Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алия Әбрарова шигырьләре

Мин сиңа гашыйкмын...
Мин сиңа гашыйкмын

Үлепләр.
Юл түшим өметтән,

Үрепләр.
Мин сиңа гашыйкмын,

Сиздеңме?
Сөюсез көнеңнән
Биздеңме?..

Мин сиңа гашыйкмын,

Кил инде...
Елмаеп, мин дә дип

Көл инде...
Мин сиңа гашыйкмын,

Бел инде.
...Килмәдең...
Учагым —
Көл инде.

Үткәннәр кадерлерәк
Киләчәкне фаразлавы кыен...

Миңа никтер үткән татлырак.

Күрәселәр күзгә күренеп килми,

Ә үткәннәр барыбер яктырак...
Киләчәктән кемгә ни тиясен

Беркем әйтә алмый тәгаен.

Билгесезлек җанны бимазалый -

Үткәннәрдә калам, мөгаен.
...Тарих миңа шундый серле кебек,

Ымсындыра, гүя галактика...
Җанга җитми кебек, тансык

Бабамнардан калган дидактика.
Татарлыкны чынлап тояр өчен,

Тояр өчен бераз хозурлыкны,

Актарынам тарих катламында,

Тояр өчен гаярь горурлыкны.

Алмачуар даны
Яхшы атлар кыңгыраулы була,

Мәңге чыңлы «Алмачуар»ың!

Әхлак-әдәп өчен яратылган —

Үрнәк ала үсәр-туарың.
Кылкаләмнән нәкыш булып түгелә

Киндерләргә Алмачуарың.
Ат дип җанын яга, илһам ала,

Сәнгатьпәрвәр — үсәр-туарың.
Түрәләрне әнә — Илбашларын —

Гашыйк итте Алмачуарың.
Чабышкылар билен сыга күптән,

Иярләрдә — үсәр-туарың.
Авыллардан башка шәһәр юк ул —

Шәһәр яулый Алмачуарың...

Ипподромда җанатарлар булып

Күз уйната үсәр-туарың.
...Тарих катламнарын ерта-ерта,

Тояк кага Алмачуарың...
Чорны чорнап, дилбегәне кулдан

Ычкындырмас үсәр-туарың!
Сагындым, синдә калам...
Сөлчә өсте ап-ак томан,

Өрфия япма сыман.

Җанкаемны сагыну катыш

Сагыш пәрдәсе сарган.
Сөлчә өстендәге томан,

Көтәм, таралмас микән...
Сарыларга сапкан мәлем

Томан агартмас микән...
...Сөлчә өсләрендә томан

Куера бара һаман...

Томаннарга сарылам да

Туган якларда калам.

Сөеп кал
Ак болыт — аргамак чабышы,

Гомерләр — болытлар агышы...

Хыяллар — яшәүнең табышы...

Кайтаваз — җаннарның тавышы...
Гомерләр болыттан тамчымы?

Яшәүләр аҗаган-камчымы?
Өметләр мәңгелек ялчымы?
Ә хисләр сөюгә яучымы?
Яучыны борулар — начар фал...
Юлыңа чыгамын, каршы ал.

Офыкның читләре комач-ал...

Мәңгелек сөюем булып кал.
Гомерләр — бер мизгел, сөеп кал!