Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тәрҗемәченең искәрмә һәм өстәмәләре

Шушы фәнни хезмәтне тәрҗемә иткәч тә, мин Шерали танышыма күләмле генә хат юллаган идем. Хатның төп эчтәлеге — 1920 елда Ташкентта Г.Тукайның рус телендә чыккан китабына багышланган иде. Ул китапның тәрҗемәчесе һәм кереш сүз авторы турында тулырак итеп язып җибәрүен үтенгән идем. Һәм бик тырышсаң, ул китапның күчермәсен генә булса да миңа җибәрә алмассыңмы дип тә үтендем. Ул боларның барысын да үтәп, миңа зур гына хат язып җибәрде. Һәм шул хатка нигезләнеп, мин Габдулла Тукайның йөз еллык бәйрәмен уздырган көннәрдә «Азат хатын» журналына (1986, №4) бер мәкалә язып тапшырган идем. Соңрак ул мәкаләм, бераз тулыландырылып та, кыскартылып та «Кичке шәфәкъ» исеме белән чыккан китабымда да урын алды. Шул рәвешле, Г.Тукайның Ташкент каласында 1920 елда басылып чыккан русча китабы турында шактый мәгълүмат тупланган кебек иде.
Шерали дус (фарсычадан төркичәгә күчерсәң, Арыслангали буладыр) миңа Ташкенттагы фәнни институт архивында сакланган ул китапның күчермәсен дә җибәрде. Ул вакытта әле заманча ксерокопия аппаратлары булмаулыктан, күчермәнең сыйфаты начаррак кәгазьдә чыккан булса да, мин әлеге китапчыкны музей хезмәткәрләренә дә, үзебезнең әдәбият институты галимнәренә дә күрсәткәләгән идем. Соңрак шул вакыйгаларга багышлап язган мәкаләләрем газета битләрендә дә күренгәләп алды.
Олуг горурлыгыбыз саналган Тукаебызга карата шундый җылы, якын мөнәсәбәттә булган Ташкент шәһәрендә аның русча «Сайланма әсәрләр»е (Габдулла Тукаев. «Избранные стихи») басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Ике тугандаш халык арасындагы әдәби-мәдәни багланышлар бик ерак заманнардан бирле дәвам итеп килә бит инде. Патша Россиясе чорында, югары белем бирердәй
мәдрәсәләребез булмаган дәвердә, мендәгән татар шәкерте Бохара, Сәмәрканд кебек мәгариф, фән үзәкләренә барып белем эстәгән. Шуннан гыйлем туплап кайткан Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрен искә төшерү дә җитеп торадыр. Һәм менә шушы җирдә, шушы мохиттә — атаклы Ташкент шәһәрендә бөек шагыйребезнен рус телендә тәүге китабы (юкарак булса да) 1920 елда нәшер ителүе үзе үк бер бүләк.
Элегрәк елларда исә анын кайбер әсәрләренен тәрҗемәләре Казан, Мәскәү һәм хәтта Лондонда нәшер ителүче газета-журнал битләрендә күренгәләгән була. Казанда чыгучы «Волжско-Камская речь» газетасында анын иҗатына багышлы беренче язма сүз 1908 елда басыла. Төрки телләр белгече Николай Ашмарин тәрҗемәсендә анын «Шүрәле» поэмасы исә 1914 елда Мәскәүдә дөнья күрә. Һәм шул ук елда анын «Пар ат» шигырен Лондонда нәшер ителүче «Рашен ревью» журналында инглизчәгә тәрҗемә итеп чыгаралар.
