Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЗГЕ СӨТКӘ НИ ҖИТӘР?

Ни газизрәк – бу Ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!
Изге сөткә ни җитәр!
Сөт калыр, Ватан китәр.
Дәрдемәнд

Искиткеч тирән фәлсәфи фикер иясе, шагыйрь Дәрдемәнд
куйган бу сорауда гаҗәп тирән мәгънә ята. Изге сөт ул буыннар
җебе белән бәйләнгән, татар кавеменең мәңгелек чыганагы.
Ул мөкатдәс, кан белән сугарылган, татарның тарихи хәтерен,
гүзәл сыйфатларын, җыр-моңын, шатлыгын да, кайгы-
хәсрәтләрен дә үз эченә сыйдырган. Татарның мәңгелеген
барлыкка китергән гамәл ул. Аңа тиңдәш бернәрсә дә юк.
Ни газизрәк, Ватанмы әллә туган кавемме? Дәрдемәндкәчә
мондый сорауны берәү дә куймый. Чөнки Ватанның
газизлеген һичкем дә инкяр итми, киресенчә, аңа һәрвакыт
дан җырлана. Шагыйрьнең үзе өчен дә Ватан хисе якыннан-
якын, газиз. Шунлыктан ул кавеменә өстенлек биргән өчен
Ватаныннан гафу үтенә сыман.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр,
Рәнҗемим, зинһар, күтәр.
Нилектән аңа туган кавем газизрәк? Чөнки ул — мәңгелек, ә Ватан — вакытлы гамәл.
Ул була да, бетә дә. Бер Ватан урынына башкалары барлыкка килә, «исә җилләр, күчә
комлар... бетә эз».
Моның сәбәпчесе — төрле дәверләрдәге татар кавеме. Ул мең еллар кысасында
дистәдән артык ватан-дәүләт булдырган һәм аларны тарихи хәтеренә сеңдереп, изге
сөт аша буыннан-буынга күчереп, үзенең дәвамчылыгын тәшкил иткән. Аны дәүләти
халыкка әверелдергән.
Кавем чын-чынлап газиз. Чөнки ул, гасырлар дәверендә утны-суны кичеп,
тарихта чарланган. Аның кан белән сугарылган изге сөте үз эченә татарның бөтен
барлыгын сеңдергән. Монда мөкатдәс кавемнең бөеклек һәм коллык чорлары да,
барысы да бар. Анда — Колшәриф хәзрәт һәм аның белән бергә дошманга каршы
Казан өчен ваемсыз сугышта баһадирларча шәһит киткәннәр дә, Сөембикәнең
фаҗигале язмышы да, кавеменең күкрәк киереп, үз-үзләрен аямастан хан сараен
дошманнан сакларга чыккан һәм шунда һәлак булган кызларының да эзләре калган.
Әнә шул каһарманлык изге сөт аша татарга буыннан-буынга күчә килгән. Бу изге
сөткә ни җитсен?!
Татарның холкы, гореф-гадәтләре, түземлек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлары
сеңгән монда. Болар, гомумән, аның күңел байлыгын тәшкил итә. Монда аның аһ-зары
да, кайгы-хәсрәтләре дә, шатлыклы мизгелләре дә — барсы да бар.
Аларның күбесе бетмәс-төкәнмәс җәүһәрләр тезмәсе рәвешендә халык иҗатына
күчкән, җыр-моңга әверелгән. Татар моңы — ул үзе шаккатырдай бер могҗиза. Ул
гади музыка яки төрле көйләр җыелмасы гына түгел. Бу төшенчәнең башка бер телгә
164
дә тәрҗемәсе юк. Ул үз эченә халыкның эчке кичерешләре белән бергә бай тарихын
да сеңдергән. Анда — тарихыбызның яңгырашы, дөньяны таң калдырырдай аһәңе.
Анда — табигатьнең үз моңы, курайга сеңеп калган дала тынлыгы һәм яңгырашы.
Ул үз эченә татарның бөеклек чорын да, кан-яшь коеп яшәгән коллык дәверен дә
туплаган. Кыскасы, аның искиткеч гүзәллеген табигать һәм тарих бергәләп барлыкка
китергәннәр.
