ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ
Трагик артистлар дөньяга сирәк туа. Театр белгечләре арасында, андыйлар һәр халыкта йөз елга бер, иң күп дигәндә ике генә туарга мөмкин, дигән фикер яши. Бәлки ул сүз хакыйкатьтән бик үк ерак та түгелдер. Дөнья сәнгате тарихы да әлеге фикерне куәтли кебек. Әйтик, ничәмә йөз еллык тарихы булган театрлардан инглиз сәхнә сәнгате Д.Гаррик, Э.Кин, Л.Оливье, немец театры Э.Поссарт, Л.Барнай, италия театры Э.Росси,
Г.Камская улы Д.Ильясов белән.
155
Т.Сальвини, Э.Дузе, француз театры Ж.Б.Тальма, Э.Рашель, Сара Бернар, АКШ театры А.Олдридж кебек трагик актёрларны гына биргән. Ә тарихы йөз елга тиң татар театры дөньяга ике трагикны бүләк иткән. Аларның берсе кыска гына вакыт эчендә атылган йолдыз кебек мәдәният күген балкытып узган Мифтах Әпсәләмов булса, икенчесе — татар профессиональ театр сәнгате туган көннәрдән алып утыз ел буе бертуктаусыз эшләп, Отелло, Гамлет, Карл Моор, Городничий, Тартюф, Батырхан кебек дөнья классикасы тажы булырдай образлар иҗат иткән Мохтар Мутин.
Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 6 гыйнварында Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Театр сәнгате белән Бәләбәй рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. Ул елларда гимназистлар әдәби кичәләр уздыралар, бик үк катлаулы булмаган пьесалар буенча спектакльләр куялар. Беренче сәхнә тәҗрибәләре әнә шул әдәби кичәләрдә А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов шигырьләрен укып, башта кечкенә, аннары зуррак рольләр уйнап туплана.
Сәхнәнең үзенә генә хас ниндидер бер тылсымлы көче бар. Халык алдына чыгып уңыш казанган һәр кеше гомер буена әнә шул мизгелне оныта алмыйча, һаман да шул исерткеч минутларны кабат тоярга омтылып, сәхнәгә тартылып яши. Аның белән дә шулай була. Уфада бухгалтерлар курсында укыганда да, соңыннан шушы һөнәре буенча Диния нәзарәтендә эшләгәндә дә, ул сәхнәне ташламый. Алдынгы карашлы яшьләр оештырган кичәләрдә шигырьләр укый. «Галия» мәдрәсәсе шәкертләре катнашында спектакльләр куя. Алай гына да түгел, мөфтияттән Уфада узган беренче татар спектаклен уйнау өчен рөхсәт алу да Мутин тырышлыгы белән эшләнә. Дөрес, Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш» әсәре буенча 1906 елның 21 апрелендә Уфа шәһәрендә узган беренче татар спектакленнән сакланып калган документларда, вакытлы матбугат материалларында М.Мутин исеме телгә алынмый. Монысын инде аның хезмәт урыны белән бәйле дип уйларга кирәктер. Диния нәзарәтендә эшләгәнлектән, ул үзенең исем-фамилиясен театр афишаларына кертмәүне мәгъкуль күргән булса кирәк.
Диния нәзарәтендә Мохтар озак эшли алмый. Ул, рус кызы Елизавета Шляхтина белән өйләнешкәннән соң, аннан китәргә тиеш була. Инде нишләргә? Мутин бераз вакыт аерым хуҗаларда приказчик, конторщик булып эшләп карый. Ләкин буйсынмаучан көчле характер, үзенең табигать тарафыннан башка миссия өчен яратылуына ныклы ышаныч аны һаман алга әйди. 1908 елда 22 яшьлек Мохтар сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Башта ул хатыны Елизавета белән аерым программа хәзерләп, Русиянең татарлар яшәгән шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри, соңрак русның мәшһүр трагик актёрлары Адельгеймнар үрнәгендә гастролёр-трагик булып китә. Бу вакытта инде ул кайсы да булса бер шәһәргә килеп төшкәч, иң элек үз тирәсенә урындагы көчләрне туплый һәм куяр өчен үзе алдан төп рольне әзерләгән әсәр сайлый. Пьесаны, үзе башкара торган рольне яхшы белгәнлектән, аңа инде башка артистлар белән эшләргә генә кала. Шулай итеп, чагыштырмача кыска вакытта өр-яңа актёрлар белән спектакль хәзерләнә. Бер шәһәрдә берничә кат уйнагач, ул башка шәһәргә күчеп китә.
