Логотип Казан Утлары
Роман

ДӨНЬЯ ГАМЕ (дәвамы)


1906 ел узып китте, андагы күкрәү һәм ыңгырашны кар өемнәре генә күмә алмады. Гыйнвар бусагасына баскан караңгылы-яктылы бер көндә «көрәш!» сүзе телгә менде.
Ачулы буржуазия меңләгән эшчеләрне эшсез, бер телем икмәксез калдырды, профсоюзлар һәм рәсми оешмалар ябылды. Гучков әфәнде, инкыйлабның яңа дулкыны «яшь, яңа ирегебезне дә, мәдәни һәм иркен тормышыбызның калдыкларын да җирләячәк», дип, кайгыргандай ясалма кыяфәт чыгарды. Аллаһтан кичермәскә, җәзага тартуын сорадылар. Җәзага үзләре хөкем итте: кулга алулар, хәрби-кыр судлары, сайлау алды җыелышларын куып тарату башланды.
Авыр бәрелешләрдән соң, пролетарийлар яңадан һөҗүмгә күчте, кабат баш күтәрүләр һәм эш ташлаулар, баррикадалар, югалтулар...
1906 ел узып китсә дә, «көрәш, көрәш, көрәш!» дигән сүзләр тынмады.
Кичен егетләр кала буйлап йөрде. Ылыс, кар, ризык исләре аңкый. Империянең үзәк губернияләрендә ачлык башлану азык-төлек бәяләрен нык күтәрде. Кунакханәдәге утыз тиенлек төшке ашлар тагын ун тиенгә сикерде.
Егетләр кунакханәгә әйләнеп кайткач, номерга төшке ашларын һәм графин белән сыра кертүләрен үтенде. Ашап-эчтеләр, «Дюшес» кабыздылар, җырлап та алдылар һәм Габдулла унберенче киткәч, үзенең номерына юнәлде, исәбе бер-ике сәгать эшләп алу иде. Коридорда караңгы булганга, ишек яныннан читкә тайпылган адәмне танып җиткермәде.
— Пардон... вәссәлам. Шырпыгыз юкмы?
Шамакайныкына охшаш мыек, сарык тиресеннән тегелгән сай түбәле бүрек, озын сөякчел бармаклар. Кулындагы шырпысы сүнде. Көтеп тору залыннан керосин лампасының сүрән яктысы сузылды. Бу адәм исерек булдымы, әллә оятсызмы — китәргә ашыкмады.
— Әле генә урамнан кердем. Андагы хәлләр!.. Бар җирдә теге дуңгызлар, кылычлары белән яныйлар. Берәүне, губернатор хатыны балык койрыклы кыз тапкан, дигәне өчен генә кулга алдылар.
— Гафу итегез...
— Гаҗәеп хәлләр! Күз алдына китерегез, Гайни мулла, ярты сәгать үзенең хезмәтче кызы артыннан куып йөргән... кыз анасыннан ничек туса, шул килеш, Аллаһ колы...
Дәвамы. Башы узган санда.
— Гайни мулла намуслы кеше, андыйга бармас. — Габдулла каты итеп әйтте һәм чакырылмаган кунакны әйләнеп узарга теләде.
— Чыннан да! — Шамакай мыеклы элеп алды. — Полк табибыннан махсус дарулар алган... табиб аларны тышы-ние белән йотарга һәм өч көн тәһарәт алмаска кушкан — тәэсире шаккатмалы икән. Туктагыз әле! Кыз китертимме, елгадагы ала балыгы кебек чиста, саф. Этенмәгез әле. Әй-әй, монда хулиганлык итәләр, мәхәллә мулласыннан көләләр.
Габдулла эттән туган бу бәндәнең борын төбендә ишеген шартлатып япты да ачкыч белән ике кат борды. Теге сүгенә, ишеккә суга, тибә башлады. Габдулла дәшмәде, әмма бераздан, эшкә тотына алмасын аңлап ачынды. Кабахәтнең чыраена
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
8
бирәсе калган, дип уйлады, полициягә алып китсеннәр, бер кич төрмәдә утырыр да иртән чыгарган булырлар иде әле.
Ул кулына китап алып ятакка сузылды, шактый озак укыды һәм ике катлы тәрәзә аша да ишетелгән яңа ел киче ыгы-зыгысын, астан, төне буе буфет эшләгән яктан менгән шау-шуны тыңлап ятты.
Таң алдыннан, лампаның керосины бетеп сүнгәч кенә, йокыга китте һәм унбергә кадәр уянмады.
Миңлебай белән Сираҗи иртүк торып, калага чыкканнар, күргән-ишеткән яңалыклар белән уртаклашыр өчен, аның янына керделәр. Эшчеләр бистәсендә берничә эшчене Яңа ел кичәсеннән алып киткәннәр, югыйсә, бәйрәм итсәләр дә, хәтта шәраб тә эчмәгәннәр, ди. Халык җыелышында маскарад барган чакта Чемринскийның ышанычлы хөкемчесен кулга алганнар, ул урындыкка басып, студентлар, нәфис сәнгать сөючеләр алдында сәнгатьнең әһәмияте турында чыгыш ясаган икән. Кеше ышанмаслык имеш-мимешләр дә җитәрлек: бер җен карчыгы төнлә Зур Михайловское урамы буйлап: «Патша сигезенче елда үләчәк», — дип сөйләп йөргән.
Дуслар бергәләп төшке аш ашады, аннары Миңлебай белән Сираҗи кабат урамга чыкты. Габдулла эшләргә утырды. Тик кулы бармады. Урыныннан торып бүлмә буйлап йөренде, тәрәзә янына барып басты. Көн яктылыгында урам үз көенә яшәп ята. Чаналарга төялеп, төрле киемнәргә киенгән мәзәкчеләр узып китте.
Нигә дип бу тормыш аңа мәхәббәт насыйп итми икән, батырлыклар кылмаган, акыл ияләре булмаганнарга да биргән сөюне ник аннан жәлли икән? Моңарчы мәхәббәт аның хыялына әле бер кыз, әле икенче кыз кыяфәтендә килде. Алар, егет күңелендә матур истәлекләр калдырып, каядыр китеп югалды. Истәлекләр? Булмаган нәрсә турындамы? Ләкин ул үзенең иң матур көннәрен татлы хыяллар белән үткәрде, аның җаны уйлар һәм хисләрдән бер өзгәләнде, бер төзәлде — нәрсә, бу бушлыкмыни? Әмма хисләрнең дошманы — хәрәкәт! Фикер йөртергә, ия булырга өндәгән физик дошман ул кешене юкка чыгара: башта аның тәнен, аннары фикерен һәм хыялын...
Бигрәк караңгы төн, дип уйлады ул. Бер тавыш, бер кыштырдау юк... Ул яраткан тынлык аны баса, изә. Ул кулын сузды һәм карават өстендәге бауны каты итеп тартты. Озын коридорның аргы башында кыңгырау чыңлады, бер минуттан егет килеп тә җитте.
— Йокламый идеңме? — дип сорады Габдулла.
— Йоклый идем, әфәндем. Чәй китеримме?
— Әйе. Тик син бер дә йоклаганга охшамаган. Тукта... мин сине бик яхшы төшеңнән бүлдемме?
— Төшләр күрмим мин, — диде егет.
— Бөтенләйме? Һәм сиңа беркайчан да... ну, төшеңә дип әйтүем, ак бүре кергәне юкмы?
— Ак бүре? — хезмәт күрсәтүче пырхылдады. — Ак бүреләр булмый, әфәнде. Чәй сорадыгызмы? Хәзер китерәм.
Чәй эчкәннән соң, Габдулла өстәл янына утырды... Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр... Кырлайның каеннары, болыннары, елгасы матур, төнге көтүдә атлар кешни. Иртән кызлары чишмәгә суга бара, сандугачлар көянтәгә кунып, мәхәббәт турында сайрый. Ә урман... йә Аллам, урманы нинди, хәзинәләргә таба алып баручы никадәрле серле сукмаклар! Ләкин җен-пәриләр һәм Шүрәле яшьләрнең башын шулкадәр бутый, теләсә кайсы егет аңа юл таба алмый. Көндезен дә җиләк җыючылар һәм утын кисүчеләр эчкә — куелыкка керергә шикләнәләр. Төнлә — Аллам сакласын! Шүрәле белән төнлә генә очрашырга мөмкин. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егете киткән урманга утынга. Утын кисүче егет батырларның
ДӨНЬЯ ГАМЕ
9
батыры, бер селтәнүгә балтасы белән явыз җеннең яки Шүрәленең башын кыеп төшерә ала. Ләкин кешеләр белән бу серле җан ияләре иңгә-иң яшиләр, болар урман- чытырманнарның, яшерен сукмакларның, гомумән, табигатьнең сере бит. Алар һәрвакыт дошманлык тоталармы? Алар белән дошманлашу кирәкме? Көч сынашу, зирәклектә ярышу, беркатлы җан иясен шаяртып алу — монысы башка эш. Киң күңелле хәйләкәр ярлы егет Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырып, аны ахмакка чыгара. «Исемең кем синең? — дип үкерә Шүрәле. — Үземне кыерсыткан кешене белергә тиеш бит мин!» ди. Былтыр икән.
Кычкыра да бакыра Шүрәле, үзенең дусларын чакыра, тегеләре көләләр генә. «Әй юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел», — диләр.
Таң атканда, кулындагы каләмен куйды. Берничә әкият язды, әмма берсендә дә каһарман-батырлар кулларына кылыч алмыйлар. Әле, Алла теләсә, тагын язар, аларында да серлелек, аңлашылмаучанлык кешегә дошманлык кылмас.
Чәй эчеп алырга да йокларга, йокларга кирәк дип үгетләде ул үзен. Әмма ятагы янына көч-хәл белән генә килеп җитә алды. Башы мендәргә тиюгә, керфекләре йомылды. Көн туганын, коридордагы ыгы-зыгыны, дусларының кайсыдыр ишеген шакыганын да ишетмәде.
Ул уянганда, төш вакыты җитеп килә иде. Бүлмә суынып киткән, авыздан пар чыга. Кулына сабын, сөлгесен алып, юынырга китте. Боз кебек салкын су йокысын шундук юып төшерде. Өстәлдән язылган кәгазь битләрен җыеп, тартмага салды: кичтән язганнарны кабат укып чыгасы килмәде, ниндидер сәер курку хисе тотып калды. Ишек шакыдылар.
— Керегез! — дип кычкырды ул каты итеп.
Кунакханә хуҗасы Нәркиз икән. Нәрсәдәндер саклангандай, ул бусага янында туктап калды.
— Хәерле иртә. Ничек йокладыгыз?
— Рәхмәт. Керегез инде.
Юантык, кызарып торган тулы яңаклы хуҗа тәрәзә яктысыннан күзен кысты. Күзе йомылгач, ул кулга ияләштерелгән аюга охшап калды.
— Габдулла әфәнде, Мотыйгулла хәзрәт улының патшаны һәм барлык министрларны бәреп төшерергә өндәве дөресме?
— Сез нәрсә? Ул кала урамындагы шакшыларны куып чыгарырга гына чакырды.
— Дөрес, урамнар пычрак. Шулай да юкка өндәгән ул. Сезгә шундый эшем, йомышым бар... кыскасы, мин бер атна элек аның гәзитенә реклама биргән идем. Хәзер гәзитне ябалар дип әйттеләр. Кунакханәгә кагылышлы белдерүне... белмим инде, ничек кире алырга, тентү вакытында кулга төшмәгәе... Менә шулай.
— Ничек булыша алам соң мин?
— Хәзер аңлатам. Анда, Купеческаяда, яхшы танышым бар, Домна Семёновна... аның кәгазе бар, менә күз салыгыз. Карап кына алырга теләсәгез, рәхим итегез, диде. Мин аны кире кайтарырга тиеш.
Нәркиз Габдуллага кәгазь бите сузды: «Кутьина Домна Семёновнага бирелгән, дөрестән дә, ул, Җаекта елдан артык яшәп, фәхешханә тота, хөкемгә тартылганы юк, яшерен оешмаларда тормый. Әдәпле, әхлаклы булуын имза һәм казна мөһере раслый».
— Укып чыктыгызмы? Менә миңа да шундый кәгазь булса иде.
— Полиция участогыннан сорагыз.
— Әй, алар андый әйбәт итеп яза белмиләр! Сез... сез булдырасыз, диләр, язуыгыз да, аңлавыгыз да яхшы, диләр. Саранлашмам, мин бит сезнең хезмәтләрегез өчен күпме түләгәннәрен беләм... һм-м!
— Димәк, әйбәт итеп язарга?
— Әйбәт итеп, әфәнде! Теге яшерен оешмалар хакында да. Мин үз чиратымда, сезнең турында сорасалар, әхлаклы кеше, Мотыйгулла хәзрәт улы белән дә
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
10
аралашмый, диярмен.
Коридорда аяк тавышы ишетелде һәм, рөхсәт сорап тормыйча гына, Миңлебай атылып керде. Ул кунакханә хуҗасын күреп, бусагага чигенде.
— Соңрак сугылырмын... — диде.
— Киттем, киттем, — дип каударланды Нәркиз.
Габдулла чыгып китәргә әзер торган Миңлебайны чакырды.
— Берәр нәрсә булдымы?
— Камилдән... наширлек хокукын алдылар.
— Тикшерү тәмамланмады бит әле. Ничек кыюлыклары җиткән? Камилне күрдеңме? Янына бар! — диде Габдулла.
— Ул өйдә юк, Мортаза әфәнде янына киткән. Тиз генә типографияне гәзите белән бергә сатарга булган, диләр.
— Сата?
— Наширлек хокукы булмагач, аңа типография нәрсәгә?
— Ләкин... Мортаза Гобәйдуллинга түгелдер бит? Әлбәттә, юк! Ул акча сорарга киткәндер. Бәлки закладка салырга яки вице-губернаторны сатып алырга телидер?
— Белмим. — Миңлебай тынып торды да сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй, — Гурьевтан олаулар килде, дип куйды.
— Монда олауның ни катнашы бар?
— Сираҗи Гурьевка кире кайтып китәргә тели. Атасы авырый, чакыра, диләр. — Габдулла җавап бирмәде. Миңлебай сагышлы гына: — Мин бит синең уеңны беләм, — диде.
— Бер-беребезне битәрләмик, — диде Габдулла.
— Шулай итик, — дип килеште Миңлебай.
Алар, әйтерсең, ант бирештеләр. Сираҗиның аларны бик тиз ташлап китүеме, әллә куркумы, соңгы вакытта сиздереп торган шомнары тагын да артты.
— Аның хет барыр урыны бар, — диде Миңлебай. — Дөрестән дә атасы үлем хәлендә икән, шактый зур эшкә варис булачак.
Бу сүзләр урынлы әйтелмәде. Дөрес, Миңлебай аларны үпкәләве аркасында гына ычкындырды. Әллә үзенең барыр җире булмавына ачуы килдеме — белмәссең.
Уйламаганда Сираҗи килеп керде. Аның монда, ике бүлмә аша гына икәнен белсәләр дә, керүе көтелмәгәнчә булды. Ул шунда ук үзе турында сүз барганын төшенде.
