Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зөлфирә КАМАЛОВА шигырьләре

Бәхетле

«Бәхетлеме син?» — дип сорамагыз,

Мин үземчә аңлыйм бәхетне:

Бар галәмне кочып инли алган

Канат-канат
Хыялларым белән бәхетле.
Бүлешүче юкта шатлыгымны,

Өмет канатларым өтелде...
Бәхетле мин, көюләрдән калган

Каурый-каурый
Өлешләрем белән бәхетле.
Учларыма кысам үчләремне,

Татыр өчен бер уч рәхәтне...

Оялырга мине мәҗбүр иткән

Йодрык- йодрык
Нәфрәтләрем белән бәхетле.
Хәсрәт-сагыш сыккан күз яшемне

Бүлешмәдем, алар нихәтле!..

Дулкын кагып, төсе җуелмаган

Кыя-кыя
Горурлыгым белән бәхетле.
...Күңелеңнең ак бәз тукымасына

Алыштырдым затлы бәрхетне...

Сафлыгына җирне урый алган

Көлтә-көлтә
Елмаюларыңнан бәхетле.
...Бәхетле мин, сөюләргә урап,

Үрә алганым өчен тәхетне.
Мөлдерәмә килеш, түгелмәгән

Йөрәк-йөрәк
Сөюләрем белән бәхетле!

 

Бер тамчы мәхәббәт
Күкләрдән өлгеләр күчереп,

Күңелгә йолдызлар чигелгән...

Җан-бизәк яктысы, чәчелеп,

Синең дә күгеңә сибелгән...
Төнеңдә яктыңа алданып,

Адашып, күпме юл йөрелгән.

Атылып җан биргән йолдызлар

Бәгырьдә мең ташка әверелгән.
.Күкләрдән өлгеләр күчереп,

Чигелгән йолдызлар сүтелгән...
Күңелдә яралы җөй эзе...

Буявы чайпалып түгелгән...
Адашып булса да төнеңдә,

Йөрелгән ул юллар ябылган... .

..Күкләрнең бизәге мәңгелек —

Йолдызлы челтәрен ябынган...
...Ялвардым күкләргә илереп,

Кайтар, дип бизәгем яңадан...

...Бер тамчы мәхәббәт саркыды

Сурыга башлаган ярадан.


Зөлфирә КАМАЛОВА,
Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбенең татар теле нәм әдәбияты укытучысы