Логотип Казан Утлары
Хикәя

Блокада хатирәсе (хикәя)

I

Сугышның дүртенче елы бара иде. Кызыл Армиянең Ленинград блокадасын өзүе, Украина һәм Белоруссия җирләрен немец илбасарларыннан азат итү турындагы куанычлы хәбәрләрне авыл халкы шатлыклы күз яшьләре һәм өмет- ышаныч белән каршы алды. Шулай булмый ни – йорт-каралтысыннан чыгып киткән ирләрнең, әле юньләп мыек та чыгып өлгермәгән яшь егетләрнең язмышы турында «Батырларча һәлак булды», «Хәбәрсез югалды» дигән хат-хәбәрләр күпме йортларның ишеген шакыды. Инде менә, насыйп итеп, җиңү көннәрен тизрәк күрергә язсын иде...
– Зимагур Нурмый сугыштан кайткан!
Бу хәбәр авылның олысын-кечесен дигәндәй «дерт!» итеп аякка бастырды. Әнә, узган ел аның хакында да «Хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килгән иде. Менәтерә, исән икән бит, яңак сөяге чәрдәкләнгән булса да, аягында нык басып йөри икән үзе, дигән хәбәр минуты-сәгате белән күпләрнең ихатасына барып иреште.
Моның шулай икәнлеге тиз арада ачыкланып та өлгерде. Донбасс якларыннан «Зимагур» кушаматы ияртеп кайткан гаярь Нурмый югалып кала торганнарданмы соң – аңарда бабасыннан килгән татар каны ага лабаса! Каян-ничек юнәткәндер (монысын тәгаен генә берәү дә белмәде), егерме җиде яшьлек Нурмый акча белән кайткан иде.
Кибеттән ике шешә аракы күтәреп чыкты да кибет арты чирәмендә көтеп утырган санаулы ирләрне сыйларга кереште ул. Бушлай бит, күзгә кырып кына сала торган зәхмәт суыннан баш тартучы табылмады. Авыл хәлләрен, фронт вакыйгаларын сөйләшеп, күңелне азмы-күпме бушату өчен бер дигән сәбәп иде бу.
Нурмый, кушаматы «Зимагур» булса да, бик ачылып китмәде, күбрәк авылдашлары сөйләгәнне тыңлады. Нәрсә-нәрсә, күкрәк кагып мактана белми иде ул. Аның Ленинград блокадасы турында сөйләгәннәрен исә йотылып та, сораулар белән бүлдереп тә тыңладылар.
– Немец дигәннәре бигрәкләр дә явыз булып чыкты, анасын сатыйм! Җирдән дә, һавадан да шәһәрне бертуктаусыз утка тоттылар. Шундый сәгатьләрдә күк йөзе кара төтенгә күмелә, көн белән төнне аермас буласың, хәерсез. Безнең зениткалар «тәре»ле самолётларны бәреп төшергәндә, бомбалардан да курыкмыйча, сикереп торып кул чаба идек, валлаһи!..
Мактана белми дисәк тә, күлмәк төймәләрен аска табарак чишеп җибәргәннән соң Нурмыйның күкрәге киңәеп киткәндәй була. Иң мөһиме – менә шулвакыт күлмәк эченнән кигән буй-буй сызыклы тельняшкасы да күрер күзгә мул ачылып китә аның. Диңгезчеләр генә кия торган аклы-зәңгәрле бу тельняшка кемнең генә игътибарын үзенә җәлеп итмәс икән!
Колхоз бригадиры аксак Шакир түзми, сүзне нәкъ менә шул якка таба борып җибәрә:
– Ниме, Нурмый энем... Ленинградта булгач, син инде теге атаклы «Аврора»да хезмәт иткәнсең түгелме? Тельняшкаңны әйтәм, шунда кидергәннәр, ахры, үзеңә... – Юк, авылдашлар. Алдашсам, гөнаһ булыр, – диде Нурмый, ихлас әйткәнен сиздереп. – Ладога күле аша блокада сугышчыларына, шәһәр халкына корал һәм азык-төлек ташыдык без. Җигүле атларны исәпләмәгәндә, төп транспорт полуторка иде. Дүрт көпчәкле әлеге машинаның рулен кулымда байтак боргаларга туры килде миңа... Рейсларның берсендә йөкне Фин култыгындагы безнең корабларга бушаттык. Менә шул чакта, рәхмәт йөзеннән, матрослар бүләк иткән иде аны миңа...