— Әгәр әтинең авыруы куркыныч булмаса, мин әйләнеп килермен, — диде Сираҗи. — Анда берүзем яшәүне күз алдына да китерә алмыйм... каһәр суккыры, әти мине җибәрмәс дип куркам.
— Ул синең мәдрәсәдән китүеңне беләме?
— Бу турыда аңа язганым булмады.
— Күрәсең, кайдандыр белгән.
— Сыра соратыйк мәллә? — Аның бу соравы шундый урынсыз чыкты, дуслары елмаюларын тыеп кала алмады. — Әйе, сыра! Яки Обыденковка барыйк.
Шулчак хезмәтче егет кереп, кулындагы утынны дырк итеп идәнгә ташлады. Сираҗи сискәнеп куйды.
— Мин бик тиз... иртән йоклый идегез, яга алмадым. Күрәсезме, күпме утын китердем? Хуҗа әйтә: Габдулла әфәнденең бүлмәсенә күбрәк як, ди.
— Калдыр, мин үзем, — диде Габдулла.
Егеткә бу ошамады, ул борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, ачуланып китеп барды.
— Бүлмәләрдә салкын, — дип зарланды Миңлебай. — Тычканнар басты. Бүген иртән күземне ачсам, капкында тычкан... урталай өзелгән.
Сираҗи калтырый башлады.
ДӨНЬЯ ГАМЕ
11
— Тукта! Җирәнгеч... таптылар сөйләшер сүз... корткычлар турында. Җитте!..
Ул Юныс абыйларга таба атлады.
Ике малай капка төбен себерә иде, алар белән исәнләште, һәрберсенә берәр кәнфит тоттырды, тегеләре шунда ук, уңайсызланып, кәнфитне кесәләренә шудырды. «Ничек үскәннәр! — дип уйлады ул. — Ә мин аларны, бәбиләр сыман, кәнфит белән сыйлыйм».
— Әтиегез өйдәме?
— Өйдә, — дип, көттереп кенә җавап бирде олысы. «Танымадылар, — дигән уй килде башына. — Килгәнем юкка, күп булса, бер елдыр». Габдулла — Апуш абыйлары, Хикмәт белән әтиләренең дусты икәнен исләренә төшерергә теләгән иде. Ләкин үзен абый дип әйтергә уңайсызланды — малайлар аның белән бер буйда һәм карашлары да артык җитди, кырыс иде. Ул бары елмайды гына.
Баскыч янында итеген себерде, өйалдына керде һәм караңгыда, ялгышмыйча, капчык киндере белән тышланган авыр ишекне тапты. Алгы яктагы җылы, сөремле һавадан ютәлли үк башлады һәм күзләре яшьләнде.
— Габдулла килгән! — дип кычкырып җибәрде плитә янында торган Сәрби тутасы. — Әтисе, ишетәсеңме, Габдулла килгән безгә!
Бүлмәдән ике малай йөгереп чыкты, үскәннәр, кызарышканнар, кунакка төбәлделәр. Габдулла үзенең ахмаклыгыннан көлде, зур малайларны кәнфит белән сыйлады, ә кечкенәләренә калдырмаган.
— Әнисе, әнисе дим, кем килгән анда? — эчке бүлмәдән Юныс абзыйның тавышы ишетелде.
Ул чишенде, Сәрби тутасы пәлтәсе белән бүреген ишек янына элеп куйды, аннары киез итекләрен тартырга булышты. Ул уңайсызланды, аягын читкә алды, ләкин тутасы кычкырды:
— Бу эшмени — мужикка ярдәм итү! Мужигын күр син — нинди кунак бит. Күрдеңме энекәшләреңне, ничек зур үстеләр? — Тураеп, аның колагына пышылдады: — Хуҗам авырый минем. — Аннары тагын кычкырып әйтте: — Кунак итәрлек нәрсә дә табылыр... — Тагын пышылдауга күчте: — Табиб әйтә, аңа әйбәтләп ашарга кирәк, ди. Аның тамагыннан үтми, менә хәзер сосла тотам. Ярар, әйдә, бар!
Аны алга таба этеп, лампаның зуррагын, яктырагын тотып, артыннан атлады. Юныс абзый сәкегә таянган, башын түбән игән, чәче кыркылган, баш түбәсендә ап-ак түгәрәк булып пеләше күренә. Калтырана-калтырана күтәрелеп, ул Габдуллага елмайды. Кулын бирде, кысышканда, кулының егәре беткәне сизелде.
— Күптәннән килергә уйлаган идем, — диде Габдулла, сәке янындагы урындыкка утыргач. — Малайларыгыз үсеп тә караган!
— Рифкате инде эшли, — диде Юныс абзый, — Винклер эшханәсендә. Хикмәт тә шунда. Аны бит заводтан чыгардылар... ишеткәнсеңдер.
— Әйе, — диде ул, гәрчә беренче тапкыр ишетсә дә.
— Ибнеәминов эшне туктатты, — дип дәвам итте Юныс абзый. — Ике атна завод эшләмәде. Күпләр үзләре китте, мин дә уйлаган идем... хәзер кая инде миңа. Язга терелермен, язга озак калмады... Моргулистан хәбәр алдык, ул Екатеринбургта. Әгәр яшьрәк чагым булса, — диде ул үкенеч белән, — кая да булса китәр идем.
— Минем дә китәсем килә, Юныс абзый. Ырымбурдан, Казаннан эшкә чакырып язалар.
— Кит, — диде Юныс абзый гади генә. — Син монда гел кеше күз алдында һәм япа-ялгызың, ахры.
— Качкан шикелле килеп чыга.
— Шулай булыр иде, әгәренки син бер михнәттән икенчесенә китмәсәң.
— Мин куркак түгел, — диде ул тыныч кына. — Ләкин җитди эшләргә сәләтлеме мин — менә анысына ук ышанып бетмим.
— Син башкаларның кайгысына көенә беләсең. Эх, улым, бар авырлыклар да
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
12
алда әле.
— Беләм, — диде ул, ачынып. — Ләкин сез минем өчен борчылмагыз. Сәрби тутасы керде, чәй эчәргә касәләр, шикәр, хәтта май да куйган.
— Майны Нәфисә китерде, — диде, мондый муллыкның каян килгәнен аңлатуны кирәк санап. — Кызыбыз, Аллага шөкер, үзенең язмышын тапты.
Ул кияүгә чыккан! Габдулла лампа яктысыннан читкәрәк авышып, тынып калды. Юныс абзый гаепле сыман аның караңгыланып киткән йөзенә бакты.
— Мин бик нык авырып киттем, — диде ул. — Аларга комачау итәрлек хәлем калмады.
— Әй, син, әтисе, тагын үзеңнекен тукыйсың! — дип кычкырды Сәрби тутасы.
— Ничек кенә әйләнмә-тугланма, кыз баланың язмышы ул — кияүгә чыгу, бала табу һәм иренә ярау. Әллә иренең башкаларга караганда җитешрәк булуы начармы?
— Аны Бохара сәүдәгәренә бирделәр, — диде Юныс абзый. — Тегенең илендә хатыны бар, берәү генә дә түгел бугай.
— Безнең кызыбызның аларны беркайчан да күрәсе юк. Ул монда булганда... сәүдәгәр, ул яртышар ел яши Җаекта... ул монда вакытта кызыбыз аның бердәнбере.
— Нәфисә аны ярата микән? — дип әкрен генә сорап куйды Габдулла.
— Аңа кияүдә булу ошый. — Сәрби тутасы тыныч кына җавап бирде. — Күз яше түкми, зарланмый, хәтта күңеле дә күтәренке була. — Хатын башын чайкады. — Көлеп үләрсең! Ничектер бер аларга барган идем, ул курчак уйнап утыра. Бөтен курчаклары да бай хатыннары кебек матур киемнән. Ул киемнәрне үзе чигә... Башка нишләсен?
— Сәрби түти, сез бит аны кызыгыз кебек яраттыгыз. Ник ирексезләп бирдегез?
— Син әллә ул үкенде, елады дип уйлыйсыңмы? Юк, тыныч кына: мин риза, диде. Хәтта симез тинтәкне күргәч тә, артыгын борчылмады... Апуш, акыллым!
— диде ул нык итеп. — Узган эшкә салават. Азагы хәерле булсын.
Габдулла соң гына китте, аларның иң мөһим мәсьәләгә дә гадәти каравына көенеп һәм гаҗәпләнеп китте. Аны малайларның олысы озатты, әтисе аңа кунак белән бистә урамнарын чыкканчы барырга һәм извозчикка утырып киткәнче янында булырга кушты. Салкын-юеш урамда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, бары сугыш чукмарлары — егетләрнең аяк астындагы катарга маташкан балчыкны изүләре, гармун күреген ертырдай акыртулары һәм тамак төпләре белән кычкырулары гына ишетелә.
— Курыкмыйсыңмы? — дип сорады Габдулла.
— Юк, — дип тыныч кына җавап кайтарды малай. — Әнә извозчик килә.
18
Ул бүтән беркайчан Нәфисәне очратмады.
Бәлки ул акылыннан язгандыр? Курчак белән уйный, диләр... Бичара, аның сайлау мөмкинлеген генә түгел, гаделсезлектән җан әрнүе кебек сыйфатларын да йолып алганнар. Аның белән ни кылансалар да кайгыра белми — чөнки чын мәгънәсендә башка юлны күрми...
Бу көннәрдә ул Казанга нашир Шәрәфкә хат юллаган иде, менә дусларча язылган җавап һәм алдан бирелә торган илле сум акча килде. Монысы юлыңа булыр. Күңел буш, бернинди сөенү, ашкыну юк. Монда әле аны нәрсәдер тоткарлап тора. Ялыгулар аның бөтен көчен алды, авыруга сабыштырды. Мин авырыйм, диде ул үз-үзенә, авырсам да китәргә кирәк. Ничек кенә булса да Кырлайга барып җитәргә, анда теләсә кайсы карчык сихерли-әфсенли белә, ярдәм итәрләр, бәлкем...
Бервакыт көндез һава суларга чыккач, Габдулла Диләфрүзне очратты. «Менә хәзер иртәгә үк китсәм дә була!» — дип уйлады ул, кызның чигәсендәге алтынсу
ДӨНЬЯ ГАМЕ
13
бөдрәләренә карап. Хәтерли микән кыз теге вакытта Габдулла язып утырган бүлмәгә йөгереп керүен һәм аны күргәч аптырап, чишмә челтерәгән тавышлар белән көлеп җибәргәнен? Хәер, мин кем идем инде аның өчен — бер малай, Камилнең шәкерте, ярлы өс-башлы, матурлык та чамалы.
Кыз аның китәргә җыенуын белми иде. Бәлки, сизенгәндер? Югыйсә, аерылышкан чактагы кебек сагышлы булмас иде.
— Минем өчен иң үкенечлесе — абыем белән дус булмавыгыз, — диде ул. — Мин сезнең дус булуыгызга сөенә идем. — Кинәт кызарып, турыдан-туры сорады:
— Телисезме, бер нәрсә әйтәм. Әйе, уртаклашырга телим. Мине Мәүлетовның улына сорадылар. Ләкин мин әтиемә әйттем: яратмаган кешегә чыкмыйм, дидем. Кичерегез... сезгә шул турыда әйтеп торуымны берүк кичерә күрегез!..
— Нигә? — югалып калган Габдулла көлемсерәде. — Нәрсә өчен сезне кичерергә, күгәрченкәем, сез үзегез мине гафу итегез. Мин ни дип әйтим
— мин шат, шат!
Кыз кашын җыерды:
— Ярар, җитәр бу хакта. Хушыгыз. Әтиемне онытмагыз, ул сезне элеккечә үк ярата. Хушыгыз.
Диләфрүз, Габдулланың кулын ирләрчә нык итеп кысып, китеп барды, ул урыныннан да кузгалырга кыймыйча басып торды, әле генә кызның кулы кагылган учын иреннәренә тидерде.
Ниһаять, китәм, дип уйлады ул, сөенеченнән хәтта тыны буылып, һәм яз көне, китү турында саташып йөргәндә язылган шигыре исенә төште:
Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз, Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!»
Номерына кайткач та татлы уйларга чумып, дөньядан китеп, бәхетеннән сөенеп, куанып утырды. Шулчак Миңлебай керде дә, көлә-көлә:
— Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез: Габдулла Кариев, күчмә театр артисты, — дип әйтеп салды.
— Миңлебай, чынлапмы?
— Ярар, синең өчен Миңлебай булып калам. Башкалар өчен бүгеннән башлап — Габдулла Кариев. Синең хөрмәткә исемеңне алам, Габдулла. Фатихаңны бир, чөнки башка сокланыр кешем юк... — Ул елап җибәрде һәм Габдулланың иңбашына башын терәде. — Рәхмәт... Мин киттем. Шундый шатмын, көлке күренәмдер инде...
Ике көннән Габдулла дустын Казанга озатты, «Сәйяр» дигән театр труппасы оешкан иде; театрның ни акчасы, ни даими тукталыр урыны юк, исеме җисеменә килеп тора.
Мин дә китәм, дип уйлады ул, яшьлегемнән китәм. Ләкин яшьлек үтте инде. Китәмме мин, каламмы, яшьлек барыбер үтеп китте. Нәрсә, калырга һәм күзгә ташланмый гына тыныч тормышта яшәргәме, бары кайбер якты иртәләрдә яшьлегеңнең үтәсен тоеп, сүнеп барган көн белән бергә югалуын күзәтергәдер? Аны ябык кына үсмер сурәтендә күрерсең, ләкин ул инде сиңа буйсынмас. Кешеләргә карата, тәртипләргә карата түзем булырсың, акыллы гына көлемсерәп куярсың, синең көлемсерәвеңне зур гөнаһка санамаслар. Шулай син тынычлык һәм шулкадәр хыялланган ирегеңне алырсың.
Әмма кемнеңдер яшьлеге сиңа бармак төртеп күрсәтер һәм авыр сулап куяр: менә ул, өметен югалтучы, ул безгә комачаулый, чөнки барыбызга да ышанмау, кайгы һәм хәсрәтнең котылгысызлыгын йоктырачак! Ышанмагыз аңа, ул ышанмаска әйләнгән!
Димәк, шулай итеп юлга? Юлга, диде ул үз-үзенә сагышланып, әйтерсең, юлы аны
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
14
Голгофа тавына илтә.
...Рәмиевнең кайчакларда кулыннан каләмен куясы килмәгән вакытлары була. Нәкъ менә шуның кебек, аңарда Фираяны гел күрәсе килү теләге уянды. Тораташ түгел, һәрвакыт күз алдында балкып торучы, хәрәкәтчән, фигыле- халәте белән гел яңара баручы бу ханым — янар хисле баллада сыман. «Аермасы шунда, — дип елмайды ул үз-үзенә, — хисләргә ирек бирсәң, — ялыктыргыч дастаннар тудырырга сәләтле. Ләкин үзем белән берни кыла алмыйм...»
Тарантаста барганда шундый уйлар узды башыннан. Фирая ханым аның халәтен аңлагандай дәшмәде.
«...Бернишли алмыйм, хәрәкәтсезлеккә дучармын. Бәлки байлыгым аркасындадыр. Ләкин байлыгым иҗатыма булышлык итә! Әниемә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен...»
