Логотип Казан Утлары
Роман

ДӨНЬЯ ГАМЕ (ахыры)


7
Ул һәрвакыт шәһәрдән беразга китеп, кабат әйләнеп кайткач, үзен беркадәр чит итеп сизә торган иде. Җыелган хатларны укыганда да, әле үзен монда түгел, Җаектамы әллә авылдамы дип хис итә иде. Бу юлы ул өстәлендә Фирая ханымнан берәр хат күрермен дигән тирән ышаныч белән кайткан иде. Ләкин көтелгән хат күренмәде.
Кайда икән ул хәзер, нишли икән? Габдулланы искә аламы?
Аның йөз сызыклары, тавышы онытылды... хәтере тоныкланды, ханым хисләр дәрьясына кереп югалды. Аның исендә әле... кайчандыр Фирая белән күңел түрендәге бик тә яшерен нәрсә турында сөйләштеләр ... алар арасында булырга тиешле үтә нечкә, ягымлы нәрсә турында. Апасы яшендә иде бит ул! Габдулла шундый кыюсыз малай иде...
«Мин олыгая алмыйм, юк!» — дип уйлады ул, малайларча җәберсенеп. Үзенең дусларын күзалдына китереп, аларның тормышын, олыгаюларын һәм тәкъдирләре алдында түземлелекләрен үзенеке урынына куеп карады. Менә, мәсәлән, Миңлебай, аның Уральскидагы сабакташы, хәзер исә ул театр артисты Габдулла Кариев: яраткан хатын-кызы белән яшәп ята, үзләренең уртак почмагы булмауга исе китмәде, һәрвакыт юлда, никахлары да теркәлмәгән. Әгәр балалары туа калса, уйнаштан туган дип саналачак. Ләкин рәсми рәвештә алар арасында бер-берсен аңлаудан торган мәхәббәт хөкем сөрә. Вакыт-вакыт Габдуллага да Фирая белән икесе арасындагы шундый тормыш күзалдына килә, ләкин ул аны чынга ашмас хыялга саный. Хәзер ул бик еракта, шуңа чиксез авыр да, шул ук вакытта ул сагыш, ничектер, татлы да — аны бу газаптан бары тик хезмәте генә коткара ала!
Ул тагын Мария Карловнага йөри башлады, дөрес, күп шөгыльләнмәделәр, аның каравы бик теләп һәм озаклап тегесе-монысы турында сөйләшеп утырдылар. Кайчакларда Фирая ханымны телгә алалар. Шуннан соң ул тагын дулкынлана һәм үзен бәхетсез дип хис итә башлый.
Сентябрь азагында редакция «Болгар» номерларына күченде, Габдулла да шунда бүлмәгә урнашты.
Ахыры. Башы 2-3нче саннарда.
8
«Болгар» номерларының хуҗасы Әбүзәр Бәхтиев дигән эшкуар иде. Кунакханә Вена модерны белән төзелгән, хикмәт ясалышлы, гөмбәзләр, борылмалы балконнар, почмакларына манараны хәтерләткән каланчалар куелган бик зур өч катлы йортны били. Монда һәрберсе бәрхет пәрдәле, ванна бүлмәле, су үткәргечле, һәр катында
ДӨНЬЯ ГАМЕ
13
телефонлы йөзләгән номерлар бар, күптән түгел генә кунакханә электр белән яктыртыла башлады, дөрес, бу кадәр файдалануны күтәрә алмыйча, кичләрен ут гөлт итеп сүнеп куя иде. Бөлгенлеккә төшкән алпавытлар да, эшен уңышлы алып барган сәүдәгәрләр дә, китап бастыручылар белән актёрлар да, мөфтияткә изге дәрәҗәгә указ алырга баручы шәкертләр дә, хәзер Төркестанда яшәп, ел саен ата-бабаларын зиярәт кылырга кайтып йөргән бай әтиләр һәм аларның балалары биредә туктала иде. Гадирәк номерларда
— Казанның төрле контора, фирмаларында, редакция типографияләрендә эшләүче хезмәткәрләр, — бер сүз белән әйткәндә, пролетарийның зыялылары... әмма шулай да килеп-китүчеләрнең иң күбесе сәүдәгәрләр белән төрле фирма вәкилләре, яңа егерменче гасырның җиңүчеләре, булдыклы уллары булды.
Аларның ашкынулы хәрәкәтен, киеренкелектән кызарып чыккан йөзен, очкынланып торган карашын күзәтү, кычкырып көлүләрен ишетү кызык
— барысы да уңыш казанган кешеләр, дип уйларсың. Редакциядән әйләнеп кайткач, Габдулла, көндәлек мәшәкатьләрдән бушану өчен, ачык тәрәзә янына утыра да кунакханә каршына килеп туктаган тарантас һәм фаэтоннарны күздән кичерә.
Габдулла түбәтәйле юан кеше утырган тарантасны абайлап алды, тегесе болайга таба борылды — бу Акчурин, Хәсән әфәнде! Өч минуттан ул инде номерда иде, тиргә баткан, уңайсызлануын ягымлы көлүе белән капларга тырышты.
— Йортка иминлек иңсен! Уһ, мондый баскычтан менү минем яшьтәгеләр өчен түгел.
Габдулла урыныннан торып, аның каршына килде, урындыкны аңа таба этеп куйды һәм хезмәт күрсәтүче егетне чакырып, самавыр китерергә кушты.
— Тагын берәр нәрсә... — диде ул, — прәннекме шунда.
— Бай яшисез, прәннекләр белән сыйларлык булгач, — дип шаркылдады Хәсән әфәнде. — Миңа берәр касә чәй булса җитә. Эссе — башка кабарлык... сентябрь диген, җәһәннәмдәге кебек! Тартыгыз, тарт, ияләндем инде, улларым да сигара белән агулана.
Кунак шикәр тешләп чәй эчте, зур кулъяулыгы белән битенә тибеп чыккан тирне сөртте. Аннары касәсен тәлинкәгә каплап куйды.
— Һәр кичне сезнең шигырьләрне укуны гадәткә керттек, Габдулла әфәнде. Оныкларым яттан белә, аһәңле иҗатыгызның гүзәллеген тоюларын күзәтүе рәхәт. Безнең наширләргә балалар өчен махсус китаплар чыгарырга Аллаһ акыл биргәндер.
— Әйе, әйе, — диде Габдулла, аны-моны уйламый гына, үзенең башында, шундый зур кунакны нәрсә китерде икән, дигән уй бөтерелде.
— Безгә, Аллага шөкер, үзебезнең матбугат һәм искитәрлек каләм әһелләре булган бәхетле заманда яшәргә насыйп булды. Шәхсән үземә, дөресен әйтим, безнең фабрика турындагы мәкаләләрегез ошады. Сез турысын әйтеп язасыз, беренче мәлдә, бәлки, ошатып та бетермиләрдер, ләкин аның, һичшиксез, файдасы бар. Менә, Алла бирсә, Бельгия җиһазлары алам, эшчеләргә җиңелрәк булыр. — Бераз сүзсез торгач, ул кинәт кенә сорап куйды: — Сезне безнең фирманың тарихы кызыксындырамы? Һу, бу — хәзерге яшьләр өчен гыйбрәт алырлык тулы бер хикәят! Минем бабам, Курамша Акчурин, Сембер алпавытларының мануфактурасын йон белән тәэмин итеп торган. Аннары Зиябашта үз фабрикасын төзегән. Хәзергеләр белән чагыштырганда — тфү
— төкерек! Ләкин һәр эш аздан башлана. Хәзер акционерлык җәмгыяте, мин директор — җаваплы кеше. Тик менә яшем генә... эшләр белән күбрәк Якуб шөгыльләнә.
— Сез дә бит, Хәсән әфәнде, эштән читләшмисез.
— Мин булдыра алганча нәселем алдында бурычымны үтим. Минем тырышлык
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
14
белән шулай ук җәмгыяте хәйрияләр оешуы белән горурланам... Мәгърифәт тарату, музыка, хәтта хатын-кызлар комитеты бар. Сез көләрсез: андый миллионерларга чын ярлы-ябагай оешмалары нигә кирәк, диярсез. Бу икейөзлелек һәм монафикълык диярсез. Шулай да милли тигезлек шартларында... кыскасы, үзегез аңлыйсыз.
Габдулла башын селкеде. Аңлавы кыен түгел: хакимиятнең кырыслыгы мөселманнарны берләштерде, изелүгә карата килешмәүчәнлек рухын ныгытты, шул сәбәпле кемнәрдер дини һәм милли бергәлеккә ышанды. Чыннан да, тарихның аерым баскычларында байлар белән ярлыларны берләштерү мөмкин булган! «Ләкин бай беркайчан да үзенең ярлы милләттәше хакына акча янчыгын ачмас!» — Ялгышмасам, Хөсәен Ямашев шулай дип әйткән. Үзе бу ачы чынбарлыкны күптәннән аңлаганга шулай дигән.
Эшлекле кеше авызыннан мондый тасма теллелекне ишетү кызык! Шундый ук идеалист микәнни ул?
...Милләт алдында чәчәк ату өчен зур юллар ачыла, Россия, Уралдан башлап Наратка кадәр, тиз арада безнең сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр кулында булачак. Хөкүмәт таш диварлы ныгытмаларын куйган урыннарда хәзер тынычлык хөкем сөрә. Ырымбурда, Җаекта, Омскида, Троицкида — бар җирдә без гыйбадәтханәләр, сәүдә йортлары, фабрикалар төзедек. Казанда басылган китапларны империянең дистәләгән төрки халкы укый.
— Шунысын да исәпкә алыгыз: мөфти вазифасында, менә инде йөз илле ел, бары Казан муллалары гына. Бу — казанлылар мөселман милләтенең аерым нигезе кебек була дигән сүз.
— Андый милләт юк, Хәсән әфәнде, — диде Габдулла акрын гына.
— Казанлылар күптәннән халык буларак билгеле һәм аларның үз телләре бар
— татар теле. Крәстиян белән эшче төрки телдәгене укымый, бу хәтта зыялылар теле дә түгел, бу, кичерегез, эшкуарлар теле, алар үзләре яшәгән җирләрдә генә шушы телдә аңлашалар. Мин — әдәбиятчы, бу хакта минем фикеремне ишетәсегез килсә шул: мин гади халык, крәстиян һәм эшчеләр телендә язылган әдәбиятыбыз турында хыялланам. Инде ул заманның җитүенә ышанам.
Хәсән әфәнденең йөзе караңгыланып китте, ләкин ул килеште:
— Дөрес. Шигырьләрегезне укыганда, телебезнең никадәрле бай һәм аһәңле булуын аңлыйм. Авыр көрәштә без динебез, башка яшәеш хокукларын яклап кала алдык, хәзер безнең кулда байлык та бар. Байлыктан башка гәзит һәм китапларны күп итеп бастырып булыр идемени? Һәй, әгәр сез матур сөйләмегез белән мөселманнарга Аллаһы Тәгалә исеменнән яктыртылган барлык игелекле эшләр турында сөйләсәгез иде!
— Ишаннар, дин белгечләре һәм башкалар турында шулкадәр күп яздым, миңа күптән җәннәткә юл ябылды.
— Ярар, җәннәт хакында... анда керергә рөхсәт кәгазен муллалар гына бирми, — диде ул дорфалык катыш яклаган тон белән. Шул ук дорфа катыш үз-үзенә ышанганлык белән бүлмәгә күз йөртеп чыкты да башын чайкады: сезнең кебек талантлы кешегә иркенрәк торак булса да яраган булыр иде. Сезнең Гыйсмәтуллин йорты белән кызыксынганыгыз юкмы? Йортның яртысы, мөгаен, сезне канәгатьләндерер иде.
— Гасыр азагына да түләп бетерә алмассың.