Ә инде ерактагы, әллә кайдагы сугыш хәлләре турында сөйләгәндә, «әйдәгез...»
дия-дия кыстап куйгалаганда, авылдашлары каршында Нурмыйның абруе бер карышка үсеп китте, билгеле.
– Ул Лилин шәһәрендә каты ачлык булган, диделәр. Халык ничек түзде икән? – диде ферма каравылчысы Баһаветдин агай, үзенең дөньядан ул кадәр үк бихәбәр түгеллеген искәртергә теләгәндәй.
Китапча сүзләрне кай арада табып өлгергәндер:
– Ачлык патша рәхимсез кыланды шул, – дип авыр сулады Нурмый, чалбар кесәсеннән махра янчыгын тартып чыгарганда. – Әйе, парин, бомба һәм снарядлар белән генә тезләндерә алмагач, немец дигәнең шәһәр халкын ачлык белән буарга кереште... Юньләп ризык күрмәгән адәмгә каян килсен ди көч? Кышкы салкында шакырдап каткан кеше гәүдәләре күз алдыма килсә, әле дә аркамнан кырмыскалар йөгергәндәй була...
– Суга да интеккәннәрдер инде, – дип, арадан кемдер аны куәтләп куя.
– Дөрес әйтәсең, агайне. Шәһәрдә канализация җимерек. Суны халык каян ала, кайдан табамы? Кышын, боз ватып, елгадан яки күлдән ташый иде. Узган елны кыш, ай-һай, зәһәр килде. Кошларга хәтле очып барган уңайдан таш кебек җиргә егылып төшә иде. Бервакыт, су чиратында, боз өстенә егылып төшкән бер кошчык өчен ике хатынның тарткалашуын күреп, имәнеп киткән идем. Шулпалык ит өчен талашулары булган икән...
Байтак гыйбарәләр ишетеп, әнә шулай таралыштылар. Сүз арасында бер мәлне Нурмыйның «Катя-катюша» дип кинәт талпынып куюын һәм кулына ничек итеп пистолет эләктерүен авылдашлары аңлап та бетермәделәр. Әйе, Нурмый сугышта һәм блокадада күргәннәренең барысын да сөйләп бетермәде шул. Аның урынында башка берәү булса, һичшиксез, китап язар иде. Ләкин Нурмыйгамы соң уку-язу! Каләм ише нәрсәгә хирыслыгы юк. Менә күрерсез, ике-өч көннән соң ул колхозның калтырча машинасын яисә күтәрәмгә калган атын йөгәнләр дә басу-кырга чыгып китәр. Ни әйтсәң дә, җир эшен, крәстиян хезмәтен тансыклап кайтты бит ул.
Әйе, барысын да сөйләп-әйтеп бетермәде Нурмый. Аның бер урында «Катя- катюша...» дип ычкындыруын немецларның котын алган атаклы «катюша» дип аңлады кибет арты иптәшләре. Әйдә, шулай булсын. Ә менә вакыйганың икенчесе – бер яктан, исән калу, икенче яктан, фаҗига иде... Юк, монысын ул беркайчан да һәм беркемгә дә сөйли алмастыр, мөгаен. Ачылмаган хат шикелле, әнә шулай сер булып, авыр йөк булып күңел почмагында посып ятачактыр ул. Тәүбә кылу да йөрәк сызлавын баса алмады шул егетнең...
 

II


...Халык телендә «тормыш юлы» дип аталган Ладога күленә немецларның кулы җитмәде. Шулай да фашист самолётлары, зениткалар сызыгын уза алса, вакыт- вакыт бомба ташлап киткәли иде.
Фронт дошманга каршы аягөсте сугыша. Снаряд, пуля яңгырлары астында да тормыш дәвам итә. Кешеләрнең күңеле каралмады, тупасланмады. Һөҗүм тынып торган арада солдатлар блокадада калган кешеләр белән аралаша, бомбалар пыран-заран китергән җимерекләрне төзәтә, мәетләрне җыйнап күмә, ачлыктан котылырга ярдәм итәләр.