Гастролёр сыйфатында М.Мутин 1912 елга кадәр йөри. Уфада С.Гыйззәтуллина- Волжская җитәкчелегендә «Нур» труппасы эшли башлагач, ул үзенең иҗатын әлеге коллектив белән бәйли. Шулай булса да, Оренбургта 1915 елда «Ширкәт» труппасы оешканчы, үзенең гастрольдә йөрүләрен дәвам итә. Өченче татар профессиональ труппасының төп артисты һәм режиссёры булып танылгач кына, Мутин ялгыз гастрольләрен ташлый һәм шул вакыттан аның иҗатының яңа чоры башлана.
Баштагы чор репертуарына күз салсак, Мутинны ниндидер күтәренке рухлы, көчле ихтыярлы, ныклы характерлы геройлар үзенә тартканлыгы күренә. Алар арасында Садыйк хәлфә, Сөләйман («Низамлы мәдрәсә», «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» — С.Рәмиев), Камали («Бәхетсез егет» — Г.Камал), Хәсән карт («Әлмансур» — Г.Гейне), Жан Рено («Хөкемдә хаталык» — А.Деннери) кебек зур көч, осталык сорый торган катлаулы рольләр шактый зур урын алып тора. Артистның бу үзенчәлеге ул чор театр тәнкыйте тарафыннан да билгеләп үтелә. «Кармак» журналында, мәсәлән, аның «күбрәк каһарман картлар яки олуграк яшьле ил каһарманнары рольләрендә» көчлерәк уйнавы, ә кайвакыт «көлдерткеч картлар ролендә дә» чыгыш ясавы турында языла.
Октябрь революциясен М.Мутин инде татар халкының танылган зур артисты
156
сыйфатында каршы ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: сул эсерлар партиясенең актив эшлеклесе Мутин революцияне зур энтузиазм белән көтә. Моңа кадәр дә инкыйлаби эш өчен патша охранкасында исәптә торган һәм берничә тапкыр шактый дәвамлы эзәрлекләүләргә дучар ителгән кеше өчен бу табигый. Большевиклар җитәкләгән әлеге дөньякүләм зур катаклизмга да, аннан соңгы Советлар дәүләте кул астында ил яшәгән 70 елдан артык чорга да бүгенге көндә карашлар шактый төрле. Аларга иң дөрес бәяне тарих һәм вакыт билгеләр. Ә менә М.Мутин иҗатына килсәк, бунтарь рухлы, сугышчан характерлы романтик актёр өчен әлеге дөньяның астын өскә әйләндергән көчле давыл да, гыйсъянчылык белән сугарылган көрәш атмосферасы да чүлдә көтеп алынган яңгырдай кабул ителә. Яңа сулыш, яңа дәрт, яңа рух алып бөтенләй яшәреп киткән Мохтар, артистлык иҗаты, сәхнә сәнгате кысаларында гына калмыйча, киң сәяси мәйданга аяк баса.
Казанга М.Мутин 1918 елның декабрь азакларында килә һәм ул чорда шәһәрдә эшләгән дистәләгән театр коллективы арасында иң күренекле булган Татар драма артистлары труппасына урнаша. К.Тинчурин җитәкләгән әлеге коллективның шактый өлешен элеккеге «Сәйяр» артистлары тәшкил итә. Алар арасында Г.Болгарская, Ә.Синяева, Х.Коләхмәт, Камал III кебек инде халык ихтирамын яулаганнары да байтак. Шулай булса да, М.Мутин биредә тиз үзләшеп китә. Кыска гына вакыт аралыгында Карл Моор («Юлбасарлар» — Ф.Шиллер), Давыт («Ике фикер» — Г.Коләхмәтов), Батырхан («Яңа кешеләр» — Г.Ибраһимов), Фердинанд («Мәкер вә мәхәббәт» — Ф.Шиллер) кебек зур рольләр башкарып, башкала халкы арасында танылып та өлгерә.
