Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ — ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК! (сонет-такыя)

Үзәк сонет
Телим булырга мин инсане гали1,

Тели күңлем тэгали биттэвали
Г. Тукай

Татар бәгыре бит! Аллаһ бүләк иткән!
Гомер кичкән чакта рух сакчысы — Түбәм.
Ил мәхшәргә тарган, яра — газиз телем,

Хаккыбызны хаклап Тукай нуры үтә.
Халык күтәргән дә гасырларга илтә,

Бөеклекнең башы — кайда?.. Дәшмә, беләм.
Тоташ сызлау, яну — йөрәгемне телә,

Җиргә төшкән кырау, җанны җилләр өтә...
Тумыштанмы әллә кырыс тәкъдир язган?..
Болытларны куып бәргәләнә азан.
Ауган манаралар торып баса кабат.
Иәрбер сүзе аның яшен уты сыман,

Иман булды намус — гайрәтлегә канат.

Үксез җан-куенга милләтем сыенган. 

1 Инсане гали — бөек кеше.
2 Тэгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүче.
1
Татар бәхте өчен мин җан атармын,

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Г. Тукай

Татар бәгыре бит! Аллаһ бүләк иткән!
Уятты ул: «Тор! — дип, — Тартыш!... Кузгал, татар!»26

Яз килмичә калмас, агып китәр карлар.
Җир йөзенә халык килми икән тиккә.
Таулар, дала, чүлләр — тамыр тирән киткән,

Чапкан дөнья буйлап... Ташка уеп язган.
Исем шанлы булган, даны йөргән алдан.
Һуннар... ханнар... яулар... Ком сибелә биткә...
Без бетмәскә тиеш! Тарих азмы күргән:

Агара да офык, таң тарала җиргә.
Яшәү көчен алыйк үләндәге чыктан.
Тукай — иң саф чишмә, дәрман, Кояш безгә!

Ил каршына Ходай җибәрмәгән юктан.
Туктап калмыйк, алга — Шагыйрь сызган эздән!
2
Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, -

Җебем кара, инәм каләм булсын имди.
Г. Тукай

Гомер кичкән чакта рух сакчысы —

Түбәм. Ымсындыра даннар, ясалмалык, шау-шу.

Акча — булган патша, байлык диеп шашу.
Онытыла анаң, кая монда тәүбә!
Халык рухын саклап калу булсын тәүдә!

«Милләт» сүзеннән дә китте дәррәү качу.
Һәр нәрсәдән ялган, гел купшылык ташый.

Башсыз милләт бии һәм тыпырдый гәүдә.
Яраклашмый яшик... Иманлылар бик аз,
Аңга сеңгән безнең — шикләр, гөман, фараз...

Адарынган күңел — өмет утынсалыйк. 
26 Тукайның «Тартар кошы сайрый» шигыреннән.

Хәйлә, мәкер, йокы — безнең йортны сүтәр...

Биеклек бар — Тукай! Маяк итеп барыйк.
Бу юлны соң бездән башка кемнәр үтәр?!.
3
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Г. Тукай

Ил мәхшәргә тарган, яра — газиз телем,

Өстә каракошлар — кача сайрар кошлар.
Күз чукытмас өчен чыркылдыйлар тыштан.
Кара болыт күктә, томаланган көнем.
Шпанага бирдек телне мулдан телеп,

Мактау эләккәндә киттек язып һуштан.
Телалмашка алдык кәнфит, төпсез ыштан,

Теге яктагылар: «Во!» — ди, разый көлеп.
Укталмагыз телгә? — Оныгымның нанын

Тартып алмак булып ач карчыга кунган.

Валчыгын да бирмәм, тәндә җаным барда.
Өметсезлек, кач син! Тел тамыры исән!

Яздырмассың юлдан, каркылдама карга!

Без бар әле Җирдә, бирешмәскә исәп!
4
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?..
Г.Тукай
Хаккыбызны хаклап Тукай нуры үтә.
Көлгә оча тарих ватан алышканда.

Хәтер җаннан күчсә, кала әле канда.

Әрем тәме җилдә, кылган чәчен сүтә.
Хаксызланып яшәү китте инде күпкә,

Дәүләт тоталмаган — югала ул саннан.

Бүрек27 — пайтәхеттә, яланбашлы ханнар.

Бүгенгеләр «асыл», үткәннәргә үпкә.
Илен оештырган — сөргән, чәчкән, урган,

Өен корыштырган, җыештырып торган.

Уртак хакны хаклау мәңге тимәячәк...
Җәлилләре истә, Гази, Илдар Мәннан28,

Ирек хисен алар ятка бирмәячәк,

Ил дип утка кергән, татар диеп янган...
5

27 Кайбер тарихчылар әйтүенчә,

Казан ханының кыйммәтле ташлар белән бизәлгән затлы бүреген, Казан яулап алынгач, Явыз Иванга тапшыралар.
28 Каһарман милләттәшләрем Муса Җәлил, Гази Заһитов, Илдар Мәннанов.


Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин, үлеп аңлатмагач?!
Г.Тукай

Халык күтәргән дә гасырларга илтә.

Кадер-хөрмәт соңга кала гадәтенчә.

Гафләт йокысыннан уянганнар ничә? —

Данко йөрәклеләр китәләр шул иртә...
Үчләшүләр аңга, омтылышка киртә.
Үзгәрмидер дөнья — бара гел искечә:

Аңлатып буламы барлыгың — үлмичә?..

«Милләт!» — дигәннәргә илдә ук күп, җитә...
Йолдызларга карап тагын уйга калам,

Күпмесен күкләр, ничәсен җир алган?

Карчыга — үткен күз, баш күтәргәнне эзли.
Тукай арабызда, ул һаман да алда!
«Баш күтәрмә! Тукта!» Саз черкие безли...
Бирешмәскә — көч һәм ярдәм бирче, Алла!
6
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Г. Тукай

Бөеклекнең башы — кайда?..

Дәшмә, беләм: Кушлавычта булдым,

Кырлай якларында.

Бу җирләрдә сер бар ханлык чакларыннан.

Нәни Апуш йөргән үрләренә менәм.
Чорнап алган дөнья аны әкият белән.
Телгә, сүзгә оста булган картлары да.

Гүзәл җырлар туган Казан артларында

Шул байлыкка шагыйрь изге тынын өргән.
Инешләре, кырлар, урман, болыннары,

Рәшә чөеп уйный арыш дулкыннары.

Талгын җилләр исә, күк гөмбәзе зәңгәр.
Уйлар яктырдылар, иркенәйде күңел.
Хөрлек тоймас идем килми калсам әгәр.

Илһам килә, тынма, каләм, ташып түгел!
7
Ачы булгач күңелем, шигърем ачы чыга,

Бәгъзан пешкән дип уйласам да — чи чыга.
Г. Тукай

Тоташ сызлау, яну — йөрәгемне телә.
Татар төркеме, дип, илттеләр оныкны,

Белгән татарчасын ун көндә онытты.

Яман дулкын безгә кай тарафтан килә?
Җыелышка бардым — хәйран кеше килгән,

Бик тә сәер хәлгә, дуслар, мин юлыктым.

Әче тавыш чыкты, башта нык курыктым:

«Урысчалап кирәк, татарчасы нигә?..»
Әти-әни — татар, бар да ярсып ала:

«Болай булса, безнең бала надан кала!»

Кайсы гасыр? Кайсы илдә, ни күрәбез?
Теләк белән, туган телдән качып барыш,

Көлке түгел, мескен рәвеш, ни бүләбез?..

Тел өченгә — бара зур яу, гомумалыш...
8
Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат,

Трактир ач татарга, — сат та тор һәртөрле мәшрубат29.
Г. Тукай

Җиргә төшкән кырау, җанны җилләр өтә...
Затлы китап диләр, алыйм әле тизрәк! —

Сатучы да катлап әйтте: «И шәп бигрәк!»

Укып бактым — уйсыз, хиссез нәрсә төптән...
Зәвык бозык, илдә китап кадре беткән,

Бер кибет бар — базга төшеп алмак кирәк30.

Ничек инде шундый хәлгә калмак кирәк?

Тунны яктык бугай, ачу итеп беткә.
Гәзит-журналларга язылучы — юк сан,

Компьютер-уеннарга кереп батты инсан.
Уку качты, күңел суык, нур югалды,
Сизми калдык балкып, шаулап йөргән чакта,

Наданлыкка җаһил сызган юлны алдык.
Татар бүген: «Булу — булмау», — дигән чатта.
9
Әйтмәгез: «Ул — иске сүз,

«Гайнел-гыйлем» дә күп иде»,

Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!
Г.Тукай

Тумыштанмы әллә кырыс тәкъдир язган?..
Яктылыкка илтер юлны эзли Кеше.
Горур хисләр кайный — шуннан алыйк көчне,

Язмыш шәме янган, карый тирән баздан

. 29 Мәшрубат — эчемлек.
30 Казандагы татар китабы кибете күздә тотыла.

Рәхимлекләр көтә һәркем килер яздан.
Тарткалашмыйк, ташла читкә бәхәс, үчне!
Татар бит ул, уйлап баксаң, акыл тешле,

Бергәләшеп чыгып басыйк сары саздан31.
Бердәмлеген җуйган халык җиңү көтми,

Бүлгәләнеп кавем берчак алга китми.
«Чыккан дошман мәгълүб32 булып чыксын эштән»33 34.
Апрель ае, язлар килә, өмет җанда.
Йоклап калмыйк тагын, авыз күпме пешкән?!.

Кыр казлары илгә кайта алсу таңда...
10
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, -

Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!
Г.Тукай

Болытларны куып бәргәләнә азан. —
Минзәләдә Фриль атлы Аллаһ колы11

Бабам нигезенә яңа мәчет корды.
Ачылганда — килде Чаллы, Уфа, Казан.
Үлгәнчегә ул көн истә, онытылмас,
Авыл — гүя дәрья, дулкынланып торды,

Бәйрәм иде, һәрбер йөзне ак нур юды.