— Сезгә түләргә туры килмәс иде. Нәрсә дип әйтүем, йортның икенче яртысын безнең акционерлык җәмгыяте ала.
— Юк, Хәсән әфәнде, үз бүлмәм җитә миңа.
— Ярар, анысы үз эшегез. Яшь чагымда минем дә исем китми иде. — Ул, шаярып, симез гәүдәсе белән яшьләрчә җилкенеп, кинәт сикереп торды һәм буялган шома
ДӨНЬЯ ГАМЕ
15
идәнгә аздан гына барып төшмәде.
— Сезнең белән гәпләшү бик күңелле булды, — диде ул, Габдулла белән саубуллашып. — Зинһар, озатмагыз.
Кырын-кырын барып, ишек яңагына бәрелде һәм таркаулыгыннан ишекне ачык калдырып, Хәсән әфәнде чыгып китте. Бер минуттан хезмәт күрсәтүче егет йөгереп килде, сөйләнә-сөйләнә, савыт-сабаны җыештырды:
— Ис-сең китәр! Яңа пешкән прәннекләр, ул берсен дә ашамаган, гаҗ- җәп!
Габдулла прәннек салынган капны алды да егеткә сузды.
9
Иртән гадәттәгедән иртәрәк уянды, номерында чәйләп алды да редакциягә барырга кузгалды. Әле беркем дә килеп җитмәгән, өстәлдә яңа гына типографиядән килгән корректура битләре ята. Ул укырга утырды. Берәр сәгатьтән эшен тәмамлады да тәмәке кабызды. Баскычта сөйләшкән тавышлар ишетелде, ишек ачылды, һәм Борһан Шәрәф бусага артындагы кемнедер чакырды: «Узыгыз, үтенәм. Ул монда».
Оялудан бит очлары алланган ике кыз күренде, алар артыннан килешле сынлы, артык нәзакәтле Борһан атлады.
— Таныштырырга рөхсәт итегез... рөхсәт итегез, рөхсәт итегез!
Габдулла тоныкланып киткән тавыш белән: «Исәнмесез», — диде.
Кызларның берсе, ялтырап торган яшькелт-соры күзлесе, аны тәмам каушатты. Аның өстендә гади генә ак батист күлмәк, артка бәйләнгән җиңел батист яулык нәфис йөзен ачып тора. «Зәйтүнә», — дип кабатлады Габдулла кызның исемен эченнән генә һәм, кычкырып әйтмәдемме, дип сискәнеп китте.
Борһанның күп сөйләшергә яратуы, тәкәллефлелеге урынлы булды, ул кызларны җайлап утыртты, чәй-кәнфитләр турында кайгыртты, бертуктамый сөйләнде. Ул арада Габдулла үз урынына утырды, бер кирәкмәскә корректура битләрен караштыргандай итте. Каһәр төшкере итәк корты, монда кызлар ияртеп керергә каян башына килгән диген! Чыгып качсаң, яхшы түгел, күзле бүкән шикелле утыр инде. Әле бәйләнә башларлар: «Аһ, укыгыз, зинһар, аһ, шигырегезне бүләк итегез! Түземлегем җитми!»
Бәхеткә, кызлар үзләре дә уңайсызланды, озак тормады. Борһан аларны озата чыкты. Ул әйләнеп кергәч, Габдулла күңелендәгесен әйтеп салды: янәсе, ул беркем белән таныштыруны сорамаган, Борһан моннан соң мыегына чорнасын...
— Ярар, ярар, — дип көлде Борһан. — Бик үтенделәр, мин каршы тора алмадым. Курсисткалар, алдынгы яшьләр, ахыр чиктә, синең укучыларың... Дөресен әйткәндә, мин эш белән килдем. «Кисекбаш»ны безгә бир, аерым китап итеп чыгарырбыз.
— Мин бит журнал өчен яздым. Галиәсгар үпкәләр.
— Галиәсгар белән килештек. Тулысынча бастыра алмый, өлешләп — тәэсирне генә боза.
— Эшем кешесе дә инде син, Борһан!
— Менә кулыңа әзер китабың килеп керсен, шунда әйтерсең, Шәрәфләр эшлеклеме, юкмы икәнне. — Ул сагышланды, — бәлки поэмаң безнең соңгы басмабыз булыр. Губернатор тәмам котырды.
Борһан китте. Эч поша, күңелсез!..
— Миңа хатлар юкмы? — дип кычкырды сәркатипкә.
— Юк, Габдулла әфәнде, — дип җавап бирде ябык кына егет, башын ишектән тыгып. — Бәлки кичке почта белән булыр.
Ул бары кулын гына селкеде дә, кадактан пәлтәсен алып, чыгу юлына юнәлде. Борһаннан акча хакында сорыйсы калган, дип уйлады ул, пәлтәне алыштырасы иде. Эч поша!..
Икенче көнне йөзенә ахмак елмаю ягылган сәркатип тантаналы рәвештә аңа хат сузды. Кемнән икән? Фирая ханымнанмы? Әгәр ниндидер тарту көчләре чыннан да
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
16
бар икән, ул Габдулланың көткәнен сизәргә тиеш.
— Алыгыз инде, Габдулла әфәнде.
Хат Әмирдән, Өчиледә танышкан егеттән иде. Ул әтисен тагын бер генә кышка мәдрәсәдә калдырырга үгетли алуы, бик күп укуы, язуы, бертуктамый «Шильон мәхбүсе» турында уйлануын хәбәр иткән; икенче елга, мөгаен, атасының сүзеннән чыкмас — өйләнер, өстәвенә кызны ошата да икән. Берничә биттән торган буталчык, күңелендәгене бушаткан, ара-тирә җитди фикерләр дә күренгәләп куйган, киңәше белән ярдәм итүен үтенгән бу хат Габдулланы дулкынландырды. Шул ук кичтә ул җавап язарга утырды.
«Мин киңәш бирә алмыйм, бары үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә генә алам», — дип уйлады ул, каршына ак бит куеп. Каләмен кулына алды.
«Мин сезне гади һәм ихлас күңелле кеше дип кабул иттем. Беркатлылыгыгыз, кичерегез, минем бик күптәнге самимилегемне хәтерләтте. Казанга да кыюсыз гына җыендым: «Мин бит анда җәмгыятьнең күпме катламын күрәчәкмен, бәлки, алар белән сөйләшергә дә туры килер! Мөмкин хәлме ул? Алар бит киләчәктән хәбәр бирүчеләр!» — дип уйладым. Әгәр миңа шул вакытта, мәсәлән, Гаяз Исхакый шул ук ипине ашый һәм шул ук суны эчә, алар да үлемсез түгел, дисәләр, ышанмаган булыр идем. Аннары күп нәрсәләргә күзем ачылды. Аларның колагыма: «Шигырьләреңне халык аңлый һәм ярата. Жәл, бик арзанга биргәнсең, без күбрәк түләгән булыр идек», — дип пышылдауларын ишетеп, таң калган идем. Баштарак шаярталар, түбәнсетәләр дип уйладым, ләкин күрәм: җитди икән! Аларның киләчәк турында сөйләшүләре минем өчен, халык өчен дәдер, мөгаен, — артык томанлы. Хәзерге мәшәкатьләргә бернинди игътибар һәм кызыксыну, крәстиян белән эшчеләргә карата теләктәшлек юк. Миңа калса, хәзергенең һәр минуты кадерле, хәзергесе кыйммәт. Киләчәк — мине дөрес аңлагыз һәм мин-минлектә гаепләмәгез — ул минем хәзерге минутлардан төзелә, әгәр Аллаһ биргән көннәремне мәгънәле итеп яшәсәм, билгеле. Киләчәк хакындагы аларның буталчык киңәшләре тулысынча төгәлләре белән катышты, ягъни, гади генә әйткәндә, һәрберсе минем күңелемә үтеп керергә тырышты: үзең турында уйла, кешечә яшә, яхшырак киен, үзеңне дәрәҗәле тот, янәсе, дусларыңны да шундыйлар арасыннан эзлә. Байларны алар шундый үгет- нәсихәтләре белән хәлдән тайдырдылар. Ләкин алар минем көннәр, төннәр буе эшләвемне, үзем анык белгәннәрне төшерергә тырышуымны сизделәр микән? Арыдым мин ул чакта, арыдым. Әлегә кадәр ул арыганлык җилкәмнән басып тора.
Кешенең асылы аның эшләгән эшендә, әңгәмәләрдә беленә, әгәр сөйләүче фикерләү сәләтенә дә ия булса, билгеле. Күренекле эшлеклеләрнең: «Ирек! Милләт! Дин!» — дип кычкыруларында акыллы эшләргә сәләтлеме икәнлекләрен тотып алу мөмкин түгелдер. Өмет белән Ауропага карыйбыз — анда да киләчәктән хәбәр бирүчеләр бар, ләкин араларында шәхесләр юк...
Күп сөйләндем, тик бернинди киңәш бирә алмадым. Аннан соңгы сорауларга бөтенләй җавабым юк. Гаилә кору мәсьәләсендә... Нәрсә әйтергә? Мин үзем буйдак һәм андый эшләрдә кыюлыгым җитми. Өстәвенә, хәзерге үз-үземне тотышым бала чактагы нәрсәнедер хәтерләтә. Малайларның алмагачларны селкетеп, куеннарына тутырган чаклары булгалады. Минем берне генә алырга да кыюлыгым җитмәде. Шуны күреп, бакчачы миңа үзе бирә торган иде. Мин иптәшләремә горурлык белән: «Ул үзе бирде!» — дип әйтә идем. Хәзер дә шулай, бер кызга да үземнең хисләремне белдерергә батырчылык итмим. Әгәр кыз үзе миңа кулын бирсә, теземә төшеп, бу гүзәл кулны иренемә китерә алам: ул үзе бәхетле итте мине, үзе! Көлке түгелме инде болар, йә?
Шушы көннәрдә редакциягә гаҗәеп кыз килгән иде. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени — акыллы, ягымлы кызны очрату һәм бергәләп гаилә оясы тергезү, бар да гади, бар да кешечә!»
...Нокта куйганда, таң беленә иде инде. Ул, канәгатьләнеп, өстәл кырыена учлары
ДӨНЬЯ ГАМЕ
17
белән таянып артка этелде һәм катып калган мускулларының рәхәт сулкылдавын тойды. Аннары, ут капкандай, өстәлгә иелде, хәйләкәр сагышлы чырай белән каләмен кәгазь битеннән йөгертте.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, көенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» — диеп көенергә.
Дусларына язган хатларын ул еш кына әнә шулай әле генә уйлаган дүртьюллыклар белән тәмамлый иде. Нигә — тик ул моны аңлата алмады. Бәлки, кешегә карата тулысынча ышанып бетмәгән, якын күреп бетермәгән хисләрдән чыгып шулайдыр?
Конверт табылмады, битләрне өстәлдә калдырып, ятагына күчте.
10
Кунакханәдә мичләрне иртән дә, кичен дә ягалар. Яңа киселгән утын китерделәр, урамда турап ярдылар, хезмәткәрләр кочагы-кочагы белән урман исе аңкып торган пүләннәрне алып керәләр дә дөбердәтеп мич каршына өяләр. Башта мич авызыннан төтен бәрә, шарт-шорт ата, тиздән алтынсу эссе ялкын күтәрелә, аның очкыннары киң, караңгы коридорның каршы як диварларында биешә башлый...
Шундый салкын һәм якты көннәрнең берсендә номер ишеген акрын гына кактылар. Приказчикка охшаган, ләкин бу матавыклы эш өчен картрак тоелган таныш булмаган кеше килеп керде. Ул башын җиңелчә иеп, укмашкан чал кашларын күләгәләп торган фин бүреген салмаенча гына:
— Сезне Воздвиженскида көтәләр. Хәзер үк китереп җиткерергә куштылар, — диде.
— Кая? Ник?
— Фурлетовның карета эшханәсендә. Кичерегез... тизрәк, диделәр.