М.Мутин татар сәхнәсенә инкыйлаб пафосы, канатлы романтика һәм үз сәнгатенең давыллы хисләрен алып керә. Трагик талантның зурлыгы, масштаблыгы аны Казан сәхнәсендәге тәүге адымнарыннан ук алгы планга чыгара. Киң эрудицияле, тирәннән эзләнүче бай шәхес буларак, ул героик драма һәм трагедиянең ялкынлы идеяләре халык өчен дөньяны үзгәртеп кору өлкәсендә бик кирәкле мәктәп була ала дип саный, иҗатында күбрәк дөнья классикасы әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Дөресен әйтергә кирәк, милли драматургия бу чорда әле көн геройларын сәхнәгә чыгара алмый. Шулай ук киң җәмәгатьчелекне борчыган фикерләр, проблемалар да театр сәнгатеннән читтә кала киләләр. Менә шундый вакытта М.Мутин кулланган зур классика әсәрләрен заманча яңгыраш белән, заманга аваздаш итеп уйнау, кую принцибы максатка иң ярашлы чаралардан саналырга хаклы.
Бөек трагикның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актёрлык һәм режиссёрлык эше — Ф.Шиллерның «Юлбасарлар» романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле. Үз вакытында Генрих Гейне «Давыл һәм кысрыклау» чорының күренекле драматургларыннан берсе булган Ф.Шиллер иҗатына карата: «Бөек революция идеяләре хакында язды, фикер бастилияләрен җимерде, бөтен халыкларны бердәм туганнар общинасы шикелле берләштерә алырлык мәгърур храм төзүдә катнашты», — дип яза. Әсәрне сәхнәләштергәндә, М.Мутин, инкыйлаб идеяләренә чын күңелдән ышанган кеше буларак, аларны мөмкин кадәр зуррак, үтемлерәк, эмоциональ яктан тәэсирлерәк итеп куярга омтыла. Әгәр моңа кадәр
ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ
6. «К. У.» № 3 157
героик спектакльләрне татар сәхнәсендә бе- ренчеләрдән булып куйган режиссёр Г.Кариев югары хисләрдән, пафос, патетикадан аңлы рәвештә читкә китсә һәм драматургик материалны мөмкин кадәр «жңргә төшерсә», М.Мутин, киресенчә, режиссура сурәтләү чаралары ярдәмендә һәм төп герой Карл Моор ролен үзе башкаруы белән әсәрдәге гыйсъянчылык, ирек сөю, тира- ниягә каршы көрәш мотивларын көчәйтә, үстерә төшә. «Эш» газетасының 1918 ел, 25 декабрь санындагы белдерүдә спектакль турында: «Германия эшчеләре тормышыннан трагедия», — дип юкка гына язылмый. Әлеге белдерү, бер яктан, режиссёр М.Мутинның жанр структурасын үзгәртү аркылы әсәрне эреләндерү омтылышын чагылдырса, икенчедән, аның чор, заман белән бәйләнеш эзләвен дә күрсәтә. 1918 елның 27 декабрендә узган премьера спектакле гаҗәеп зур уңыш казана. Халык та, тәнкыйтьчеләр дә әсәрне җитди кызыксыну белән кабул итәләр. Ул чорның күренекле театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам, спектакльнең гомуми уңышын билгеләгән хәлдә, иң беренче урынга М.Мутин уенын куя.