Әйе, изге сөткә ни җитә? Һични дә җитми шул!
Кытайлар, японнар, гомумән, Ерак Көнчыгыш халыклары аны әнә шул
могҗизавилыгы сәбәпле кабул иткәннәрдер, күрәсең.
Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры Чянь-
Бин: «Ә бит бездә сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка
тараттык, япон утрауларына кадәр җиткердек», — дигән иде.
Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә Кытай
императорларының төркиләр янына, аларның көйләрен язып алу өчен композиторлар
җибәрү фактлары күрсәтелгән.
Ни гаҗәп, ләкин хакыйкать шундый ки: шушы төрки моңны бөтен тулылыгы
белән тик татарлар гына саклап калган. Аны Алтай якларыннан Казан тирәсенә килеп
урнашкан кабиләләр алып килгәннәр дип фаразлана. Шулайдыр. Дәрдемәнд моны
нәкъ шулай тоемлаган, шуның өчен аңа дан җырлаган.
Шушы ук тоемлау Тукайга да хас булган. Бала чагында урман буенда ат көткән
вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда «җырлаган җырлары
һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр
иде», бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар», — дип язган
ул, тарихыбызны тоемлап. Менә шуның өчен дә ул халык иҗатына, аның җыр-моңына
гашыйк булган. Аны тыңлаганда «аркадан каннар йөгерә» дип язган ул. Һәм укучыларын
аның «алтынын коймаска» өндәгән. «Халык моңнары» рисаләсендә шагыйрь милли
моңнарыбызны халыкның тарихи хәтере рәвешендә күзаллый. Әйтерсең лә аның
җанына һәм тәненә тарих үзе сеңгән!
Моңыбызның тарихыбызны эченә сеңдерү сыйфаты шагыйрьнең «Милли
моңнар»ында бигрәк тә ачык тасвирлана. Берәү (бу берәү дигәне «Болгар»
номерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев) җырлый, ә шагыйрьнең күз-
алдына чал тарих килеп баса. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә «сызылып-сызылып»
милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып үзе дә җырлый,
халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә
«өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен». Бу — шагыйребезнең
эчке дөньясына сеңгән изге сөт гамәле. Аңа ни җитә!
Шикләнмичә әйтә алам, моңыбыз эзеннән китсәң, татар тамырының борынгы бер
очына чыгачаксың. Нәкъ Тукай язганча. Алар — бабаларыбыз тарафыннан калдырылган
«иң кадерле вә бәһале бер мирас» һәм «халкыбыз күңелендә «һич тә тутыкмас вә
күгәрмәс саф раушан көзгеседер».
Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Моң, эчке кичерешләр чыганагы буларак,
тышка ыргыла, халык иҗатына әверелә. Һәм шул рәвештә гүзәл шигъриятебезнең
барлыкка килүенә дә сәбәп була.
Татарлар моң иясе генә түгел, шигъри халык та. Ул тудырган иҗат шулай ук тирән
тамырлы. Татар күңелендә моң шигърияткә үрелгән һәм шуның нәтиҗәсендә кавемнең
үз җырлары барлыкка килгән.
Җыр-моңның телебезгә иксез-чиксез йогынтысы булуы шиксез. Мөгаен, беренче
төрки аваз шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә үз өлешен керткәндер дә.
Болар, игезәкләрдәй, гүзәлләр, аерылмас мәңгелек гүзәл юлдашлар.
Тел адәм баласының җанына ана сөте аша кереп урнашкан. Аны юкка гына «ана
теле» димиләр. Тел ачылу дигән төшенчә нәкъ шуңа ишарә. «Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән». Ана кеше моң
аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр
белән аны баланың күңелендә ныгыта, анда матур итеп урнаштыра.
Болар барысы да — изге сөт җимешләре. Аңа ни җитә! Алар безнең искиткеч зур
И Н Д У С Т А Һ И Р О В
165
хәзинәбез. Бүген безгә, ни кызганыч, шуларны аңлап, күңелебездә ныгытып яшәү
җитми. Шушы хәзинәне бөтен тулылыгы белән саклый алмыйбыз. Хәтта ки күп вакыт
аңламастан гомер кичерәбез.
