ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
Әдәбият турында сүз алып бару җиңел түгел. Шигърият турында бигрәк тә. Бүген шундый юлны сайлармын дип торам: 2015 елда «Казан утлары»нда басылган әсәрләрнең җитешсезлекләрен ачуга күпмедер урын бирсәм дә, тәнкыйть объекты сыйфатында үзем чын иҗатчы санаган каләм ияләренең генә тупланмаларын, анда да күңелемә ятканда, югары сәнгати дәрәҗәдә язылганда һәм укылышлы! булганда гына, аерып алырмын, игътибарыма лаек булмаган күп әйберне читләп узармын.
Кулымда — гыйнвар саны. Гадәттә, беренче номерны зарыгып көтеп алам. Ул, һәрбер Яңа елдай, ниндидер өметләр, ышанычлар уятыр кебек. Хәер, мөстәкыйльлеге тартып алынган милләтләргә арт белән торган иҗтимагый-сәяси яшәеш шартларында әдәби сүзнең журнал сыйфатында чираттагы елда да өйләребезгә үтүе — үзе үк сөенеч түгелмени?! Теләгең фәрештәләрнең амин дигән чакларына туры килде, дигәндәй, гыйнвар саны танылган каләм ияләребез әсәрләре белән ачыла да. Шулар арасыннан җанга май булып яткан шигъри гөләндәм, әлбәттә — Ркаил Зәйдулланыкы. Аның ирекле үлчәмдәге тәүге әсәре хәтта беренче юлыннан ук алтмышынчы елгыларның шигъри экспериментларын күз алдына бастыра.
«Кояш эзе»н укыганда, ни сәбәптәндер, узган гасыр уртасында үтә заманча шигърияткә юл ачкан Роберт Әхмәтҗановның туган ягына ашкынган кеше образын тудырган «Җәяүле күбәләк» шигыре хәтергә килде. Югыйсә анда җәйге кыр- болыннарның җаны — туган ягына талпынып очкандай кайткан җан иясе булса, монда кышкы кырлар бизәге — кар өстеннән йөгергән кояшлар. Хушбуй исләрен, буяу төс-төсмерләрен уйлап табучы һөнәр иясе «Кояш эзе» турында сөйләсә, модага кергән төшенчәләр кулланып: «Мин тасвирларда, һава тынлыгында, шигъри сулышта җанга сөекле ноталар күрәм», — дип әйтер иде. Югалтулы табышлар монда, усал буран алып килгән һәм калдырып киткән гүзәллек. Кояш булып, кар өсләрендә яктылыкка, сафлыкка омтылышлар уйный сыман. Ни сәбәп, дигән идем дә... төрле күләмдә булуларына карамастан, яңгырашта уртаклык күпмедер бар, икесе дә күңелнең нечкә кылларына чиртә икән!
Тәүге ике юлда күзалланган табигать фрагменты — башка күренеш-предметларны тәмам юкка чыгарган, карашка пәрдә тарткан «тоташ буран» сурәте яңа көннең — тынычланып калган кырның аз детальле, әмма тулы тасвиры янәшәсенә куела бу әсәрдә. Чираттагы «Җәлил» шигыре алдагысына төп компоненты диңгез төшенчәсе булган метафора ярдәмендә ялгана. Беренчесендә — киң кырларны аңлаткан «кар диңгезе», ә икенчесендә иҗтимагый барыш, сәяси вазгыятьне белдергән «мәрхәмәтсез диңгез» троплары гына да шагыйрьнең борынгыдан килгән образларны яңа текстларга уңышлы трансформацияләвен күрсәтә.
Әсәрнең Дәрдемәнд иҗаты белән текстара бәйләнешләре ачык тоемланса да, автор шигърият корифеебызны идея эчтәлегендә дә, формада да кабатламый. Шигырьдән «ил корабы» куелган шартларның гасыр башыныкына караганда күпмедер аерымлы булуы күренә. Икенче яктан, замандаш шагыйрь «милләт (ил) чарасызлыгы» темасын бөтенләй башка якка борып җибәрә: «Иң мөкатдәс җанны таләп итә! / Чын шагыйрьнең фидаи чагы / Давылга тиң. / Көтә аны диңгез — / Мәңгелекнең салкын кочагы».
Илне богаулардан фидаиләр чыгара ала, ди Ркаил. Строфаның Чын шагыйрь хакындагы күпмедер пафослы һәм оптимистик та яңгыраган юллары аннан соңгыларының өшеткеч мәгънә-аһәңнәренә чәлпәрәмә килә.
«Җәлил» көтелмәгәнлеге белән кызыклы. Монда интонация дә, фикер дә теге яки бу урыннарда кискен үзгәреп китә. Беренче строфадагы диңгез образының эчке 128
мәгънәсен укучы үзе уйланып ачса, икенчесен автор аныклавында андый. Күрәбез ки, шигырьнен үз эчендә дә дингез образы мәгънә үзгәрешләре кичерә. Текстны хәтта ана куелган атама да көтелмәгәнрәк эчтәлеккә ия итә. Әгәр аны игътибарга алмасан, әсәрнен гомуми мәгънәсеннән тәэсирләнерсен, игътибарга алсан, сина тәэсирне хәтеренне янарткан тарихи хәлләр дә бирергә мөмкин.
Шигырьгә нинди исем куелуга бәйле рәвештә, гомумиләштерелгән фикерләрнен мәгънә кинлеге һәм эчтәлеге үзгәрә. Ркаил әсәрне «Кол Гали», «Тукай», «Зөлфәт» һәм башка фидаи
5. «К. У.» № 4 132
шагыйрьләр исеме белән дә атый алыр иде. Ул чагында атамага сайланган шәхесләрнен биографиясе, алар яшәгән чор вакыйгалары гомуми эчтәлеккә, һичшиксез, икенчерәк мәгънә төсмерләре өстәячәк.
Текст ике өлештән тора. Беренчесендә доминанта төшенчә урынында корбан метафорасы килә. Икенче строфа әлеге «корбан»ны, сыйфатламаларын санау юлы белән, күпмедер тәгаенләштерә: «ин мөкатдәс җан», «фидаи», «чын шагыйрь», ә инде әсәр исеме анын чынбарлыктагы бер үрнәген атый. Күрәбез ки, текстны аныкланмыш төшенчә һәм анын сыйфатламалары да бербөтен итүдә катнаша.
Бәйләгеч мотивлар, текст кече күләмле булуга карамастан, аталганнарыннан тыш та җитәрлек. Шулардан, әйтик, икенче строфада да кулланылган дингез образы шулкадәр көчле мотивлаштырылган. Бердән, зур сулар — реаль чынбарлыкта да упкын, йоткын. Дингез метафорасында чагылыш тапкан иҗтимагый көрәш, тормыш та кешене юкка чыгарырга мөмкин. Автор алга таба шул мәгънәне тирәнәйтә дә. Дөрес, ул син көткәнчә, давыл булып, «ил корабы»н ярларыннан кубарырга тиешле шагыйрь образын тасвирлауны өзә, аны көрәштә күрсәтми, укучыны тиз генә шул гамәлләр нәтиҗәсенә — фаҗигагә күчерә: инде дингез образын Үлем төшенчәсе, Мәнгелек метафорасы итә. Әйе, әсәрнен һәр юлы сина сюрпризлар әзерли.
Текстны өлешчә анализлаунын бер юлын күрсәтеп узсам да, Ркаил шигырьләрен таркатасы, бүләсе килми. Аларнын өлешләрен табу мөмкин булса да, гади укучыга шуларга төртеп күрсәттенме, анын күнелендә уянган бөтенлек хисе челпәрәмә килер кебек куркыта. Камиллекне, әйтик, Алла яраткан гүзәл туташны өлешләргә таркатып мактый башласан, ул, һичшиксез, борынымны матур, диде, калган җирләрем ямьсезгә микән әллә, дип борчылачак. Чын гүзәллек — бөтенлектә генә гүзәлдер. Бу уңайдан, «Җәлил»нен шигъри миниатюра икәнлеген әйтеп узыйм. Һәр юлы сон дәрәҗәдә эшләнеп беткән, тулаем камил һәм тирән мәгънә эчтәлегенә ия әсәрләрне анлатучы миниатюра ин авыр формалардан санала. Аны бары тик Гомәр Хәйям, Анна Ахматова, Дәрдемәнд кебек зур талантлар гына яза ала дип уйланыла.
