Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рухи мирасыбыз һәрчак юлдаш булсын!

ү

Халкыбызның озын-озак үткән юлы, данлы да, фаҗигале дә тарихы бар. Ул моннан күп гасырлар элек үк Евразия киңлекләрендә төрле  дәүләтләр төзегән-тоткан, аларны югалткан, дөньяга үзенең сүзен ишеттергән, барлыгын таныткан, башка кавемнәргә дә көчле йогынты ясаган. Әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе, яшәеше, эчке дөньясы меңәрләгән мәкаль-әйтемнәрдә, бәет-дастаннарда, күңелләрне тетрәндерерлек һәм җилкендерерлек җыр-моңнарда, әдип-шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрендә, газиз татар телебездә, географик атамаларда теркәлеп калган. Бу рухи кыйммәтләрне белү, аларны зиһенебез хәзинәсе, тереклегебез юлдашы итү безне әби-бабаларыбызның рухы белән якынайта, буыннар дәвамчанлыгын, бәйләнешен тәэмин итә, милли бөтенлегебезне, барлыгыбызны яшәтә. Мондый глобальләшү интернет заманында аеруча мөһим.

Һәр адәм баласы, кем булуына карамастан, иң беренче чиратта үзенең холкы-фигыле, шәхси йөзе белән кызыклы. Һәрберебез дә бертөрле булсак, дөньяның яме, мәгънәсе бетәр иде. Милләтләр белән дә шундый ук хәл. Миңа, мәсәлән, Кавказ халыклары җыр-биюне, туган телләрен яратулары, үз тарихларын белүләре, милли горурлыкларын саклаулары белән кыйммәт. Күкрәк тавышы белән киң далаларны яңгыратып җырлауда, сүз-моңның бөтен нечкәлекләрен, кадерен тоеп эш иткән чичәнлектә казакъ кардәшләребезгә тиңләшерлек кавемнәрне бик белмим. Шунысы гыйбрәтле: үз-үзләрен хөрмәтләгән, милли менталитетларын саклаган, күп гасырлык традицияләрен дәвам иткән халыкларның башка милләтләргә карата да күңелләре киң һәм мөнәсәбәтләре дустанә, инсани.

Бүтән кавемнәрнеке кебек, татарның да үз милли идеясе, милли кодексы бар. Ул бер дә катлаулы түгел, бик гади: тарихны, рухи мирасыбызны белү, элеккеге буыннардан килгән традицияләргә,  иман-әхлакка тугры калу, туган җиреңне, туган табигатеңне, Идел-йортны ярату, башка кавем-илләргә ихтирами мөнәсәбәт. Төрле объектив-субъектив сәбәпләр аркасында, күп гасырлар дәвамында, халкыбыз шактый таралган, сибелгән: Мисырда мәмлүк дәүләте төзүдә дә катнашкан, Польша-Литваны да саклаган, Питер шәһәренең нигезенә дә меңәрләгән корбан биргән, Днепрогэсны да корышкан, Донбасс, Кузбасс, Караганда шахталарында күмер дә чапкан, чирәм җирләрне дә үзләштергән, Сахалиннарда балык та тоткан, Скандинавия, Америка, Австралия тарафларына да барып чыккан. Без болар белән еш кына мактанып та, хәтта масаеп та куябыз. Әмма тарихи чынбарлык шуны күрсәтә: үз халкының тарихи, төп  яшәү урыныннан аерылып, читкә киткән, диаспорага әверелгән адәм балалары, кагыйдә буларак, иртәме-соңмы (еш кына ике-өч буын эчендә) башка кавемнәр арасында эри, ассимиляцияләнә, милли барлык буларак юкка чыга, үзгә милләтләр өчен чималга әверелә. Шуңа күрә безгә, нинди генә сәбәпләр булса  да,  мөмкин кадәр этник яктан оешып,  үз милләттәшләребез белән гаилә корып, тарихи Ватаныбыз булган Идел-йортта яшәргә, эшләргә, укырга, гомер итәргә кирәк. Сабырлык — әйбәт сыйфат. Әмма безгә татарлыгыбызны, милли барлыгыбызны мескенәйтә, юкка чыгара торган кирәгеннән артык сабырлыктан, түземлелектән котылырга да кирәктер. Башка кавемнәр кебек, без дә Ходай Тәгалә тарафыннан яратылган адәм балалары, безнең дә зур җиһанда, якты Кояш астында вакланмыйча, кол булмыйча ирекле яшәргә, үзебезчә тереклек кылырга тулы хакыбыз, табигый хокукларыбыз бар.

Безнең әби-бабаларыбыз меңәрләгән еллар дәвамында төрле кыенлыклар һәм афәтләр булуга, исәпсез-хисапсыз югалтуларга да карамастан, милли барлыгыбызны, телебезне һәм моңыбызны саклап, үстереп, яңадан-яңа буыннарга тапшырып килгәннәр. Бу әхлакый, инсани, вөҗдани эстафета хәзер безнең кулларда. Без бу тарихи, изге бурычны ни дәрәҗәдә, ничек башкарабыз — милләтебезнең, татарның киләчәге шуңа бәйле. Әби-бабаларыбызның васыятьләренә тугрылык, рухи мирасыбызны үзләштерү һәм аның белән даими сохбәт-әңгәмә кору, милли нигездә  заманга аваздаш рухи кыйммәтләрне тудыру һәм үстерү — алдагы милли яшәвебезнең сыналган һәм ышанычлы терәге.

Хатыйп Миңнегулов