Әбүзәров! Чын мәгънәсендә гаскәри, карета алырга җыенган.
— Барам... ләкин, билләһи дип әйтәм, мин нәрсәгә кирәк булуымны белмим!
Габдулла тигез итеп себерелгән киң ишегалдында толып кигән, кыска тире тотылган татар бүреген кырын салган Фурлетов картны, зифа сынына ятып торган пәлтәле, иңбашына күпереп торган ас тиресе салган ханымны күрде.
— Туктатыгыз! — дип кычкырды ул, сулышына ут капкандай буылып. Көтеп тормастан, барган җайга чанадан сикереп төште, ханымның каршына атылды да туктап калды.
Фирая ханым, Фурлетовка карангалап, көлә-көлә, аңа таба йөгереп килде. Фирая ханымның аягында кечкенә ак фетр итек.
— Хәзер үк әйтегез... сиздегезме мин икәнен, сиздегезме? Бары дөресен, дөресен генә!..
— Сизендем шикелле, башта, Әбүзәровтыр, дип уйладым.
— Бик яхшы! Нәкъ шулай дип сөйләрмен: ул минем шаяруымны гаскәри кыланышы дип белгән, диярмен.
Фурлетов, ягымлы елмаеп, Габдулланың кулын кысты, аракы эчәргә тәкъдим итте.
— Алай уңайсызланмагыз, — дип тынычландырды ул аны, — болай гади генә, андый эш өчен монда минем аерым бүлмәм бар. Әнә Тащилин Дмитрий Кириллыч, яшерен киңәшче, чирканып тормады. Әйдә, тагын берәрне җибәрик, ди, әйе!
Сарай эчендәге рәшәткәләнгән киң тәрәзәле чиста, салкын бәреп торган келәттә Фурлетов белән берәр стакан җиффәреп, артыннан кипкән балык каптылар. Аннары
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
18
чыгып, карета тирәли әйләнеп, караштыра башладылар. Фирая ханым, көтеп арган кыяфәттә, Габдулланы чакырып, кул изәде.
— Аннары карарсыз, менә дигән. Алексей Фокич, Алексей Фокич, дим. Без киттек, киттек! Әйе, сөйләшкәнчә, Евангелистовскига, Шакиров йортына. Рәхмәт сезгә, күгәрченкәем!
Ихатадан чыгып барганда ук, ул Габдуллага таба борылды. Шатлыгы эченә сыймый иде:
— Мин моны губернатор киявенең борын астыннан алып киттем, менә шулай!
— Хәзер кая барабыз?
— «Аркадия» гәме, «Варшава»гамы, әллә башка кабаккамы — миңа барыбер. Йә, йә, курыкмагыз. Миңа киттек, чәй эчәрбез, җылынырбыз.
Кыңгырау шалтырауга, коеп куйгандай зифа сынлы яшь кенә асрау кыз ишекне ачты да текә баскыч буйлап өскә йөгереп менеп китте. Өстә хуҗабикә белән кунакны көтеп алып, ишек ачты, каушаган, бераз куркынган караш белән аларны эчкә үткәрде. Ханымга чишенергә булышканда да, күзен күтәреп карамады, аннары караңгырак җылы коридорның теге башында көйле матур тавышы белән кемгәдер, самавыр куярга, дигән тавышы ишетелде.
Хуҗабикә Габдулланы яшел кандиллы, бәрхет пәрдәле иркен бүлмәгә алып керде. Акшарланган мич янына ике йомшак кәнәфи һәм озынча кечкенә тәбәнәк өстәл куелган. Кәнәфиләргә утыргач, ханым җитдиләнде:
— Дога укыгыз әле, мин... ишетерлек итеп. Тар учларын кушырып, йөзенә якын китерде. — Аллага шөкер, мин монда, өемдә, — диде ул, дога укыгандай.
— Зинһар өчен, кыланышымны кичерегез. Мөгаен, каретаның миңа кирәге дә юктыр, ә? Хәер, инде акчасы түләнгән. Мин сезне көттем, — диде ул.
— Мин дә.
— Йә, сөйләгез, тормышлар ничек? Нәрсәләр яздыгыз? Хәер, басылган берсен укый бардым. Поэмагызны кибетләргә чыгу белән сатып алдым. Тагын нәрсә? Әйе, хрестоматияне! Анда шигырьләрегез, һәм шунда ук, гаҗәп, сезнең әкият, мәсәлләрегезне таптым... «Мәче илә Сандугач», «Мәрхәмәтле Төлке», башкаларын оныттым. Шундый илаһи шигырьләрдән соң... Аңламыйм! Бәлки, мохтаҗлык әкиятләр язарга, дәреслекләр төзергә мәҗбүр иткәндер?
— Әлегә кадәрле эшләремнең иң игътибарга лаеклы бердәнбере — шунысы,
— диде ул туп-туры, ясалмаланып тормыйча. — Әйе!
— Җитәр инде, — дип көлде ханым. — Бу бит... кәсеп шикелле генә.
— Кәсепме, башка нәрсәме. Үзегез уйлап карагыз, безнең балалар мәктәптә нәрсә укыйлар? Дәрвишләрнең маҗаралары, изгеләр турында әкиятләр, пәйгамбәр турында риваятьләр. Бу җыентыкларда кайда аларның туган иле, туган кырлары, батырлары, дөреслек яратучылары турында, кайда безнең җырларыбыз, шигырьләребез? Ырымбурда минем хрестоматиямне ничек кабул иттеләр?
— Риза әфәнде бик хуп күрде. Үзенең хикәяләрен кертүегезгә хәтта күңеле нечкәрде... Дәрдемәндтән сорамадым, ул хәзерге басмаларны укымый да шикелле. Аның бар укыганы — Мәгарри, Хафиз, Шиллер.
Хатынның соңгы искәрмәсен ул җавапсыз калдырды.
— Ул гаҗәп кеше, — дип дәвам итте Фирая ханым. — Әнисенең вафатыннан соң ятимнәр йортын тәэмин итүне үз кулына алды.
Игътибар белән тыңлаган кебек күренсә дә, Габдулла хыялый сагышлы елмаеп, үзенекен сөйләде:
— Белсәгез иде, Дәрдемәнд шигырьләре басылганын белгәч, ничек түземсезләнеп, сагынып һәм көнләшеп ачтым мин журналны! Күбесен хәтердән дә беләм... — Мәҗнүннең яраткан кызы үлеменнән югалып калуы, кабер ташлары арасында аның: «Ләйләнең кабере кайда?» — дип кычкырып эзләп йөрүләре турында
ДӨНЬЯ ГАМЕ
19
укыдым. Аңа болай дип җавап биргәннәр: «Һәрбер таштан тузанын сыпырып төшер һәм битеңне куй, хәтта черек көле дә мәхәббәтнең хуш исен юкка чыгара алмый».
Габдулла, никтер уңайсызланып, сүз сөрешен үзгәртте:
— Казанга озакка килдегезме?
— Белмим әле, — дип җавап бирде ул серле генә. — Ничек булыр. Ырымбурда мине башка бернәрсә тотмый инде: әнием узган ел вафат булды, кызым — туганнарда. Ләкин анда озак калырга ярамас. — Ул, Габдуллага нидер сорарга яки килешмәвен әйтергәме — ара калдырып, сүзен бүлде. Ләкин тегесе дәшмәде. Авыр сулап, ханым тагын дәвам итте: — Казан... Казанны яратам мин. Бигрәк тә Казан артын. Җәй җитүен генә көтәм, һичшиксез, авылга барачакмын, Мамадыш — әтиемнең туган ягы. Габдулла, сез бигрәк аз сүзле!
Ул, килешеп, башын какты. Күңеленә урынсыз сүзләр килде: «Еламагыз, сөеклем!»
Эңгер-меңгер куергач, дымлы һәм салкынча бүлмәсендә ул бу сүзләрне кат-кат кабатлар әле.
— Коточкыч, коточкыч аз сүзле!..
«Аңа узган кышта табып алган песи баласы турында әйтергә кирәк әле. Болай диярмен: ул хәзер Мияу ханым, аның үз балалары бар».
...Хыялы тормышка ашты, ул аны һәркөнне күрде: әле чанада яки җәяүле сәйран, әле җәмгыяте хәйрия кичәләре, бу кышта алар аеруча күп булды.
Ачлар файдасына, театр труппалары, ятимнәр, фәкыйрь шәкертләр, хакимият тарафыннан ябылганнары урынына яңа гәзит ачарга йөрүче наширләр файдасына... Аның өендә яки кунакханә бүлмәсендә гәпләшүләр... Ул, көтмәгәндә, ниндидер сөенечле хәбәре бар кебек канатланып килеп керә, нидер әйтер кебек — ләкин юк: «Мин болай гына, бер генә минутка», — ди ул, көлеп. Озак тоткарланмый китеп тә бара. Аның турында уйлаганда, тизрәк килүен көткәндә кичергән ялкынлы дәрте аз гына да кимергә теләми. Янәшә булу да аның көчле теләген баса алмый. Һәртөрле очрашу, сәйран, әңгәмәләр аның тәнен бик нык арыта башлый, җаны һаман да әллә мәхәббәт теләп, әллә үзенме теләп бәргәләнә.
Авыру тәне якынлык теләге белән кайнарланганда, ул оят һәм үпкәләү хисләре кичерә. Андый көннәрдә ул ханымга күзен күтәреп карый да алмый. Ләкин тавышы, киеменең һәр кыштырдавы, хәтта сулышының сизелер-сизелмәс ешаюы да хисләрен ярсытып җибәрергә җитә кала иде. Андый халәте аның бизгәк тоту белән тәмамлана иде.
Ханым, елмайгандай итсә дә, авыр сулап куйды:
— Бәлки мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер... йә сез бу ярлы, авыр тормыш белән килешкәнсез, йә миннән ни дә булса яшерәсез.
— Тормышымда бер нәрсәне дә үзгәртергә теләмим — аңлагыз инде шуны... Әле күптән түгел генә, Акчурин миңа Гыйсмәтуллин йортында яшәргә тәкъдим иткән иде.
— Гыйсмәтуллин йортында?! — Һәм ул табигый булмаганча кычкырып көлеп җибәрде. — Ахмаклык, көлке, валлаһи! Ышанасызмы-юкмы, мин дә бит сезгә нәкъ менә Гыйсмәтуллиннар йортын тәкъдим итмәкче идем. Мин Акчуринны коры калдырасы булганмын икән. — Ул һаман тыела алмыйча хихылдады.
Әгәр Бәхтияров килеп кермәгән булса, бу кирелекнең ахыры ни белән бетәр иде икән?! Фирая ханым шунда ук киемнәренә ябышты.
— Әфәнделәр, кичерегез, сезне калдырып китәргә туры килә, — диде ул, саубуллашканда ясалма елмаеп.
Габдулла Бәхтияровтан пышылдап кына сорап куйды:
— Берәр нәрсә булдымы әллә?
— Әйе, — дип җавап бирде тегесе, ишек ябылганчы көтеп торып. — Шәһәр китапханәләрендә, типографияләрдә тентү башланган. Бар да Иж-Бубый мәдрәсәсеннән килә. Жандарм ротмистры җитәкчелегендә бәреп керделәр... Тентеп
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
20
алынган нәрсәләр арасында Шәрәф басмалары, шулай ук безнең гәзит тә бар. — Ул сүзсез калды, салкын тир бәргән маңгаен калтыранган кулы белән сыпырды. — Менә хәзер Казанда актарыналар. Шәрәф нәшриятын япканнар, яңа басмаларны да туктатканнар...
