Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮТКӘННӘРГӘ ХИСАП ТОТКАНДА

Холкым белән мин шактый ук дуамал, үзсүзле,
дөньяга тәнкыйди карашлы кеше. Үземә кадәр
Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән кешеләргә
карата мин һәрчак дәгъвалы була килдем, эшләреннән
йөз процент разый түгел идем. Инде менә үземнең
башкарган эшләрем өчен җавап тотар көн килеп
җитте. Миңа калса, нидер эшләдем кебек, беркем
дә элеккеге рәисләргә караганда начаррак эшләдең
бит дип әйтмәстер шикелле тоела. Ләкин дүрт ел ул
шактый кыска, бик тиз үтеп тә китә икән. Әле алда
эшләнмәгән эшләрем калды, кызганыч, әгәр икенче
срокка сайланмасам, аларны беркем дә башкармаячак
дигән бер үкенеч күңелне тырный. Иң кызганычы,
минем кешеләргә карата ышанучан, беркайчан да,
беркемнән дә җитәкче булып эшләү тәрбиясе алмаган
булуым, киресенчә, һәрнәрсәне үзем башкарырга, үзем
эшләп чыгарга өйрәнгән кеше булуым нәтиҗәсендә
күп кенә авырлыклар, кыенлыклар кичерергә туры
килә. Шуның аркасында эшкә дә зыян килә, уйлаган, ниятләгән күп кенә планнар
тормышка ашмый кала. Язучылар берлегенең сайтын ачтык. Ләкин интернетның
бөтен мөмкинлекләреннән файдалануга ирешеп булмады. Язучыларның тавышларын
яздырып калу, башкарган эшләребезнең аудио, видео язмаларын эшләү мөмкинлеген
файдалана алмадык. Сайтыбыздагы күп кенә папкалар буш тора. Хәзер гәзит чыгарам
дип тә азапланасы юк, интернетны гына тиешенчә файдаланырга кирәк. Аның аша
бөтен дөньяга чыгу, танылу мөмкинлеге зур. Кызганыч, без әле бу яктан артта калган.
Электрон гәзитләр, китаплар, китап кибетләрен, язучыларның блогларын ачу – барысы
да алда торган дүрт елда башкарылырга тиешле эшләр.
Үткән дүрт елда җәмгыятьтә язучыларга, әдәби иҗатка мөнәсәбәт нык үзгәрде,
начарланды. Һәм ул бүген тагын да начарлануга таба бара. Миңа бу дүрт елда шактый
йөрергә, төрле республикаларда булырга, язучылар белән аралашырга туры килде. Һәм
мин шуны күрдем: язучыларга карата иң хәерхаһлы булган республика – ул безнең
Татарстан. Без моның өчен Президентыбызга зур рәхмәт әйтергә тиешбез. Мин моны
һәр чыгышымда әйтә киләм. Дөрес аңларга кирәк, бу һич кенә дә Президент алдында
яхшатлану түгел, киресенчә, әдәбиятыбызга, язучыларыбызга шундый мөгамәләне
саклап калу өчен тырышу. Бүген безнең хәлдәге язучылар берлеге бер генә җирдә дә юк.
Без элек Башкортстандагы каләмдәшләребез белән ярыша идек. Хәзер мактана алабыз –
алар безгә караганда шактый кыен хәлдә. Ләкин моның белән мактанырга һич тә ярамый,
чөнки бу начар үрнәк иртәгә безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Күршеләребез Чувашстан
язучылары дүрт берлеккә таркалып, дәүләттән бер тиен акча алмыйча, чын мәгънәсендә
иҗтимагый оешмалар булып яшәп яталар. Яшәп дип әйтү дөрес үк тә түгелдер, бәлки.
Марий Элда да яшиләр. Удмуртларда да шул хәл. Якутиядә ике берлеккә таркалып, үзара
уртак тел таба алмыйча яшиләр. Күптән түгел бездә гагаузлар булып китте. Аларда да шул
ук хәл. Безне күреп исләре китеп, дәүләт нәшриятында түләүсез китап чыгаруыбызга,
күпмедер гонорар да алуыбызга көнләшеп киттеләр. Кавказ республикаларында
берлекләр сакланып калган, ләкин дәүләттән финанслану күпкә начар. БДБ илләреннән
141
Казакъстан белән Азәрбайҗанда гына хәлләр ярыйсы. Төрекмән, кыргыз, үзбәк, таҗик
илләрендәге иҗат берлекләрендә, Мәскәүдә дә хәлләр шәптән түгел. Мәскәү, Санкт-
Петербург язучылары инде узган гасыр ахырыннан бирле иҗтимагый оешмалар булып,
взнос һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хисабына көн күрәләр. Үзен СССР Язучылар
берлеге варисы дип санаучы МСПС (Халыкара язучылар берлекләре бергәлеге) белән
башка берлек-оешмалар арасында чирек гасыр инде тарткалаш бара. Бу язучыларга
карата халыкта һәм җитәкчелектә тискәре мөнәсәбәт уята.