Бүгенге җырларның күбесе бернинди мәгънәгә ия булмаган сүзләр тарафыннан
әсирлеккә алынган. Алар тик булыр-булмас такмаклар гына. Җырчылар заманындагы
кебек чын талантлар арасыннан берәмтекләп түгел, массакүләм рәвештә
«фабрикалардан» чыга. Алар күп һәм бергәләшеп, ярыша-ярыша, ата-бабаларыбыздан
калган хәзинәбезне телгәлиләр. Ә чын мәгънәсендәге милли җанлы җырчыларга
татар эстрадасында урын юк. Алар бар. Аллага шөкер, әле Зөһрә Сәхәбиева, Флёра
Сөләйманова, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Рафаил Ильясов кебек
затлы җырчыларыбыз, моң сакчылары бар. Алар яшьләр арасында да бар. Аларга тик
тиешле игътибар гына җитми. Аларның тавышлары радио һәм телевидение аша бик
сирәк яңгырый1. Ярый әле ГТРК татар радиосында аларны еш ишетергә була иде. Инде
хәзер аның да һәммә кешегә ирешердәй дулкыны юкка чыкты.
Миллилек, милли моңнар сагында торучы эшен бик тә уңышлы алып баручы
«Тәртип FM» радиосы халкыбызның куанычы булып тора. Ләкин ул бердәнбер.
Кайберәүләр, яшьләргә андый иске җырлар кирәкми, димәкче булалар. Нигездә
исә бу рәвешләр акча сугу фабрикасын гына хәтерләтә. Бәлки, бу — изге сөтебезнең
әчи башлавыдыр? Алла сакласын!
Ә бит бүгенгеләрнең бурычы буыннан-буынга күчеп, баетыла килгән җыр-
моңыбызны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдән гыйбарәт. Татар моңын
гаҗәеп сәләтләре белән камилләштереп, милләтебезнең үзенә кайтарып бирүче Салих
Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, милли
моң белән сугарылган композиторларыбыз! Бүген андыйлар бармы? Кемнәр һәм кайда
аларның дәвамчылары? Алар бар, юк түгел, тик аларга да мәйдан бирелми.
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Тукайның бу шигъри юлларын халык җәүһәрләрен саклап калуга өндәү итеп
кабул итәргә кирәк. Тормышта уен-көлкегә дә, халык иҗатындагы кебек үк, урын
булмый тормый. Ләкин Тукай, аларны һич кенә дә инкяр итмәстән, һәрвакыт
диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә
өстенлек биргән.
Телебезгә карата да шундый ук мөнәсәбәт булырга тиеш. Татар теле бүген бик авыр
чорын кичерә. Ул дәүләти тормыштан гына түгел, хәтта гаиләләрдән дә китеп бара.
Ана телләрен белмәгән балаларның саны артканнан-арта тора. Шәһәрләрдә генә түгел,
авыл урамнарында да рус авазлары күпләп яңгырый. Әгәр элегрәк әбиләре шәһәрдән
кайткан оныкларын татарчага өйрәтә торган булсалар, хәзер, киресенчә, оныклары
әбиләрен русча сөйләргә өйрәтә.
Без кайвакыт телебез дәүләт теле булды дип инанабыз. Ләкин чынбарлык бөтенләй
башкача. Гәрчә телләр турындагы закон һәм аны гамәлләштерү турында матур
итеп язылган программалар булса да. Болар барысы да әлегә «кәгазьдә бар, гамәлдә
юк»лар шул.
Дәүләт теле ул дәүләтнең үз халкы белән аралашу теле була. Ләкин андый тел бездә
бер генә, ул да булса — рус теле. Эш кәгазьләре тик шушы телдә генә төзелә, Дәүләт
Советы да сессияләрен тик рус телендә генә алып бара. Бер-ике депутатның мөнбәргә
менеп татарча чыгыш ясавы тик ниндидер бер экзотика рәвешендә генә кабул ителә.
Чиновниклар, аның хәтта татар исемен йөрткәннәре дә, үз телләрендә сөйләшә алмый.