Алар китапханә янына килеп туктады. Аның тарантаста каласы яки шундук редакциягә җәяүләп китәсе килгән иде, ләкин бу ихтирамсызлык булыр иде. Ул җиргә сикереп төште, үзенә таба сузган сумканы алды. Фирая ханым аның кулына тотынып, җиңел генә тарантастан төште.
— Әйдәгез, киттек.
Ул йортны һәм алгы якның буеннан-буена утыртылган агачларны күзәтеп адымнарын акрынайтты. Әнисе сөйләве буенча, кайчандыр бу йорт аларныкы булган — әтисе аны Ырымбурга килүгә сатып алган. Өске катта гаилә яшәгән, аскысында контора урнашкан. Шул ук елны әтисе тәрәзә каршына тирәкләр утырткан, хәзер инде алар өске катның кәрнизенә чаклы җиткәннәр. Аннары әтисе иркенрәк йорт алган. Ә монысын җәмгыяте хәйриягә тапшырганнар.
Көндезләрен монда аулак. Кичләрен тәрәзәләрдән пианолада уйнаган тавыш ишетелә. Бу, мөгаен, яшьләрнең аралашып күңел ачу өчен бердәнбер урыннары булгандыр. Ләкин Рәмиев монда сирәк була иде: артык хөрмәтләп каршылый иделәр хәйриячене, андый җирләргә барырга, дөресен әйткәндә, вакыты да юк иде. Юлдашына ошый иде, күрәмсең.
Уку залының ишек төбенә килеп җитүләре булды, тук-тук басып ниндидер бер әфәнде атылып чыкты һәм чак кына килеп бәрелмәде.
— Кичерегез, кичерегез... ханым, сәлам сезләргә! — Һәм Рәмиевка карап:
— Мин сезне, ышанасызмы, инде өченче көнем эзлим. Эзлим, эзлим! — дип нигәдер шатланып куйды ул...
— Мин сезне монда көтәрмен, — диде Рәмиев ханымга, бу чакырылмаган әңгәмәдәштән, үзе генә булса, тизрәк котылырмын дип уйлады. — Ни кирәк?
— дип сорады ул әфәндедән.
— Казаннан мин! Сезгә сәлам тапшырдылар... яңалыклар гаугалы! Потаповны цензор итеп куйганнар. Әмирхан исә мулланы фантастик бәянының каһарманы иткән. Ниһаять — Казанга Тукаев дигән берәү килеп төште, ул тәкәбберлеге, ул тәкәбберлеге!.. Килеп тә төшә, шунда ук хөрмәтле Галиәсгар әфәндене эзләп тә таба! Тегесе: сез кем буласыз соң? — дигән.
— Гафу итегез, сез имеш-мимешләргә бик ышанучан икәнсез.
— Нәрсә-нәрсә? — Аның йөгереп торган күзләренә туп-туры, ачулы карап, Рәмиев салкын һәм ачык итеп әйтте:
— Мин шәхсән үзем таныш булмаган кешеләрнең серләрен күңелемә ятышсыз саныйм.
Ул әфәндегә аркасы белән әйләнде һәм тәмәкесен кабызды. Фирая ханым күренгәндә, йөзе караңгыланган һәм югалып калган, инде өченче тәмәкесен кабызып маташа иде. Ханымны күргәч, бик сөенде:
— Ниһаять!
— Ул сездән акча сорадымы?
— Ю-юк, өлгермәде, — диде Рәмиев, уңайсызланып. — Без барыбыз да...
ДӨНЬЯ ГАМЕ
15
үзебезне бик сәер тотабыз: Мәккә суфыйлары файдасына иганә итәбез; шәкертләр файдасына, көчләп чукындырылганнар һәм кабат ислам дөньясына уңышлы әйләнеп кайтучыларга; тагын кемнәр файдасынадыр. Бер Алла гына белә!
Хатын дәшмәде, ләкин бераздан кинәт кенә сорап куйды:
— Сез Казанга бармыйсызмы?
— Мөгаен, юктыр. Ни Казанга, ни башка җиргә барыр теләгем юк, теләсә нинди әфәнделәр җыела торган урыннарга беркайчан да исем китмәде.
— Аңламыйм, — диде ул, усал итеп. — Юк, аңламыйм!
Ханым белән саубуллашкач, Рәмиев редакциягә китте. Үзәк урамнар көндезгечә шау-гөр килә, өзек-төтек тавышлары Рәмиев барган аулак тыкрыкларга да килеп җитә. Ике яклап, тыгыз булып тезелгән тирәкләр һәм юкәләр ябалдашында кичке кояш кызыллыгы уйнаклый.
Димәк, Тукаев Ырымбурга киләсе итмәгән, дип уйлады ул, исе китмәгәндәй. Бик яхшы, башкала яшь егетнең гаугачан каударлыгын суытыр.
19
Рәмиев приискасының элеккеге эшчесе Зөлфикар туган авылы Кырлайга октябрь урталарында кайтып төште. Туган ягына кайту юлында көтү куучылар белән терлек куды, Уфада урман кисүдә эшләп алды, Чулман буйлап сал агызучылар белән йөзде. Ниһаять, Казанда тукталып, әнисе белән сеңелләренә бүләкләр алды. Авылдашы арбасына утырып, базардан туры Кырлайга кайтырга чыкты.
Инде улын күрергә өмете калмаган авыру әнисе, урыныннан торды. Иелеп, улы әнисенең коры сөяккә калган иңнәреннән кочты һәм сукыраеп беткән диярлек күзләренә бакты.
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
— Бу мин, әни, — диде ул әкрен генә. — Сиңа Казан калачы алып кайттым.
Сеңлесе, самавырга су сала-сала, дога укыгандай, туктаусыз сөйләнде:
— Аллага шөкер, яман вакытлар үтте, газизләребез әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә генә Габдулла кереп чыкты, Кушлавычта тукталган икән. Күрсәң — ул тәмам әфәнде булган!..
— Указлы мулладыр, шәт?
— Юк шул, Зөлфикар, ул, беләсеңме, менә мондый чәч үстергән. Хәтта тарта да, диләр...
— Димәк, шәп егет! — дип көлде Зөлфикар. — Ә, туктале... минем турыда сораштымы?
— Әйе, әйе, — дип раслады сендесе.
— Егет шәп булырга охшый. Шүрәле турында бик кызык әкият язган, диләр.
— Булырга. Аның бит чәче дә шүрәленеке кебек — мен-нә мондый!..
— Җүләр, акыл чәчтәмени?
Чәй эчәргә утырдылар. Карчык алдына зур итеп ак калач сындырып куйдылар; ул чеметеп алып аны авызына капты һәм тәмен тоеп калыр өчен озаклап чәпелдәтте. Чәй янында ул бары бер генә сүз әйтте:
— Быел... тагын стражниклар килмәсме? — Әйткәнен шунда ук онытты да, тынычланды.
Ике ел элек авылга стражниклар килгән һәм туп-туры Зөлфикарның тимерче алачыгына ташланганнар, янәсе, тимерчене корал ясаган вакытында эләктермәкчеләр. Әгәр егет шул вакытта качып өлгермәгән булса, әлегәчә төрмәдә ятасы иде.
Габдулла өчен иң истәлекле урын ул — Кырлай. Өчиледә туган апасы яши. Ләкин ул Кушлавычка — үзе, әтисе, бабасы Мөхәммәтгалим һәм бабасының бабасы Шәмсетдин туган авылга кайтты. Кечкенә чактан исендә калдырган Ситдыйк йортында тукталды.
Таныш, заманында хәтта сиңа якын булган кешеләрнең дә бүген исә чит-ят тоелуы гаҗәп! Менә Ситдыйк... Менә аның таныш ыгы-зыгылы хәрәкәтләре... «Һай, яхшы, һай, әйбәт!» — дип сөйләнүләре чын күнелдән... Хезмәтче карчык белән зур-зур самавырлар өстерәгән малайга кычкырулары, һәм үзендә кунарга тукталган һәркем алдында тәлинкә тотуы... Бу таныш сыйфатлары аны хәзер бөтенләй чит-ят итеп күрсәтә.
Чәй эчкәч, егет болдырга чыкты. Көзге пәлтәсенә ныграк төренде, авылда кими торган картузын батырып киеп куйды. Тыкрыкка таба китте, анда торбадан өргән шикелле юеш салкын җил исә. Тыкрык киң һәм тирән уйсулыкта өзелеп калган. Аста тар гына инеш көмешсыман ялтырап ята. Каршы ягында, нәкъ текә яр өстендә диярлек, шомырт агачлары арасында ике тәрәзәле йорт күренеп тора. Ул шунда туды. Анда үзләрен кайгы-хәсрәт көткәнен белмәгән гаиләләр яшәде. Кайчандыр салам түбәле бу йортны калай белән япканнар һәм хәзер анда атасы нигезеннән аерылып чыккан бай улы яши.
Бераз басып торганнан соң, Габдулла кире борылып китте.
Май баскан гәүдәләрен кыймылдатасы килмичә, казлар муеннарын сузып, аның артыннан ысылдап калды. Яланаяклы, кыска күлмәкле кызчык ишегалдыннан качкан кәҗәләре артыннан йөгерә. Ачы җил аның күлмәк итәген җилфердәтә. Менә ат килә, дилбегә тоткан ир арбадагы хатын-кызларны үртәп кычкыргалап ала — ындырга барышлары.
Сәхип картның киң ындырында ашлык сугу машинасы гүли, ара-тирә аның гүләвенә барабан авызына көлтәләр ыргытып торучы яшь хатыннар, хуҗаның 16
ДӨНЬЯ ГАМЕ
17
киленнәре тавышы килеп кушыла. Сәхип — авылда ашлык сугу машинасы һәм чәчкече булган бердәнбер кеше, аның җире дә күп, уңдырышлы да. Габдулланы күргәч, ул киеменең тузан-кибәген кага-кага каршылады. Менә ул казакиеның ике итәген артка таба ташлап, биленә таянды. Хәзер аның эчтән кигән, шулай ук ашлык сугу машинасы кебек бик сирәк әйбер саналган чесудан тегелгән пинжәге күренеп тора.
— Кара! — ди, башын хатыннар ягына селкеп, үзе кеткелди, — башта бик курыктылар, аннары тешләмәгәнен күргәч, киресенчә. Димәк, файдалы...
Ул әллә ырым-шырымга ышанудан, әллә юри башын тилегә салып: «Сез, Сәхип абый, машина турында әйтәсезме?” — дип сораганны көтте бугай. Машинаны исеме белән атамады. Габдуллага ул хөрмәт күрсәтте, хәтта аның кычкырып торган шәһәр киемендә булуыннан да каушап калмады. Тегене-моны сөйләшергә яратса да, әңгәмәне хәйләкәр генә үз ягына, үзенең тапкырлыгына, тырышлыгына, хуҗалыгының нык булуына борып куйды.
— Җирдән зарлансам, гөнаһ булыр. Дөрес, Кубань кара туфрагы түгел түгелен. Әгәр аңлап эш итсәңме... Алайса, әнә ахмаклар, үз буйларына ел да бертөрле орлык чәчеп, көчен бетерәләр, бернинди тәрбия күрми җирләре. Тирестән күп нәрсә юк, миннән башка кертүче дә юк.
— Җирне бик еш бүләсез, шуңа җаннары ятмыйдыр.
— Сафсата, буш сүзләр барысы да! Аларга тиз генә чәчеп бетерергә дә читкә, акча эшләргә кыякларга булсын. Мин һәрвакыт җиргә бөгелгән килеш, беркая китәргә ашкынмыйм. Читкә эшкә китүче, ул нәрсә, бар эшләп тапканын терлек азыгына тота — анысы кыш чыгарга да җитми.
Ул тәмам әсәрләнде, шатланды, сөйләшүне ни-нәрсәгә борырга белми торды.
— Ял итәсеңме? — дип сорады ул. — Ярар, ял ит әйдә. Күрерсең, озак та үтмәс, рекрутларның күңел ачулары башланыр. Сиңа өйләнергә кирәк! Безнең мулла инде бик карт, кызы — өлгергән җиләк, шулай итеп мәхәлләле дә, хатынлы да буласың. Ә? — Һәм, бөрмә билле киемен төймәли-төймәли тагын ындырга йөгерде. Борылып, нәрсәдер кычкырды, ләкин Габдулла машина тавышы белән ишетә алмады. Сәхип: «Ник Кырлайга барып кайтмыйсың? — дип сорады булса кирәк.
Кырлайга ул икенче көнне җыенды. Ситдыйк олау тәкъдим итте һәм аның белән малай җибәрде, әйе, тагын соңгы минутта гына кунагының туңып калтыранганын күреп, арбага постау тышлы эт тиресеннән тегелгән тун ыргытты. Бик урынлы булды: чөнки кырга чыккач, ачы җил үзәкләргә үтәрлек исә башлады.
Сәер: еллар үткән саен, үзара таныш булган кешеләр бер-берсеннән читләшә башлый. Ләкин авыл, аның кырлары, көзге мул тынлык Габдулланың күңеленә шулкадәр якын, газиз, әйтерсең, ул алардан бөтенләй дә аерылып тормаган. Рәхәт авылда, ләкин тормышы гомерлеккә шәһәр белән бәйләнде, ахрысы. Ансат булмаячак, ул моны Казанда үткәргән бер көндә үк аңлады. Ул куркып һәм каушап калды, сулда да, уңда да, алда да, артында да шәһәр үзенең йортлары, заводлары, эшханәләре, трамвайлары, олаулары, кешеләре белән зур бер казанда кайный (ирексездән, шәһәрнең исеме «казан» сүзеннән килеп чыккандыр дип ышанасың). Шәһәр үзенең ярлылары, байлары, басыла торган һәм ябылган гәзит һәм журналлары, татар, урыс, мукшы, чирмеш телләрендә сөйләшүче кешеләре белән яшәп ята. Боларның берсенең дә бу мәхшәрдән югалып калган кечкенә буйлы, агарынган йөзле егеттә бер гаме дә юк.
Вокзалдан җәяү генә атлаган иде, ләкин бик тиз адашты, халык төркемен күреп шүрләде һәм извозчик туктатып, «Йолдыз» гәзите урнашкан урам исемен атады. Анда Ырымбурдагы алтын хуҗасы һәм шагыйре белән фамилиядәш Сәгыйть Рәмиев эшли иде.
Караңгы төште, редакциядә каравылчыдан башка кеше юк иде, ул Сәгыйть әфәндене «Болгар» кунакханәсеннән табу мөмкинлеген әйтте. Габдулла шунда китте.
Караңгырак коридордан соң зур тәрәзәле бүлмә якты булып тоелды. Ул номер
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
18
хуҗасының төз, тар җилкәле сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, түгәрәкләнеп торган биек маңгаен һәм сынаулы карашын күрде.
— Һм-м, шәкертме?
— Әйе, шәкерт тә, укытучы да булдым... Мин озакка түгел, белешергә генә: сезгә «Ачлык- Падишаһ» ның тәрҗемәсен җибәргән идем... Сез басмадыгыз да, җавап та язмадыгыз.
— Гафу итегез!.. — диде Рәмиев, ашыгып... — Сез...
— Шул Тукаев инде, хәтерләмисезме?
— Әгәр дә без берәр вакыт очрашкан булсак, — дип көлемсерәде Сәгыйть әфәнде. — Менә без хәзер...