Шөкер, китап нәшриятыбыз эшләп тора. Кызганычка каршы, әсәрләребезне
тәрҗемә итеп, дөньяга чыгару, үзенең былтыргы еллык юлламасында Президент Рөстәм
Нургалиевич әйткән интеграция мәсьәләсе әле безнең алда «күтәрелмәгән чирәм»
булып кала бирә. Алдагы дүрт елда бөтен көчне шушы максатка туплау бурычы тора.
Ниһаять, сүздән эшкә күчү вакыты җиткәндер. Бу эшнең планын төзеп, Президентка
мөрәҗәгать итсәк, ул безгә ярдәм итмичә калмастыр дип уйлыйм. Әдәбиятны дөньяга
чыгару — ул республиканы да танытуның бер юлы.
Совет чорында шактый киң алып барылган юнәлеш – халыкара аралашулар.
Башка республикалар, төбәкләр белән алмаш әдәбият-сәнгать көннәре үткәрү. Бу да
Россия халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм шул төбәкләрдә көн итүче
милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүгә хезмәт итә торган үтемле чараларның берсе.
Моның шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасыннан сәләтле
яшьләрне эзләп табуда, аларга әдәбиятка килүдә ярдәм итүдә әһәмияте зур булачак.
Безгә бу юнәлештә дә эшне активлаштырырга кирәк. Башка төбәкләрдә яшәүче
каләмдәшләребез дә бүгенгә кадәр игътибардан читтә калып килде. Бу хатаны танырга
һәм төзәтергә вакыт җиткәндер.
Менә шушы эшләрне киләчәктә башкару кирәклеген искәрткәннән соң, узган дүрт
ел эчендә башкарган эшләребезгә күзәтү ясарга, хисап тотарга күчсәң дә мөмкиндер.
Безнең Уставта Берлекнең төп максаты язучыларга югары сәнгать дәрәҗәсендә
булырлык әдәби әсәрләр иҗат итүдә булышлык күрсәтү дип билгеләнә. Бу максатны
тормышка ашыру өчен төп бурыч – язучының иҗат белән шөгыльләнүе өчен стимул
булдыру, иҗатка кызыксындыру тудыру. Кызганычка каршы, язучы хезмәте өчен
түләү, гонорар бик түбән. Шуңа күрә без язучыга хезмәткә стимул тудыруның иң
үтемле чарасы – ул иҗади конкурс үткәрү дип таптык. Беренче елда ук без Татарстан
Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешеп, авыл
тормышын чагылдырган проза әсәрләренә конкурс игълан иттек. Авыл язмышы —
милләт язмышы да. Шуңа күрә мондый конкурсны үткәрү бик әһәмиятле иде. Беренче
елда конкурс шактый зур теләктәшлек тапты, шактый гына әсәрләр – 8 роман, 26
повесть һәм 34 хикәя язылды. Әлбәттә, конкурста барлык әсәрләр дә җиңүче була
алмый. Һәр жанр буенча өчәр генә җиңүче билгеләнде. Конкурс алга таба да дәвам
итте. Ләкин язучыларда кызыксыну бераз кимеде. Нәтиҗәдә, икенче елда 4 роман, 12
повесть һәм 11 генә хикәя иҗат ителде. Мин үзем бу да начар түгел дип саныйм. Авыл
хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән килешү нигезендә конкурс әле дә дәвам итә.
Безнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән, гомумән, әйбәт
мөнәсәбәттә яшәвебезне ассызыклыйсы килә. Ел саен көзге кыр эшләре вакытында
авылларга, игенчеләр, терлекчеләр янына чыгу Марат Готыф улының турыдан-туры
фатихасы белән эшләнде.
Язучыларыбыз ел әйләнәсендә районнардан кайтып керми. 2014 — Мәдәният
елында да, 2015 — Әдәбият елында да, язучыларыбыз район җитәкчеләренең махсус
чакырулары белән, халык, җәмәгатьчелек белән очрашуларда йөрделәр. Бигрәк тә Арча,
Балтач, Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Баулы, Әлмәт, Саба, Спас, Буа, Кайбыч
районнары башлыкларына язучыларга, әдәбиятка хәерхаһлы мөнәсәбәттә булганнары
өчен рәхмәт әйтәсе килә. Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев хәтта
үзләрендә туып үскән язучыларны җыйнап, Арча районы язучыларының үз якташлык
җәмгыятен төзергә дә батырчылык итте. Без моны хуплыйбыз һәм башка районнарда
да язучыларга шундый мөнәсәбәт булуын телибез.
Язучыларыбызның иҗади активлыгын арттыруга китергән икенче бер конкурс – ул
төрки телле илләр язучылары арасында үткәрелгән М.Кашгарый исемендәге халыкара
хикәяләр конкурсы булды. Монысында да язучыларыбыз актив катнашты. Чаллыда
142
яшәүче каләмдәшебез Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» хикәясе 13 төрки ил әдипләре
арасында икенче урынга чыкты. 2015 елда драматурглар арасында үткәрелгән Халдун
Төнәр исемендәге конкурста да татар язучылары иң активлардан булды. Татарстаннан
барысы 21 драма әсәре җибәрелгән иде. Җиңү генә башка илләр драматургларына
елмайды.
