Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ (бәян)

Кичерегез, якташлар!

I

Фермер... Рәмзил экономистның Сергеевка фермеры булып китүе әллә ничек, соңгы вакытта кергән саташулы төше кебек, ипсез килеп чыкты инде ул. Замана чуалса, үз кочагына эләктергән ташу сыман, кая илтеп ташлаячагын, нишләтәсен дә белмәссең... Арттан коммунизм коручы Ленин эзәрлекли, алда елгыр базарчы Абрам тора. Әйтәсе юк, шомлы, хәтәр мәл... Бу яһүд Чардаклы якларына колхоз-совхозлар таралып, фермер дигән эшкуарлар пәйда була башлагач килеп чыкты. Сергеевкадагы «Гигант» совхозы районда банкротлык дигән яман хәлнең беренче корбаны иде. Әлеге яһүд, ничек әтмәлләгәндер, кулына ике мең гектар җирне эләктерде, сыер фермасы каралтыларын сатып алды. Тик фермер дигәнең, ил түрәләре, район җитәкчеләре көткәнчә, җиң сызганып иген үстерергә, сөт җитештерергә керешмәде. Абрам нигъмәтләр тезгәнче, табын өстәлендәге ашъяулыгың саргаер! Ул һаман да кызык тамашалардан туймаган бала сымак, аукцион утырышларына йөрде. Эшкуарлар белән бәяләрдә ярышты, нәрсәдер алды, нәрсәдер үзе дә сатты... Арбитраж управляющие Равил янәшәсендә бу яһүд бөтенләй үз кеше булып китте.

Менә ул аукционда сатулашып, арзан хакка «Авангард» колхозының тегермәнен кулга төшерә. Сатар өчен он яисә үзенең терлекләренә фураж тарттырырга җыена инде Абрам дип уйлыйсың. Алайса, нәрсәгә тегермән? Көт, тегермәнне көйләде ди сиңа! Менә ул барсеткасын тотып, милек хуҗасы сыйфатында Чәтрәнгә килеп төшә. Кибет янында нәрсәгәдер өметләнеп махмырдан интеккән ирләр җыелган. «Әй, мажыклар, баш төзәтәсегез, акча эшлисегез киләме? Эш бар!» Абрамны шундук урап алалар. Эш хакында сөйләшеп, шартларына күнәләр. Ьәм шул ук көнне «Авангард» тегермәнен нигезенә кадәр сүтеп җыю чарасына керешә баш төзәткән ир-ат кавеме. Эшкә өндәү, чакыру кирәкми. Йөз кирпеч кубарып куйсаң — йөз сум! Тимер, кадактан араланган тактаның кубометры — 200 тәңкә! Чүкеч, балтаңны ешрак кизәнеп эшлә генә!

Әмма Абрамның күзен аеруча кызыктырганы — түшәм плитәләре. Боларга зерә кытлык! Ызба, сарай, коттедж салырга керешкән яңа урыслар, яңа татарлар, юньчел башкорт, чувашлар элеккечә кирпеч дивар өстенә матча тартсыннармыни? Такта түшәм хәзер музей экспонаты. Бетон плитә кирәк. Тик алыпсатарлар сәүдә итә торган нәрсә түгел бу. Абрам кран белән төшерткән

Ахыры. Башы узган санда. плитәләр каршына чират тезелә. Яһүд барсеткасына кызыл тәңкәләр ява... Кирпечтән, такта, борыстан да баш тарткан кеше юк. Кайсыдыр ООО чыгарган кызыл кирпечкә карарлык түгел — кителгән, ярылган, ә бәясе сару кайнатырлык, бер данәсе 12 сум тора. Абрам исә элекке замандагы сыйфат чүкече чәпәлгән кирпечне 5 тәңкәгә озата. Нарат, чыршыдан торган кызгылт такта да эшкә ярарлык, бәясе бөтенләй пүчтәк, нигә алмаска?

Менә шулай сәүдә итеп Абрам табыш җыя, кесә калынайта. Һәм билгеле, бер нәфес кузгалгач, ул һаман зуррак корылмалар сатып ала. Колхоз амбарлары, дәүләт элеваторы, ферма комплекслары сүтеп сата. Аукцион лотлары Абрам кесәсенә күпме табыш китерде икән? Моны кем исәпләсен. Аукцион — фокус, күз буяу. Чынлыкта, барысы да сатучы һәм алучы гына белгән сумма күләмендә чутлана бит. Яшь хөкүмәт, кара базар корып, үзенә таянырлык варислар — уллар, кызлар үстерергә өметләнде. Абрам, күрәмсең, үзен нәкъ әнә шуларның берсе итеп тойган да инде.

Яһүд фермер «Ленин юлы» колхозына да килеп, рәис, экономист белән бер «шухыр-мухыр»да кул сугышып «мәгәрич» капкач, исерә башлаган Фердинанд әллә көлеп, әлә хурланып әйтеп куйды:

  • Син бит козгын, дускай! Ачулан-ачуланма, әйтәм, үләксә козгыны! Элекке заман булса, беләсеңме, мин кем?.. Сиңа өтермәнгә путёвка язасы кеше! Ятар идең сәндерәдә ниләр кылуына үкенеп... Ә хәзер син — фермер, эшкуар, Ельцин әйткәнчә, җәмгыятьнең алгы сафында безне җитәкләп баручы кеше!

Әмма яһүд моның сүзләренә һич кимсенмәде, хәтта председатель әйткәннән канәгатьлек табып, елмаеп куйды:

  • Исхаков әфәнде, козгын булса ни, акчадан ис килми бит! Алганда бер дә борын җыермыйсыз үзегез.

Эчтән ни рәвешледер, әмма тыштан, чынлап та, үтә сабыр, пошмас бәндә бу яһүд. Зур коңгырт күзле. Юкка-барга ярсып яисә көлеп бәбәгеннән чаткылар чәчмәс. Иң мөһиме — дөньяны ничек бар, шулай күрү. Ә көлү, ярсу булса да астыртын, тик үз күңелең өчен бугай. Хәйлә шулай ук яһүд күзенә бәреп чыкмас. Киресенчә, карашында нарасыйлык галәмәте, нарасыйлык бөркелә... Абрамны бизәгән нәрсәләр — акыл, җитдилек, иҗтиһадлык... Нәкъ шундый алчак сыйфатлары белән Чардаклыдагы түрә һәм эшем кешеләрен үзенә биләп алган Абрам Штельман берчак аулакта туры китереп, Рәмзил каршына килеп басты:

  • Миннән акча, синнән эшне оештыру. Компаньон булып, ферманы рәткә кертик әле, хөрмәтле Сәгъдиев!