Тупланмада беренче әсәр хәрәкәтчән күренеш тудырса, шагыйрь үзе киндердә пумала уйнаткан рәссамга охшап калса, чираттагыларында сүз җәмгыять барышы, халыкка хезмәт иткән шәхеснен теге яки бу пландагы ялгызлыгы, шигърият тирәсендә бөтерелә, әмма, әсәрдән-әсәргә күчә-күчә, автор барыбер дә гомумиләштерелгән бер сурәт тудыра. Ул — Чын Шагыйрь образы. Аерым-аерым вакытларда иҗат ителгән текстларны бер учмага җыеп тотарлык һәм әлеге образны да күпмедер күзаллатырлык кайбер юлларны укып китик әле: «Чын шагыйрьнең фидаи чагы / давылга тиң» («Җәлил»); «Татар шагыйрьләре китә, ком шуышкан шикелле», «Китә шагыйрьләр... Калдырып / Илнең анчак түрәсен» («Татар шагыйрьләре»); «Шигырь укыгандай укыйм/ Карда калган эзләрне!» («Аучылар өе»). Күргәнегезчә, сонгы шигырь аз гына тематик оядан читтәрәк тора, ул тормышны — шигърияткә, шигъриятне тормышка башка яссылыкта һәм бик үзенчәлекле якынайта. Мин-укучы да шагыйрь җанлы аучы, аучы җанлы шагыйрь турында уйлар дәрьясына чумам.
«Дөньяда берни үзгәрми» тупланмасына караган сонгы әсәрләрдә сүз мәхәббәт, хатын-кыз турында бара, әмма хикәяләүче-тасвирлаучыда шагыйрь образын, хәтта ки Ркаил прототибын күрәсен. Ул шулай булмаганда да, укучы, автор үзе турында яза икән, дип уйласа, әсәр тасвирламаларына, лирик миннен хис-кичерешләренә ышана. Ркаил иҗат иткән интим лириканын ышандыргыч көче гаять тә зур икән. Монын төп сәбәбе : тасвирларнын абстракт түгеллегендә һәм һәр әсәрдәге «мин»нен артык сизгер, нечкә тоемлы булуында. «Җил», «Ләйсән» һәм башка шигырьләр, читтән күзәткәндә, кайчагында тупасрак тоелган, кыланышлары күнелемә ятып ук бетмәгән Ркаил җанында нинди нечкә һәм никадәр мул хисләрнен чыгарга җай көтеп ятканлыгын ачык күрсәтә.
Тупланмадагы аерым бер әсәрләр, әйтик, Р.Харистан эпиграф алып язылган «Дөя» шулай ук Ркаил иҗатында автобиографизм моментлары барлыгына ачык ишарәли. Бүгенгенең иҗтимагый-әдәби тормышыннан ерак укучы бу әсәрдә бер нәрсә күрер, ә шуның уртасында кайнаганы — икенчене. Эпиграфны, мәсәлән, кайсыдыр галим, әсәр идеясенә алып чыгучы фәлсәфи ачкыч, дип билгеләр яисә автор каләмдәше сүзеннән этәрелеп яңа шигырь язган, дип уйлар. Мин исә бөтенләй башка нәрсәләр аңлыйм, шигырьне Р.Зәйдулланың каләмдәшенә — сүзләренә дә, гамәлләренә дә җавабы кебек кабул итәм. Әнә шуңа күрә дә, киләчәк буыннар безнең бу асмәгънәле дә, күпмедер төрттергән дә әсәрләребезне төбенә үк төшеп аңлар микән, дип баш ватам.
Дөресен әйтим: элек Ркаилнең интим шигъриятенә әллә ни исем китми һәм күбрәк иҗтимагый лирикасын укый идем. Аның бу сандагы балаларча садә, үсмерләрчә хыялый, без югалта барган сафлыкка алып кергән шигырьләре әллә нишләтеп җибәрде. Р.Зәйдулла әсәрләрен укып чыккач, күңелемдә бер сорау туды, журнал ел башында алган бу сәнгати
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
5* 133
биеклекне ахыргача тота алыр микән?..
Ркаил укучыга әле генә, шагыйрьнең кыйбласы — милләт булырга тиеш, дип әйтсә, Илдус Гыйләҗевнең поэтик тупланмасына, аның фикерен дәвам иткәндәй, «Һәр милләтнең үз кыйбласы» дигән юллар алып керә. Илдус аганың шигырьләре җыйнак, безне төп темадан еракларга алып китми, тегендә-монда тарткаламый, эзлекле рәвештә, нәтиҗә-фикергә, бер йомгакка чорналган, өзелгәләп бетмәгән сүз җебенең ахырына илтә. Әлеге фикер күпчелек очракта төп өлештән өчнокта ярдәмендә аерылып куйган икеюллык рәвешендә оеша. Шагыйрьнең кече күләмле памфлетларына да шушы ук сыйфат хас, ягъни соңгы икеюллык белән автор төп фикерне төйнәп куя.
Рәис Сафин иҗатында Урта гасыр шигъриятебездән килгән әдәби чаралар яңарыш таба. Аларда яшәү, гамәл, сабырлык, дин һ.б.лар турында уйланулар бар. Мин бу тупланмага, бәлки, тукталмас та идем, укучы колагына шуны әйтәсем килде: саф татар ислам мәдәниятендә шигърият бүген сан һәм сыйфат үзгәрешләре кичерә. Суфичылык шигърияте, дини-дидактик әдәбият күләм ягыннан зурая, әмма ул, Г.Сәлимов кебек аерым талантлы авторларныкын исәпкә алмаганда, бу яссылыкта Урта гасырлар шигърияте ирешкән биеклектән күпкә түбән. Еш кына иҗатчыларга дөньяви белемнәр җитмәгәнлек күренә. Кайберләренең мәдрәсәләрдә белем алуларына һәм борынгы әдәбиятны өйрәнүләренә карамастан, әсәрләренә форма камиллеге хас түгел. Шул ук вакытта заманча образлылык, читләтеп әйтү дә җитенкерәми. Әгәр ислам тәгълиматын алга сөргән һәм тәрбияви эчтәлеге тирән шигърият яңара икән, бик хуп, әмма ул үз заманына лаеклы, гади халык, дини кешеләр генә түгел, башкалар да укырлык, аларны камиллеге һәм актуальлеге аша ислам мәдәниятенә тартырлык, һич югы күпмедер якынайтырлык булырга тиеш.
Р.Сафин күтәргән проблемалар заманчалыгын югалтмаса да, әсәрләренең беренче юлларыннан ук күпчелек укучы атлыгып укып китәр дип уйламыйм. Иҗатын бүгенге укучы яратсын өчен, аңа йә пафосны үзгәртергә, йә тормышчанлыкны арттырырга, һич югы әдәби детальләрнең үзенчәлеклеләрен табарга кирәк, шома ритмик яңгыраш турында уйланасы урыннар да очрый. «Әйләнеш» шигыреннән һәр тәнкыйтемә җавап бирерлек бер строфа китерәм: «Дөньяда бар рәхимсезе, бар җүнсезе — / Кеше рәвешендә булган хәшәрәтләр. / Байлык колы булып йөргән шул явызлар — / Тереклеккә китерәдер һәлакәтләр».
Күргәнегезчә, текстның цезураларга — ритмик буыннарга бүленеше турында уйланылмаган. Шигырь юлын өлешләргә таркаткан медиананың тәүгесе «рәвешендә» сүзенең икенче иҗегеннән соң килә, шунлыктан «-шендә» чираттагы буынныкы булып китә. Бу күренеш кече синтагматик берәмлекне — ике сүздән оешырга мөмкин семантик-грамматик-фонетик берлекне җимерә. Традицион калыптагы шигъри әсәрнең ритмик яңгырашында просодик чараларның, ягъни пауза һәм иҗек төрләренең беренче планда торуын онытмыйк. «Әйләнеш»не, чагыштырмача яңгырашлы итеп, заман куйган форма таләпләренә, мәгънәгә игътибар итмәгән, борынгыдагыча ритмик буыннарга, әсәр мәкаменә ияргәннәр генә укый ала.
Җәмилә Әхтәмованың «Кешелекне ничек югалтмаска?» соравына җавап
РИФӘ РАХМАН
134
рәвешендәге тупланмасының Р.Сафинныкы янәшәсендә килүе аклана. Ул шул ук традицияләрнең заман әдәбиятында ничек яңара алу мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. Җәмилә иҗатында суфичылык шигъриятеннән килгән образлар, гыйбарәләр тормыш реалийларын чагылдырган юллар белән үрелә, әсәрләрен аерым-аерым укыганда, йә тегесе, йә монысы калкуландырыла. Әйтик, «Синнән китәр өчен, / Онытыр өчен сине, / Гаепләрең эзләп / Интекмимен — / Мин бит үзем / Камиллектән ерак!» — дип башланган һәм күпчелек хатын-кызларыбызның без укып гадәтләнгән мәхәббәт шигырьләренә якын торган «... Синнән китәр өчен» дә алга таба иманлы кеше хисләре, мәхәббәте, аның хыял-теләкләре урын ала.
