Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамыр җәйдек туган туфракка         

Безнең буын

Без хәрефләр танып өйрәнгәнче,

Тормыш безне эшкә өйрәтте.

Сугыш елларында үскәнгәдер,

Без – куркусыз, батыр йөрәкле.

 

Аударылган тирәк тамырыдай,

Тал чыбыктай үстек як-якта.

Мәңге аумас, мәңге корымас булып,

Тамыр җәйдек туган туфракка.

 

Көзге кырда уҗым булып шыттык,

Язгы кырда буйга үрләдек.

Кайгыларны эшкә җигә белдек

Җиңә белдек, җиңелә белмәдек.

 

Аты бетсә, үгезләрен җиктек,

Камытын да кидек муенга.

Корабльдә Галәм иңләргә дә,

Насыйп булды безнең буынга.

 

 

АВЫЛ ҺАМАН ШУЛАЙ

Авыл һаман икмәк, катык ашый...

Ир кендеге җиргә береккән...

Ямьле яздан сары көзгә чаклы

Гел басуда... Эшләп күнеккән.

 

Ал таңнарга карап, ак өметтә

Авыл агай һаман уйлана...

Җиргә хуҗа булып, теләгәнчә

Яшәү насыйпмы соң дөньяда?!

 

Авыл һаман икмәк-катык ашар,

Чәй кайнатыр чишмә суыннан...

Бал кортлары таңнан кичкә кадәр

Нектар ташыр басу-болыннан.

 

Авыл һаман матур төшләр күреп

Таң нурлары белән уяна.

Пакъ күңелдән ак өметтә яшәп,

Якты киләчәген уйлана.

 

Авыл һаман икмәк-катык ашый.

Шулай яши элек-электән...

Ил язмышы – ир һәм җир язмышы

Тир, кан белән бергә береккән.

 

       ПАРСЫЗЛАР

Ярын җуйган Адәм яшь яр табар,

Парын җуйган кошка – һәлакәт.

Адәм баласын да, кошларны да

Утка-суга сала мәхәббәт.

 

Сандугачлар ялгыз яши алмый,

Тугры кала мәрхүм ярына;

Йә таш ярга төшеп бәрелә ул,

Йә йөрәге шартлап ярыла.

 

Тормыш кыенлыгын яра-таптый

Мин яшәүгә сусап яшимен.

Яшен уты бәреп юлга төшкән,

Чуер ташка калган кеше мин.

 

        ЯШӘҮЧЕ КӨЧ

Иген игеп, маллар көтеп була,

Бизеп була җырдан, шигырьдән.

Иң яманы: сөю-мәхәббәттә

Тиң яр тапмый  китү бу җирдән.

 

Акылыңны чуалтырга була,

Уйлап йөрсәң төн дә, көндез дә...

Гашыйк җанны үтерергә мөмкин

"Сине сөймим" дигән бер сүздә.

 

Туң котыпка илтеп япсалар да,

Яшәүдә зур мәгънә бар – беләм...

Сөрген-каторганы кичеп була,

Яшәгәндә сөйгән яр белән.

 

Жәяү генә кайтып килешем

Туган якта үскән әремнәр дә,

Мине сагынып, көтеп торганнар.

Мишә болыныннан яулык болгый

Сөт болыты кебек томаннар.

 

Яшь чыршылар ымсындыра мине.

Ошаганнар сөйгән ярыма.

Яшь куаклар энеләрем булып

Шинель итәгемә сарыла.

 

Тигез сафка басып, солдатларча

Яшь наратлар чыга каршыма.

Генералдай өлкән нарат кала,

Олы кулын куеп кашына.

 

Миләшләрем суза тәлгәшләрен,

Гөлҗимешләр – татлы җимешен.

Сандугачлар моңын тыңлый-тыңлый,

Жәяү генә кайтып килешем.

 

Балаларча ятып аунар өчен

Кочак ачкан таныш аланым.

Ерак илләр гизгән ир булсам да,

Туган туфрак өчен бала мин.

 

ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ            

                    (Р.Рәхимовка)

Үсмәсен дип, алмагачның

Тамырын чабып була;

Сайрамасын дип, кошчыкны

Читлеккә ябып була.

Язмасын дип, шагыйрьләргә

Ялалар ягып була;

Салларга бәйләп агызып,

Утларга салып була.

Мәсхәрәгә түзеп була,

Сөйгәнеңне сөйсәләр,

Дуэльгә чакырып була,

"Син - дошманым", дисәләр...

Яралардан үлеп була

Туган туфракка ятып,

Дошманыңның маңгаена

Соңгы пуляны атып...

...Ничә киссәң дә, үсәләр...

Талларны була кисеп...

Мишә буйларында йөрдем

Шагыйрь дус искә төшеп.

Бары да була... тик шагыйрьне

Булмый кабат терелтеп...

Фанилыктан бакыйлыкка

Китте гомере үтеп.