Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гамил Афзал шигырьләре

Мәңгелек гамь

Наратлар тирбәлә, каеннар гөж килә,
Яңгырга микән лә, давылга микән?
Бер яңалык көтеп күңелләр җилкенә,
Шатлыкка микән лә, кайгыга микән?
Бабай туңып ята, малай туып ята,
Кемдер көлеп ята, кемдер белеп ята.
Гөлләр шиңеп ята, көзләр килеп ята,
Мәңгелек гамь йөри туган якта.
Сөйләшер-сөйләшмәс, эндәшер-эндәшмәс,
Ваемсыз, тәкәббер, караңгы чырай,
Ясалма көлүең бушка да кирәкмәс,
Кардәшлек, якынлык бирмәсен Ходай!
Әллә кай заманда әйткән бер ишан:
– Патшага ышанма, Аллага ышан!
Мин уйлап торам да улыма кушам:
– Түрәгә ышанма, халыкка ышан!


Ачы язмышлар
Ул елларда һәркем туган якта
Күз яшьләре белән бит юган.
Идел буе ачтан үлгән чакта
Якты өмет белән кем туган?!
Күзләрдә моң булган, маңгайда сыр,
Алабута баскан бусага.
Бәлки мин дә кирәк булганмындыр,
Бер елмаер өчен булса да.
Намус качты илдән, иман качты,
Бәйрәм итте заман ялгышлары.
Җан өстенә Дәҗҗал булып басты
Корбаннарның ачы язмышлары.
Елмаючы кирәк, чорны аңлап,
Күзе тонган кызыл мәхшәрдә.
Күпме мөмкин, илне-көнне алдап,
Ялган иман белән яшәргә?!
Кем гаепле? Без гаепле инде, –
Күзе тонган кара сарык булдык.
Әллә Намус, әллә Иблис көлде, –
Ялган диңгезендә гарык булдык.

Яңгырлы көз
Өстәл тулы гәҗит, киштә тулы китап,
Күңел бармый эшкә, илһам килми һич тә.
Кемдер алга киткән, кемдер калган артта.
Дөрес бардыммы дип, күңелдә шик арта.
Алга бару кыен, туктап артка кара,
Юкмы туры бер юл, юкмы бүтән чара?
Кайда синең кәгъбәң, кайда нурлы кыйблаң?
Көзге яңгыр ява, шаулый кара урман.
Көзге яңгыр ява көзге шыксыз кичтә.
Гомер үтеп бара, даһилык юк һич тә.
Кайда кояш чыга, кайда кояш бата –
Бөтен күкне каплап соры болыт ята.
Дымлы, салкын һава, үзәннәрдә томан,
Һаман яңгыр ява, һаман шаулый урман.
Кемдер алга киткән, кемдер дошман булган,
Ямьле чорлар үткән, шомлы шаулый урман.
Шундый инде безнең озын гомер юлы:
Мәшәкатьләр тулы, борчылулар тулы.
Космонавтлар әйтә: «Тереклек юк Айда».
Даһи шагыйрьләрнең васыятьләре кайда?
Алга бар, ди Тукай. Алла бар, ди мулла,
Бу газаплы юлда, бу каһәрле юлда.
Бүләк бирмәсеннәр, рәхмәт димәсеннәр
Синең арттан килер иманлы нәселләр!


Батыр песи
Үлгән арыслан янында песи күкрәк кага:
– Мин кыю демократ идем, буйсынмадым аңа.
Дөньяны куркытып торган мәрхәмәтсез тиран,
Менә мин аның янында горур басып торам...
Ул элек хуҗа каршында поднос тотып торды,
Берәр калдык сөяк алып, рәхмәт укып торды.
Иртә-кичен, баш өсте дип, койрык болгап торды,
Түбән карап, сыртын ялап, мактау уйлап торды.
Хәзер арыслан янында песи күкрәк кага:
– Мин аның белән көрәштем, буйсынмадым аңа...


***
Кеше исән чакта – мактамадым,
Кеше дөнья куйгач хурламадым.
Ак күбәләк кебек җан җилпенде,
Куштаннарга кушылып җырламадым.
Шаулап-гөрләп үткән ул көннәрнең,
Иблисләрен күрдем, изгеләрен.
Бизмәннәргә салып тигезләдем,
Күктән йолдыз тоткан мизгелләрем.


Асылыңа кайту
Үзгәрергә кирәк, диләр, үзгәрергә,
Давайте, үзгәрик, диләр, бергә-бергә,
Кызыл уйнаш дәверләре артта калды,
Акыллырак булу кирәк хәзер безгә,
Үзгәрергә кирәк, кардәш, үзгәрергә!
Саф үзеңчә шат яшәргә өйрәнергә,
Иске заман хурлыгыннан төзәлергә,
Бозыклыктан асылыңа кайтыр заман,
Уйланырга кирәк, кардәш, эзләнергә,
Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә!
Иманлылар кыю басып үргә менә,
Бәхет бар ул Идел-Урал үрләрендә,
Астан кисеп, өстән ямап тормый гына,
Асыл хуҗа булыйк әле туган җиргә,
Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә!
Иман булсын туганнарның күзләрендә,
Сафлык булсын алсу-алма йөзләрендә,
Болыннарда чәчәкләр дә төрле-төрле,
Язлар саен, көзләр саен төрләнергә,
Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә!


Инкыйразга каршы
Инкыйраз, дисең син, мелла Гаяз,
Син акыллы егет булгансың.
Бездә бәхет көткән көннәр аяз,
Оныклар да яшәр бездән соң.
Без бик урау-урау юл урадык,
Бирешмәдек эссе-салкынга.
Дога кылып кына утырмадык,
Һөнәр дә бар бездә, акыл да.
Һай, залимнәр безне кисте-асты,
Кемнәр кызганыр да юатыр?!
Йокы качты, халык күзен ачты,
Мескен булып торгач дүрт гасыр.
Үткән хәсрәтләргә нокта куеп,
Билне буып чыгыйк ярышка.
Имин еллар теләп дога кылыйк,
Иман да бар илдә, намус та.
Мин дә кайтам, илдә кем бар, дисәң,
Эш табылыр, иптәш, сиңа да.
Кол Гали дә, «Идегәй» дә исән,
Тукай да бар әле дөньяда.
Ирек, бәхет юрап таңнар аткан,
Ил корабы йөзә диңгездә.
Мең ел гомер иткән уртак ватан –
Үги ана түгел ул безгә.