Ташкентта нәшер ителгән китапны туплап чыгаручы һәм күләмле кереш сүз авторы Ибнеәмин Янбаев булган дигән идек. Кем сон ул? Ш.Турдыев язып җибәргән белешмәлек буенча, ул — Касыйм шәһәрендә туган сәүдәгәр улы. 1916 елда Мәскәү коммерция институтын тәмамлаган. Урта Азиягә кайчан һәм ни сәбәпле барып чыгуы ачыкланмаган. 1919 елдан башлап ул Ташкентта рабфакта укыткан. Шул ук еллардандыр, мөгаен, Россия биләмәсендә ин беренче оештырылган Төркестан Совет Автономияле Республикасынын мәгариф идарәсендә коллегия әгъзасы да була. Ә 1920-1921 елларда бу Мәгариф наркоматынын баш комиссары вазифасын татар әдибе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев башкаруын да искә төшереп үтик. Бу Төркестан Совет Автономияле Республикасы биләмәсенә ул елларда хәзерге Үзбәкстан Республикасынын төньяк тарафлары һәм Казакъ Республикасынын кыйбла як өлешләре кергән. Димәк, әлеге китапнын таралу мәйданы кин булган. Ул республика биләмәсенә кергән халыклар саны һәм милләтләр исемлеге дә ишле генә. Анда казакъ белән үзбәктән тыш каракалпак, кыргыз, төрекмән, уйгыр милләте вәкилләре дә яшәгән. Араларында татар муллалары, татар сәүдәгәрләре дә әз булмаган.
И.Янбаевнын бик әтрафлы, кин колач белән язылган кереш сүзе турында Ш.Турдыев очеркында бераз мәгълүмат булды. Инде үзе турында бер-ике сүз. Милли җанлы, зыялы, белемле кеше буларак, ул да утызынчы еллардагы кыерсытуларны кичерә. Илленче еллар уртасында гаиләсенә кайткач та озак яшәми. Шерали язган хатта әле анын медицина институты профессоры булган хатыны белән кызынын Ташкентта гомер кичерүләре хәбәр ителгән иде. И.Янбаев бәлки Г.Тукай шигырьләрен тәрҗемә иткән Валентин Вольпин белән Мәскәүдә укыган елларында ук танышкан булгандыр. Шерали бу тәрҗемәченен кайчаннан Ташкентта яшәгәнлеген хәбәр итми. Әмма Мәскәүдә яшәгән елларында анын Сергей Есенин белән дустанә мөнәсәбәттә булганлыгын әйтеп үтә. Дөресрәге, С.Есениннын элекке каләмдәше янына Ташкентка кунакка килеп, байтак вакыт Вольпиннын фатирында яшәвенә бәйле рәвештә, «алар элекке дуслар булган» дип белдерә. Бәлки шушы килүе вакытындадыр, Есенин Валентиннын сенлесе Надеждага да өйләнә. Шул гаиләдә туган, гомерен Америкада үткәргән, Есениннын «бишенче баласы булган» ул кеше турында телевизордан әле 2014 елда да бер тапшыруны караган идем. Мөгаен, Ташкентта булганда С.Есенин татар шагыйренен иҗаты һәм аянычлы язмышы турында шул В.Вольпин белән И.Янбаевлардан күп нәрсәләр ишетеп белгәндер. Соныннан анын Тукайны һәм иҗатын зурлап искә алуынын тарихы менә шул русча чыккан китапчыкка бәйледер.
Бу тәрҗемәгә алынганда, В.Вольпиннын өч шигырь китабы авторы булуын хәбәр итә Ш.Турдыев. 1919 елда Ташкентта ул шулай ук «Антология революционной поэзии» җыентыгын да туплап чыгарган була. Г.Тукайнын әлеге «Избранные стихи» тупламасына кергән шигырьләр минем 1986 елда «Азат хатын» журналындагы мәкаләмдә санап күрсәтелгән иде. Ләкин ул журналнын үземдә сакланмавы сәбәпле, хәзер аларны төгәл генә әйтеп үтә алмыйм. Әлеге китапка алтымы-җидеме шигырь кергәнлеге генә хәтеремдә. 1921 елда Казанда Павел Радимов тәрҗемә итеп чыгарган китапта аларнын саны чак кына артыграк иде. Ләкин ул китапта кереш сүз күләме әзрәк бугай. Кайчандыр мин аларны чагыштырып караган идем. Шунысын да әйтеп китим: Валентин Вольпин соңрак та Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткән. Әйтик, аның тәрҗемәсендә тагын бер шигырь — «Ребёнку» дип исемләнгәне 1936 елда Казанда нәшер ителгән «Избранные стихи» китабына да кергән. Шул исәптән бу китапта аның элек тәрҗемә иткән бер шигыре дә урнаштырылган.