— Юк, юк, — диде ул, — мин тук, чын әгәр. Мин киттем.
Хуҗа ул арада лампа кабызды, тәрәзәләр бер мизгел эчендә кара төнгә чумды. Ходаем, нинди караңгы! Кая барыр ул, иртәне кайда көтеп алыр? Иртүк авылга кузгалырмы?
— Әйдә, кыланма, — диде Сәгыйть әфәнде кырыс кына. — Барыр җирегез юклыгын күреп торам.
Хуҗа җанланып китсә дә, барыбер борчылганын яшерә алмады. Стаканнарга чәй агызганда, күмәчне кисәкләргә бүлгәндә, ул кашын җыерып ни турындадыр уйланды.
— Дөресен әйткәндә, мин дә кунагыма бик ышанмаган идем. Үземнең дә дусларда куну иде исәбем.
— Нәрсә, кулга алулар тынгы бирмиме?
— Сез... берәр нәрсә беләсезме?
— Юк, белмим, — диде Габдулла. Ләкин аңа шомлану, каушап калу, һәм кайчан бәреп кереп актарырлар, тентерләр, түбәнсетеп карарлар дигән нәрсәләр билгеле иде инде.
...Димәк, шәһәрдә минем белән дә шулай булачак, дип уйлады. Ләкин шәһәр тормышы турында иртәрәк уйлый түгелме — алда солдатка каралу көтә, тикшерү үтәсе бар. Әйләнеп карарга да өлгерә алмассың — чәчеңне кыркырлар һәм шагом-маршка китеп тә барырсың.
Өч көннән соң, Габдулла Олы Әтнәгә китте. Ул шул авылда каралырга тиеш иде. Төнлә кырпак кар яуган, тирә-як аклыкка төренгән. Чиста, саф һавада бару рәхәт иде. Төрле авыллардан җыелган рекрутлар төркем-төркем булып оешкан. Киң сәүдә мәйданында сәүдә арбалары тезелеп киткән. Хәйләкәр сатучылар көнбагыш, чикләвекләр һәм кәнфитләрне үлчәп, тәртәләргә элеп куйганнар.
Старосталар рекрутларны баскыч янына җыйды. Ниһаять, хәрби язу-сызу эшен алып баручы чыгып, жирәбә турында белдерү ясады. Мичкәгә бөтерелгән кәгазьләр ыргытты һәм:
— Килегез әйдә, берешәрләп алыгыз! — дип кычкырды.
Жирәбә белән эшне тәмам иткәч, тикшерү әгъзалары төшке ашка китте.
Габдулла мондагы башбаштаклыктан хурланды һәм нык арыды. Сәгатьләр буе калкынып тору, старостаның боерып кычкырулары, рәсми оешма вәкилләреннән берәрсе күренүгә, рекрутларга акырып торган җиреннән кинәт кенә йомшарды, хәтта эшем кешесе булып кыйланган сыткылы битле хәрби сәркатип алдында чамасыз түбәнсенүе аны тәмам ялкытты. Күкшегән бармакларына тын өреп торган чикмәнле, чабаталы егетләр өчен кимсенде. Ояла-ояла чишенеп, медальләр таккан ниндидер әфәнделәр утырган өстәл янына килеп басу, табибларның аны дорфа рәвештә теге-бу якка борулары, аның арык тәненә, мускулсыз беләгенә, кечкенә буена түбәнсетеп караулары хурландырды. Теләсә кайсы рекрут: «Юк, энекәш, син гренадерлыкка яраксыз. Бар кайтып кит», — дигәнгә сөенер иде, ул хурланды. Рекрутларның җилкәсеннән кагып:«Уңдың син, егет!» — дигәннәре һич башына сыймады.
Габдулла урамга чыгып, юлаучылар йортына юнәлгәндә, урамда пыр тузынып күз яше катнаш күңел ачу башланган иде инде. Аңа тагын уңайсыз булды. Тоткыннар йорты янында ул ике солдатның аягын терәп карышкан Фәритне баскычка таба
ДӨНЬЯ ГАМЕ
19
сөйрәгәннәрен күрде. Кайбер кызыксынучылар баскыч тирәсендә сикергәли һәм кайсы куркып, кайсы сокланып:
— Ай-һай, башсыз! Писарьнең чыраена менеп төшкән, ай-һай, — диештеләр.
Казанга ул солдат булудан котылып, җиңеләеп кайтты. «Әл-ислах» гәзите редакциясендә аңа Ырымбурдан килгән хатны тапшырдылар: Кәрими тагын үз гәзитенә чакырган. Габдулла моңа куанды, ләкин Казаннан китәсе килмәде.
Яңа Татар бистәсенең бу ике катлы зур йорты Уральскидагы Галиәсгар җизнәсенекен хәтерләтте. Баскычтан менгәндә, ул картузын салды һәм соңгы айда нык үскән чәчен бармаклары белән аралап куйды. Болай иткәндә чәче аны олыгайтып җибәрә сыман.
Ул Фатихның авыру икәнен ишетеп белә иде, әмма аны авырулар арбасында утырган килеш күреп, имәнеп китте. Өстәлдән ни дә булса алырга кирәксә Фатих кулы белән көпчәкләрне әйләндерә дә тиз генә килеп җитә. Әңгәмә вакытында да әле тәгәрәп яннарына килде, әле артка китте, һәм башын артка ташлап, күзлегенең калын пыяласы аша төбәп карады. Үз-үзен тотышында, кием-салымында бернинди кылану юк: үтүкләнгән кара-кучкыл кәчтүм, галстук, ак җиңсә. Йөзе аксыл, күпереп торган ирен. Үзен гел кулда тотарга кирәклекне тойганга күрәме — йөзе бераз сагышлы.
Беренче карашка хуҗа Габдулланы кабул итмәде кебек. Сөйләшү гади генә башланып китте: Казанны ошаттыгызмы, ничек урнаштыгыз, ярдәм кирәкмиме? Шушы бер-ике авыз сүз алышудан, егет үзен аның янында иркен һәм тыныч тойды. Уральскида шәкерт вакытында ук ул бу исемне — Фатих Әмирханны, аның төпле, сагышлы хикәяләрен, Бәхтияров белән бергә мөхәррирлек иткән гәзитен яратып укыды.
«Әхбәр» гәзитендә эшләү мөмкинлеге барлыгы турында сүз чыккач, Габдулла шунда ук кырт кисте. Юк, юк, ул алар белән килешеп эшли алмас иде! Ниндидер чәй яки күн патшасы турында фельетон бастыра калса, бармак белән төртеп күрсәтүләрен кичерә алмас иде. Үзенең гәзиттә эшли алу мөмкинлеген дә шик астына алды: монда, ни генә дисәң дә, башкала басмасы, аның үз шәхесен яратуы буржуа күзенә төртелергә мөмкин.
Юк, ул аларга бармас. Иң яхшысы — «Китаб» нәшрияты. Нәшрият зур түгел, хуҗасы әйбәт кеше күренә.
Аны, айга егерме сум билгеләп, экспедитор итеп куйдылар. Нәшрият «Мәскәү номерлары»нда бүлмәләр алып тора. Габдулла яшәргә дә шунда күченде. Көндез ул җыюдагы хаталарны төзәтә (шуның өчен аның төп хезмәт хакына беркадәр өстәлә), почтага хатлар илтә, китапларны кибетләргә җибәрә. Шуның өстенә ул ирекле иде, Фатих Әмирхан мөхәррирлегендәге «Әл-ислах» гәзитенә күңеле теләгәнне яза ала иде.
Китап белән сәүдә итүчеләр, аны якыннанрак белгәч, тыйнак булганы өчен үз иттеләр һәм яңа басмалар соравын бервакытта да кире какмадылар. Шулай итеп, бер-ике ай эчендә ул шактый китап туплады: Пушкин, Гёте, Грибоедов, Толстой, Шиллер, Байрон, Гамсун... Ул аларны кеше күз алдында тотмады, сандыгына яшерде: номерына кереп йөргән мәнсезләр аның нәрсә укыганын белми торсалар да ярар. Кемнәр генә керми монда: танышлар да, таныш түгелләр дә; кайсыларын үз гомерендә беренче тапкыр күрүе; завод хуҗаларының күкрәкчә һәм эшләпәдән йөргән үсмер уллары; училищеның элекке укучылары; коткы таратуда гаепләнеп куылган студентлар, мәдрәсәдән качкан шәкертләр. Әле тагын ит ашамаган, тәмәке тартмаган, әмма салырга бик яраткан бер толстойчы да бар... Аларның барысын да тиз генә исеңә дә төшерә алмассың. Байлыгы һәм даими яшәү урыны булмау сәбәпле, Габдулла бай малайларын күралмый, аларны көчекләр дип атый. Җитлекмәгән бу тинтәкләр, чыннан да, рестораннарда, паркларда оятсыз рәвештә әшәкелекләр кыла, аллеяларда урам этләрен бауга бәйләп, өстереп йөри, җыелып торган кешеләр өстенә шартлаткычлар ыргыта. Иртән аталарының акча янчыгы җиңеләя, чөнки улларын участоклардан тартып чыгаралар.
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
20
Номерга еш килеп йөрүчеләр бик кызулар, күпсүзлеләр, алар нәкъ шундый ук кайнарлык белән бөек исемнәрнең тетмәсен тетәләр һәм бик җиңел генә тарихның астын өскә әйләндереп ташлыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, алар арасында белемлеләре дә, башлылары да бар. Габдулла бу үсмерләргә көнләшеп карады, шау-шулары, үзләрен мәгънәсез тотулары өчен азрак кына күралмады да. Дөрес, ул дәшмәде, ләкин эчендә шактый җыелды... ярсынган миендә бу шау-шулар озак вакыт тынмады, ниндидер ачык ялт-йолтлар күзен авырттырды.
Кунаклар бик соң таралыша, ул, алар киткәч, торып тәрәзәне ача. Элекке реалист Сәлим куна ук кала, урындыклар һәм кәнәфидән аңа ятак әтмәллиләр, кунак шунда авып, тирән йокыга тала. Габдулла, ниһаять, кулына китап ала, караваты янына шәм куеп укый башлый. Иртәнге якта шәм сүнә, ул китабын кулыннан төшереп җибәреп күзен йома...
Шул рәвешле, көн артыннан көн, төгәлрәге — төн артыннан төн уза, чөнки бары төннәрен генә ул беркем белән бүленмәгән үз дөньясында яши ала. Менә ул «Евгений Онегин»ны укып чыкты.
Төннәрен рәхәт. Төнлә халык йоклый. Ул ачык тәрәзәдән кергән җиңелчә җилгә каршы кулын сузып, йоклый алмый ята. Ул Татьяна турында уйлый. Бичара гүзәлкәй, нигә, нигә дип көтмәдең, бәхетсез принцессалар утыз ел да утыз көн көтәләр. Бары бер ел... һәм чынлап та ул онытылдымы? Юк инде, аннан соң да ул аны оныта алмый. Менә ул... Көтә бит аны! Тик нигә ул чагында көтмәде, нигә?
Әти-әнисенә буйсынмаска да була иде. Ләкин ул башкача булдыра ала идеме? Бичара Татьяна... берәү дә алай эшләмәгән, һәм син дә, башкаларны кабатладың.
Икенче бүлек
1
Бервакыт Фатих йортында аны чибәр, дәрәҗәле бер ханым белән таныштырдылар. Габдулла үз мәкаләсенең корректурасын калдырыр өчен кергән иде, ишек артында хатын-кызның челтерәвекле көлүен һәм Фатихның куе, тыныч тавышын ишетте. Сак адымнар белән, ишек яныннан китте. Их, бу кыланчык хатыннар, кызлар, хет үтерсеннәр, Габдулла аларның берсе белән дә Фатих кебек ышанычлы итеп сөйләшә, аралаша алмас.
Ул үзенең озак көтәсен аңлады, әмма борчылмады. Йортсыз-җирсез тормышта аңа теләсә кайсы почмак — котылу урыны, утырып уйлар уйларга яки хыялланырга, һәм арып киткәч, черем итеп, хәл җыярга беркем комачауламаслык аерым дөнья иде. Ерактан ишетелгән хатын-кыз тавышлары яки аларның тәрәзәдән күренеп калган нәфис сыннары егетне сагыш катнаш йомшаклык белән шактый вакыт дулкынланырга мәҗбүр итте, хәзерге тормышын апалы булган, Диләфрүзле булган үткәне белән бәйләде. Бер генә ир-ат та аңа, әйтик, Камилне йә Юныс абзыйны хәтерләтмәде, аларны ничектер үзе дә исенә төшерергә бик омтылмады бугай. Ә хатын-кызлар, алар аның кечкенә чагыннан башлап, тормышының төрле мизгелләрен гаҗәеп рәвештә бергә бәйләде.
Урамда очраткан бик күп хатын-кызларнын берәрсе белән дус булу, бер күрешүдә үк, кулга-кул тотынып, тыныч, ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, һәр икесенең тавышын бер көйгә салу, тоташтыру турындагы хыяллар — болар бар да кирәк идеме соң аңа? Әлбәттә! Һәм ул хатын-кыз, аз гына булса да, тышкы кыяфәте, язмышы, шәфкатьлелеге белән апасын хәтерләтсен иде.
...Менә тавышлар якынлашты, ишек ачылды. Бәхтияров ишеккә яны белән басып һәм җиңелчә генә иелеп, хатынга юл бирде. Фатих аз гына арттарак, ул арбада да гәүдәсен төз тота, мәһабәтлеген һәм тыныч-якты чыраен саклый ала иде.
— Һа! — дип кычкырып җибәрде Бәхтияров. — Без инде автор корректурасын көтмәскә булган идек, Габдулла монда икән! Фирая ханым, сезгә яңа хезмәткәребезне
ДӨНЬЯ ГАМЕ
21
— шагыйрь Габдулла әфәндене тәкъдим итәргә рөхсәт итегез.
Ханым, тыныч кына елмаеп, аңа таба килде, ул ашыгып аягына басты, кәгазьләрне йомарлап, артына яшерде. Ханым Габдуллага озын кебек күренде, бу аны куркытты, ләкин каршына атлап аның салкынча йомшак кулын кыскач, үзеннән биек түгел икәнен күреп тынычланды. Сынының зифалыгы белән күлмәгенең макси булуы гына аны шулай буйга озын итеп күрсәтә икән.
— Габдулла әфәнде дә сезнең яклардан, — диде Фатих, алгы бүлмәгә чыккач.
— Ялгышмасам, Уральскидан ? Ул чагында сез, һичшиксез, Камил Мотыйгыйны белергә тиеш, — диде ханым.
— Мин аның шәкерте идем.
— Камилгә сезнең җавап ошар иде... Кызганыч, әфәнделәр, соңга калам. Иртәгә клубта очрашырбыз дип ышанам?..
Ул Габдулланың кулын кысты да ишеккә юнәлде. Бәхтияров аны озата чыкты. Фатих белән Габдулла өстәл янына урнашты. Ул корректураны Фатих алдына салды һәм бу юлы төзәтүләрнең бик аз булуын әйтте. Бу мәкаләдә, тәнкыйтьнең укучыга китап турында тирәнрәк фикерләвен үстерергә ярдәм итә алуы, наширнең абунәчеләр артыннан ияргәндә, аларны түбән зәвыкка этәрәчәге һәм әхлаклылыкны санга сукмаячагы турында язылган иде.
