Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ТОРМЫШ КҮПЕРЕ

ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯ
Утыз икенче елның башында, ниһаять, Кукмара районының Арпаяз авылында да күмәк хуҗалык оеша. «Ниһаять» дип әйтүнең сәбәбе бар. Авыл кешеләре мондый берләшүгә нык каршылык күрсәтә. Күрше Пычак, Әсән-Елга авыллары инде моннан ике ел элек күмхуҗ булып яшәгәндә дә, аерым булып калуга өстенлек бирәләр. Районның большевик җитәкчеләре моны Арпаязда кулакларның оешкан төстә эш итүләре белән аңлаталар. Шуңа күрә авылда хәллерәк кешеләргә каршы рәхимсез көрәш оештырыла, малларын тартып алалар, авылдан сөрәләр. Шуның нәтиҗәсендә генә кешеләрне буйсындыруга ирешәләр. Яңа күмхуҗга «8 март» дигән исем бирелә. Авыл шактый зур, йөз егермедән артык хуҗалык бар. Шуңа күрә күмхуҗда ике бригада төзелә. Аларны никтер үзебезчә «беренче», «икенче», дип түгел, русчалатып «первай», «ыфтурай», дип йөртәләр.
Бу — алга таба латин язуына күчү өчен, илдә укый-яза белмәүчелекне бетерү максатын тормышка ашыру еллары да. Авылдагы мәктәптә иртән балалар укыса, кичкә таба яшь-җилкенчәк җыела, араларында өлкәннәр дә булгалый. Минем әни, никтер, укуга мәҗбүр ителми. Аның каравы унбишенче елгы сеңлесе Гайшә апабыз әлеге «мәктепкә» йөрергә тиеш була. Укытучылары — Хәким Гайнанов. Авылыбызга Мамадыш ягындагы Козгынчы авылыннан килгән. Мәктәп безнең бабайлардан тартып алынган ике катлы йортка урнашкан.
Көннәрдән бер көнне, яңа ел алды тирәсе булса кирәк, мәктәпкә ул вакыттагы күмхуҗ рәисе Мөлек Нәҗибе килеп керә. Укытучы Хәким дәресен бүлә, барысы да үзе белән суык болыты ияртеп кергән бу кешегә карыйлар. Бераз тыңкышрак тавыш белән ул сүз башлый:
— Менә, Хәким туган, синең монда авылның иң грамотный яшьләре утыра. Кукмарадан язу килде. Шушы яшьләрдән иң акыллысын сайлап алып, бригадирлар курсына җибәрергә кирәк. Озакка түгел, өч-дүрт айга гына. Син кемне әйтсәң, шуны җибәрәбез.
Егерме биш-утыз пар күз укытучыга төбәлә. Әлбәттә инде, Хәким абыйлары берәр егетнең исемен әйтер дип көтәләр. Бригадир егет кеше булырга тиештер инде. Ул бит, күмхуҗ рәисеннән кала, авылда икенче җитәкче була торгандыр. Әмма Хәким абыйлары кемнең дә булса исемен атарга ашыкмый. Бүлмәдә утыручыларның һәммәсен күздән кичерә, кайберләренә кабат-кабат карап ала. Һәм, байтак дәшми йөренгәннән соң, кара такта янында туктала, алдында утырган кешеләргә озак кына карап тора да әйтеп сала:
— Иң лаеклысы Гайшә булыр, Галимуллина.
Бөтенесе җиңел сулап куя. Һәммәсенең күз карашы унҗиде яшьлек Гайшәгә текәлә. Ә ул, бу сүзләрне ишеткәч, югалып кала. Кая инде аңа бригадир булу? Аны кем санласын да, ул нинди җитәкче булсын? Кемдер кушканны эшли ала, кешеләрне кушып эшләтү ничек аның хәленнән килсен?
Мөлек Нәҗибе саңгыраурак. Шуңа күрә укытучы аның колагына кычкырыбрак кабатлый:
— Ярулла Галимулласы кызыннан да грамотные юк. Уку аның хәленнән киләчәк. Ә менә бригадир булып эшли алырмы-юкмы, анысын мин дә әйтә алмыйм.
Мөлек Нәҗибе өчен дә бу тәкъдим көтелмәгәнрәк була. Ник дисәң, кызның атасы Галимулла шушы мәктәп йортыннан чыккан кеше — Ярулла бай малае. Бу нәселнең дин белән алыш-биреше булуы да яхшы мәгълүм. Читтән килгән укытучы Хәким аларын белеп бетермәскә дә мөмкин. Фиркалеләр мондый кеше баласын хупларлармы?