Габдулланың кәефе төште. Россиядә мөселман мәктәпләре арасында иң яхшысы Иж-Бубый мәдрәсәсе иде, анда астрономия, физика, химия, педагогика, хәтта француз теле укытылды; анда җырлау, спектакльләр кую, шигырь язу, рәсем ясау оят саналмады. Мәдрәсә белән абыйлы-энеле Бубыйлар җитәкчелек итә иде. Куркак татар җәмгыятенә яңа сулыш өргән беренче карлыгач булды ул.
— Мөгаллимнәрне кулга алганнармы? — дип сорады Габдулла, ниһаять.
— Әйе. Киевтан да хәбәрләр килеп җитте.
— Киевтан? Монда Киевның ни катнашы бар?
— Анда Галимҗан Ибраһимовны кулга алганнар. Студентлар чуалышында катнашкан өчен. Шуны әйтүем.
Габдулла кул селкеде:
— Ярар!.. Тукта. — Ул Бәхтияровка сынап карады. — Син бит мине редакциягә алып китәргә дип килгән идең, шулаймы?
— Редакциягә баруның хаҗәте юк. Вакыт та соң, инде анда беркем дә калмагандыр. — Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы калтыранып китте. — Аннары полицейскийлар да килеп чыгарга мөмкин.
— Киттек! — Габдулла шундый итеп кычкырды ки, Бәхтияров хәтта сөрлегеп куйды.
Извозчик дәшеп киттеләр. Редакция тәрәзәләре ялт итеп тора, юка яшел пәрдәләр аша әрле-бирле йөренгән шәүләләр күренә. Бүлмәдә Фатих үзе, Сәгыйть әфәнде, Гыйльми Шәрәф, тагын кыяфәте белән семинаристка охшаган, озын куе җирән чәчле егет һәм ике кыз бар. Кызлар белән Габдулланы кайчандыр Борһан таныштырган иде.
Фатих керүчеләрне елмаеп каршы алды, утырырга кушты, аннары өзелгән сөйләшүгә әйләнеп кайтты:
— Җәмәгать институтлары какшау белән, дин дә какшый. Һәрхәлдә, без андый хәлне үзебезнең җәмгыятьтә тә күзәтәбез. Ни өчен мәгърифәтчеләребез барыннан да бигрәк, мәдрәсәләргә игътибар биргән? Чөнки аларда кагыйдә һәм кануннарны ятлау кертелә. Хакимнәр фикеренчә, шулар — җимерелеп барган җәмгыятьне ныгытырга тиеш. Географияне өйрәнү — табигать һәм математика фәннәре турында әйтеп тә тормыйм — алары бөтенләй гөнаһ, фетнәгә саналган.
Зәйтүнә нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды, ләкин оялды, күрәсең, битен яулык чите белән каплады.
«Нинди гүзәл һәм самими ул», — дип уйлады Габдулла, яшертен генә кызны күзләп. Шул гадилеге аңа тагын да сөйкемлелек өсти. Һәр почмакта шымчы, ун кешенең берсе әләкче һәм шпион, намуслылар намуслыдан шикләнгән бу заманда шундый эчкерсезлекне күрү гаҗәеп күңелле... Аның өчен курка башлыйсың. Аның белән биш, ун, унбиш елдан ни булыр? Яңа буынны хакыйкать юлыннан алып барырга тиешле фәлсәфәче яки шагыйрь, яисә пәйгамбәр кайда ул?
Ул арада сөйләшү тигез агымын югалтты, кемдер самавырны дөрләтергә йөгерде, кайсыдыр җирән семинаристны үчекләп тәм тапты, кызлар, читкәрәк китеп, акрын гына ни турындадыр пышылдашты. Ул кызларны күзәтте, әмма яннарына бармады. Зәйтүнәнең үзенә таба килгәнен күргәч, кулындагы китабы дерелдәде.
— Габдулла әфәнде, кичерегез, күптәннән китабыгызны үзем белән йөртәм. Узган юлы да култамгагызны алу насыйп булмады.
Ул, китапка карап, бераз уйланып торды, аннары каләмен карага манып: «Сөйкемле таныш түгел кызга — ихлас хөрмәт белән», — дип язып куйды.
ДӨНЬЯ ГАМЕ
21
— Рәхмәт, — диде кыз, китапка язылганга тиз генә күз йөгертеп чыкты. — Миңа нәкъ шулай дип язуыгыз кадерле. Безнең каһарманнар берөзлексез хатын-кызга мәхәббәт турында лаф ора, хөрмәт турында — ләм-мим.
— Мин әле яңалык кертүче язучы да булдыммыни? — дип шаяртты Габдулла.
Зәйтүнәнең иптәш кызы кыюсыз икән, аңа якынрак килеп бастылар.
— Рауза, кайчан да булса тагын редакциягә килербез, шунда Габдулла әфәнде синдәге китапка да култамга куеп бирер.
— Рәхмәт. Безнең Чистайда бер карт яши. Аңа инде туксан яшь... Ул әйтә, яшь вакытта Тукай белән бергә ауга йөрдек, шунда Шүрәле очраттык, ди.
— Булды, булды андый хәл, — Габдулла, көлә-көлә, башын селкеде. — Әгәр Чистай бабае булмаса, Шүрәлене күрәсем юк иде.
Ул арада, җирән семинарист, шаулап торган самавырны өстәл кырыена куеп, барысын да чәй эчәргә дәште. Сәгатькә караштыргалап, вак-төяк турында сөйләшкәләп, ашык-пошык кына чәй эчкәндәй иттеләр.
Сәгыйть әфәнде кузгалды, башкаларга сиздерми генә Габдулланың җилкәсенә кагылды һәм үзе белән чыгарга ымлады. Алгы якта тукталдылар.
— Кыска тотам... синең ниятеңне белмим, әмма, туган, Казанда хәзер яхшылык өмет итмә. Әстерханга яки Ырымбурга китик. Ялгышмасам, сине анда чакырганнар иде? — Сәгыйтьнең, куркынып, тиз-тиз пышылдавын ул ошатмады.
— Качарга икән инде, әйдә, Истанбулга! — диде ул, алдан ук Сәгыйтьнең ачуын китерәсен белеп.
— Әмма да кире кеше син! Ярар, бик акыллы булгач, ничек телисез, шулай эшләгез алайса...
11
Ул урыныннан торды, башы әйләнеп, чайкалып куйды.
Кабат бер калтыратты, бер эсселәтте. Ул чынаякка аспирин сипте дә шуны эчеп, юрганга уранды һәм бер уйсыз, диварга карап, тик утырды. Яки ятты да бик озак кына сынын калкыта алмады. Хәлсез, битараф... башында бер фикере, бер теләге юк.
Әмма төшләре тирән, ашкынулы, төрле хыялларга бай иде: ул үзенең ачы итеп кычкырып, кар өстеннән яланаяк чапканын күрде: «Әниемне алып китмәгез, алып китмәгез!..» Күптәнге танышы дәрвиш кар өстендә утыра: «Йортыгызны соңгы дип түгел, мәңгелек дип әйтегез...» Дәрвишкә Диләфрүзгә охшаган кыз җавап бирә: «Ишетәм, ишетәм, тик акрынрак әйтегез, миңа авыр!..» Атлар, кемнеңдер көлгән тавышын урап, чаптырып китә... Фирая ханым көлә дә каяндыр өстән — күктән карап тора, анда — күзләр түгел, йолдызлар...
Ул уянып китә, төшенең истә калганнарыннан чыгып, үз-үзенә сорау бирә: нигә аңа һәрвакыт Зәйтүнә керә икән, аның турында уйлаганы юк бит? Бер минуттан бар нәрсә турында да оныта, бармагын селкетерлек тә хәле калмый, тәмам бушанып ята. Ләкин шулай үткән күп төннәрнең берсендә Габдулла йокысын бүлеп торып утырды, шәм кабызды, кулына кәгазь белән каләм алды. Киеренке тынлыкта ул ишетелер-ишетелмәс моңлы саз тавышын абайлады.
Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе, Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы.
Саз тавышы тагын да моңлырак, тагын да сагышлырак ишетелде, һәм ул, ераклаша барган авазларны куып җитәргә тырышкандай, ашыга-ашыга язды:
И мөкаддәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы.
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
22
Соңгы юлын язып тәмам итте һәм көч-хәл белән ятагына барып ауды. «Әйе, — дип уйлады ул, очып китә... Бу салкын җиһанның тимер читлегеннән очып китә, бичара кош!..» Шәмнең саргылт уты сүнәм-сүнәм дип леперди. Тәрәзәдән караңгылык сузылган, шулвакыт коридорда аяк тавышлары, кемнеңдер йокыны качырырлык ачы тавышы яңгырагандай булды: «Юк, мин үземне бер нишләтә алмыйм, — чит-ят кеше турында уйлагандай уй узды аның башыннан. — Юк, мин алай эшли алмыйм, әмма үзе килгәнне тыныч кына көтә алыр идем... мин курыкмыйм, бернәрсә жәл түгел...» Тагын төшләнүләр башланды: шәмнең сүнәр-сүнмәс уты, ишек артындагы тавышлар, үз уйлары — бар да буталды; төшләре ярсулы, ашкынулы һәм ул аларның басымыннан тәмам талчыгып, хәлсезләнеп уянды. Шул халәтендә өчме, дүртме көн ятты, ахыр чиктә, үз- үзенә болай диде: «Мин үземне тереләй күмәм, мин авыру түгел, юк, үземә күңел төшенкелегенә бирелергә юл куйдым. Миңа тынгысызлык кирәк, мин әле көрәшәчәкмен. Аягыма басачакмын!..»
Иртәнге уннар тирәсендә Галиәсгар килде, ятагының кырыена утырды һәм:
— Син авырыйсың икән, — диде. — Ни өчен хәбәр итмәдең, сездә телефон бармы?
— Авырмыйм! Берни юк. — Сүзен дәвам иткәнче ун минутлар үткәндер, мөгаен. — Берәр төрле яңалык бармы?
— Зинһар, дәшмә. Мин синең яныңда утырам.
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
— Утыр, — дип килеште ул һәм шул мизгелдә кар өстендә утырган дәрвишне күрде, аның тавышын ишеткәндәй булды.
Ул күзен ачты: «Анда Бакыр кала юк, алар белергә тиеш. Кош... кәрван артыннан чак өлгерә. Кайсыдыр әкияттә... алларыннан очып, юлчыларга юл күрсәткән».
— Сәер, — диде ул, — фикерләр таркала. Ләкин мин тыңлый аламдыр, шәт. Сөйлә, нинди яңалыклар. Безнең журналны ябарга телиләрме?
— Габдулла...
— Алар япмыйча тынычланмаячак. Нәрсә, Сәгыйть әфәнде кадими муллаларга эшлиме?
— Алай ук түгел, «Казан мөхбире»ндә эшли.
— Аны да муллалар чыгара. Борһанның Ырымбурга китүе расмы?
— Әйе.
— Эттән туганнар, — диде ул.
Бераз тын утырдылар, аннары Габдулла әйтте:
— Мин әзер.
Галиәсгар дәшмәде, ул дустын саташа дип уйлады.
— Мин әзер, — дип кабатлады Габдулла. — Каһәр суккан мине жңбәрә, ахры.
— Ул караватка ябышып, торып утырды. — Ялкаулыкны күр... азындырмыйк аны. Баудан тарт әле, зинһар, коридорныйга хәбәр сала торган кыңгырау ул... чәй эчәрбез. Әгәр мин чәй эчмим икән, Галиәсгар, мин хезмәткәр түгел. Кулыңны бир, зинһар, торам.
12
Юылган идәннән тәмле агач исе килә. Салкыннан алып кереп мич каршындагы бауга эленгән сөлге-тастымаллардан аңкыган кар исе, яңа агартылган дивардан таралган акшар исе — барысы бергә кушылып кышкы, чиста мохиткә әверелә. Аларга каен пүләннәренең шарт-шорт итеп януы да өстәлә.
