Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЯ ХАЛЫК ҮЗЕНЕҢ ТУКАЕН

Хәсән ТУФАН
Чәчәкләр китерегез Тукайга

Әйләнәңдә — гөлләр...
Сүзен гүя
Шулар аша әйтә күңелләр:
— Туган көнең белән! — дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.
Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек, кыска гомергә.
Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр һәйкәл каршына,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.
Әбиләр дә килә синең янга,
Ил улының хәлен белергә:
«Еллар үткән... ләкин син һаман яшь,

Син һаман сау безнең күңелдә...»
Туган илнең тирән ихтирамын

Әверелдереп гөлгә, чәчәккә, Т

уган көнең белән котлап килү

Керсен иде гомум гадәткә.
Без чәчәкләр аша тапшырырга

Тиеш тә бит сиңа сәламне...

Ел буена тик бер генә тапкыр

Күрәсең син, Тукай, аларны.
Ник кырларда чәчкә өзгән чакта,

«Тукай өчен бусы» димәскә?
Ник кырлардан кайтып килгән чакта,

Синең янга керә китмәскә?
Ял көнендә кырлар-болыннардан,

Урманнардан кайткан уңайда,

Ел эчендә тик бер генә тапкыр

Килеп китсә һәркем Тукайга,—

Синең янда — яздан кышка кадәр —

Гөлләр балкыр иде көн саен...
Әйтер иде илләр: — Күрче, ничек

Сөя халык үзенең Тукаен...
Килер илең
Меңләп сукмаклардан,
Килер иртән, килер кичләрдә,

Сәламнәрен чәчкәләре аша,

Гөлләр аша тәкъдим итәргә.


Наҗар НӘҖМИ
Булгандыр бит...

Габдулла Тукайга
Булганнар бит бөек шагыйрьләр —

Тугач, урын — алтын бишектә.
Үскәч — киткән, кайткан чакларда,

Кеше торган саклап ишектә.
Булган тагы бөек шагыйрьләр,
Тар бүлмәдә череп сүнгәннәр.
Бала чакта исә базарда:
«Асрарга бала бирәм! — дип,

— Кем ала?!» — дип сатып йөргәннәр.
Әй, язмышның шомлы агышы

, Бөеклекнең алтын ярлары...

Гомерендә — халкы язмышы,

Җырларында — халкы моңнары.
Хәзер инде башка заманнар,

Заманнарда башка базарлар,

Базарларда — башка малайлар

, Малайлар да — башка Наҗарлар.
Күңелемнең заман кошчыгы! —

Басып сайрый алтын киртәгә.
Сатылырга бүген әзермен,

Тукай чыкса миннән иртәгә.
«Йә кем ала?!» Сезгә кирәксәм,

Мин тукталам табып мәрхәлә48.
Аһ, алай да килми кешегә

Шагыйрь дигән бөек мәртәбә.

48 Мәрхәлә - юлчылар туктап китә торган урын.


Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА
Өмет булып...

Ачлыкны һәм ятимлекне аңлар микән
Күк йөзендә йөзеп йөргән мәңге тук Ай?
Җирдә тормыш бүтәнчәрәк! Үзгәрешсез...
Ни язсаң, шул хак сүз булган икән, Тукай.
Ачлары да, мескене дә, байлары да —

Һәммәсе шул — үзгәрешсез икән җиһан,

Һәрбер сүзең халкың кайгы-хәсрәтен һәм

Дәрьяга тиң тирән моңын чүпләп җыйган...
Бүгенгедәй кабул итәм һәр әйткәнең,

Халык өчен, хаклык өчен һәр сүз газиз. .

..Җанга тимә, әйдә, дөнья, калдыр җанны,

Хөр сүземне, ни дип әйтим, изәлсәң из!
Каннар саркып чыксын әйдә үпкәләрдән,

Сулар сулыш җитмәгәнгә еллар буе.

Күзләремнән ачы яшьләр тамса тамсын,

Юк күңелнең һич кенә дә елар уе.
Ач та түгел, бай да түгел... Ә соң тормыш

Кая куа мине һаман суга-ора?
Ә мин барам... Ялгыз түгел... Өмет булып

Юлларымның иң очында Тукай тора...


