Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМНЕҢ МИЛЛИ АСЫЛЫ

Милли асыл... Ул яңгырашы белән дә хәзер бик актив кулланыштагы алынма төшенчәгә — менталитетка якын торучы гыйбарә икән. Әлеге дә баягы милли асыл нәрсәдә һәм ничек чагыла дигән сорау туа. Әлбәттә, кешенең эчке рухында, күзаллауларында, холкында, нинди гореф-гадәтләргә иярүендә, ягъни яшәү һәм көн итү рәвешендә.
Каләм иясенең миллилеге язганнарыннан күренә. Бер төсле уйлап, икенче төсле язганнар да, халык каршында яхшы атлы булып күренергә теләүчеләр дә юк түгелдер, әмма андыйлар — очраганда да бармак белән санарлыктыр.
Галим дә — каләм иясе. Аның миллилеге нәрсәдә чагылыш таба соң? Беренче чиратта, милләт гаме белән яшәгән әдипләргә хезмәт итүдә. Ул милли тарихны, үз әдәбияты тарихын милләт язмышын кайгырткан әсәрләрне үзәккә куеп төзергә тиеш. Бер үк әдәбиятны төрлечә яктыртырга була. Әдәбиятның умырткасын милләтне яклаган, сакларга алынган һәм шул ук вакытта сәнгатьчә камил дә эшләнгән әсәрләрдән корсаң, халкыңның күзе ачылыр, ул шул тарихны уку дәвамында шәхес буларак үсәр. Үз халкы өчен яшәгәннәр язмышы белән танышкан һәм шул вакытта аларга карата күңелендә мәхәббәт уянган кеше, ил чакырганда, көрәш мәйданнарына килүдән куркып калмас.
Язучы тарих битләренә керер өчен язмый, әмма, керә икән, аңа шуннан да зуррак сөенеч булырмы?! Алтын әдәби йомырка салып та, шул хезмәтеңне сытып узсалар, исемеңне атарга тырышмасалар?.. Күңел рәнҗи, хәтер кала. Бәйгеләр вакытында син язган әсәрләрдән күпкә йомшагракларга урын биргән галим-голямага да, жюри составларында утырган, әмма, җитәкчеләрдән куркып, каләмдәшен яклап чыкмаган яисә гаделсез рәвештә үз дусларына тавыш биргән әдипләргә дә рәхмәт сүзе әйтмисең, билгеле. Ә бит бездә әлеге жюри, нигездә, бер үк кешеләрдән төзелә.
Татар галименең бурычы — сүз кадерен, тәмен, мәгънәсен белгән талантларны табып алып, әдәбият кәнәфиләренә утырту, каләмдәшләре арасында лаеклы урыннарын күрсәтү, мөмкин була калса, тарихның сәхифәләрендә дә урын бирү дә инде.
Хезмәткә чын бәя бирергә кирәк булганда, таянырлык кешеләребез кими бара. Зур галимнәребезне бер-бер артлы югалтабыз. Әдәбиятны төбенә төшеп аңлаган эстетларга мохтаҗбыз. 1990-2000 еллар таныклы галимнәрнең санын арттырды, татарны фәндә зур сүз әйтерлек кешеләргә баетмады.
Фән югалткан шәхесләрне атаганда, телгә Флүн Мөслах улы Мусин да килә. 1939 елның 23 февралендә Мөслим районының Иске Карамалы авылында колхозчы гаиләсендә туган Флүн абыйның, 1957 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, батырчылык кылып, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетына укырга керергә китеп баруы ук таң калдыра.
Флүн Мөслахович башкалабызда да калган була алыр иде, җаны Татарстанга тарта: университетны тәмамлагач, Казаныбызга кайта да «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша. Ул елларда яшь галимнәргә мохтаҗлык зур була, озак та үтми, 1963 елның маенда, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына чакырып алалар. Ул институтта башта — кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли, тора-бара зур галим буларак таныла, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый. Кызганыч ки, Ф.М.Мусин арабыздан бик вакытсыз — 2009 елның 23 сентябрендә китеп барды.
Мәскәү әдәбият гыйлеме мәктәбен үзләштергән галим, тәнкыйтьче Флүн абыйның Тукай фәненә керткән өлеше гаять зур иде. Ул, беренче чиратта, әлеге
РИФӘ РАХМАН
149
өлкәнең киләчәк перспективаларын кайгырткан мәкаләләр язды, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чагылдыру этаплары турында сүз йөртте. Мәсәлән, «Без белгән һәм беләсе Тукай»да (Мәдәни җомга. — 1996. — 17 май) шагыйрьне өйрәнү бурычларын тезис рәвешендә тәкъдим итте һәм: «Тукай феноменын өйрәнү һәм бәяләү тарихын якынча өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор — революция алды елларын, икенчесе — 20-50нче елларны, өченчесе 60нчы еллардан соңгы вакытны эченә ала», — дип белдерде.