Ул кайчандыр үзенең беркатлыланып: йә Аллам, кешеләргә ызгышлар, үзара түбәнсетү һәм кыерсытулар тиеш микәнни, дип уйлаганын исенә төшерде. Яшә, күр әнә: кызылга манылган урман үзенең төсен югалта... әйе, көз иде, Җаектагы Пушкин бакчасы, яраткан шигырьләре, күтәренке кәеф...
Хәзер менә — Кәбир мулланың сандык сыман кечкенә, кысан ызбасында (абзасы хатыны белән иркен өйдә) аңа бик рәхәт, җайлы. Уйлары да шул тирәдә: кырмыскалар кебек эшчән, тиктормас авыл халкының күндәмлеге, аларның игелекле, шәфкатьле күңеле, үзара тынышып яшәүләре, ярлы тормышларын матур гына алып барулары... җырлары — үзара сөйләшкән шикелле; әкиятләре
— әйтерсең, уйлап чыгарылмаган, якында гына җәелеп яткан урманда яки тау артындагы ниндидер патшалыкта булган чып-чын вакыйгалар гүя...
Аһ, дөньясы андый түгел шул, төгәлрәге, бар дөнья — сугышлар-тартышулар, курку-көрәш, ачлык-туклык арасындагы вакыт агышы гына. Нәр көнне кансыз һәм тынчу тормышта яшәргә ярамый — менә шуңа саф һавалы, үзара тыныч, тату мөнәсәбәткә корылган мөмкинлек бирелеп ала. Ләкин борчуларсыз, хыялга күмелеп яшәү генә дә дөрес түгел, андый тормыш сиңа ыгы-зыгылы, файдасыз һәм куркыныч тоелыр, көннәрнең берендә, кинәт серле рәвештә, аннан котыласың килер иде...
Беренче көннәрдә ул җылылыктан рәхәт чикте, бәхетле вакытта — балачакта гына була торган тәмле йокыдан гәүдәсе изрәде. Күптәннән инде аның кичтән ятып, иртән, вакытында уянганы юк иде. Аннары яшәү рәвеше тагын шәһәрчәгә көйләнде: кичләрен озак кына укыды, дәфтәренә кайсыбер күзәтүләрен язып 22
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
24
куйды йә акрын гына көйләде, яки сәгатьләр буе уйланып утырды һәм таң беленгәндә генә йокыга талды. Кәбир мулла өендәге хезмәтче Мәйсәрә түти мичен дә якты, ашарына да китерде. Баштарак хатын аның үз эченә бикләнгән булуына, аралашмавына исе китмәде, тире дә сөяк, ютәле көчле булгач, авыру кеше янында дәшми генә йөрде. Бераздан ияләнде, үзенчә кунакны ничектер кузгатып җибәрергә тырышты: әле кичләрен кайсыдыр карчыкта яшьләр аулак өйгә җыелалар дип киная ясады; алдагы көндә Кәбир мулланың вулыска җыенуын да әйтеп карады, бәлки аның да иярү теләге бардыр дип уйлады; бер сәер кеше китап укыган-укыган да башы киткән дип тә куркытмак булды. Габдулла җавап урынына көлде генә. Һәм кич утырулар белән кызыксынмавын, вулыста эше юклыгын әйтте. Ничек тә булса, кичен аларга кереп, ире — итекче Һарун белән сөйләшергә теләге барлыгын сиздерде. Чынында Һарун итекче түгел, тегүче иде. Сәхтиян читек һәм башмаклар тегү эше фабрикага буйсына. Тик аның цехлары еракка таралган: бер авылда читекне кисәләр, икенчесендә
— тегәләр, өченчесендә читекче эшне тәмамлый — олтан, үкчә куя. Аннары әзерләре кайдадыр Сембердәме, Казанда йә Сарытаудамы урнашкан кибет хуҗасы кулына күчә. Һарун абзый тегүче иде. Бик нечкә, нәфис эш иде бу! Башта ул сәхтиян кисәкләрен сумалалы җеп белән тегә, аннары тупас җөйне каплап, кисүче тарафыннан сәхтияндә билгеләнгән һәрбер бизәкне кантлап кәгазь, ефәк яисә нечкә металл җеп белән йөртеп чыга. Тегү белән ул кышын гына шөгыльләнә, калган вакытын крәстиян эшләренә багышлый. Шулай да аның кыяфәте авылныкыннан битәр кала кешесенә, хезмәткәргә охшаган. Үзенең бу аерымлыгын ул аңлый, горурлана, кайчакларда үз-үзен яратуын сиздерер өчен генә, башкаларга зыян салмыйча, бәйләнчекләнеп тә ала. Хәер, авылда аннан башка да осталар бар: миччеләр, балтачылар, мичкәчеләр, аркан һәм чыпта үрүчеләр; өстәвенә кышка читтән килеп урнашучылар да җитәрлек була. Шулай тегүчеләр, йон тетүчеләр, киез итек басучылар авылдан авылга йөргәннәр. Аларны һәр ызбада ачык йөз белән каршы алганнар, эш урыннары хуҗаларның мунчасында булган. Әңгәмә корырга килгән ир-атлар кемнеңдер мунчасында яки йортында төн уртасына кадәр җыелып утырганнар.
Һаруннарда да шулай: ул, җеп ката-ката, читтә булган төрле хәлләр турында яисә әкият-такмазалар тыңлап утыра. Габдуллага кичләрен Һарун абзасы янына йөрү ошап китте. Һарун үзе дә вакыйгаларны күп белә, тыңларга да ярата. Гадәттә, үзе үк башлый:
— Бер бай вафат булыр алдыннан күрсәтмә бирә ди, имеш: «Узган ел ике эш үгезем югалды. Әгәр, — ди икән, — табылсалар, улым алыр, юк икән
— хезмәтчемә булыр».
Көлү дулкыны күтәрелә, чемодан ясаучы Фәсхи утырган җирендә борсалана, кулын күтәрә, мине тыңлагыз, янәсе. Фәсхи абзыйның хикәятләре усалрак:
— Бай хезмәтчесен базарга җибәргән: бәрәңге, ит һәм май сатып ал, дигән. Хезмәтче өч тапкыр барып кайткан — башта бәрәңгегә, аннары иткә, иң соңыннан майга. Миңгерәү, аны берьюлы эшләп булмый идемени, дигән бай. Берчак бай авырып киткән дә хезмәтчесен табибка җибәргән. Тегесе табиб, мулла һәм таза гына өч егетне ияртеп кайткан. Бай гаҗәпләнеп: болары нәрсәгә, дип сораган. Хезмәтче исә: әгәр табиб ярдәм итә алмаса, мулла ясин чыгар, бу егетләр кабер казыр. Мин, әфәндем, бөтен эшне бергә башкардым, дигән.
Бөтен тирә-якта ачлык, бар да авыр хәлдә калган. Түбәсенә чаклы кар күмгән өйләргә ачлык, туңып үлүчеләр, талаулар һәм үтерүләр турында берсеннән- берсе шомлырак хәбәрләр үтеп керә. Имеш-мимешләрнең ераклардан килгән хатларга ияргәне икенче төрлерәк: уңдырышлы Ырымбур төбәге, далалары, бай кәрван юллары, андагы таш йортлы һәм мәчетле калалар... Анда эш тә, ашарга да җитәрлек, анда казанлылар күп — барысы да сәүдәгәрләр — табыш белән сәүдә итәләр. Приказчиклары фырт киенгән, тамаклары тук, соңга таба үзләре дә сәүдәгәрләр булып китә... Аеруча хисләнеп, серле итеп алтын приискалары турында сөйлиләр,
ДӨНЬЯ ГАМЕ
25
әгәр җай килсә, алтын кисәге табасың һәм шунда ук баеп китәсең икән.
Күз ачкысыз бураннар ызбаларны, кәфенлеккә төргәндәй, аклыкка күмде, болыннарны, урманнарны кар каплады һәм моңарчы маяк урынындагы авыл утларын юлчылардан яшерде.
Талаучылар кылган гамәлләр турында ниләр генә сөйләмиләр: Казан сәүдәгәренең юлын кискәннәр, Арча алыпсатарын талаганнар...
— Әле менә Күркә Сәйфи вулыстан кайтып килә икән, — дип дәвам итте Фәсхи абзый. — Кыр буп-буш. Ул да булмый, ат өстендә берәү куа килә моны. Килеп җиткәч, маңгаена төшкән башлыгын күтәрә дә: бу синмени, Сәйфи абзый, дип әйтә ди. Аннары атын борган да кире юыртып киткән.
— Аллам сакласын, кем булды икән?
— Билгеле инде, Карнаухий!.. Күптән түгел, шушы арада гына булган хәл... Галимә, күкрәк баласын күтәреп, вулыс бульнисенә барышы икән. Басуда куып җиткәннәр моны. Хатынның коты ботына төшкән. Талаучы дигәне, ә-ә, Галимә, бу синмени? Ашыга төш, алайса сабыйны туңдырасың, дип әйтеп әйтә ди.
Болар бар да кеше ышанмаслык әкияткә охшаган. Ләкин туңып үлү очраклары чынлап та булды. Басуда катып үлгән бичара Закирҗанны Өчилегә утын чанасына салып кайттылар. Күрше авылдагы бай туганына әҗәткә он сорарга барышы булган.
...Шундый суыкта үзенең авылга кайтып төшүен Габдулла көйсезлек дип аңлатты.
— Әле дә бу көйсезлегең сине үз вакытында кузгаткан, — дип мыгырданды Кәбир мулла. — Кала тормышың илтеп чыгарган, тире дә сөяк, йөзең зәгъфран. Әйдәле, тиз генә мич башына.
— Менәм, менәм, — диде Габдулла. — Тик минем... кайтуым турында бик шаулама, ялгызым гына буласым килә.
— Аңладым. Әй, сиңа әйтәм, — ул хатынына кычкырды, — телеңне тешлә, кунакка тынычлык кирәк!
Тынлык... Бизгәк тотудан интегеп беткән һәрбер сөягенә, күзенә, колагына, мөгаен, шул исәптән, исән булса, җанына да бераз тынлык кирәк иде.
Хәзер ул чынын белә: анда чахотка — үпкә авыруы. Кәефенең төшенке булуы да шуннан. Әмма чиренең искиткеч үзенчәлегенә төшенеп җитте микән: физик яктан йончытып, ул үзен гадәттән тыш көч белән фикерләргә, өметләнергә, акылга сыймаслык ниятләренең тормышка ашасына ышанырга тырыша. Шулай да авырту үтеп, аз гына җиңеллек сизелүгә, үз тирәңдәге тормышка тыныч караш ташласаң — киләчәк инде өметсез кебек тоела. Ләкин аны хәзер өметсезлек куркытмый. Үз хәле белән килеште, ахрысы. Соңгы атналарда ул әсәрләнеп, күп һәм үткен итеп язды, үз-үзен кулда тоталмады, хәтта вакчылланды, усал акыл белән дошманнарын кырды, — җыеп әйткәндә, тиргәшү-талашуга көче бар иде! Ләкин әрепләшүе кичәге дуслары белән генә иде.
Галиәсгар белән аның номерында сөйләшеп, чәй эчеп утырган көнне Габдулланың күңеле күтәренке иде. Аннары алар Фатих янына киттеләр, бик озак өчәү гәпләштеләр, әле кайчан гына карашлары һәм максатлары берлеге ягыннан тупланган ышанычлы дусларның кимүенә борчылдылар. Кайсылары, туган илләре белән хушлашып, бөтенләйгә Истанбулга китте, кайсылары монда каләмнәре белән сәүдә итә...