— Син тагын берәрсен әйт әле, сөйләшер өчен җайлырак булыр.
— Юк, иптәш Мөлеков, хәзергә бүтән кеше юк. Курсларда иҗекләп укып утыручылардан ни хикмәт чыгар? Гайшә йөгерек укый, язуы да ярыйсы гына...
Шушы сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме-юкмы, Гайшәне әнисе Сәрбиҗамал белән күмхуҗ йортына чакырдылар. Кызның иртәгә үк Кукмарага укырга китәргә тиешлеген әйттеләр. Мөлек Нәҗибе белән бергә ниндидер ике ир-ат та бар иде. Районнан килгән кешеләр булса кирәк. Мөлек Нәҗибе генә булса, бик каты торырга җыенып килгән Сәрбиҗамал эчтән тынды. Теге ят кешеләрнең берсе бигрәк җайлы сөйләште шул: «Өч ай укыйсы булыр. Анда торыр урын бирерләр. Ял араларында кайтып та йөрер. Иптәшләре булыр».
— Хәзер халык хакимияте заманы. Хатын-кызларга ирек бирелү эш белән ныгытылырга тиеш. Аларның кулларына да җитәкчелек дилбегәсен тоттырырга кирәк.
Мөлек Нәҗибе дә өстәп куйды:
— Безнең авылдан ике егетне — Шакир Галимҗанын, Галиәхмәт Вәлиәхмәтен тракторчылыкка укырга җибәрәбез. Вәлиәхмәтнең анасы Мәгъмүрә каршы килеп караган иде дә, малаең авылга трактор алып кайтачак, кем бәхетенә тия әле мондый эш, дигәч, риза булды тагын. Шуның кебек, менә Гайшә дә авылда беренче буларак дипломлы хатын-кыз бригадир булачак.
Ана белән кызга дәшми генә борылып чыгып китүдән башка юл калмады. Дәшмәү — ризалык билгесе, дигәндәй, кәнсәләрдәгеләр дә алар артыннан җиңел сулап калдылар.
Шулай итеп, яшьләр 1932 елның февраль-март-апрель айларын Кукмара белән авыл арасын йөреп уздырды. Көннәр озыная башлагач, көн саен диярлек авылга кайтып йөрделәр. Өлге авылын чыгып, берәр чакрым баргач, бер үзән бар — халык телендә аны «Кара Елга» дип тә атыйлар. Яз көннәрендә шуннан ургылып-ургылып Камышлы үреннән төшкән кар суы ага. Егетләр, үзләре яланаяк калып, Гайшәне арка кочтырып алып чыгалар. Менә шулай йөри торгач, алар май аена укуларын тәмамлап та кайттылар.
Район җитәкчеләре, чыннан да, сүзләрендә торды. Арпаяз авылында оешкан күмхуҗга «Фордзон» дигән трактор бирделәр. Өйлә турына Галимҗан белән Вәлиәхмәт тракторга утырып күрше Пычак авылына кайтып та җиттеләр. Әмма Пычак белән Арпаяз авыллары арасында бер үзәнлек бар. Шуннан кечерәк кенә инеш ага. Ул Кортлык дигән таулыктан агып төшә. Ник дигәндә, шушы бик матур урында авыл кешеләре умарталык оештырганнар. Аннан агып төшүче шактый мул гына сулы инешне дә «Кортлык суы» дип йөртәләр. Кайчандыр менә шул үзән өстенә Пычак — Арпаяз авыллары арасындагы юлны тоташтырган күпер салганнар. Тракторны үрдән төшереп, инде күпер такталарына ун-унбиш адым калгач кына, каяндыр җир астыннан гына килеп чыккандай, алларында бер ир кеше пәйда булды. Ул, кулларын
бутый-бутый, егетләргә туктарга куша иде. Егетләргә, тракторны туктатып, җиргә төшәргә туры килде. Аларның каршыларында калыккан бу илле яшәр абзый Арпаязның Галимулла дигән кешесе булып чыкты. Ул, күпернең селкенеп торган култыксаларын тагын да ныграк кыйшайта-кыйшайта, хәвефләнеп нәрсәдер кычкырса да, тракторның гөрелдәп эшләвеннән аның сүзләре аңлашылмый иде. Егетләр аның янына килделәр һәм инде нәрсә әйтергә теләгәнен дә ишетә башладылар.