Нишләсен Рәмзил? Колхоз тарала... Бала-чагасын төяп, карт анасын ташлап авылдан чыгып китә алмый ул. Эшне дәвам итүнең, мөгаен, бердәнбер юлыдыр бу. Тәкъдимне кабул итте, фермерга әйләнде күмәк хуҗалык белгече Сәгъдиев...

II

Дүшәмбе иртән эшкә килгәч, конторада сәркатип, хисапчы, оештыручы вазифаларын башкарган Зәнфирә сүзсез генә Рәмзил кулына кәгазь сузды.

«Таң» фермер хуҗалыгы башлыклары А.Ш.Штельман һәм Р.Ш.Сәгъдиевны 15 гыйнвар сәгать 11гә Чардаклы район хакимиятендә үтәчәк киңәшмәгә чакырабыз. Оештыру комитеты».

Киңәшмә дигәннәре кофе, кәнфит белән сыйлар өчен генә үткәрелмәс, берәр буза куптарырга җыеналар бугай дип уйлап алды фермер. Ихластыр, «Ленин юлы» колхозы икътисадчысы вазифасын үтәүдән туктап, «Таң» фермер хуҗалыгына Абрам Штельман компаньоны булып күчкәч, ул район хакимияте тарафларына илтәсе юлны оныта да башлаган иде. Күңеленә янә без фәкыйрьләр район башлыкларына нәрсәгә кирәктек икән дигән шөбһәле шик өстәлде. Анасы әйтмешли, ахыры хәерле булсын, заманага һич ышаныч юк...

 

Абрам әле җомга кичендә генә гаиләсенә, Пермь каласына кайтып киткән иде. Барысы хакында да Рәмзил фермернең үзенә генә баш ватарга калды.

Иртәгесен билгеләнгән сәгатькә хакимият бинасына килгәч, Рәмзил элекке хезмәттәшләрен, дус-ишләрен, эреле-ваклы район җитәкчеләрен очратты. Күренеп тора, монда эшкуарлар, район активы җыелып ята. Ләкин нәрсә турында сөйләшәчәкләр, бу хакта анык кына сүз әйтүче табылмады.

Ниһаять, зал аркылы сәхнә кебек күтәрмәгә түрәләр төркеме үтте. Алдагысын, кара туткыллы сөйкемле ир уртасын шәйләп кемдер пышылдады: «Халиков, Президент аппаратыннан...» Аның артыннан башын ия-ия сәламләп атлаучы кешене танырга тылмач кирәкмәде. Бу Эдуард Дашкин — Чардаклыда эшләп, авыл хуҗалыгы министрлыгына үрләтелгән үз кеше. Район хакимияте башлыгы Иван Касаткин залга, халык каршына чыккан саен, уңга-сулга башын чөеп төче елмая һәм аренадагы көндәшен нокаутка утырткан мәшһүр боксчы кебек кулларын өскә күтәрә иде. Әмма бүген ул гаҗәп төксе күренде. Аның артыннан атлаган замнар, помнар да эшем кешеләренә хас уйнак чырай белән балкымадылар. «Югарыда берәр үлем-китем юктыр бит», дип борчылып уйлап алды Рәмзил.

Җитәкчеләр дәрәҗәләре буенча тезелешеп өстәл артына утырышкач, Касаткин трибуна артына килеп басты:

  • Хөрмәтле агропром җитәкчеләре, хезмәткәрләр! Безнең Чардаклы районы — ашлык үстерү һәм терлекчелек продуктларыннан сөт, ит, май җитештерү буенча махсуслашкан төбәк. Бу ике юнәлеш тә безнең өчен бик тә әһәмиятле. Бүген без сезне чакырып, проблемалар хакында сөйләшергә җыенабыз, — һәм ул кесәсеннән кәгазь чыгарды да районда нинди авыл хуҗалыгы фермалары, предприятиеләр барлыгын, кайсы хуҗалыкта эшләрнең әйбәт оештырылуын укып китте. Тик гадәти докладтагы кебек, эшләүчеләр исемлеген әйтеп, гектарлар, центнерлар күләмен санаса да, хакимият башлыгы нишләптер тирләп чыкты, кулъяулыгын чыгарып еш-еш сөртенә башлады. Инде ул сүзеннән туктап, махмырдагы сымак калтыранып, алдындагы суны эчә башлагач, Дашкин торып басты:
  • Иван Харитонович, без бит сездән доклад укуны сорамадык. Ник үзегезне җәфалыйсыз?

Пәм әлеге репликадан соң зал хәлгә аңышты бугай. Үзара гәпләшүчеләр, пыш-пыш килеп сөйләшүчеләр дә тынып калды.

  • Утырыгыз әле, Касаткин... — һәм тегесе чөгендер кебек кызарынып урынына утыргач, Дашкин аңа карап болай диде. — Кәгазьдә сезнең барысы да яхшы, ал да гөл, теләсәң ела, теләсәң көл, Иван Харитонович. Әмма без министрлыкка озатылган сезнең реаль цифрлар аркылы бик яхшы аңлыйбыз. Бу районда элекке колхоз-совхозлар бөтенләй таркалган, ә фермер хуҗалыклары йә зәгыйфьләр һәм бик аз санлы, йә, исәпкә бар — санга юк дигәндәй, бөтенләй дә азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнмиләр. Уйларга да куркыныч, 55 мең сөренте җире булган районда тик 30 мең гектарда гына ашлык чәчелгән. Ни хәл бу, Касаткин? Иң элек менә шул мәсьәләне ачыклыйк без! Яисә сез авыл хуҗалыгы белән бөтенләй дә шөгыльләнмисезме? Берәр яңа бизнеска исәп тотасызмы? Сезнең хакимияттә башлык булып утыруыгызга киләсе елда икенче срок тула. Без һәм монда җыелган халык сездән шул сорауга җавап көтәбез, хөрмәтле Иван Харитонович!
  • Әллә кайчан сорарга кирәк иде, — дип залдан кычкырды берәү. — Сез утырткан кеше бит бу!

Шулвакыт Халиков урыныннан торып басты:

  • Иптәшләр, әфәнделәр! — Тавышы сабыр иде. — Мәсьәләнең үтә кискен, катлаулы икәне күренеп тора. Тик урыныбызда торып кычкырмыйбыз. Моның өчен трибуна бар. Чыгышларны протоколлаштырырга кирәк. Иван 64

 

Харитонович, оештырыгыз! — Һәм ул залга күз йөгертеп чыккач, өстәп куйды. — Йәгез, кемнән башлыйбыз?