Язучыларыбызның иҗат активлыгын көчәйтү буенча «Казан утлары», «Идел»
журналлары да максатчан эшли. «Казан утлары» журналы редакциясендә кыска бәяннар
конкурсына 29 әсәр килде. Аларның 17се журналда басылып чыкты.
2014 елда Президентыбыз Рөстәм Нургали улыннан күренекле тарихи шәхесләребез
турында романнар иҗат итү өчен махсус заказ алу язучыларны иҗатка тартуда соңгы
30 елда союз тормышында күрелмәгән матур эш булды. Нәтиҗәдә: Айгөл Әхмәтгалиева
— беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Рөстәм
Галиуллин күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол турында романнар яздылар. Ркаил
Зәйдулла — Казан ханлыгының соңгы дин башлыгы Кол Шәриф, Галимҗан Гыйльманов
— бөек татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич һәм Ләис Зөлкарнәй шагыйрь һәм
алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәнд турында роман язу белән мәшгуль. Соңгы өч
язучының эшләре бераз озаккарак сузылды. Алар моны күренекле шәхесләр турында
роман язуның бик авыр эш булуы белән аңлаталар. Роман язучыларга шактый гына
күләмдә гонорар түләнде. Алар бу әсәрләрне быел тәмамлап чыгар дигән өметтә калам.
Бу эшнең шулай озакка сузылуы алга таба да яңа заказлар алуны тоткарлый. Әлеге
романнарны китап итеп бастырып чыгару да, төрле телләргә тәрҗемә иттерү дә бөек
шәхесләребезне дөньяга танытуда зур эш булыр иде.
Берлек Уставында Союзның төп максатларының берсе итеп язучыларның социаль
хәлен кайгырту мәсьәләсе күрсәтелә.
Берлектә 337 язучы исәптә. Шуларның 220се – пенсионерлар. Бу бик зур сан.
Пенсионер икән, димәк, социаль яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Кайчагында безгә бөтенләй
уйламаган, көтмәгән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кызганыч, бүгенге көндә
әдәби фондыбыз юк дип әйтерлек. Дөресрәге – исәпкә бар, санга юк.
2013 елдан без Президент ярдәме белән пенсионерларга ай саен субсидия биреп
барабыз. Беренче ике елда ул берәр мең сум, былтыр азрак булган иде. Быел да былтыргы
күләмдә булачак. Халык язучысы, Халык шагыйре исемен йөрткән язучыларга 10ар
мең сум субсидия бирелә. Шулар өстенә, без ел саен инвалид язучыларга матди ярдәм
күрсәтеп киләбез. Өйләренә барып, хәлләрен белешәбез. Ел саен Өлкәннәр көнендә
пенсионерларны җыеп, чәй мәҗлесе үткәрәбез. Сигезенче мартта хатын-кызларыбыз
өчен чәй мәҗлесе үткәрү гадәткә керде. Ураза тоткан каләмдәшләребез өчен ифтар
ашы үткәрдек. Корбан бәйрәмендә корбан ите өләштек. Төркиянең Казандагы
консуллыгы белән берлектә төрек телендә белем бирүче мәктәп укучылары үткәргән
ярминкәдән кергән акчага инвалид язучыларыбызга пакетлар алып тараттык. 2013 елда
30 язучыбызга, калган елларда да, аерым гариза белән мөрәҗәгать иткән язучыларга
матди ярдәм күрсәтелде.
Язучыларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырыла. Без моның
өчен хөкүмәтебезгә, Мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтәбез. Соңгы дүрт елда
70тән артык язучыбыз — «Васильево» шифаханәсендә, 30лап каләм әһеле «Бәкер»
шифаханәсендә дәваланды һәм иҗат белән шөгыльләнде.
Соңгы дүрт елда 29 язучыбыз безнең арадан китте. Соңгы елларда берничә тапкыр
татар зиратына барып каберләрне чистарттык, өмәләр үткәрдек. Алдагы елларда
традициягә кергән изге эшне, каберләргә таш һәм һәйкәлләр куюны дәвам иттердек.
Әхсән Баян, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Гадел, Адлер Тимергалин, Госман Садә, Рөстәм
Мингалим, Миргазиян Юныс, Дания Гыймранова, Владимир Корчагин, Флүс Латыйфи
каберләренә ташлар куйдырдык.
Язучыларыбызга ел саен Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан
әдәби премияләр бирелә. Ел саен берәр язучыга 50 мең сум күләмендә – Гаяз Исхакый,
30ар мең сум күләмендә – Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш
исемендәге премияләр бирелә, 2015 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең
күләме 50 мең сум булды. Болардан тыш «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең
«Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан инде ун ел буена бирелеп килә торган
Р А Ф И С К О Р Б А Н О В
143
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиябез бар. Ел саен 30ар мең сум күләмендә өч
төп премия, 10ар мең сумлык өч кызыксындыру премиясе һәм гуманитар югары уку
йортларында укучы 10 студентка стипендияләр бирелә. Былтыр премияләрнең күләме
50 мең сумга кадәр күтәрелде. Язучыларыбызга күрсәтелгән мондый ярдәм өчен, шулай
ук ел саен чыгарып килә торган китаплары өчен «Татнефть», аның «Рухият» фонды
җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Болардан тыш Шәйхи Маннур
исемендәге премия өчен — Мамадыш, Гамил Афзал исемендәге премия өчен Актаныш
районнары җитәкчеләренә рәхмәтләребез зур.