Яңа гына уянып килгән җәмгыятебез җитлекмәгән әле, дип уйлады ул, күпме көлке, беркатлылык, вакыты белән кабахәтлек анда! Мәхкәмә тикшерүчесе әхлаклылык турында кинәт кенә китап яза, кер уучылар үзләрен артист дип игълан итә, ниндидер башмакчы мәхәллә мулласына әйләнә, кичәге хәрби фельдшер табиб булып китә, наданнар хәзер — нашир һәм мөхәррир, язучыларны эләктереп үзләренә көнлекче итәләр... Чалмалы муллалар белән тук буржуага мәктәп-мәдрәсәләр һәм гимназияләр түгел, милләтне берләштерә торган ниндидер башка бер нәрсә кирәк...
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
26
Хәзер ул Иж-Бубый мәдрәсәсен җимерүнең яшерен сәбәпләрен белә. Җәдитчелек карашларын беренче булып тормышка ашырган Бубыйларга ике ел дәвамында кадими басмаларда ләгънәт укыдылар. Ишми ишан үзенең китапчыкларында Исламга бернинди үзгәрешләр кертелә алмый, ул үзгәрешләргә сәләтле христианлыктан шуның белән аерыла, дип язды. Ул чакта, үзе үк исламчы була торып, Ишми ишан мәдрәсә мөгаллимнәрен... исламчылыкта гаепләп чыкты! Аннары үзенең бер китапчыгын, урыс теленә тәрҗемә итеп, губернаторга җибәрде. Исламчылыкта гаепләрлек дәлилләр табылмагач, мөгаллимнәрне тыелган әдәбият саклауда гаепләделәр. Без һәртөрле адәм актыклары белән артык әдәпле булдык, һөҗүмгә һөҗүм белән җавап кайтарырга вакыт җиткән.
Җаекта эшләгән вакытында ук Габдулланың дошманнары күбәйгән иде. Ләкин монда, Казанда, дошманнар көчлерәк, барыннан элек үзләрен милләт терәге дип санаучы либераллар. Алар «Әл-ислах» тирәсенә җыелган яшьләргә ялкау гына күз кысып карадылар, һәм, олысымакланып, «дуамал малайлар»ның тәнкыйтенә җавап биреп тормадылар. Алай да «Әл-ислах» мөхәррирләренә әһәмиятсез вак талантсызларны өстерүдән чирканмадылар. Тегеләре Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай каләменнән төшкән бар нәрсәне хурлады. Габдулланы Печән базары шагыйре, такмакчы, әдәбият бакчасына кергән сыер дип атады, аның бар эше, янәсе, Пушкин белән Лермонтовны тәрҗемә кылу, дип гаепләде.
Наданнар белән шулай әрепләшеп торыргамы, тик өрсеннәр шунда. Сәгыйть әфәнденең дошманлык чыгышларына игътибар итмәскә иде дә... Булдыра алмады, тыелып калмады! Кичәге иптәшенең төрттерүе дә бик әшәке иде: Тукайның карагруһчыларга һәм кадимчеләргә карата тәнкыйтен ул милләткә хыянәт итү дип бәяләгән. Шунда ук городовойны чакыру яхшырак түгел микән, дип тә өстәгән әле.
...Ул арыганлыгын сизмәде, ләкин көн саен сүнә барды. Эштә кайнар чәй эчеп хәл алды. Берөзлексез тартты, төннәрен үпкәдәге тәмәке сөремен газаплы авырту белән йөткереп чыгармыйча йокыга китә алмады.
Төннәрнең берсендә ютәле аеруча көчле булды, ахыр чиктә тәмам хәлдән таеп, урыныннан торды, шәм кабызды да өстәл янына кузгалуга, тагын ютәл өянәге башланды, тамагыннан кан китте, шунда ук йөткерүе дә басылды. Караватына барып, ирененнән сөлгесен алмыйча, чалкан ятты. Тәнен сәер, көтелмәгән тынычлык биләп алды, бармагын селкетерлек хәле булмаса да, уе ачык, куркусыз, тыныч иде... Мөмкин түгел, менә шулай кинәт... каһәр төшкере ютәл, артыгын көчәндем, мөгаен, тамактагы иң нечкә кан тамыры шартлагандыр. Хәер, иртәгә табибка барырмын...
Йоклый да алмады, йөткерү дә кабатланмады, бары хәлсезлек кенә үтмәде, ялкаулык баскан кебек. Әйе, бу бары ялкаулыкка охшаган. Ул курку кичермәде. Хәзер элекке иптәшләре белән әрләшүне, малайларча кабынып китүне әһәмиятсезгә санап, көлемсерәп искә алды, аның Сәгыйть әфәндегә карата бернинди ачуы да, үпкәсе дә юк... үзе теләгәнчә яшәсен. Юк-бар нәрсәләрне читкә куеп, ул шигырь язар, тагын бер дәреслек чыгарыр, аннары, Алла бирсә, романга тотыныр, ул әзер... Инде, мөгаен, вакыттыр!
Әмма иң элек ничектер тормышны җайларга кирәктер. Бәлки, каланың бер аулак почмагында фатир түләп торыргадыр. Эчеп, гомерләрен әрәм үткәргән эшлексезләр белән арасын өзәр. Нигә кирәк алар? Нинди шатлыктан эчәргә, нинди хәсрәттән типтереп яшәргә? Эшләргә кирәк...
Бераз фикерләр буталды. Хәер, юк: ул бит эшләргә кирәклеге турында уйлады, ниһаять, гаиләсе, үз почмагы, балалар гына бирә ала торган шатлык- куанычы булырга тиеш. Әгәр шундый изге күңелле, ягымлы кыз... Уйлары тагын буталды... Ул бит Зәйтүнә шикелле дип әйтергә теләде, әйтелде, юк, исенә төште... Әйе, бары исенә генә төште. Диләфрүз бар иде. Ышанмау һәм өмет арасында боз астында калып та тирән аулакта агар юлын тапкан елга кебек хисчән, инсафлы, бәхетле җан иясе — Нәфисә килеп чыкты. Фирая ханым. Ул аның җансыз матурлыгыннан качты, менә хәзер күз алдында Зәйтүнә пәйда булды. Кайсына гашыйк соң ул? Әллә берсен дә
ДӨНЬЯ ГАМЕ
27
яратмадымы, бар хисләре мәхәббәт теләү генә булдымы?! Әйе, менә ул нәрсә сүнми... Ярату теләге хәзергә сүнми, сүрелми. Кайчан да булса ул да бетәр, шул чакта бар нәрсәгә нокта куелыр.
Әгәр тормышын башкача корса, ничек булыр? Ярар, мулла яки мөгаллим булыр, мөгаен, авылда йә кечерәк калада яшәр, гаиләсе белән торыр иде... Тәкъдир... Бала чагында ук аны ата-анасыннан аерды да гади кешеләр — авылның фәкыйрь карчыгы, Казан каласының вак һөнәрчесе, крәстиян кулларына тапшырды.
Фикерләр гел чуала... Әйе, менә нәрсә: бәлки аның күз яшьләре, балалык зарлары, ятимлеге — нәкъ шулар шигърияттер? Крәстияннар үзләре чыгарган күңелле җырларны җырлыйлар, көлкеле мәзәкләр, гыйбрәтле хикәятләр сөйлиләр, аннары эшкә тотыналар. Бәлки шушыдыр ул шигърият? Аның хезмәте газап, җәфа чигүне тасвирлап бирүдер? Әмма матурлык... Шигъриятне тормышта ул тудырмыймыни? Газаплармыни? Юк, газап, җәфалар түгел, ә кеше ничек итеп аларны җиңә, шул тудыра. Җиңеп чыгу — менә ул шигърият. Җиңеп чыгу, бирешмәү... Болар аңа туры килә, болар аңа таныш.
Таң алдыннан ул күзен йомды һәм уянмыйча берничә сәгать йоклап алды. Аннары...
Сәгать нәкъ унда ул табибның кабул итү бүлмәсендә утыра иде инде. Кабул итү бүлмәсендә аннан башка тагын өчәү утыра: юан әфәнденең сулышы кысыла, пиджагын күкрәк турысыннан ачып куйган, чират буенча ул беренче; аның артыннан ике хатын-кыз, берсе — зәгъфран йөзлесе — яшь, чибәр, тар, сөзәк җилкәсенә ятып торган кара матәм күлмәгеннән, чал чәчле, сагышлысы — әнисе булса кирәк. Ул өлкәненнән:
— Гафу итегез, табибның фамилиясе ничек? — дип сорады.
— Мостовщиков, — дип җавап бирде чал чәчле хатын.
— Рәхмәт.
Ярар, Мостовщиков булсын. Ул арада юан әфәндене дәштеләр, Габдулла аның урынына — ишек янына күчеп утырды. «Хәзер чиратым җитә, дип уйлады ул күңелле генә, керәм дә чыгам. Юк, иптәш, тормыш ул шундый нәрсә, табибларсыз котылып булмый...
Әфәнде озак тормады, бүлмәдән ул бик аптырап чыкты:
— Ике минут үттеме-юкмы — менә сиңа сукыр кычыткан төнәтмәсе...
Шуннан соң ике хатын-кыз кереп чыкты.
— Кемнең чираты? — Бүлмәдән җиңелчә боерулы тавыш ишетелде. Габдулла, үзе дә сизмәстән елмаеп, ишекне ачты. — Тәк-с, билгә кадәр чишенегез. Йә, сөеклем, кызурак!
Тәбәнәк буйлы, авыл ирләренә тартым кыяфәтле табиб тупас, әмма гади сүзләр белән дәшә, ләкин ясалма икәне сизелеп тора. Ул торып, каушап калган авыру янына килде дә битараф кыяфәттә күкрәген тыңлый башлады. Уң яктан, сулдан. Әйләндереп, арка ягын тыңлады.
— Киенегез. — Үзе рецепт язарга утырды. — Кемдә дәваландыгыз?
— Дөресен әйткәндә, мин әле беренче мәртәбә...
— Беренче?!. — Ул капылт кына каләмен читкә куйды да шаккатып Габдуллага текәлде. Аннары, никтер ачуы килеп, сөйләнде: — Моңарчы кайда йөрдегез? Нигә хет өч ел гына булса да элек килмәдегез?
— Чынлап та, өч елдыр инде минем йөткерә башлавыма. Ләкин бит бронхит...
— Бронхит кына булса иде! Үпкә авыруын, дустым, вакытында тотып алырга кирәк. Ярый, менә сезгә рецепт. Көчәеп киткәндә, тынычлыкта калырга, ялгыз булырга тырышыгыз. Башка вакытларда күбрәк саф һавада йөрегез, яхшы итеп тукланыгыз.
Чират көткәндә бер тапкыр күтәрелеп карамаган кыз, ул чыккач, балаларча дулкынланып, ашыгып аягына басты, сораулы күзен аңа төбәде, зәгъфран төс тулы йөзеннән җиңелчә кызгану хисе йөгереп узды. Габдулла карашын яшермәде, кызны,
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
28
рухландырып, киң итеп елмайды.
Номерына кайткач, ул караватына ауды. Урам шавы колагында шаулады, аннары, үзенә сеңеп эрегәндәй, акрын гына югала барды. Тәнен җиңелчә калтырау алды. Бигрәк күңелгә ятышсыз бу табиб, дип уйлады ул, тәкәллефсезлеге, «сөеклем», «чиратта кем» дигән сүзләре, шайтан алгыры! Табибның, иң яхшы дигәндә, аны приказчик рәвешендә кабул итүе үпкәләтте.
Йә Аллам, нинди вак нәрсәләр турында уйлый, ул бит бүген үзенә чыгарылган хөкем карарын ишетте! Анда чахотка булуы растыр, ләкин аның беркайчан да тулы сәламәт булганы юк: ютәл дә, бизгәк тоту, хәлсезлек — бар да электән үк килә, ләкин ул бит эштән туктамады. Менә хәзер дә башы эшли, фикере төгәл, шушы минутта ук торып эшенә тотына ала. Тик башта — аз гына черем итеп алсын... Шулай да бәлки Гартманга барасы калгандыр, Ольховский юкка гына киңәш итмәгәндер. Хәер, тегесе дә, икенчесе дә аның бу дөньяда күпме гомере калганын әйтмәс, бу турыда бары бер Аллаһ кына белә.