Залда байтак вакыт тынлык хөкем сөрде. Тик күпләр сизә, тоя, бу давыл алдыннан була торган хәтәр торыш, бераздан монда мәхшәр кубачак... Әмма кырмыска оясына башлап таяк тыгарга кемнең йөрәге җитәр? Башкаладан килгәннәр килә дә китә, ә син әләкләп кая барырсың... Сәбәп тик шунда.

Ниһаять, сул дивар ягыннан озын гәүдәле, сакал-мыекка чумган утыз биш яшьләр чамасындагы ир уртага чыкты, һаман тавыш-тынсыз гына атлап трибунага күтәрелде.

  • Мин — Сәүбан Батыршин, Дөм-дөм фермеры, иптәш Халиков, — диде ул, нишләптер президент кешесенә башын борып. — Бездә «бәтрәк» дип кешегә әйтелә торган сүз бар. Ну, алдын-артын уйламыйча йөрәксенеп утка сикерә торган адәм инде бу. Кушаматым нәкъ шул «Бәтрәк» минем. «Бәтрәк Сәүбан»! Касаткин шайкасы тәмам бетерсә бетерер, әмма сезгә үз башымнан кичкәнне сөйлим, иптәш Халиков!

Мин 1996 елда 300 гектар җир алдым. Яшелчәгә ихтыяҗ зур дип, яртысына бәрәңге утырттым, калган мәйдан кәбестәгә, азык чөгендеренә китте. Бәрәңге бик уңды. Тик дәүләткә озатып булмый, хәтта спирт заводына да алмыйлар. Сезнең белән договор юк, диләр. Касаткинга бардым: «Иван Харитоныч, шундый-шундый хәл, ярдәм итегез сатарга?» Гөнаһ аласым килми, нәрсә дисә, шуны әйтәм: «Мин базарга чыгып сиңа бәрәңге сатыйммы? Син хуҗа — син реализуй!» Сатып булмады, бәрәңгедән зыян гына күрдем мин.

Икенче елны үткән эштән сабак алып, 300 гектар бодай чәчтем. Яхшы, элиталы сорт! Алдан элеватор белән договор да төзеп куйдым. Уңды бодай, гектарыннан 35 центнер чыкты. Тик янә проблема калыкты. Элеваторны банкрот ясадылар. Тагын Касаткинга керәм: «Иван Харитоныч, транспорт белән ярдәм итегез!» Ә хаким кеше нәрсә ди: «Миндә синең бодайны ташырга автомобильләр колоннасы юк!» Элиталы бодай фуражга, мужикларга көмешкә ясарга китте. Һаман миңа файда юк. Инде хәзер ашлык чәчәргә куркам.

Сәүбан туктап калды. Артык таралып сөйләвен аңлады шикелле. Шуңа хуҗаларның берәр ым ясавын көтте бугай.

  • Сөйләгез, фермер, сезне игътибар белән тыңлыйбыз, — диде Халиков.
  • Өченче елда мин нишләргә дә аптырыйм бит. Шикәр чөгендеренә керешәсе иде, җыярга комбайн юк. Һаман Касаткинга барам, тагын кемгә керәсең? «Иван Харитоныч, льготалы кредит алырга ярдәм итегез, зинһар, чөгендер комбайны алыр идем!» Ә ул папкасында казынып миңа яңалык әйтә: «Син, Батыршин, техникадан үзеңә табыш алу өчен генә файдаланасың икән. «Газель»ең белән халыкка утын ташыйсың, синең «Беларусь» нефтьчеләргә чокыр казый. Син авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бөтенләй шөгыльләнмисең икән. Мондый кешегә льготалы кредит бирмибез без». Нишлисең, тора-бара бурычларымны түләр өчен йортны саттым, үзем хәзер булган техниканы саклап яланда будкада яшәп торам. Ә хатын баланы алып әнисенә яшәргә китте. Менә шулай минем фермерлык хәлләре, хөрмәтле вәкил. Йә, әйтегез, алда ничек яшәргә миңа?.. Будкага кереп асылыныргамы, әллә барысына төкереп шәһәргә эш эзләп китәргәме?

Сәүбан, билгеле, җавап көтеп тормады, янә тавышсыз-тынсыз гына сул дивар ягындагы урынына юнәлде.

Аның каравы зал, умарта күчедәй, гөжләргә тотынды. Берничә урыннан кешеләр күтәрелеп трибунага табан атлады. Алдарак килеп баскан җирән ир кабаланып кычкырды:

  • Языгыз, мин Иске Шырданнан Микуш булам. Микуш Ермолаев! Алдагы фермер бик дөрес әйтте. Касаткиннан безгә бер ярдәм юк. Эшкә таяк кына тыга ул. Мин дә игенчелеккә тотынып караган идем башта. Колактан убыткага гына чумдым. Налуг җыярга гына мастер Касаткин администрациясе. Бир дә бир! Фермер бездә үзе савым сыеры. Мин дуңгыз асрап кына җан саклап киләм. Анда да хөкүмәткә озатып түгел, халыкка үз белдегем белән сатып... Менә без шулай яшибез, олы түрәләр. Тик президентка барып җитсен! Тагын искечә барса, без барыбыз да аяк сузарбыз... Булды, мин әйттем!

Ермолаев китүгә, сүзгә чират көткән юан ир трибуна артына килеп басты:

  • Поляков, Шемәктән. Миндә йөз баштан арткан сыер фермасы. Зарланмас идем, файда күрәм. Сөтне җиңел сатам, юл өстендә булгач. Бөре каласында даими клиентларым бар. Тик җан тыныч түгел. Халык фермерны яратмый, кырдагысын, йорттагысын урлашу көчле. Басуларга мал да кертәләр. Былтыр егерме гектар борчакны авыл көтүе таптагач, акт төзергә дип милициягә бардым. Начальникка гозерне әйттем. Барсуков кымшанмады да: «Мондый вак-төяк белән шөгыльләнү безнең вазифа түгел. Касаткинның безгә сүзе бар ди бу: «Фермерлар халык белән мөнәсәбәтне үзләре җайласын, сез тыгылмагыз!» Башта суд, аннары сәнәкләргә ябышып кан кою китәр, янәсе. Мин хәзер куркып торам инде, утарга ут төртеп китмәсәләр ярый. Мин сорар идем, Халиков әфәнде, бездә соң фермер милке закон белән якланмыймыни?