Соңгы дүрт елда дүрт язучыбыз – Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Клара
Булатова, Газинур Морат республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек булды. Фоат Садриевка, Нәбирә Гыйматдиновага — «Татарстанның
халык язучысы», Зиннур Мансуровка, Лена Шагыйрьҗанга — «Татарстанның халык
шагыйре» исемнәре бирелде.
Халыкара масштабтагы премияләргә дә тукталып үтәргә кирәк.
2000 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм
Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган Г.Державин премиясенең рус телле
язучыларыбызның иҗатын стимуллаштыруда әһәмияте зур. 2010 елдан бирле Россия
Әдәби фондының да бүләге булып саналган бу премия быелдан үзенең статусын
үзгәртә. Ул ике министрлык – Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Юстиция
министрлыкларының һәм Россия Әдәби фондының премиясенә әверелә. Премиянең
матди фонды да ике йөзәр меңгә җитәчәк.
Мин бүген 2015 елда «Литературная газета»ның ел саен бирелә торган, «Золотой
Дельвиг» премиясе лауреаты булуга ирешкән Ренат Харисны да котлыйм!
Менә инде өченче ел рәттән безнең яшь шагыйрәләребез Россия-Италия «Белла»
үзәгенең «Косание Казани» номинациясендә «Белла» халыкара шигъри премиясенә
лаек булып киләләр. 2014 елда бу премияне Луиза Янсуар алган иде, былтыр бәхет
Чаллыдан Лилия Гыйбадуллинага (Сираева) елмайды. Ә быел «Белла» премиясенә
Йолдыз Миңнуллина лаек булды.
Ике корылтай арасында Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә
дүрт яшь язучыбызның лаек булуын да билгеләп үтәсе килә. Бу олы бүләк 2013 елда
Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ленар Шәехка, 2015 елда Рөстәм Галиуллин белән Луиза
Янсуарга бирелде. Яшь каләмдәшләребезне котлыйбыз, аларга алга таба да иҗатта
зур уңышлар теләп калабыз!
Сүзебез акрынлап яшьләребез иҗатына кереп бара. Яшьләр белән эшләү, яшь
алмаш тәрбияләү — Язучылар берлегенең төп һәм максатчан алып бара торган
эш юнәлешләренең берсе. Яшьләр – берлекнең өмете һәм киләчәге. Былтыр мин
Берлектә яше 35кә җитмәгән 35 язучы бар дип санап йөри идем, быел исә аларның
исәбе 20гә генә калган. Бер ел эчендә унбиш яшь язучыбыз 35нең теге ягына чыккан.
Ә бит соңгы дүрт елда берлеккә кабул ителгән 43 язучының 16сы – яшьләр. Әйе,
сафларыбыз картаюга бара. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә игътибарны тагы да
арттырасы, көчәйтәсе бар! Югыйсә, нәрсәдер эшләргә дә тырышабыз кебек. 2013 елның
7-8 ноябрендә Башкортстан Язучылар берлеге белән бергә яшь язучылар семинары
уздырдык. Башкортстаннан — биш башкорт һәм биш татар, Татарстаннан шулай ук биш
яшь язучының иҗаты тикшерелде. Берничә яшь язучыбызга китапларын бастырып
чыгару өчен юллама бирдек. 2014 елда үткәрелгән Республика иҗат берләшмәләре
җитәкчеләре семинары да яшь иҗатчыларны барлау, аларга ярдәм итүдә эзсез узмады.
Бу семинарлар нәтиҗәсендә Римма Шәехова, Людмила Аланлы, Лениза Вәлиева, Фидаил
Мәҗитов, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев кебек яшь язучылар
берлегебез сафларын ишәйтте.
Яшьләрне берлеккә алу гына аз, аларның иҗатын пропагандалау, халыкка, дөньяга
таныту буенча да максатчан эш алып барыла. Казан шәһәре мэриясе, аның мәдәният
үзәге ярдәмендә, «Аксёновфест — 2015» фестивале кысаларында 22 яшь шагыйребезнең
әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, «Антология современной татарской поэзии» дигән
исем белән Мәскәүдә бастырып чыгаруга ирештек. Менә дүрт ел инде Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәктәп укучыларының иҗади
сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатында «Илһам» конкурсы оештырыла. Конкурста
Ү Т К Ә Н Н Ә Р Г Ә Х И С А П Т О Т К А Н Д А
144
ел саен меңгә якын бала катнаша. Быел исә аларның саны өч меңгә якынлашты. Иң
яхшы дип табылган әсәрләр аерым китап итеп чыгарыла. Конкурска йомгак ясау
Г.Тукайның туган көне алдыннан Камал театрында, «Пирамида» мәдәни күңел ачу
үзәгендә үткәрелде.
Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырылган «Иделем
акчарлагы» конкурсының да яшь талантларны ачуда әһәмияте зур. Былтыр ул 15нче
тапкыр уздырылды. Соңгы елларда Берлеккә кабул ителгән яшьләребезнең күбесе
шушы бәйгедә катнашып каләм чарладылар. Былтыр «Иделем акчарлагы» конкурсында
Гран-при алган Алмаз Мансуровка күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
таныклыгы тапшырылды.
Яшьләр белән эшләү җәһәтеннән былтыр Габдулла Тукайның туган көне алдыннан
үткәрелгән Халыкара төрки яшь язучылар фестиваленең әһәмияте гаять зур. Бу
форумда Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Төркиядән, җәмгысе 14 илдән
22 яшь язучы катнашты. Алар остаханәләрдә, семинарларда үзара фикер алышты,
тәҗрибәле язучыларның киңәшләрен ишетте, үзара аралашты һәм дуслык элемтәләре
урнаштырды.
Бу урында мин Берлегебезгә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез
арасыннан язучыларыбызның бөтенләй диярлек килмәвен әйтеп үтәргә тиешмендер.
Соңгы дүрт елда без Берлеккә Башкортстаннан Рифкать Рысаев белән Хисаметдин
Исмәгыйлевне, Казакъстанда яшәүче кардәшебез Равил Гозәеровны гына кабул иттек.
Алар да инде яшьләре 60ның аргы ягына чыккан абзыйлар. Дөрес, Башкортстанда
яшәүче татар егетләренең иҗаты белән уртак семинарыбызда таныштык. Ләкин алар
безнең Берлеккә түгел, ә Башкортстан Язучылар берлегенә керүне хуп күрделәр кебек.
Эстәрлетамакта Вәрис Акбашев атлы бер егетнең матур гына әсәрләр иҗат итүен
беләбез. Без бүген чит төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребез белән тиешенчә эшләп
бетермибез дә бугай. Алар белән системалы, планлы рәвештә аралашу юк. Иҗатларына
тиешле бәя бирелми, кимчелекләрен күрсәтеп, ярдәм итәсе иде бит. Алдагы елларда
бу эшне башларга кирәк, быелгы көздә үк чит төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребезне
Казанга җыеп, иҗади остаханә үткәрүне планга кертергә кирәк дип уйлыйм. Монда
читтәге яшьләрне берлеккә тарту, китапларын чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк.
Шул ук вакытта Язучылар берлегенең иҗади элемтәләр урнаштыру, чит төбәкләр
һәм илләрдәге коллегалары белән хезмәттәшлекне активлаштыруга омтылуын
билгеләп үтәргә кирәк. Моның бер юнәлеше фестивальләр булса, икенче юнәлеше –
тәрҗемә китаплары чыгару. Былтыр шулай ук дөньяның 22 иленнән 100ләп шагыйрь
катнашында үткән ХI Төрки шагыйрьләр фестивале игътибарга лаек. Моның ише зур
форумнар Советлар Союзы таркалганнан соң әле беренче тапкыр үткәрелде булса кирәк.
Гомумән, соңгы дүрт елда кардәш әдәбиятлар арасында 25-30 ел буе өзелеп торган
элемтәләрнең кабат урнаша башлавын билгеләп үтәр идем. Азәрбайҗан, Казакъстан,
Башкортстан язучылар берлекләренең 80 еллык юбилейларына чакырылуыбыз,
Башкортстан, Чувашстанда яшәүче каләмдәшләребез белән аралашуларның ешаюы,
уртак семинарлар, фестивальләр шуның дәлиле. Төркия Язучылар берлеге һәм Евразия
Язучылар берлеге арасында элемтәләр матур гына башланып киткән иде. Кызганыч,
дәүләтләр арасында килеп чыккан киеренкелек безнең элемтәләргә бераз киртә салды.
Ләкин моның уртак килешүләргә, әдәби элемтәләргә зыяны тимәс дип ышанасы
килә. «Тюрксой», Төркиянең Казандагы консуллыгы белән эшчәнлек дәвам итәр дип
өметләник.
Азәрбайҗаннан тарихчы-язучы Юныс Угыз белән очрашу да төрки әдипләребез
арасындагы элемтәләрнең ныгый баруына бер дәлил. Бу очрашуда шулай ук азәрбайҗан
шагыйре Әкбәр Гошалы катнашты һәм ул яшь шагыйрьләребезнең шигырьләрен
азәрбайҗан теленә тәрҗемә итеп, Бакуда бастырып чыгару турында килешү төзеде.
