Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАН ТАМЫРЫ КЕБЕК ЕЛГАЛАР

***
Туендырган – коендырган энҗекәем,
Кан йөрешем, яшәр суым ак, Эккәем.


Дөньялыкта Яшәү, Җир-Су, Һава –
Аллаһ биргән җан ияләренә.
Һәркөн иртән сызылып аткан таңда,
Рәхмәт укып Язмыш-тәкъдиренә,
Нур-ямь, бәхет өсти кеше көненә.
Кайда яшәсә дә, торган җире
Кешегә ул – Аллаһ бүләгедер.
Вакыт сыман аккан гомерендә
Кыла кеше барлык гамәлен, дим.


***
Өч дистәгә якын еллар элек
Дуслар әйтте миңа беркөнне:
– Иделгә соң ни катнашың бар?
Исемен алып,
Кимсетмимме, имеш, Иделне.
Кар сулары җиргә бетми сеңеп,
Ерганаклар ага яз көне.
Күбекләнеп, әй, агалар алар,
Яз яңарта җанны, күңелне.
Җәйге Эк тә истә – комлыгында
Тәгәрәпләр яттык, су кердек.
Дуслар белән сәйраннарга чыгып,
Колач салып йөзеп кинәндек.
Үсә төшкәч, җиз самавыр, тазын
Ялтырату катык, ком белән...
Кайтса иде тагын шул мизгелләр
Балачакның алтын түреннән.
***
Агыйделкәй кушылып Чулманга,
Ага Пермь, Чаллы ягына.
Ул җаныма тагын кагыла:
Әнкәй туган Пермь ягында,
Саплык дигән татар авылында.
Кыска гыйбарәмдә үз язмышым,
Укысагыз булыр ап-ачык.
Язган вакыйгалар тормышымнан –
Хикәятем – «Моңлы балачак».
Йөрим, әнкәй, тугры синең эздән,
Шагыйрьлегем – синең сәләтең.
Дөнья җәүһәрләре байлыгына
Әткәй салды бар мәхәббәтен.
Идел – Эк, Соя , Әй, Агыйделкәй,
Чулман кушылдыгы каныма
Ярты гасыр коя яшәр көчен –
Ничек баш имисең, ди, син аңа!
Каләмемә алдым милли исем –
Иделбикә, дидем, яратып.
Идел белән бәйле уйларымны
Языйм әле, дидем, яңартып.
Идел, Идел! Исемем юктан түгел –
Идел белән бәйле язмышлар.
Ярларыңда басып калды яшьлек,
Дуслар мәхәббәте, алкышлар.
Идел – соңгы җирем. Үстерәм гөл –
Рухым-җаным өртә шигырь гел:
Дөньялыктан каләмемә төшкән
Тере-якты хисем ул минем.
Кем гөлләре чәчәк ата димсең –
Гүзәллекне күрә белгәнгә.
Йөрәгендә бөре йомарланып,
Шытуларын көтеп йөргәнгә.
Сүз ул мәгънәң тирәнәйтсә генә,
Шигыреңнең гамен арттыра.
Илгә-көнгә бер куаныч булып,
Җыр шикелле килеп кушыла.

***
Ульян – Сембер. Никтер икесе дә
Якын сыман Анам теленә:
Сембер – «бер»е, Ульян нигезе
Ул җан кебек керә күңелгә.
Казанлылар шулай әйткәнгәме
Ульян чыннан якын күренә.
Ярты гасыр тулып үтте менә,
Тәү басканга гүзәл җиренә,
Монда тудым кебек сизелә!
Җыр дигәне тумый бит ул юктан –
Күз алдыма Идел килеп баса.
Сембер белән Казан гел янәшә,
Сәлам юллыйм сезгә моңым аша.
Җыр-моң – әткәй-әнкәй авазлары
Сеңеп яшәгәннәр каныма.
Галиябану, Гөлҗамаллар аша
Җанкаемны тетрәндереп үтеп,
Идел дулкыныдай кагыла.
Кандалый, Сүнчәләй, Кол Галиләр,
Тукай, Җәлил – бездән элгәре,
Чор шавының гамен безгә биргән,
Сөйли аңлы каләм эзләре.
Рәхмәт укыйм Ходай Тәгаләгә:
Саклавына йөрәк тибешем.
Каләмемне кулдан төшермәвем –
Шигърияткә кертер өлешем.
Кан тамыры кебек Иделкәем!
Җаным ярсуының ярасын –
Серләремне Сиңа бүлешүнең
Нидәнлеген инде аңларсың –
Үз иттең бит Экнең баласын,
Килә сиңа башым иясем!