Менә шулай башкаладан килгән түрәләр каршында зар түгү капчык авызы кебек чишелеп акты, акты... Рәмзил фермер крестьян катламында шундый көчле аһ-зар бардыр , дип башына да китермәгән иде. Фермеры фермер , әмма Касаткин адресына әллә нинди көтелмәгән яклардан да дәгъвалар яуды бит. Трибунага күтәрелгән бер Чардаклы хатыны хакимгә карап, ай-һай, каты сүзләр яудырды:

  • Сез иркәйләр, Касаткин безнең турыда кайгыртмый, дип җылыйсыз. Нишләп Иван Харитоныч сезне кайгыртсын? Аның бит үз бизнесы бар. Кияве милициядә башлык, туганы банк җитәкчесе, улы заправка хуҗасы, кызы универмаг директоры аның. Менә шуннан уйлагыз инде хәзер, ничек арзанга гына бензин, солярка кайтарырга да, биш бәясенә халыкка сатарга? Үтемле товарны читтән кайтарып ничек универмаг прилавкаларына шуларны матур итеп тезәргә? Банктан ничек итеп яшертен генә кулга акча төшерү юлларын табарга? Касаткиннарга өсте-өстенә иномаркалар, күзнең явын алырдай коттеджлар, дачалар күктән төшәләр, дисезме? Болар бит барысы да безнең хакимнең башын көне-төне катырган идеяләр. Ул шулай гаиләсен баету бизнесы белән шөгыльләнә. Аның сезнең турыда уйларга һич вакыты юк, иркәйләр. Аңлыйсызмы шуны?
  • Болай булгач, аңладык инде. — Эдуард Дашкин салмак кына урыныннан күтәрелде. — Җәмәгать, сезнең сөйләгәннәрне Касаткин һәм аның администрациясе ничек кабул иткәндер, әйтүе кыен, әмма алар минем йөрәккә кадалды. Мин бит монда эшләгән кеше. Иван Харитоныч яшь иде әле ул чакта. Матур иде, һәр яктан килешле иде. Вуз бетергән, агроном. Берничә ел эшләгәч, «Гигант» совхозына директор итеп күтәрдек. Ә үзем сездән киткәндә, аны район башлыгы итеп куярга тәкъдим керттем. Пәм менә нәтиҗәләр... Алар иң башлап минем йөрәккә суга, билгеле.

Эдуард Дашкин авыр итеп көрсенеп куйды.

  • Иптәшләр, безгә хәлне төзәтү өчен, иң башлап хаталарны табарга кирәк. Хуҗалыкны, икътисадны көрчеккә терәгән сәбәпләр күчеш заманында ифрат күп. Ашыгычлык, төпкә төшеп уйланмау бар. Фиркаләр сугышы булган. Ә шулай да мин үземә килгәндә, иң зур ялгышымны кадрлар сәясәтендә күрәм. Бер иптәшне бик җаваплы постка куйганда, фәлсәфә корып әйткән дә идем. Иске формага яңа эчтәлек салырга мөмкин. Марксизм белән безнең заман бәхәскә чыга, янәсе. Аныклап әйткәндә, әлеге иптәш ысланган компартия

 

функционеры иде. Ә хәзер аны базар икътисады өлкәсендәге бик җаваплы постка куярга җыенабыз. Әйдә, хөрмәтлем, яңа якларың, бүгенге тормыш таләп иткән сыйфатларың белән күрсәт хәзер үзеңне! Маркс, Ленинны оныт, Гайдар, Чубайсны тыңла!

Менә минем хата кайда? Методологиядә! Формасы иске булгач, эчтәлеге дә иске инде аның. Сәвит кануннарын яшәү принцибы иткән чиновник демократия заманында хөрлек, тигезлек, иҗтиһад иреге рыцаре булып китә алмый. Киресенчә, ул коллективка зыян гына сала. Тыя, чикли, киртә кора. Мондый кеше яңа заманны үзенеке итеп, яшәү һәм көрәш максаты рәвешендә аңлый да, тоя да алмый. Шуңа ул рухланудан, идеалдан мәхрүм. Нәтиҗәдә үз кабыгына бикләнеп, шәхси рәхәте өчен генә яшәгән адәм актыгы килеп чыга аңардан... Кул кулны юа, илне коррупция баса...

Яңа замана үз баласына таянып кына күтәрелә икән ул, егетләр! Төшендегезме, яңа эчтәлекне яңа формага гына салып була. Чардаклыда кадрларны сайлаганда, аеруча җитәкчеләрне куйганда хаталар байтак булган шул минем. Болар өчен кичерегез мине, якташлар!

Ул кешеләргә карап чал башын иде... Трибунадагылар да, залдагылар да байтакка тынып, үз эчләренә йомылып, уйланып тордылар. Рәмзил дә сискәнеп куйды. Берәү үз вазифасына төкереп, урлашып кенәз булып яшәп ята, ә икенчесе аның өчен йөз кызарта, гафу сорый. Җаваплылыктан азат берәр гамәл бармы дөньяда? Хәер, безнең олы түрәләр халык алдында крокодил яшен түгә беләләр. Нишләсен? Алдан ук, үзегез куйган кеше, дип кычкырдылар бит. Ничектер Касаткин шайкасыннан араланырга кирәк ласа... Иске форма, яңа эчтәлек, имеш, буталган... Фердинандның асылын Дашкиннан да шәбрәк белүче булмагандыр. Әмма өстән йонлач куллы түрә ым каккач, ул, Рәмзил, Зәйтүнәне читкә тибәреп, әлеге бәндәне миллионер колхозга рәис ясап утыртты. Һич фәлсәфә сатмады. Сүзе нык иде: «Энекәш, Исхаков урыны бу! Арага кысылып безнең белән дошманлашма. Яшьсең әле, җае чыккач, сине дә читкә какмаслар...» Кыскасы, шалишь, абзый, бу очсыз яшьләрең Рәмзил өчен түгел синең...

— Ярый, иптәшләр, сөйләшү эчкерсез булды, — диде ниһаять Халиков, аягына басып. — Башкалага кайткач, барысын да түкми-чәчми президентка җиткерәчәкбез. Ә ул үз чиратында Чардаклы районындагы проблемаларга битараф кала алмас, анык чаралар күрер, дип ышанам... Шуның белән бүгенге киңәшмәбезне ябык дип саныйм.

III

Актив җыелышы ябылуга, халык теле ачылып китте. Райүзәктә, карьяларда иң мөһим яңалык булып югарыдан олы түрәләр килеп, Касаткинны җавапка тарттырырга җыенулары турында хәбәрләр йөрде. Кемдер район тормышында алмашынулар башланасын сизеп шатланды, ә кайсылары кара кайгыга төште. Иван Харитоныч кәнәфидән очса, аларның да югалтыр нәрсәләре байтак бит... Рәмзил Чардаклы тормышында күптән инде, әле башланган февраль бураннары кебек, тузынуны күрмәгән иде. Әйдә, шауласыннар, тузынсыннар. Үз холкына тугры калып, Сәгъдиев күләгәгә, ышыкка посарга, хуҗалык эшләре белән ныграк шөгыльләнергә ниятләде. Штельман әйткәнчә, «Таң» фермасын күтәрергә бик вакыт, әнә бит, югарыдагы җитәкчелек тә, ниһаять, авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләр белән ныклап кызыксына башлаган...