Тукаебызның туган көне алдыннан бу китапны күрү бәхетенә ирештек. Габдулла
Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә итеп, китабын
Төркиядә бастырып чыгару турында «Ауразия» Язучылар берлеге рәисе, «ВЕNGU»
нәшрияты башлыгы Якуб Өмәруглы һәм «Кардәш каләмнәр» журналының баш
мөхәррире, шагыйрь Али Акбаш белән килешү төзелгән иде. Бу китап та Тукайның туган
көненә безгә килеп иреште. Шулай ук «Кардәш каләмнәр» журналының апрель саны
Р А Ф И С К О Р Б А Н О В
145
тулысы белән Тукайга багышланды. Бу санны әзерләүдә төрек дустыбыз Фатих Кутлу
зур хезмәт куйды. Аңа рәхмәтләребез зурдан. Фатих, гомумән, татар язучыларының
әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә китап итеп бастырып чыгару буенча
зур эш башкара. Аның тәрҗемәсендә 6-7 китап дөнья күрде инде. Хәзер ул Аяз
Гыйләҗевнең «Балта кем кулында»сын тәрҗемә итү белән мәшгуль.
Язучыларыбызның казакъ теленә тәрҗемә ителгән хикәяләр китабы моннан 37 ел
элек Лирон Хәмидуллин тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән булган. Былтыр казакъ
дусларыбыз белән килешү нигезендә 36 татар прозаигының хикәяләре Алматыда
казакъ телендә «Татар әңгәмәләре» дип аталган китап булып басылып чыкты. Калмык
шагыйре Эрдни Эльдышев Тукай шигырьләрен калмык теленә тәрҗемә итеп җибәрде.
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Сайлыкма Комбу тәрҗемәсендә Тывада, Валери
Тургай тәрҗемәсендә Чабаксарда, балкар шагыйрьләре тәрҗемәсендә Нальчикта
басылды. 2013 елда Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 123 татар
шагыйренең шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә итте, нәтиҗәдә «Тутар поэзиясе
кашале» дигән җыентык дөнья күрде. Былтыр шулай ук Юрий Семендер тәрҗемәсендә
Җәүдәт Сөләйманның шигырьләре чуваш телендә һәм үз егетләребез тәрҗемәсендә
рус телендә аерым китаплар булып басылды.
Без дә төрки кардәшләребез алдында бурычлы булып калмадык. Дүрт ел эчендә
кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Повестьлар»ы, авар шагыйре Рәсүл Гамзатов,
балкар Муталип Беппаев, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, казакъ
әдәбиятына нигез салучыларның берсе Магҗан Җомабаев, казакъ шагыйрьләре
Нурлан Оразалин, Галим Җайлыбай, авар шагыйре Могамед Ахметовның (безнеңчә
Мөхәммәт Әхмәтов) китаплары, карачай-балкар шагыйрьләренең «Мәңгелек тау
илендә» дип аталган күмәк җыентыгы татар телендә дөнья күрде. Татарстан китап
нәшрияты Башкортстан китап нәшрияты белән килешү нигезендә 1994 елдан бирле
ике халык язучыларының алмаш китапларын чыгара. Бу елларда нәшрият шулай ук
үзбәк шагыйре Чулпанның, кыргыз Омар Солтановның китапларын татарчага тәрҗемә
иттереп чыгарды. Татарстан хөкүмәтенең махсус карары нигезендә Россия халыклары
әдәбиятыннан берничә язучының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттек һәм китапларын
чыгардык. Алар арасында Кайсын Кулиев, Валерий Тургай, Егор Загребин, Вячеслав
Ар-Серги, Гавриил Державин, Максим Горький һәм якут язучысы Василий Яковлев
(Далан) әсәрләре бар.
Лилия Газизова, Наил Ишмөхәммәтов, Ихтияр Гаязов, Алёна Кәримовалар Мәскәүдә,
Молдовада, Эстониядә, Франциядә, Бельгиядә үткәрелгән тәрҗемәчеләр форумнарында
катнаштылар. Лилия Газизованың «Окно в сад» дигән китабы Румыниядә румын
телендә, Польшада поляк телендә басылып чыкты.
Без Мәскәү, андагы төрле берлекләр белән дә элемтәдә торырга тырышабыз.
«Антология современной татарской поэзии» җыентыгын тулысынча Мәскәү
шагыйрьләре тәрҗемә итте. «Державин» премиясенең бер номинациясен Россия
Әдәби фонды тапшыра. 60тан артык язучыбыз – Россия Язучылары берлегенең
(Союз Российских писателей) әгъзалары. «Литературная газета»ның баш мөхәррире
(президенты) Юрий Поляков ике ел элек Казанда булып, безнең белән очрашты,
Россиядәге әдәби процесс хакында үзенең карашын бәян итте, фикерләре белән
уртаклашты. Гомумән, Россия язучылар оешмалары җитәкчеләре бездән көнләшеп, безгә
кызыгып яши һәм элемтәдә булырга тырыша. Безнең Берлек Язучылар берлекләренең
халыкара берләшмәсе (МСПС) әгъзасы булып тора. Мин шул берләшмәнең башкарма
комитеты әгъзасы. Кызганычка каршы, Мәскәүдә язучыларның бер иш даирәләре
арасында МСПСка карата тискәре мөнәсәбәт яши. Бу Мәскәүдә Переверзин чыгара
торган «Литературная Россия» һәм Поляков чыгара торган «Литературная газета»
басмаларының бер-берсенә мөнәсәбәтендә бик яхшы күренә. Россиядә язучыларга,
язучы хезмәтенә тискәре караш яши. Һәм бу карашның уңай якка үзгәрмәве дә бик
мөмкин. Соңгы вакытларда булган кайбер вакыйгалар шуны күрсәтә. Ике ай элек кенә
МСПС бинасы тирәсендә җәнҗаллар кубу — шуның бер мисалы.
