ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
Находка — Тын океанга капка...
Алга таба сәяхәтебез — Находка шәһәренә, аның тирәсендәге тарихи урыннарга, борынгы кешеләр яшәгән авылларга һәм Чыңгыз хан исеме белән бәйле Алтын үзәнгә, Сучан-Партизанск каласына... Находка шәһәре Владивостоктан 170 чакрымнар ераклыкта, Япон диңгезе буендагы ярымутрауга урнашкан булып чыкты, юлыбыз исә гел урман-таулар-сопкалар арасыннан барды... Шәһәргә килеп җитү белән, беренче эшем итеп мәчеткә юнәлдем. Әйе, ни могҗиза, Находка шәһәрендә мәчет бар, ул — Приморье краенда бердәнбер ике катлы, манаралы таш мәчет! Ул шәһәрнең иң матур җиренә — Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: Россиядә беренче азан шушы мәчеттә яңгырый, чөнки ул кояш чыгышында булган беренче мәчет, аннан ары бары тик океан гына...
Бу мәчет 2006 елның 23 октябрендә ачылган, аңа кадәр шәһәрдә гыйбадәт йорты гына булган. Мәчеттә имам булып Абдулвасит хәзрәт эшли, ул — Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, татарча белгән үзбәк кешесе. Әмма Находка шәһәрендә бөтен дини һәм милли тормыш бер кеше тирәсендә — милләттәшебез, Кукмара егете Нуретдин Садретдинов тирәсендә кайный. Ул — элеккеге диңгезче, штурман, хәзер эшмәкәр, шул ук вакытта Находка шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, «Ислам» дип аталган дини оешма рәисе, бөтен татарларның, мөселманнарның ярдәмчесе. «Туган тел» оешмасы Находка шәһәрендә 2002 елдан эшли башлый. Башта бу оешма белән «Водоканал» җитәкчесе, соңрак эшмәкәр булып киткән Наил әфәнде Шаһинуров рәислек итә, аңа Технология һәм бизнес институты ректоры, милләттәшебез Рәисә Шакир кызы Говоруха ярдәмгә килә.
«Наиль Владимирович и Раиса Шакировна объединили сразу большую группу татар и башкир, пенсионеров и молодежь, среди которых преподаватели, бывшие военнослужащие, работники здравоохранения и культуры, — дип яза бу турыда краеведлар. — Шагинуров Наиль Владимирович (1952 г.р.) окончил Новосибирский институт инженеров железнодорожного транспорта, был офицером-строителем, проектировщиком, партийным работником, семь лет работал начальником Водоканала. В настоящее время бизнесмен, возглавляет строительное предприятие.
Говоруха Раиса Шакировна (1954 г.р.) окончила Дальневосточный институт советской торговли, аспирантуру Московского института народного хозяйства им. Г. В. Плеханова, специальность — экономист. В Находке с 1992 г. Советом учредителей Института 'технологии и бизнеса в 2000 г. избрана ректором, в 2005 г. была переизбрана на эту должность». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX — XX вв. — Находка, 2007, стр.62-63.)
Күрәсез, Находка шәһәрендә татар милли хәрәкәтенең башында ук затлы, укымышлы милләттәшләребез торган, алар татар-башкортларны бер оешмага туплый алганнар. Бүген исә «Туган тел» оешмасының актив үзәге бар, милли ансамбльләре эшләп тора, алар шәһәрдә һәм крайда оештырылган барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга тырышалар. Находкада шулай ук татар зираты да бар, мөселманча күмүне мәчет тулысынча үз өстенә алган. Аңлавымча, тирә-яктагы бистәләрдән дә татарларны биредә җирлиләр.
Находка шәһәрендә мин күп татарлар белән очраштым, аларның тетрәндергеч язмышларын тыңлап, күзләремә яшь килде... Татарлар бирегә сөрелеп тә, сөргеннән качып та, ачлыктан качып та, эшкә язылып — вербовка белән дә килгәннәр, диңгезче татарлар да күп. Шәһәрдә барлыгы 150 мең кеше яши, шуларның 1363е — татарлар, әмма бу сан шактый киметелгән булырга тиеш, чөнки моннан ун ел элек Находкада ун мең татар яшәгән, диләр... Находка шәһәр музееның беренче директоры, моннан 80 ел элек Уфа шәһәрендә туган һәм 1953 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган милләттәшебез Рәйсә Нури кызы Паутова (Сафиуллина), архив материалларына таянып, «Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX-XX вв.)» дип аталган китап язган (Находка, 2007), ул анда татарлар турында да шактый мәгълүмат биргән.
Бу музей-күргәзмә комплексының директор урынбасары булып шулай ук Марина Нургалиева эшли, ул милләттәшебез Илдар Нургалиевның хатыны булып чыкты. Алар миңа Находка музеена гына түгел, ә шәһәрдән шактый читтә булган археология лагерена — «Палеодеревня» («Борынгы авыл») дип аталган тарихи тыюлыкка да сәяхәт оештырдылар, бу эштә Находка шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем Нуретдин Садретдинов белән Мәдинә апа Корбанова миңа ярдәмче булдылар. Моннан 30-40 мең еллар элек кешеләр яшәгән бу тарихи урыннар, таулардагы мәгарәләр, үзәнлекләрдәге борынгы агач йортлар, җир куышлары, аларда мич белән җылытылган сәкеләр, учак урыннары, эш һәм сугыш кораллары чал тарихны күз алдына китерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк: «Палеодеревня» дип аталган, ачык һавадагы бу музей комплексын гамәлгә куючыларның берсе — Находка шәһәренең «Туган тел» татар- башкорт оешмасы. Биредә татарлар да эшли булып чыкты — Илдар Нургалиев борынгы тарих белән таныштырса, Буа егете Рөстәм бу байлыкны саклый икән. Борынгы авылдагы тарихи сыннарны исә милләттәшебез Зөләйха Җиһаншина ясаган, бераз татарга да охшатып ясаган кебек тоелды... Шулай ук бу тирәдәге бер бистәне заманында «Татарская слобода» дип атауларын да әйтеп үтәргә кирәк.
Бу тирәдә шактый атамалар татарча, әйтик, заманында Казанка дигән авыл булган, ул Сучаннан (Партизанск) ерак түгел. Монда тарихи урыннар бик күп, «Алтын үзән» дип аталган урын да бар, кайберәүләр әйтүенчә, биредә Чыңгыз ханның алтыны күмелгән, имеш, үзе дә монда җирләнгән, дип әйтүчеләр бар. Мин янәшәдәге Партизанск шәһәрендә дә булдым, ул да шахтёрлар каласы, заманында татарлар күпләп яшәгән кала. Ул заманда аның исеме Сучан булган, 60нчы еллар азагында кытайлар белән бәрелешләр килеп чыккач, кытайча дип уйлаган бөтен атамаларны русчага әйләндереп чыкканнар, имеш, алар монда килеп, рус җирләренә дәгъва кылмасыннар дип... Без Партизанск шәһәренә Находканың үзешчән башкаручылары белән бергә бардык, шәһәр музеенда татарлар алдында чыгыш ясадык. Милли калфаклардан, ак яулыклардан беренче рәткә килеп утырган татар апаларын күргәч, үзеңне Татарстанда кебек хис итәсең — монда ул кичне татар теле, татар моңы өстенлек итте. Партизанскида ул көннәрдә «Туган як» дип аталган татар-башкорт оешмасы төзелде, аларга Находка шәһәре татарлары ярдәм итеп тора, бәлки бергәләп бу якларның да борынгы тарихын өйрәнербез әле...
Мин Находка шәһәрендә бу сәфәремдә үземә ярдәм иткән Нуретдин Садретдиновка, затлы, булдыклы милләттәшем Мәдинә апа Корбановага, зыялы галимә Рәйсә апа Паутова-Сафиуллинага, минем белән әңгәмә корган Әминә апа Хәсәновага, аның кызы Камиләгә, Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприяновага, Галия Ишмөхәммәт кызы Никифоровага, үзәк өзгеч язмышлы, 1943 елгы ачлыкка түзә алмыйча, Чирмешән районыннан шушы якларга чыгып киткән, хәзер инде 84 яшенә җиткән Нәкыйбә әби Зиннуровага (Гатина) мең рәхмәтле, алар турында алга таба аерым-аерым язармын әле, чөнки алар моңа лаек!