— Күпер әйле-шәйле генә тора бит, килеп керсәгез, бу нәмәрсәгез белән бергә җимерелеп төшүегез көн кебек ачык. Череп беткән күпер бу тимер тавын ничекләр күтәрсен? Башыгыз бармы сезнең? Хәер, бу хакта сездән бигрәк хәзерге башлыклар уйлап карарга тиештер. Әүвәл яңа күпер салырга, аннан соң гына мондый нәмәрсәне алып кайтырга кирәк булгандыр.
Егетләр, аның сүзләренә ышанып бетмичә, күпернең астына ук төшеп киттеләр. Эшнең хәтәр икәнлеген алар үз күзләре белән күрде. Чыннан да, бу күпер дигәнең моңа кадәр ат-арбаны ничек уздырып торган диген? Аның такталарының гына түгел, өрлекләренең дә бер дә тотанагы юк икән бит! Өч-дүрт урыннан терәү белән төрттереп куйганнар. Алары да чалыш-чолыш тора. Элек шактый нык булган, әмма хәзер череп юкарып калган урта өрлеге бер җиреннән аска таба сыгыла башлаган. Егетләр сызгырып ук җибәрделәр. Тракторлары белән кереп чумасы булганнар икән бит! Моннан трактор белән чыгу турында уйлыйсы да юк. Алар, тракторны сүндереп, бер-берсенә карашып алдылар. Каршыларына очраган Галимулла абзыйның Пычак авылына йомыш белән генә барышы икән, шуңа күрә ул үз юлында булды.
Инде нишләргә? Уйлый торгач, егетләр шулай килештеләр: Вәлиәхмәт трактор янында калып тора. Галимҗан исә, авылга кайтып, эшнең нидә икәнлеген күмхуҗ җитәкчеләренә әйтә.
Галимҗан, ашыга-ашыга, Арпаяз тарафына йөгерде. Вәлиәхмәт, күпер астына төшеп, чиләге белән чип-чиста су алып менде. Тракторның радиаторы да бераз коргаксый төшкән икән, ярты чиләккә якын су кереп тә бетте. Шуннан соң, чүпрәк алып, тракторының болай да чиста өслеген сөртергә тотынды. Әмерикәдән үк кайткан бу могҗизаның кара буяулары елык-елык килеп тора иде. Шушы эш белән мәшгуль булган егет берәүнең колак төбендә кинәт кычкырып җибәрүеннән сискәнеп китте:
— Нәрсә, авылга кайтып җитәргә хәлең беттемени? Нигә монда тора бу трактор? Сезне авылда көтәләр бит. Әле мин дә трактор каршыларга дип ашыга идем...
— Ни бит, Гыйльми абый, Ярулла Галимулласы әйтә, бу күпер чыдатмас, ди, трактор белән керсәгез, җимерелеп төшәрсез, ди...
— Тапкансыз сүзен тыңлар адәм. Ул кулак калдыгы ни әйтмәс. Без аны ат караучы итеп куйдык. Ул әнә шул атларын тәрбияләсен. Трактор эшенә тыгылмасын! Син, малай актыгы, нигә үзең генә? Иптәшкә Галимҗан да булырга тиеш иде бит!
— Ул авылга йөгерде. Күпернең черегән булуын авыл кешеләренә әйтү өчен...
Гыйльми дигән бу кеше авыл советы рәисе итеп сайланган иде. Вазифасы ягыннан бу җирлектә аннан да зур җитәкче юк. Күмхуҗ рәисе дә аның сүзеннән чыга алмый. Шуңа күрә ул хәлнең кискенлеген бик әйбәт төшенде. Ниндидер кулак калдыгын сүгәргә соңыннан да өлгерермен, башта, чыннан да, күпернең нинди хәлдә булуын үз күзең белән күрергә кирәктер. Ничек соң бу турыда уйланылмаган? Трактор кадәр трактор алып кайтасыбызны ике-өч айдан элек белеп торабыз лабаса. Ә шуны күтәрерлек күпернең булмавы беленсә, район җитәкчеләре алдында йөз кызартырга туры киләчәк бит!