Без үз ягыбыздан рус язучыларына, үзебездәгеләрне әйтеп тә тормыйм, Россиянең
күренекле язучыларына карата ихтирамлы мөнәсәбәттә яшибез. Ел саен Г.Державин,
А.Пушкин, В.Хлебников, М.Цветаева, С.Аксёнов, Н.Лобачевский фестивальләрен һәм
Ү Т К Ә Н Н Ә Р Г Ә Х И С А П Т О Т К А Н Д А
146
укуларын үткәреп торабыз. М.Лермонтовның юбилеен билгеләп үттек, В.Высоцкийның
туган көнен үткәрүдә катнашабыз, Л.Гумилёвның туган көнен һәйкәленә чәчәкләр
салып билгеләп үтәбез. Чистай музей-тыюлыгы үткәргән әдәби форумнар безнең
язучылардан башка узмый. Аксаков, Солженицын юбилейларын зурлап үткәрергә
җыенып йөрибез. Үзебезнең рус телле язучыларыбыз да игътибардан читтә калмый.
Бүген Берлектә 70ләп рус телендә язучы бар. Алар башкалар кебек үк барлык
мөмкинлекләрдән файдалана.
Берлегебезнең узган ХVII корылтаеннан соң без заманча төзекләндерелгән,
җиһазланган бинада эшли башладык. Иң әүвәл аппаратта эшләүче һәр хезмәткәрне
компьютерлы итү бурычын куйдык. Безгә бу эштә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек
министры Марат Готыф улы Әхмәтов ярдәм итте. Ул биргән 200 мең сум акчага һәр
хезмәткәр өчен персональ компьютер сатып алдык, принтерлар, ксерокслар, ноутбуклар,
фотоаппарат һәм башка кирәк-яраклар юнәттек. Интернетта үз сайтыбызны ачтык.
Элек секретарь, машинистка һәм бухгалтерия хезмәткәрләре генә компьютерда
эшләсә, ярты ел эчендә аппараттагы һәркем компьютер белән эш итә, интернетка керә
белә башлады. Үзебезнең матбугат үзәген ачтык. Тик бер проблема бар, шушы көнгә
хәтле матбугат үзәгендә күзен йомып та эшли белә торган журналист таба алмыйча
интегәбез. 10 кеше алмаштырдык, рәтлесен таба алган юк. Тормыш дүрт ел эчендә
шулкадәр нык үзгәрде, әгәр без интернетны тиешенчә файдаланырга өйрәнмәсәк,
тагын бер-ике елдан заманнан тәмам артта калачакбыз. «Электрон китап», «Интернет
кибет» дип сөйләгәндә, без надан һәм кыргый затлар булып калачакбыз. Бәябез иске
бер тиен булачак.
Яңа бинага күчкәч, безгә «Таиф» җәмгыяте зур ярдәм күрсәтте, коридорларга,
бүлмәләргә җәелгән келәмнәр – шушы компания җитәкчесе Альберт Кашаф улы
Шиһабетдиновның бүләге.
Яңа бинабызда музей оештыра башладык. Моның өчен дә, әлбәттә, акча кирәк иде.
Һәм безгә эшне башлап җибәрү өчен «Рухият» рухи яңарыш фонды җитәкчесе Рөстәм
Нәбиулла улы Мөхәммәдиев ярдәм кулын сузды.
Яңа бинага күчкәч, безнең эшчәнлегебезнең канәгатьләндерә торган бер ягы
шул булды, һәм бу эш безнең халык, җәмәгатьчелек арасында күпмедер дәрәҗәдә
абруебызны күтәреп җибәрде, ул да булса – Тукай клубы. Без дүрт ел эчендә клубыбызда
йөз егермедән артык кичә үткәрдек. Язучыларыбызның юбилей кичәләре, туган
көннәре, китап тәкъдим итүләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, семинарлар,
фестивальләр, һәртөрле форумнар... Мин аларны исемләп санап тормыйм. Алар
язучыларның күз алдында, аларның катнашында үтте. Һәр атнаның җомгасында нинди
дә булса әдәби-музыкаль кичә үткәрү ул хәзер традиция генә түгел, эш нормасына
әверелде. Кичәләр өчен, аз булса да, махсус акча алуга ирештек. Кичәләр халык,
әдәбият сөючеләр, җәмәгатьчелек арасында зур популярлык казанды. Безне шунысы
канәгатьләндерми: классик әдипләребезнең, милләтебезнең бөек шәхесләренең дә
олы юбилейлары бары тик шушы клубта гына үткәрелә башлады. Ә бит андый зур
кичәләрне, алдагы еллардагы кебек, Камал, Тинчурин, Җәлил театрлары, Филармония
кебек зур залларда, күп аудитория җыеп үткәргәндә начар булмас иде, бу чараларның
әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте зур булуын онытырга ярамый. Бу мәсьәләне мин
Президент алдында да күтәреп карадым. Кызганыч. Безнең хәтта Җәлил юбилее да
Тукай клубы масштабында гына үтте. Фатих Әмирхан, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан,
Фатих Кәрим... Саный китсәң, шактыйга җыела. Болар бит татар милләтен бар итүче,
татар милләтен, халкын дөньяга танытучы татар әдәбияты корифейлары. Ә бит күп
акча да кирәкми.