Төшлектә кантурга кереп, «Яңа таң» исемле район гәзитен кулына алгач, Сәгъдиевнең күзенә чекерәеп торган рәсми хәбәр килеп бәрелде: «Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына агымдагы елның 5 3.* 67

 

февраленнән 10 февральгә кадәр сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр хакимият бинасында конкурста катнашучылардан документлар кабул итә.

Конкурс комиссиясе утырышы агымдагы елның 20 февралендә сәгать 11дә хакимият бинасында була. Конкурс үткәрү агымдагы елның 28 февралендә хакимият бинасында сәгать 11 гә билгеләнә».

Болай булгач, процесс башланды, дип уйлап куйды Рәмзил, элекке зур түрәнең яраткан гыйбарәсен хәтерләп. Инде Касаткин өере куыла, үчлеләрдә гайрәт арта, үзгәрешләр башланасы ачык...

Ул янә гәзит битеннән кабаланып күз йөгертте. Әһә, бар икән... Менә ул конкурста катнашу өчен кирәкле документлар тезмәсе. Гариза, паспорт, аттестат, диплом, хәрби билет, хезмәт кенәгәсе... Болар аңарда бар, билгеле. Автобиографиясен дә язар, рәсемгә дә төшәр. Әһә, шуннан салым инспекциясенә, авыл советына, юк ла, хакимиятенә кереп белешмәләр алырга кирәк икән. Врачлардан да, абитуриент вакыттагы кебек, имзалар җыясы бар. «Кая укырга керергә җыенасыз, хөрмәтлем, яшегез бара түгелме?» «Юк, — дияр Сәгъдиев, — укырга һичкайчан соң түгел. Заочно юридик институтка керергә исәп...» Һәм белешмәләрне җыеп конкурс комиссиясенә тапшыргач, анкета тутырасы гына кала...

Әллә соң, диде ниһаять Рәмзил үзалдына, бәхетне сынап караргамы? Эдуард Дашкин яныңа килеп, син, Сәгъдиев, мин көткән яңа заман баласы икән, әйдә, кастингта катнаш, энекәш, дип әйтмәс. Көт! Һаман да район башлыгы постына үз мохитеннән һәм файдасы тиярлек кандидат табып китерер. Ә син Штельман утарында, аның канатына сыенып, биргәнеңә шөкер, ярхәмбикаллаһ, дип ятарсыңмы? Шулай мәхлук, куркак бәндәме соң син... Балачакта ук төшкә кергән алма уйдыгы табуыңны оныттыңмы, Рәмзил? Кайчандыр боксчы булып, көндәшләреңне нокаутка утыртуыңны да хәтерләмисеңме инде хәзер? Әллә Дашкин, Шакиров кебек затсыз фиркачылардан сугылып, тормышка үпкәләдеңме, көрәштән киттеңме? Ә монда Касаткин әтәч булып кагынып йөргән. Яшь, матур, һәр яктан килешле, янәсе. Күрегез, көч кемдә? Рингка чыгып көч сынашсалар, маңгаена берне генә тондырып, артына чүктерәсе адәм бит, югыйсә... Чәчең бакыр, холкың батыр ласа синең, Рәмзил. Колхозны миллионер иттең, димәк, башың да бар. Нигә әтрәк-әләмнәргә юл биреп ятасың син? Ә бервакыт алмагач үстереп, кешеләргә алма өләшергә ниятләвеңне оныттыңмы, ир уртасы кеше?! Ә бит еллар уза, халык синнән йөз чөергәнче, уйлаганыңны эшләргә кирәк!

Рәмзил гәзиттә Чардаклы район хакимияте вазифасына конкурс игълан итүләрен күргәч, үзендә шундый йөрәк кагу, аңышмаган бер ашкыну сизде. Бәйге күргән чаптар диярсең. Әйтерсең, янә сабан туйлары килеп җиткән...

Тамгалы инсан

I

  • Сәгъдиев!

Рәмзил бу кырку, рәсми эндәшкә күнеккән инде. Балачакта таләпчән укытучы, хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә — әрсез командир, эштәге тупас башлык шулай үзенә чакырып алды. Тик өннәрдә буталмады, тавыш бирүчене бик тиз төсмерләп алды:

  • Әү, Владимир Ильич, әйдәгез, түрдән узыгыз!

Ленинның кием-салымы үткән очрашудагы кебек үк. Тик йөзендә генә үзгәреш, конгырт күзләрендә үчегү, шелтә чаткылары ныграк ялтырый:

  • Түргә чакырасың чакыруын... Тик, Сәгъдиев, синең кунакчыллыгыңа ышанмыйм. Мине хәтта куасың. Әйе, әйе, миңа юл биклисең син. Мулла чакырып өеңне өшкертәсең, ниндидер хәтәр оран кычкырттың... Сиңа тагын, Сәгъдиев, феодаль язучы Гогольнең исерек чиркәү шәкертеннән үрнәк алырга кирәк булган. Ул бит сихерче хатыннан үзен сызык белән урап араланырга җыена. Сиңа да ятагыңны акбур белән тамгалап, мулладан өшкертеп, миннән котылу чарасын күрергә кирәк булгандыр. Ә болай крепостең бернигә яраксыз, төрттең исә ишелә!
  • Сез, иптәш Ленин, дивар, кальгалар җимерергә оста инде!
  • Мин сиңа таң калам, Сәгъдиев! — Кунак ачуланып ук кычкырды. — Егерме беренче гасыр кешесе үзең, вуз бетерү хакында дипломың да бар. Ә мине ниндидер җен-шайтан, явыз өрәк итеп күрәсең. Бәлки синең өчен албастымындыр? Аңламыйм, валлаһи аңламыйм, нәрсә бу — томаналыкмы яисә сәяси наданлыкмы?
  • Владимир Ильич, туктагыз әле, аңлатыгыз. Кем соң сез? — диде Рәмзил, сабырлык сакларга тырышып.
  • Сорарга оялмыйсың икән, әйтим, мин пролетариат юлбашчысы, юксылларны яклаучы, үлемсез кеше — Ленин. Ягъни коммунистик әхлак сагында торучы Рух!
  • Владимир Ильич, ялгыш ишетмимме? Рух! Сез бит үзегезне Алласыз дип, материалист дип, күпме тәкрарладыгыз һәм менә ишетмәсәң — ишет! Большевиклар, белүемчә, тик материаль дөньяны таный. Димәк, сез үзегезне рух дип атасагыз, алар Ленинны инкарь итәчәк. Юк безнең фиркадә андый коллаборационист юлбашчы, диячәкләр... Сез минем янга рух булып киләсез икән, минем дә Ленин итеп танымаска хакым бар сезне. Йә аның белән саташу бу, йә сез берәр алдакчы, сихер белән яшәгән караңгы зат...
  • Рух яшәешен томаналар күзаллый алмый, — диде Ленин. — Сиңа, энекәш, матур әдәбиятны күбрәк укырга булган. Һади Такташ минем турыда ничек дөрес әйтте.