Кайберләренең русчалары да чамалы гына, кем әйтмешли, ташка үлчим.
Ә бит үткән гасырның егерменче елларында, хөкүмәт башында Кашаф Мохтаров
утырган заманда, татар телен дәүләтләштерү шактый уңышлы башкарыла башлый.
1 FМ 99,2 ешлыгы бу. — Ред.
ИЗГЕ СӨТКӘ НИ ҖИТӘР?
166
Документлар, өстән төшкән кәгазьләр ике телдә була. Русларны татарчага өйрәтү
системасы җәелдерелә. Ике телне дә белергә тиешле чиновникларның исемлеге төзелә
башлый. Ләкин бу гамәл бик кыска гомерле була шул. Партия органнары аңа сикереп
чыга алмастай киртә хасил итәләр. Мохтаров хөкүмәттән сөрелә.
Без бүген руслар татар телен өйрәнергә теләми дип лаф орабыз. Ә алар бездән
көләләр. Ничек инде, сез үзегез үз телегезне белмәстән, башкаларны аңа күндерергә
тырышасыз, башта үзегез өйрәнегез, диләр.
Монысы да хак, ләкин бүгенге авырлыкларның төп сәбәбе — телебезне өйрәнүгә
хаҗәт юклык. Күпләргә ул гомумән кирәкми. Хаҗәтлек исә — шушы телне белми яшәү
кыенлыгы. Татар теленә ихтыяҗ булса, әгәр дә ул чынлап дәүләт теленә әверелсә,
башкалар да татарчаны үзләштерергә мәҗбүр булырлар иде. Үзебез дә аның язмышына
бүгенгедәй битараф булмас идек. Әнә бит, ихтыяҗ булгач, яшьләр ныклап инглиз телен
үзләштерәләр.
Заманында телебезгә хаҗәтлек булганлыктан, 1303 елда Рим шәһәрендә көнбатыш
сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә «Кодикус куманикус» дигән сүзлек булдырыла. Шушы
сүзлектәге җөмләләр, әйтемнәр нәкъ бүгенгечә яңгырыйлар. Сәүдәгәрләргә сәфәргә
чыкканда татар телен белгән тәрҗемәчеләр алырга тәкъдим ителә.
Инде күпләргә мәгълүм сәүдәгәр Афанасий Никитин, әгәр дә татар телен белмәгән
булса, сәяхәтен Йосыф исеме белән кылмаган булса, төрки Газневидлар династиясе
идарә иткән Һиндстанга кадәр барып та җитә алмаган булыр иде, барып җитсә дә,
исән-имин иленә кайтып җитә алуы бик тә шикле булыр иде. Һәм үзенең «Хождение
за три моря» әсәрен «рус җиреннән дә гүзәлрәк җир юктыр» кебек татар җөмләләре
белән бизәмәгән булыр иде. Монысы да юкка түгел, аның рус укучылары да татар телен
яхшы белгән. Менә бу — телгә ихтыяҗлык мисалы.
Телебез — дөньяның иң кирәкле дип саналган ундүрт теле арасында һәммә төркигә
дә аңлашыла торган бердәнбер тел. Бу аның заманында татарның бөеклек чорында
дөньяда тоткан урынының чагылышы. Ул XIX гасырга кадәр Россиянең Көнчыгыш
белән аралашу теле яки дипломатик кулланыштагы тел булган.
Нигә бүген дә аны шушы рәвештә файдаланмаска ди? СССР таркалгач, аннан чыккан
Шәрекъ республикаларында рус теленә ихтыяҗ әллә ни булмагач, аны белүчеләрнең
саны кими. Киләчәктә һәммә үзбәк, кыргызны, төрекмән һәм казакъны русчага өйрәтеп
бетереп булмаячак. Ә татар теле аларга якын һәм аңлаешлы.
