Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨНБӘРЕНДӘ - ШӘХЕСЛӘР, КАЛӘМЕНДӘ - ШӘРЕХЛӘР

Кисәк кенә томаладылар да куйдылар...
Элеккеге 1нче трамвай паркы (хәзерге «Корстон») ягыннан шәһәр үзәгенә төшкәндә, биш катлы бер йортның фасадындагы тәрәзәләрне стена белән тигезләп томаладылар. Өй эченә кояш төшмәс булды, анда яшәүчеләр гаҗиз калды. Ни өчен проектта каралып уелган тәрәзәләр кисәктән юкка чыкты соң?! Бу сорауга җавапны без язучы Госман Гомәрнең «Юлбарыс тырнагы» дигән китабыннан табабыз: үтә дә үткен күзәтүчәнлек сыйфатына ия автор әлеге гаҗәеп күренешкә дә шул призма аша караган, кызыксынган, уйланган һәм җавабын да тапкан. Җавабы бик гади: совет чорына да, безнең капитализм чорына да хас күренеш. Тик мин аны, укучыны кызыксындыру өчен, монда китермим. Тик ике җенес шәрә шайтанның көпә- көндез куышып уйнауларын гына әйтәм. Ә без, шул исәптән төзүче буларак, үзем дә, шушы йорт яныннан ничәмә еллар үтеп йөреп, бу гаҗәеп хәлгә, чынында исә кешелексезлек үрнәген чагылдырган шушы күренешкә битараф булдык: күрмәдек, кызыксынмадык.
Журналист Госман Гомәр. Язучы Гос-ман Гомәр. Болар икесе дә бер үк шәхес — күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы, тынгысызлыгы белән бик күпләрдән аерылып торган инсан. Аны күпчелек га-зета-журнал укучылары үтә дә тәҗрибәле, үткен каләмле оста журналист буларак белә. Ул — татар матбугатына армый- талмый алты дистә ел хезмәт иткән зат! Бу үзе генә дә аның шушы өлкәдә нинди эзлекле, тирән белемле, тырыш, уңган- булган кеше икәнлеге турында сөйли. Без әле хәзер дә Ходай биргән гомеренең тугызынчы дистәсен ваклаган Г.Гомәрнең кыска, ләкин тирән эчтәлекле, мәгънәле, җиңел- чә юмор белән өретелгән хикәяләрен укып торабыз. Шуларны укый торгач, мин бер мәртәбә аннан: «Карале, Госман, синең мондый хикәяләрең күп җыелгандыр бит инде, нигә аларны туплап, китап итеп бастырмыйсың?» — дип сорадым. Ул, бик тыйнак кешеләргә хас булганча, бераз елмая төшеп: «Карарбыз әле...» — дип кенә куйган иде. Ләкин ул аларны туплап укучы игътибарына тәкъдим итү уен күңелендә гел йөртеп яшәгән булып чыкты. Ник шулай дим? Бу үзе аерым тема булганлыктан, мин язучының андый хикәяләренә алга таба аерым тукталырмын әле...
Госман — соңыннан аны язучы мәй-данына алып килгән журналистикага шактый лаеш шулпасы эчеп, тормышның ачысын-төчесен күп, хәтта бала чагыннан ук татып килгән кеше. Ул туган авылы Шикнәү Чирмешәне (Балык Бистәсе районы) мәктәбендә башлангыч белем алып, Казан шәһәренең бер заводында фрезерчы булып эшли. Хәзер дә кыска буйлы ул вакыттагы малайның шундый зур һәм куркыныч станок янында басып торуын күз алдына китерүе дә кыен, чөнки әле аңа ул вакытта унөч яшь кенә була бит! Ләкин, ышанабызмы, юкмы, бу — чынбарлык. Шул ук вакытта тынгысыз малай белемен күтәрү турындагы уен да күңелендә йөртә һәм, эшеннән аерылмыйча, эшче-яшьләрнең кичке мәктәбен тәмамлап, урта белем
Кисәк кенә томаладылар да куйдылар...