Габдулла үзен тәмам туйдырган бу кунакханәдән китәргә уйлады. Бәхтияров белән Галиәсгар икенче кунакханәгә барып караштыргач, туры килерлек номер таптылар. Сәгать эчендә җыендылар да киттеләр. Номер чыннан да әйбәт иде: биек түшәм, кояшлы якка караган киң тәрәзә. Әмма ул бик салкын булып чыкты! Габдулла моны беренче төндә газаплар башлануга ук аңлады. Тагын интектергеч коры ютәл, озакка сузылган калтыранулар башланды. Ул кайнар чәй эчте, аспирин йотты — берсе дә ярдәм итмәде. Монда башка калырга ярамый иде. Бәхтияров белән булган сөйләшү аның кәефен тагын да кырды: Кистенёвның белгән кешесенә таянып, Бәхтияров читләтеп, серле генә итеп жандарм идарәсенең Габдулланың элек басылган китабы белән кызыксынуын әйтте. Жандармнар белән очрашу гына җитмәгән иде!
Искәрмәстән генә исенә төшкән җылы авыл ызбасы эшне хәл итте: ул Өчилегә — абзасы янына китәчәк. Җае да чыгып тора тагын — Өчиле сәүдәгәре кирәк-яракларны сатып алган да өенә җыенган икән.
Авыл борынгыдан килгән кануннары белән яшәп ята. Һәр яңа фикергә шикләнеп, куркып караса да. Авыл үз телен саклый һәм үстерә, халык авыз иҗатын югалтмыйча исән калдыра. Аның сүздә гәүдәләнгән тарихи тормышы әдәби мираска әверелә бара. Кошларга әйләнгән ике ир туган турындагы «Сак- Сок» бәете! Ак бүре турында әкият! Гаҗәп, дип уйлады Габдулла, аларны хәзерге заман әдәбияты санга сукмый да кебек, алар исә яши бирә. Хәзерге әдәбият күперенке, сай һәм, әйтерсең, казанлыларның үткән тарихы, аларның хәзерге чынбарлык тормышы белән бөтенләй бәйләнмәгән кебек. Халык җырлары хакыйкатькә якын тора!
Эпилог
Яз килүгә, аны борчылу катыш рәхәт ашкыну биләп алды. Мине Троицкига чакыралар, диде ул дусларына, барырга уйладым, кымыз эчәрмен, күрерсез, терелеп кайтырмын. Далада җылы керер... Ә үзе кымызның дәвалау көченә әллә ни өметләнмәде. Ләкин, ни генә булуга карамастан, Троицкига барып карарга кирәк иде.
Менә киң сармат кыры җәелеп ята, аның читләре офыкка барып тоташкан. Көмеш сыман алкын кылган шома сөзәклектән сиңа таба агып төшә шикелле. Ләкин кояш югары күтәрелүгә, бу сөзәклек югала, борын яргыч хуш ис алып килгән җылы җилле тигезлек кенә кала. Чабыр, кылган, мәтрүшкә, кыргый җитен, дала канәфере, шау чәчәккә күмелгән кырлыганның исе бергә кушылып, башны әйләндерә.
Яшел тигезлек тә алдаучан булып чыга, берәр чакрым атлауга, уйсулыклар күренә башлый. Аларда кыргый чия, кура җиләге һәм таллык белән капланган үтә күренмәле, салкын сулы елгачыклар агып ята.
Һәрбер көн рәхәт тынлыгы белән сөендерсә дә, кешеләр арасында булмау кызганыч иде. Хәер, ул монда бөтенләй үк ялгызы түгел, якындагы киез тирмәдә
ДӨНЬЯ ГАМЕ
29
казакъ Җомагыл яши, ул көтүне саклый, хатыны белән кызы бия сава, ашарга пешерә, дәва үләннәре эзли, җиләк җыя, гомумән, бер минутларын да бушка уздырмыйлар. Тагын бер киез өйдә Мирфәйзи Бабаҗанов тора, өяздә аны җырчы һәм кыллы оркестр оештыручы буларак беләләр. Ул ярминкәләрдә, шәһәр бакчаларында, бай йортларда чыгыш ясый. Бу кыска ботлы, юантык адәм такылдык һәм уйлап чыгарырга маһир, җыеп әйткәндә, — ваемсызлыкның нәкъ үзе иде. Үз җырларын нечкә хатын-кыз тавышы белән башкарса да, хисләнеп, йөзенә чыгарып, һәр бормасын җиренә җиткереп җырлавы аның көлке һәм буш кеше икәнен оныттыра.
Менә хәзер дә ул тирмәсе янында утыра, думбрасына каты итеп бәрә-бәрә җырлый.
Җыр уйсыз кешенең тормыш хәлләренә битарафлыгы турында иде. Менә Габдулла да, сый-хөрмәттән һәм җылыдан иркәләнеп, уйсыз, эшлексез кешегә әйләнә бара. Ул тирмәгә керде, кәгазь-каләм алды, сандык кырыена тезләнеп яза башлады: «Зинһар, яшел тышлы дәфтәремне җибәрегезче, ул минем саквояжымда, саквояж редакция каравылчысында. Дәфтәрдә эшләнеп бетмәгән шигырьләрем булыр. Мин аларны «Җан азыклары» дигән җыентыгыма әзерлим».
Сәламәтлеге турында берничә сүз өстәгәч, ул битне бөкләде дә, бөкләнгән урынны сыйпап, уйга калды. Бәлки бүген Габдрахман хәзрәт килер дә хатны алып китәр? Шул уеннан Габдулла үзен кунак иткән кешене күз алдына китереп елмайды. Троицкига беркем белән хәбәрләшми генә барырга да була, берәр почмак табылмый калмас иде, тик өяз сәүдә каласында яшәү бик кыйммәткә төшәр иде. Әмма Габдрахман хәзрәтнең әйбәт холкын күреп һәм ошатып, чакыруын кабул итте. Өстәвенә аның иске басма, кулъязма китаплары, алар арасында «Йосыф китабы»ның бик борынгы күчермәсе сакланган шәхси китапханәсе дә бар икән.
Якыннан аралаша башлагач та, аның ягымлы, җанлы һәм акыллы икәне күренде. Тышкы кыяфәте белән дә үзенчәлекле: озын буйлы, нык бәдәнле, кара-кучкылт йөзендә кара бөдрә сакал, күзе очкынланып тора. Үткен фикерле, тапкыр, эш рәте белүче бу кешенең, һичшиксез, көчле, талантлы нәселдән, әмма да ләкин бай булмаганлыгы күренеп тора. Андыйларга — кечкенәдән үк юл бары бер генә: кайдадыр Омскида яки Ырымбурдагы мәдрәсәгә бару. Әгәр бай химая табыла калса, Бохарага, Истанбул яисә Каһирәгә укырга китә. Шулай итеп, инженерлык, табиблык яки сәясәтчелек сәләте булган кеше мулла була. Кайсылары шушы юлда жәмгыять өчен файда китерә ала, ләкин күбесе, туклык сынавын үтә алмый, үз-үзеннән канәгать, иске нигезне саклаучы-яклаучы булып кала. Габдрахман хәзрәтне бу мәсьәләдә хөкем итәргә булыр иде, — ул фетнәче шагыйрьне үзенең кунагы итте. Менә аның холкының үзенчәлеге дә шунда: зур шагыйрь исеменә ияреп ялтырап алу — калада аның тоткан урынын тагын да күркәмрәк итә түгелме?..
Ул әдәп саклый белә, кунагын далада урнаштырганнан соң, артык еш килеп борчымады, кереп чыкканда, һәрвакыт гәзит һәм журналлар төргәге, берәр сирәк кенә китап калдырып китә, яңалыкка сусаган Габдуллага жңткергән шәһәр яңалыклары, үч иткәндәй, гел кызыклы, жңңел, дәва, им өчен менә дигән. Күчтәнәчләрен дә онытмады: һичшиксез, бер шешә ликёр, ул аны шаяртып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы өчен файдалы дип тапшыра иде. Билгеле инде, Тукай танышырга өлгергән шәһәр кешеләреннән кочагы белән сәламнәр дә китерә иде.
Троицки, империянең Шәрыкка йөз тотып төзегән каласы, дала халкын куркуда тоту өчен хәрби кирмән буларак күтәрелгән. Әмма тора-бара тыныч сәүдә шәһәренә әйләнгән. Монда хәтта Азиянең ерак почмакларыннан да кәрваннар килә. Тауарларның атамасы гадәти түгел, шәһәрләр һәм илләрнең исемнәре шигъриятне хәтерләтә. Әйтик, Кытай, Күк асты иле, аның тауарлары
— парча, ефәк, фарфор. Яисә Дәмәшкъ — корыч кылычлар шуннан. Вогулич һәм
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
30
Березовтан — сусар, кеш, бурсык, кондыз, тиен тиреләре. Бөек Устюг сәүдәгәрләре агач эшләнмәләре, чәер, кызыл төстәге минераллар алып килә. Казаннар — чигүле түбәтәйләр һәм сәхтиян... Кашгарлар, хивалылар, бохаралылар, казакълар... Күпме халык, күпме шивә!
Кала Тукайга ошый иде. Бу каланың тагын ниндидер әйтеп булмый торган, жңлеп итүчән көче бар. Һай, инде үзенең ни өчен монда килүенең сәбәбен аңлатыр вакыт жңтмәде микән? Имеш-мимеш хәбәрләргә ышансаң, Зәйтүнә, кияүгә чыгып, монда яши ди. Тыйнак, ягымлы кыз. Кайчандыр Габдулла аңа китабын култамга язып бүләк иткән иде.
Соңгы вакытларда Габдулла яңа танышкан кешеләренең үзе өчен ят булуын аңлады, алар аның элекке — кан буенча, күргән авырлыклары буенча якыннарын читкә этәрәләр кебек тоелды. Троицкида бик күпләр белән танышса да, аларның берсен дә күңеленә үткәрә алмады. Шуңа күрә дә ул — үз алдындагы йөзләрдән, әңгәмәләрдән арган шагыйрь — каланы жиңел генә калдырып, далага китте.
Монда, иректә, ул иртәнге яңгырларны, эссене, чикерткәләр черелдәвен, төнлә атлар пошкыруын, әйтерсең, өр-яңадан тойды һәм яратты. Ләкин озакламый ямансулыйсын, ялыгасын сизде, ахыр чиктә бу сагышның сәбәбе Казанны юксыну икәнен дә аңлады. Менә бүген дә тирмә күләгәсендә утырганда, Бабажанов жырындагы болан баласы турындагы юл исенә төште: «Кырларда суык, урманда салкын. Уйлыйм да жырлыйм: болан туңадыр!» Бу жыр бары Казан ягында гына туарга мөмкин.
Ул арада Җомагыл атны жңгеп китерде. Тук ат, түгәрәк савырына бөгәлчәннәр ябышканмы, әллә юлга чыгасын сизепме — биеп тора. Арбасы гади, арка терәвече
— үрелгән читән, үзе жңңел, юл йөрү өчен жайлы. Габдулла белән Бабажанов менеп урнашкач, ат кузгалды. Казакъ барган шәпкә сикереп утырды да дилбегәне кулына алды. Даланың шома юлында тояк тавышы, тәгәрмәчләр шытырдавы гына ишетелде. Алда рәшә уйнаклады, каен кәүсәләре чагылып алды, тибрәнеп торган рәшәдә курганнар һәм тилгәннәр күгелҗем булып күренде. Калага җитәрәк, калкулыкларда зур канатлы җил тегермәннәре шәйләнде.