Рядовой Нурмыйның да кемнәргәдер булышканы булды ич. Берсендә полуторкасы белән шәһәр урамыннан узып барганда күрде: унбиш-унҗиде яшьләр тирәсендәге ике кыз бала чана тартып бара. Йөкне көч-хәл белән өстериләр, мескенкәйләр. Кызларның олырагы – шәлгә, кечерәге чуклы яулыкка уранган иде. Чанадагы су багын төшерергә дә хәлләре юк бичараларның. Машина әрҗәсе он капчыкларыннан бушатылган иде. Шунлыктан, бер дә икеләнмичә, кар өстенә сикереп төште дә аларга таба атлады Нурмый. Күпне күргән, берничә урыннан яньчелгән су багын күтәрешеп, алар яшәгән йортның өченче катына күтәрелде. Фатир дигәнең фәкыйрьлек чәчә, иске ашъяулык җәелгән өстәл өсте шыр ялангач диярлек иде. Кече як бүлмәдә авыру аналары торалмыйча урын өстендә ята икән. Аның хәлсез генә итеп йөткергәне ишетелеп куя...
Котылгысыз, җан әрнеткеч бу хәлләрне күргәч тә Нурмый, баштарак сүз табалмыйча, тетрәнеп калды. Буяулары куба башлаган тумбочка өстендә – рамга беркетелгән фоторәсем. Фронтовик әтиләре Мәскәү яны сугышларында һәлак булган икән... Кызларның олырагы – Катя, сеңлесе Валя исемле булып чыкты. Катяның балалык чыгып та өлгермәгән йөзеннән чарасызлык бөркелеп тора. Ни хәл итәсең, бу ятимнәрнең бала чагын сугыш урлаган...
Кинәт Нурмый солдатның күзләре ялангач диварга төште. Анда кадак-мазар беләнме уеп: «Лена 12 лет. Умерла 8 ноября. 1942 год» дип язылган иде. Әлеге язмага бернинди аңлатма кирәкми, фаҗига ачысы сүзсез дә аңлашыла иде.
Нишли алсын Нурмый. «Хәзер, көтеп торыгыз...» – диде дә урамга, машинасы янына ашыкты. Капчык төбендә он бетми дигәндәй, паёк хәзинәсеннән сохари, консерва ише ризыклары бар иде аның. Солдат биштәреннән чыгарып, әнә шуларны өстәлгә салды. «Күктән» төшкән мондый күчтәнәчләрне күргәч, ике кыз да телсез калды, рәхмәт әйтергә дә оныттылар шикелле: инде ике ел буе елмаю күрмәгән йөзләрендә өмет, килер көнгә ышаныч чаткылары кабынды.
Вакыты һәм җае килгәндә, бигрәк тә ерак һәм хәвефле юлдан кайтканнан соң, ул Катяларның ишегенә сугылмый калмады. Киткәндә Катя аны һәрвакыт аягүрә һәм күзләре белән сүзсез генә озатып кала. Нурмый, шушы ике ятим үсмер өчен үзенең күктән төшкән фәрештә сыйфатындагы кеше икәнлеген аңлап бетермәсә дә, аларга яхшылык эшли алуы белән эчтән генә горурланды. Бигрәк тә Катя белән аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора иде. Күрәсе-күрешәсе килүме? Сагышлы, ләкин тирәндә ниндидер тылсым яшеренеп яткан төпсез күзләреме? Әллә башка берәр сәбәпме? Әйтүе читен. Менә шушы очрашулардан соң Нурмыйның кинәт кенә тәне дә, җаны да үзгәрде шикелле...
Карлы-бозлы Ладога күлендә килеп чыккан бер вакыйга исә болайрак булды.
Колонна алга бара. Машина моторлары тонык кына гүелди. Ап-ак җил карларны туздыра. Буран чыгарга чамалый булса кирәк. Капчык һәм әрҗәләр төягән полуторкалар кәрваны ярты юлны диярлек кичте инде. Димәк, алар хәзер Ладога күленең кыл уртасыннан баралар. Ленинградка таба. Анда фронт һәм шәһәр халкы өстәмә корал, боеприпас һәм азык-төлек көтә, вакытында һәм тоткарлыксыз кайтып җитү кирәк.