Ул үлмәде,

Җир шары өстендә Ленин

Шәүләсе көн-төн йөри;

Уң кулында канлы байрак,

Сул белән

Куркыныч елларны алга өстери.

Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп, Төрмәләр, подвал, заводларга керә, Йә коточкыч байрагын тоткан килеш Ул кинәт килеп чыга зур

Парламентлар өстенә!

Бу юлларны Ильич хисләнеп, илһамланып яңгыратты. Аның үз шәүләсеннән үзе бик канәгать икәнлеге күренеп тора.

  • Йә ничек, шәпме?
  • Шәп! — диде ирексездән Рәмзил... Тик аның соклануы шагыйрь каләменнән бигрәк Ленин хәтеренә юнәлгән иде. Тугызынчыдамы, унынчыдамы Мөслиха апалары ятлатты бит «Гасырлар һәм минутлар» поэмасындагы әлеге юлларны. Тик хәзер исендә өзек-төтек тасвирлар гына торып калган. Рәмзил каршында чынлап та даһи Ленин тора бугай шул...
  • Монда Владимир Маяковскийны да искә төшереп үтәргә кирәк. Нәрсә дигән бу шагыйрь? «Ленин — тереләрдән дә терерәк кеше!» Менә шулай, энекәш, яшим мин! Яшим һәм пролетар гаделлек, сыйнфый әхлак сагында торып көрәш алып барам, — диде чакырылмаган кунак тантана белән.

Һәм әлеге сүзләрдән соң ул кисәк Рәмзил каршына килеп басты, җитди, хәтта ниндидер бораулы карашын аңа текәде. Иргә авыр булып китте. Еш-еш сулады, ниндидер сүзләр әйтергә җыенды, әмма башы таш кебек каткан иде...

  • Инде хәзер сиңа килик, эшкуар, — диде Ленин һәм кулларын кесәсенә тыгып йөренергә кереште.
  • Тагын миңа нинди гаепләр тагарга җыенасыз, Владимир Ильич! — дип ниһаять телен әйләндереп сорый алды ир.— Люмпен, дип ачуландыгыз, колхозны таратуда гаепләдегез, нахак бәлаләр тагучы кеше итеп тә орыштыгыз мине. Йә, тагын нәрсәдә минем гөнаһ?
  • Син властька омтыласың. Хаким булырга телисең.
  • Моның нәрсәсе начар соң? — дип ихлас аптырады Рәмзил.
  • Без кызыл директорларны, халык комиссарларын, сәвит рәисләрен үзебез дә күтәргән кеше. Тик большевиклар заманында җитәкчелек урынына кемне кую мәсьәләсен халык хәл итте. Менә, әйт әле, синең кандидатураны берәр җыелышта тикшерделәрме?.. Парткомның тәкъдиме бармы? Шунысы да бик мөһим: сиңа нинди характеристика бирелә?.. Уңай сыйфатларың нинди, тискәреләре дә бардыр, беләбез, бәндә хатадан хали түгел. Боларның барысы да халыкка мәгълүм булырга тиеш бит, ә, Сәгъдиев?

Юлбашчы, фикер җебен эләктереп алырга теләгәндәй, кызу-кызу идән буйлап йөренеп алды һәм янә Рәмзил каршына килеп басты:

  • Сезнең Сибгат Хәким атлы шагыйрьнең бик гыйбрәтле юллары бар. Зур эшләргә чакырып ил дәшсә, «Күңелем Ленин белән сөйләшә», ди ул.

Казан әле, Казан уянмаган,

Яфрак белән яфрак серләшә.

Йөрим таңда Ленин урамында - Күңелем Ленин белән сөйләшә.

Шулай дигән бит шагыйрь, дөрес хәтерләдемме, Сәгъдиев?

  • Дөрес! — дип җөпләде аны Рәмзил. — Сез безнең милли сүзгә гаҗәп игътибарлы булгансыз, Ильич. Әллә кемнәрне укыгансыз!
  • Ихлас сүзне без нинди телдә дә олыладык һәм олылыйбыз. Партия эшендә мөһим винтик ул. Сизәсеңме, юлбашчы белән халык, хезмәт кешеләренең берлеген ифрат дөрес тотып алган безнең фирка шагыйре. Җитди эш, вазифага керешер алдыннан Ленин белән сөйләшергә, хәтта җанны ачып серләшергә үк кирәк шул. Рухың белән әзерме син, нинди ният-планнарың бар һәм иң мөһиме: эшче-крестьян тормышын яхшыртуга нинди анык өлеш кертергә җыенасың син, Сәгъдиев? Хакимнән үрнәк ал!

Югыйсә тота да, урамнан кереп берәү Чардаклы халкына түрә булырга җыена. Юк, мин моңа отыры каршы. Халыктан качып башкарылган эшнең нәтиҗәсен алдан ук әйтә алам мин сиңа... — Ильич бер кулы белән бөеренә таянып, икенчесе белән селтәнә башлады. — Ифрат начар! Педагогик шкала буенча бәяләгәндә — икеле... Коррупция, урлашу, алдашу, икътисад торгынлыгы һәм халык хәерчелеге — менә болар синең власть белән идарә итү җимешләре, Сәгъдиев. Юк, болай гына да түгел, сине үзләренчә биетеп, сигезаяк булып бар каныңны суыргач, синнән югарыдагы хакимнәр җәсадеңне йә урамга тибеп ыргыта, йә төрмәгә илтеп тыга... Аңладыңмы, эшкуар?

  • Киңәшегезне ачык әйтмәсәгез дә, тел төбегезне сиздем, юлбашчы. Сез минем идарә эшчәнлегенә тотынуыма каршы. Янәсе, халыктан аерылам, бүре законы белән яшәүче түрәләр, буржуазия мохитенә тыгылып, үземә һәлакәт әзерлим. Шулаймы, юлбашчы?
  • Нәкъ шулай, — диде Ленин, йөзенә канәгатьлелек хисе чыгарып. — Бездәге һәр кеше сыйныф психологиясенә тугры калырга тиеш! Шунсыз без таралабыз.