Коръәннән һәм дини риваятьләрдән килгән мотивлар да кулланылган өлеш игътибарны башкаларыннан да ныграк тарта: «Раббым синең / Гыйбадәтләреңне кабул кылсын, / Гөнаһларың синең ярлыкасын, / Җәннәт түрләрендә синең өчен, / Синең янәшәңдә минем өчен / Раббым күркәм итеп / Гүзәл бина кылсын!»
Җәмилә шигырьләрендә вертикаль аллитерация алымы еш кулланыла. Барыбыз да [к] авазының болай да күп авазлардан көчлерәк яңгырашлы икәнлеген беләбез. Әгәр аңа башланган сүз аз иҗекле юлларның башында килә икән, түбәндәге цитатадан күренгәнчә, әлеге лексема доминанта позицияне таләп итә башлый, калган сүзләрнең мәгънә егәрлегенең дә бер өлешен үзенә тартып ала. Нәкъ менә шушы төр күренеш «Күзләрем сөенә» әсәренә үзенчәлекле яңгыраш бирә дә. Вертикаль аллитерация, шигырьләрне, нинди калып һәм үлчәмнәрдә язылган булсалар да, билгеле бер дәрәҗәдә борынгы акцентлы шигырь формаларыбызга якынайта: «Күзләрем сөенә, Кызыма, / Күземне төшерсәм...»
Авазлар тудырган тәэсирлеккә ирешү өчен, Җәмилә шулай ук охшаш юлларны янәшә куярга да ярата: «Шулкадәрле кадерлем син минем. / Шулкадәрле сөеклем син минем. / Шулкадәрле сагынамын сине.» Мисалга китерелгән өч юл лексик анафора белән эпифораларга һәм «шулкадәрле» сүзеннән соң килгән пауза кабатлануларына корылган. Фикеремне йомгаклап әйткәндә, Җ.Әхтәмова әсәрләре башкаларныкыннан нык аерылып тора, аның гомуми стиле дә, дөньяны күзаллауларында һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр барлыкка килгәннән соң калыплашкан әдәби иҗеге дә, һичшиксез — үзенеке.
Соңгы чирек гасырлык шигъриятебездә дини-мифологик образларның артуын, Ходайга сыгыну мотивының көчәя баруын күрергә мөмкин. Дөресен әйтим, еш кына аларның теге яки бу әсәргә килеп керүе — урынсыз да. Мисалларын 2015 ел әсәрләре арасыннан да күрсәтә алыр идем. Каләм ияләре кайвакыт, үзләренең иманлылыкларын күрсәтер өченме, модага иярепме, «Алла», «Ходай» сүзләре белән уйный сыман. Андый очракларда ясалма пафос туа, кайчак бер сайлаган поэтик пафос кирәксез урында өзелә, укучының гомуми яңгыраштан, текстның алдагы идея эчтәлегеннән алган тәэсире юкка чыга. Аллага эндәш яисә аңа мөнәсәбәтле гыйбарәләр ышандырырга, ихлас яңгырарга, теләсә нинди текстка кереп, тормышка мөнәсәбәтле фикерләрнең мәгънә эчтәлегенә зыян салмаска, дини сүзнең кадерен җибәрмәскә тиеш.
«Казан утлары»ның икенче санында шигърият сәхифәләрен ачып җибәргән Рим Идиатуллин әсәрләрендә дә мифологизм үзен нык сиздерә. Беренче булып торган «Нух көймәсе» әсәренең атамасы гына да авторның, идея-тематик эчтәлекне ачу өчен, мифологик образлар системасыннан һәм сюжеттан киң файдаланачагына ишарәли. Текстны коруда риторик алымнарга нык басым ясалган. Ә бит моның башы «Коръән»не тәэсирле иткән аять-сүрәләрдәге риторикага барып тоташа. Мин үзем «Нух көймәсе»н бөтенләй башкача, һич югы — алдарак, йә өстәмә сүз рәвешендә килгән өлешнең беренче строфасы белән тәмамлар идем: «Тәмам сукыр гавам, күзалламый / Җирне янә туфан басасын; / Тик кемнәр соң төзер Нух көймәсен?! / Йа, Илаһым! / Атайларның гыйбад оныклары / Сатып эчте соңгы балтасын».
Автор, киң мәгънәле, безне ерак тарихларга алып киткән сюжет элементларына, тимер логикага ия һәм, риториканың муллыгына да карамастан, фәлсәфи дә яңгыраган текстны гадиләштереп, гомуми тәэсирен киметеп, икенче бер чорларга сикерә: «Тотып Коръән, нигә фал ачарга? / Алдагысы безнең ап-анык: / Шашып чаба халык, туш уйнатып, / Көтә ярда тишек «Титаник»...» Әлбәттә, автор бу структураны да сайлый ала, әлеге гамәл — аның үз ихтыярында. Ә син, шагыйрә башың белән, Рим абыйның образлы әйткәнлеген белсәң дә, гади укучы хәл-халәтенә кереп, «Титаник» ярда ятмый һәм тишек тә түгел, ярылып вакланып беткән, 1985 елда табылганнан соң, кайбер артефактлары инде күтәртелгән, аерым кисәкләре ләмгә тәмам күмелгән, дип эчеңнән бәхәс кузгата башлыйсың.
Пассажирларына социаль чыгышларына бәйле мөнәсәбәт күрсәткән һәм һәлакәте махсус оештырылган, табышлы «афёра» булган Титаник тарихы — тереклекне исән-имин калдырган «Нух» көймәсенә янәшә кую өчен отышлы мисал түгел. «Титаник»ны, кисәтүләргә каршы килеп, бозлар арасына юнәлткән капитан һәлак итүен дә онытмыйк. Шушы уңайдан
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
5* 135
фрагментарлык, төрле чорлардан алынган вакыйга-күренешләрне, төрле тип конфликтларны һәм бер-берсенә чит образларны янәшә кую, әсәрнең гомуми яңгырашын үзгәрткән көй-үлчәмнәрдән файдалануның ике меңенче еллар шигъриятенә хас үзенчәлек икәнлекне дә әйтеп узарга кирәк. Бу алымнарны кулланган шагыйрьне шундый куркыныч сагалый: ул төрлелекне берләштергән үзәкне таба алмаска, шундый ук функцияле алым-чараларны күз уңыннан ычкындырып җибәрергә мөмкин.
Дөрес, кайбер галимнәр, текстта чагыштырмача мөстәкыйльрәк торган өлешләрнең үзара ялганмавы да әдәби алым булып тора, ул авторның микротравмаларын күрсәтү өчен кирәк, ди. Имеш, теге яки бу сәяси вакыйгаларны, тарихи фактларны, шәхси тормыш күренешләрен, кайтмаска югалган гореф-гадәтләрне, кешелек җәмгыятенең узганда калган теге яки бу уңай якларын искә төшереп алу, ягъни бәйләнешсез хәтере аркасында, кеше үзен комфортлы хис иттергән атмосферасын югалта, һәм шагыйрь лирик миндә шуны чагылдырырга омтыла. Әдәбиятта бу төр экспериментлар узган гасырда булып алган инде...
Рим абый озын, җәелеп язарга ярата. Күзәтү язу мәҗбүриләмәсә, үземне әсирләндерер һәм шул халәттән чыгармас өчен, аның хәтта кыска шигырьләрен дә тагын бер кат кыскартып кына укып китәр идем. Тупланмасыннан сискәндергеч һәм җан өшеткеч шушы өч юл күңелемә аеруча уелып калды: «.Ә кабере текә үрдә иде; / Кара көздә, күк сыктаган җомга / Көндә апам кара гүргә керде». Һәм хәтердә әле озак яшәячәк, гади сүзләрдән торган, әмма бик тирән мәгънәле юллар: «Патшалар килә, патшалар китә. / Галимҗан абзый абзарын сүтә».
Минем өчен беренче строфа — инде үзе шигырь. Хикмәтле сүз рәвешендә әйтелмәгән бер хикмәт! Шушы юлларны укыганда, шагыйрьнең таланты метафора яисә аның иң югары формасы булган симфораларда гына да чагылмавы турында уйланасың. Автор икенче бәйтне бары тик автологик алым белән генә иҗат итә, анда бернинди троп юк! Ә менә строфа алдагысына янәшә куелган нәкъ шушы юл белән кызыклы! Шагыйрь, гап-гади җөмлә ярдәмендә, тормышның ачык реалийларын тудыра һәм, ил хакиме белән гади кешенең тормышы һәркайсы аерым-аерым — үз алдына бара, дип белдерә. Алга таба ул әлеге фикерне, реалистик төгәллек биргән автология һәм метафораларны чиратлаштырып, тагын да киңәйтә. Аныңча, тәхет — мәңгелек, ә инде аңа кем генә утырса да, Галимҗан абый кебек меңнәр һәм шул ук вакытта бердәнберләр турында уйламаячак, булып чыга.