Ике корылтай арасындагы эшчәнлегебезгә йомгак ясаганда, шулай ук күңелдә
канәгатьсезлек тойгысы калдырган берничә җитешсезлек бар. Без «Татарстан — Яңа
гасыр» телевидениесе (ТНВ) белән эшчәнлегебезне уртак тел табып оештыра алмадык.
Анда бүген кайбер үзгәрешләр бара, язучыларга карата да мөнәсәбәт уңай якка үзгәрер
дип өметләник. «Татмедиа» агентлыгы белән дә шул ук хәл. Кызганычка каршы,
соңгы елларда әдәби басмалардан кала матбугаттан, радио-телевидениедән язучылар
читләштерелде. Алар үзләренә якын җибәрмиләр, язмаларыбызны басмыйлар,
язучылар белән махсус әңгәмәләр,«түгәрәк өстәл»ләр оештырмыйлар, фикерләрне
Р А Ф И С К О Р Б А Н О В
147
ишетергә теләмиләр. Радио-телевидениедә чиле-пешле яза торган, телне аннан-
моннан гына белгән, сәясәттән читтә торган журналистлар армиясе барлыкка килде.
Бигрәк тә төрледән-төрле радиостанцияләрдә хәл аяныч. Россиядә, дөньяда гаять җитди
сөйләшүләргә азык булырлык вакыйгалар бара. Ләкин телевидение бу хәлләргә карата
язучының мөнәсәбәтен халыкка, телевизор караучыларга җиткерү турында уйлаудан
ерак тора. Шәхсән үзем эшли башлагач ук, шундый тапшырулар кирәклеге хакында
телевидение җитәкчелегенә дә, «Татмедиа» җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итеп карасам
да, минем сүземә игътибар бирүче табылмады.
Матбугатта басылган язмалар һәм әдәби әсәрләр өчен түләү, гонорар мәсьәләсе дә
һаман хәл ителмичә кала бирә.
Вахит Имамов килгәннән соң, «Мәдәни җомга» гәзите дә язучылар берлеге
эшчәнлеген яктыртып барудан читләште.
Шулай да чыгышымны мондый төшенке тонда тәмамлыйсым килми. Чөнки үткән
дүрт ел эчендә зур залларда юбилей кичәләре үткәрү бәхете дүрт-биш язучыбызга гына
елмайса да, без 2013 елда Әлмәт Татар дәүләт драма театры бинасында Әлмәт Язучылар
бүлегенең 60 еллык юбилеен, 2015 елда Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда
Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллыгын һәм 2014 елда «Корстон» комплексында
Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгын, төрле кыйтгалардан килгән кунаклар
катнашында, зурлап билгеләп үттек. Бу мөмкинлекләрне тудырган өчен без, әлбәттә,
Президентыбызга, хөкүмәтебезгә зур рәхмәтле.
Чыгышымның ахырында минем Татарстан Язучылар берлеге белән кулга кул
тотышып, иңгә иң куешып дигәндәй эшләгән оешмаларга, кешеләргә рәхмәт сүзләре
җиткерәсем килә. Иң элек Татарстан Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт, безне гел
күз уңында тотып, ярдәм итеп, эшчәнлегебезне алып баруда хәтта җитәкче рольне
үз кулларына алган өчен. Икенче зур рәхмәтебез «Татнефть» ачык акционерлык
җәмгыятенә, аның Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев җитәкләгән «Рухият»
рухи яңарыш фондына, аның эшләрен алып баручы Флёра Әбелмәгъдан кызы
Шәйхетдиновага. ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры
Энгель Нәвап улы Фәттаховка рәхмәт. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек
министрлыгына, ТР Премьер-министры урынбасары, министр Марат Готыф улы
Әхмәтовка. Бик зур рәхмәтләребез Татарстан китап нәшриятына, аның тәҗрибәле
мөхәррирләренә, корректорларына, барлык хезмәткәрләренә. Зур рәхмәтләребез Казан
федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты
директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдиновка. Шулай ук Галиҗан Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенә, Ким Мөгаллим улы
Миңнуллинга, Татарстан Фәннәр академиясенә, Татарстан Милли китапханәсенә
рәхмәтләребез чиксез.
Бу оешмалар, бу халык белән безнең эшчәнлегебез тыгыз бәйләнгән. Алар безгә
кирәк булган кебек, язучылардан башка аларның эшчәнлеген дә күз алдына китерүе
кыен. Шуңа күрә, Наҗар Нәҗми җырындагыча, «Бер-беребезгә без кирәкбез икән,
юкка түгел, юкка түгелдер». Бездән башка әле дөнья бармый. Димәк, дөнья әле язучы
сүзенә мохтаҗ.