Рәмзил үзен читлек каршына куып китерелгән җәнлек хәлендә тойды. Йә аучы коралыннан өркеп тоткынга әверелә, йә үзе аучыга ташланып, иреккә ыргыла... Бу киеренке халәтне ул бер кат татыды инде. Эдуард Дашкин рәис постына кандидат булган Сәгъдиевны аучы җитезлеге белән ятьмәгә эләктерде. Ул чакта яшь иде, тәкъдим ителгән рәислек башын ташка бәреп омтылган нәрсәсе түгел иде, аннан ваз кичү бәрабәренә иреккә ычкынды. Ә хәзерге ятьмә күпкә куркыныч, мәл дә хәтәр. «Аучы»га кискен борылып өстенә ыргымаса, ул, Рәмзил Сәгъдиев, мәңге читлек колы, мәхлук булып калачак. Фиркачеләр өчен ул «ак чәүкә», асылы белән ят, номенклатура кешесе була алмый. Юлбашчының сыйныф психологиясе дигәне коллык психологиясе бит ул... Тап, Рәмзил, мәкерле богаудан котылу юлын ват, җимер өстеңә ыргытылган мәкерле ятьмәне. Рәсәй тормышында торгынлык сазлыгын хасил иткән демократик централизм, вертикаль идарә системасын номенклатура иләге яшәткәнен аңладың бит син. Димәк, бу киртәне дә юлдан алып ташларга кирәк! Чын хөррият үз эчеңдәге инкыйлаб аркасында гына яулана бит ул, Рәмзил!

  • Ильич, сез ник һаман халык та халык дип авыз суын корытасыз соң? Гавам сезнең өчен шешәгә бөке генә түгелмени?! Хаҗәте чыкса, кулда, кирәкмәс булса, куылуда: «Җәмәгать, өчтән артык җыелмагыз, таралыгыз, тарал! Ләчтит сатмагыз, эш эшләргә кирәк!» Һәм сезнең өчен тагын халыкның йөгәнле булуы яхшы. Тезгенне кай тарафка тартсаң, ул шунда барсын! Бер аякка басып, җырлап атласын: «Смело, товарищи в ногу, духом окрепнем в борьбе...» Менә кайда ул юлбашчыны сихәтли торган гавам. Шулаймы? Ә син дулкынланып торган халык диңгезе өстендә ялкынланып телмәр тотасың, мәйданга кырку лозунглар ыргытасың. Тегене долой, моны долой... Яшәсен революцион халык! Массаларның җанына, уй-фикерләренә иблис Мефистофель кебек син хуҗа. Юлбашчыга тагын моннан да зуррак ләззәт бармы, ә, Ильич?
  • Син, Сәгъдиев, каян беләсең боларны? — дип үтә гаҗәпләнде Ленин. — Әллә нәселдә большевик бармы?
  • Мин, Ильич, сезнең 1918 елда фиркадәшләрегезгә сөйләгән речегез белән дә таныш: «Эшче-крәстияннарны шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, алар үзләренең дәүләтен дошманнардан саклар өчен һич икеләнүсез башларын салырлык булсыннар!» Монысы да дөресме?
  • Ул вакытта бит картага совет властеның язмышы, яшәү-яшәмәве куелган иде. Аны тоташ шәһитлек кенә коткарды. Әйе, ил азатлыгы өчен юксылларны һәлак булырга өндәдек без.
  • Алай... Сездән күреп варисларыгыз корбан бирү, шәһитлеккә бару, стахановчылыкка чакыруны, биргәнгә канәгать булырга, ягъни каешларны буарга өндәүне совет властеның бөтен яшәү дәверенә суздылар. Дәүләт дигән Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ һаман авызын ачып, бир дә бир, дип яшәде. Ә сезнең, Ильич, данлыклы фиркагез халыкка үзе нәрсә бирде соң? Аның социаль тормыш хәлен, мәгыйшәтен күтәрерлек ниләр эшләде?
  • Ничек, сезнең тирәдә безнең гүзәл социаль программаны белмиләрме? Бу коммунизм — җирдә оҗмах ясау, һәркемне бәхетле итү! — дип сайрар кош кебек канатланды кунак. — Ул безнең иң бөек идеал!
  • Әй, Ильич, югарыдан бөек тә бөек, дип туктаусыз колакларга тукыгач, сезне безнең халык чынлап та бөек итеп санады. Тик, зинһар, сез үзегезнең даһилыкны тумаган атка йөгән кидерү белән бәйләмәгез әле!
  • Кызыксынырга рөхсәт ит, нинди сәбәп аркасында син миңа шундый гаеп ташлыйсың инде? — «Кунак» күзләрен кыса төшеп янә әңгәмәдәшенә текәлде.
  • Ачык түгелмени? Бердән, бу кысыр вәгъдәләр өләшү халык каршында җилкуарлык галәмәте, икенчедән, шәкертләрегезгә бик начар үрнәк. Инглиз язучысы Герберт Уэлс сезне исән чакта ук «Кремль хыялчысы» дип атады. Сезнең фирка дөрестән дә хыял артына ышыкланып замана мәшәкатьләреннән, биргән вәгъдәләреннән качкан саламторханнарны тудырды. Биш-алты елга кәнәфигә утырган һәр түрә дистәләрчә елларга сузылган программа төзеп, хакимлеген сакларга, ил башында торырга күнекте. Һәм халык та туктаусыз вәгъдәләр иллюзиясендә яши... Менә сезнең гүзәл коммунизм программасының, бөек идеалның безнең башка төшкән әче җимешләре кайда, хөрмәтле Ленин?
  • Бу сезнең субъектив бәя, Сәгъдиев, йә, шуннан нәрсә?
  • Шуннан шул, юлбашчы, сез мине сердәш булырга өндәдегез. Тик мин ахирәтегез булалмыйм. Сез сүздә һаман атмаган таң белән юанасыз, эшкә ашмаслык идеяләр белән яшисез. Вәгъдәләрегез дә һаман киләчәк өчен. Ә тәхетнең үзегезгә патшалык, оҗмах рәхәте бирүен исләп, аны кулдан ычкындырмыйсыз сез... Һәмишә юлбашчы булып каласыгыз килә. Мин шәхсән бүгенге көн белән яшим. Үзем өчен, якын-тирәмдәге кешеләр өчен мөһим булган бурычларны билгеләп, аларны кичекмәстән хәл итү ягында торам...
  • Ялгышасың, — дип Рәмзилнең сүзен өзде Ленин. — Ил, халык, җәмгыять каршындагы бурычларны, Сәгъдиев, партия съездлары, юлбашчылар билгели. Ә массалар аларны гамәлгә кертү өчен көрәшә. Мохит әгъзасы, винтик булгач, сезгә дә кагыла бу, хөрмәтлем!