1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген җитәкли, бер үк вакытта элекке «Сәйяр» артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының баш режиссёры һәм сәнгать эшләре җитәкчесе вазифаларын башкара. Икенче «Аң» труппасының спектакльләрендә уйный һәм яңа әсәрләрен сәхнәгә куя. Бу чорда М.Мутин Казанда гына түгел, бәлки бөтен республика театр коллективлары эшенә юнәлеш бирә. Бөек трагикның тоткан мәсләге турында аның «Татарстан хәбәрләре» газетасының 1921 ел, 6 май санында басылган «Сәнаигы нәфисә. Еллык отчёт урынына» исемле мәкаләсе ачык сөйли. Биредә ул җитәкләгән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының сезон дәвамында (5 октябрьдән 1 майга кадәр) күрсәтелгән барлык спектакльләре турында хисап бирелгән. Куелган 18 спектакльдән тугызы рус һәм дөнья классикасы әсәрләре нигезендә эшләнгән. Алар арасында В.Шекспирның «Отелло»сы, Ф.Шиллерның «Юлбасарлар»ы, Н.Гогольнең «Ревизор»ы, А.Горькийның «Тормыш төбендә» һәм «Мещаннар» әсәрләре.
Театр дөньясында бүгенге көнгә кадәр тәрҗемә әсәрләргә тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Бу аңлашыла да. Чөнки милли театр күбрәк үз халкы тормышын чагылдырырга, үз милләте проблемаларын күтәрергә тиеш. Тик монда икенче як та бар. Әгәр үз проблемалары эчендә генә бикләнеп калса, бер милли театр да үсмәс, алга бармас иде. Үзенең эшчәнлеге нигезенә М.Мутин әнә шул соңгы фикерне сала. Классика татар сәхнәсе осталарын дөнья сәнгате үрләренә күтәрергә тиеш! Алай гына да түгел, ул яшь сәнгать әһелләренә иң яхшы иҗат мәктәбе буларак та хезмәт итәргә бурычлы! Күренгәнчә, М.Мутинның теләге изге. Ул ихластан милли сәнгатебез, кадрларыбыз өчен борчыла. Шулай ук, иҗат кешесе буларак, биредә артист үз мәнфәгатен дә читкә куймагандыр. Бу чорда М.Мутин — Карл Моор, Отелло, Городничий рольләрен башкарырлык бердәнбер зур трагик. Ә кайсы гына артистның үзе яраткан рольләрдә сәхнәгә ешрак чыгасы килмәс?
Алда телгә алынган 1920-1921 елгы сезонда Н.В.Гогольнең М.Мутин тарафыннан куелган «Ревизор» сатирик комедиясе аеруча зур уңыш белән бара. Әсәр режиссёр тарафыннан тормыш-көнкүреш комедиясе буларак аңлана. Ул пьесадагы вакыйгаларга тормышта булырга мөмкин дип карый һәм аларны нәкъ тормыштагыча итеп үзе дә ышанып, тамашачыларны да ышандырырлык итеп сәхнәләштерә. Нәтиҗәдә башкаладан килгән яшь, җилбәзәк, акыл ягыннан да бик үк алга китмәгән бер чиновникның инде тормыш тәҗрибәсе ягыннан чагыштырмас дәрәҗәдә югары, алдакчыларның алдакчысы, ришвәтчеләрнең ришвәтчесе, зур властька ия булган
«Кандыр буе» (К.Тинчурин) спектакленнән күренеш:
Минһаҗ.. — Мохтар Мутин.
МӨХӘММӘТГАЛИ АРСЛАНОВ
158
Городничийны төпсез чуманга утыртып китеп баруы турында кызыклы да, гыйбрәтле дә спектакль туа. Тамашаның төзелешенә ныклабрак күз салсаң, М.Мутинның үзәктә Городничий образы торган моноспектакль иҗат итүе күренә.