Кар куера башлаганда, үтә күренмәле пәрдә булып, эңгер-меңгер якынайды. «Нурмый-татарин» (аны үзара шулай дип йөртәләр) колоннаның алгы сафында бара иде. Машина тәрәзәсен юка кар капламакчы була, менә шуны сөртеп- чистартып алу өчен бертын тукталып аласы иде бит. Шулай дип уйлап кына барганда... ирексездән тукталыш ясарга туры килде аңа. Юлның кыл уртасында йөк төялгән җигүле ат егылган. Юлга аркылы ята. Малкай, мескенкәй, бәкәлләре белән һаваны ертып, тибә һәм тыпырчына, бәргәләнә. Әллә бозда таеп, әллә инде хәле бетеп егылган ул. Аңламассың. Янәшәсендә, чәбәләнеп, ике кеше кайнаша. Нишләргә, төшеп булышыргамы? Әллә бер як читтән әйләнеп узаргамы? Узарсың, бар, йөгең һәм дүрт көпчәгең белән кар көртенә кереп чумасыңны көт тә тор...
Шуларны уйлап өлгергән арада кинәт кемдер сүгенә-сүгенә кабина ишеген каерып ачты. Майор Нефёдов икән. Бигрәкләр дә чандыр гәүдәле булганы өчен солдатлар аны үзе югында «юка майор» дип йөртәләр. Кансыз кеше. Сугыш йөгенә баткан солдатларны кызгана белми, еш кына каннарына тоз сала. Ә үзен кем дип саный икән? Бервакыт аның азык-төлек складыннан сумка тутырып тушёнкалар алып чыкканын үз күзләре белән күрде Нурмый. Карга күзен карга чукымас дип, бу эшне өстәгеләргә «җәвить» итәргә базмады. Дөресрәге, «әләкче» дигән исем алудан курыкты. Тылдагы әзерләү пункты капкасына эре хәрефләр белән «Берегите народное продовольствие!» дигән сүзләр һәркемгә кагыла түгелме?..
Майорның чырае караңгы, талканы коры иде.
– Син нәрсә тукталдың, анаңны... – дия-дия ачы итеп сүгенде.
– Күрәсез бит, алда җигүле ат егылган...
– Атны кызганып торыр чакмы? Приказ бирәм, атны тапта да кит!
Балачакта ат җене кагылган Нурмыйның шушы эшкә кулы барачакмы соң, Алла сакласын... Иң яхшысы – кабинадан сикереп төшәргә дә булышырга, берәр әмәлен уйлап табарга кирәк...
Гап-гади бер солдатның фәрманга буйсынмавы үзсүзле майорны чыгырыннан чыгарды. Ул:
– Безне блокада көтә, колоннаны тоткарлау җинаять! Мин сине судсыз-нисез атып үтерәм! – диде дә бушлаты астындагы кобурасына ябышты.
Нурмыйның язмышын, ә бәлки гомерен (?) менә-менә секундлар хәл итәчәк иде. Яшисе килә бит, сугыштан исән-имин кайтып туган авылында тамырланасы килә. Менә шушы уй һәм инстинкт яшен тизлегендә баш миен көйдереп узды. Әллә кайдан гына тәненә, беләкләренә көч ургылды, зимагурлыгы ташып чыкты: «Йә ул мине, йә мин аны...» Мизгел эчендә, әйе, мизгел эчендә кинәт дерматин тышлы утыргыч астында яткан трофей пистолетын тартып чыгарды да курокка басты... Җил-буран эчендә тонык яңгыраган шартлау авазы кешеләргә әллә ишетелде, әллә юк. Нефёдовның гәүдәсе акрын-акрын гына аска таба шуып төште дә кар өстенә ауды...
Нурмыйның баштарак күңеле томаланды, күз аллары караңгыланды. «Нишләдем мин, нишләдем?..» дигән уй күңелен талкый башлаган иде, аннары зиһененә кинәттән аклану чаткылары бәреп керде: «Йә ул мине, йә мин аны... Тәкъдир үзе шулай кушты, Ходай кичерә күрсен...»