Гыйльми, эченнән шуларны уйлый-уйлый, бер таштан икенчесенә сикерә- сикерә, күпер астына төште һәм... гаҗәпләнүеннән катып калды. Моның исеме генә күпер икән бит! Ничек эләгеп тора диген син аны? Ә өстән бер дә алай тоелмый, күпер тек күпер. Атлы узганда да бер көн җәһәннәмгә очачак бит бу! Һич кичекми күпер салуны оештырырга кирәк, бүген үк! Галимулла хәзер хатыны Сәрбиҗамалның атасы Шиһаби бай йортында тора. Аларның юан бүрәнәләрдән урам буйлап салынган
амбарлары бар. Бик нык булырга тиеш. Шуны сүтеп, монда ташытырга кирәк. Тел белән генә тегермән тарттырып йөрергә кем дә булдыра. Яңа тормышка матди өлеше дә керсен. Шул бүрәнәләрне ике кат итеп түшәп чыксаң, тракторны гына түгел, җенне дә күтәрәчәк бу күпер!
Өскә менгәч, ул Вәлиәхмәткә дәште:
— Сез хәзер Галимҗан белән тракторыгызны Пычак авылындагы «Кызыл тау» күмхуҗы идарәсе каршына илтеп куярсыз. Үзегез шунда, чиратлапмы, бергәләпме, каравыл торасыз. Ишетсен колагың, Галимҗанга да әйт, күпернең тракторны чыдатмаячагы, яраксызлыгы турында сезгә кулак калдыгы Галимулла түгел, мин әйттем! Бетте-китте! Аңладыңмы?
— Аңладым, Гыйльми абый.
— Аңласаң шул: Галимҗан белән хәзер тракторны кире борып, Пычакка таба алып китәсез.
...Галимҗанга авылга кадәр йөгерергә туры килмәде. Иске зиратны үтүгә, ул бер төркем кешенең үзенә таба килүен күрде...
...Бүген янгын каланчасында каравыл нәүбәтендә торучы Җиһанша Пычак юлыннан күзен алмады диярлек. Ник дигәндә, Мөлек Нәҗибе иртәдән үк әйтеп куйды:
— Өйләдән соң авылга тракторны кайтарып җиткерергә тиешләр. Пычак башыннан чыгуга, трактор күренер дип уйлыйм. Дөрләп йөрүе дә ишетелми калмас әле, бик каты пырылдый диләр аны. Синең күзләр үткер, колакларың сизгер.
Җиһанша, өйлә узганнан соң, каланчасыннан бер дә төшмәде диярлек. Күзе гел юлда булды. Пычак ягыннан бер дә андый-мондый ят нәрсә килгәне күренмәде, тавыш-фәлән дә колакка чалынмады. Шулай да ул каланчасыннан берничә минутка гына төшеп торды торуын. Җиде-сигез яшәр кызы Миннур аңа төенчек белән әбәт алып килгән иде. Җиһанша, җиргә төшеп, кызчык кулыннан төенчеген алды, баланы кочаклап үбеп, рәхмәт әйтте. Тиз генә тамак ялгап, савытны яулыкка бәйләп, кире бирде. Аннан соң тагын җәһәт кенә өскә үрмәләде. Шулчак кинәт колагы ниндидер ят тавышны тотып алды. Әмма нинди тавыш булыр бу, ул моны ачыклый алмады. Моңа кадәр андый бырылдауны ишеткәне юк иде. Тавыш Пычак белән ике арадагы күпер ягыннан ишетелә иде. Бу шул трактор дигәннәредер инде. Мин тамак ялгап алган чагында кайтып җиткәннәрдер шул. Туры килүен кара син! Менә хәзер күпер үрен менәрләр дә зират янындагы юлга килеп чыгарлар дип көтте ул. Әмма, шул тарафка күпме генә караса да, юлда нинди дә булса үзгәреш күренмәде. Бер кешенең йөгерә-атлый авыл ягына ашыгуыннан башка берни дә юк иде. Теге бырылдау тавышы да тынып калган түгелме?
Шулай да Җиһанша шул тирәдә йөрүче кешеләргә кычкырырга тиеш дип тапты:
— Кай-та-лар! Кай-та-лар!!!
Моны ишетеп, барысы да трактор кайтасы юлга йөгерештеләр.
...Галимҗан үзенә каршы килүчеләргә якынлашты. Иң алда килүче күмхуҗ рәисе, Галимҗанны таныгач, бот чабып куйды:
— Син, энекәш, ник болай үзең генә йөгереп йөрисең? Кайда тракторың, кайда Вәлиәхмәт?
Аның күңеле ниндидер хәвеф сизә, шуңа күрә каушавыннан тавышы да бераз дерелди иде.