Элеккеге 1нче трамвай паркы (хәзерге «Корстон») ягыннан шәһәр үзәгенә
162
ала. Аннары, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1957 елда югары оешмалар, дөресрәге, партия тарафыннан, ул Саба районы газетасы «Колхоз байрагы»на әдәби хезмәткәр итеп җибәрелә. Анда өч ел эшләгәннән соң, Красный Бор районының (хәзер Әгерҗе районына керә) «Ленин юлыннан» газетасына бүлек мөдире итеп күчерелә. Районнарны эреләндерү мәрәкәсе барышында әлеге газета ябылгач, журналист республикабызның үзәк басмасы булган «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә чакырыла. Бу факт үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли, чөнки әлеге газета — партия өлкә комитеты органы, шуңа күрә анда бик ышанычлы, җитди каләм ияләре һәм, башлыча, партия әгъзалары гына эшләргә тиеш була.
Госман Гомәр узган гасырның 60нчы елларында Татарстан Журналистлар берлегендә консультант вә җаваплы сәркатип булып эшли, инде үзе район газеталарын тәҗрибәле һәм өметле жур-налист кадрлар белән тәэмин итү эшенә күп көч куя. 1970-1987 елларда ул — «Та-тарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеге мөдире. Аннары журналистлык эшен берничә ел буе, лаеклы ялга чыкканчы, кабат «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә. Хәер, нинди ял ди ул?! Г.Гомәр төрек кардәшләр белән Казаныбызда «Заман- Татарстан» газетасын ачып җибәрә, башта анда бүлек мөдире, аннары баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Басым ясап, шуны әйтергә тиешмен: кайсы матбагада эшләсә дә, ул үзенең эшен яратып, күңелен биреп, намус белән үтәп килде. Өстәвенә, ни генә әйтсәң дә, бу аның яраткан хезмәте: көндәлек матбугатта тикмәгә генә 1949 елдан бирле язышып килмәгән бит ул! Шуңа күрә журналист Г.Гомәров — тормыш-яшәешебезнең төрле проб-лемаларын күтәргән һәм аларны газета- журнал битләрендә чагылдырган күп санлы язмалар, күләме, язылу стиле, теленең сафлыгы, язу осталыгы белән әдәби хикәя вә повестьларга тартым очерклар, мәкаләләр, тормышыбыздагы җитешсезлекләрне тәнкыйть утына алган фельетоннар авторы.
Белүебезчә, журналистның эше, иң беренче чиратта — кешеләр белән очра-шулар ул: һәр язманың асылы-эчтәлеге — алар белән аралашу нәтиҗәсе. Госман төрле басмаларда шушы хезмәтен үтәгәндә, кемнәр белән очрашмаган да, кемнәр белән әңгәмәләр кормаган, ә алар арасында нинди генә язмышлы кешеләр булмаган!