Театр тәнкыйте тамашаны бик яратып кабул итә. Басылып чыккан рецензияләрдә спектакльнең бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында әйтелә, аны сәхнәләштергән, төп рольне башкарган М.Мутинның татар сәхнәсендә иң зур көчләрдән икәнлеге билгеләп үтелә. «Талантлы артист Карл ролендә никадәр матур вә дөрес тип бирә алса, Городничий ролендә шулай ук тулы, һәйбәт, Гогольнең текстына муафыйк бер тип бирә алды. Ул хакыйкатьтән, үз тәгъбиренчә, «мошенникларның да мошенникларын» алдый ала торган, үткен, усал, самодур бер рус түрәсен тәшкил итә белде... Ул уенның башыннан табигый вә дөрес тон алып, шуны ахырына кадәр дәвам иттерде. Аның дикциясе бик иркен, һәрбер хәрәкәте, позалары алдан уйланылган, һәр адымы саналган иде. Мутин, чыннан да, бу роль турысында күп эшләгән, күп баш ваткан булырга кирәк... Городничий ролен артистның төп рольләреннән берсе итеп исәпләргә ярый».
М.Мутинга дан-шөһрәт алып килгән, халык арасында киң танылу китергән күп рольләр егерменче еллар башында уйналган. Алар арасында, алда санап кителгәннәреннән тыш, Батырхан (Г.Ибраһимов — «Яңа кешеләр»), Давыт («Ике фикер» — Г.Коләхмәтов), Кәрим («Дошманнар» — Ф. Сәйфи-Казанлы), Әлмансур («Әлмансур» — Генрих Гейне буенча С.Сүнчәләй), Фиргавен («Йосыф-Зөләйха» — К.Әмири), Иблис («Иблис» — Я.Гордин) кебек зур көч һәм ныклы ихтыяр сорый торганнары да шактый. Шулай булса да, М.Мутин иҗатының иң биек үрләре булып В.Шекспир трагедияләре буенча куелган спектакльләрдәге Отелло, Гамлет образлары тора. Чын мәгънәсендә илаһи сәләт, колачлап бетермәс киңлек, мәгърур буй-сын, бай тавыш һәм хисләр диңгезе булырга тиеш бу рольләрне башкаручыда! Бөек трагикта саналган сыйфатларның барысы да тиешле камиллектә булган. Аның уенын караган, ул куйган спектакльләрне күргән бик күпләрнең тәэсирләре шул турыда сөйли.
«Отелло» милли сәхнәбездә тәүге тапкыр Беренче хөкүмәт татар күргәзмә труппасында 1920-1921 ел сезонында куела. Гомумкешелек идеалларына туры килә торган иң гадел, иң кешелекле җәмгыять төзүдә катнашуына чын күңелдән ышанган М.Мутин В.Шекспир трагедиясен аксөяк венецианка һәм кара маврның мәхәббәт тарихы итеп кенә карый алмый. Тигезлек, татулык, туганлык идеяләрен тормыш программасы буларак таныган актёр һәм режиссёр өчен пьеса — иң беренче чиратта, кешеләрнең, тән төсенә, җәмгыятьтә тоткан урынына, байлыгына карамастан, тигез итеп яратылганлыгын раслаучы материал. Аларның барысын да табигать яраткан һәм шуңа күрә җир йөзендә яшәүчеләрнең һәркайсы заман һәм киләчәк, мәңгелек һәм галәм алдында бертигез җаваплы, бер үк төрле кыйммәткә ия. М.Мутинның дөньякүләм зур гуманистик идеяләр белән сугарылган икенче бер эше — В.Шекспирның «Гамлет» трагедиясендә Гамлет образы. Әсәрне сәхнәгә куйган Зур рус драма театры режиссёры Ю.В.Соболев трагедияне көчле, зур шәхеснең дөреслек өчен, өзелгән вакыт җепләрен ялгау өчен, үз-үзен аямыйча, бөтен барлыгын биреп алып барган көрәш тарихы итеп карый һәм дөреслек тантанасы котылгысыз дигән бер фикергә юнәлтә.
1922 елның 8 ноябрендә зур вакыйга була — тарихта беренче тапкыр татар театрының үз бинасы ачыла. Бу бинаны ремонтлау, аны эшләрлек дәрәҗәгә җиткерүгә М.Мутин үзеннән зур өлеш кертә, хәтта барлык төзү-ремонт эшләрен җитәкләүчеләрнең берсе була. Шуңа карамастан, Мутин «Кызыл Октябрь» исемен алган бу театрда бер генә сезон эшли. Гомумән алганда, татар артистлары утызынчы еллар башына кадәр бер театрда гына берегеп калмыйча, сезон саен яңа коллективта — Уфа, Әстерхан, Оренбург, Чистай, Мамадыш, Буа һ.б. шәһәрләрнең сәхнәләрендә эшлиләр. Мутинның «Кызыл Октябрь»дән китүенә, күрәсең, коллективны җитәкләгән баш режиссёр белән уртак тел табып җиткермәве сәбәп булгандыр. Чөнки К.Тинчуринга, иҗат кешесе буларак, күбрәк тормыш- көнкүреш драмалары, комедия-мелодрамалар якын һәм, театрның репертуарын билгеләгәндә, ул шул юнәлешне алга сөрә. М.Мутин, инде аңлашылганча, күбрәк дөнья классикасы әсәрләрендә, зур трагик образларда чыгыш ясый. Шунлыктан К.Тинчурин җитәкләгән театрда аңа эш юк дәрәҗәсендә аз була.
Ике ел чамасы Уфа, Буа сәхнәләрендә уйнаганнан соң, М.Мутин Казанга 1925-1926 ел
ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ
6. «К. У.» № 3 159
сезонында әйләнеп кайта. Биредә татар театрының 20 еллык юбилеен билгеләп үтүгә хәзерлек эшләре башланырга тора. Озакламый бәйрәмне уздыру комиссиясе төзелә. Комиссиянең җитәкчесе итеп Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Ш.Шәймарданов, аның урынбасары — М.Парсин, секретарь итеп М.Мутин билгеләнә. Комиссия составына әгъзалар итеп Г.Ибраһимов һәм К.Тинчурин кертелә. Комиссия оештыру эшләрен башлап җибәрә. Мохтар Мутин Мөхәммәт Парсин белән берлектә, тарихта беренче тапкыр татар театрының тарихын яктырткан, күренекле шәхесләрен күрсәткән, географиясен билгеләгән, репертуарын анализлаган китап хәзерләргә алына. Зур көч, тырышлык сорый торган хезмәт чагыштырмача бик кыска вакытта башкарыла. Жыентык 28-29-30 гыйнварда узган юбилей көннәрендә дөнья күрә. Әлеге китапны, хаклы рәвештә, татар театр сәнгатен өйрәнү фәненең тәүге нигезе дип бәяләргә була. Юбилей зур тантанага әверелә. Аны Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен ил күләмендә бәйрәм итәләр. Юбилей уңаеннан С.Гыйззәтуллина-Волжская, З.Солтанов, Б.Тарханов, К.Шамил, К.Тинчуриннар белән беррәттән, татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып Мохтар Мутинга да «атказанган артист» исеме бирелә.
«Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый», — ди татар халкы. М.Мутинны да каршылыклы, кискен характеры яңа конфликтларга этәрә. Бәхәс Татар дәүләт академия театрының ул сезондагы баш режиссёры К.Тинчурин белән ике арада килеп чыга. 1927 елның җәендә ТДАТның Мәскәүдә узган гастрольләре уңаеннан 9 гыйнварда художество советы утырышы уздырыла һәм башкалада күрсәтеләчәк репертуар билгеләнә. Ул түбәндәге әсәрләрне эченә ала: К.Тинчуринның «Жилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», Ә.Таҗетдин Рахманкуловның «Упкын», Х.Габитовның «Энҗекәй һәм Юлдыкай», Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» пьесалары. Аталган әсәрләр, чынлап та, җитди игътибарга лаек. Әмма шул ук вакытта репертуарның шактый берьяклы төзелүе дә күзгә ташлана. Аңа татар, рус, чит ил классикасы бөтенләй кертелми, илдәге башка халыклар драматургиясе дә тулысынча читтә кала. М.Мутин, зур трагик актёр буларак, ил башкаласы сәхнәсендә яраткан рольләренең һич булмаса бер-икесендә күренергә тели. Тик художество советы әһелләре К.Тинчурин тәкъдимен кабул итә. Шуннан соң М.Мутин Баш политик идарәгә (Главполитпросветка) хат яза. Конфликт зурая, театр рамкаларына сыймый башлый. Нәтиҗәдә, К.Тинчурин да, М.Мутин да бу театрдан аерылырга мәҗбүр булалар. К.Тинчурин күпмедер вакыт Казанда йөргәннән соң, Әстерхан театрына баш режиссёр булып китә. М.Мутин исә, кино сәнгате серләренә өйрәнер өчен, кинорежиссёрлар хәзерләү курсына Мәскәүгә юл тота.