 ***
Күпме генә яшерергә һәм котылырга тырышмасын, Нурмый җилкәсендәге бу ачы «йөк» авылга да ияреп кайтты. Кибет артында авылдашларын сыйлап азаплануы да барыннан да элек әнә шул киеренкелекне күңелдән алып ташлау, языкны йомшарту ниятеннән иде.
«Мин дөрес яшимме?..» дигән сорау аны Белоруссия җирләрен азат итүдә катнашып, яраланып, инде авылга әйләнеп кайткач та еш кына бимазалый иде шул. Кешеләрдән читләшеп, менә шушы газаптан бер атна чамасы ялгызы гына диярлек эчте ул, эчендә утырган шайтанны куарга тырышты. Ләкин алга таба һаман шулай үз-үзеңә ясканып, кыйналып яшәү мөмкин түгел: йорт-җирне аякка бастырырга, рәтле генә гаилә корып җибәрергә кирәк иде аңа.
...Сугыштан кайткан шәпкә бертуган абыйсының улы – Замир дигән алты-җиде яшьлек малай: «Миңа пистолет алып кайттыңмы?» – дип теңкәсенә тигән иде аның. Бөтен җавапларын тегендә-монда таба борып, бу сораудан ансат кына кача иде ул. Авылдашлары каршында да корал белән масаеп йөрү килешмәс иде. Шуңа күрә ул өйдә берәү дә юк чакта яшергән җиреннән трофей пистолетын тартып чыгарды... Шайтаннар ияләшмәсен дип, иске өйнең аралык ягы почмагына ике тапкыр шартлатып атты да, кирәксезгә санап, бакча артындагы кое суына ташлады. «Чулт!» иткән тавыш утлы коралның мәңгегә югалуын, тынып калуын аңлата иде.
 

III


Исәпләсәң, исең китәрлек: сугыштан соң кырык ел вакыт узып та киткән әнә... Шушы зур гына вакыт арасында Нурмый өйләнде, яңа йорт җиткереп керде, шадра битле Хупҗамалы белән бергәләшеп балалар үстерде.
Беркөнне ул, җитмешен тураклап баручы ир заты, әнә шуларны уйлый-уйлый һәм «Катя-катюша» дип сөйләнеп, бертуган абыйсының улы Замир янына сугыласы итте. Әйе, үзе генә белгән уе, яшерен дип әйтерлек нияте бар иде аның. Сәбәпнең дә мач килеп торуын кара син! «Мондый форсатны кулдан ычкындыру ярамас. Дөнья бит бу, нигә әле тәвәккәлләп карамаска? Бер генә яшибез ич», – дип эченнән генә фәлсәфә корды ул.
Хикмәт шунда иде ки: бертуган абыйсының улы Замир Шәрәфетдинов калага китеп биш ел укыды да, үзе әйткәнчә, номенклатура баскычларын үтеп, яхшы гына карьера ясап куйды, менәтерә! Ул – республика күләмендә танылган хөкүмәт гәзитендә бүлек мөдире булып эшли иде. Белемен тагын да күтәрү өчен, аны Ленинград югары партия мәктәбенә ике еллык курсларга укырга җибәрәселәр икән. Шул уңайдан, әти-әнисе һәм туганнары белән күрешү-саубуллашу өчен, туган авылына кайткан ул.
Әйткән сүз – аткан ук.
Канкардәш Замир энесе белән ике куллап күрештеләр, бакчадагы чатыр-беседка эскәмиясенә утырып әңгәмә кордылар. Август урталары иде бу. Алма өлгереп килгән чак. Алмагачның кызыл-яшькелт алмалар белән бизәлгән ябалдашлары, ымсындырып, беседканың ачык тәрәзәсенә орынып тора диярлек. Бакчага хуш исләр таралган.
Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Нурмый туганының өс-киемнәре генә түгел, инде килеш-кыяфәте дә тәмам шәһәрләшеп беткән укымыш иясенең күзләренә туп- туры карады да мәгънәле генә итеп:
– Кайчандыр мин йөргән эзләрдән атлап йөриячәксең икән, Замир энем, – дип әйтеп куйды.