Ә хәзер, шушы кереш сүземнән соң, бу төбәкнең тарихына да тукталып үтәсем килә, чөнки ул да бик гыйбрәтле. Находкага шәһәр статусы нибары 1950 елның 18 маенда гына бирелә, аңа кадәр ул төрле исем-атамалар астында бистә-авыл булып йөри, төрмә лагерьлары ролен дә үти. «Находка» сүзе, үзегез белгәнчә, «табылдык» дигәнне аңлата, имеш, 1859 елда бер урыс морягы бу тыныч култыкны күргән дә
шулай дип кычкырып җибәргән икән... Алай булырга да бик мөмкин, әмма култык озак
еллар «Америка» атамасын йөртә, урыс диңгезчесе утырган көймә үзе дә «Америка» дип атала, хәтта 1907 елны биредә төзелгән авылга да Америка исемен бирәләр... Әмма безнең өчен бу түгел, ә инглиз тикшерүчеләренең төбәккә биргән бәяләмәләре кадерле, чөнки анда татарлар турында да мөһим хәбәр бар:
«21 августа 1855 года залив Находка посетил корабль английского флота «Барракуда», исследовавший залив Петра Великого на пути из Татарского пролива в Японию, — дип яза Википедия сайты. — Ранее неизвестный залив был назван англичанами заливом Горнет. По возвращении из плавания офицер «Барракуды» Джон Тронсон в 1859 году издал книгу, в которой так описывал открытую местность: «Ранним утром 21 августа мы достигли залива Горнет, который оказался слишком открыт ветрам, чтобы стать там на якорь. В закрытых от ветра бухточках и вдоль побережья лежат очень плодородные земли. В глубине бухты видны немногочисленные татарские дома.» (Оригинальный текст: We reached Hornet Bay early on the morning of the 21st: it is too open and exposed to form a good anchorage... In the sheltered coves of the harbour and along the coast here, there is a great depth of soil. Some Tatar houses. were seen in sheltered parts of the bay. Tronson J.M. Voyage in HMS «Bar- racouta». — London, 1859. — С.364.)
Безнең өчен монда иң мөһиме — инглизләрнең яр буенда татар өйләренең күренеп торуы турында хәбәр итүе... Икенче бер сайтта «татарские дома» сүзе «дома местных жителей» белән алыштырылган, татар атамасы алып ташланган. Иәм тарихны татар сүзеннән «чистарту», арындыру менә шушы рәвешле алып барыла инде, бу бөтен Россия буенча шулай. Ә инглизләр яр буенда күргән өйләрне татарныкы дип атаган бит, бу ни өчен шулай соң? Моңа да ачыклык кертергә тырышыйк. Находка тирәсендәге җирләр дә элек төрки каганатлар кул астында булган, аннан төрки телле бохай-мохэ, кидан-чжурчжэннар, татар-монголлар идарәсендә яшәгән. Дөнья өчен, бигрәк тә Европа халыклары өчен бу халыклар бер исем — ТАТАР исеме белән аталып йөртелгәннәр һәм фәнни хезмәтләргә дә шулай кереп калганнар.
Әле XIX гасыр урталарында да хәзерге Находка тирәсендә таз кабиләләре яшәгәнлеге билгеле, аларны галимнәр манчжурларга да, монголларга, тунгусларга да кертеп өйрәнәләр. Әмма таз кабиләләре төрки-татарларда да булган бит, хәзер дә Омски өлкәсендә Тазлар авылы бар, анда Себер татарлары яши, авылның икенче исеме — Гузлар, тазлар белән бәйле тагы шактый татар атамаларын күрсәтергә була. «Как было выяснено позднее, на берегах бухты жили аборигены — тазы, этнические корни которых уходят далеко в глубь веков к палеоазиатским, монгольским и тунгусским племенам, — дип яза краеведлар. — Этноним «тазы» китайского происхождения, китайцы так называли всех аборигенов юга Дальнего Востока». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.10.)
Ерак Көнчыгышны өйрәнүче хәрби Геннадий Невельскийның язып калдыруынча, Приморье төбәгендә җиде мең тирәсе җирле халык, шул исәптән, тазлар да яшәгән. Ә инде 2006 елда Находка шәһәрендә нибары бер таз кешесе теркәлгән, бу хакта статистика белешмәсендә күрсәтелгән. Находка шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музеенда бохай һәм чжурчжэннар турында гына мәгълүмат бар, биредә дә татар-монгол чоры өйрәнелмәгән. Югыйсә, төбәктәге 40 борынгы шәһәрлекнең XIII-XIV гасырларда барлыкка килгәннәре дә бар бит! Имеш, урта гасырларда чжурчжэннар биредән киткән, алар урынын татар-монголлар басып алган һәм үзләреннән берни дә калдырмаганнар... Тарихта алай булалмый ул, һәр яшәгән халык үзеннән соң ни дә булса калдыра, биредә дә борынгы ядкәрләрнең бер өлеше татар-монголларныкы булырга тиеш.
Находка һәм Партизанск (Сучан) шәһәрләре арасындагы 50 чакрым җирләрдә иң борынгы кешеләр яшәгән тау куышы бар, галимнәрнең әйтүенчә, аңа кимендә 30-40 мең ел. Әйткәнемчә, иң борынгы заманнардан калган сала урыннары да биредә, аны төзекләндереп, «Палеодеревня» дип исем биреп, хәзер ул урынга туристларны һәм балаларны йөртәләр. Биредән ерак түгел тагы бер тарихи урын бар, аңа «Екатеринское городище» дип исем биргәннәр. Галимнәрнең әйтүенчә, биредә тагы шул чжурчжэннар яшәгән, шәһәр валлар белән уратылган, аларда 14 каравыл каланчасы торган, ә кала үзе өч эчке шәһәргә бүленгән булган. Соң, татар- монголлар да шәһәрләрне нәкъ шулай салганнар бит, бөтен дөнья моны таный, ә Россия тарихчылары бу мирасны һаман мифик милләтләргә бирә.
«Одним из интереснейших памятников культуры чжурчжэней в Приморье было
Екатеринское городище, расположенное в Партизанском районе, в трёх километрах от села Екатериновка, — дип яза алар. — Место для его строительства чжурчжэни выбрали в открытом с востока распадке, со спуском к реке... По гребням сопок насыпали мощные плотно утрамбованные земляные валы с 14 сторожевыми башнями. Внутри города пространство разместили для строительства трёх Внутренних городов, у каждого из которых было своё назначение». (Васильева Т.А. Раскопки на Екатеринском городище в районе родника // Клад. — Находка, 2009-2010, стр. 8.)
Бездә дә нәкъ шулай булган — Алтын Урда шәһәрләренең, татар ханлыклары калаларының үзәк өлешендә ханнар, Сарай халкы, түрәләр, аксөякләр яшәгән, астарак, икенче катламда — хәрбиләр һәм һөнәрчеләр, шәһәр читендә калган бар халык көн күргән. Ерак Көнчыгыштагы бу борынгы шәһәр хәрабәләрен, алардан табылган ядкәрләрне кытай-корея, хәтта японнар белән чагыштырып өйрәнәләр, әмма төрки-татар мирасы белән генә чагыштырып карамыйлар, шулай өйрәнсәләр, тулысынча тәңгәллек табарлар иде. Тагы шуны искә төшерәсем килә: бу борынгы кала һәм салалар урнашкан урын «Алтын үзән» дип атала, риваятьләр буенча, биредә Чыңгыз ханның байлыгы күмелгән, үзе дә монда җирләнгән, дигән сүзләр йөри. Җирле халык әлеге урынны Чыңгыз хан исеме белән бәйләгән икән, бу риваятьләр, гасырдан гасырга, телдән телгә күчеп, безнең көннәргә хәтле килеп җиткән икән, димәк, монда куәтле татар-монгол империясе булган һәм биредә аларның тарихи эзләре калган, дигән сүз бит! Әмма монда борынгы тарихны бу күзлектән өйрәнмиләр шул...
Дөресен әйткәндә, биредә дә тарих ярымутрауга урыс аяк баскан һәм казык каккан вакыттан гына исәпләнә, ул — 1864 ел, шул вакытта монда биш урыс хәрбие яши башлый. Аннан Сахалин каторгасыннан берничә тоткынны китерәләр, алар күрше авылга нигез сала. Ә Находкага төпләп нигез салучылар финнар, немецлар һәм украиннар була. «В 60-е и 70-е годы XIXв. на территории будущего г. Находки Удельное Сибирское ведомство переселяет финнов и немцев... Переселенцы пришли в Приморье не на пустое место. Здесь проживали независимые племена нивхов, орочей, удэгейцев, тазов и др. Они не были подвластны ни Цинской (Китайской) империи, ни каким-либо другим государствам». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.6, 9.)
Бу җирле халыклар балык тоткан, аучылык белән шөгыльләнгән, мал асраган, җир эшкәрткән. Төрле сәбәпләр аркасында, XIX гасыр азагында Ерак Көнчыгышка меңләгән кореец, манчжур, кытай һәм япон күчә. «В1870-1871 гг. на территории Дальнего Востока насчитывалось около 15 тысяч манчжуров и китайцев, — дип яза краеведлар. — ... В 1895 г. в Приморье проживало: китайцев — 8275 чел., корейцев — 5400 чел., японцев
- 894 чел». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.17.)