Рим Идиатуллин иҗат иткән гөләндәмдә сорау-җавап интонациясе күчешләре алымына корылган «Урынлы сорауга урынсыз җаваплар» әсәре дә бар. Һәм аны фольклордан да (мәсәлән, уен-йола җырлары, әйтешләр) килгән борынгы формаларны актуаль эчтәлекне чагылдыру өчен куллануның матур үрнәге дип карарга кирәк.
Икенче санда төрле авторларның әсәрләре урын алса да, алар идея-тематик яктан да, кайбер башка үзенчәлекләре белән дә бер-берсенә якын. Иҗтимагый- публицистик поэмалары белән укучы күңелен яулаган Рәниф абый Шәрипов тупланмасында шулай ук ил тарихының, милли барышыбызның фаҗигале һәм шанлы сәхифәләре, кеше язмышы, төрле шәхесләр турында уйланулар төп урынны алып тора. Ул да, бу елда әсәрләре басылган күп кенә авторлар кебек, гаделлектә өметне инде Ходайга баглый. Мин аны аңлыйм. Халык күтәрелеше елларының теләгән нәтиҗәләргә китермәве, милли барышның артка китеше, имансызларның
элекке чорлардагыдан да явызлануы шагыйрьләрне дә чарасыз итә: «Кара уйлар белән уйнар чакмы? / Дәшми генә, мыштым, астыртын / Йөргәннәрне Ходай үз алдына / Җавап сорап беркөн бастырсын». («Аерылышу»)
Р.Шәриповның «Казан утлары» тәкъдим иткән әсәрләре арасында алай да күңелемә кешенең шәхси кичерешләрен тасвирлаганнары («Җиләк», «Кыя») хушрак тоелды. Шагыйрь иҗатын киңкырлы итеп күрәсе килә шул. Рәниф абый, мондый әсәрләрне күбрәк язарга тырышыгыз әле, бүгенге укучы нечкәлеккә, интим диалогка бик мохтаҗ.
Чираттагы санны Клара ханым Булатова шигырьләре ача. Аларда сугыш чоры баласының, кешесенең хатирәләре җанлана. Авторның тупланмада шундый теманы үзәккә куюы Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узу белән бәйледер. Шагыйрәнең «Каеннар яшь иде» әсәре башкаларыннан тәэсирле яңгыраш, нечкә лиризм, асмәгънәлелек белән аерылып тора — гөләндәмнең мәрҗәнедер. Шул ук вакытта мин инде мәктәп укучыларына да яхшы таныш, көйләргә салынган, сценарийларга кергән, диссертацияләрдә тикшерелгән бу әсәрнең язылуына ничә еллардан соң журналда урын бирелүен хупламыйм.
Җәүдәт Сөләйман турында еш кына, киңкатлам укучы өчен язмый яисә яза алмый, кебек фикерләр ишетәм. «Югалыр күк бу мизгел» гөләндәм шагыйрьнең зур аудиторияләр дә җыярга сәләтлелеген күрсәтә. Киңкатлам укучы аннан бу төр әсәрләрне күптән көтә иде. Чыннан да, тупланманың һәрберсе хис-фикер гармониясенә ирешкән, баш катырып укырга кирәк түгел, шул ук вакытта, примитив булмыйча, сәнгатьчә камиллеккә дәгъва кылган әсәрләре дүртенче
РИФӘ РАХМАН
136
санның йөзек кашы булып тора. Ике темага һәм икесе дә үзенчәлекле язылган әсәрдән берничә генә юлны мисалга китереп узыйм: «...Җәй. / Иң рәхәте — /җиләк исле / печән чүмәләсе күләгәсе»; «...Фани дөнья бәгырендә / Сөләйманнар күзәнәге» («Өмет»)
Күргәнегезчә, тәүгесе, беренче чиратта, укучыны хискә күмә, икенчесе уйларга алып кереп китә. Җәүдәт абый иҗатыннан тел-стиль чараларының күп төрлеләрен билгеләргә мөмкин. Автология алымына корылган һәм шул гадилегендә гүзәл күренгән «Бәхетме?» шигырен карап узыйк. Анда, беренче карашка, авторның аудиториягә һәм үзенә бирелгән, шушы урында тәмам хәл ителер кебек лаконик соравы алдагы өлешләрдә яңадан урын ала, җавап киңәйтелә, инде изге зат әниләребезгә мөнәсәбәтле әлеге сорау бихисап яңгырар кебек тоела башлый. Аны бары тик кеше гомеренә бәйле сорау-җавап кына өзә ала. Һәм, чыннан да, шулай булып чыга да.
Лирик мин әнисенең барлыгына, янәшәлегенә һәм башка күп нәрсәләргә бик нык сөенсә дә, аны югалту куркынычы турында сүзне бөтенләй йөртмәсә дә, юлдан-юлга күңелдәге шом арта, үзеннән-үзе укылышны үзгәртәсең, киләчәк фаҗигаләрне кабул итүгә әзерләнә башлыйсың. Беренче строфадан башланган шатлык интонациясенә моңсулык ноталары үткәннән-үтә бара. Соң дәрәҗәдә тәэсирле әсәр. Бездәйләрне әниләрнең барлыгына сөендерер өчен язылган ахыргы юллары да мине тагын да авырайтты. Әниләрсез калганнарга тәэсирен хәтта чамалый да алмыйм.
Сорауның үзендә үк җавап та салынган шигъри текстның тагын бер үзенчәлекле алымы — амплификация, ягъни теге яки бу төр сурәтләү чараларын, төшенчәләрне бер-бер артлы кулланып, фразаны киңәйтү. Бу очракта Җ. Сөләйман темпоритмны кыздырып җибәрә: «Бәхетме?/Әнинең/...әрләве, сүгүе, /бәрүе, тетүе, дәшмәве. / ... бары тик яшәве, яшәве./ бик озак, бик озак яшәве.» Текстта яңгырашны көчәйтеп килгән тәүге фигыльләр оясын градация-климакс стилистик фигурасы дип тә атарга мөмкин. Мисалга Җ. Сөләйманның төрле яссылыкларда тыгызландырылган «Мин — диңгез дулкыны» шигырен алсак, тел-сурәтләү чараларының күбрәк төрләрен аерып күрсәтербез. Хәер, монда да әле без төп әдәби алымнарга гына тукталдык, укыганчы ук күзгә ташланган аллитерация һәм башкалар турында бөтенләй сүз алып бармадык.
Кайберләребез хатын-кызга кочак җәеп тормаган ир-ат каләмдәшләребез арасында үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт яулады һәм иҗатына лаек бәясен ала башлады. Мин андыйлар арасында Фирүзә Җамалетдинованы күрәм. Үзем дә ул язганнарны — прозамы, шигырьме — һәрчак яратып укыйм, шәхесен җаныма рухташ дип таныйм. Ф.Җамалетдинова шигъриятенә мөнәсәбәттә бер нәрсә сөендерә: аның иҗтимагый лирикасына да образлылык, башка тематиканы ачучы лексик кырлар байлыгын тартып кертү хас. Мәсәлән, «Үз җырым бар» әсәрендә Фирүзә өйгә кергән чикерткә образы ярдәмендә туган телне саклау проблемасын күтәрә. Түбәндәге тасвир мөстәкыйльлеген югалткан татар халкын читтән кергәннәрнең аңлый алмаганлыгын, аңларга теләмәвен шактый үзенчәлекле җиткерә: «Чикерткә дә үз телендә җырлый, / Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул. / Безнең өйдә гел үзенчә яши, / Җырыбызны хәтта иш итми ул».
Ф.Җамалетдинованың 2015 елда «Казан утлары»ның өченче санына кергән әсәрләренә дә ни калып-стиль, ни образ-алымнар ноктасыннан тел-теш тидерә алмыйсың. Гөләндәмендәге шигырьләрдә лирик миннең теге яки бу күренешләргә, тарихи вакыйгаларга, мөнәсәбәте төгәл күрсәтелә, чөнки текстларда «мин» лексемасы еш яңгырый, сүз дә мин (без) исеменнән алып барыла. Яшьрәк шагыйрәбез Луиза Янсуар шигырьләре шулай ук камиллек, образлылык ноктасыннан мактауга гына лаек. Аның иҗатында шактый гына үзгәрешләр бара икән... Озынлыкка, фәлсәфилеккә, тормышчанлыкка таба. Һәрхәлдә, журнал санына кергән әсәрләре шундый нәтиҗәләр ясата.
Март санында бары тик гүзәл тупланмалар гына урын алган, шигырьләр тематик планда да, интонацион яңгыраш ноктасыннан караганда да, чагыштырмача төрлерәк. Бу, билгеле, бәйрәм уңаеннан талантлы хатын-кызларыбыз иҗатына игътибарны арттыру, өйрәнчек шигъриятне читкә куеп тору белән бәйле.