— Мәкалә әйбәт, — диде Фатих. — Мине бигрәк тә сезнең тәнкыйтьче югары әхлаклы һәм тел тидермәслек зәвыклы булырга тиеш, дип әйтүегез җәлеп итте. Завод хуҗабикәсе ничек, сезгә ошадымы?
— Ух син! Капиталистмыни?
— Нәкъ үзе. Аның мәрхүм ире губерния байларының берсе иде.
— Һич уйламассың.
— Сез җилбәзәкләргә карап хөкем йөртергә өйрәнгәнсез. Ул бит кенәз кызы, гимназиядә укыган! Бестужев курслары турында хыялланган, әмма гаилә тозагына килеп капкан... хәзер инде ире мәрхүм. Тол хатын үзен әллә кемгә куймый, иренең байлыгына исе китми, үзенең эшен сокланырлык, әйтергә кирәк, акылга ятышлы итеп алып бара. Иганәче, андыйларны эзләп табарга кирәк әле. Баш-аягы белән әдәбиятка гашыйк, — Фатих елмайды, — шагыйрьләргә табына. Мөгаен, аны бөлгенлеккә төшерерлек бердәнбер нәрсә — шулдыр.
Габдулла:
— Ул миңа ошады, — дигәч, Фатих көлде: егет аның хатын-кыз буларак тирән тәэсир итә торган ягымлылыгын сизмәгән.
— Әйе, ошады, — дип кабатлады ул, кашын җыерып, — кыланчык түгел. Ниме соң, иртәгә клубта берәр кызыклы нәрсә буламы?
— «Мәгариф» авторлары чыгыш ясый. Шулай булгач, әзер торыгыз!
— Юк-юк, — диде Габдулла, — шигырь укымыйм. Тамагым... кхм-кхм!
— Чәй эчмисезме?
— Рәхмәт. Хатлар җибәрәсем бар.
Ул ашыгып чыгып китте.
Бернинди эше юк иде аның.
Казанга килүенә ике ай тирәсе. Хәзер инде ул дөрес карар кабул итүен аңлады. Номердагы шау-шулы, рәтсез тормыш та дөрес. Яшь һәм очраклы танышларының сөйләшүендә тирәнлек, эзлеклелек булмавына күптән төшенсә дә, ул алар белән әлегә арасын өзә алмый иде. Бәхәсләр вакытында исемнәрдән, китаплардан күп өземтәләр китерәләр.
Бу яшь бәреп төшерүчеләрнең, сай фикерле фәлсәфәчеләрнең, аңлатма бирүчеләрнең гәпләре ни хакында соң?
Тормыш яшьләргә әлегә җиңүләр генә вәгъдә итте. Аларның өлгереп җитмәгән карашы иге-чиге булмаган кырны күрсә дә, сикәлтәләрне сизмәде. Инкыйлаб, аннары
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
22
манифест, чуалышлар, вәгъдәләр, өметләр — болар барысы да, байлар, зыялылар һәм... инде картлыкка аяк баскан әдәплеләр даирәсе өчен аңлаешлырак иде. Җәмгыятьтә алар бер дәрәҗәдәге кешеләр, бер даирәдән, ягъни, ахыр чиктә, бертөрлерәк. Габдулла янына төрле кыяфәтле, төрле фикерле, вакыт-вакыт тупас, дорфа, әмма ихлас күңеллеләр җыела иде.
Әмма ул бер нәрсәдә шикләнмәде: Фатих, Сәгыйть әфәнде һәм Галиәсгар Камал кебек талантлы, акыллы, ныклы карашка ия кешеләргә җитәр өчен, бик ерак иде әле аларга. Фатих гади, тыйнак, әмма аның тирәсендә һәрвакыт студентлар, югары курсларда укучы кызлар, белемле ханымнар, алар белән ул ягымлы аралаша, шаярта. Фатихның кунаклары көнләшү хисләре уятса да, Габдулла килешергә мәҗбүр: Фатих авыру, бәлки кунаклардан ул алҗып, ялыгып та куядыр, ләкин нәкъ менә алар аша ул тормыш белән һәрдаим элемтәдә тора.
Галиәсгар аны һавалылыгы белән оялырга мәҗбүр итә: җиңсә белән тройка, галстук, купшы мыек — буржуазиянең нәкъ үзе, суйган да каплаган. Галиәсгарның үз-үзен тотышын да аңлап бетермәде Габдулла: хакимият гәзитен япкач, ул либералларга китте һәм аларның редакциясенә җаваплы сәркатип булып урнашты. Талантлы драматург Максуди юлыннан китте. Сәгыйть тә «Йолдыз» да эшләде, ләкин үзенең шигырьләрен башка басмаларда бастыруны хуп күрде.
Сәгыйть әфәнденең холкы гадидән түгел, шуңадырмы авыр ачыла, әмма Габдулланың аңа карата мөнәсәбәте алар танышканчы ук ачык иде инде. Аның шигырьләре вакыт-вакыт тормышның әһәмиятле мәсьәләләреннән ераклашкан, күперенке-фәлсәфи булып тоела, тик Габдулла андагы белемлелек, мәдәнилек, акыл һәм, ниһаять, хәзерге вакытта әдәбияттагы яңалык очкыннарын һичшиксез таный иде.
Ул нигәдер Сәгыйть әфәндене кунакка дәшергә кыенсынды. Әмма үзе сирәк кенә аның «Болгар»дагы бүлмәсенә барып йөрде.
2
Ул шигырь укымады, ахырга кадәр соңгы рәттә утырды. Кичә беткәннән соң, алар өчәү — ул, Бәхтияров һәм Фирая ханым — бергә киттеләр. Фатих, кәефе юкны сылтау итеп, иртәрәк кузгалган иде.
— Әгәр каршы килмәсәгез, беренче сезне илтәбез, — дип тәкъдим итте Фирая ханым Бәхтияровка.
Тегеңә барыбер иде.
Бәхтияров төшеп калгач, ханым:
— Сез мине илтерсез, — диде. — Ерак түгел, Евангелистовскийга.
— Кунакханәгәме? — дип сорады Габдулла, аптыравын яшермичә.
— Юк. Анда фатир алып торам. Өченче ел инде. Килгән саен номерларга урнашуны яки өр-яңадан фатир белешүне яратмыйм.
Зур-зур көзгеле пыялалар, кенәз залларындагы кебек, эчтән зәңгәрсу-аксыл төс сипкән күп сандагы лампочкалар белән яктыртылган, хәтта тротуарларда яткан кар да зәңгәрләнеп күренә.
— Аһ! — дип кычкырып җибәрде хатын, искәрмәстән аның иңбашыннан этеп һәм кулы белән каядыр төртеп күрсәтте. — Күрәсезме?
Ул кибет янында туңып, бөрешеп утырган җирән песине күрде. Габдулла чанадан сикереп төште, йөгереп барып, бөгәрләнгән салкын җирән йомгакны кулына алып, куенына тыкты.
— Минеке, — дип, ашыгып әйтте ул, әйтерсең, песине аның кулыннан тартып алырга җыенганнар. — Алайса... сез алыгыз.
— Юк, сездә калсын. Миңа кунакка килер. Яле, мыр-мыр, син миндә сөт эчәргә каршы түгелме? Туктагыз, килеп җиттек. Артка борыл, акыллым.
Извозчикка көтәргә кушылды. Аларга ишекне сәер баш киемле карчык ачты. Әйбәтләбрәк карагач, карчыкның башында колакчыны өскә күтәртеп бәйләнгән
ДӨНЬЯ ГАМЕ
23
ирләр бүреге булып чыкты. Халат итәгенә абына-сөртенә, борын астыннан сөйләнеп, карчык аларны алгы якка уздырды, аннары, йөгереп барып, ут кабызды. Фирая ханым өстендәге тунын салды һәм туктап калды — Габдулла бу зур, кабарып торган җиңел тунны алырга тиеш иде бит.
— Кызык... — күңелле генә әйтеп куйды Фирая ханым. — Кыш, зыкы суык, мин җиңсә белән итәктән... Анысы нәрсәдән дип уйлыйсыз? Усак йомычкасыннан. Әйе, шундый кул остасы бар иде, миңа үзенчәлекле кәчтүм эшләде... Мин чанага аягүрә бастым, ике яктан ирем һәм каенага тотып бара, җыелышка очабыз гына. Кәчтүмне бөгәрләмәс өчен, палубадагы кебек тезелгән такталарга басып күтәреләм. Таң калдылар, шау-гөр килделәр... маскарадта булды бу хәл. Иртәгесен кәчтүм өчен бирелгән премияне тиененә кадәр остага бирдем, җиңсә белән итәк, билгеле, шул ук кичтә таралды, өйгә көч-хәл белән кайтып җиттек... Кая китте безнең мырауҗан?
Ханым карчыкка сөт салып бирергә кушты.
Габдулла пәлтәсен салды, ләкин песине кулыннан төшермәде, аннары, кабаланып, хуҗа хатынны тыңлады. Киез итеккә ияреп кергән кар эреде.
Ханым таләпчәнлек катыш серлелек белән әйтте:
— Безгә, мөгаен, маскарадлар кирәкмәстер бүген. Мырауҗан сөтен эчүгә китәрсез. Әйе, сезгә нәрсәдер әйтергә теләгән идем... Берәр чит тел өйрәнергә кирәк дигән уй башыгызга килгәне юкмы? Менә, мәсәлән, алман теле.
— Әйе, бик телим.
— Иртәгә мине табыгыз... Йә кайчан вакытыгыз булса, шунда сезне Мария Карловна белән күрештерермен. Гаҗәеп хатын!..
Песи баласы ул арада сөтен эчеп бетерде һәм тәлинкәне ялый башлады. Габдулла пәлтәсен киде, иелеп песине алды.
— Ярар, Аллага тапшырдык. Сау булыгыз. — Ул кулы белән ниндидер аңлаешсыз хәрәкәт ясады. — Бәлки ханым кулын үптерергә теләгәндер, дип уйлады Габдулла, әллә башыннан сыйпарга теләде микән?
Саубуллашканда, Газизә апасы һәрвакыт аның башыннан сыйпый торган иде бит, хәтта үсеп беткәч тә.
Извозчикка акчасы чак җитте.
Песи баласын күкрәгенә кысып, ул подъездга йөгерде.
3
Бу редакциядә бар нәрсә якын: исеме дә — «Әл-ислах» — үзгәртеп кору дигән сүз, ягъни яңалык вәгъдә итүче; агач бина һәм аның икенче каты; баскычлары — Габдулла аның түгәрәк җылы култыксалары буенча учын шудыртып йөгереп йөрергә ярата, һәрчак ачык ишекле чоланны — анда көне буе рәшәткәле җилле генә алсу вак күмер кисәкләре коеп самавыр кайный; агач күмере, чәй исе тәмәке, урамнан кергән саф салкын һава — һәммәсе дә күңеленә хуш килә...
Редакциягә кереп-чыгып йөрүчеләр ялыктырмасын өчен, ул иртәрәк килә, чираттагы мәкаләсен калдыра, Фатих белән бер-ике авыз сүз алышырга өлгерә һәм көне шул күтәренке рухта армый-талмый үтә.
Бүген иртә таңнан редакциядә нигәдер борчылган Сәгыйть әфәнде белән Галиәсгар Камалны очратты.
— Кәримовлар типографиясендә кичә жандармнар булган, — диде Фатих. Кәримовларда Казан әдәбиятчыларының шактые үзләренең җыентыкларын бастыра, жандарм хакимиятенең йогынтысы кайберәүләр өчен сәяси гаепләүгә әйләнергә мөмкин. Галиәсгар полиция алып киткән хәрефләр өчен борчыла. Татарча китаплар бастыручы танылган типограф Харитонов ун еллар элек аңа, матур язу остасыннан, хәреф бизәкләрен эшләткән иде. Хәзер аларның саны утыздан артып китте, аларның барысы да Кәримовлар типографиясендә иде.
— Күпме елым китте шуңа... бизәк тә төшердем, чокыдым да. Кануннар бар бит, ахыр чиктә!
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
24
— Кануннар? — диде Фатих, үртәлеп. — Риза әфәнденең гап-гади ниятен исегезгә төшерегез. Кануннар җыелмасыннан мөселман халкының хокукларына караганын җыентык итеп чыгармакчы иде, нәрсә булды? Цензура кырт кисте: янәсе, канун аларга пычагымамы. — Бераз дәшми торгач, ул күңелсезләнеп дәвам итте: — Без бит цензураны бетерү турында түгел, хыялыбыз — дөньяви белемле цензура булдыру.
— Котылу чарасы юкмыни соң?..
— Бар, нишләп булмасын! — дип бүлдерде аны Сәгыйть әфәнде. — Җыентыкларыбызны Домбровский типографиясендә бастырачакбыз.
— Шаяртмагыз, — дип үпкәләде Галиәсгар. — Кулъязмаларны изге Гурий туганлыгы йортына бирергәме? Акылдан язарсың!..
— Анда нәрсә телисең, шуны бастыралар: миссионерларның басмаларын да, мөселман догалыкларын да. Әйе, әйе! Күзәтеп-тикшереп торучы юк бит.
— Кемнәр алар? — дип кызыксынды Фатих.
— Алар, күрәсең, Меркурий сукмагы буйлап баралар, Марстан түгел.
Габдулла үзен цензор дип санаган адәмне исенә төшерде:
— Иманаевның кулы Домбровскийның типографиясенә дә җитәр.
— Аңа бик ышанасылары килмәс.
— Аның каравы профессор Смирновка тулысынча ышаналар.
— Бу профессорны ике күргәнем булды, — дип сөйләп китте Фатих һаман да сытык чырай белән. — Халыкка димим, фәнгә шулай түбәнсетеп карап ничек төрки дөнья галиме саналырга мөмкин икәнен хәзергәчә аңламадым. Хәтерлисезме, «Ревизор»ны тәрҗемә итәргә теләгән идек? Шул, Смирнов каршы чыкты бит!
— Хәтта Балда турындагы әкияткә дә...
— Әгәр аларга ирек куясың икән, алар шунда ук йә Лев Толстой җыентыгыннан, яки «Ревизор» дан, яисә Пушкинның әнә шул әкиятеннән башлаячак. Туктагыз, алайса Достоевский, Некрасов һәм Чехов тыела булып чыга бит!..
Галиәсгар ачынды:
— Без дистәләгән китапка күпме реклама бирдек, әгәр цензура җыентыкларның тамырына балта чапса, хәер сорашырга гына кала.
Габдулла, ачы көлемсерәп, Галиәсгарга дошман күзе белән карады: шундый вакытта ничек табыш турында әйтә ала бу бәхетсез сәүдәгәр? Галиәсгар, дөрестән дә, сәүдәдә мәгънә белүчеләрдән иде, чөнки атасы сәүдә итүче булып, улын да шул юлга кертергә әзерли иде. Ул хәйләкәрлектә атасын да уздырды. Әтисе улының сәүдәгәр кызына өйләнүен телиме? Яхшы, кыз аңа ошый. Яхшы, ул сәүдә белән шөгыльләнер, тик бары китаплар белән генә, аның бары тик китап кибетләре генә булыр.