Флүн Мусинның фәнни-теоретик язмаларында шагыйрь иҗатын гыйльми күзаллау концепциясе, методологик принциплары тәкъдим ителде, әлеге иҗатка заманча мөнәсәбәт, Тукайның күзаллауларын ачыклау проблемалары куелды. Галим алда аталган мәкаләдә дөрес билгеләгәнчә: «Тукай иҗатын хәзерге карашлар яссылыгында өйрәнү турында сүз алып барганда, иң мөһим концептуаль бурыч итеп, бу иҗатны милли идея яссылыгында яктырту санала». Шушы уңайдан, Флүн Мусин тарафыннан Тукайның дөньяга карашын ачыклау проблемасы да көн тәртибенә куела.
Ф.М.Мусин хезмәтләрендә, шагыйрьнең халыкчанлыгыннан, милләтчелегеннән тыш, төрле яссылыктагы күзаллаулар, шул исәптән иҗтимагый фикер киңлеге дә ассызыкланды. Галимнең Тукай иҗатының актуальлеге, заманга лаеклыгы, мәңгелеге кебек фикерләре, аны ничек укырга һәм аңларга тиешлек, талант иясенең һаман да татар җәмгыятендә әйдаман була алырлыгы турында уйланулары «Тукайга кайту», «Тукай в меняющемся мире», «Тукай һәм безнең заман» һ.б. күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш тапты.
Югарыда аталган язмалардан «Тукай белән яңа гасырга» дип исемләнгәнендә Ф.М.Мусин Тукай мәгърифәтчелеген «гомуммилли әһәмиятле сәбәпләр» белән бәйләп аңлатты. «Эш шунда, — диде ул, — мәгърифәтчелек идеологиясе һәм идеаллары татарның ул вакыттагы милли мәнфәгатьләренә аеруча туры килгән» (Ватаным Татарстан. — 2001. — 20 апрель).
Флүн Мусин «Тукаеведение: итоги и перспективы: изучение аспектов поэзии Тукая составляет важнейшую перспективу тукаеведения (Республика Татарстан. — 1996. — 23 мая) язмасына куелган атама белән үк Тукай иҗатын өйрәнүдәге башка мөһим яссылыкны да билгеләп узды, ә инде «Тукай һәм безнең заман»да (Мәдәни җомга. — 2006. — 18 август) шагыйрьне хәзерге карашлардан чыгып өйрәнү проблемасын куйды.
Галим татар әдәбият белеменең Тукай фәнендәге уңышларын һәм үсеш юлларын рус телле үзәк матбугатта яктыртуга зур игътибар бирде. Мәсәлән, «Тукай в новом веке» (Республика Татарстан. — 2001. — 26 апрель) язмасында ул Тукай иҗатын өйрәнүгә заман таләпләрен ачты. Шагыйрьне, бигрәк тә иҗтимагый-идеологик карашларын инде элекке идея-эстетик, аерым алганда, сыйнфый позицияләрдән торып шәрехләмәскә, аның киң милли-демократик позициядә торганлыгын күрсәтергә кирәк, дип белдерде.
Флүн Мусин Тукайның XIX гасыр мәгърифәтчеләре алып барган миссияне дәвам итүе һәм яңа тарихи шартларда татар милләтен яңарышка илтүне кайгыртканлыгы турында сүз йөртте, бу юлдагы гамәлләрен тасвирлады. Ул Тукай иҗатын әдәби традицияләр җирлегендә яктыртуның мөһимлеген аңлатты, моңа элек игътибар җитмәгәнлеген күрсәтте.
Татар фәнендә, бигрәк тә тарих гыйлемендә Тукайдан атеист, революционер ясау теләге көчле иде. Аны чабуыннан тегеләйгә дә, болайга да тарткалап карадылар. Г.Ибраһимовлар кебек инкыйлабчы ук күрсәтә алмасалар да, атеист сыйфатында раслау зур галимнәрнең шактый саллы китапларында чагылыш тапты. Мин моны, шулай эшләгәндә, Тукай тагын да ныграк таныла, дөньяда билгеле була, рус тарихында да эзе кала, дип беркатлы ышанудан да килә дип уйлыйм, партия заказын үтәү белән дә бәйләп карыйм, кешенең, бигрәк тә коммунист галимнәребезнең совет пропагандасы белән тәмам агулануының чагылышыдыр да дип саныйм.