Дүртенче санда мине Факил Сафинның барыбызны югалткан яшьлегебезгә дә алып кергән фәлсәфи пландагы интим лирикасы, үзе язганча, «Тын суларга карап» сонет-такыясы көтә икән! Рәхмәт аңа: татар шигърияте сонетларга шактый ярлы, ә ул әнә алардан такыя ук үргән. Бу форманы Шәрәф Мөдәррис шактый җанландырып алган иде. Аннан соң башкалар да язып карады, әмма Европа әдәбиятының күрке булган сонетлар шигъриятебездә артык активлашып китмәде. Факил абый әсәрләре күңелдә күптәннән йөрткән шул ихтыяҗымны да канәгатьләндерде.
Бүгенге яшьләребезнең милләт язмышы турында уйланулары, иҗтимагый-сәяси темаларга шактый кыю язулары сөендерә. Фәнил Гыйләҗев — әнә шундыйлардан. Их, аларны аз гына
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
137
образ-метафоралар белән дә өретсәң иде ул. дим дә, үз- үземә, бик ышанып, әдәбиятта тәүге адымнарын гына атласа да, шактый танылып өлгергән Фәнил иҗатының шул сыйфатларны ныграк ала баруын да күрербез әле без, дип әйтәм. Бер уйласаң, Фәнил журналда бастырган кебек көн кадагына суккан проблемаларны күтәргән һәм публицистик пафослы шигърият тә бик кирәк. Әле бит шигъриятнең андыена да кытлык кичергән чагыбыз. Кайчакта безнең халык маңгаена йодрык белән сугып әйткәнне дә тиз генә аңламый.
Була шундый чорлар: куркыпмы, әсәреңне образлы итү өченме, асмәгънә белән генә язарга мәҗбүрсең. Андый шартларда шигърият поэтик планда бик нык үсә. Аның артыннан ук башка эчтәлектәге иҗтимагый-сәяси эпоха, заман килергә мөмкин. Массаларны үз артыңнан әйдәргә, уятырга кирәк булганда, әдәби мәйданда декламатив шигърият тә, зур массаларны үз артыннан ияртерлек ярсулы публицистик аһәңле поэзия дә, хәтта милләтне иманга башкачарак өндәгән дидактик рухтагы тезмәләр дә яңгырарга тиеш. Шул ук вакытта аның заманнар узгач та искерми торган шигъриятне басып китмәве мөһим. ХХ гасыр башы поэзиясе — шуның бер мисалыдыр.
Бишенче сан Бөек Ватан сугышы темасын калкуландыра. «Яши ул көн, яши һәм яшәр» тупланмасында — әлеге темага язылган мәгънәле һәм камил әсәрләр. Авторларның элекке уңышларын чагылдырган әсәрләр дә урын алганлыктан гына, аларга тәфсилле тукталмыйм. Дөресен әйтим: алтынчы сан мине алдагысыннан ныграк сөендерде. Инде халыкка прозаик буларак күбрәк билгеле Марсель Галиевнең «Су каргышы» исемле синкретик характердагы, тезмә һәм чәчмә өлешләре уртак фикри, тематик һәм образ-мотивлар ярдәмендә үзара аерылмаслык береккән әсәрен бүләк итте ул миңа. Барчабызны диалогка, җавапка чакырган һәм үз аңындагы кешене милләтне саклап калырлык гамәлләргә күтәрерлек риторика, сәяси үткенлек, бәгырьдән чыккан кискенлек белән башлана аның тәүге сәхифәсе: «Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?! / Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?!»
Их, шигъриятебезне мәгънә төпкелләренә төшеп аңлаган талантлы композиторларыбыз күп булса, һич югы берсе, бу текстны көйгә салып, «Любэ»ның солисты Николай Росторгуев кебекләр башкарган милли-патриотик рухтагы җырлар дәрәҗәсендә көчле яңгырашлы музыкаль әсәр иҗат итәр иде бит. Аны, инструментларда башкару өчен, тарихи хәтерне яңартырлык адаптацияләргә булыр иде. «Бәгырь авазы»н үз көем белән укыйм һәм хыялымда тудырган аранжировканың исәрләндерерлек эффектларын тоям, тигез үлчәмле ритмнарында дала иңләп килгән атларның тояк тавышларын, барабаннар сукканын, тарих тузанында яткан меңнәрнең йөрәк тавышларын ишетәм.
Шигырьне хәтта гап-гади генә укыганда да, «Барыберме сезгә? Безгә барыберме?» сораулары буйдан-буйга кабатланганлыктан, тәүге строфада туган накал калганнары санына пропорциональ рәвештә көчәя, ахыр чиктә бәгырьләрне яндырып төшәрдәй итә. Эсселе-суыклы булып, икенче битне ачам һәм «Ханчишмә рухы»ның тынычрак, чишмә суларыдай талгынрак аккан юлларын инде, сабырлана төшеп, уйланып- гөманланып укыйм. Шагыйрь мине, бу халәттә озак тотарга теләмәгәндәй, риторик җөмлә рәвешендәге соңгы ике юл ярдәмендә, хис-тойгыларымны тагын үзгәртә дә куя: «Җан сулышын саклый белеп, / Җир астында чыдар су. / Елдырым-шам кылыч булып, / Ташлар ярып чыгар су!»
«Башкаланың баш чишмәсе» тарихы — ил кичкән тарих ул. М.Галиев су образы ярдәмендә бик күп фикерләр җиткерә. Соңгы строфада, мәсәлән, басылып-тынып торган, әмма эчке рухы көчле калган шәхеснең, хәтта тулы бер халыкның, буылып яшәренә риза булмыйча, берчак күтәреләсе, кылычка ук тотынасы киләчәк, дип кисәтә шикелле.
Чираттагы өлеш «Су кыйссасы» дип атала. Ике төрдә иҗат ителгән «Су каргышы»ның тезмәләрен аннан аерып алу, мөстәкыйль шигырьләр сыйфатында анализлау бик үк дөрес булмас, чөнки текстның чәчмә өлешләрендә дә эчке ритмика, лиризм, шигърияткә хас гомумиләштерүләр, төрле лексик-тематик ояларга берләшергә мөмкин булган образлар системасы бар. Кыйсса көчле һәм тиз үзгәрүчән, әмма эзлекле һәм акланган күчешле хис-кичерешләр дөньясын хасил итә.
«Су каргышы» үзенчәлекле әдәби иҗек белән язылган. Анда Марсель Галиевнең шигъри каләмен тоярга мөмкин, әлбәттә. Шул ук вакытта автор башка поэтик әсәрләрендә күзәтелгән һәм нык чарланган язу манерасын артык нык кабатламый. «Су каргышы»нда халык авазын да, авторның үз сүзләрен дә ишетәсең. Монда яшәешнең гомуми атмосферасы да, үз чорыбызныкы да, үткән гасырларныкы да тудырыла, бергә үрелә. Әзерлекле укучы такыядан тирән мәгънәләр аңлар, әзерлексезенең аңлаганы да журналда ел дәвамында чыккан башка текстлардан аңлаганына караганда күбрәк, тирәнрәк булыр шикелле.
Фәлсәфи-сәяси-иҗтимагый әдәбиятны шушы рәвешчә дә тудырырга була икән бит!
РИФӘ РАХМАН
138
Яңгырашлы, әмма ясалма пафоссыз. Милләтне яшәтү идеясен умыртка баганасы итеп, шул ук вакытта авторның нәкъ менә шулай уйлаганына ышандырып, заман модасына иярмәгәнлегенә инандырып. Китаби образларны да мул кулланып, әмма отышсыз һәм белгәнеңне күрсәтер өчен яисә оригинальләрен тудыра алмаганга түгел.
Бер караганда, әсәрләрнең, хәтта кыйссаның без күнеккән сюжеты, шуның вакыйга үстерелешендә даими хәрәкәт иткән кеше-каһарманнары да юк, әмма барыбер укыйсы килә. Су образы ничек ачылыр, нинди үсеш-үзгәрешләр кичерер, текстның бер берәмлегеннән икенчесенә ни рәвешле трансформацияләнер, нинди идеяләрне уздыруга хезмәт итәр дип ашкынып, юл арты юл буйлап узганыңны сизми дә каласың. «Су каргышы», образлы тел белән әйткәндә, үзе дә «Су сүрәсе» кебек кабул ителә, һәм аның һәрбер өлеше — уртак теманы төрле яктан ачкан, безне төп фикергә алып килгән «аять»ләр кебектер.
М.Галиев сайлаган форма-алымнар турында уйланганда, Урта гасырлардагы актив калыпларны, жанрларны да, Коръән сүрә-аятьләрен дә, фольклор әсәрләрен дә искә аласың. Аларның барысы «Су каргышы»на үзеннән нәрсәдер бирә. Борынгы калып-формалар, узганнан килгән идеяләр, дини-мифологик күзаллаулар, ышанулар монда заманга лаек яңара, яңгырый. Фәлсәфи-фикри, образлы-метафорик, публицистик өлешләрнең чиратлашуы да аклана. Төрле тип рефреннар теге яки бу фикерне, бигрәк тә лейтмотивны калкуландыра, ныгыта, ассызыклый.