Сулуы капкан Галимҗан көчкә телгә килде:
— Ни, Нәҗип абый, трактор күпердән чыга алмый. Вәлиәхмәт белән Гыйльми абый шунда калдылар, трактор янында...
Мөлек Нәҗибенең гаҗәпләнүдән кашлары маңгаена менде.
— Нәрсә сөйлисең син, энекәш, ничек күпердән чыга алмасын? Трактор шулай күпергә сыймаслык зурмыни?
— Эш зурлыкта түгел, авырлыгында. Ярулла Галимулласы әйтте, бу черек күпердән чыга алмассыз, үзәнгә мәтәлерсез, ди.
Кайсыдыр шунда җиргә төкереп куйды.
— Бу кулакларның тыкшынмаган җирләре бар микән, ә? Инде менә колхозга трактор алып кайтуга да комачау итми калмыйлар!
Әмма Мөлек Нәҗибе алай уйламый иде. Аның күңеленә дә бу арада шундый уй кереп чыккалады. Тракторны тимер тавы белән тиңлиләр. Бигрәк тә, ачуым килмәгәе, кеше биеклеге арткы тәгәрмәчләре авыр икән. Аларның тимер тешләре җиргә батып-батып керә икән. Узган атнада Әсән-Елга авылында күргән иде, безгә дигәне дә шундыйрактыр инде. Ул кызуырак атлады, башкалар да адымнарын тизләттеләр.
Күпернең теге ягында Гыйльми белән Вәлиәхмәт трактор янында торалар иде. Барысы да бу машинаны җентекләп карарга тотынды. Күбесенең мондый нәрсәне беренче тапкыр күрүе. Кайберләре тотып-тотып, сыйпап-сыйпап та алгаладылар. Шушы нәмәрсәне монда кадәр алып кайткан егетләргә дә күктән төшкән кешеләр сыман итеп, тел шартлатып карап тордылар. Галимҗан белән Вәлиәхмәт күңелләреннән рәхәтлек кичерделәр. Ник дигәндә, аларның мондагы бүтән беркем дә булдыра алмый торган эшне башкарырга кулларыннан килә бит. Бигрәк тә үзләренә гаҗәпләнеп карап торучы кызлар алдында аларга бик рәхәт иде. Аннан соң олылар күпер астына төштеләр. Аның череп беткән сайгакларын, терәүләрен сугып-сугып карадылар, шул ук нәтиҗәгә килделәр: моннан трактор уздырырга мөмкин түгел!
Җыелган халык өскә менде. Тракторны, кирегә борып, Пычак ягындагы үргә менеп киткәнче, артыннан ияреп бардылар, күздән югалганчы карап тордылар.
Җитәкчеләрнең исә үз кайгылары. Аяк өстендә генә киңәшеп алдылар.
— Минемчә, — дип сүз башлады авыл советы рәисе, — эшне болай оештыру тиеш булыр: Шиһаби бай амбарының таза бүрәнәләре — күпер өчен менә дигән материал. Шуны сүтәбез дә монда ташыйбыз. Кулак калдыгы Ярулла Галимулласы, бай кызына йортка кереп, шунда рәхәт чигеп ята. Аның күмхуҗга файдасы шул булыр. Кызы Гайшәне, әнә, биргадирлыкка укыттык. Таза егетләрне җыйсын да бабасының амбарын сүтеп ташуны оештырсын. Беренче эше шул булсын!
Биредә җыелган яшьләр арасында Гайшә дә бар иде. Унҗиде-унсигез яшәр кыз авылдагы мондый вакыйгадан читтә торып кала аламы соң? Мөлек Нәҗибе тирәсендәрәк басып торган кыз нәрсә турында сүз барганын ишетеп торды. Нәммәсе аңа таба борылып карап торганын сизеп, бераз уңайсызлык кичерде. Әмма үзен тиз генә кулга алды:
— Кукмарада безне кыр эшләрен ничек оештырырга, җирне кешеләргә үлчәп бирергә, эштән соң карап кабул итәргә өйрәттеләр. Әби-бабасы, әти-әнисенең амбарын сүттерүне оештыру турында бер сүз дә булмады. Анысын сез үзегез эшләгез инде!
Кызның бу кадәр кыю әйтелгән сүзләре бөтенесенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Гайшә, чыннан да, дөресен әйтә иде. Ничек инде ул ата-бабасы хуҗалыгындагы амбарны үз куллары белән сүттереп, трактор астына китереп түшәттерсен? Бу гайре табигый булыр иде.
Гайшә әйтүен әйтте, тик шул ук вакытта аның зиһене таралды, тез буыннары
калтырап китте. Тәненә тир бәреп чыкты. « Мона кадәр гамьсез яшәгән җитәкчеләр бүгенге көннең бөтен авырлыгын анын гаиләсе җилкәсенә сала түгелме? Ни хаклары бар аларның? Әтиләре Галимулланы, авылдагы иң укымышлы кешеләрнең берсен, мыскыл итеп, ат карарга куйдылар. Түзде. «Ат — авыл кешесе өчен бик тә кадерле мал. Аларны карауны теләсә кем кулына тапшырып булмый. Гомер буе атлы-тунлы булдык. Бу хайваннарны ничек тәрбия итәргә кирәклеген бик яхшы беләм. Шуңа күрә бу эшкә һич авырсынмый алынам», диде дә әткәй шушы ат караучы вазифасын җиренә җиткереп башкарып килә. Әнә күмхуҗ төзүдә куштанланып йөрүче Хисамый Зыясына сыерыбызны алырга куштылар. Хәзер аның хатыны безнең сыерны сава. Затлы савыт-саба, кашык-чүмеч кебек нәрсәләрне дә сыпырып алып чыгып киттеләр. Кыр эшләрендәге күмхуҗчыларга әбәт әзерли торган ашханәгә китереп аударганнар. Алар шуннан аерым кешеләрнең өйләренә таралып беткәннәр. Инде хәзер амбарыбызны сүтеп алуны үзем үк оештырырга тиеш икән! Юк инде, монысы була торган эш түгел!» дип уйлады ул.
Ул арада Гайшәнең әтисе Галимулланың Пычак авылы ягыннан кайтып килүе күренде. Әтисен күрүгә, Гайшә аның янына йөгереп барды, аңа сыенып, елап җибәрде. Галимулла абзый, эшнең нидә икәнен белмәсә дә, күмхуҗ җитәкчелеге ягыннан үзенә карата бер дә яхшылык көтмәгәнлектән, әлләни аптырап калмады. Кызына юату сүзләре әйтте:
— Йә, кызым, тагын ни булды, ни генә булса да, сабыр ит. Ходай кушмаган эш булмас. Әйдә, кайтыйк.
Ата белән кыз, күмхуҗ яклы төркемнән аерылып, Арпаяз авылы ягындагы үргә таба кузгалдылар. Халык алар артыннан карап калды. Күбесе, эчтән генә булса да, Ярулла Галимулласының үзен тыныч, сабыр тотуына игътибар иткән иде. Ул гаделсезлекләргә каршы бары тик нык холыклы булу юлы белән генә көрәшергә кирәклеген күрсәтә иде.
...Дүрт-биш көннән Шаһаби байның амбар бүрәнәләреннән салынган күпер аша үтеп, Арпаяз авылына беренче трактор кайтты. Күпләр өчен аның гөрелдәве матур музыка кебек ишетелә, Гайшә өчен исә ул иң ямьсез шау-шу чыганагы булып тоела. Мондый рәнҗеш белән кайткан трактор авылга җиңеллек китерерме икән? Ай-һай, бик икеле!
Соңгы сүз: Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, Гайшәне бригадир итеп билгеләмәделәр. Ул бу вазифага Бөек Ватан сугышы елларында гына, ир-атлар фронтка китеп беткәч кенә куелды һәм эшне бик әйбәт оештыручы буларак танылды. Әтисе Галимулланы атлар караудан читләштермәделәр. Ул намус белән шунда эшләвен дәвам иттерде. Әмма район җитәкчеләреннән берсе җигеп килгән, бер генә төнгә күмхуҗның ат абзарында кунган айгырга ашарга биргәндә, әлеге хайванның тибеп егуы сәбәпле, 1941 елның 10 февралендә вафат булды. Гайшәнең бертуган апасы Нурхәят бер айдан соң өченче ир баласын тудырды. Аңа Фоат дип исем кутшылар. Бабасы Галимуллага алмаш туды, дип сөенделәр. Бәхете белән туган булсын, дип теләк теләделәр. Әмма өч айдан сугыш башланды. Аның әтисе дә Галимулла исемле иде. Авылның данлыклы гармунчысы һәм оста тимерчесе. Ул сугышта башын салды.