Бу сүзләр Замирның күңеленә хуш килде, билгеле. Яңа-ерак сәфәргә ашкынып торган җанын горурлык белән тутырды. Сөйләшү ачыктан-ачык барды. Нурмый, әйтәсе килгәнен тел очында яшереп тормыйча, сүзне блокада көннәреннән, шәһәрнең фашистларга каршы көрәшеннән башлады һәм шул чакта апалы-сеңелле Катя белән Валяга ничек булышканын, үзенең солдат паёгыннан өлеш чыгарган чакларын сөйләп бирде.
Замир аны игътибар белән тыңлады. Азактарак, түземсезләнеп, капыл гына сорап куйды:
– Нурмый абый, синең кебек чая кешенең хәтер тартмасында аларның өй адресы сакланып калгандыр бит?
Энесенең шундый сорау бирүенә балаларча куанды абыйсы, шатлануы йөзенә үк бәреп чыкты.
– Адрес бар, энем, бар!.. Мин аны көнче Хупҗамал апаңнан ерак яшергән идем. Эзләп таптым, алып килдем менә... Шоссейная урамын тапмый калмассың, – дип, нәсел кардәшенең кулына саргая төшкән кәгазь кисәген тоттырды.
Журналистлык мәктәбе узган, язарына азык эзләргә яратучан Замир бу мәлдә кулына нинди табыш килеп керүен бөтен күңеле белән тойган иде. Ләкин Нурмый, аның шул теләген сизеп-чамалапмы шунда, җай белән генә кисәтеп куюны кирәк тапты:
– Кара аны, улым, гәҗит-фәләнгә язар өчен бирүем түгел бу. Шушы адрес белән барып, шәт иншалла, йортларын тапмый калмассың. Исән-саулыкларын белешеп, миннән сәламнәр тапшыра күр, зинһар... Үтенечем шул.
– Аңладым, – диде Замир, ризалашып. Ни генә булмасын, Нурмый абыйсы аңа кыенлык китерми торган бик тә кешелекле, дөньяви бер йомыш куша лабаса...
Канкардәш ике туган арасында сакланачак яңа сер әнә шулай бөреләнеп килде бу минутларда.
 

IV


Илнең төньяк башкаласы Ленинградка килеп, уку йортының заманча тулай торагына урнашу белән, Замир икенче көнне үк шәһәргә чыгып китте. Әле укулар башланмаган иде. Алдагы көннәрдә Кышкы Сарайны да гизәр ул, атаклы «Аврора»ны күрер, шәһәрнең тагын-тагын күп кенә тарихи урыннарына да сәфәре булмый калмас аның. Есенин яраткан «Астория» ресторанына да кереп чыгар, боерган булса. Ә бүген, бүген ул Нурмый абыйсының эзләреннән барып, аның үтенечен, һичшиксез, үтәргә тиеш.
Шәһәрнең кешеләре бик ачык, гади һәм игелекле булып чыкты. Кайсы транспортка утырасын, кая-ничек барасын җиңел генә аңлатып бирделәр.
Шулай итеп, үзенә кирәкле Шоссейная урамын чагыштырмача ансат кына эзләп тапты ул. Йөрәге ешрак тибеп, күңеле алга ашкынса да, уйларын тәртипкә китерү өчен салмак атларга тырышты. Нинди очрашу көтә икән аны? Әйбәт кабул итәрләрме? Әгәр өйдә туры килмәсәләр яки башка адрес белән күчеп киткән булсалар...
Әнә шундый уйлар катламын ера-ера, күңеле инде ятлап өлгергән утыз икенче номерлы биек йорт янына якынлашып килүе... Августның кояшлы-җылымса җиле, мәрхәмәтен кызганмыйча, битләрне йомшак кына иркәләп уза. Замир, бер мәлгә тукталып, кинәт кенә өченче каттагы ак пәрдәле тәрәзәгә караш ташлады. Пәрдә почмагын ачып, аннан өлкән яшьләрдәге бер хатын урамга баккан иде. Замир түбәннән аның йөз чалымнарын күреп өлгергәнче, ул арада пәрдә кинәт ябылды һәм яулыклы шәүлә юкка чыкты. Замир өчен әйбәт фал иде бу – әлеге йортта кешеләрнең барлыгы, яшәп ятулары аңа ниндидер көч һәм ышаныч өстәде шикелле.