Әмма бу халыкларның, бигрәк тә кореялыларның язмышы шактый аянычлы
— башта аларны көчләп чукындыралар, аннан инде совет заманында сөргенгә үк сөрәләр. 1937 елда 250 мең кореецны Казакъстанга сөрәләр, аларның 180 меңе генә 1957 елда кире Приморьега әйләнеп кайта. Кытайларның бер өлеше качып өлгерә, калганнарын шушы ук язмыш көтә. Ә инде татарларның ул чордагы тарихына килгәндә, алар биредә булган һәм «инородецлар» исемлегендә йөргән. «В Уссурийском крае в 1902 году проживало 258 533 души, в т.ч.: русских — 187 тыс., корейцев — около 30 тыс., японцев — 3400 тыс., местных и инородцев — 8,5 тыс. человек, — дип яза краеведлар. — .Инородцами в России до 1917 г. называли все неславянские народы. Что касается Уссурийского края, то в инородцы попали татары, чуваши, мордва и др., в том числе и коренные жители». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка., стр.24.) Әйе, бирегә ихтыяри-мәҗбүри күчеп килүчеләр арасында украиннар, финнар, немецлар, поляклар, яһүдләр дә була, аларны рус милләте составында күрсәткән булырга тиешләр. Ә татарларны җирле халыклар рәтенә керткәннәр, чөнки тарихи яктан да, тормыш-көнкүрешләре белән дә руслар өчен алар татар-монгол империясе калдыклары булган... Әйткәнемчә, 1923 елда Приморье төбәгендә 6532 татар яшәгән, ә 1939 елда аларның саны инде 11 меңгә җиткән...
Хәзерге Находка каласы 1930 елга кадәр Америка авылы исемен йөртә, шул елда аңа бистә (посёлок) статусы бирәләр һәм исемен Находка дип үзгәртәләр. Моның да үз сәбәбе була — диңгез буендагы, дөньядан читтәге, чит илләр күрми торган бу урынны тоташ төрмәгә әйләндерәләр. «В 1930-1940е годы в Находке действовали стационарные лагеря и пересыльный пункт заключённых ГУЛАГа», — дип яза бу турыда Википедия сайты. 1855
гектар мәйданны биләгән, 70 мең тоткынны үзендә газаплаган әлеге концлагерьларда, әлбәттә, татарлар да күп булган, әмма бу тема үзе аерым өйрәнүне сорый. 1939 елда Владивостоктан Находкага бөтен концлагерьлар һәм тоткыннар күчерелә.
«Под грифом «секретно» 15 ноября 1939 г. издан приказ по «Дальстрою»: «...по свёртыванию деятельности стройучастков и отделений, находящихся в черте г. Владивостока, перенос их в бухту Находка», т.е. все концентрациональные лагеря должны быть перенесены на территорию бухты Находка, — дип яза краеведлар.
— «В пересыльном лагере Находка в зоне, где под открытым небом содержалось до 20 тысяч человек. Ни о каких помещениях не могло быть и речи — сидели, лежали и жили вповалку, прямо на земле. Куда не посмотри — бессчётная, постоянно гудящая однородная серая масса», — рассказывал И.Твардовский (брат поэта А.Г.Твардовского)». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.45.)
ГУЛАГ тоткыннары Находкада диңгез портлары төзиләр, урман кисәләр, күмер шахталарында эшлиләр, балык тоталар, шәһәр салалар... Колымага да тоткыннарны Находка аша озата башлыйлар. Бу «транзитка»ны халык «җәһәннәм капкасы»
— «преддверие ада — широкие ворота на Колыму...», дип атый. «В лагерях №11 и №13 в Рыбном порту, рассчитанных на 11 тысяч заключённых, содержалось до 70 тысяч человек. А в 1945 г. население увеличилось за счёт японских военнопленных». (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка., стр.46.)
Находкадагы бу концлагерьлар 50нче елларның ахырына кадәр була әле, биредә ир-атларны да, хатын-кызларны да тоталар, аларның күпчелек өлеше ирекне күрмичә, шушында үлеп кала. Бу тоткыннарның каберләре бөтен Находка буенча сибелгән, шәһәр үзе дә кеше сөякләре өстендә утыра... «Многие заключённые умирали от воспаления лёгких и инфекционных заболеваний, умерших хоронили в районе современной улицы Пограничной и на пади Ободной (по свидетельству старожилов, деревянные столбики в этих местах стояли ещё в конце 1950-х годов). Безвестные захоронения разбросаны по всему городу, многие здания стоят на костях», — дип яза Википедия сайты Находка турында.
Находкага төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында килеп эләккән милләттәшләребез белән дә очрашырга насыйп булды. Менә Әминә апа Хәсәнова (Зәйнуллина), ул 1933 елда Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Гайнулла — Себер татары, әнисе Хөбәйбә Казан ягыннан булган, аларны «кулак» дип Себергә сөргәннәр. Гайнулла абзый җиде баласы белән сөргеннән качкан, алар Амур өлкәсенә, дөнья читенә барып чыкканнар, гел урын һәм фамилия алыштырып, эз бутаганнар, гаилә хуҗасы хәтта Иван Иванович та булып йөргән. Аны тотып төрмәгә утырталар, ул аннан да кача... Әминә апа гаиләдә төпчек бала булган, аны сыер сатып укытырга теләгәннәр, әмма аларның соңгы сыерларын да урлаганнар. Шуңа күрә, бик теләге булса да, югары белем ала алмаган, кичке мәктәп һәм бухгалтерлар курсы тәмамлаган. Әминә апаның бәхете ирдән була — ул Свободный шәһәрендә Усман исемле татар кешесенә кияүгә чыга, өч балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, ире Усман Находкага күчеп килгәч, 40 көн эчендә үлә, Әминә апа балаларны ялгызы аякка бастыра. Ул бүген дә ирен бик яратып һәм сагынып искә ала, моннан 50 ел элек никахта кигән күлмәгенә кадәр кадерләп саклый. Әминә апа чын мәгънәсендә татар рухлы балалар тәрбияләп үстергән, институтта эшләүче кызы Камилә әнисенә генә түгел, Находка милли хәрәкәтенә дә зур ярдәмче һәм таяныч. Мин Находка шәһәрендә аларның икесе белән дә очраштым, биредәге татар тормышы турында алар миңа күп нәрсәләр сөйләделәр.
90га җитеп килә торган Нәкыйбә әби янына без үзебез бардык, чөнки ул инде күрми диярлек, хәзер шәһәргә чыгып та йөрми икән. Нәкыйбә әби Зиннурова (Гатина) шәһәр читендә, үз өйләрендә, кызы Маһирә һәм кияве Рәшит белән яши. Аның язмышы бигрәк тә үзәк өзгеч булып чыкты. Ул 1928 елны Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. 1943 елның җәендә аларның ишле гаиләсе, алты бала һәм әниләре, ачлыкка түзә алмый, язылып (вербовка), арбага төялеп, Камчаткага дип чыгып китә. Аңа кадәр дә авылдан 10 гаилә Ерак Көнчыгышка киткән була. Әнисенең абыйсы да 11 кешелек гаиләсе белән ерак юлга кузгала. Балалары күп булганга, аларны пароходка алмыйлар, товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка озаталар. Башта алар Мелководье бухтасында
урнашалар, 11 гаилә клубта яши башлыйлар, тамак ялына, бөтен авыр эшкә алыналар. 1946 елны әтиләре дә сугыштан кайта һәм алар Находкага күченәләр. Нәкыйбә апа 1950 елны Зарифулла исемле татар кешесенә кияүгә чыга. Ул Чүпрәле районыннан әти-әниләре белән бирегә килеп эләккән була. Нәкыйбә апа гомер буе авыр эштә эшли — балык та эшкәртә, ашханәдә, фабрикада да хезмәт куя, бернәрсәдән дә баш тартмый. «Эштән беркайчан да курыкмадым, ирләр кебек эшли идем, авылда чакта сука да күтәрә идем...» — дип искә ала кечкенә генә бу татар әбие...
«Монда килгәндә, бер авыз русча белми идем, хәтта исемемне дә әйтә белми идем, — дип искә ала ул. — Монда килүне дә үзем Аллаһтан сорап алганмын инде, авылда вакытта, башкаларның киткәнен күргәч, «И Раббым, Дальнивостокка китәргә насыйп булса иде, аллы-гөлле күлмәкләр киеп йөрергә язса иде», дип елый-елый тели идем... Язмышым шушында булган инде... Гел Аллаһтан ярдәм сорадым, гел Аллаһ ярдәм итте... Авызыма хәмер капмадым, нинди авыр заманнарда да тормышыма хәрам кертмәдем, 46 ел ир белән яшәдем, аның бәхиллеген алып калдым...»