Комлы төбендә тәгәрмәч эзләре күренеп торган сай кичүне чыгып, арба яр буеннан каты юлда дынгырдады. Урамда эссе, тузан, яшелчә бакчалары, тешне сындырырлык кое суы исе — гомумән, авыл исе аңкый иде. Юл тузанында коенган тавыкларны пырхылдатып, атлы казак чаптырып узды. Тузан болыты таралырга да өлгермәде, икенчесе килеп чыкты. Шулчак яңгырап торган көчле тавыш ишетелде:
— Һәй, ялгыз яшәргә яратучылар! — Тавыш артыннан, тарантаста утырган Латыйф Яушев калыкты. — Калабызга кунакның да кунагы килгән, мин аны беренче булып каршы алам!
Тукай аның тарантасына күчкәч, Бабаҗановка кул болгады, әгәр теләсәң, арттан бар, янәсе.
Латыйф кап-кара булып кояшта янган, хисләр кичерешеннән башы әйләнә. Яңа гына Төркестаннан кайтып төшүен һәм сәфәрдән риза калуын әйтеп өлгерде. Бай Яушевлар нәселеннән ул!
Кала бакчасының капкасы янында туктадылар, җәйге ресторанның верандасына таба киттеләр. Аларга, бозлы савытка утыртып, шампан шәрабе китерделәр. Яушев, Мәскәү мануфактурачылары белән мөнәсәбәте катлауланып алуы турында сөйләде, чөнки Төркестан байларының бар мамыгын, үсеп утырган килеш диярлек, сатып алган икән... Тагын берәр бокал шампан шәрабе эчтеләр. Ул җитди шаярту белән, Тукайны үзенә кунакка чакырды. Таләп итте, хәтта көнен дә билгеләде. Аннары торды да китте.
Тукай да җыенды, әмма Бабаҗанов, башта мондагы чәчәклекне карап килик, диде.
ДӨНЬЯ ГАМЕ
31
— Аллаһ исеме белән ант итәм, чәчәклек искитәрлек! Аның хуҗабикәсе дә аһ итәрлек яшь, чибәр — Исхак әфәнденең хатыны.
— Ярый, киттек, — диде ул тыныч кына.
Яз буе аны шәүлә кебек эзәрлекләгән мизгел якынлашты. Ул хәзер Зәйтүнәне күрәсен белә. Нәрсә соң бу, нигә килми инде үзе? Троицкига бару теләге ник шулкадәр көчле булды икән? Ул дала табигатенең дәва көченә ышанды, шуның өстенә, ирексездән, уйламаганда, бары берничә тапкыр гына күреп калган ситсы күлмәкле, ситсы яулыклы тыйнак кыз турындагы истәлеккә бик якын килде.
Менә куе сәрви куаклары арасыннан үттеләр, менә чәчәклеккә алып керә торган рәшәткәле капка, менә клумбалар, шуларның берсе янында хатын-кыз, аз гына читтәрәк тагын берсе — дүрт яшьләр тирәсендәге малайны уйната.
— Зәйтүнә ханым! — Бабаҗанов клумба янында басып торган хатынга дәште. — Без сезнең янга, рөхсәт итсәгез.
Хатын башын күтәрде, бер генә мизгелгә кояш яктысыннан күзе чагылгандай, кулын каш өстенә куйды. Габдулла өчен вакыт туктап калгандай булды. Аннары гына:
— Мин сезнең монда икәнне белдем, — дигәнне ишетте. — Китапханәгә бардым, сезнең белән очрашу була, диделәр. Бабаҗанов килде дә үзенең яңа репертуарын тәкъдим итте. Аның тавышы искиткеч, диләр, дөресме?
— Дөрес, — диде ул. Бабаҗанов аларның сөйләшкәнен тыңламады, ул малай янында мәш килә, аның багучысын — яшь кенә авыл кызын шаяртып маташа иде.
Зәйтүнә куш учлап су сипкән кебек, кулын чәчәкләр өстеннән йөгертеп алды. Аның өчен тагын вакыт туктагандай булды, ул Зәйтүнәнең ни әйткәнен ишетмәде. Йә Ходам, нигә дип ул шулкадәр дулкынлана? Зәйтүнә үзгәрмәгән, шул ук тотнаклылык, шул ук җиңелчә оялчанлык, элеккечә үк шигырьләр белән кызыксыну. Менә китапханәгә дә килгән. Берни сизенмәгән. Тик нәрсә турында сизенергә тиеш иде соң ул? Хыял нәкъ чынбарлыкта булган кебек үк газаплый һәм сөендерә.
— Мин еш булам монда, — диде ул тыныч һәм йомшак тавыш белән. — Мин бит һәвәскәр бакчачылар оешмасында торам. Бу җәмәгать бакчасын үзебезнең карамакка алдык. Безнең бурыч, — ул елмайды, — безнең бурыч бик җитди: халык арасында табигать турында белем тарату, бүлмә һәм оранжерея үсемлекләрен камилләштерү, бакчаларны матурлау зәвыгын үстерү.
— Калада яшеллек аз, — диде Габдулла.
— Әмма һәр ел саен арта барачак! Сез безнең бакчачы белән таныш түгелме? Кызганыч, әле ул монда юк. Ул кеше — Турдакин Михаил Викторович, Пенза бакчачылык училищесында укыган, үз вакытында кенәз Воронцов, граф Шувалов утарларында хезмәт иткән. Бик ягымлы карт. Дөрес, бер килешмәгән ягы бар... Ул бөтенләй юаш! Безнең монда агачларның җирле төрен үрчетү бакчасы бар, быел кышын да розалар, сөмбелләр үстерәчәкбез. Сез Латыйф әфәндедә булдыгызмы? Пичшиксез, барыгыз, Галия ханымның кышкы бакчасы бар, искиткеч матур.
Ул кайтарып сүз әйтә алмады, ахыр чиктә дәшмәү хатынны уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Яшертен генә, аяк очларына басып, ул чәчәклектән соң башланган кура җиләклеккә карады. Анда Бабаҗанов — теге кыз тирәсендә әтәч кебек таптана йә малайны үчекләргә тотына.
— Минем дус кызымны хәтерлисезме?
Аның исендә: Зәйтүнә редакциягә аның белән килгән иде, аннары ул аларның икесен бергә Фатих янында очратты. Тик нигә әле ул дусты турында сораша? Әллә хәтерлиме ул... Әйе, үткәннәрне, Казан, редакция, алар арасындагы кыска гына сөйләшүне?
— Хәтерлим, — диде Габдулла, — хәтерлим.
Ул кызарды, кулы белән маңгаен уды.
— Ахирәтем... ул вафат булды, ике ай эчендә сызды да бетте, бичара, әлегә кадәр
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
32
исемә төшкән саен елыйм.
Алар Бабаҗановның кычкырып көлгәнен ишетте, аннары бала елап җибәрде. Кыз көчсез генә каршы дәште:
— Зинһар, үртәмәгез аны. Ул сезнең белән уйнарга теләми.
Багучысының сүзләрен ишеткәч, бала тагын кычкырып, зарланып еларга тотынды. Ул арада әнисе дә ачулы тавыш белән:
— Мирфәйзи әфәнде, мин сезгә әйттем бит инде, ул андый уеннарны яратмый! — дип кычкырды.
Ахмак кыяфәт чыгарган Бабаҗанов алар янына йөгереп килде, артыннан малайны кулыннан җитәкләп кыз иярде. Малай сулкылдый, әнисе янында ят абыйны күреп, елаганын сиздерәсе килмичә, яшьләрен кулы белән сыпырды.
— Әни, — диде ул, — бәйләнмәсәләр, мин беркайчан да еламыйм, шулай бит, әнием?
— Дөрес, Лотфый җимешем, — дип җавап бирде әнисе, — дөрес. Син чып- чын егет!
Габдулла сүзсез генә баш иде һәм кинәт үзен сәламәт итеп хис итте. Ул монда сәламәтләнергә дип килде — хәзер ул сәламәт. Күрәсе килгән бердәнбер хатын- кызын очратырга теләгән иде — ул аны күрде. Шайтан алгыры, ул сәламәт!
* * *
Бер иртәдә кыр буйлап тарантас килә иде, анда малай һәм аның мөгаллиме утырган. Аларның дачага барышлары. Кичен... аһ, кичен әнисе килергә тиеш! Укытучы тезендә тартма, малай аңа арбада таралып яткан хәрефле шакмакларны җыя. Шакмаклар бик матур, тартмага бизәкләр төшерелгән, ләкин малай алардан туйган. Укытучыдан да гарык, чөнки ул бертукмамый укыта да укыта, малайга күңелсез. Аеруча үзләре белән әнисенең бармавына эче поша, хәтта үпкәли дә. Аның калада эшләре бар, бары кичен генә киләчәк.
Малай эсседән әлсерәде, тизрәк барып җитәсе, елгага йөгерәсе һәм озаклап йөзәсе, чумасы килде. Курганнарның куе куаклык каплаган сөзәклеге малайга дачадагы әрекмәнлекне хәтерләтте, ул аларны кылыч белән тураклый. Их, тизрәк барып җитәсе иде!.. Менә укытучы тарантасны туктатты.
— Лотфый, карале, ә-әнә тегендә!
Малай күзен авыртыр дәрәҗәдә кысып карады һәм чатырны, аның ишеге каршында торган урындыкны күрде. Урындыкта бер кеше утыра. Кызык түгел. Хәер, кызык: кыр уртасында урындык тора, анда кеше утыра.
— Бу — Тукай, — диде укытучы. Исеңдә калдыр, акыллым: Тукай!
— Ярар, — диде малай. — Без ник кузгалмыйбыз?
Алар китте. Малай йортны, киң веранда, елга, бакча, зәңгәр койма, койма янындагы әрекмәнлекне күз алдына китерде. Әрекмәннәрне кылыч белән чабасың, чабасың, ул барыбер бетми — иртәгегә кала һәм дачада үткәрәсе алдагы көннәргә дә... Кич белән әнисенең килүен күз алдына китерү аеруча сөендерде. Әнисе юл киемнәрен алыштырыр, табын янында бөрмә итәкле, түшенә күперенке челтәр тотылган ак күлмәктән булыр. Бөтен кеше аның әнисенең иң матур әни икәнен күрер. Вак-төяк, юк-бар сүз сөйләшерләр, чөнки кунаклар бервакытта да дәшми тора белмиләр. Аннары, билгеле инде, әтисе малайга йокларга вакыт, дияр. Шунда әнисе барысына да: «Юк инде, безнең белән тагын бераз утырсын», — дип каршы төшәр. Менә әнисе ничек әйтер! Зәйтүнә шундый: ул бар нәрсәне, бар җиһанны ярата, ләкин улы кадәр башка беркемне дә ярата алмас.
Лотфый үсеп җиткәч, дөнья буйлап сәяхәткә чыгар. Вавилонны, чүлләрне, ата-бабалары кайда гомер сөргән җирләрне карап йөргәндә, әнисен искә алыр: менә ул карават башына килеп утырыр, дога укып, башыннан сыйпар һәм әллә улына, әллә үзе өчен, бер үк шигырь юлларын кабатлар:
Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби,
ДӨНЬЯ ГАМЕ
33
Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби.
Юк әле миндә хакыйкатькә вөсул, Әллә нигә айрылалмый уң вә сул.


Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе


Редакциядән:
Язучы Рөстәм Вәлиев (1936) Чиләбедә яши. Аның «Дөнья гаме» романы моннан утыз еллар элек язылган. Үз вакытында, прозаик Тәүфикъ Әйди әлеге әсәрнең бер өлешен тәрҗемә итәргә алынган булган («Казан утлары», 1986, №4), кызганыч ки, ахырынача дәвам итеп өлгермәгән.
«Дөнья гаме»н яшь прозаик һәм галим Рөстәм Галиуллин тулысынча тәрҗемә итте. Әсәрнең китап булып чыгуы да көтелә. Без исә укучыларыбызга ошбу күләмле романның журнал вариантын гына тәкъдим иттек.