Туры килүен күр син – ул эзләгән фатир да нәкъ менә шушы өченче катта булып чыкты. Дулкынлануын тыеп, кыңгырау төймәсенә басты.
 Ишекнең теге ягында кыштырдау-сөйләшү кебегрәк авазлар колакка чалынды. Йа Хода, өйдә кешеләр барлыгы Замир өчен сер пәрдәсенең бер почмагын ачып куячак түгелме соң?
Шулай да ишек ачылырга ашыкмый иде. Хәер, бер белмәгән, ягъни урамнан кергән кешегә берәү дә ишеген ачарга ашкынып тормастыр шул. Замирга үзенең кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килде, әлбәттә. «Казан» һәм «Нурмый» дигән сүзләрне кат-кат ишеткәннән соң гына, чылбыр чылтырап куйды, аннары ишек ачылды.
Каршыда алтмыш белән җитмеш арасындагы бер хатын басып тора иде. Ярым бөдрә чәчләре чалара төшкән, ә өстендә эре чәчәкле халат иде аның. «Керегез», – диде ул йомшак кына һәм үзен Валя дип таныштырды. Шикләнмәскә мөмкин, Замир каршында, чыннан да, авылдагы абыйсы сөйләгән Валя-Валентина басып тора иде.
Көтелмәгән кунакка түрдән урын тәкъдим ителде.
Сөйләшеп киттеләр. Баштарак кырыс сыманрак тоелган Валя ханымның йөзе тиз арада ачылып китте, еллар томанына кереп югалган Нурмыйның кече энесен күргәч, күңеле куаныч һәм дулкынлану белән тулды.
– Нурми-Нуралей... Это он спас нас от голода, – диде ул, хөрмәт һәм горурлыгын яшереп тә тормыйча.
«Нуралей». Күр әле, яшьлектәге Нурмый абыйсын, үзләренчә җайлаштырып, менә ничек атап йөрткән икән алар! Татарча да, русча да әйбәт яңгырый торган исемне таба белгәннәр әнә...
Нурмый – фронтовик Катя турында талпынып, аерым бер мәхәббәт белән сөйләгән иде бит. Исән-саумы, кайда-кайларда икән ул менә хәзер? Аңлашылса кирәк, Замирның әнә шул хакта беләсе, сорашасы, нинди дә булса мәгълүмат ишетәсе килә иде.
Шулвакыт ишеге ябык булган каршы як бүлмәдә кемнеңдер урындык- мазарнымы этеп куйганы кебегрәк тавыш ишетелде. Димәк, бу фатирда тагын кемдер бар. Ә нигә ерак-ераклардан килгән кешене күрергә чыкмый икән ул? Катя булса, зал якка чыкмый калмас иде. Замирның йомышыннан бихәбәр икенче бер кеше яши микәнни анда?.. Серле тоелды бу.
Валяның сөйләгәннәреннән сер бик тиз ачылды.
...Моннан ун еллар чамасы элек Катя кинәт кенә билгесез чир белән авырый башлаган. Сул як аягын һәм кулын параличлаган бу чирне «Паркинсон авыруы» дип атыйлар икән. Аны җиңүдә медицина көчсез. Фабрикадагы эшеннән азат итеп, Катяга икенче группа инвалидлык биргәннәр. Менә шуннан бирле Катя-Катерина дару төймәләре белән гомерен озайтып яши икән. Калтыравыннан уңайсызланып, кеше күзенә күренмәскә, аралашмаска тырыша...
Боларны ишеткәч, Замир кинәт күңелсезләнеп китте, чәй янына утырырга да ашыкмады. Казан күчтәнәчләрен чыгарырга да оныткан иде.