Үзгәртеп кору еллары Тукайны дөрес аңлауга киң юллар ачты. Шул шартларда үзе дә шактый үзгәргән һәм Г.Исхакый кебек милләтчеләр мирасын өйрәнү барышында күзаллаулары тагын да киңәеп киткән Флүн Мусин инде Тукайны атеист сыйфатында ачарга тырышучыларга да каршы сүз алып барды, ул Аллага ышанучы иде, ә дингә мөнәсәбәте шул чор шартлары белән билгеләнә иде, дип язып чыкты.
«Тукай в меняющемся мире» (Казань. — 2006. — №7. — С.29-30) мәкаләсендә галим Тукай поэзиясенең 1917 елгача, совет заманында һәм яңа тарихи чорда өйрәнелү
КАЛӘМНЕҢ МИЛЛИ АСЫЛЫ
150
аспектларын, принципларын, бурычларын янәшә куеп күрсәтте, боларны иҗтимагый чор тудырган шартлар белән бәйләде. Ул шагыйрь иҗатын әлеге мәкаләдә үзе дә заман фәне ирешкән биеклекләрдән һәм төрле яссылыклардан килеп бәяләде, каләм иясенең мирасын тирән өйрәнү татар әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен кирәк, дип язып чыкты.
Флүн Мусинның ХХ гасыр башы татар әдәбияты, мәсәлән, Г.Ибраһимов хакындагы язмаларында Тукайга мөнәсәбәтле фикерләр дә чагылыш тапты. Әйтик, «Күләгәдә ниләр бар?»да ул болай дип белдерде: Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре»ндә «...бер яктан, Тукайның иҗат эволюциясен гомуммөселманлык идеясеннән татарлыкка күчү рәвешендә күзалласа һәм шул нигездә теленең дә халыклашуын таныса, икенче яктан, әлеге халыклашуның шагыйрьнең, гомумән, стиленә тәэсирен берьяклырак аңлата һәм бәяли. Ачыграк әйтсәк, үз халкының авыр тормышын һәм аянычлы язмышын чагылдыру максатында, Тукайның шигърияттәге традицион «югары» өслүбтән гавамга якын «түбән» өслүбкә күчүен Ибраһимов кабул итеп бетерә алмый. Гомумән, поэзиягә романтик карашта торган, ягъни аны илаһилык, гүзәллек һәм нечкә хисләр дөньясы итеп караган Ибраһимовка Тукайның шигъриятне «җирләштерергә» омтылуы ошап бетми».
Галим әлеге язмада Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятендә ачылган темаларга белдергән теге яки бу карашларын ачыклады һәм аларның сәбәп-шартларын ышандырырлык аңлатты. Ул Г.Ибраһимов Тукай иҗатына карата әйткән тәнкыйтьне, беренче чиратта, ике каләм иясенең идея-эстетик яктан төрлерәк позициядә торулары белән бәйләде, «романтик Ибраһимов белән реалист Тукайның идея-эстетик карашларында кызыклы гына аермалар» бар, дип белдерде.
Флүн Мусин фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм иҗат җыелышларында Тукайга мөнәсәбәтле докладлар белән чыгышлар еш ясады, аның әдәбиятыбыз күгендә торган каләм иясе икәнлеген һәрвакыт ассызыкларга тырышты, үз чорының иң алдынгы карашлы иҗатчылардан икәнлеген күрсәтте. Галим Тукай юбилейларын уздыруны, әлеге чараны басмада чагылдыруны башлап йөрде, әйтик, ул «Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте» китабының жаваплы редакторы да иде.
Дәреслекләр авторы булган Флүн Мусин «Тукай иҗатын укыту мәсьәләләре»ндә (Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. К., 2006. — Б.39-43) Тукай шигъриятен хәзерге укыту-тәрбия процессында тагын да нәтиҗәлерәк файдалануга, уку йортларында яңа гасыр югарылыгыннан торып өйрәнүгә игътибарны арттыру, үткәндәге кайбер тар яки берьяклы идеологик клишеләрдән арынып, шагыйрьне бөтен барлыгында күрү һәм күрсәтү кирәклеге турында сүз алып барды һәм Тукай шәхесе белән мирасын өйрәнүдә әһәмиятле булган, әмма тиешенчә хәл ителмәгән мәсьәләләрне ачыклап узды.
Галим: «Тукай иҗатының милли асылын ачу ахыр чиктә аның татар әдәбияты тарихындагы урынын һәм милләтара яңгырашын дөрес билгеләр өчен кирәк. Тукай феноменын төрле яклап өйрәнүдә һәм бәяләүдә тагын аның тормыш фаҗигасен яктыртуның әһәмияте зур», — дип язды. Сүзебезне милли асыл турында сөйләшүдән башлаган идек, каләм, югарыдан кушылган кебек, галимнең шул хактагы фикерләренә алып чыкты.