Ничәмә-ничә йөзләрчә кешеләр белән аралашу нәтиҗәләре документаль материал булып төрле басма битләрендә урын алганнан соң, әлбәттә, аның күңеле төпкелендә дә утырып кала килгән, аны дулкынландырган һәм уйландырган: кайсы аны даими рәвештә борчып йөргән, кайсы шатландырган, тик араларында автор буларак аны битараф калдырганы булмаган. Чөнки ул, язма басылды, эш үтәлде — шуның белән вәссәлам, дип кешеләр язмышына битараф булып яши алмый, гомумән, ул андый кеше түгел. Шуңа күрә дә күңелендә йөрткән, уйландырган әнә шул язмышлар, сөйләшкән кешеләрнең уй-фикерләре, әңгәмә вакытында ачылып китеп әйткән сүзләре, сөйләгәннәре тора-бара аннан үзләрен кәгазьгә төшерүне таләп итә башлый да инде. Бу эчке рухи таләп шундый көчле була ки, ул, чыннан да, кулына икенче каләм дә алырга мәҗбүр була һәм ул каләме чиста кәгазь битләренә әдәби әсәрләр яза башлый. Нәм, мыштым гына, беркемгә белдермичә генә яза торгач, «Гармун телләре унике» дигән повесте туа. Ул бу серне, аны язып бетергәннән соң гына, аксакал язучыбыз Гомәр Бәшировка чишә. Анда да юкка гына түгел: халык язучысы, кызыксынып, аңа: «Карале, матбугат тирәсендә бик күптәннән чуаласың. Әмма шигырь, хикәяләреңне укыганым юк», — дигәч кенә. Димәк, өлкән язучы анда инде әдәби әсәрләр язарлык түл җыелырга тиешлеген аңлаган һәм аннан әдәби әсәрләр көткән. Бу 80нче елларда ук була. Тик автор ниндидер сәбәпләр аркасында бу повестен Татарстан китап нәшриятында бары тик 2004 елда гына бастыра. Кем белә, бәлки, бу хәл авторның үзенә карата бик таләпчән булуы, укучы алдында зур җаваплылык сизүе аркасында шулай килеп чыккандыр. Ә болай аның беренче проза китабы булган «Уйна гармуныңны» повесте 1987 елда басыла. Авторның иҗаты бигрәк тә 90 нчы еллардан башлап бик җимешле була: көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы
ӘХӘТ САФИУЛЛИН
163
детектив һәм маҗаралы сюжетлы, ләкин күбесе чын, булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Упкын», «Элмәк», «Юлбарыс тырнагы», «Каты борын», «Шаһмиран», «Мөһер», «Чия чебене» повестьлары дөнья күрә һәм укучылар игътибарын яулый. Алар соңыннан 2000 һәм 2004 елларда Татарстан китап нәш-риятында басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» вә «Гармун телләре унике» дигән китапларына керә.
Күрүебезчә, язучы язганнарын китап итеп бастыру мәсьәләсендә артык пассивлык күрсәтә, аларны киң катлам укучылар хөкеменә чыгарырга ашыкмый. Бу да тикмәгә генә түгел. Мин, аны яхшы ук белгән кеше буларак, шунысын әйтә алам: язучы Госман Гомәр үз-үзенә бик таләпчән автор, язганын икенче көнне үк култык астына кыстырып нәшриятка чаба торган зат түгел. Ул язганнарын ашыкмыйча, кайта-кайта эшли-эшкәртә, чөнки аның өчен беренче урында китап саны түгел, ә сыйфат, язганнарының кешене дулкынландыра алырдай сәләткә ия булуы. Ул Язучылар берлегенә керергә дә ашыкмады, анда бары тик 1999 елда гына әгъза итеп алынды.
Мин язмам башындарак язучы Госман Гомәрнең кыска хикәяләренә аерым тукталырга вәгъдә иткән идем. Шуны үтәргә керешәм, чөнки моның җитди сәбәбе бар: әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында аның әнә шундый хикәяләре тупланган «Даһилар мөнбәре» дигән яңа китабы дөнья күрде. Минемчә, аларны хикәяләр дип атарга да, телгә алынган шәхесләргә кыска билгеләмә дип тә атарга мөмкин, чөнки, китапка «Каләм очындагы хикмәтләр» дигән кереш сүз язган филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимул- лин билгеләп үткәнчә, «әлеге кыска гына күренеш-эпизодларда эшчәнлегендә һәм тормышында очраган бик күп шәхесләрнең нинди дә булса үзенчәлекле яклары тоемлана. Аларны укыганнан соң, күбесен без дә белгән әлеге замандашларыбызга тагын да хөрмәт белән карый башлыйсың, кайсыларына карата, болай икән дип, ниндидер тискәре мөнәсәбәт тә барлыкка килә». Галим бик тә хаклы: аларда — тормыш үзе, шәхесләр — үзләре. Әйе, күбесен күреп беләбез, алар белән аралашканыбыз да бар, чөнки алар безнең арада яшиләр яисә яшәделәр. Инде вафат булганнарының урыннары җәннәттә булсын!