Нәкыйбә апага уку бөтенләй эләкмәгән, ул яза белми, имзаны да өч хәреф белән генә куя. Ә менә күңеле дингә бик тартылгач, татарча календарьлардан намаз тәртибен, Коръән аятьләрен укырга өйрәнгән, хәзер намаз иясе. Күзләре күргәндә, аяклары сәламәт чакта ул Находкада мәчет ачуны да башлап йөргән, анда хәзер дә иң кадерле кеше. Шулай ук Находкада мәет юучы калмагач, бу эшкә Нәкыйбә әби үзе алынган, Коръән укып йөргән. Хәзер ул инде 1нче группа инвалид, кызы-кияве, оныклары янында, ире белән моннан 50 ел элек салган йортта тыныч-матур гына яшәп яталар. Ул безне балалар кебек көткән иде, хәтта чәкчәк тә пешереп куйган! Аның белән сөйләшеп сүзебез бетми, кулларымны кысып тотып: «Менә хәзер сиңа ияреп кайтып китәр идем туган якларыма», — дигәч, минем күзләремнән яшь бәреп чыкты... «Авылыгызга кайтканың булдымы соң, Нәкыйбә апа?» — дип сорадым. «Бер генә тапкыр кайттым, 1971 елда берүзем кайтып, өч ай торып килдем, — диде ул.
— Башка кайтмадым... Теге вакытта бераз хәтерем калган иде, без бит ачлыкка түзә алмыйча авылдан чыгып киттек. Шунда ярдәм итүче булмады... Анда калсак, әни ачтан үлә иде, чөнки ул без ашамыйча ашамый иде, ә ашарга юк, әти сугышта... Хәзер үкенәм инде, ник тагы кайтмадым икән, дип... Бүген-иртәгә китәргә чемоданым әзер...»
Нәкыйбә апа Чирмешән районында калган туганнарының исемнәрен әйтеп яздыра — Кара Чишмәдә Миңзифа апа, Зиания Хөснуллина, Бәркәтә Ключта
— Мирсәетов Тәлгат, Минневәли, Мәдинә... Шулар янына очып кайтырдай булып утыра... Башында — теге заманнардан калган, сизрәп беткән авыл яулыгы. «Моны әни төсе итеп, салмыйча, 40 ел буе бәйлим, ул әнинең яулыгы иде...» — ди үзе дә 90га җитеп килгән Нәкыйбә әби... Һәм әнисеннән өйрәнеп калган доганы миңа да сөйләп бирә: «Йә, Раббым! Күңелләргә яхшылык, йомшаклык, башларга зиһен, араларга мәрхәмәт, мәхәббәт, хәерле шатлык, тынычлык, хәерле ризык, хәерле дәүләт, хәерле тыныч гомер, хәерле үлем, үлемнәргә сабырлык бир... Җирдән бәла бирмә, күктән каза бирмә, илдән аерым дәрт-хәсрәт бирмә, хагыннан-нахагыннан Үзең сакла. Дөнья вә ахирәт ким-хур кылма дус-дошман арасында...»
Туган яклардан, Татарстаннан Тын океан буйларына килеп ирешкән дога... Һәм шушы догалар белән дөнья читендә дә нурланган, моңланган, сакланган, якланган газиз милләттәшләрем... Сез бит шушы ерак төбәкнең дә догачылары, нур таратучылары, саклаучылары... Аллаһы Тәгалә дә сезнең саклаучыгыз һәм яклаучыгыз булсын иде!
Мин Находкада берничә көн Мәдинә апаларда тордым, ул да күп хатирәләре белән уртаклашты. Шәяхмәтова-Корбанова Мәдинә Нуриәхмәт кызы 1939 елда Башкортстанның Бүздәк районы Зур Үзтүбә авылында туган. 1941 елда ишле гаилә Ерак Көнчыгышка язылып китә (вербовка). Башта анда Рәйсә апалары барып урнаша, аннан өйдәгеләргә дә чакыру (вызов) җибәрә, ул чагында тәртибе шундый була. Әтиләре Нуриәхмәт инде 52 яшендә була, алар алты бала белән ун көн буе товар поездында киләләр, Сучан (хәзерге Партизанск) бистәсендә баракка урнашалар. Диңгездән шактый читтә булган бу урында элек-электән күмер чыгаралар, әтиләре Нуриәхмәт тә коногон булып шахтага эшкә ураша, ягъни җир астында ат белән күмер ташый. 1944 елда әтиләре күмер тузаныннан чирли башлый һәм туберкулёздан үлә, өстә ат белән эшләгән әниләре дә кулын сындыра. Ул вакытта инде җиденче бала туган була, әниләре Җәмлиха сынык кул һәм җиде бала белән утырып кала... Балаларын детдомга алырга сорыйлар, ана аларны
ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
139
бирми. Олы кызлары Рәйсә, Сәвия, Сәйдә бер-бер артлы шахтага эшкә төшәләр, соңгы балаларга исә ул авыр эш эләкми. Мәдинә Сучанда русча урта белем ала, аннан тау техникумын тәмамлый.
«Татарча исемемне әйтергә дә курка идем, ояла идек, чөнки үртиләр иде, — дип искә ала ул. — Әмма әни русчаны өйрәнмәде, бер авыз сүз русча әйтмәде, мәктәпкә ата-аналар җыелышына да йөрми иде... Өйдә гел татарча гына сөйләштек... Әни биш вакыт намазын калдырмады, беркайчан да дуңгыз итен ашамады, хәтта өйдә үзенә аерым кастрюль тота иде... Сучанда татарлар күп иде, ураза тотучылар, намаз укучылар да күп иде. Әбиләрнең күбесе Коръән укый, ашлар уздыралар иде...»
Менә Җәмлиха апаның 1947 елда сайлау вакытында төшереп алган фотосы, ул анда кызы Сәвия белән тартмага бюллетень салып тора. 3нче дәрәҗәдәге Герой- Ана буларак, хөкүмәт төшерттергән инде аны. Җәмлиха апа да, Сәвия дә ак ефәк шәлләрдән, Җәмлиха апаның күкрәгендә медале дә бар... Ананың йөзе бик җитди, ә Сәвия балкып тора, яшьлек кайда да яшьлек шул...
Мәдинә 1958 елда Миңлегәрәй исемле татар кешесенә кияүгә чыга, ул диңгезче була, гаилә Находка шәһәрендә яши башлый. Әмма ул Миңлегәрәй монда Михаил Михайлыч булып йөргән, аңа татарлар гына үз исеме белән дәшкәннәр. Мәдинә апаның Әкълимә исемле кызы да урыс-марҗа арасында Наташа булып йөри, Ларисаны әбисе генә Әлфия дип атый... Әлбәттә, бу балалар яхшы белем алганнар, әмма милли тамырлар шактый ерак калган шул... Гел татарча гына сөйләшә торган, урыс телен өйрәнүдән баш тарткан Җәмлиха әби дә юк инде, ул 85 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчкән. Мәдинә апаның дүрт апасы да олыгаеп үлгән, ә әтиләре үлгәндә туып калган төпчек бала Биктимер тау институтын тәмамлап, хәзер дә инженер булып эшли. Мәдинә апа үзе Находка шәһәрендә милли оешманың иң актив әгъзасы, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, мәчет эшләрендә дә ярдәм итә.
Мәдинә апа миңа әнисеннән калган дини китапларны да күрсәтте, алар «Коръән капчыгы» дип аталган чүпрәк букчада саклана. Биредә басма Коръән битләре дә, кулдан күчереп язылган аерым сүрәләр-аятьләр, догалар да бар иде. Мөгаен, бу Коръән китапларын алар үзләре белән туган яклардан алып килгәннәрдер, аны яшерә-яшерә саклаганнардыр һәм укыганнардыр, кулдан күчереп күбәйткәннәрдер... Дөнья читенә дә Коръән күтәреп килгәнегез өчен һәм дөньялыктан да Коръән белән үткәнегез өчен урыныгыз җәннәттә булсын, газиз милләттәшләрем...