1992 елны миңа Бишкәктә кыргыз корылтаенда катнашырга туры килде. Анда
чыгышымны татар телендә ясадым. Сүземнең ахырында корылтайны алып баручы
ул замандагы Кыргызстан Президенты Акаевка Татар конгрессы эмблемасы төшкән
сәгатьне тапшырганда, болай дидем: «Әскәр Акаевич, бу сәгатькә су үтми, ул утта
янмый. Дуслыгыбызга да су үтмәсен, ул утта да янмасын! Бу сәгатьне кулыгызга
такканда, аны дуслык вакытына куегыз!» Залда утыручылар чыгышымны алкышларга
күмделәр. Чөнки телебез аларга аңлаешлы, һич кенә дә ят түгел иде.
Ике ел рәттән Ашхабадта, Халык хуҗалыгы институтында, төрекмән балаларыннан
үз телләрендә имтихан алырга туры килде. Алар миңа төрекмәнчә сөйли, ә мин аларга
татарча. Бик яхшы аңлаша идек.
Телебезне гамәлгә кертү өчен шартлар юк түгел. Аларны хәрәкәткә китерер өчен
бары тик максатчанлык һәм сәяси ихтыяҗ гына кирәк.
Форсаттан файдаланып, динебезнең яшәешебездәге урыны хакында әйтеп үтү
дә урынлы булыр дип уйлыйм. Чөнки ул һәрвакыт, бигрәк тә коллык чорына күчкәч,
милләт сакчысы була килгән. Әгәр дә 1552 елдан соң татарлар исән-имин калган
икән, моңа бабаларыбызның канына сеңгән Ислам дине сәбәпче. Ул, дәүләтебез
беткәч, ханнарыбыз юкка чыккач, күп морзаларыбыз сатылгач, халкыбызның
бердәнбер терәге, бердәнбер таянычы булып кала. Ул безне чукындыру, руслаштыру
афәтеннән коткара.
Динебез бүген дә, һич кенә дә гади булмаган шартларда, миллилегебез сагында булса иде!
Аллага шөкер, яшьләребез күпләп дингә тартыла, мәчетләргә йөри, намаз укый. Тик
менә шунысы бераз күңелне тырный: мәчетләребездә, бигрәк тә шәһәрләрдә, рус теле
хөкем сөрә. Кайбер муллалар вәгазьләрен русча укыйлар. Имештер, монда башка милләт
И Н Д У С Т А Һ И Р О В
167
вәкилләре дә бар. Булса бит, булсын, бик яхшы. Ләкин алар безнең тәртипләребезгә
буйсынырга тиеш. Мәчеткә йөриселәре килә икән, татарча өйрәнсеннәр. Рус әйтмешли,
в чужой монастырь со своим уставом не ходят.
Муллаларыбызның балалар белән эш алып барулары да, мәктәпләр белән
багланышлар да әлегә тиешле кимәлдә түгел. Дөрес, уңай мисаллар юк дип әйтеп
булмый. Менә берничә мисал.
Чувашстанның Тукай авылындагы милли яшәешне дин әһелләре урнаштырган.
Колхоз беткәч, җирле халык үзләренең пай җирләрен ниндидер бер вакыф рәвешендә
мәчеткә тапшыра. Мәчет каршында Иҗтимагый Совет барлыкка килә һәм ул авылдагы
бөтен эшләрне җитәкли. Шунысы да кызык: Совет сайлаулы рәвештә төзелми, анда кем
тели, шул керә. Составында җирле идарә рәисе дә, мәктәп директоры да һәм абруйлы
яшьләр дә бар.
Балалар беренче сыйныфка барыр алдыннан мәдрәсәдә әзерлек үтәләр, гарәп
хәрефләрен танырга, догалар һәм намаз укырга өйрәнәләр. Авылда бала саны арта
барганлыктан, мәктәптә урын җитми. Шунлыктан мәдрәсә аларга үз бинасындагы
компьютер һәм башка техник чаралар белән җиһазланган классларны файдалану
мөмкинлекләрен бирә. Гомумән, монда бик уңышлы һәм файдалы эш алып барыла.
Моңа охшаш мисаллар юк түгел. Әйтик, Лениногорск районының Кирлегәч һәм
Керкәле авылларында, Балтач районының кайбер авылларында эш шушы рәвештәрәк
бара. Тик болар әле тик мисаллар гына. Ягъни калкып килә торган шытымнар гына.
