Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘХЕСЛӘР, ЯЗМЫШЛАР...

ГӨЛСЕМ КАМСКАЯНЫҢ ТУУЫНА 115 ЕЛ
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 100 елдан артык тарихында чын талантлы артистларга бай булды. Мин инде аларның кайберләре турында язган да идем. Шуларның берсе, әлбәттә, Гөлсем апа Камская. Аның турында язарга утыргач, аптырап калдым: Гөлсем апа Казан кызы икән бит! Шәһәрдә туып-үскән кызларның театрда эшләгәннәре сирәк булды. Безнең театрда эшләгән хатын-кызларыбызның күбесе авылдан чыкканнар иде.
Гөлсем апа Камская 1901 елда Казан шәһәрендә туа, 1922 елдан татар академия театры артисткасы. 1927-1933 елларда ул ире белән Әстерхан, Мәскәү театрларында хезмәт итә. 1933 елда кире Казанга — Татар академия театрына әйләнеп кайта, 1962 елга кадәр, ялга чыкканчы, академия театрында эшли. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы.
Миңа Гөлсем апа Камскаяны беренче мәртәбә 1957 елны Мәскәүдә, Камал театры гастрольгә килгәч, күрергә насыйп булды. Без, Щепкин исемендәге театр училищесында укучы татар студиясе студентлары, академия театры спектакльләрендә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Минем өчен академия театрының Мәскәүдәге гастрольләре мәңге онытылмаслык бер вакыйга булып калды. Беренче мәртәбә үз гомеремдә чын профессиональ татар театрын күрдем, алай гына да түгел, татар тамашачысының үз театрын, татар артистын ничек хөрмәт иткәнен, зурлаганын шунда аңладым, күңелемдә татар артисты белән горурлану хисләре уянды. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамашачы, татар академия театрының спектакльләрен карар өчен, театрның хәтта тәрәзәләрен, ишекләрен ватып бетерә язды. Мондый хәлне минем әле Мәскәүдә күргәнем юк иде. Ә бит гастрольгә шундый көчле коллективлар белән үзбәкләр, кыргызлар, таҗиклар, төрекмәннәр, азәрбайҗаннар килгән иде. Җитмәсә союздаш республикалар, безнең кебек автономия түгел, исеме бар — җисеме юк. Менә хәзер уйлап утырам: безнең бәхетебезгә, Мәскәүдә татарларның күп булуы, татар театрының төрки халыклар дөньясында иң көчле чагына туры килүе безгә шундый зур уңыш китергәндер. Татар академия театры турында Советлар Союзының партия, дәүләт җитәкчеләре генә түгел, Мәскәүнең иң зур театр тәнкыйтьчеләре: «Это выдающийся коллектив
— гордость Советского театрального искусства», — дип язып чыкты. Академия театры илнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде. Моңарчы безнең республика дәрәҗәсендәге бер генә театр да мондый зур бүләккә лаек булганы юк. Союздаш республикаларның кайбер театрлары гына мондый зур дәрәҗәгә ирешә алды. Мәскәүдә генә түгел, Казанда да чын талантлы артистлар эшләргә мөмкинлеген раслады, югыйсә безгә чын, бөек талантлар Мәскәүдә генә җыйналган, дип аңлаталар иде. Кызык бит, мин, Мәскәү рус театрларын гына карап өйрәнгән яшь егет, үзебезнең татар артистларының бернинди рус артистыннан ким түгеллеген шунда күрдем.
«Ни өчен академия театры гастрольләре турында шулай күп яздың?» — дип сорасагыз, шуны аңлатырга теләдем: Гөлсем апа Камскаяның театрда чәчәк аткан чагы нәкъ шушы гастрольләргә туры килде. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында — Гөлниса, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендә
— Сәхилә карчык, «Зифа» комедиясендә — Кәләмзә, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр
152
шәл» музыкаль драмасында — Хәдичә. Әлеге рольләрне Гөлсем апа онытылмаслык, искиткеч кызыклы итеп башкарды. Аның «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Сәхилә карчык роле һаман да күз алдымда тора. Миңа, 17 яшьлек егеткә, спектакльдә герой белән героиня истә калырга тиеш, чөнки аларны театрыбызның талантлы артистлары уйнады. Юк бит, яшь кызлар белән сату итүче аждаһа карчык һаман күз алдымда. Ул вакытта бер әйбергә игътибар иткән идем: Гөлсем апаның битендә гумоз белән ясалган бик зур «бородавкасы» бар иде. Мин әйтәм, ничек ул сәхнәдә кубып төшми икән, ә ул исә үзенең миңен шулай зур итеп, көлкеле итеп эшләгән. Роленә шулхәтле килешеп тора, шул сөяле булмаса, нәрсәдер җитмәгән төсле тоелыр иде. Күз алдына китерегез: битендә зур сөял, кылыч борын, кәкре аяклар, эченнән ут бөркеп торган юха елан, теләсәң- теләмәсәң дә, ул сине үзенә карарга җәлеп итә. Гадәттә, артисткаларның күбесе үзен сәхнәдә матур итеп күрәсе килә, ә Гөлсем апа, киресенчә, роль өчен үзенең кыяфәтен мөмкин кадәр үзгәртергә тырыша иде. Моның белән нәрсә әйтергә телим: рольнең тышкы кыяфәтен таба белү сәхнәдә үзеңне иркен тотарга нык ярдәм итә. Гадәттә, артист рольнең эчке дөньясын ачканда, тышкы кыяфәтенә бик игътибар биреп җиткерми, шуның аркасында роль кайвакытта камил килеп чыкмый. Ә Гөлсем апа рольнең эчке дөньясы белән тышкы кыяфәте тәңгәл килерлек ачкыч тапкан, күрәсең. Әгәр без аның иҗатына дөрес бәя бирергә теләсәк, бер әйбергә игътибар итәрбез: аның шулай эзләнүе кабатланмас рольләр тудырырга ярдәм итте.