«Гомере буе юл куешып яшәрмен дип уйлый!» Габдулла иптәшенә карата гадел түгел иде, моны үзе дә белә, чөнки эшлекле кешеләрнең килеш-килбәте ошамаса, үзен бернишләтә алмый. Галиәсгар мәһабәтлеге белән күзгә ташланып торса да, татарларга хас киң күңеллелеге белән бергә хәйләкәрлеге аны сәүдәгәр йә булмаса яңа гына өлгергән завод хуҗасына охшата.
— Ай-һай, көлеп тә күрсәтәсез! — дип кызды Галиәсгар, Фатихка төбәп. Кинаясе белән ачуын чыгарган Габдуллага исә ул борылып та карамады. — Бу хакта мин шуны әйтә алам...
— Җитте инде, дуслар, җитте! — Фатих арыган кыяфәттә елмайгандай итте. — Үзара үпкәләшү ярдәм итә алмас. Әйдәгез, карыйк әле, «Бәянелхак»ның хөрмәтле халкы ни белән сөендерә икән? Менә бик урынлы яңалык: «Декабрьнең өчендә Яңа татар бистәсе мөәзине Бәдикъ Әхмәровның ишегалдыннан Австралия токымлы күркә югалды. Борчуга төшкән хуҗасы табучыны бүләкләргә вәгъдә бирә...»
— Нәрсәсе бар инде моның? Менә монысы — гүзәл әсәр! — диде сиздерми генә кереп килгән Бәхтияров. — Күрегез, дингә нык ышанган наширләр Зингер
ДӨНЬЯ ГАМЕ
25
машинасына ничек оста итеп реклама ясаганнар: яшь кыз матур аягы белән тәбәлдереккә баса, өстендә Ауропа күлмәге, әмма... үзенең башы юк!
— Нәкъ мөселманча: япь-яшь кыз күп меңләгән укучылары каршында ачык йөз белән утырмас бит инде.
Телләре ачылып китте, төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып көлештеләр.
4
Габдулла атнага ике тапкыр Мария Карловнаның өенә йөрде. Ул, өлкән яшьтәге урыслашкан алман хатыны, кызы, кияве һәм оныклары белән яши. Кияве белән кызын Габдулланың бер мәртәбә дә күргәне булмады, әмма берсеннән-берсе кечкенә дүрт оныгы һәрвакыт әбиләренең бүлмәсеннән чыкмады. Алар әле үткен тавышлары белән чырыйлап кычкыралар, әле тынып калалар һәм «дер аффе», «дер аббе» кебек гап-гади алманча сүзләрнең дә әбиләре авызыннан тәэсирле чыгуын исләре китеп тыңлап торалар.
Кайчакларда Фирая ханым да күптәнге танышына кергәли, балаларны тәм- том белән сыйлый, хуҗабикә белән бергәләп хуш исле тәмәке тарта, яшь кызлар кебек көлә, шаяра. Мария Карловна йортында кунакларга чәй эчертү гадәте юк, шуңа аның яныннан чыгуга, алар берәр арзанлырак ашханәгә кереп, суган бөккәне белән чәй эчәләр. Яннарында гади кешеләр шау-гөр килә, һәм Габдулла хәйләле шаянлык белән, Фирая ханым аны гаиләсеннән кагылган кенәз улы дип кабул итәдер, аның турында күп нәрсәне белмидер... дип уйлый. Фатих өендә очрашкач, аның Фирая ханымга ачыктан-ачык дусларча мөгамәләдә булуын күреп, Габдуллада аңа карата ихтирам хисе артты.
Ул көннәрдә аларның редакциясендә фамилиясе Казанда каләм тибрәтүчеләр арасында беркемгә билгеле булмаган билгесез бер ханым җибәргән шигырьләр ыгы-зыгы куптарган иде. Почта, гомумән, бик мул — шигырьләр дисеңме, булган хәлләр турында мәкаләләр һәм көндәлек төрле вакыйгалар, — ләкин бу шигырьләр көтмәгәндә килеп, гәзитчеләргә сөенеч өстәде.
— Искиткеч, — диде Фатих, шигырьләрне укып чыккач. — Монда инәлү юк, үз дәрәҗәңне исбатлау, ләкин... башка төшенчәләр, дөньяга башка караш аша. Ир-ат абруеның какшамаслыгы да Аллаһ аша кире кагылмый.
— Минемчә, шигырьләрне ир-ат язган, — диде Сәгыйть әфәнде. — Алай гына да түгел: аларны безнең шагыйрьләр арасыннан берәрсе язган.
— Мин, киресенчә, ир-ат болай итеп яза алмый дигән фикердә, — дип җавап бирде Фатих.
— Мин кемнеке икәнен дә атыйм: Габдулла ул. Хәтта аның тупаслыгын таныйм.
Габдулла шунда ук җавап таба алмый торды, иптәшенең искәрмәсеннән шулкадәр гарьләнде. Нигә, нигә?.. Ярар, син шигырь төзелеше хакында язасың, күп шигырьләрне нәфис булмаган калыбы өчен кабул итмисең ди, ләкин нигә тиктомалдан шундый сүзләр әйтергә ди? Габдулла басты һәм, кискен сүзләрдән үз-үзен көчкә тыеп:
— Шигырьләр генә түгел, Сәгыйть әфәнде, кешенең мин-минлеге дә сез әйткәнчә, тупас булырга мөмкин, — диде.
Бервакыт ашханәдә утырганда, Габдулла шул шигырьләрне исенә төшерде һәм Фирая ханымга укыды. Ул фикерен тиз генә белгертмәде, һәм:
— Безгә, редакциядәгеләргә ошады, — дип кенә әйтеп куйды.
— Сез, ир-атлар, безнең көннәрдә хатын-кызлар ни кичергәнне аңлап бетермисез. Ниһаять, күзебез ачылды: дөнья киң, башка җәмгыятьләр дә бар икән һәм хатын-кызның күп нәрсәгә сәләтле булуына үзебез дә төшендек.
Аннары көтмәгәндә ул:
— Бүген җомга, әйдәгез мәчеткә барабыз, — дип куйды.
Шәһәрдәге күркәм мәчеткә — күренекле мулла, тарихчы һәм фәлсәфәче исемен йөрткән Мәрҗани мәчетенә киттеләр. Сигез кырлы биек манарасы, түгәрәк гөмбәзе,
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
26
ялтырап торган һилал ае ерактан ук балкый. «Авыл мәчетләрендәге кебек, манара ике кыеклы түбәнең сыртына урнашкан икән», — дип уйлады Габдулла. Йә Аллам, Болгар һәм борынгы Казанның җимерелеп, тузанга әйләнгән бар матурлыгы, үзенчәлекле корылмалары, кабаттан яңарып, ниһаять, тергезелә. Шаккатарсың! Алгы якта барыбыз да яраткан лалә чәчәген сурәтләү — Петербург бароккосының үзенчәлеген гаҗәеп җанландыра.
Гыйбадәт тәмамлангач, алар ап-ак кар җемелдәп яткан урамга чыкты, хатынның йөзе уйчан һәм кырыс иде, Габдулла хәтта, шулкадәр дини кеше микәнни бу, дип гаҗәпләнеп тә куйды.
— Хәзер миңа барабыз, — диде Фирая ханым, егетнең кулын ныгытып кысып. — Мин сезнең белән... сөйләшергә тиеш. Киттек!
Чанага утыргач, Габдуллага йөзе белән борылды. Ялтырап торган күзеннән очкыннар сибелә. Үзе тантаналы, әмма сагышлы.
— Минем кыз балам бар! Дөньяда аннан да кадерле кешем юк! Аллам сакласын, аңа берәр бәла-каза килсә, мине үлемгә дучар итәр кебек. Кызыма бары алты яшь, ләкин инде аның алдагы язмышы турында уйланам. Мин хәлле кеше, аны гимназиягә бирә алам, аннары Петербурга — курсларга, аның янәшәсендә булу өчен, үзем дә күчеп китә алам... Кызым акыллы, тырыш, ләкин иң мөһиме — аның нык булуын телим. Холкында да, тәртибендә дә, белем алуында ныклык... Тик бу бик авыр, чөнки кешенең үзеннән генә тормый! Әтием чыгышы белән кенәз нәселеннән, офицер. Җиребез күп, ат заводыбыз бар иде. Мине кызлар мәдрәсәсенә бирделәр, анда тәртипләр иркенрәк булганга, гимназиягә күчерделәр. Дусларым шәһәр кызлары булды, араларында шактые марҗа, алман һәм яһүдәләр дә бар иде. Әмма безнең милләт аермасына исебез китмәде диярлек. Китаплар уку, әңгәмәләр, егетләр белән аралашу — үз иркебездә булды. Мин дә үземне җиңел, иркен хис иттем. Ләкин өйдә — әни, дөресрәге, әбиләр тарафыннан куелган мәҗбүри тәртип: үземне мөмкин кадәр тыйнак, күзгә ташланмаслык итеп тотарга, гыйбадәт кылырга, икенче төрле киенеп йөрергә, гимназиядәге дус кызларымны, егетләр турында әйтеп торасы да юк, кунакка чакырмаска тиеш идем. Әниемнең кырыслыгына түздем, карчыклар һәм мәхәллә мулласы хатынын кунакка чакырганда, өстәл янында әдәпле генә утырдым. Ләкин бу зур бәла түгел, бу үз өебез, үзебезнең тормыш рәвеше. Уку елларында, дус кызларым белән аралашып, өйдә авырлык белән булдырган табигый тәртибемне шунда ук югалта идем. Үз-үземне чиклим, юктан да шикләнә башлыйм... ниндидер икейөзлелек, кемнедер алдарга тырышамдыр кебек иде. Шулай итеп, дусларым белән табигый аралашу барып чыкмады, ахырга кадәр ихлас, эчкерсез була алмадым. Яшь кеше өчен моннан да куркыныч нәрсә бармы?
Мин сайлаган кешемне табып, әти-әни ярдәменнән башка да таныша аласымны, яратканымны аңлагач, аңа кияүгә чыгасымны белә идем. Ләкин шунысы да ачык иде: сайлаган ярым белән бер диндә һәм аның бай гаиләдән булуы шарт иде. Күрәсез, гади генә түгел, ниндидер өстәмә шартлар белән сайлау булып чыга. Мин язмышымның рәхимле булуына ышандым: тирә-юньдә никадәрле матур да, бай да диндәшләрем бар. Берәрсен сайлап гашыйк булырга гына кирәк һәм бәхет үзе кулыма килеп керәчәк. Әмма күңел көрлегенең яшертен теләге (әйе, мөгаен, шулдыр!) мәдрәсәдән куылган шәкерткә гашыйк булырга мәҗбүр итте. Менә шунда әниемнең хакимлеген күрдем: шәкерт белән очрашуны тыйдылар, үз өемдә тоткын булдым, озак та үтмәде, булачак иремнән яучылар килеп төште...
Шулай да булсын, әле каршы килә ала идем, әти дә туп-туры әйтте, ирексезләмим, диде. Тик ниндидер тоемлау, тормышым башкаларныкы кебек булмас дигән өмет, ниһаять, гап-гади кызыксынучанлык, яңа кызыклы тормышка ашкыну үзенекен итте — мин риза булдым. Ирем яшь, мөстәкыйль, чибәр һәм укымышлы, тиздән мин аны ошаттым да. Аннары минем белән булган гаилә тормышы бары уен гына иде. Ул ирем үлгәнчегә кадәр дәвам итте. Хәтта матәмдә дә югалтудан бигрәк икейөзлелегемнән азапландым... мин борчылдым: ул шундый яшь, көче ташып тора һәм уйламаганда
ДӨНЬЯ ГАМЕ
27
дөнья куйдымы? Икенче яктан күңелемдә кемдер пышылдый: менә хәзер син ирекле, үз язмышың белән үзең идарә итә аласың. Юк, моны сөйләп кенә бетереп булмый, юк!
Ләкин, күрәсең, аның инде онытыла барган авыртуны кабат яңарту, үткәне белән хәзерге арасындагы чикне ачыграк тою өчен сөйлисе килде. Аңа киңәшләр дә, юату сүзләре дә кирәкми, бары игътибар белән тыңлау гына кирәк. Габдулла дәшмәде, тыңлады.
— Яшьлегемнән гаҗәеп сәер бер тойгы калды. Кайдадыр, урамдамы, кибеттә, бакчада яки театрдамы, ялгызым гына кала алмадым. Оялу яисә куркудан түгел, мин әйтерсең үземне, барлыгымны югалтам, үз-үземне ничек тотарга белмим. Әтием янымда булганда, сыным турая, як-ягыма ышаныч белән карыйм, аның танышлары белән җиңел аралашам, шулай ук абыйларым, иптәш кызларым һәм таныш студентлар белән дә. Ләкин ялгызымны калдырып китүләре була... мин сыгылып төшәм, нәрсәдәндер кызышам... Шул вакытта берәрсе миннән кайсыдыр урам яки йортның кайда икәнен сораса, әйтеп бирә алмас идем. Ялгызым гына мин беркем түгел идем кебек.
Кайчакларда Фирая ханым Габдулладан үзе турында сөйләвен үтенә. Үзе турында? Ул моны булдыра алмас. Һичкайчан. Ул теләсә ни турында теләсә кем белән сөйләшә, башкаларның эч серләрен сабыр гына тыңлый ала, тик үзе турында сөйли алмый. Мөгаен, кызганыч булып тоелудан куркадыр, үзен жәлләүләрен ул күралмады. Әгәр апасы булса, икенче эш: ул болай да энесе турында барын да белә, аны ярата, жәлли иде. Габдулла үзе дә апасын ихластан яратты, кызганды, аның язмышы озак еллар теләсә кайсы хатын- кызның язмышын үлчәү үрнәге булып торды. Берәр хатын-кыз турында ни генә белмәсен, ул инде аның өчен ачыш түгел, апасы язмышына өстәмә генә булып тоелды.
Аның Фирая ханым белән бәйләнешен Сәлим дә белә. Бу ни сәбәптәндер, аны дулкынландыра һәм ачуын чыгара иде.
— Миңа калса, ул сине бала-чага урынына йөртә, — ди ул үтергеч елмаю белән. — Син... акча сора аннан, акчаң юк бит! Теләмисеңме? Афәрин! Ул хайваннар кемнеңдер үзеннән теләнүен генә көтә.
— Тынычлан, — ди аңа Габдулла, — юкса мин сине куып чыгарам.
Тегесе шунда ук телен тешли, ачуланып, үпкәләп мышнарга тотына.
— Сиңа хәзер бер сүз әйтеп булмый.
5
Май башында хуҗа, бурычлардан котылыр өчен, кибетен сатты. Кибетнең яңа иясе элеккеге хезмәткәрләрдән баш тартты. Габдулла китаплар тутырылган сандыгы белән кием-салымы төйнәлгән төенчекне извозчикка салды да, кулына песиен тотып, редакциягә китте.
— Каян килгән бу песи? — дип гаҗәпләнде Фатих.
Габдулла аңлатып биргәч, бүтән сораулар бирмәде үзе.
— Яраган, — диде Фатих. — Яшәр урынны тегесеннән яхшырагын табарбыз. Җәй өчен Кабан күле ярыннан өй алып торырга телим. Ботан бакчасына каршы. Шунда ук редакция дә булыр.
— Мин эшсез калдым бит.