Рифә РАХМАН
Бир син миңа

Бир син миңа бер тамчысын гына

Мәхәббәтле шигырь юлларыңа

Тамган хиснең.
Бир син миңа бер мизгелен генә

Күңелеңә җырлар алып килгән

Айлы кичнең.
Бир син миңа гашыйк итәр көчләр

Сүз егәре белән җанда туган,

Моң егәре.
Нидер җитми кебек, нидер җитми

Тамам-тамам дигән тамчысына

Каләмдәге.
Бир син миңа рухыңдагы көчне

Шундый зәгыйфь калган тәнеңдәге

Шигырь аша!
Укыйм да бит, аннан... куркып калам,

Язганымның көче бу кадәрле

Дип булмаса.
Фикерләрем ирешмәсә әгәр,

Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр

Кешеләргә?..
Языйм микән? Риза булыйм микән

Телне-тешне кысып яшәвемә?
Соң нишләргә?!
Бир син миңа бер тамчысын гына (!)

Катлы-катлы шигырь юлларыңа

Тамган хиснең.
Бир мизгелен үзең белән бергә

Ай нурларын толымнарга үреп

Чыккан кичнең.
Бир син миңа бер күзәнәк кадәр

Үз-үзеңне — нечкә шигырь аша

— Җаным тынсын.
Юк! Ташкыны белән сулышыңның,

Саф силләре белән хисләреңнең

Басыйм сусын!
Бир син, Тукай, үрчер күзәнәген

Шагыйрьлекнең миңа үзеңдәге!

Риза түгел тик тап булырга мин

Синең күпне күргән күзеңдәге!

Рамис Аймәт
Тукай карашы

Ул карашта... ил җанына сыенып,

Төннәр буе көзге җилләр елый.

Ул карашта... зеңләп тартылган күк,

Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.

Рәнҗү, кайтмаган үч...
Ул карашта
Төбәлгәнме әллә утлы уктай?
Карашыннан яраланган дошман —

Дуэльләргә чакырмаган Тукай.

Кырыс хакыйкате заманнарның,

Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да —

Гомер буе яшен булып яши,

Карашларның серле тынлыгында

. Өзелергә торган өмидләр дә,

Ялгана күк, бакса ул карашлар.
Күзләремә гүя Тукай түгел,

Бага сыман нурлы Ай, кояшлар.

Ул карашның тирән чоңгылына,

Көтмәгәндә китеп югаламын.

Шигырь-утым сүнсә, ярты төндә

Тукай карашыннан ут аламын. .

..Ул карашның офыклары буйлап

Сузылгандыр юлы татарымның.

Дәшә сыман күзләр: «Газиз халкым,

Мең бәладән сине коткарырмын!»

Карурманнар үтеп чыккан халкым,

Нидер көтеп сыңар кош юлыннан.

Тик ул менә чыгар микән кичеп,

Тукай карашының ешлыгыннан?!.


Рөстәм СҮЛТИ
Мәрхәмәт

Ул булмаган булса, белмим, белмим...

Уйлардан да хәтта җан өши.
Әле ярый, ишетелгән аңа

Сыкранган бала тавышы.
Учагына, кочагына алган,

Таныш-туган түгел, чит кеше.

Даны да юк, малы да юк аның,

Ул бит бары — Вәли-читекче.
«Асрамага бала, әй, кем ала?»

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?
И мәрхәмәт, кап-караңгы төнне

Кояш-айлы иткән мәрхәмәт,

Мин, татарны, җырлы-моңлы иткән —

һәм Тукайлы иткән мәрхәмәт,

Яусын гына сиңа мең рәхмәт!


Йолдыз МИҢНУЛЛИНА
Өзелгән өмет

Кычкырып та әйтеп булмый, пышылдап та:
ямап теткәләнгән юлда, татар кышы ята.
Җепшек иде бая гына, ә хәзер яңадан дүрт кыйблаңны

дүрт ягыннан әйләндереп алган боз дивары.

Нинди соң ул, синең камил Аллаң?
Һәм ник кирәк ялкынсыну, нигә ирек даулау
(... җиһанга ят яраткан...)
халкым диеп? Үтә йөри бу зәмһәрир кышта —

эчтән өтә күргән бере, җил суыгы — тыштан камап ала.

Нинди соң ул сез теләгән вәхи?
Тагын ничек кулым соныйм, нәрсә диеп дәшим?
Канның соңгы дәрте шулмы — ешрак шакылдата.
Кычкырып та әйтеп булмый, пышылдап та...