Менә Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» комедиясендә Кәләмзә роле. Ул үзенә ир эзләүче хатынның эчке дөньясын шундый итеп ачып бирде ки, хәзер дә телевидениедән сихерләп аракы эчерү сәхнәсен карагач, чын талантлы артистканың уенына шатланып, горурланып утырасың. Монда да рольнең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы шулкадәр дөрес табылган, моны бары тик рольнең мәгънәсен аңлаган артистка гына эшләргә мөмкин. Пьесаларда артист уйный торган роленә характерны күп очракта үзе табарга тиеш. Менә шундый очракта Гөлсем апа Камскаяның роль өстендә эшләү алымы бик нык ярдәм итәр дип уйлыйм.
1961 елны, без Щепкин училищесын тәмамлап кайтканда, Гөлсем апа пенсиягә чыккан иде инде. Шуңа күрә миңа аны театрда бары тик Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә Сабира ролендә генә күрергә насыйп булды. (Режиссёры — Празат Исәнбәт.) Гөлсем апаның бу роле турында театр тәнкыйтьчеләре яздылар, мин аларны кабатлап тормыйм. Үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Бу спектакльгә тамашачы агылып йөрде. Хәтеремдә, Уфа шәһәрендә гастрольләр вакытында ул 17 мәртәбә аншлаг белән уйналды. Без бит анда 30 көнгә генә барган идек. Сез әйтерсез, исеменә карап килгәннәрдер дип, анысы да ярдәм иткәндер, ләкин спектакльнең даны булмаса, бер айлык гастрольдә 17 мәртәбә аншлагка уйнап булмый. Гөлсем апаның сәхнәгә чыгып, бер карап алуына тамашачы «ах» итә иде. Спектакльнең героинясы — мескен Гөлбану (артистка Рауза апа Хәйретдинова), менә нинди ерткыч кулына килеп эләкте дип, тамашачы Гөлбануны кызгана, жәлли башлый. Чөнки Сабира карчык бөтен кыяфәте белән күзеңне чукып чыгара торган карчыганы хәтерләтә иде. Моның кулына килеп эләксәң, ычкына алмыйсың, ул сине изеп, сындырып үзенә буйсындырмыйча туктамый. «Рольне шулай кискен кара буяулар белән эшләргә нәрсә этәрде икән?» — дигән сорауга, ул үзенең улы Закирны (артист Вәкил Закиров)
ӘЗҺӘР ШАКИРОВ
153
шулкадәр ярата, Гөл-бануны аңа тиң түгел, ул аның тормышын, киләчәген җимерде, дип, шундый явызлыклар эшли. Хәтта Гөлбануны үзен-үзе үтерергә мәҗбүр итә. Спектакльне карагач, шун-дый фикерләр туа: татар халкында каенананың киленгә карата мондый коточкыч кыланмышлары булды микән? Бу татар тормышыннан алып язылган әсәрме? Ягъни татар халкында мондый хәлләр бик еш кабатланганмы? Миңа калса, мондый хәлләр безнең халыкта булса да, сирәктер, ләкин бул-магандыр дип тә әйтә алмыйм. Әгәр дә Гөлсем апа Сабира ролен шулай уйнамаса, Гөлбануның үзен-үзе үтерүгә кадәр барып җитүен сәхнәдә ышандырып булмас иде. Сүз дә юк, бу талантлы артистканың «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен нинди тирәнлектә аңлаганын раслый.
Театр ул шундый иҗат урыны, әгәр дә син гел әшәке, явыз, кешеләрнең тормышын җимерүче рольләр уйныйсың икән, сине бервакытта да гади тамашачы үзенең яраткан артисты итеп кабул итә алмый. Киресенчә, талантлы артист үз ролен никадәр яхшы уйнаса, ул артист үзе шундый кеше, шуңа күрә аңа шундый рольләр бирәләр дип, тамашачы артистка тамга сала. Шуңа күрә артистларның күбесе, уртакул роль булса да, уңай геройларны уйнарга тырыша, бу — театрда язылмаган закон. Артистның тормышта нинди кеше дә, сәхнәдә нинди талантлы икәнен бергә эшләгән иптәшләре генә белә.