Мәдинә апаларда мин милли хәрәкәтнең башка әгъзалары белән дә очраштым. Менә Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприянова, ул Находка татарларының «Туган тел» оешмасында бухгалтер булып эшли. Гүзәлия ханым 1956 елда Кукмара районының Манзарас авылында туа, аңа 9 яшь вакытта, Казанда финанс-экономика институтын тәмамлаган әтисе Шамилне юллама белән Кемеровога җибәрәләр. Гаиләдә инде ул вакытта өч бала була, әти кеше Кемеровода төрле оешмаларда экономист булып эшли, балалары да шушы юлдан китә. Гүзәлия Кемерово шәһәрендә политехник институтны тәмамлый, финансист-экономист белгечлеге ала, химкомбинатта эшли башлый. Булачак ире Находкадан Кемеровога ялга кайткан була, шунда танышалар, өйләнешәләр, аннан Находкага күчәләр, чөнки иренең эше диңгез белән бәйле була. Гүзәлия ханым биредә үз белгечлеге буенча эшли, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә аның Находка татарлары белән ныклап аралаша башлавы 2004 елда була. Владивостоктан килгән татар үзешчән артистлары биредә зур концерт күрсәтәләр, шунда халык бер-берсе белән танышып кала. 2007 елда Гүзәлия ханым «Туган тел» оешмасында эшли башлый. Аларның «Яшьләр йорты»нда аерым бүлмәләре бар, башта шәһәрдә татарча укытулар да булган, элеккеге имам моннан киткәч, укулар туктаган. Элек мәчет тә аерым өйдә булган, аны беренче мулланың хатыны Әлфия сатып алган. Дин белән бәйле эшләрне татарлар күбрәк мәчеттә башкара икән, әмма биредә хәзер күпчелек мөселманнар — үзбәкләр һәм таҗиклар, алар 15 мең тирәсе. Татарларда, нигездә, хатын-кызлар актив — мәчеткә дә алар йөри, милләт эшләрен дә алар алып бара, бөтен мәдәни чараларны да алар башкарып чыга, концерт костюмнарына кадәр үзләре тегә...
Менә тагы бик актив бер татар хатыны — Галия Ишмөхәммәт кызы Никифорова, ул 1951 елны Кукмара районының Важашур авылында туган, кибетчелеккә укып, шул һөнәре буенча авылларында һәм Кукмарада эшләгән. Удмурт егетенә кияүгә чыгып, алар 1973
елда Находкага киләләр, чөнки ире диңгезче була, диңгезгә йөри. «Башта бик сагындым, — дип искә ала Галия ханым. — Әнигә сагынып хатлар яза идем, монда берни юк, болын юк, бернәрсә күренми, дип. Тауларга менеп карый идем... Бездә бит тәрәзәгә карасаң, күрше авыл күренә...» Аларның ике балалары була, балалары кечкенә вакытта, Галия ханымның ирен үтерәләр. Галия ханым әнисен дә авылдан Находкага алдыра, чөнки ул аның бердәнбер баласы була, әнисе Маһирә 89 яшендә монда үлә, татар зиратына күмелә.
Галия ханымның татарлар белән аралаша башлавы да кызык кына килеп чыккан. «Урамда татарча сөйләшеп барган ике егетне очраттым, әсәрләнгән кебек, артларыннан ияреп киттем, — дип искә ала ул хәзер. — Алар да Кукмарадан булып чыкты, аралаша башладык, ул егетләрнең берсе Нуретдин Садретдинов иде». 1999 елда Галия ханымның кызы Светлана белән Нуретдин өйләнешәләр, хәзер инде ике балалары бар. «Нуретдин аша башка татарларны да таптым», — ди Галия ханым.
Әйе, Нуретдин аша биредә күп татарлар бер-берләрен тапканнар, оешканнар, туганлашканнар. Ул дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, милләтне динлегә-динсезгә бүлми, кулыннан килгәнчә, барысына да ярдәм итәргә тырыша, һәр татарның проблемасын, хәлен белеп тора. Нуретдин — Находка өчен чын мәгънәсендә ТАБЫШ ул! Бу милләттәшебез 1966 елда Зур Кукмара авылында туып үскән, Байконурда армия хезмәте үткән, 1987 елда Находкага килгән. Нуретдин башта диңгезче-штурманнар мәктәбен тәмамлый, 2000 елларга кадәр диңгездә матрос булып та, боцман булып та, штурман булып та эшли, сәүдә флотында Японияләргә хәтле барып җитә. Соңрак шәхси бизнесын ачып җибәрә, технология һәм бизнес институтын тәмамлый, җитәкче эшләрдә эшли. 2005 елда аны Находкада мәчет салу буенча җаваплы кеше итеп сайлыйлар, 2006 елда мәчет ачыла, бер елдан соң рәсми теркәлә. Биредә дини ошма да, милли оешма да теркәлеп, закон нигезендә эшли, әмма шуңа карамастан, мәчетне һаман борчып торалар, тентүләр дә узганын ишеттек, кемгәдер татарларның, мөселманнарның шулай бердәм булып эшләп китүләре ошамый ахрысы...
Әйе, Находкада татарлар начар яшәми, һәрберсенең эше, ашы, шөгыле бар, иң мөһиме — алар укмашканнар, бер-берләрен тапканнар, бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр. Шундый актив татарлар рәтенә мин ООО «РН-Находканефтепродукт» оешмасының генераль директор урынбасары, милли хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтеп торучы Флюр Җиһаншинны, Һадиулла Әхмәтов, Рәшидә Вахтиева, Шиһабетдин Гыйльманов, Камилә Глытина, Ирек Камалов, Салих Камалетдинов, Фәния Шуминская, Хәтмулла Җәләлетдинов, Шамил Идрисов, Дамир һәм Венера Кабановларны, Рәис һәм Фәһимә Хәмитгәрәевларны һәм югарыда санап киткән милләттәшләремне кертер идем. Дөньялар ничек кенә булса да, алар башлап җибәргән эшләрен дәвам итәләр, кыйблабызга тугры булып калалар, дөнья читендә дә татар исеменә тап төшермичә, зур горурлык белән йөртәләр.
Ә Находкада экономик хәлне алай ук яхшы димәс идем — күп промышленность предприятиеләре ябылган, поездлар йөрми, самолётлар очмый. Шәһәр һаман шул диңгез, балык хисабына яши, судоремонтный завод эшләп тора, портлар бар, Находка Россиянең океанга капкасы, дип тә атала. Шуларны истә тотып, биредә 1990 елны «Находка» экономик зонасы төзелгән булган, хөкүмәт аңа миллионлаган сум акча сарыф иткән, Америка һәм чит илләр күп акча салган, әмма ул тулы көченә эшләп китә алмаган, 2006 елны бөтенләй ябылган. Хәзер шәһәрдә бик нык кеше кимү күзәтелә, аның яңадан балыкчылар бистәсенә әйләнүеннән дә куркалар. Моның өстенә, биредә көчле җир тетрәүләр һәм су басулар-цунамилар да булып тора икән, аның иң көчлесе 1993 елның 14 июлендә, төнлә булган, халык Аккош сопкасына качып кына исән калган...
Югыйсә, шундый матур яклар бит! Находка Приморье краеның иң көньяктагы шәһәре исәпләнә, ул Сочи, Бишкәк, София калалары белән бер яссылыкта ята, әмма һава торышы аларга караганда барыбер салкынрак. Находка тирәсендәге урман-тауларда, бакчаларда бар нәрсә үсә, өлгерә — йөземе-абрикосы да, карбыз- кавыны да, лимоны-җиләкләре дә, хәтта «алтын тамыр» женьшень да... Монда шулай ук манчжур чикләвеген, Амур виноградын, бәрхет агачын, «чёртово дерево» дип аталган деморфант куакларын да очратырга мөмкин. Соңгысы бик чәнечкеле, аның аша үтеп булмый икән, көзен бал кортлары шуннан соңгы балны җыялар, ылыс исе килгән балы бик үзенчәлекле һәм файдалы, диделәр. Ә инде диңгездәге балыкның төрен-санын әйтеп тә, санап та
бетерерлек түгел, тайгада юлбарыслар, аю-бүреләр, боланнар иркенләп йөри, алар хәтта кешеләрнең дачаларына кадәр килеп җитәләр икән...
Находка... Татарның Алтын үзәне, Таш Кирмәне, ә урысның төрмәләр иле... Данланган да, каргалган да төбәк... Әле аның сере ачылмаган, тарихы өйрәнелмәгән, үткәне дә, киләчәге дә билгесез... Биредә хикмәт эзләүчеләр дә шактый, 1957 елда Себердән һәм Казакъстаннан йөзләгән баптист, төрле сектантлар ургылып Находкага җыела башлыйлар. Имеш, аларның китапларында язылган, дөнья беткәндә, ак канатлы көймә-ковчег бирегә килеп, барлык инанучыларны да коткарачак икән... Моның су көймәсеме, күк көймәсеме икәнлеге билгесез, әмма халык бер могҗиза көтеп яши... Безнең өчен бу көймә — Аккош тау башындагы мәһабәт мәчет, мин дә анда тезләнеп намазларымны укыдым, биредә ятып калган милләттәшләрем, дин кардәшләрем рухына дога кылдым, һаман да шушында яшәп ятучыларына бәхет-сәгадәт-иман-иминлек теләдем...
