазы арасында якынлык әдәби зәвыкларында да күзгә ташлана. Гыйффәт туташ Тукай укыган шагыйрьләрне укый, сөя, татарчалаштыра. Болар: Лермонтов, Пушкин, Кольцов. З.Бурнашева тәрҗемәләреннән мисалга Кольцовның «Юл», «Яшь килен зары» шигырьләрен китереп булыр иде. Шулай да алар арасында иң кызыклысы – Заһидә Бурнашева ирекле тәрҗемә икәнлеген билгеләп узган – Пушкинның «Любил я Вас» шигыре:

Сөйдем Сезне. Минем утлы мәхәббәт сүнмәгән, бәлки,

Хәзер дә минем күңелемдәдер яки калыр мәңге.

Сөйдем Сезне өмедсез һәм дә яшьрен сөю белән –

Кайчан курыккан, йә көнләшкән булып, эчтән көю белән.

Сөйдем Сезне, багышлап Сезгә моңлы җырларымны мин, Тырыштым тик чыгармаска эчемнән утларымны мин.

Сихерле, назлы таң ак нурларын сипкәнче һәр төнне

Йомалмый керфегем, ятсам да, йөредем Сезгә сер бирми. Сөйдем, бәлки, сөярмен һәм сөйсеннәр үзгәләр Сезне – Мәхәббәт тәңре алдында бит һәркем чүгәр тезне! З.Бурнашева, нәкъ Тукай кебек үк, Пушкинның мәхәббәт шигырьләрен үз итә.

Күргәнебезчә, шулай ук төгәл тәрҗемә юлыннан китми, ияреп язуны, шигырьне киңәйтүне хуп күрә. Гыйффәт туташның Лермонтовтан файдаланып язган шигырьләре дә, Тукай сайлаган тәрҗемәләр кебек, — мәхәббәтнең өметсезлеккә төшерүе, аның тиңсезлеге, кешенең бары тик якты дөнья белән хушлашканнан соң гына дөньяви мәхәббәттән арына алуы хакында. Әйтик, аның «Ямансу да, күңелсез дә» шигыре Лермонтовның «И скучно, и грустно» әсәреннән этәрелеп китеп иҗат ителгән һәм аның рухын шактый отышлы тудыра; тәрҗемә дип аталмавы да шигырьне икенче телгә төгәл күчереп булмау аркасында гынадыр дип уйлыйм:

Ямансу һәм күңелсез! Юк берәү дә,

Биреп кулны, ачы кайгың сөйләргә.

Теләкләр!.. Ни табыш мәңге теләүдән,

Гомергә зарлы, моң көйләр көйләүдән?!

Үтә яшьлек!.. Сөяргә?!. Әйтче, кемне?

Әлеге өзек Лермонтовта шушы рәвешчә яңгырый:

И скучно, и грустно, и некому руку подать

В минуту душевной невзгоды... Желанья!..

Что пользы напрасно и вечно желать?..

А годы проходят – все лучшие годы...

Ике шагыйрь дә бер үк каләм ияләрен укый, тәрҗемә итә икән, йә аларның зәвыгы бер-берсенекенә туры килә, йә булмаса иҗатын үзенә өлге итеп алганы икенчесенекен тулаем кабул итә, башка әдәбиятларны өйрәнүдә остазына юлкүрсәткеч кебек карый. Шулай да, гомумән алганда, Заһидә Бурнашеваның үз йөзе бар, бер үк русча әсәрләрне кабул итү, аңлауда аерымлыклар да чагымлана. Ике автор башкарган тәрҗемәләрне укыганда, мәсәлән, төрле чикләрдәге ассоциация, күзаллаулар туа.

Рус әдипләре арасыннан мәктәпне Заһидә, үзләштергән белеменә, Тукай иҗатына таянып сайлый һәм кемне кыйбла иткәнен «Минем мәктәбем» шигырендә ап-ачык күрсәтә, һәм Тукайдан нәрсәгә өйрәнүен дә язып уза:

Тукай абый: «Һаман, һаман алга бар, – ди, –

Юлда манигъ күрсәң, тибеп аудар аны,

Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул», – ди.

Күтәрергә куша биек авыр тауны.

Югарыда куштырнаклар эчендә бирелгән юллар Г.Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре» әсәреннән үзгәртеп алынган:

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

Шигырьнең соңгы икеюллыгында З.Бурнашева Тукайның иң якын дусты булган Ф.Әмирханның «Яшьләр» пьесасындагы геройларын искә ала: «Чын көрәшкә чыккан яшьләр – Газиз, Йосыф. / Кул сузалар: «Ятма, – диләр, – куркып, посып».

Үз чорының шактый кызыклы каләм иясе Мәрьям Мөхетдиния «Габдулла Тукаев әдәбияты» мәкаләсендә: «Күп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымындан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр», – дип белдерә һәм хәтта Тукай иҗатларын яхшы белгән Тютчев, Фет кебекләрне генә түгел, остазы һәм тиңдәше күргән Лермонтовны да бер моңда гына иҗат итүчеләр рәтенә кертә, һәм гаять тә кызыклы шушындый нәтиҗә ясый: «Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай тормышның бер генә кылында чиртми». Ә бит Заһидә Бурнашева да хәятның һәр ягын җырлап калырга омтыла.

ХХ гасырда бик күпләр Г.Тукай вафатыннан соң, урынын нәкъ менә Заһидә Бурнашева алыр дип фаразлаган була. Әйтик, Сәхи Рәхмәти «Гыйффәт туташ мәктүбе мөнәсәбәте илә» язмасында: «Киләчәктә Габдулла әфәнде урынын тотачагы өмид ителгән Заһидә туташ», – дип белдерә. Кызганыч ки, остазын югалтуны авыр кичергән, инкыйлабтан соң партия эшенә нык бирелгән, чорның аяусыз изүе аркасында рухи сынган шагыйрә бу өметләрне акламый, үз чоры шигърияте алдына куелган бурычларны үтәгән шикелле, поэзиядән китә. Алга таба аның аз күләмдә язган поэтик әсәрләре дә романтик рухын, тәэсири мөмкинлекләрен, элеккеге хис-кичереш күчешләрен, образлылыгын, Тукай каләменең көченә тиңлеген югалта. Ул инде Тукайны искә алу уңаеннан язылган «Хатирә» мәкаләсе белән генә бер ялтырап ала.

(Дәвамы бар)