Китаптагы шул хикәяләрне (чын-барлыкны сурәтләве ягыннан аларны хикәятләр дияргә дә була) укыйсың да язучының шулкадәр үткен күзәтү сәләтенә һәм феноменаль хәтеренә сокланасың, шул ук вакытта: «Ничек истә тота икән ул бу очрашулар вакытындагы әңгәмәләрне?!» — дип гаҗәпкә каласың. Чөнки ул кешеләрдә аларның күпләребез күрә, сизә, тоемлый алмаган, профессор әйткәнчә, «нинди дә булса асыл сыйфатлары»н тотып ала һәм шуны бик оста, кыска гына сурәтләп бирә. Күбесен елмаюлы юмор белән йөгертеп. Кайбер рәссамнарның рәсем ясаганнарын күргән бар. Ясаган рәсемгә карыйсың да, ул еш кына инде ясалып беткән шикелле тоела. Тик шунда рәссам үзенең кылкаләме белән күз алдында аңа берничә штрих төшереп куя һәм — ни гаҗәп! — шуннан соң инде син әзер дип уйлаган ул рәсем күз алдында бөтенләй башка төсмер ала! Хәтта эчтәлеге дә күпкә ачылыбрак китә, буяулары да башкача «уйный» башлый сыман. Ә бит бу рәссамның берничә генә штрихыннан соң! Госман Гомәр каләменнән төшкән бу кыска әсәрләр белән дә шулай: автор алардагы героеның «портреты»н шундый штрих — үзе күрә алган ниндидер бер сыйфаты аша күз алдына бастыра да куя! Аның әнә шул сыйфатларны ачканда, бик оста, урынын, мәгънәсен аңлап-белеп кенә кулланылган юморы да йомшак, аларда бернинди ачу да, кешене кимсетү дә юк. Шуңа күрә андагы кыска әсәрләрне елмаеп укыйсың һәм аларның син белгән, аралашкан геройлары шунда бөтенләй икенче яктан ачылып күз алдына килеп баса.
Китапка «Шәхесләр һәм шәрехләр», «Без атланган атлар» һәм «Бер утырган идек гәпләшеп» дигән бүлекләргә туп-ланган, һәр бүлекнең темасына тәңгәл килгән күпсанлы кыска, ләкин тормышның үзеннән алынган вакыйгаларны сурәтләгән әсәрләр кертелгән. «Бал, бал», диюдән авызда бал тәме барлыкка килмәүне искәртү җәһәтеннән, анда кергән әсәрләрнең тормышчанлыгын раслар өчен, мисалга китап авторының бер хикәясен искә алмыйча китү мөмкин
түгел дип саныйм. Ул «Ачыклау урыны — теге дөнья» дип исемләнгән...
...Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллин белән Госман Гомәр «Эрмитаж»
МӨНБӘРЕНДӘ - ШӘХЕСЛӘР, КАЛӘМЕНДӘ - ШӘРЕХЛӘР
164
бакчасында очраша. Галим ак костюм кигән, ак чалбар, ак кепкадан. Соңгысын салып, эскәмиягә куйган. Ялтыратып кырган башын кояшта җылытып утыра. Госман аннан исәнлек-саулык сораша. Мөхәммәт ага, озак яшисе калмагандыр инде миңа, дип, саулыгына зарланып ала. Аны бераз тынычландыру сүзләре әйткәннән соң, алар арасында мондый сөйләшү була:
— Үзегез хәтерләмисездер инде, Мөхәммәт ага, Шәриф Камал музеенда сезнең белән каты гына бәхәсләшкән идек бер чакны, — ди Госман. — Яшьлек юләрлеге диимме? Рәнҗемәгез, зинһар!
— Сәбәбе ни иде?
— Фатих Әмирханның параличлануы турында барды сүз. Сез бу хәлне «Бакыр бабай» бакчасында булган, дидегез.
— Син идеңмени ул малай?!