— Штатка алырбыз.
Габдулла төенчеген кулыннан төшереп җибәрде, сөйләнә-сөйләнә, песиен сыйпарга тотынды:
— Шулай, Мияукаем, дөрес әйтәләр: бәхет яуса, җүләргә дә җай килә икән бит.
Йорт белән ихата дача сыман, аулакта, яшеллектә урнашкан. Йөз сажиннар тирәсе ераклыкта күлнең тыныч суында Ботан бакчасы көзгедәге кебек тирбәлә. Кечкенә салларга утырып, малайлар балык тота, кайсылары чәрелдәп салкын суга чума да, калкып чыккач, яр буена кояш җылыткан сары комга барып ава. Габдулла аларны
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
28
ишегалдына — кузна уйнарга чакырды. Малайлар кебек яланаяк, яланбаш Габдулла бура таягы туры килеп тигән саен дәртләнеп кычкырды.
Уйнап туйгач, ул бүлмәгә кереп язарга утырды. Төшке аштан соң Фатих белән Бәхтияров клубкамы яисә кемнеңдер дачасынамы киттеләр. Габдулла исә яр буена чыгып утырды, тирә-ягына күз ташлап, тәмәке кабызды. Бистә халкы — кемнәрдер гармун уйнап, кемнәрдер җырлап көймәдә йөзә. Караңгы төшкәч, көймәләр борыннары белән ярга килеп төртелде, күл өсте тынып калды. Каршы якта, су аналары микән, ниндидер шәүләләр күренеп-күренеп алды. Ул урыныннан торды да ишегалдындагы кечкенә йортка китте, аларда хуҗалык эшләрен башкарган Саимә апасы белән чәй эчтеләр, аннары ул үзенең бүлмәсенә кереп, эшкә утырды. Төн уртасына кадәр урыныннан кузгалмады, алай да күп язылмый, аны тынгысыз уйлар урап интектерә.
Иртәгесен онытыла торган беркөнлек фельетон белән мәкаләләр аны файдасыз шөгыль һәм әрәмгә көч түгү дигән фикергә китерде. Ул фабрикаларда осталар яртысын хатын-кызлар һәм балалар тәшкил иткән эшчеләрне мыскыл итә, дип яза, ләкин изү-җәберләү ничек бар, шулай кала бирә. Ул беркайдан бер тиен кермәгән милли театрның аяныч өлеше турында яза, шул вакытта калын кесәлеләр ниндидер мәккә суфыйлары файдасына меңнәрен дә кызганмыйлар, театр исә фәкыйрь хәлдә кала бирә. Ярдәм итү максаты белән үзләре тиеннәр ыргытып, үз халкын яхшылыкның кадерен белмәүче, тупас, дорфа дип атаучы милләтчеләр турында күпме язды! Телдән дә, язма рәвештә дә бергәлек хакында даими кабатлап торуларны искә төшерәсеңме... Бергәлек булмады һәм булмаячак та, берләшү идеясе — ялган, начар капланып торган чаршау гына.
Менә Һиндстанда белем алучы Һинди Минһаҗ туган иленә кайтты да мөселманнардан акча җыйды. Янәсе, Хвалынск өязендә университет төзелешенә кирәк. Акчаны үзләштерде, сәүдәсен башлады да бай сәүдәгәрнең кызына өйләнде. Менә Йосыф Акчура, кадетлар партиясе әгъзасы, Фәләстыйнга мәчет төзергә китте; Габдрәшит Ибраһимов, либерал, Япониягә юнәлде — шулай ук мәчет төзетә. Дистәләгән гәзит-журналлар, либераллар, эсерлар, кадетларның — һәммәсенең бу акылдан язганнарның кыланышыннан күңелләре нечкәрә. «Бәянелхак» үзенең сәхифәләрендә сыра заводларының рекламасы белән тиргәшүне аралаштыра; хатын-кызларга театрга йөрү — гөнаһ, дип вәгазь укый, шул ук вакытта «Аркадия» фахишәләренең белдерүләрен бастыра. Боларда үз халкы, үзләре әйткәнчә, үз милләте өчен бер тамчы булса да кайгырту бармы?
Элегрәк илнең мәдәни тормышын мәчетләргә бирергә омтылучыларны шамакайлар дип шаярталар иде, хәзер исә алар усалрак чыгышлар ясый. Күптән түгел, Тукайны иманнан аерырга кирәк, дип белдерделәр! Бу аны көлдерде, шунда ук фельетон белән җавап кайтарды: наширнең кибеттә сату иткәндәге элеккеге гадәте калган: аласың икән — ал, юк икән — кибетемнән ычкын! Габдулла иманнан аерылуның алар тарафыннан шактый киң мәгънә аңлатуына башта төшенмәде: ул көфер, Алланы сүгүче генә түгел, милли мәнфәгатьләрне сатучы хыянәтче дә; аның урысчадан тәрҗемәләре дә гаеп санала икән. Алар аны халык каршында җәмгыятьнең дошманы итеп күрсәтергә телиләр, имеш...
Бервакыт һава сулап йөргәндә, капка төбенә извозчик тарантасы килеп туктады. Аннан Сәгыйть әфәнде төште.
— Мәгәр сез дәрвиш икәнсез! — диде ул Габдуллага, кулын сузып. — Белмәгәнмен дә.
Габдулла үзендә ниндидер куаныч тойды. Аны күрүенә шат, ялгызына күңелсез икәнен авыз эчендә болгатып, ул кунакны яр буйлап сәйранга чакырды.
— «Бәянелхак»ның изге кулы монда да үрелгән, дип ишетелде, — диде Сәгыйть әфәнде, дачадан ераклашкач.
— Хак, — диде Габдулла һәм шаяртып зарланды: — Мин коеп куйган милләтче түгелме соң, бары татар кызларын гына яратырга тиеш дип саныйм... Алар мине
ДӨНЬЯ ГАМЕ
29
үзебезнең гүзәлкәйләребездән аерырга маташалар.
— Хәзер күрәм, без барыбыз да ялгышканбыз, — диде Сәгыйть әфәнде, шаяртуга игътибар бирмичә. — Жәмгыятьне агартып, аның белән якынлашырбыз, ул да үз шагыйрьләренә карата ягымлырак булыр, дип уйлап ялгышканбыз. Безнең иптәшләр арасында җәмгыятьнең тануына өметләнүче һәм бертуктамый «милләт», «милләтнеке» дип кабатлаучы беркатлылар күп икән ләбаса. Менә ниндидер бер шагыйрь «Хатыннар өчен милли көйләр» дигән тулы бер китап бастырган.
Габдулла күңелле генә көлеп куйды:
— Менә хәзер Коръәндә телгә алынганнарның һәрберсенә багышлап шигырьләр язарбыз.
Алар ярдан шактый ераклашты, кояш та түбән тәгәрәде, ләкин Сәгыйть әфәнде кире борылу турында уйламады да, дәшмичә, кашларын җыерып барды һәм, ниһаять, теле ачылды:
— Сезгә укыйм, тыңлагыз әле:
Бигрәк артык изде дөнья...
Калмады сабырым, бетәм, Тик азаккы тамчы яшьнең Җиргә тамганын көтәм.
Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе,
Бу азаккы яшь булыр бу, Идеалымның йолдызы!
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс;
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм, караңгы көн бетеп бер, Мәңге якты ай туар!
— Шәп, бик шәп юллар! — диде Габдулла икеләтә шатлык белән, чөнки Сәгыйть әфәнде, мөгаен, беренче итеп аңа укыгандыр.
— Гафу итегез, Габдулла... сезгә гади генә дәшәм, сез дә... миңа Сәгыйть дип кенә әйтегез. Дусларча киңәш бирәсем килә: сак бул, бу өер бездән көчлерәк, аларны ни намус, ни дәрәҗә туктата алмый, чөнки аларның намуслары да, дәрәҗәләре дә юк.
— Мин курыкмыйм. Шулай да кайвакыт... башка: алда безне ниндидер хәвеф көтә, дигән уйлар килгәли. Ирек турында хәзер әллә ни кычкырмыйлар, кешеләр күз алдында әшәкеләнә бара. Халыкка әллә ни булды?
Ләкин аның белән, шагыйрь белән дә нидер булган, элек тә ул дөньяга кашларын җыерып карый иде, карашында тирән ачу, нәфрәт очкыннары кабынып алгалады, әмма бу битарафлык, курку түгел иде? Хәзер ул клубларда, редакциядә сирәк була, көндез номерында берүзе утыра. Кичләрен танылган гүзәлкәй, шулай ук тәрбияле әфәнделәр тарафыннан каргалган Мәрьям Искәндәрова җырлый торган рестораннарда үткәрә, диләр. Аның үзенең дә тавышы шәп, халык көйләрен гаҗәеп хисләнеп башкара; хәзер аны Мәрьям белән бергәләп, халык алдында түгел, граммофон пластинкалары чыгара торган ниндидер фирмада җырлап йөри дип сөйлиләр. Ул Мәрьямгә гашыйк булган, диләр... Әмма ул бер дә гашыйк кешегә охшамаган иде.
— Бар да ялган! Нервылар, нервылар, — Сәгыйтьнең тавышы калтыранды, ул да булмады кычкырып көләргә тотынды: — Хәер, нинди нервлар булсын бездә, әтиләребез күңел нечкәлеге турында берни белмәгән, безгә каян килсен ул! Ярар, иптәш, хуш.
Үзе кузгалмый, карашы белән бушап калган тын яр буйларын айкый...
Сәгыйть белән саубуллашкач, Габдулла ялгызы гына шактый торды әле, тәмам караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга борылды. Көтмәгәндә дусты белән очрашу күңелле булса да, күңелендә ниндидер юшкын калды. Нишләргә, алга таба ничек
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
30
яшәргә? Казанда калып дөрес эшләдеме ул? Бәлки күчмә тормыш аның өчен кулайрак булгандыр? Һәр яңа кеше белән очрашкан саен, ялкынланып язган чәнечкеле, зәһәр мәкаләләрен ертып чүп чиләгенә ыргытканда, ул ниндидер чакыру ишеткәндәй тойды һәм үз-үзеннән алдагы тормышының мәгънәсе турында сорады. Менә аларның редакциясенә Ырымбурдан яшь, каләмле, Галимҗан Ибраһимов керде. Егермене узган, озын чәчле, тар чырайлы, чандыр, кискен хәрәкәтле егет. Шундый акыллы, укымышлы! Борынгы ислам мәдәнияте, Декартның вәгазьләре, диннәр турында иркен фикер йөртә. Казанга исә университетка әзерләнү уе белән килгән, тик башта Кавказ һәм Кырым буйлап сәяхәт итәргә тели.
Егетне тыңлагач, аның да сәяхәт итәсе, очрашасы, сирәк китапларда актарынасы, көндәлек фельетоннардан аерылып торып, үзе өчен нәрсәдер язасы, укыйсы... сукбайлыкка китәсе килде.
Йомышчының кулыннан язу алгач, ул сискәнеп китте. Язу Фирая ханымнан иде.
Ул ханымны бер минутка да исеннән чыгармады, әмма аны эзләп табу, каядыр чакыру, сөйләшү башына да килмәде. Ханым аны җиңелчә генә шелтәләгән, шушы көннәрдә ничек булса да үзенә кереп чыгуын үтенгән, озакламый Казаннан китәргә җыена икән. Бәлки... Фирая ханым юлдадыр инде? Яки хәтере калгандыр, аны күрәсе дә килмидер? Йомышчыны шаккатырып, кискен генә сорап куйды:
— Шунда ук йөгердеңме хәбәр белән... Ул язгач та?
— Шунда ук...
— Извозчик көтеп торамы?
Хезмәтчене аркасыннан эткәләп-төрткәләп, аның белән бергә чанага атылды. Дөрес эшләде ул, чөнки хатынның адресы онытылган иде.
Фирая ханым аны чын күңелдән сөенеп каршы алды, Габдулла ирексездән аның озын матур бармакларын яңагына тидерде.
— Кичерегез, — дип пышылдады ул, кинәт кабынып китүе һәм озак килми торуы өчен үзен гаепле санап.
Ханым аны үзенә каршы кәнәфигә утыртты, хезмәтчегә чәй китерергә кушты, Габдуллага яңа урынга күчтеңме, ияләшеп буламы, дигәнрәк сораулар бирде.
— Әйе, — диде ул, — әйбәт. Без анда җәй буе торачакбыз.
— Аннары? Тагын күченү, тагын номерлармы?
— Әлбәттә, — диде ул гади генә. Ләкин... җәй буена бит!
Ханым аның кайнарлануыннан көлемсерәп куйды һәм сораштыруын, гаҗәпләнүен дәвам итте: бертуктамый күченүләр булмый бит инде, ничектер тормышны җайга салырга кирәк... кем кайгырта аны? Кем? Бу сорауны ул башта аңламады: кемдер аның артыннан йөрергә тиеш микәнни? Акчасы җитә, хәер, аңа күп кирәкмени? Торган өчен түләргә, хәрчәүнәдә төшке ашка, кирәкле китапларны сатып алуга җитсә... Сәламәтлеге турында уйларга кирәк иде. Аның нәрсәсен уйлыйсың инде? Дөрес, кайчакларда йөткергәләп ала. Бизгәге башланса, аспирин каба — булыша. Кымызга барыргамы? Су яки кымыз эчәр өчен махсус баралармыни? Бәлки далага, казакъларга китәр, шунда кымыз да эчәр.
— Китәргә җыенуыгыз хакмы?
— Әйе, — диде ханым, сагышлы елмаеп. — Кышка гына әйләнеп килермен, мөгаен. Тик башта Акчуринда булырга кирәк, беләсездер, шәт — танылган фабрикант. Ул безне бергә чакыра. Әйдәгез!
— Әлбәттә. — Ул берсүзсез ризалашты. Әмма шунда ук үкенде дә: андый очрашуларны яратмый иде ул.
Фирая ханым китәсе көнне хәбәр итәчәген әйтеп саубуллашканда:
— Үзегезне саклагыз! — дип өстәде.
— Алла сакласын! — дип шаяртты Габдулла, кызарып, һәм ашыга-ашыга ханымның кулын кысты.
ДӨНЬЯ ГАМЕ
2. «К. У.» №3 31
Урамга чыккач, аңа ханым янында бик аз торгандай тоелды. Тик алда, кыска гына дип аталса да, бергәләп чыгасы тулы бер сәфәр көтә иде әле!
Извозчик, халык төркемен уза-уза, шәһәр читендәге ярминкә рәтләренә ашыкты. Аттракционнар янына килеп туктады.
Габдулла карусель тирәсендә әсәрләнгән бер малайны күреп алды. Малайның әйләнәсе килү теләге Габдулланың үзенә күчте гүя: һәй, гаҗәеп нәрсә бу әйләнгеч! Малайга карап, ул үзенең шундый чагын исенә төшерде. Кайчандыр, бик күптән, Габдулланы тәрбиягә алган анасы базарлар буйлап алып йөргән иде — кыш буе шул ярминкәгә дип теккән түбәтәйләрен саттылар. Аның бик тә карусельдә әйләнәсе килде, әмма анасы әллә акчасын жәлләде, әллә үз борчулары аркасында аның теләген аңлап җиткермәде, Габдулла нәүмиз калды. Әмма ни өчен Габдулла үзенең бала чагын чит-ят малай турында уйлагандай якын итә соң әле?