Менә без хәзер, бер гаилә балалары кебек, милләттәшләребез белән очрашырга Партизанск-Сучан каласына барабыз. Без дигәнем — югарыда телгә алган милләттәшләрем, шулай ук безгә Находкадан Венера Кабанова, янәшәдәге Врангель бистәсеннән үзешчән башкаручылар Миңниса Хисаметдинова, Зөләйха Җиһаншина, Мария Изиняева да килеп кушылды. Япон чияләре — сакура чәчәк аткан үзәнлекләрдән, табигате белән Төркия, Сахалиннарны хәтерләткән урман- таулар буенча, күрше шәһәргә — милләттәшләребез белән очрашырга барабыз без. Анда Партизанск-Сучан тарихында беренче буларак милли оешма төзеләчәк...
Партизанск шәһәре әкренләп юкка чыгып бара торган бер бистә булып чыкты. Аның бөтен тарихы күмер белән бәйләнгән, ул 1896 елда Сучан руднигы буларак ачылган. Бистә үзе дә 1972 елга кадәр Сучан исемен йөрткән, биредәге елга да шул исемдә булган. Алдарак әйтелгәнчә, төбәктә кытайлар белән бәрелешләр булгач, бөтен җир-су атамаларын үзгәртеп чыкканнар. Ә бистәгә Партизан исеме бирелү узган гасырның 20нче елларындагы партизан хәрәкәтенә бәйле. Партизанскида бүген 30 меңләп кеше яши, халык саны кимегәннән-кими бара, чөнки эш юк. Гомер буе бары тик күмер эше белән шөгыльләнгән халык, шахталар ябылгач, урамда калган. «Угольная промышленность как градообразующая отрасль была ликвидирована в 2004 году», дип яза Википедия сайты бу турыда. Шәһәр зур түгел, әле монда Сталин бараклары да шактый, күп биналар шул заманнардан калган, шактый фәкыйрь хәлдә... Югыйсә, бу шәһәрнең гербында «алтын тамыр» — женьшень бит, ул бу тирәдә күпләп үсә икән. Тирә-яктагы урман-тайгаларда, тау-сопкаларда барысы да бар — алтын тамырыннан чын алтынга кадәр, ә инде барс-тигрлары турында әйтеп тә тормыйм... Гомер буе күмергә генә карап ятып, шушы байлыкны һәм матурлыкны файдалана белмәгәч, халык бөлгенлеккә төшкән, бу хәлдән ничек чыгарга белми. Хәер, аның бөтен иле буенча шушы хәл бит...
Безнең татарлар белән очрашуыбыз шәһәр музеенда булды, бу эшкә хакимият тә кушылгангамы, очрашуга шактый кеше килгән иде. Аңлавымча, Партизанскида моңа кадәр татар оешмасы булмаган, федераль Сабантуй алдыннан бу ялгышны төзәтергә уйлаганнар. «Туган як» дип аталган татар-башкорт оешмасына җитәкче итеп Котова Людмила Гасисовна куелды, мөгаен, катнаш никахтан туган кешедер. Заманында Сучан-Партизанскида татарлар күп яшәгән, алар шахтада эшләгән, шәһәрне төзегән, көнкүреш тармакларында хезмәт куйган. Хәзер дә татарлар шактый, әмма карт як, һәрхәлдә, безнең белән очрашуга күбрәк олылар килгән иде. Без башта музейны һәм татар күргәзмәсен карадык, аннан соң татарча җыр-биюләр белән аралашкан чыгышлар башланды. Шәһәр хакимияте вәкилләре, Находкадан «Туган тел» татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Нуретдин Садретдинов төбәктә милли үзенчәлекләрне саклау, динебез һәм мәдәниятебез турында сөйләделәр. Мин исә күбрәк төбәк тарихына тукталдым, анда татарларның тоткан урынын ачыкладым, бу төбәкне күтәрүдә татарларның ролен ассызыклап күрсәттем. Находкадан килгән үзешчән башкаручылар исә биредәге халыкны милли җырларыбыз белән сөендерде, соңыннан бергәләп фотога төштек һәм чәй эчтек.
Әлбәттә, бер килгәндә, берничә сәгать вакыт эчендә генә халыкның хәлен белеп булмый. Партизанск шәһәре безнең планда, гомумән, юк иде, форсат чыккач, мөмкинлектән файдаланып, бераз булса да милләттәшләр белән аралашып алырга булдык. Менә алгы рәттә милли киемнәрдән балкып утырган татар апалары
— Раузания Исмәгыйлева һәм Мөслимә Исмәгыйлева, аңлавымча, килендәшләр.
Раузания Борһанетдин кызы 1932 елда Апас районының Кече Әтрәч авылында туган, 1954 елда монда кияүгә чыгып килә. Ә Мөслимә Гыйсмәтулла кызы 1932 елда Буа районы Яңа Чәчкаб авылында туа, 1957 елда монда кияүгә чыгып килә. Элек шахтёр егетләр туган якларына кайтып, татар кызларына өйләнәләр иде шул, хатынлыкка марҗа алу башларына да килми иде... Бу апалар икесе дә гомер буе шахтёрларга хезмәт иткән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Очрашуга килгән татарларның барысы да диярлек гомерләрен шахта белән бәйләгән кешеләр, тарихчылар өчен бөтенләй өйрәнелмәгән, ачылмаган өлкә. Бу шәһәргә дә аерым килеп, биредә бераз яшәп, татарлар белән аралашып, милләтебез турында күп мәгълүмат тупларга мөмкин икән, дигән фикергә килдем. Аллаһ насыйп итсә, бу якларны тагы бер әйләнермен әле, ә хәзергә юлым икенче бер шахтёрлар шәһәренә — Артёмга... Таулар-тарлавыклар аша, урман-үзәннәр буйлап, тау сыртларын һәм елга-суларны кичеп, без тагы милләттәшләребез белән очрашырга ашыгабыз... Чөнки кайда да татар бар, кайда да көтеп торалар, кайда да борынгы татар тарихы җәйрәп ята...
Артём — татар шахтёрлары шәһәре
Приморье краена эш сәфәре белән килгәч, минем төп тукталу урыным Артём шәһәре булды, мин шунда килеп төштем, шуннан киттем, башка урыннарга да шушы кала аша тукталып бардым. Моның сәбәпләре дә бар, чөнки төп һава аланы
— аэропорт шушы шәһәрдә, биредән Владивостокка 50 чакрым, Уссурийск белән Находкага да юл биредән үтә. Биредә тукталуымның тагы бер сәбәбе — Артёмда бик гади, эчкерсез, үзебезнең яклардан килеп урнашкан татарлар яши, алар берләшеп, укмашып, мәш килеп эшләп яталар. Мин дә алар арасына бик тиз кереп киттем, очрашулар уздырдым, шулай ук шәһәрнең таҗиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, анда нәрсә генә үсми һәм нинди генә киек-кошлар яшәми! Ерак түгел диңгез-океан җәйрәп ята, мин анда да булдым, Татар дәрьясының иксез-чиксез киңлекләре белән хозурландым... Артём шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә — Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артём шәһәренең «Туган дин» оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм.
Хәзер исә иң беренче эшем итеп Артём шәһәре, аның кыскача тарихы, мондагы татарларның тормышларына тукталып үтим. Биредә гомер буе татар шахтёрлары яшәгән һәм эшләгән, сүзем дә алар турында булыр. Артём шәһәренең борынгы тарихы юк, чөнки ул узган гасырда, күмер чыгарылу сәбәпле генә барлыкка килгән. «Основан в 1924 году как рабочий посёлок при месторождении бурого угля, городом стал 26 октября 1938 (эта дата считается днём рождения города). Назван в честь русского революционера Артёма (Сергеев Фёдор Андреевич) (1883-1921)», — дип яза Википедия сайты. Бәлки борынгы заманнарда биредә җирле халыклар яшәгәндер, әмма ул чор өйрәнелми дә, яктыртылмый да.
...Әйе, бу якларда беренче шахтёрлар татарлар һәм украиннар булган. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артёмда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Элек бистә Зыбунный исемен йөрткән, бу украинчадан — «сазлыклы, баткак урын», дигәнне аңлаткан, музейда әйтүләренчә, ул инде 1913 елда ук булган. Әмма шәһәрнең рәсми тарихын совет чорыннан, күмер чыгудан гына башлыйлар. Әйе, биредә күмер күп һәм яхшы сыйфатлы булган. Әйтик, Артёмның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артём шахтёрлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе — Әхмәтша Җиһаншин, ул 1909 елда Тәкәнеш районының Иске Искубаш авылында туган, 1946 елда алар гаиләләре белән Сучанга (Партизанск) күчкәннәр. Артём шәһәрендә Җиһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр, шәһәр музеенда аның һәм гаиләсенең фотолары урнаштырылган.