Гөлсем апа тормышта шулхәтле ипле, тыйнак, аз сүзле кеше буларак күңелемә кереп калган. Кеше дигәннән, Камскаяның язмышы турында китап язарга, фильм төшерергә җитәрлек материаллар бар. Гөлсем апа талантлы режиссёр Гали Ильясовка кияүгә чыккач, аның белән бергә Әстерхан, Мәскәү театрларында эшләве турында язган идем. Алар Мәскәүдән Казанга кайткач, ире Гали Ильясов 1934-1936 елларда академия театрында режиссёр булып эшли, шуннан аны күчмә театрга директор, баш режиссёр итеп билгелиләр. 1922 елда — уллары Дэллюс, 1935 елда Әсфән туа. Озак та үтми, 1937 елда, Гали Ильясовны «халык дошманы» дип кулга алалар. Менә шуннан соң Гөлсем апаның шәхси тормышы җимерелә, халык дошманы хатыны булып яшәүләре үзәгенә үткәндер, ләкин рухи көче, үзенең талантлы булуы, авыр булса да, сәхнәдә эшләргә, балаларын саклап калырга ярдәм итә. Театрның директоры Рәшидә апа Җиһаншина: «Менә базардан ике йөз грамм ит алдым, Дэллюсем белән Әсфәнемә шундый тәмле итеп пәрәмәчләр пешердем, рәхәтләнеп ашадылар балакайларым, дип, Гөлсем апаның сөенеп сөйләгәне әле дә хәтеремдә», — диеп искә төшерә иде. Белмим инде, ике йөз грам иттән ничә пәрәмәч пешереп буладыр, җитмәсә, рәхәтләнеп ашадылар, ди бит. Монда сүз кешенең әздән дә канәгать булып яши белүендәдер.
Татарстанның халык артисты, аның улы Дэллюс абый Ильясов Татар академия
«Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибранимов) спектакленнән күренеш. Сулдан уңга: РХәйретдинова (Гөлбану), В.Закиров (Закир), ГКамская (Сабира).
154
ШӘХЕСЛӘР, ЯЗМЫШЛАР...
театры сәхнәсендә гаҗәеп җиңел, биюче, җырчы артист буларак тамашачы күңеленә кереп калды:. Аның кайбер рольләрен искә алып китәсем килә. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасында — Хәлил, «Ак калфак» драмасында — Бакый, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясендә — Галим, «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясендә — Искәндәр... Шушындый рольләре белән ул минем күз алдымда тора. Әсфән Ильясов бөтен гомерен татар радиосына бирде, талантлы режиссёр буларак, ул эшләгән әсәрләр бүген дә радиодан яңгырап тора. Мин нәрсә әйтергә телим: әнисе сәнгатьне шулкадәр яраткан, бөтен күңеле белән балаларына сеңдергән. Минем өчен иң кадерлесе шул: алар үзләренең талантлы булуларын исбат итте.
Дэллюс абый миңа: «Әйдә, мин сине әти янына алып барам», — диде. Бераз кызмача идек. Мин әйтәм: «Анда буш кул белән барып булмый, әйдә, күчтәнәч алыйк, әз булса да конфет», — дим. Дэллюс абыйның кесәсендә акчасы булганын бик хәтерләмим. Казанка буенда ике катлы агач йортка кергәнебез хәтеремдә. Бер озын буйлы марҗа апа ишекне ачты, мин бит әле аларның ничек яшәгәнен белми идем. Менә икенче бүлмәдән озын гәүдәле, Әсфәнгә бик охшаган бер абзый килеп чыкты, кул биреп күреште. Мин шулхәтле каушадым, ничек утырганыбыз, нәрсәләр турында сөйләшкәнебез хәтердә калмаган, күрәсең, озак утырмаганбыздыр. Урамга чыккач, Дэллюс абыйга үпкә белдерә башладым: «Нигә мине монда алып кердең, ничек инде ул синең әниеңне шушы марҗага алыштырган. Гөлсем апа ничәмә-ничә еллар аңа тугры булып, тилмереп, сагынып көткән. Ә син нигә аның янына барып йөрисең, шушы да булдымы әти?» — дим. Дэллюс абый: «Ярар, син әле яшь, аңламыйсың, әйдә, берәр җиргә кереп утырыйк, шунда сөйләшербез», — диде. Менә хәзер Гөлсем апаның хәлен күз алдына китереп утырам. Хәер, ул вакытта әле мин бу фаҗиганең тирәнлеген, Дэллюс абый белән Әсфәннең нәрсәләр кичергәнен аңлап бетерерлек түгел идем. Мине Гөлсем апаның язмышы гына тетрәндерде. Хәзер уйлап куйдым, шушы катлаулы, гыйбрәтле язмышы мине аның турында язарга этәрмәде микән? Юк, шәхси тормышындагы бәхетсезлекләре генә түгел, Татар академия театры сәхнәсендә кабатланмас рольләре белән Гөлсем Камская татар театры тарихында үз исемен калдырды. Әгәр без төрки халыклар дөньясында татар театрының үз урыны бар, дибез икән, моңа Гөлсем апаның да хезмәте кергән.


Әзһәр ШАКИРОВ,
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,
Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты