Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Татар энциклопедиясе» битләреннән

САФИУЛЛИН Әхәт Хафизулла улы (26.12.1936, Украинаның Донецк өлкәсе Путилов р-ны Путиловка бистәсендә туа), язучы, ТРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1998). Казан төзүче-инженерлар ин-тын тәмамлый (1966). 1956-92 елларда Казан-ның төрле төзелеш берләшмәләрендә мас-тер, прораб, инженер булып эшли. 1992-96 да «Чаян» ж-лында мөхәррир. 1960 елларда яза башлый. Яшь төзүчеләр тормышыннан алынган «Язларында ялгыз йөрсәң» (1982), «Онытылган вәгъдә» (1986) исемле хикәя һәм повесть, Г.Рәхимкулов турында «Моңлы бер җыр булып...» (2001) исемле истәлекләр, «Йомгак очы» (2002) дигән маҗаралы повесть, «Туган якның таң җилләре» (2002) шигырьләр җыентыклары авторы. Сатира һәм юмор жанрында иҗат иткән әсәрләре «Сер бирмәдек» (1997), «Тулгана дөнья» (2000), «Җиденче буын» (2006) җыентыкларына тупланган.
Әд.: Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т.2.
САФИУЛЛИН Юныс Габдулла улы (18.10.1947, Яшел Үзән р-ны Бакырчы ав. туа), драматург, ТРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1996). 1966да Казан т-р уч-щесын, 1976да Мәскәү т-р сәнгате ин-ты каршындагы Югары режиссёрлар курсын тәмамлый. Студент елларында ук Татар академ. т-ры сәхнәсендә уйный. 1966дан Күчмә т-р (1989дан Татар драма һәм комедия т-ры) актёры. 1970 елларда беренче пьесаларын иҗат итә. «Бер үк күзләр елый да, көлә дә» (1974), «Биюче кыз һәм карак» (1975) постмодернизм үрнәгендә язылган. «Әллә өйләнергә инде?!» (1978дә Татар драма һәм комедия т-рында куела), «Менә без дә үсеп җиттек» (1979да Әлмәт татар драма т-рында куела), «Ләйсән ире Хәсән» (1986да Татар академ. т-рында куела) комедияләренә социаль юнәлеш хас; «Алмазбулат» (1981дә Татар академ. т-рында куела), «Кыямәт көне» (1985тә «Әкият» татар курчак т- рында куела), «Серле балдак маҗаралары»
(2007дә Казан татар яшь тамашачылар т-рында куела) пьесалары мифологик символикага корылган. Әфган сугышы солдатларына багышланган «Пар канат» (1988дә Минзәлә татар драма т-рында куела) һәм Чечня җирендә хезмәт итүчеләр тормышыннан алып язылган «Йөзек һәм хәнҗәр» (1997дә Түбән Кама татар драма т-рында куела) пьесалары үзара дилогия кебек кабул ителә. С. иҗатында аеруча ре-зонанс тудырган әсәр — «Идегәй» тарихи трагедиясе (1994тә Татар академ. т-рында куела). С. — «Зөләйха» (Г.Исхакыйның шул исемдәге пьесасы буенча, 2004) нәфис фильмының сценарий авторы. «Чәчәкләр һәм күз яшьләре» (1999) исемле док. по-вестьлар җыентыгы укучыларга билгеле, ш.у. күренекле т-р әһелләре турындагы «Дамир Сираҗиев» (2009), «Рәфкать Бикчәнтәев турында истәлекләр» (2006), «Ринат Таҗетдинов» (2009) исемле истәлек китапларының төзүче-авторы.
Әсәр.: Пар канат: Пьесалар. К., 1997; Әллә өйләнергә инде?!: Пьесалар. К., 2004.
Әд.: Әхмәдуллин А. Үсештәге иҗат // Мирас. 2003. №7; Закирҗанов Ә. Рухи биеклек // Казан утлары. 2006. №5; Миңнуллина Ф.Х. Юныс Сафиуллин драматургиясе. К., 2007; Саттарова А.М. Современная татарская драматургия 1985-2000 гг. К., 2003.
САФУАНОВ Суфиян Гаяз улы (2.10.1931, Башк.АССРның Туймазы р.ны Бикмәт а. — 30.11.2009, шунда ук), әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре канд. (1962), Башк.АССРның атказ. фән эшлеклесе (1981). Казан пед. ин-тын тәмамлый (1954). Уфада яши. 1957-94 елларда СССР ФА Башк. филиалы Тарих, тел һәм әдәбият ин-тында, 1994 елдан «Тулпар» ж-лында, 1996-2005 елларда Башк. пед. ун-тында (1997 елдан проф., 1997-2003 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире) эшли. Эзләнүләре татар, башкорт прозасы, әдә-биятлар багланышларына карый. И.Гази, Ә.Карнай, Г.Хәйри, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, М.Әмир, Ә.Еникиләргә багыш-ланган хезмәтләр авторы. «Башкорт совет әзәбиәте тарихы» нын алты томлы басмасы мәкаләләре авторы (Т.1-6, Уфа, 1990-96).
Хезм.: Межнациональные связи баш-кирской литературы. М., 1979; Башкорт балалар әзәбиәтенен үсеш проблемалары. Өфө, 1988; Рухи күперләр. Өфө, 2005.
Әдәб.: Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһиге // Реализм турында мәкаләләр. К., 1974; Исламов Ф. С.Сафуанов — тугандаш әдәбиятлар хадиме // Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. К., 2002.
САЯПОВА Альбина Мазһар кызы (17.2.1948, Башк. АССРнын Янаул р-ны, Янаул пос.), әдәбият галиме, филология фән. докт. (1999), проф. (2002). Казан ун- тын тәмамлаганнан сон (1973), Казанда урта мәктәптә укыта. 1978 елдан СССР- нын Педагогия ФА проф.-техн. Фәнни- тикшеренү ин-тында эшли, 1985 елдан Казан пед. ун-тында (2003-08 елларда рус һәм чит илләр әдәбияты һәм аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире), 2012 елдан Казан. ун-тында укыта. Хезмәтләре рус әдәбияты тарихы, татар-рус әдәбиятлары багланышларына карый.
Хезм.: Поэзия Дэрдменда и символизм. К., 1997; Читая Чехова. К., 2003.
Әдәб.: Казанский университет (1804-2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т.3.
СӘГЫЙДИ Әбрар Мөхәммәтзакир улы (1.4.1895, Казан губернасы Зөя өязе Кошман а. — 14.4.1939, шунда ук), жур-налист, шагыйрь. 1908-16 елларда Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә, Укытучылар семинариясендә укый. Авыл мәктәпләрен-дә укыта. 1918-20 елларда «Эшче», «Эш», «Татарстан хәбәрләре» г-таларында, 1925-27 елларда Зөя кантоны башкарма к-тетында, 1927 елдан сон халык мәгарифе өлкәсендә эшли. 1913 елдан «Кояш», «Тормыш», «Кызыл Армия» г-талары,
«Шура», «Ак юл», «Сөембикә» ж-ллары битләрендә басыла башлый. 1917 елда «Ирек азаны», «Сугыштан абыем хатлары» исемле шигъри җыентыклар бастыра. Бу еллардагы С. иҗатынын төп темалары — ирекле хезмәт, эшче һәм крестьяннар- нын берлеге, интернационализм идеяләре, рев-циягә хәтле һәм хәзерге тормышны кара-каршы кую. «Яшьләр иле» (1921) җы-ентыгына кергән шигырьләрдә агитацион рух, лозунгчалык, риторика өстенлек итә. Татар теленә Р.Тагор, У.Уитмен, Д.Бедный әсәрләрен тәрҗемә итә. Үзен драматургия жанрында да сынап карый («Сахра кызы» пьесасы 1929 елда Татар акад. т-рында куела, моннан тыш «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесалары бар).
Әдәб.: Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобибли-ографик белешмә. К., 1986; Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): Библиографик сүзлек. К., 2005.
СӘГЫЙРОВ Гакыйль Шәрифулла улы (15.2.1938, Октябрь (хәзерге Нурлат) р-ны Әхмәт ав. — 29.7.2009, Димитровград шәһ., туган авылында күмелгән), шагыйрь, рәссам-график. Н.К.Крупская исем. бө-тенсоюз сәнгать ин-тында укый (1963-65). 14 яшьтән урын өстендә: карандашны тешләренә кыстырып язарга, рәсем ясарга өйрәнә. Беренче шигырьләре 1960 елда Нурлат шәһәрендә нәшер ителүче «Дус-лык» г-тасында басыла. «Тормыш җиле» (1970), «Айбагарлар» (1983), «Кабатланмас мон» (1994), «Ике кояш» (2000), «Йөрәк сере» (2006) исемле җыентыклар авторы. Китаплары, нигездә, үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән. Шигырьләрендә яшәргә омтылыш, һәрнәрсәдә үзе катнашырга теләү мотивлары өстенлек итә. 2002дә Самара шәһ.ндә С.нын рәсемнәре күргәз-мәсе оештырыла. Ул — рәсем сәнгате өл-кәсендә Халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты. Публицистик мәкаләләре белән матбугатта еш басылып килде.
Әд.: Галиуллин Т. Рух бөеклеге // Казан утлары. 2008. №2.

Дәвамы киләсе саннарда.