Җанда иман сыек адәм моны кылмас.
Байларымыз байтак, шәпләр — күркә кеби,

Байлык кына аяк өсте йөртә кеби.
Күпме авыл юлсыз, сусыз, эшсез хәлдә?..
Милләт рухын фәкать калыр саклап авыл.

Гүргә кергәч, бәяң — сыңар көмеш, бәндә.

Чын бай тәүдә — мәчет, мәктәп торгыза ул.
11
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре35.
Г. Тукай

31 Сары саз — күкертле (агулы) саз.
32 Мәгълүб — җиңелү.
33 Тукайның «Шиһаб хәзрәт» шигыреннән бераз үзгәртеп.
34 Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында (элекке исеме — Чүплек. Дим буендагы Чүплек бинең җәйләүләре шушы тирәдә булган) атаклы көрәшче, эшмәкәр Фриль Мирзанур улы Әхмәтов мәчет, мәктәп, асфальт юл салдырды. Кызыл Төбәк — минем әнкәйнең туган авылы. 35 Сауләт — батырлык.

Ауган манаралар торып баса кабат.
Бабамнарга язмыш арттан килеп орган.
Дәүләт тоткан алар, зур шәһәрләр корган.
Җилләр исә Болгар җирен назлап, тарап...
Болгар, терел! Иман нурын, әйдә, тарат.

Изге җирне болыт сыман халык сарган,

Аяк басар урын юктыр — калын урман.

Диндәшләрем сәҗдә кыла кыйбла карап.
Ислам дине юлын алган шушы җирдән,

Хатын-кызлар түгә яшьләр, елый ирләр,

Меңләгән кул сыйпап үтә ак ташларны.
Бу халыкка карап: «Җирдә бетмибез!» — дим.
Кочагыма алам таныш, якташларны:

«Без яшибез! Эзсез-тынсыз китмибез!» — дим.
12
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,

Тәңрем фәйзы минем күңелемгә эз салыр.
Г. Тукай

Һәрбер сүзе аның яшен уты сыман.
Үксез сабый, күпме каккан-сукканнары?..
Күпме сөйләнмәгән — эчкә йотканнары?..
Гомер — елга, кайнап ага ташу-сулар...
Зәйтүнәкәй... Ярсу гашыйк яр-сылулар...
Иҗат уты баскан бөтен зар-моңнарын.
Уен кирәк түгел, сызган гармуннарың

Кайгы-хәсрәт көен ахыргача сузар.
Каләм нинди дәһшәт! Көч ул изге кулда!

Дошманнарын кырып-себреп атты юлдан.
Ун гасырга туган тугры бер зат — Тукай!
Тамырлана җанда — яхшы, яманлык та.
Кирәгендә — кояш, кирәгендә — син ай,

Төгәлләсен шагыйрь сүзен корыч нокта!
13
Вә кем бар, йөз чөерми милләтеннән,

Көмеш, алтын санәмнәргә36 табынмас?

Г.Тукай


36 Санәм — сын-акча .


Иман булды, намус, гайрәтлегә канат...
Күз яшьләрен Ана каберенә түккән,
Адәм баласы бит, ул да бәхет көткән.
Ник чиктергән язмыш шулкадәрле газап?..
Кылганнары, баксаң — мең оҗмахлык савап.
Чор яшьләре мәнле, хисле, гамьле микән?
Мәгънә бармы сүздә, эшләр ямьле микән? —

Тукай сорый, яшьләр, көтә сездән җавап.
Баштан үтте уйлар, сызылып та янып.
Тукайлыкны, туган, тиз алабыз танып:

Иң кирәктә әйтсен әдип асыл сүзне!
Дары бар ул базда, татар көчле халык,

Һәрбер искән җилгә яшермә син йөзне.

Караңгылык чиксен, йолдыз булып калык!
14
Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә,

Бу юлда Һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә!
Г.Тукай

Үксез җан-куенга милләтем сыенган.
Апрель ае гөрләр — Тукай, шигырь, гөлләр...

Көтеп алган бәйрәм, шау киләләр илләр37.

Һәйкәлең янына гавам-гамь җыелган!
Югалган, тыелган — күпме баш кыелган,

Ни сөйләрләр өндә — телгә килсә көлләр?

Болыт китсен төнгә, кояш баксын көнгә!..

Күңелләрдә рухы — ул нурдан коелган.
Йолдыз карый күктән, чор-дәверләр үтәр,

Күтәр башың, татар, төшермә син, күтәр!

Сүнмә син, сүрелмә, югарыга үрлә.
Киләчәккә күрен, түгел телсез балык, —

Якты таңга ашкын! Урын булсын түрдә:

Без бәхетсез түгел, без — Тукайлы халык!