Имамнарыбыз бу эшкә ныклап тотынсыннар иде.
Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм татарлар күпләп яшәгән төбәк имамнары
аны ныклап җәелдерер дигән өмет бар. Саратов, Самара, Төмән, Ульяновск шәһәрләре
имамнарының эшчәнлекләре, шөкер, шушы юнәлештә.
Шулай була күрсен иде. Динебез бүген дә миллилегебезне, гореф-гадәтләребезне
саклау юлында булсын иде.
Тел һәм моң кавемнең күңелендәге яки эчке дөньясындагы иң мөкатдәс һәм иң
нечкә кыллары икәнлегендә бернинди шик юк. Ләкин алар кеше күңелендәге үзләре
белән тулы гармониядә булган башка бихисап тойгылар, кичерешләр белән бергә
саклана. Күңел — адәм баласының үзе белән генә яши торган дөнья. Монда әйтелмәгән
һәм әйтергә теләгән сүзләр дә, үпкә һәм рәнҗешләр дә, төрле рәвештәге кичерешләр дә
— барысы да бар. Ул хәтта сер капчыгы да әле. Боларның бөтенесен әйтеп бетерү мөмкин
дә түгел. Алар күп вакыт тел һәм моңның камертонын хәтерләтә. Эчке кичерешләр
моңыбызның теге яки бу төрлесен адәми затның кәефенә туры китереп дәшәләр сыман.
Әгәр ул ниндидер шатлык хисләре кичерә икән, аның эчке дөньясыннан шуңа тәңгәл
көй барлыкка килә. Әгәр дә инде аны ниндидер нәрсә борчый икән, үзеннән-үзе шуңа
хас моң туа. Яхшы кәефле чакта кайвакытны кешене көне буе диярлек бер моң озатып
бара. Болар кычкырып көйләү түгел, алар күп вакыт кешенең үзе генә ишетә торган
эчке көйләү, җырлау. Аның эчке дөньясы бары тик үзе өчен генә моңлана. «Моңлы бала
түгел идем, миңа ниләр булды икән!»
Ләкин кешенең эчке дөньясы үз кичерешләре белән генә яшәми. Бу дөнья һәрвакыт
аның тышкысы белән хәбәрдар, гармониядә яши. Алар бергә аның күңелендә халык
язмышы хакындагы борчылуга әвереләләр.
Дәрдемәнд, гамәли тормышта Закир Рәмиев, гомере буе халкы өчен, аның язмышы
өчен ут йотып яшәгән. Рәмиевләр тапкан малларыннан аның яшәешенә өлешләрен
кертә торган булганнар. Милли-азатлык хәрәкәтенә дә шактый күп алтыннарын сарыф
иткәннәр. Революциядән соң бу байлыклар юкка чыга.
Шагыйрь соңгы көннәрен кысынкылыкта үткәрә. Авырый. Аның хәлен белергә
килгән Зәки Вәлидигә: «Мине капиталларымның юкка чыгуы түгел, милләтем язмышы
борчый», — ди. Вәлиди истәлекләрендә: «Миңа аның белән саубуллашканда башы
астында йомшак мендәр түгел, ә каты таш кебек тоелды», — дип яза.
Шагыйрь кавеменең яшәү көче, миллилеге сагындагы изге сөте өчен борчылып
киткән фани дөньядан. Әчемәсме ул, сыйфатын җуймасмы, ил зәхмәтләре аңа
кагылмасмы? Ул мәңгелеккә шушы гамь белән китеп барган.
Аңа Ватанга караганда туган кавеме газизрәк булган. Ул рус империясенең дә

Редакциядән:
24 майда Индус Ризак улы Таһировка 80 яшь тула. Индус ага — күренекле тарихчы.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы. Аның хезмәтләренең шактый өлеше
Татарстан һәм татар тарихына карый. Ул — җәмәгать эшлеклесе дә. Бөтендөнья татар
конгрессын оештыручыларның берсе булган һәм Конгрессның башкарма комитетына
аның беренче көненнән алып ун ел буена җитәкчелек иткән кеше.
Индус агага бабалары кебек озын гомерле булуын, яңадан-яңа казанышларга ирешүен
телибез.