Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕМНЕҢ КҮТӘРЕЛЕШ ЧОРЫ

***
Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән

Төнне тетрәндереп, таң атарлык!

Хыял канатында. Маңгаемны

Йолдызларга бәреп канатырлык!..
Бездә ни хәл? Юллар югалгандай,

Койрык каткан төсле катмар бозга,

Секунд саен шаблон «җырлар» туа —
Тыңлап тормыйм. Күңел патефонын боза...
Мин үзем дә берни майтармаган.
Мин үзем дә тар сукмакны таптыйм...
Миллион «шагыйрь» бездә.
Миллион «шигырь»... —
Җанны тетрәндерер бер сүз тапмыйм!..
Гаме дә юк, тәме дә юк, теле дә юк.
Гаҗиз булам тәмам хәйран калып:

Интернетны баскан «прозаиклар», «

Сабын операсы» укый халык...
Затсыз рухи азык язык ласа! Төче ялган...
Ә хакыйкать гаять ачы телле:
Ничарадан бичаралык калды —

Туфан киткән көнне театр сүнде!..
Ә мин симфония тыңлыйм. Тыңлап туймыйм.
Җанга үтәлмәде заман җыры!..
Беркем арбасында түгел.

Үзем белән үзем. Күңелемнең күтәрелеш чоры!


***
Тау җирен сагынам. Тау җилен.
Салулап кар сарган тау сыртын!

Миннән дә ачырак кем тойсын

Күкләргә үрелгән тау холкын?!.
Тау шуам. Кар тула күзләргә.
Колакта выжылдап җил дулый:
«Тау белән алышу кыен бит,

Тыел!» — дип пышылдый. Юк! Булмый!..
Җаным да, тәнем дә тәкатьсез
Мәгърурлык, горурлык каршында!
Мең чакрым биеклек! Ашкынам.

Һәм шаулап Кайнар кан йөгерә башыма.
Мәхәббәт — бәрәкәт. Мәхәббәт — һәлакәт.

Бу сөю кай төре? Аңламыйм.
Эчендә тау кадәр җан булган

Тауларны яратмый калалмый!
Бу — очыш халәте! Бәйсезлек!..

Тик... Тауның бар түбәсе. Бар аның үкчәсе.

Маңгаең күкләргә тисә дә... — Барыбер бер җиргә төшәсе!..
***
Тугрылыклар тугарылган чор бу.
Якты хисләр көлгә калган дәвер.

Сүз катучы, күз атучы?.. Бардыр...

Җаннар тәңгәл бәндә табу авыр.
Җандаш табу авыр. Заман чире —

Тойгыларда тотрыксызлык. Тоташ этюд...

...Буш сүзләрдән буылам мин никтер.
Ялган хискә миндә иммунитет!..
Мин, мөгаен, үткән тормышымда

Бик саваплы берәр гамәл кылып,

Сиңа юлыктым да сеңеп беттем,

Гүя синең күзәнәгең булып!
Тик... нигәдер эчем ялкын.

Тышым салкын.

Авыл тәрбиясе сеңгән кайнар канга —

Тыйнаклыкмы? Җүләрлекме? Белмим...

«Яратам!» — дип сирәк әйтү яратканга...
Сирәк әйтәм. Күз тиюдән куркам.

Куркам-өркәм сине югалтудан!..
(Сине җуйсам, мин үзем дә җирдән

Югалырмын диеп уйлап куям...)
Куркам. Яши алмам, яратудан язсам.

Синдәйләр юк! Башка яраталмам...

Хәер, минем үземне дә җирдә

Синең кадәр беркем яратмаган!..
***
Ә бүген таң төнге өчтә атты.
Йокым качты. Әллә нишләдем...
Беренче кат түгел. Соңгысымы?! Белмим...
Шәфәкъ ертып искә төшкәнең.
Син адашкан ерак офыкларда

Кояш килә иде беленеп.
Керфек очларымда өч сәгатьлек

Үксез йокы калды эленеп!..
Йокысызлык. Ястык ятсынумы?..
Ымсынумы сүнгән җылыга?
Кәефемнең синле бу халәтен
Хәтеремә уям. Шул гына...
Нинди яра тулы ярату бу?
Сүнә алмый калган нинди ут?!.

...Үпкәләргә хакың бардыр, бәлки...
Онытырга мине хакың юк!..
***
Кими бара ызан-ызан ышанычым көче...

Бик беләсем килә: мин кем синең өчен?!.

Ай тулганнан түгел. Синең сүзләреңнән

Йокысызлык. Никтер «Үзгәр!» — дисең...
«Үзгәр», — дисең.
Соп-сорыга манам күңел төсен...
Кочып утырдым да тезләремне —

Табылмаслык булып югалыйммы?!

Танымаслык булып үзгәримме?!.
Миндә үз-үзеңне югалтуың. Янып яратуың.
Онытырга җитмәс инде көчең:
«Күңел күзең манма... Янма!
Һәм яндырма бу кадәрле!..» — дисең.
«Син — син инде!» — дия идең. —

«Тик бер генә!» Чиген тоймыйм никтер өннең-төшнең —

Аягүрә уяналмый йөрим. Уянырга телим!..
Ә син «үзгәр!» дисең...
Ни хәл итим?!.
Хәтереңнән җуям үз-үземне.
Сөртеп китәм йөрәгеңнән эзләремне.
Танымассың
Салкын йөгертелгән сүзләремне,

Бушлыгыннан һуш алыныр күзләремне...
Табылмамын.
Үксезлегең үзәгеңә үтәр!..
(Миннән ары кем үз итсен үзәгеңне!)

Миндә үз-үзеңне эзләп яндың,

Син онытсын өчен үзгәримме?
Беренче һәм соңгы януың бу!
«Үзгәр!» дисең... Чынлап? Үзгәримме?..