М.Мутин Татар дәүләт академия театрына яңадан 1932 елда гына әйләнеп кайта. Аңа кадәр ул Мәскәүдә оешкан татар театр труппасында, Татарстан радиокомитетында диктор, режиссёр булып эшли, беренче татар кинокартинасы булган «Булат батыр»да катнаша.
Утызынчы еллар башыннан М.Мутин иҗатында шактый сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аек акыллы кеше буларак, ул күп кенә нәрсәләргә яңадан әйләнеп кайткан һәм аларга мөнәсәбәтен үзгәрткән булырга тиеш.
М.Мутин сәнгатендә үзгәреш, борылыш чоры итеп аның К.Тинчурин әсәрендәге Минһаҗ образы өстендә эшләү вакытын күрсәтергә кирәктер. «Кандыр буе» музыкаль драмасы — татар сәхнәсендә заман темасына, колхоз төзелеше чорында авыл хезмәтчәннәре психологиясе үзгәрүгә багышланган иң беренче әсәрләрдән. Зур көч куелган эш нәтиҗәсез калмый. М.Мутин өчен бөтенләй яңа манерада уйналган, гаҗәеп ышандыру сәләтенә ия, тормышчан, ләкин трагик актёрга гына хас киң масштаблы колхоз дошманы образы дөньяга килә. Аның нык характерлы Минһаҗы спектакльнең конфликтын эреләндерә, уңай герой — егермебишмеңче Акбирдин-Әбҗәлиловка да киңлек өсти.
Минһаҗ ролен башкарганнан соң, М.Мутин иҗаты төп ике юнәлештә үсә башлый. Беренчесе — аның өчен төп традицион булган романтик уен юнәлеше. Татар дәүләт академия театрына М.Мутин кайткач, аның яраткан репертуары да кайта. 1933 елдан ул инде Карл Моор, Отелло, Кәрим («Дошманнар» — Ф.Сәйфи- Казанлы) кебек рольләрдә чыгыш ясый башлый. Икенчесе — әле күптән түгел генә
ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ
6* 160
үзләштерелгән, тирән психологик кичерешләрне тыенкы уен манерасы аркылы тамашачыга җиткерү юнәлеше. М.Мутинның утызынчы елларда башкарган күп кенә рольләре шушы соңгы юнәлешне дәвам итәләр. Алар арасыннан Михайлов («Икмәк» — В.Киршон), Орда («Кара алтын» — М.Микитенко), Гәрәй («Өермә» — Зөлкарнәй), Кубас («Тургай» — Р.Ишморат һәм К.Тинчурин), Батырхан («Җилкәнсезләр» — К.Тинчурин), Йосыф («Яшь гомер» — Г.Коләхмәтов), Гофрай («Миркәй белән Айсылу» — Н.Исәнбәт), Гәрәй («Козгыннар оясында» — Ш.Камал) кебекләре М.Мутинны татар театр сәнгатенең иң зур көчләре рәтенә күтәрә.
Коллективта М.Мутинны нык ихтирам итәләр, хәтта бераз гына шүрлиләр дә. Бусына инде аның туры сүзлелеге, күңелдәгесен, алдын-артын уйламыйча, кистереп, күзгә бәреп әйтүе сәбәпче булгандыр. Тормышта, гомумән, ул артык аралашучан кеше булмый, шау-шулы компанияләрне яратмый. Күбрәк үзалдына нидер уйланып, эчтән кичереп, ниндидер проблемалар хәл итеп йөри. Якыннан белмәгән кеше өчен аның үз-үзен тотышы бераз гына сәер дә булып тоелырга мөмкин.