«Су каргышы»нда әдәби рефреннар гына түгел, хәтта музыкальләре, ягъни яңгыраш кабатлаулары да бар. Мин төрле сүзләрдән иҗат ителгән, әмма милләт, тел, ил яшәеше кебек оядаш темаларны ачкан бер үк яңгыраштагы строфаларны, назымнарны тәнем аша үткәрдем. Көйне, көйләүне мәдәниләшкән кычкыру дип таныган музыковедлар, кеше тамагы белән генә түгел, бөтен күзәнәкләре белән җырлый, кеше тавышлары шуңа күрә төрле, ди. Хактыр. «Су каргышы»н язучы үзе дә дөнья сәхнәсенә баскан Җырчы кебек күз алдыма килә. Ул тамагына төер булып утырган уй-хисләрен бөтен тәне аша уздырып кычкырадыр кебек. Бу, чыннан да, — гади кычкыру түгел, мәдәниләшкән Адәми затның норма-калыпларга салынган ораны! Аның сезгә «Соңгы нота»сын гына ирештерәм:
Су сүрәсе... Меңьеллыклар аръягыннан
Килә — сәмави аң Җиһан ярларыннан.
Сеңә — кайнар тынлы һәрбер Сүзебезгә.
Санлаганнар өчен, сынмаганнар өчен Тәфсиренең сере — Ана телебездә, Иң борынгы бөек телебездә!
Тик үҗәт бер сорау һаман гаҗизләнә:
- Барыберме сезгә?
Барыберме безгә?!
Һәрберебезгә юнәлтелгән әлеге риторик эндәш күңелебездә милләт өчен җан аткан кайберәүләрнең, бигрәк тә М.Әгъләмовның: «Кабатланачакмы бу кичә?!» соравын уята. Кабатланачакмы әле безнең татар шигъриятендә алдагы буыннар иҗатында мондый тетрәндергеч әсәрләр? Кабатланачакмы?!
Гомуми структураның уртасына иңдерелгән чәчмә текст берәмлеге дә булуга карамастан, «Су каргышы»н милләт, тарих, хәтер һәм башкалар турында тирән уйларны, фәлсәфәне чагылдырган медитатив лирика дип тә тамгалап китәргә мөмкиндер. Үзәк теманы ачу өчен, үзара тыгыз береккән мотивлар кулланылган, әмма һәр өлеше үзенчәлекле яңгыраган, төрле калыпларга нигезләнгән «Су каргышы»ның формасын М.Галиев үзе тәгаенләштерми. Әйтергә кирәк, һәркем өчен бу — шактый кыен эштер. Сүземне йомгаклап, «Су каргышы»ның XXI гасыр башы поэзиясендә зур уңыш икәнлеген билгелим.
Үзгәртеп кору еллары шигъриятендә Шагыйрь фигурасы, миссиясе турында уйланулар көчәйде, аны аңлау да күпмедер үзгәреш кичерде. Хәтта кайчандыр космополитлыгы белән мактанган каләм ияләре дә иҗатларында шагыйрьнең милләт мәнфәгатьләрен алга куйган шәхес икәнлеге идеясен чагылдырган әсәрләр язды. Бәхетебезгә, чор һәм милләт кенә түгел, әдәби тәнкыйть, фән нәфис текстларны шул күзлектән бәяләүгә нык игътибар бирә башлады. 2015 елда журналда дөнья күргән әсәрләр дә, шул исәптән Л.Шагыйрьҗанның «Туган телең ул бит — могҗиза» тупланмасы да сүземнең хаклыгын ачык сөйли. Әлеге тупланмада нәкъ менә шагыйрьнең уй кыйбласын яктырткан әсәрләр аерым игътибарга лаек.
2015 ел вакытлы матбугаты сугыш темасына зур урын бирде. «Казан утлары» да әдәби текстларны сайлауда шул юл белән барган икән. М.Мирзаның бер гасырлык ил тарихын
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
139
көндәлек тормыш күренешләре һәм зур вакыйгалары белән күз алдыбыздан уздырган, гаять күләмле булуына карамастан, гадәттән тыш җиңел укылышлы «Кысыр Гариф» поэма-кыйссасы да — моңа бер дәлилдер. Р.Зәйдулла, М.Галиев иҗатларына озак тукталырга туры килде. Журнал укучы игътибарына тәкъдим иткән күләмле поэма шулай ук тәфсилле анализлауны сорый. Сүзем күпкә киткәнлектән генә, мин аңа ныклап язып тормыйм, шигырь тәнкыйтьчеләренең алга таба әсәрне читтә калдырмауларын, татар поэмасы тарихы битләрендә урын бирүләрен сорыйм. «Кысыр Гариф»ның тормышчанлыгын, укучыны ышандыргыч көчкә, лирик яңгырашка иялеген, әдәбиятта Ф.Кәрим, З.Мәҗитов һ.б.ларның поэма иҗат итү традицияләренә нигезләнүен генә билгеләп узам. Һәм шунысын да әйтим: әсәр каһарманы Кысыр Гариф кичергән теге яки бу шәхси ситуацияләр милләтебез кичкән гарасатларга, ил тарихы халыклар күңеленә салган гомуми җәрәхәтләргә алып чыга.
Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре турында бу елда юбилее уңаеннан бер язып чыккан идем инде. Җиденче санда урын алган әсәрләренең дә камил һәм халыкчан яңгырашлы, тәэсирле икәнлеген генә әйтеп узам. Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган сигезенче һәм күпчелек әсәрләре тәрҗемә булган тугызынчы санны сикереп узып, унынчысына күчәм. Ул миңа яңа бер шагыйрь исемен ачты. Чаллы авторы Айрат Суфияновның башка әсәрләре белән таныш түгелмен, әмма «Казан утлары»нда урын алганнары бары тик уңай бәягә генә лаек. Бу шигырьләрдә, тупланма исеме дә билгеләгәнчә, чыннан да, чор гына түгел, хәтта чорлар сурәте чагылыш таба. Аның туган як күренешләрен тасвирлаганнары күңелне нечкәртеп җибәрә: «Туган нигезем ташына / Башымны терим... Эссе. / Базда яткан бәрәңгедән / Аңкыла хәтер хисе» («Ватан»). Шагыйрь образын тудырганнары исә үз җаныңда бөтерелгән сорауларны яңарта: «Тоядырмы вакытыннан алда / Шәһит китәчәген алданып? / Җир йөрәге, чор йөрәге кебек, / Җыр йөрәге кебек таланып?» («Шагыйрь»)
Айрат Суфияновның «Моңнан туып» әсәрендә тирәлекнең үзен ишетүенә һәм аңлавына өметләнгән лирик миннең уй-кичерешләре тасвирлана. Ул — бу очракта гавам эчендә үзен ялгыз хис иткән заман кешеләренең дә берседер. Тирәлек белән бәйләнешләрен җайларга омтылган лирик каһарман, рухи изоляциядән ычкынып, узганнарга кайтырга, җанына тынычлык табарга тели. Бу әсәрдәге кайбер фикри мотивлар шушы ук авторның «Алтын пәрәвезләр» әсәрендә үстерелә, байрак лексик кыр ярдәмендә ачыла. А.Суфиянов иҗатында романтик шагыйрь кыйбласы, уй- күзаллаулары ачык чагылыш таба. Аның хыял-өметләре тормыш чынбарлыгына чәлпәрәмә килә. Шул ук вакытта А.Суфиянов иҗат иткән әсәрләрдә әлеге чынбарлыкны бар булганы белән кабул иткән, төбенә төшеп аңлаган герой да юк түгел.
Тупланмага кергән текстларның күбесендә үлем-яшәеш турында уйлану бар. Бу очракларда чарасызлык, җан сызлануы, сыкранулар да калкып-калкып ала. Гомумән алганда, шагыйрь каләме тудырган лирик герой чәбәләнгән, сорауларына җавап эзләп, анда, монда сугылган, тынгылыкны табигатьтән генә таба алган, җаны сагышлы моңнан тукылган образ булып күз алдыбызга баса.
Чираттагы әсәрләр — Фарсель Зыятдиновныкы. Аның үзенә якын темаларны таныш һәм татар, бигрәк тә авыл кешесе рухына якын образ-сурәтләрдә ачкан шигърияте дә — бу санның бер бизәге. Алар тормышның цензура электән тыеп килгән якларын да ачмый, лирик герое, югарыдан торып, укучылар төркеменә сәяси шигарьләр дә ыргытмый, ә аерым кеше җанына якын мәсьәләләрне күтәрә. Яратып укыдым, чөнки милли-иҗтимагый темага язылган, тарихи вакыйга- фактларга корылган әсәрләргә тиешеннән дә артыграк урын бирелгән журналга алар төрлелек алып килә, көндәлек тормыш, яшәешнең гади һәм гадәти кануннары турында уйландыра.