– Беләсезме, – диде Валя ханым, кунакка игътибар белән төбәлеп. – Ул бит синең атлап килүеңне тәрәзәдән карап торган икән... «Нурми-Нуралей!» дип кычкырып җибәргәнен ишеткәч тә янына атылып кердем. Саташуыдыр дип уйлаган идем. Чөнки Нуралейны сагынып яшәде ул. Көннәрнең берендә килми калмас дип, озак еллар көтте ул аны. Тәкъдир язмаган икән... Ә син абыеңның яшьлектәге чагына охшагансың. Сине ул дип кабул итте бугай ул...
Ханымның соңгы сүзләрен Замир ишетмәде диярлек. Ул Катя турында уйлый һәм бөтен барлыгы белән аны күрергә, сүз кушарга тели иде. Шуңа да үтенечен ачыктан-ачык әйтергә ашыкты:
– Миңа аны күрергә рөхсәт итегез. Берничә минутка булса да...
– Юк, юк... – диде хатын, ике кулын берьюлы ишарәләп. – Аның сүзен аяк астына салыр хәлем юк. Сине үз янына кертмәскә кушты. Сиңа үзенең чарасызлыгын, авыр кыяфәткә калуын күрсәтәсе килми аның...
Бүлмәдә уңайсыз тынлык урнашты.
– Алайса... – дип, бер кавым уйланып торды Замир. – Алайса, ишекне бармак киңлеге генә ачып, бер тапкыр булса да читтән генә күреп калыймчы, зинһар...
Ходайның рәхмәте, ханым аңлады бугай. Имән бармагын иреннәренә куеп, сүзсез генә ризалыгын бирде.
Замир, аяк очларына гына басып, ишеккә таба якынайды. Үзе вәгъдә иткәнчә, ишекне юка гына ачты да бүлмә эчен күзләде. Тәрәзә буендагы кәнәфидә... яулык ябынган, киң итәкле күлмәк кигән бер карчык утырып тора иде. Кинәт Замир эсселе-суыклы булып китте. Катя-Катеринаның кәнәфи иңсәсенә салынып төшкән куллары тигез бер ритм белән туктаусыз дерелди иде. Аскарак иелә төшкән башы да, дәү курчакны хәтерләтеп, алга-артка салмак кына калтырана... Ул үзалдына тын гына сөйләшеп утыра иде шикелле.
Замир барысын да аңлады.
Көченнән берни дә килә алмавына гарьләнеп, авыр сулап куйды, каты гына йомарлап йодрыгын кысты. Их, дөнья! Нигә шулкадәр дә рәхимсез икәнсең син... Дөньялыкта яшәп яткан кайбер бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән мәхрүм иткәнсең.
Шулвакыт ханым ымлап кына Замирны үз янына чакырды.
– Син утырып тор, – диде ул, ниндидер уе барлыгын сиздереп. – Мин сезгә гаилә реликвиясен күрсәтәм хәзер. Сабыр итегез...
Шулай диде дә, бүлмәгә кереп, берничә минуттан кире әйләнеп тә чыкты. Кулында – еллар чалымын сеңдерергә өлгергән әллә кайчангы бер фоторәсем иде. Замир әлеге фотоны кулына алып, сүзсез генә озаклап карап торды. Йөзенә моңсулык катыш елмаю җәелде. Анда... рәсемнән аңа, үтә күренмәле еллар пәрдәсе аша, егерме яшьләр тирәсендәге Нурмый солдат карап тора иде. Тельняшкадан. Башында бескозырка. Түгәрәк йөзле, мускуллары кабарып тора. Күзләрендә генә
блокада көннәренең кырыслыгы чагылып калган...
– Абыең биреп калдырган истәлек... – диде ханым, бүтән сүзләр таба алмыйча.
***
Алдагы көннәренең берсендә Казанга, аннары туган авылына кайткач та, фронтовик Нурмыйның әлеге фотоны кысып-кочаклап елавын, хатыны Хупҗамалның көнчелек галәмәте күрсәтеп алуларын күз алдына да китерми иде Замир. Блокада хатирәсе аның күңелендә, хәтер күгендә мәңгелек бер симфония- музыка булып уелып калачак – шушы хакыйкатьне ул еллар үткән саен ныграк тойды, якты дөньяда кеше кадеренең бетмәс-төкәнмәс икәнлеген аңлап яшәде.