Логотип Казан Утлары
Публицистика

“Кыр казлары очып узарга...”

 

Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел

Рәшит абый Әхмәтҗанов белән без күпмедер вакыт абый белән энекәш кебек аралашып яшәдек: берара күршеләр булдык, “Казан утлары” журналында бергә эшләп алдык. Ул әле минем беренче редакторым да: “яшь язучылар белән эшләүче” бер агай “син ялгыш юлда йөрисең” дип, студент елларында язганнарымны юкка чыгаргач, Рәшит абый аларны укып, хуплап, алга таба иҗатка ымсындырган иде. (Ул, гомумән, якын күргән кешеләрен үсендерергә-канатландырырга-күтәрергә ярата иде. Үзе какча гәүдәле генә булса да, Фәнис ага Яруллинны әллә ничә тапкыр фатирына туры мәгънәсендә күтәрешеп менгәнен күпләр белә.) Озын сүзнең кыскасы: “Яшьлектән хат” дигән шигырьләр китабым, аның фатихасы белән, яшьлек кайнарлыгында язылып инде суына башлаганнан соң булса да – 25 ел узгач – дөнья күрде.

Ә безнең танышу күпкә элегрәк – мин Казанга укырга килгәч үк булган иде. Аның сеңлесе Сания белән имтиханга керәбез, ә Рәшит абый белән минем Шамил абыем (Маннапов), ут йотып, без чыкканны көтеп торалар. Миңа ул чакта Луиза апа белән аларның тимер юл вокзалына якын (Чернышевский урамында) торган куышында да булырга туры килгәләде. Бервакыт хәтта берме, икеме яшьлек кызы Ләйләне карарга ышандырып, Рәшит абый җәһәт кенә үз йомышлары белән йөреп-әйләнеп кайтты...

Рәшит Әхмәтҗановның “Ак канатлар” китабына “Татарстан яшьләре”ндә басылган рецензиям шуңа күрә “Өч очрашу” дип аталган иде. Беренче очрашу – танышкан вакытыбызда, икенчесе – аның мәшһүр Тукай клубында канатланып-очып шигырь укуын тыңлаганда, ә өченче очрашу – менә шушы затлы китап булды. (Бу – әдәби тәнкыйть өлкәсендә беренче тапкыр каләм сынап каравым иде.)

Шуннан бирле мин Рәшит абыйның һәр шигырен диярлек яттан беләм, аларга бәя биргән булып, аның иҗаты хакында язылганнарны кабатлыйсым килми...

 

Әллә инде кыр казлары кайта,

Яктылыклар арта бу якта.

Онытмагыз –

Казлар канатында

Очып киткән сөю елата.

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

...Зәңгәр күзләреңдә – зәңгәр һава,

Кыр казлары очып узарга...

 

Соңгы ике юл инде менә кырык елдан артык күңелемнән китми. Чөнки университет коридорын бер башыннан икенчесенә кадәр иңләгән “Әдәби сүз” стена газетасын чыгаруга мәсьүл (җаваплы) кешеләрнең берсе буларак, мин аның иҗатчы кызларыбызга багышланган санына аншлаг итеп шул юлларны элдерткән идем.

Рәшит Әхмәтҗановның тормыш һәм иҗат юлын кыскача булса да бүгенге укучының исенә төшерик.

Билгеле булганча, ул 1941 елда Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендә ташчы булып эшли. Аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга һәм башта Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннан соң “Яшь ленинчы” һәм “Татарстан яшьләре” газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан вафатына кадәр ул “Казан утлары” журналы редакциясендә бүлек мөхәррире иде.

Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре матбугатта 50 нче елларның ахырында күренә башлый, һәм ул, 1959-1961 елларда «Азат хатын», «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында басылган шигъри бәйләмнәре белән, әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Университетта укыганда ук «Хыялларым үзем белән» дип аталган беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Алда телгә алынган «Ак канатлар» җыентыгында якты идеалларга табынган, халкының киләчәгенә ышанган яшь кешенең уйланулары һәм кичерешләре тасвирлана. Аның иҗатын үз иткән Хәсән ага Туфан “Өметләрне аклады” дигән, төп фикере исеменнән үк аңлашылып торган мәкаләсендә аңа беренче булып фатихасын бирә. Гомумән, Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында “туфанилык” ачык ярылып ята – беренче чиратта, ул халык иҗатыннан килүче образлар, тәгъбирләр һәм аһәңнәрдә чагыла. Сибгат Хәким, Гали Хуҗи кебек олпат шагыйрьләр яшь каләмнең табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр, аны яңа иҗат табышларына рухландыралар. Шагыйрьнең “Ак каеннар”, “Гомер чишмәсе”, “Җан яктысы”, “Йөрәк бәйрәме”, “Алмалы җәй”, “Кавышыр көн”, “Ачлык мәйданы” һ.б. шигъри китаплары, гәрчә кайбер каләмдәшләре хаклы искәрткәнчә, күрәкараучы тәнкыйтьчеләр “обойма”сына үзе кермәсә дә, гади һәм гадел укучы мәхәббәтен яулый. Аның аерым китаплары һәм тулаем иҗаты турында төрле елларда матбугатта сүз әйткән Р.Батулла, Роберт Әхмәтҗанов, Ф.Яруллин, Ф.Баттал, А.Хәлим, М.Әгъләм һ.б. әдипләребез, шигырьләренә нечкә лиризм, образлар байлыгы, шигъри интонацияләрнең кискенлеге хас, алардан халык иҗатына хас моң-сагыш саркыла, яңача яңгыраш төсмерләре биреп, халык телбизәкләреннән оста файдалана, аларга тыйнаклык һәм җыйнаклык, садәлек хас, аның лирик каһарманы әхлакый сафлыгы, холык-фигыленең бөтенлеге белән истә кала, дип билгеләп үтәләр. “Шигырь китапханәсе” кебек абруйлы сериядә чыккан “Моңлану” җыентыгына сүз башы язган Равил Фәйзуллин аның иҗатына тулаем бәя бирсә, вафатыннан соң “Рухият” нәшриятында дөнья күргән “Сайланма әсәрләр”енә кереш авторы Марсель Галиев, шагыйрьнең тормыш юлын, холык-фигылен балаларча ихласлыгын һәм җитди җорлыгын үзенә хас сурәтле-җанлы итеп тасвирлаудан тыш, иҗатының төп хасиятләрен дә ача.

 

...Мин агарам – һаман агарам –

Күренмидер хәтта күз карам.

Шулай узар минем гомерем.

Бөтен гомеремә бер гөлем

Син генә бит. Димәк, иртәгә

Миңа тагын юлга китәргә –

Утка яга-яга төннәрне,

Озайтырга синең көннәрне…

 

Тугрылыклы “аккош мәхәббәте” турында, Хәсән Туфаннан соң, шулай фәкать Рәшит Әхмәтҗанов кына яза алгандыр сыман.

Алда телгә алынган китаплар арасында миңа “Алмалы җәй” ни өчендер аеруча якын. Ул – Рәшит абыйның бишенче китабы. “Бишенче” дип аерып әйтүем шуңа: башка күп кенә кордашлары әдәбият бусагасына балалар өчен язган беренче “бишек җырлары” белән аяк бассалар, Рәшит Әхмәтҗанов әлеге җыентыгына тәҗрибә туплаган шагыйрь булгач кына алынырга җөрьәт итә. Кызы Ләйлә, “блондин”ы Айдар (сабый чагында аксыл чәчле улын ул, яратып, шулай атый иде) өчен язганмы икән, аның бу китабы гаҗәеп ихлас, җыйнак, уйнак һәм бер үк вакытта фәһемле, тәрбияви вазифалы шигырьләрдән тора. (Сүз уңаенда әйтергә кирәк, ул чакта әле яшь рәссам Лилия Золондинованың да “йомры, йомшак” рәсемнәре китапның шулай еллар буена хәтердә калырлык булуына, яңадан-яңа буыннарны үстерешүенә ярдәм итә.) Әгәр игътибар беләнрәк тыңласаң, аның балаларга атап язган шигырьләрендә дә халыкчан зирәклек, олылык, олпатлык аһәңнәрен ишетәсең:

 

Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын,

Кечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада — кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр, зураймас идек...