Рашат Низаминың унберенче санны ачып җибәргән публицистик циклының да үз укучысы табылыр. Әле бит алда нинди заманнар киләсен белмибез. Милләт язмышының, СССР, Рәсәй тарихының кара битләрен, бәлки, чыннан да, әдәби елъязмаларга күбрәк кертеп калдырырга, тормыш фактларын һич югы публицистик рухтагы әсәрләргә ныграк тупларга кирәктер. Киләчәк укучысы, нәкъ менә алар белән танышып, үзенең тарихи хәтерен яңартыр, без уртасында кайнаган тормышны объектив күзаллар, илнең гомуми сәясәтен якламаучылар сөрелгән, кагылган бер заманда, шушындый әсәрләрне яшереп, кулдан-кулга йөртеп укыр...
Өлкәннәрнең робагыйларга, хикмәтле сүзләргә йөз белән борылуы табигый. Яшьлектә дөньяны башкалардан аермалы күрәсе, яңача ачасы килә, күңелгә үзеннән- үзе оригиналь образлар килеп тора. Аннан бунтарь әдәбият, иҗат белән халык күңеленә үткәннәр дә басыла. Әгәр Такташлар, ХХ гасырның беренче яртысында янартауларны җиңәргә алынган һәм иртә вафат булган башка каләм ияләре үзләренә насыйп гомерне узып яши алса да, шулай булыр иде ул. Соңгы елларда язганнары гадәтиләнебрәк киткән Хәсән Туфан иҗаты да фикер сөрешемнең хаклыгын сөйли. Яшь буын һәр нәрсәдән бер яңалык көткәндә, өлкәннәрнең
РИФӘ РАХМАН
140
тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашасы, үзен тирә-якка ишеттерәсе килә. Гарифҗан Мөхәммәтшин робагыйларын да шул теләк чагышы сыйфатында кабул иттем.
Рәшит Бәшәр каләмен бик югары куям. Прозасы, балалар өчен язган әсәрләре татар әдәбиятының казанышлары булып тора. Болар өстенә, ул үзенчәлекле шигъри каләмгә дә ия. Язучы журналга тәкъдим иткән тупланмада җаны сызлаган лирик геройның гаҗизлеге, шуларны оныттырып торырлык якты омтылышлары, хәлсез йөрәгенең саташулары урын алган. Әлеге әсәрләрнең һәрберсендә теге яки бу чор традицияләре ачык ярылып ята. «Ике саташу» әсәре, мәсәлән, Ф.Кәрим поэмаларын, М.Җәлилнең сюжетлы шигырьләрен искә китерә, «Яктылык эзләү» дә һәм «Йолдыз күләгәсе»ндә И.Юзеевнең зур уңышы буларак бәяләнгән, герое юлларга чыккан, эзләнгән, тормыш кануннары турында уйланган сюжетлы әсәрләрен хәтергә төшерә. Шул ук вакытта Рәшит абый үзенчә, башка. Тупланмага төрле темага язылган, төрле калып һәм үлчәмдәге әсәрләр сайланса да, әдәби сизгерлегең һәм әзерлегең, эчке тоемың белән аларда автор иҗеген барыбер дә тотып аласың. Р.Бәшәр гадидә, гадәтидә гүзәллек күрә, беренче юлны укырга гына тотынасың, авторның сине үз күңелендә туган сурәт-күренешләргә җитәкләп алып кергәнен сизми дә каласың: «Куначада йоклый әтәчләр, / Килә генә офык алланып. / Илләр гизеп тузган биштәргә /Ипи тыгып куям, бал ягып. /Юлга чыгам... /(«Яктылык эзләү»)
Һәр төр шигырь, тема, фикри мотив, шагыйрьнең аларда нинди интонацияләр ишеттерергә теләве, кеше күңелен ни рәвешчә уятырга алынуы әдәби алымнарның төрлесен куллануны таләп итә. Көндәлек тормышны, туган як табигатен һәм башка бик күп күренешләрне тасвирлаганда, гади алым буларак бәяләнгән автология көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Мин алда бу алымга бәйле фикерләремне язып та киткән идем инде. Аңа өстенлек биргән әсәрләрдә шул мөһим: шагыйрь, талантлы рәссам кебек, кызыклы картина тудырсын, укучы игътибарын андагы теге яки бу детальләргә юнәлтсен. Р.Бәшәрнең каләме әнә шуны белеп эш йөртә. Автологиянең иң зур остасы мин белгән шагыйрьләр арасында — Пушкиндыр. Ул аны бигрәк тә сюжетлы, зур күләмле әсәрләрендә уңышлы куллана. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый», «Пар ат» әсәрләре, нәкъ шул алымга корылганлыктан, бөтен укучыны да шагыйрь фикере артыннан ияртә. Иң матур әсәрләренең берсе булган «Шаян песи» исә тулаем шул алымга корылган. Димәк, автология балалар әдәбияты өчен аеруча кулай. Рәшит Бәшәр иҗатында аның активлыгы балалар язучысы булуы белән дә аңлатыла.
Әле шунысы да бар: теләсә кайсы телдәге шигъриятнең төп сәнгати чарасы — инверсия. Әгәр прозаик текстны гына түгел, хәтта фәнни мәкаләләрне дә шуның ярдәмендә үзгәртсәң, ул шунда ук шагыйранә яңгыраш ала башлый. Рәшит абыйдан югарыда китерелгән өзекнең дә үтә лирик яңгырашы фигыль формаларының җөмлә структурасында табигый урыннарында килмәвенә барып тоташа. Беренче ике юлны әлеге дә баягы инверсия идиллик тасвирга әверелдерә, чөнки үзенчәлекле аһәң бирә. Әлбәттә, лирик герой алга таба тормышыннан канәгатьсезләнә барганлыгын, шуңа юлга чыкканлыгын, яктылык һәм бәхет эзләгәнен сөйлиячәк әле. Шул ук вакытта бу сүзләр артык игътибарга да алынмаска, укучыга лирик миннең бүгенгесе дә яктыдыр, әле атып бетмәгән таңы да аңа инде шул яктылыкны вәгъдә итәдер, ул буш урында үзенә проблема эзлидер шикелле тоелырга мөмкин. Шигырь әнә шундый эчке каршылыклар тудыруы белән кызыклы да. Җыр кебек агылган текстның кечкенә генә, колакны сискәндереп җибәргән, гомуми яңгырашка туры килмәгән бер строфасы бар. Мин аны үземчә үзгәртеп — җәя эчләренә иҗек өстәп язып узармын: «Юлга чыгам. Баш(ым) очым(н)да ук/ Ак йолдызлар тора эленеп. / Күкләр тарта. (Нәкъ) шул йолдызлыкта / Яшәдем лә бугай мин элек».
Әлбәттә, үткер күзле редактор игътибарын таләп иткән эвритмия бозылышлары һәрберебездә очрый, аларның китапларга узмавы кирәк. Шигырь шул килеш тә бик матур! Мин тегеләй-болай дип язсам да, Рәшит абыйның бу әсәрдә сурәтләнгән лирик герое, дөнья гиздергән шәхси юлларын, хыялларын образлы тасвирлап, укучыны бар кешеләргә кирәкле мәгънәви мәйданнарга алып чыга.
Флёра Гыйззәтуллинаның «Илаһилык һәм даһилык» дастанын алдан ук куркып кулыма алдым. Эпиграфлары да баскыч-баскыч булгач, бик күләмледер, дип уйлаган идем, бөтен өлеше дә бу санга кермәгән булып чыкты. Флёра апага кайбер әсәрләрендә артык җәелеп китү, кирәкмәгәндә дә читкә чыгулар хас. Андый өлешләрне кыскарттыңмы, барыбер нәрсәнедер югалтасың. Кыскартмасаң, артык күренешләрнең текст бөтенлегенә салган зыяны анысыныкыннан да зуррак. Димәк, язганда ук чама хисен югалтмаска кирәк. Бу поэманы да шундый уйлар белән укырга тотындым.
«Илаһилык һәм даһилык» «шигъри дастан» дип тәкъдим ителә. Бердән, тезмә калыпка махсус игътибар кирәк микән? Дастан (фарсыча — хикәят) дип болай да лиро-эпик
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ
141
характердагы әсәрләргә әйтәләр, чөнки андагы вакыйга-хәлләр уй- кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый, әмма бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Идеаллаштырылган геройлары, ниндидер сюжет штрихлары булды дип кенә, гомуми сюжетка ия түгел, аерым бүлекләре бербөтен булып оешып җитмәгән, үзара ныклап берегеп китә алмаган «Илаһилык һәм даһилык» героик миф, легенда, әкиятләрне әдәби эшкәртеп язылудан барлыкка килгән дастан терминына җавап бирә микән? Дастаннарга керерлек тормышлар, кешеләр турында да күпмедер язам бит, шуңа сайлаган формамны әлеге төшенчә белән билгеләдем, дип, үз-үзеңне алдасаң гына инде.