1920 елда Ташкентта нәшер ителгән китап күчермәсенең язмышына да тукталып үтик. Генерал Шамил йортында Габдулла Тукай музеен ачуга хәстәрлек көннәре башлангач, Милли музейның ул вакыттагы бүлек мөдире Дания ханым Баһаветдинова аны миннән сорап алган иде. Ул китапчыкны кулыма тотып, аның бүлмәсенә килеп кергәндә, анда булачак музейның директоры Госман Хәбибуллин да утыра иде. Аның белән беренче танышуыбыз шунда булды.
ТӘРҖЕМӘЧЕНЕҢ ИСКӘРМӘ ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘРЕ
148
Дания ханым ул китап күчермәсе белән элек тә таныш булганлыктан, аны тиз-тиз карап чыкты да минем алдымда ук булачак Тукай музее директоры кулына тапшырды. Шуннан соң миңа ул китапчыкны күрергә туры килмәде. Госман вафат булгач, аны башка кешеләр алмаштырды. Г.Тукай музеена сирәгрәк тә йөрелгәндер, күрәсең. Анда булган экспонатлар элек-электән таныш нәрсәләр ич инде. Шулай да Рәмис Аймәт Дәрдемәндкә багышланган бер очрашуга чакыргач, мин әлеге китап копиясе язмышы белән дә кызыксынган идем. «Бездә андый әйбер юк», — дип җавап бирде Рәмис. Шуннан соң әдәбият, сәнгать тарихын барлаучы галимнәр эшләгән институт кешеләреннән дә: «Тукайның 1920 елда Ташкентта русчага тәрҗемә итеп чыгарылган китабын яисә аның ксерокопиясен күргәнегез юкмы?» — дип сораган идем. Андый китапның булганлыгын белмибез, дигәнрәк җавап алдым.
Үзбәк кардәшләр белән хәбәрләшеп, соңлап булса да ул китапның үзен яисә затлырак итеп башкарылган ксерокопиясен Казанга кайтару вакыты җиткәндер дип уйлыйм. Шул ук вакытта Үзбәкстандагы архивларда башка татар зыялыларына багышланган, тарихи кыйммәте булган материаллар, документлар да ишле генә ич. Әйтик, Салих Сәйдәшевнең 1920 еллар башында Ташкентта яшәп алуына бәйле вакыйгаларны, аның Хәмзә Хакимзадә Ниязи белән аралашып, бергә ниндидер әсәрләрне сәхнәләштерүләренә нисбәтле истәлекләрне бездә искә алмыйлар шикелле. Һәрхәлдә, үземнең шул хакта берәр нәрсә укыганымны хәтерләмим. Ташкентта булганда андый истәлек язмаларын күргәләргә туры килгән иде.
Шерали Турдыев очеркын карап чыкканнан соң туган кайбер өстәмәләрем. Ул Тукай иҗатын барлауга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән казакъ шагыйрьләре Җакан Сыздыков белән Җобан Молдагалиевне искә алмаган. Кечерәк күләмле бер хезмәттә барысын да иңләп бетереп булмый ич инде. Бу шәхесләр 1940-1960 елларда Габдулла Тукайның шигырь һәм поэмаларының берничә китабын туплап чыгардылар. Үзбәкстанда да Тукай әсәрләре тупламалары ике генә тапкыр чыкмады. Шерали инде аларның күләмлерәк, сәнгати яктан сыйфатлырак итеп нәшер ителгәннәренә генә тукталган. 1927 елда Казанда татрабфак курсларын тәмамлап, Үзбәкстанга эшкә җибәрелгән Габдулла ага Уразаев Тукай, Такташ иҗатларына багышлап күләмле-күләмле мәкаләләр язып бастыра анда. Сугышка чаклы, «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакторы булган елларында, байтак кына татар әдипләренең әсәрләрен үз газетасында да, республикада чыгып килүче журналларда да бастыра. Илленче елларда, соңрак Гафур Голәм исеме белән аталачак зур нәшриятның директоры булганда да, ул татар әдәбиятын пропагандалауга зур өлеш кертә. Аның Казанда укыганда язган пьесалары да (берсе Мәскәүдә нәшер ителгән), Үзбәкстан матбугатында чыккан кайбер хезмәтләре «Вил Уразай» яки «Абдулла Вилдан» тәхәллүсе белән дә басылганнар.