Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Тукайга

Балачактан — ятимлектә,

Иркәләү, наз күрмәдең.

Күтәрүчең булмаса да,

Югарыга үрләдең.
Үз халкыңа хезмәт иттең,

Ару-талу белмәдең.
Бу дөньядан яшьли киттең,

Кыска булды гомерең.
Шагыйрь йөргән юллар буйлап,

Кырлайларга барабыз.

«Әллүки»не көйли-көйли,

Аны искә алабыз.
Син тудырган матур җырлар

Илһам бирә күңелгә.
Олуг шагыйребезне без

Онытмабыз гомергә!
Роза ШӘФИЕВА,
Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты

 

Тукайга...
Их син, Тукай, моңлы Тукай —

Бәхетсез, ятим бала.
Синең шигырьләрне укып,

Бөтен халык таң кала.
Их син, Тукай, моңлы

Тукай, Бик күп түктең күз яшен.

Барысын да татыгансың,

Хәсрәтен вә миһнәтен.
Синең иҗат чишмәләрең

Баетты татар телен.
Татар телен, Тукай телен,

Бөек даһилар телен.
Бөтен дөнья халыклары
Соклана иҗатыңа.
Мәңгелек дан, рәхмәт сиңа —

Шигърият солтанына!

Җир шарында күп телләр бар, төрле-төрле,

Иң ачысы, иң татлысы татар теле!
Татар теле, бик борынгы бабам теле,
Сакчысы син милләтемнең, нык терәге.
Саклыйк телне, яклыйк телне, әй милләтем!
Бу бит бөек Тукайның да зур теләге.
Халкым минем! Издермик без татар телен!
Саклыйк, яклыйк һәм көрәшик аның өчен,

Тап төшермик без бабалар мирасына,

Бай хәзинә итеп саклыйк алар эшен!
Гөлзилә ГАФУРОВА,
Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты

 

Тукайга
Ничә буын синең шигырьләрне

Һәрбер сүзең синең җанга үтә,
Яттан белә, зурлый, ярата.

Һәр әсәрдә — халык берлеге.
Бу — халкыңның иң зур рәхмәтедер,
Ихтирамы сиңа карата.

Баланың да, ата-бабаның да
Уй-хисләрен ачып салгансың.
Бөек Тукай, дибез, горурланып,

Йөрәкләрнең кылын тибрәлдереп,

Милләтнең син алтын бөртеге.

Моңлы җырдай истә каласың.
Булат ХӘКИМУЛЛИН,
Чаллы шәһәренең 58нче мәктәбе укучысы

 

Дустыбыз син, Тукай!

Син бөек тә, мәңгелек тә,

Әдәпле дә һәм зирәк.
Син — милләтнең үткәне дә,

Киләчәктә дә кирәк.
Һәр кешенең күңелендә

Сакланасың син, Тукай!

Шул чордагы ил язмышы

Синдә чагылды, Тукай!
Авыр тормыш юлы үтеп

Сынмадың, сыгылмадың.

Татар халкы йөрәгендә

Яңгырый «моңлы саз»ың.
Дәверләр авазы аша

Дәшәдер якты рухың:
— Телегезне онытмагыз! —

Уенга кушып чынын.
Бөек Тукай белән бары

Китаплар аша таныш.
Шулай да күңел сөенә:

Ул бит безнең якын дус!
Алинә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе укучысы