Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сәфәрләр, очрашулар, тәэсирләр...

13 апрельдә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, аның
урынбасары Рамил Ханнанов, бүлек мөхәррире Фәнил Гыйләҗев һәм журналның апрель
санында басылган «Бибимәмдүдә» бәянының авторы, язучы Марат Әмирханов Балтач
районының Салавыч һәм Югары Субаш авылы мәктәпләрендә очрашуларда булды, район
башлыгы Рамил Нотфуллин белән күреште. Алар шулай ук Сасна Пүчинкәсенә барып,
Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберен зиярәт кылып кайтты.

Фәнил Гыйләҗев

Бибимәмдүдә абыстайны
зиярәт итәргә баргач

Юл читендә көчек калды күз атып,
Аһ, шул көчек куйды җанны кузгатып!
Шул көчектәй калган нәни Апуш та
Әнкәсенең җеназасын озатып.
Тау башыннан чишмә чыккан ургылып,
Юл ташлары калган җандай убылып.
Нәни Апуш шул урамнан узгандыр,
Җил-суыктан тәпиләрен туңдырып.
Кул сузымы Сасна – Субаш арасы,
Бүлеп тора бары Күшет елгасы.
Шул елгага тамгандыр ла Тукайның
Иң әүвәлге ачы шигъри күз яше.
Башны идек, дога кылдык бу көндә
Олуг шагыйрь әнкәсенең кабрендә:
«Аллаһ разый булсын синнән мәңгегә,
И, пәйгамбәр әнкәседәй Мәмдүдә!»
Сасна Пүчинкәсе,
13 апрель, 2016 ел.