«Илаһилык һәм даһилык» поэма жанры таләпләренә дә җавап бирерлек түгел. Бәлки, аны цикл дип кенә билгеләргәдер? Гомумән алганда, әсәрне тулаем таркатырга, яңадан язарга кирәк. Текстның кызыл җеп булырлык фикер сөрешен тотып алу, сүзнең нәрсә турында барганлыгын ахыргача аңлау, соңгы бүлекләрне алдагылары белән кушып истә калдыру — мөмкин булмаслык бер эштер. Инде дә төп киңәшем шул булыр: яңадан язмаганда, дастаннан төрле озынлыктагы күпсанлы шигырьләр ясау хәерлерәк. «Илаһилык һәм даһилык» вакытлы матбугатта дөнья күрсә дә, авторына хөрмәтле мөнәсәбәт аркасында гынадыр, чөнки, чын дөресен әйткәндә — чиле-пешле әсәр. Инде таркатмаган очракта, текстны бөтен берәмлеге хәленә китергәнче, аерым бүлекләре турында ныклап уйланасы, бөтенләй яңабаштан эшлисе бар.
Дастанның беренче өлешен генә алып карыйк. Президентка ода рәвешендә, шул жанрның бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп башлана ул. Аннан автор тиз арада каләмдәшләре җыелыш саен тыңлаган шәхси тарихына күчә. Сөйгән яр да, заман фахишәсе дә, кемне әрлим микән дигән лирик герой да бар, әмма чын сюжет юк. Эпиграфны акларлык юллар бик аз. Әсәр «Рәхмәтлегә мең рәхмәтем төшсен!» дип башланса да, текстта үпкә хисе бар нәрсәне басып китә. Бу өлеш исемдә чагылыш тапкан төп темага берничек бәйләнми. Башлам — бер төсле, тәмамланыш — икенче. Шулай икән, ничек кенә бөтенлек хисе барлыкка килсен?! Гадәттә, ныграк камилләшә торган беренче бүлек шундый булгач, аны әсәрнең гомуми атамасына бәйләү кыен икән... инде дә ни дип әйтим?
Икенче кисәк күңелемә алай да ныграк ошады. Бердән, ул мин үземчә гөманлаган үзәк тема белән кисешә, шактый шома язылган. Шул ук вакытта аңа да нәрсә генә тутырылмаган! Башка ни килсә, шуны язарга мөмкин дә бит... кирәк микән? Күктән иңә, дип уйлаган башлар да ялгышкалый. Иҗат әсәре, хезмәтеңә никадәр серлелек бирергә, үзеңне изге бер зат, пәйгамбәр итеп күрсәтергә тырышма, беренче чиратта — акыл эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Шул акылны, зиһенне Ходай сиңа иңдергән, сәләтләреңне геннар аша биргән, ә син тырышлык куеп үстергәнсең.
Текстның бу кисәгендә дә бер үк хаталар кабатлана. Автор гыйлем елы турында шундый дәртләнеп сөйләргә генә тотына, тема шунда ук онытыла. Алай дисәң, эпиграф гыйлем елы турында түгел, гигант төзелешләр хакында. Беребез — кояш чыгышында, беребез — баешларында, дигәндәй, бүлек исеме исә яшәешнең мәңгелегенә, җирдә матур күренешләр барлыкка ишарәли: «Җир йөзенә кояш көн дә чыга».
142
Бүлек ахырына таба автор, үз гадәтенчә, тагын лирик миннең ачу-үпкәләрен «өяргә» керешә. Алдагысында да шушы ук хәл күзәтелгән иде, хәтта ки лирик герой үзен «Бозау!!! Болын бозавы мин!» дип битәрли үк башлаган иде. Анысында, җитмәсә, җәберләнгәнлектән куркакка әйләнгән, тирәлектән начарлык кына көткән, кешедән ким һәм комплексларга ия тойган лирик мин үзен, күргәнегезчә, башка җан ияләре белән үк идентификацияли.
Флёра апаны бик олылыклыйм, күп әсәрләренең югары бәяләргә лаек икәнлеген беләм, шунлыктан бу поэма турында тагын да тәнкыйдирәк фикерләремне дәвам итәргә һәм күңелен нык яраларга теләмим. Без аның яшендә мондый әсәрләр яза алырбыз микән, дип уйланам. Аларда бит никадәр үзенчәлекле метафора, образлар бар! Нинди тыгызлык, көтелмәгәнлек! Их, бырысын бер җепкә салырга!
Бәлки, кем белә, кайбер галимнәр «Илаһилык һәм даһилык»ны, поэманың таркаулыгын, өлешләргә сибелгәнлеген әдәби алым итеп санап, заман лиро- эпика төрлелеге турында сөйләгәндә, аны яңа бер жанр-төр моделе сыйфатында атарлар яисә, инде хаклы рәвештә, диффузлык күренешенә, жанр сыйфатларының юылганлыгына бер мисал итәрләр. Мин үтә дә традицион зәвыклы кеше: хикәяләүле поэмаларның сюжет тулылыгына, портрет характеристикаларына, күпмедер диалогларга да ияләрен якын итәм, татарның кемлеген күрсәтеп торган тарихи шәхесләрне ачкан поэмаларга андый таләбем бигрәк тә зур.
Шигъриятебезгә ассоциатив-метафорик башлангычлы лирик-драматик поэмалар да кирәк, татар поэзиясендә соңгы егерме биш елда җанланган поэма-хроникалар да, аларның сәяси эчтәлектәге төре дә. Лиро-эпик әсәрләргә мәхәббәтем артык зур булмаса да, шулай саныйм. «Казан утлары»нда бу жанрга хас төрлелек чагылыш тапмый. Әллә соңгы ел зур күләмле сюжетлы әсәрләргә ярлырак булды микән? Бу юнәлештәге уйларны туктатып, аның битләренә әйләнеп кайтыйк әле.
Рузәл... Рүзәлне укыган саен, күңел сөенгәннән-сөенә бара: иҗаты сәнгати камиллек планында үсә, тематик киңәя, үзе — актив. Мин кайчандыр сине тәнкыйть итүчеләр тарафында идем, хәзер менә иҗатыңны сөючеләр ягына күчтем. Рүзәл, сөенми дә мөмкин түгел: инде олы шагыйрь-абзыйларың белән аяк терәп сөйләшә алырлык Иҗатчы булдың. Беләм: бу үсеш биеклеге дә соңгы чик түгел. Мин әле сиңа киңәшләремне һаман да бирә алам. Аларны бер читкә куеп торып, тормышчан рухлы, актив шәхесне үзәккә куеп иҗат итү юлыңда уңышлар һәм төрле формаларда бердәй җиңел язган каләмеңнән ак кәгазь битләренә метафорик образлы әсәрләр, Дәрдемәндчә һәм хикмәтле, һәм нечкә, һәм образлы язылган шигырьләр тагын да күбрәк төшсен, дип телим. Ышанам: син безнең шигъриятне, заманча да, шул ук вакытта элеккедән дә килгән уңышларны кулланып язуың белән, үсмерләргә һәм яшьтәшләргә якын итәсең һәм киләчәк буыннарга да алып барачаксың!
Үзем даими укыган, табигый талантка ия санаган һәм шул ук вакытта «Казан утлары»ның 2015 елгы саннарында басылган әсәрләре игътибарны җәлеп иткән, сәнгати югарылыкта һәм үзенчәлекле язылулары белән аерылып торган авторларга гына тукталам, дигән идем — сүземдә тордым. Хәтта шул очракта да ниндидер тәнкыйть сүзләрем ишетелгәләп алган икән, каләмдәшләрем үпкәләмәсен, рәнҗемәсен. Без шигъри сүз белән генә түгел, шуңа язылган тәнкыйть белән дә әдәбиятның исән калуына, үсүенә хезмәт итәргә тиешле.
Әдәбиятның үсешен вакытлы матбугатта дөнья күрү бәхетенә ирешкән әсәрләр дә, халык укыган, әмма чын сәнгать таләпләренә җавап бирмәгәннәре дә билгеләми. Әгәр дә соңгылары классикага кертелерлек яисә кертелгән әсәрләрне басып китә икән, аларга чын-чынлап тукталырга кирәк булачак. Бу очракта үсеш түгел, артка китеш турында сүз алып барырлар. Әлегә поэзия мәйданында уртакул яисә йомшак әсәрләрне язучылар түгел, үзара бил алышырлык Чын Көрәшчеләрнең барлыгы сөендерә.