Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИХ ЛАСЛЫККА СУСАГАН ҖАН

***
Мең ел үткән...
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән...
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел үткән.
Мең ел үткән –
Тарих төшкән кылыч кыннарыннан,
Язмышыбыз – күңел кылларыннан.
Мең ел үткән!
Хөрриятен, нәсел җебен
Хәтерендә горур йөрткән
Татар җаны нидер көткән.
Мең ел үткән.
Мең ел үткән.
Сиратларны мең кат кичкән...
Кара козгын чыкмый истән.
Мең ел үткән!
Гасыр җөен үрәм, сүтәм,
Чулпыларым чыңласа да,
Хәбәр диеп өмет итәм.
Киләчәгем татарына
Динем белән телем илтәм.
Оланнарым йөз чөермәс –
Тамырларда меңәр еллык
Татар кызы канын йөртәм.
Мең ел үткән!
Моң өзелмәс, рух җиңелмәс –
Тарих көтәр: мең ел үтәр!


Гафу итмәс тарих
Дары исе сеңгән җилләр аша
Хәтер төпкелләрен урадым.
Без кардәшләр түгел идекме соң,
Төне буе буран дулады.
Бүрәнәләр авыр шыгырдады,
Айга карап этләр улады.
Инде дуслар дошманмыни хәзер,
Төне буе буран дулады...
Йорты, курасында сыену тапкан
Мөһаҗирләр рухын уйладым.
Якын ара кинәт ерагайды –
Төне буе буран дулады...
Фал ачканмы әллә Исхакыйлар –
Инкыйразны күптән юрады.
Үз илендә һаман үги шул без,
Төне буе буран дулады...
Хаталарны гафу итмәс тарих –
Дары исле җилләр елады.
Канга баткан кансыз уен бара.
Төне буе буран дулады...


Дога кылам
Каешланган күптән инде күңел,
Язмыш җилләрендә сыналып.
Яшәп ятыш. Уч төбемдә – өмет.
Шөкер итәм мең кат сыналып.
Фанилыкның сиратларын кичәм,
Ачу тотмый кырыс дөньяга.
Рәхмәт укып ихлас дога кылам,
Йөзем төбәп көн дә кыйблага.
Ялган төсләр ялган буяуларда,
Заман кулларында пумала.
Боек күзләр, җансыз йөзләр аша
Дөнья яктылыгы югала.
Бәгырьләрне телә нахак сүзләр,
Кырау ала җылы хисләрне.
Көндез чыра ягып эзләп йөрим
Изгелектән калган эзләрне.
Каешланган күптән инде күңел,
Яшьләр кипкән, ахры, күзләрдә.
Явызлыктан түгел, яхшылыктан,
Елыйм кайчак җылы сүзләрдән.
Бу дөньяда юкка яшәмимдер,
Үз бәхетем, сагыш, ярам бар.
Калебемне ачып сыенырга,
Ышанырга газиз Аллам бар.


Күңел
Шәһәр йоклый.
Тузан катыш тынчу мәйданнарда
Бәргәләнә үги күңел.
Ихласлыкка сусаган җан,
Яугир рухы кайнаган кан –
Дөньялыкта тере түгел.
Бәргәләнә минем күңел.
Шәһәр кайный.
Таш урамнар санга сукмый,
Җәберләнә ятим бәгырь.
Ваемсызлар арасында,
Битарафлар карашында
Бер елмаю – үзе кадер.
Җылы сүзгә кем соң әзер?!
Шәһәр тынды.
Диварларда бары сулык-сулык
Тәүбә кыла җансыз кала.
Тышауланган хисләремдә,
Чынга ашмас төшләремдә –
Далалардан калган яра,
Яралардан торган дала...


Безнең кавем
Безнең тарих фаҗигале,
Безнең язмыш яралы.
Безгә тәкъдир насыйп иткән
Актан бигрәк караны.
Кылычтан үткән кавем без,
Ватаныннан куылган.
Дөньяны яулар көчебез
Җир йөзеннән җуелган.
Богауланган горурлыгы,
Тарайтканнар ызанын.
Күпне күргән халкым, әмма
Югалтмаган иманын!
Онытмаган бисмилласын,
Манаралар ауганда.
Аллам диеп яуга кергән,
Күктән кургаш яуганда.
Калдырмаган уразасын,
Калдырмаган намазын,
Бер ишетергә тилмереп
Тансык азан авазын.
Мең кат үлеп терелгән без,
Мең кат көлдән яралган.
Имансызлар арткан саен,
Бездә иман яңарган.
Кемнәр безгә кизәнмәгән,
Кемнәр безне сатмаган...
Ничек исән калыр идек –
Безне Алла саклаган.