«В Приморье первые татары и башкиры пришли в составе казачьих войск осваивать и охранять новые восточные земли Российской империи, — дип яза журналистлар. — При этом большинство семей из Татарстана и Башкортостана основательно обустроились, пустили
корни в приморской земле преимущественно в 1930-1950 гг., когда мощными темпами стала развиваться добыча угля, в крае открывалось много новых шахт. Татары гордятся своим земляком Ахметшой Зиганшиным, который первым в Приморье был удостоен высокого звания — Героя Социалистического Труда». (Светлана Алембаева. «Туган дин» — значит «родная вера» // Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.)
Әмма утызынчы еллар Артём тарихына үзенең төрмәләре белән дә кереп калган, биредә ГУЛАГның җиде төрмәсе булганлыгын язган идек инде. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булганнарны, «власовчыларны», Идел-Урал легионы тоткын татарларын да китергәннәр, алар баш күтәрми шахтада эшләгәннәр, шунда үлеп калучылары да булган. Төрмә сроклары тулгач, бу тоткын татарларның бер өлеше Артёмда урнашып калган, алар татар кызлары белән гаилә корганнар, шәһәрдә бүген дә аларның нәселләре яши, диделәр. Әлбәттә, бер килүдә генә мондый зур һәм катлаулы тарихны, фаҗигале чорны ачып-өйрәнеп бетереп булмый, урыннардагы милли оешмалар да әле бу юнәлештә эшли белмиләр, димәк, бу тоткын татарлар темасы да махсус өйрәнүне көтә.
Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы — татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр, «һәр бишенче кеше татар», дип әйтүчеләр дә бар. «Татары — одна из самых многочисленных диаспор в Артёме, — дип яза җирле журналистлар. — Примерно пятая часть нашего населения может с полной уверенностью отнести себя к этой национальности». (Сергей Манин. Если бы татары всей земли... //Выбор, 2009, 9 декабря.) Чыннан да, шәһәрдә татарлар элек тә күп булган, хәзер дә шактый. Дөрес, биредә инде алар эшләгән барлык шахталар да ябылып беткән, соңгы шахта 2000 елда ябылган, күмерне хәзер Кытайдан ташыйлар. Биредә йортларда табигый газ юк, электр ягалар, табигый газ Владивостокка да Сахалиннан яңа гына килеп җиткән. Артёмда барлык предприятиеләр дә диярлек ябылып беткән, яшьләргә эш юк, алар Мәскәүгә һәм башка урыннарга китә. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә ризык бик кыйммәт, квартплаталар бик югары, ә хезмәт хакы әллә ни түгел. Халык, шул исәптән татарлар да, үз бакча-дачалары һәм ризыклары исәбенә яши.
Тормышлары нинди генә катлаулы булса да, Артём татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның «Туган дин» дип аталган иҗтимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артём татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук «татар клубы» дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артёмда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, җомга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар. Артёмда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та шул бистәдән Фәүзи хәзрәт йөри.
Әйткәнемчә, Артём шәһәрендә мин халык белән махсус очрашулар уздырдым, милли хәрәкәт җитәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәҗәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Хәзер биредә бөтен татар тормышы шушы «Туган дин» татар-башкорт оешмасы тирәсендә укмашкан, шунда кайный. Приморье краеның «Туган ил» татар оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның Артёмда яшәве дә бәлки милли эшләрне җанландырып җибәргәндер. Казакъстанда туып-үскән бу милләттәшебез хәзер биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Владивостокта мәчет салдыру артыннан йөри, татар тарихы белән бик кызыксына һәм эзләнә.
«Туган дин» оешмасының җитәкчесе — милләттәшебез Гаязетдин Салихҗан улы Ситдыйков, ул 1963 елда шушы Артём шәһәрендә туган, Владивостокта политехник институтны тәмамлаган, элек бизнеста эшләгән. Ул хәзер шәһәрнең бөтен тормыш- көнкүрешенә җаваплы кеше — ООО «Артёмовская управляющая компания»нең генераль директоры, шәһәр Думасы депутаты. Безнең белән очрашуга ул да килде, аз сүзле булса да, милләтебез өчен күп эшли Гаязетдин, сабантуйларның, фестиваль-концертларның, бөтен милли һәм дини чараларның чыгымы аның өстендә. Менә шундый ир-егетләребез дөнья читендә дә милли рухка сүнәргә ирек бирмиләр, халкыбызга кулдан килгәнчә ярдәм
итәләр, милли тормышны һәм эшне җигелеп тарталар.
Артёмда татар тормышын, «Туган дин» оешмасының эшен Фәния Хисамовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Фәния Хәйбулла кызы — «Туган дин» татар- башкорт оешмасы рәисе урынбасары, шәһәрнең җәмәгать пулаты әгъзасы, хатын- кызлар советы әгъзасы, ул һәрвакыт эш урынында. Фәния 1954 елда шушы Артём шәһәрендә туган, әтисе Хәйбулла — Башкортстанның Архангель районы Узунлар авылыннан, әнисе Әдибә — Татарстанның Азнакай районы Әгер авылыннан, алар шушы Артём шәһәрендә очрашып кавышалар, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәйбулла абзый вафат инде, Әдибә апа Артёмда балалары белән яши. Фәниянең үзенең дә өч баласы, дүрт оныгы бар, алар барысы да аңа милли эшләрдә ярдәм итәләр, татар- башкорт оешмасы бүлмә алгач, анда ремонтны да балалары ясый. Фәния — татар- башкорт оешмасының символы, бөтен милли чараларны оештыручы, халыкның көндәлек хәлен белеп торучы һәм ярдәм итүче. Мин анда вакытта, армиядә хезмәт итүче бер татар егете, гарипләнеп, больницага эләккән иде, Фәния Владивостокка аның янына да барып йөрде, Татарстандагы әти-әниләре белән дә даими элемтәдә торды. Фәниянең якын ярдәмчеләре — башкорт хатыны Зәнфирә Бурая, якташыбыз Гөлсинә апа Хәмитова, Зәйтүнә Мәрданшина, Кәримә Хафизова, Хәдичә Гарипова, Фәнис һәм Зәйтүнә Баһаветдиновлар, Фәрит Фәйзуллин, Вахит һәм Сөембикә Ивановлар һәм башка актив милләттәшләребез, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Гөлсинә апа белән Табил абый Хәмитовларга аерата рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Артём шәһәрендә мин аларда тордым, алар мине беренче көнне үк якын туганнары кебек кабул иттеләр, киткәндә, үз балалары кебек кадерләп озатып калдылар. Табил абый — Башкортстанның Кушнаренко районы Әхмәт авылыннан, ә Гөлсинә апа Татарстанның Азнакай районы Мачаклы Баш авылыннан булып чыкты. Алар биредә очрашып кавышканнар, Табил абый — шахтада, Гөлсинә апа сәүдә өлкәсендә эшләгән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Аларның шулкадәр тырышлыгына, түземлегенә таң калырлык, нинди шартларда да уфтанмый- зарланмыйча, күкрәкләре белән боз ярып бара торган токым бу... Мондый кешеләр булганда, милләт ач-ялангач калмас, кар өстенә казан асып, бөтен илне туендыра алырлык татарлар алар!
Үземне бик тетрәндергән тагы бер кешенең язмышына һәм сөйләгән сүзләренә тукталасым килә, ул — Тавричанка бистәсе мулласы Фәүзи хәзрәт Хәматханов. Фәүзи Гыйлемхан улы 1939 елны Башкортстанның Борай районында туа, яшьтән ятим кала, аннан язмышы шушы яклар белән бәйләнә. Ул 30 ел шахтада эшләгән, лаеклы ялга чыккач, Тавричанкада мулла вазифасын үти, дини йолаларны башкарырга халык чакыруы буенча Артёмга да килә икән. Безнең Артёмдагы очрашуда ул да катнашты һәм менә нәрсәләр сөйләде:
«Шахтада эшләгәндә дә ураза тота идек, авыз ачтыра идек, — диде Фәүзи хәзрәт.
— Халыкны җыеп, зур-зур ашлар уздыра идек. Кырда җитмешләп кеше гает укый идек, Тавричанкада... Бу бит теге заманнарда... Закир исемле карт бар иде, аңа налог сала башладылар бу эшләр өчен. Мулла аны яклап хакимияткә барган. Аннан җомга намазларын йорттан-йортка йөреп укый башладык, бу 60-70нче елларда инде... Шахтада дога кылып утырган карт ир-атларны күргәнем булды. Шул сәбәпле алар игелек күрде. Хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры җир табып намаз укучылар булды... Бик күп үлемнәрдән калдым, шахтада эшләп, хәтта бармагым да сынмады. Аллаһы Тәгалә шулай өйрәтә... Балаларыма гел бәхет теләдем. Пычрак, тузанлы шахта киемнәрен кигәндә: «И Раббым, бу киемнәрне балаларым кимәсен иде», дип тели идем... Теләгән теләкләрем кабул булды, ике балама да югары белем бирдем... Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламады... Мин бу дөньяда гыйбрәт алып яшим...»