«Каты бәхәсләштек шул, — дип яза автор. — Казансуда коенгач, исән-имин кайта өенә Фатих Әмирхан. Кичтән дин мәсьәләсендә ахун әтисе белән, минем күк, каты гына бәхәсләшеп китәләр . Шактый дәрәҗәдә урыс тәрбиясе алган башбирмәс Фатих шул чакта ике аягы белән каргана. Һәм иртән торышка аның аяклары йөрмәс була».
— Миндә кайбер сәнәт-истәлекләр бар бу хакта, — дип тәмамлый сүзен.
— Гафу ит, энем, син әйткәнчә дә булуы мөмкин, — ди атаклы галим тыныч кына. — Мин дә ул чакта фән кандидаты гына идем, хәзер доктор, профессор әнә! Фатих Әмирхан белән тегендә очрашкач, ачыклап бетерербез анысын.
Хикәя: «Беләсе иде — ачыкладылармы икән?» — дип тәмамлана. Аны укыгач, гәрчә Мөхәммәт аганы бер мәртәбә күрмәгән кеше дә аны күз алдына китереп бастырадыр, мөгаен. Икенчедән, аягы йөрмәгән Ф. Әмирханның яшьли гарипләр арбасына калуын барыбыз да белә, тик моның ничек килеп чыгуы турында укыганыбыз юк иде. Шушы кып- кыска гына хикәя безгә моңарчы билгеле булмаган тарихи мәгълүмат та бирә.
Язучы Госман Гомәрнең бу китабына кергән һәр әсәре менә шундый мәгълүматлы. Монда атаклы шәхесләребез Ф.Биккинин, И.Шакиров, З. Сөнгатуллина, В .Гыйззәтуллина, Х.Бигичев, С.Садыйкова, Н.Даутов, Г.Бәширов, Ф.Насретдинов, Ә.Ерикәйләр һәм тагын бик күпләр белән «очрашабыз». «Шәхесләр һәм шәрехләр» дигән беренче бүлегенә генә дә өч йөзгә якын хикәя кергән! Ә һәрберсендә — шәхесләр белән очрашу, аларның ниндидер сыйфатларын ачу. Моңа тагын ике бүлекнең керүен дә өстәсәк, бу китапның укучылар өчен тирән эчтәлекле, тирән фикерле бай хәзинә булуына төшенәбез. Профессор Ф.Галимуллин кереш сүзендә әлеге китап хакында тикмәгә генә: «...замандашларның үзенә күрә холык-фигыльләре, әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтләре теркәлгән бер энциклопедия кебегрәк тупланма барлыкка килә», — дип язмаган. Шунысы да куандыра: авторның теле йөгерек, ул туган телебезне бик яратып, аңа зур саклык белән карап эш итә. Автор теле аша укучыны ышандыру көченә ия. Мәсәлән, ул «Диссидент» дигән хи-кәясендә күбебез күреп белгән Тәүфикъ Әйди турында, өзеп-өзеп, димәк, ассызык- лап: «...диссидент, имеш... Ә ул бары тик милләтпәрвәр әдип иде. Фикер иясе иде. Галим зат иде», — дип яза. Бу язучыга өзеп-өзеп бирелгән сыйфатлар укучының авторга да, аның героена карата да ыша-нычын арттыра. Шуңа да андый әсәрләр җиңел, бер сулышта укыла.
Тагын шунысы да бик мөһим: автор хикәяләрендә башка шәхесләрне үз образы (очрашуы, әңгәмәсе) аша сурәтли. Ләкин автор халкыбызга мәгълүм шундый «зур кешеләр» белән танышлыгын күрсәтүне максат итеп куймый, Ф.Галимуллин язганча, «аларны алгы планга чыгара». Монда да бик хаклы профессор.
Язучы Госман Гомәрнең бу китабы да, башкалары кебек үк, үз укучыларын табасына чын күңелемнән ышанам, авторга киләчәктә дә иҗади уңышлар телим. Мәҗмуга мәктәпләр һәм вузлар өчен дә бик кирәкле, ул жанрының үзенчәлеге ягыннан гыйльми өйрәнүгә лаек дип саныйм.