Ирек сөюче шәхес буларак, М.Мутин тоталитар режимның чикләүләрен бик авыр кичерә. Инкыйлаб таңындагы зур өметләр реаль тормышка бәрелеп инде чәлпәрәмә килгән. Илдәге атмосфера торган саен күкрәккә баса, сулышны буа. Ничек яшәргә? Әлеге сорау аңа тынгылык бирми, тик аңа инде бу сорауга җавап табарга язмаган булып чыга.
Беренче кисәтү күкрәве 1936 елның сентябрендә Татар дәүләт академия театры актёрлар коллективының «Кызыл Татарстан» газетасында чыккан мәкаләләрне тикшерү җыелышында яңгырый. Беркетмәләрне караганда, җыелышның беркадәр көтелмәгәнрәк юнәлештә китүе гажәпләндерә. Биредә актёрлар бер-берсеннән булмаган гаепләр эзлиләр. Мутинга карата берничә тапкыр: «Эшкә комачаулый», — дигән сүзләр әйтелә. Репрессия еллары өчен иң зур гаепләрнең берсе бу. Чор мантыйгыннан чыгып караганда, эшкә комачаулаучы һәр кеше — халык дошманы. Мондый нәтиҗә ясалган икән, бу — иң кискен чараларга да ерак калмый дигән сүз.
М.Мутинның кулга алыныр алдыннан башкарган иң соңгы роле — русның күренекле язучысы В.Иванов әсәре буенча режиссёр Ш.Сарымсаков куйган «Бронепоезд» исемле спектакльдә Вершинин образы. Себер партизаннарының халык арасыннан чыккан нык холыклы, көчле рухлы җитәкчесе роле М.Мутин шәхесенә, үзенә үлчәп тегелгән кием шикелле, таман килеп тора. Тик аңа бу яраткан рольне күп уйнарга насыйп булмый. Спектакльнең премьерасы 1937 елның 5 гыйнварында була. Шуннан соң күп тә үтми, М.Мутин кулга алына.
Тоткынлыкта нәрсәләр күргәндер, ниләр кичергәндер — бер Ходай үзе генә белә. Архивларда, матбугатта бу турыда мәгълүматлар юк. Тик халык йөрәген яулаган зур артист бөтенләй эзсез югалмасын диптер инде, язмыш аны гомеренең соңгы көннәрендә татарның икенче бер күренекле шәхесе, язучы Ибраһим Салахов белән очраштыра. «Тайгак кичү» роман-хроникасында М.Мутинның соңгы көннәре турында үзәк өзгеч юллар бар.
Илле сигезенче статья нигезендә «халык дошманы» дип ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мутин, Колыманың җан өшеткеч зәмһәрир суыкларында этап белән бер приискадан икенчесенә сөрелеп йөри-йөри, тәмам эштән чыгып, хәлдән тайгач, Магаданнан 23 километрдагы инвалидлар колонна-лагерена килеп эләгә. Коры сөяккә калган, аякларын көч-хәл белән сөйрәп йөрүче артистка биредә дә тынычлык юк. Конвой астында, этләр өстерә-өстерә, аларны ягарга утын алып кайту өчен урманга куалар. Соң чиккә кадәр хәлсезләнгән Мутин утынны зонага алып кереп җиткерә алмый, егыла. Шуны гына көтеп торган симертелгән бурзайлар, конвойчыларның шат хахылдавы астында, аның өске киемнәрен, бүреген ерткалый башлыйлар. Ә ул, аңын җуяр-җуймас хәлдә, инстинктив рәвештә башын яшерә...
Шушы вакыйгалардан соң ун көн чамасы үткәч, 1942 елның май ахырларында И.Салахов аның үлү хәбәрен ишетә. Татарның бөек трагик артисты әнә шундый үзәк өзгеч шартларда тилмереп, газапланып җан бирә.