 

Өземтәләр күбәеп китсә дә, тагын берсен китерми уза алмыйм:

 

Җиңелмә сүздә, җиңелсәң,

Җиреңне дә дауларлар.

Юкка гынамыни җирдә

Чичән булган бабаңнар.

 

Хәтеремдә әле: энҗе бөртегедәй ялтыраган, йөрәк кебек тибеп торган, учка сыярлык җыйнак лирик шигырьдә ат уйнаткан Рәшит абыйның поэма жанрында да көчен сынап карыйсы бик килә иде. «Исәннәр моңы» дигән беренче поэмасында ул, үз шигъри стиленә хас җыр, риваять, әкият алымнарын да кулланып, сугыш һәм тынычлык, заман агышы һәм хәтер, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм туган авылының рухи яшәешен күз алдына бастыра. Шуннан соң басылган берничә поэмасы арасында, әлбәттә, “Аучылар кибетендә” һәм “Бишташ” шагыйрьнең һәм тулаем татар шигъриятенең зур табышы булырга лаеклылар.

Алда әйткәнемчә, Рәшит Әхмәтҗанов иҗатының чын бәһасен белгән каләмдәшләре аның турында байтак яздылар. Аларга өстәп, “зәңгәр күзләрдәге зәңгәр һава”дагы бер генә якты ноктага игътибар иттерер идем, ул да булса, шагыйрьнең канатлары – аккошлар, кыр казлары, сандугачлар очкан биеклеккә ашып, күңел күзе белән ерак араларны, ерак гасырларны иңләп очуы.

 

Кораб китте еракларга, зур юлларга,

Карыйм күздән югалганчы шул якларга.

Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,

Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

 

Яки:

 

Талларга качты сандугач –

Мин аны эзлиммени?

Сандугач керде күңелгә –

Җырламый түзиммени?!

 

Әлбәттә, аның “кош”лары илсез-җирсез түгел, алар сайрап кына тормый, ә, тигезсез булса да, көрәш мәйданына чыга, гавамны тетрәндерерлек итеп оран сала. Бу урындагы кинаям Рәшит Әхмәтҗановның “Ачлык мәйданы” дип исемләнгән поэмасына төбәлгән.

Әсәрдә шагыйрьнең, милләтпәрвәр көрәштәшләре белән ил азатлыгын хаклап һәм яклап, 14 көн буена Ирек мәйданында ачлыкта утырулары, шунда кичергән уй-тойгылары урын ала. Әлеге поэма, халкыбызның үткәнен һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, аның горурлыгын, үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган, милләт һәм тел язмышы өчен чын күңелдән янган Рәшит Әхмәтҗановның җан авазы, бөтен иҗатына сөземтә булды: “Мәйданда – догалы читекләр, / Мәйданда – дагалы итекләр...” Ә.Закирҗановның җиңел кулы белән, “Ачлык мәйданы” татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлегенә кертелгән иде. Хаклы рәвештә!

Рәшит абый “төзәтеп булмаслык” оптимист иде. Әмма: “Мин җылытам әле, дөньям, сине, / Җаным суынганчы җылытам...” – дип, ил гаме белән янган йөрәге ярылып, моннан егерме ел элек ул мәңгелеккә китеп барды.

Күңелләрдә калган шәхес, кабатланмас олы иҗаты белән татар шигъриятенең биек мизгелен тамгалаган Рәшит Әхмәтҗановны укучылар һәм каләмдәшләре генә югары бәяләп калмады, ул “Атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә, Язучылар союзының Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек булды.

Аның бу юллары туган телгә, туган халкыбызга кабатланмас мәдхия-гимн булып яңгырый:

 

И туган телем, Идел-ил җыры,

И әнкәм теле, тере изгелек!

Югалсам таптың, янсам син генә

Ирнемә сулар тидердең килеп.

Сөенеп җырлыйк туган тел җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин ятим түгел икән әле, дип,

Сабыйлар иртән уянсын көлеп.

Җырлаган әнкәм: дөньядан балам

Китмәсен, диеп, үземнән элек...

И туган телем, сиңа да шундый

Изге теләкләр тели Мәңгелек.