Чираты җитте, әйләндерүчегә билетын сузып, Габдулла ниндидер приказчик каршындагы атка атланды. Шома сырты тайгак, очып төшүең дә бар. Музыка уйнап җибәрде. Карусельнең шыгырдавы, кешеләрнең шатлыклы тавышлары көйгә кушылды. Китте, китте!.. Ничек шәп, бик шәп! Рәхәт!
Шау-шу, ялтыр-йолтырлар алга таба бүтән тәэсир итмәде.
Ул юлындагы беренче сату чатырына керде дә ниндидер буш тартма өстенә ишелеп төште. Бугазына яше тыгылды. Менә шулай тәмамланды аның нидер сиземләве, дулкынлануы, күз күрмәгән калаларга сәфәр кылырга әзерлеге
— тукыма кисәгендәге шәһәр шәүләләре белән! Болар бар да тормышның чынлыгына, аның башлангычына, яңалыгына үрелеп карау кебек булды. Берничә минуттан ул тынычланды һәм, шулай да бу манзара кызык әйбер, дип уйлады. Сәнгать түгел, монысы билгеле, шулай да сәнгатькә тартым нидер бар. Әгәр тукымага аның туган җире кырлары, елгалары, урманнары белән төшерсәң, бик матур күренер иде, мөгаен. Кайдадыр еракта яшәгәннәр бу манзарага карап сокланырлар, шул матурлыкны көн дә күргән мондагыларның исләре дә китмәс иде. Бу күренеш аз гына булса да шигырьләргә охшый түгелме, ул да тормышны аның беренче исләреннән һәм сурәтләреннән башлап, әмма шул ук вакытта аны гаҗәеп итеп күрсәтүе белән күз алдына китереп бастыра бит.
Ике көн узып киткәч, Фирая ханым хәбәр алды: әнисе каты авырып киткән.
— Әгәр соңарсам, үземне мәңге гафу итмәячәкмен. — Ул моны шундый кайгылы итеп әйтте ки, Габдулланың йөрәгенә тиде. — Якыннарым кимегәннән- кими. Үтенәм синнән, — «син»гә күчеп, ул Габдулланың үзе өчен кадерле икәнен сиздерергә тырышты, — мине онытма, дустың дип сана! Тагын бер үтенечемне читкә какма... бай гаиләләргә карата мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Алар син уйлаганча ахмак һәм явыз түгелләр. Мин дә бит, — ханым көлемсерәде,
— шулай ук бай.
6
Июнь дә бетеп килә, Казан арты кырларына бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Гәзиттәге хәбәрләр дә, авылдан килгән хатлар да, монда шәһәрдәге сөйләшүләр дә тынычлыкны ала торган. Һава томанлы кызгылт төскә керде. Болак кипте, елга юлы өстендә куе сасы ис аңкып тора. Кабан күле дә саекты, төбе комлы сайлыкта кармак тоткан малайлар чуала. Төннәр бөркү, ялыктыргыч. Өчиледән хәл белергә Кәбир мулла кереп чыкты, ул атасы, ягъни Габдулланың мәрхүм бабасы урынына мәхәллә мулласы булып калган. Элек тә фәкыйрь авыл, хәзер, аның сүзләренә караганда, киләчәктә ни көткәнен уйлап куркуга чумган. Абзасы Габдулладан ике яшькә зуррак, дөрес, ул берникадәр сабырланган, әмма элеккечә 32
РӨСТӘМ ВӘЛИЕВ
хәрәкәтчән, сүзчән, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Ябыккан, саргайган, ниндидер бетмәс ютәл белән азапланган Габдулланы күреп шаккатты.
— Тыңлале, энекәш, эшем күп түгел, кибеткә барып, тиз генә кадаклар алам да — киттек безгә. Яңа йортымны да күргәнең юк, хатынымны да. Берәр атна торырсың, сөт эчәрсең, аннары үзең карарсың — көчләп тотмам.
Габдулла риза булды. Абзасы кибеткә барып килгәнче, киемнәрен алыштырды, күчтәнәч-мазар алды, дүртенче киткәндә, яктыда кайтып өлгерергә өметләнеп, юлга кузгалдылар.
Шәһәрне чыгуга, киң кырлар башланды, тик алар сарыга манчылган иде. Өстә усалланып искән җил тәбәнәк сабакларга кагылмый, кагылса да, шунда ук кабат югарыга күтәрелә. Юл буе алда кызгылт томан торды, ник бер адәм заты очрасын — тирә-юнь тирән тынлыкка чумган. Бердәнбер очраган җигүле атның үлән чемченүе, шунда ук бер хатынның җирдән иелеп нидер алуы бик кызганыч күренеш булып тоелды.
— Байлар болынында печән чапканнар, хатын шуның калдыкларын җыеп йөри. Шулай иртәдән кичкә кадәр бер-ике кочак була. Кышын нишләр ул бичара хатын? Күпләр терлегеннән колак кага, язын җир кисәген эшкәртә алмый, — дип аңлатты Кәбир мулла.
Әбүзәров исә ачлык була калса дип туплаган илле пот ашлыгын сатты. Нәрсә өчен диген? Ниндидер ахун белән «көрәшер» өчен. Эттән туган гаскәри!..
Керәшен татарлары яшәгән авылны чыкканда, елгага таба барган хатыннар очрады. Эченә нәрсәдер салынган ике чуен казан тотканнар, берсенең кулында урындык, икенчесендә — икона, калганнарында — берәр сай савыт. Кәбир мулла, көлемсерәп, атны туктатты да арбадан сикереп төште, үз янына Габдулланы дәште, карап торыйк, янәсе. Хатыннар ул арада елга буена килеп җитеп, үргән палас җәйде, йөзләрен кояшка борып, яланаяк шунда бастылар. Арырак урындыкны куеп, иконаны урнаштырдылар. Озын буйлы, ябык битле, кипкән-корышкан бер карчык дога укыды.
— Мәрхәмәтле җир анасы, җир атасы, кояш анасы, кояш атасы, су анасы, су атасы... сорыйбыз — күктән хәл кертә торган ташкын төшер... Үз халкыңа бәхет, игелек бир...
Гыйбадәт кылгач, хатыннар палас өстенә ашъяулык япты, тирәли тезелешеп утырдылар. Һәрберсе кулына сай савыт алды. Карчык озын саплы чүмеч белән чуен казаннан ниндидер ботка салып чыкты.
— Күр мәҗүсиләрне... нәрсә кыланалар, — дип сөйләнде Кәбир мулла, көлемсерәп. — Тугыз йөз еллар элек безнең халык шулай гыйбадәт кылган.
— Христиан гыйбадәте түгелмени бу?
— Һич тә охшамаган.
— Иконалары бар бит?
— Болай гына, христиан Алласы үпкәләмәсен өчен генә, — дип көлде Кәбир мулла. — Ярар, Ходам, сораганнарын бир. Кузгалдык!
Ике чакрымнар чамасы дәшмичә баргач, ниһаять, Кәбир мулла сүз башлады.
— Миңа да кырда күмәк намаз укуны, дога кылуны уздырып алырга кирәк, — диде ул. — Аңлыйсыңмы, һаман өлгереп булмый: әле печән чаптым, аннары киртә тоттым, хәзер менә түбәне буярга җыенам.
— Кара аны, кешеләр безгә мондый мулла кирәк түгел, дип куып җибәрмәсеннәр. — Габдулла көлеп куйды. — Хәер, теләмәсәң, оештырма.
— Ярамый, халык сорый, менә түбәне буйыйм да.
Эңгер-меңгердә кайтып җиттеләр. Капка төбендә хуҗабикә каршы алды. Яшь, бик сөйкемле, үткенлеге күренеп тора.
ДӨНЬЯ ГАМЕ
2. «К. У.» №3 33
— Исән-имин кайтып җитүегез белән! Кадерле кунак — хуҗаларга шатлык.
Капка үзеннән-үзе ачылып киткәндәй булды, караңгы ишегалдында тагын бер хатын-кыз сыны чагылып китте һәм хуҗабикәнең тавышыннан өйгә атылды:
— Мәйсәрә, әй Мәйсәрә, самавырны әйбәтләп өрдер!
— Менә, хатын шундый, — Кәбир мулла көлемсерәде, ләкин горурлануы сизелеп тора иде. — Өйдә көне буе кыңгырау чыңлап торган кебек.
Кичке аш сөйләшүләр, истәлекләргә бай булып, озакка сузылды. Сый- нигъмәт ташып, хезмәтче хатын аяксыз калды, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Хуҗабикә үзе өр-яңадан, җиң сызганып, сыйлау эшенә тотынды. Аштан соң Габдулла мәлҗерәп төште, аңа ишегалдындагы җәйге өйдә урын хәстәрләделәр. Башы мендәргә тиюгә, ул шунда ук йокыга талды.
Иртән иртүк торуга карамастан, ул абзасын өйдә тапмады. Басу капкасы янында, диде хатыны, киртә белән маташа икән. Чәен эчкәч, Габдулла авыл читенә чыкты. Кәбир мулланы башта танымады: алама күлмәк-ыштаннан, киң читле киез эшләпәдән, кулына балта тоткан.
— Якында гына көтүлек, — дип зарланды ул, — каһәр суккыры сыерлар минем басуга керергә генә торалар.
— Нишләп миңа да дәшмәдең? — диде Габдулла. Ул киртәне кулы белән тотып торды, абзасы шул арада аны казыкка кысып бәйләде.
— Ярар, әйдә, — диде абзасы, — ял итәргә дип килдең, бар, рәхәтләнеп ял ит.
Киртә белән эшне бетергәч, ул балтасын билбавына кыстырды да энекәшенә елмаеп күз кысты.
— Хәзер түбәне буйыйбыз!
— Мин дә синең белән.
Икәүләп түбәгә менделәр, әмма буявын Кәбир мулла үзе генә буяды. Ул тар баскыч белән җиңел генә күченеп, озын чорык буйлап тиз-тиз пумаласын йөртте. Габдулла түбәнең сыртына утырып та, ятып та торды. Абзасы елмаеп, аны кумакчы булды:
— Син, бар, төш әле. Башыңа кызу сугар.
— Бергә керербез.
— Минем эшем күп әле.
Чыннан да, авыл мулласының эше бетмәс-төкәнмәс. Үз кырын үзе сукалап чәчә, уңышны җыеп ала, печән чаба, аны кибәнгә өя, крәстияннарның терлеген дәвалый, үзләренә табиблык ярдәме күрсәтә, аларның балаларына кечкенә мәдрәсәдә сабак укыта, кичләрен ата-аналарына вәгазь сөйли. Крәстияннарның кайберләре, мәчеттән чыкканда, Кәбир мулладан калмый: белемле кеше белән гәпләшәселәре килә. Кәбир мулла аларны кызыксындырган сорауларга түбәнчелек күрсәтеп җавап бирә, әмма андый әңгәмәләр аңа авырга туры килә.
— Минем өчен мондый гәпләргә караганда алачыкта чүкеч белән сугу җиңелрәк, — диде абзасы, Габдуллага зарланып. — Кайсыбер муллаларга сөйләргә генә бир, ашау-эчүен дә оныта. Вулыста очрашканда, таңга кадәр утырган чаклар бар. Аңа карап ышану артамы йә кимиме? Мин болай уйлыйм: ышану бар икән, димәк, бар инде ул, юк икән — юк.
Габдулла көлде. Абзасы ошый иде аңа. Бүген аның йокысы качты. Ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан йолдызлар сибелгән тыныч күк йөзе күренә, кечкенәдән таныш йолдызы калганнарыннан яктырак нур сибә, тик, кызганыч, ул аның исемен белми иде. Басу-кырлар, авыл тузаны исе килә, кыштырдау- 34
ДӨНЬЯ ГАМЕ
2.* 34
шытырдау, мыгыр-мыгыр кеше тавышлары шәһәрдәгегә охшамаган — бар да күңелгә якын.
Өлкәннәр, басуга чыкканда, аны да үзләренә ияртүләрен исенә төшерде. Кырлайда тәрбиягә алган атасы, Сәгъди, байларга яллана. Тугыз яшьлек Габдулла тырма тотарлык иде инде. Кояш белән бергә торалар. Тамак ялгап алгач, атларга камыт кигезеп, мичәү бауларын сөйрәп, басуга китәләр. Атасы Габдулланы турыга атландыра, калган атларны арттан тырмаларга бәйли. Сәгъди кыр уртасында тора, малай аның яныннан узган чакта тырмаларны күтәреп, актамырдан чистарта, аннары аларны арбага төяп богылга сала. Өч ат белән тырмалау ансат эш түгел, уяу булырга кирәк: йә тырма дөрес борылмый, йә яны белән әйләнә, йә теше белән өскә карап ята. Атланып бару йокыны китерә, ләкин атасының каты итеп кычкырып алуы малайны шунда ук уята. Көндез кигәвеннәр тынгы бирми, уяу булмасаң, атың читкә тайпылса, тырма тешләренә очып төшәсеңне көт тә тор.
Менә кояш биеккә күтәрелә, төшке ашка туктарга вакыт. Атларны алачык янына куып, камытларын салдырып, тагарак янына бәйли, аннары өстәл янына килә, тозлы сарык итенә ярма катыш бәрәңге салып пешерелгән кайнар аш авызда эреп югала. Атасы, тамак туйдыргач, черем итәргә ярата. Габдулла ерымнарга җиләк, саран эзләп йөгерә. Сәгать дүртләрдә кабат эшкә тотыналар һәм тәмам күз бәйләнмичә туктамыйлар. Черки безелдәве астында учак янында чәй эчәләр. Черкиләр алачыкка да очып керә, аларны төтен чыгарып куалар, аннары, киң агач сәкегә ятып, аякларына чикмән ябалар.
Җомга көнне өлкәннәр мәчеттә гыйбадәт кылырга, мунча керергә дип авылга кайтып китә. Габдулла белән хуҗа малаен, атларны күз уңыннан җибәрмәскә, дип кат-кат кисәтәләр: басуга чыгармаска, куып китерелгән урыннарында тотарга, үзләренә алачыкка кермәскә, кибәндә генә йоклап алырга кушып калдыралар.
Чит ындыр табагында эшләрне бетергәч, алар, ниндидер ярсу белән, үзләренекенә тотыналар. Хәтерендә: бәрәңге казыганда, аяклары бик нык туңгач, ул аларны йомшак туфрак белән күмде. Саҗидә апасы бәрәңге казыганда, күз яше чыгарып, анасы белән нәрсә турындадыр әрепләшә иде, көрәгенә ачу белән басты да ялгыш малайның аягын кисте. Акырып елап, ул чалкан ауды. Ләкин анасы канәгатьсез тавыш белән, ни булды тагын, синең акыруың гына җитмәгән иде монда, дип җикеренде. Ул басты, ярасына туфрак сипте, аксаклап, янә бәрәңге җыя башлады.
«Быел бәрәңге булыр микән?» дигән авыр уй изеп узды.
Хәтере авылга — үткәненә алып кайтты, ләкин көн үткән саен, аның күңеле шәһәргә тартты — ыгы-зыгысын яратып бетермәсә дә, кысан шау-шулы шәһәргә!


Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе.
(Ахыры киләсе санда)