Тирән шахта төпләрендә дә намаз укыган татар ир-атлары... Көне буе җир астында күмер кисеп ураза тоткан милләт агалары... Сез дөньяның, ил-җирнең, милләтнең терәге һәм догачылары булдыгыз, инде нәселегездә сезгә дә догачылар булсын иде! Сез шундый авырлык белән төзегән бу шәһәрләр, бу тормыш сездән соң да иманлы һәм имин калсын иде!
Менә тагы күзгә яшьләр китерерлек бер истәлек, аны Кәримә апа Хафизова язган. Үзем барысыннан да сорашып өлгерә алмагач, кайбер татарлардан истәлекләр язып бирүләрен үтенгән идем, Кәримә апа шушыларны язып китергән. Ул 1939 елны
Башкортстанның (Ярмәкәй, дигән, Илеш районы булырга тиеш) Абдулла авылында туа. Артём шәһәрендә армиядә хезмәт иткән абыйсы шунда шахтада эшкә кала, 1957 елда ялга кайткач, әнисе белән Кәримәне дә Артёмга алып китә. Ул вакытта инде аларның әтиләре үлгән була. «Авыл тормышы бик авыр булганлыктан, илне ташлап китәргә булдык», — дип язган Кәримә апа. Биредә ул төзелештә эшли башлый, 1959 елда Арча районы Югары Пошалым авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елда аларның алтын туйлары була, ике кызлары, өч оныклары, оныкчыклары бар икән. «Үземне бик бәхетле әби дип саныйм. Бабаем белән тигез картаеп яшибез. Үз йортыбыз белән торабыз. Җәй айларында бакчам тулы төрле-төрле чәчәкләр үстерәм, чәчәкләр арасында йөрим дә бу дөньяның оҗмахында яшәгән кебек булам. Кулдан килгән хәтле төрле мероприятиеләргә йөрим. Сабантуйларга татар-башкорт ризыклары әзерлим, анда мәҗлесләребез татарча уза».
Элек алар туган якларга еш кайтып йөргәннәр, бүгенге көндә анда якын туганнары калмаган инде... Һәм Кәримә апа үзенең үзәк өзгеч сагыну сүзләрен ак кәгазь битенә төшергән, аны еламыйча уку мөмкин түгел: «Бик сагынабыз туган илебезне, исән-сау булсак, кайтып бәхилләшеп килербез, Алла бирса. Туган илнең кышкы суык бураннары да җылы, көзнең үзәкне өзәрлек ачы җилләре, язның йомшак җилләре, яңгырлары, җәйнең сандугач сайраулары, сыерчыкларның бии-бии сайраулары, бакаларның бакылдаулары — барысы да күз алдында... Юкка гына җырламыйлар бит:
Чит-чит, дидем, читкә киттем, чит иде теләкләрем, Хәзер инде чит илләрдә өзелә үзәкләрем...
Быел кызларым илгә кунакка кайталар, сагынуларыма түзәлмагач әйтеп куйдым, туып-үскән йортымның бакчасыннан ике-өч стакан җир алып килергә. Җиремнең исләрен иснәп сөенермен. Үлгәч, җирләгәндә, шул җирне сибәргә куштым...»
Бу — үзәкләр өзелеп, туган якларны сагыну, җирсү инде... Моңа дәва юк, ул
— читтә яшәп калган күп татарларның йөрәк ярасы... Барысы да бар кебек — яхшы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар, кеше арасында кадер-хөрмәт, әмма иң кадерлесе — туган ил юк... Туган җир юк, карлы-буранлы, сандугачлы-бакалы туган
авыл юк... Анда да, монда да инде яңа буын, алар бер-берләрен белмиләр диярлек, чөнки аралашырга ара гаять ерак, дөньяга караш төрле, кызыксынулар капма- каршы... Мондагы нәсел урыслашып бара, 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Моны милли фаҗига дип тә, котылгысыз чынбарлык дип тә бәяләргә мөмкин, әмма аннан берни үзгәрми. Дөнья читенә килеп дөньяны күтәргән татарлар дөньядан менә шулай туган якларын сагынып- саргаеп китеп баралар... Үзләре белән сандугачлар моңын, тургайлар җырын, көзге урманнарның шашып шаулавын, кышкы бураннарны, язгы ташуларны да алып китә бит алар... Мәңгелеккә дә туган як белән бергә күчә...
Моннан 30 ел элек шушы татарларга багышлап язган шигырь юлларым искә төшә:
«Казанга, тик Казанга! Барысына да риза!» Бохарадан, Донбасстан, Уралдан ҺӘМ Кузбасстан Хәбәр сала якташлар, Аваз сала татарлар. Мин тетрәнеп уйлап торам, Мин тетрәнеп карап торам. Әй, татарлар, татарлар, Сибелдегез, чәчелдегез, Буталды кан-нәселегез, Җиде яттан, җитмеш җирдә, Нужа сезне кудымы икән Туган яктан, туган илдән?!. Бер анадан без ун туган, Без ун туган, без мең туган, Мең тарафта меңебез. Үзбәкстан чүлләреннән, Тирән шахта төпләреннән
Килә соңгы сүзегез: «Казанга, тик Казанга! Барысына да риза!» Әй, туганнар, туганнар, Әллә язмыш, әллә күрмеш Дөнья буйлап куганнар... Яшьлек киткән, картлык кайта, Кан тарта шул, һай, кан тарта! Бар баплыгын бирер иде Илендәге бер көненә! Бәхилләшә алса әгәр Үз җирендә, үз телендә.
Айлы каберләр моңая Чит зират эчләрендә. Туган як җиле сулкылдый Туфрагы өсләрендә... Әй, туганнар, туганнар! Әллә язмыш, әллә күрмеш
Миңа еш кына, «Син нигә әллә кайлардагы, Ерак Көнчыгыштагы татарларның тарихын, тормышын өйрәнеп азапланып йөрисең, татарлар анда беткән һәм бетәчәк бит инде», диләр. Бәлки шулайдыр да, чын татарларның, милли рухлы, иманлы татарларның монда инде бәлки күп гомерләре калмагандыр... Алар урынын бәлки урыс телле, урыс динле, урыс ризыклы һәм урыс йөзле татарлар алыштырыр, алар инде үзләрен урыс дип яздырырлар, Кытай басып алса, берничә буында кытайга әйләнерләр... Бәлки шулай булыр, без узган тарихта моны күрдек бит инде. Ә мин исә бүгенге тарихны һәм татар тормышын ничек бар, шулай теркәп калдырам, борынгы тарихны өйрәнеп, биредә татар казыгын кагып куям... Дөньяның ничек үзгәрәсен һәм ничек бүленәсен әле беркем белми, бәлки минем әлеге язмаларым киләчәктә татарларга бу җирләрнең татарныкы булуын исбатларга бер дәлил булыр.
Әйе, Ерак Көнчыгышта борынгы тарих безнеке — төрки-татарныкы, әйе, бу җирләрне, бу илләрне соңгы йөз елда да татарлар күтәрде — алар калалар салдылар, диңгездә балык тоттылар, шахтада күмер чаптылар, юллар салдылар, урман кистеләр, ат кебек җигелеп, тормышны өстерәделәр. Татарларның биредә бөтен нәрсәгә тулы хокуклары бар — үз телләрендә сөйләшергә дә, үз диннәрен тотарга да, үзләренчә яшәргә дә... Татарлар бу үзгәртеп кору елларында милли һәм рухи яктан шактый аякка басып калдылар, аларның хәзер бөтен Ерак Көнчыгыш буенча милли һәм дини оешмалары, милли эшмәкәрләре, милли зыялылары бар, алар бер-берләрен табыштылар һәм укмаштылар. Димәк, алга таба да шулай дәвам итәргә, нинди шартларда да, кайда гына яшәсәң дә, үзең булып — татар-мөселман булып калырга кирәк!
Приморье татарлары мине бик зурлап, рәхмәтләр әйтеп озаттылар, мин үзем дә аларга эчкерсез ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле! Алар тапшырган рәхмәт хаты бүген дә иң кадерле урында, Ерак Көнчыгышка сәфәремне искә төшереп тора.
Барырга-кайтырга самолёт белән егерме мең чакрым юл үтеп, мин Тын Океан буйларыннан Идел-Уралыма әйләнеп кайттым... Үзем белән океан-диңгезләр тирәнлегендәге, таулар биеклегендәге Татар Тарихын алып кайттым, бу турыда язмаларым киләчәктә дә дөнья күрер әле... Миңа бу сәфәрне оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аның җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закировка, урыннардагы милли хәрәкәт җитәкчеләренә зур рәхмәтләремне әйтәм! Ерак Көнчыгышта тарихны өйрәнү алга таба да дәвам итәр, инша Аллаһ, чөнки бу — безнең иң борынгы үз тарихыбыз, татар тарихы.