Юк, юлбашчы Рәмзилне үз ятьмәсеннән ычкындырырга теләми. Җепләрне, үрмәкүч сыман, һаман ныграк үрә, гәүдәне тыгызрак урый бара. Ленин бит бу! Инде аяк, куллар тыңламый, сулыш та киселә... Нишләргә, ничек ычкынырга соң бу ятьмәдән?

Рәмзил күзләре белән текәлеп, кымшанмыйча каршында басып торган «төнге кунакка» карап бар куәтенә кычкырды:

  • Китегез моннан, югалыгыз!

Хатыны Мәрзиянең, иңнәреннән тотып селкә-селкә, куркып эндәшүеннән Сәгъдиев уянып китте:

  • Рәмзил... Рәмзил, ник кычкырасың, кемне куасың?
  • Каһәр суккан, «кунак» тагын килде... Янә бастырылдым бит. Ничек котылырга? — дип тәшвишләнеп уйланды ир.

II

Иртән торгач, Рәмзилнең төнге кунак хакында кичерешләргә чумарга вакыты булмады. Бүген конкурс комиссиясенә документлар тапшыруның соңгы көне. Анкета сорауларына җавапларны Зәнфирәдән бастырып алырга һәм бар кәгазьләрне барлап хакимияткә илтергә кирәк иде. Ашык-пошык кына капкалады да, машинасын кабызып, Сергеевкага юнәлде. Ильич юкка борчыла, урамнан кергән һәр кеше район хакимиятенә башлык була алмый. Анкета аерым-аерым җаваплар тезмәсе кебек булып күренсә дә, асылда ул район башлыгына дәгъва иткән кешедән киң күләмле социаль үсеш программасы таләп итә икән. Идея бирү бер хәл. Аны экономик яктан нигезләргә дә кирәк бит әле. Гамәлгә ашыру юлларын күрсәтергә Рәмзилнең исәп-хисап белән мавыгып тулы бер көне үтте. Бигрәк тә райүзәкнең социаль-экономик үсешенә бәйле сораулар конкрет чаралар күрүне көтә икән. Чардаклыда, һичшиксез, ташландык хәлгә килгән элеваторны тергезеп худка җибәрергә кирәк. Шулай ук сөт заводын реконструкцияләү беренче бурыч. Колбаса җитештерү турында да кичекмәстән эш башлау мөһим. Югыйсә, үзләре казылык, тутырма сыман тәм-том ясап сату урынына, каладан сыйфатсыз ризык ташыйлар. Тире, мех эшкәртү цехы да булсын Чардаклыда. Боларның барысын сафка бастыру өчен дәүләттән кредит алырга булыр. Рәмзил якынча исәпләп, әлеге предприятиеләрнең күпме файда китерәсен һәм бурычларны кайтаруга күпме вакыт китәсен дә чамалап куйды. Комиссия кызыксына икән, экономист буларак ул Чардакчының үсеш программасын шартлатып дәлилләп бирәчәк.

Авыллар икътисадын, үстерү мөмкинлеген ул аеруча яхшы күзаллый. Терлекчелек, игенчелек өлкәсендә үзе күптән уйлап куйган чараларны да ныклы исәп-хисап белән нигезләп программасына кертте. Дөрес, авылда мәдәниятне күтәрүгә карата планнары сыеграк. Әмма күренеп тора, кеше яшәгән җирдә яхшы клуб, бай китапханә, җиһазланган спорт залы булырга тиеш. Боларның да кәгазьдә генә калмаслыгына ышана булачак хаким. Планнары хуплана икән, Сәгъдиев команда төзеп, кем әйтмешли, җиң сызганып эшкә керешергә әзер.

Чардаклыга документларын тапшырырга килгәч, көндәшләре кемнәр, конкурс комиссиясе нинди абзый, әфәнделәрдән тора — олы вазифага дәгъвачы болар белән юри генә дә кызыксынмады, язмышын үзе төзегән программага тапшырып эшенә кайтып китте.

  • Булды, бирдем, хәзер инде көтәргә генә калды, җаным, — диде ул Мәрзиягә. Тегесе исә ире куптарган мәрәкәгә тырнак очы кадәр дә өмет багламады.
  • Көт, көт син, Юлий Цезарь! Утыртасы кешеләре әллә кайчан билгеледер әле. Йөрисең кеше көлдереп... Теге вакытта да, нихәл, председатель, дип күзеңне ачырмадылар. Әй, сабак алмаса да алмас икән кеше...

Өйдә Рәмзил янә Ленин турында саташулы уйларына әйләнеп кайтуын сизми дә калды. Телевизордан яңалыкларны күзәтә иде, Владимир Мединский атлы Дума депутатына ияреп, бертөркем сәясәтче, эшкуар һәм студентлар Ленин мавзолее янәшәсендә пикет оештырганнар икән. Кулларында плакатлар: «Владимир Ульяновны җир куенына тапшырырга вакыт!..» «Ленин — явыз рух...» «Рәсәйдәге бәлаләрдә Мавзолей өрәге гаепле».

Үзәк гәзитләрдә әледән-әле мәкаләләр басылып, Октябрь инкыйлабы юлбашчысын әнисе Мария Александровна янына кайтарып җирләргә дигән тәкъдимнәр элек тә ясала иде. Әмма Рәсәй коммунистлар фиркасе башлыклары монда үзләренә һөҗүм, кимсетү тоеп, юлбашчыны төрбәдән чыгаруга кырку каршы төштеләр. Инде менә Ленин күптән мәет булса да, фиркаләр сугышын китереп чыгара. Әйтергә кирәк, мылтыксыз, кылычсыз сугыш.

Баксаң, Рәмзил дә юлбашчы белән яу корып ята түгелме соң? Әле менә түзмәде, аңа ярсып, «Китегез! Югалыгыз!» дип кычкырды, өеннән куды. Тик менә өнендә аптырый. Чын Ленин белән төшкә кереп аптыраткан юлбашчы арасында нинди уртаклык бар? «Сәгъдиев!» дип ничәнче кат килә бит. Паман да ирдән гаепләр таба, алдагы гамәлне юрап куркыта, искәртә. Әллә кайчангы заман кешесе булса да, Рәмзилне үз артыннан ияртергә ниятли. Нинди баш җитмәслек хәл соң бу? Нәрсә кирәк булган Ленинга Дөм-дөмдәге Сәгъдиевтан?

Әлеге мистик күренешне аңлар өчен, аңа берәр укымышлы зат белән сөйләшеп карарга иде. Ләкин кем бу һәм кайдан табасың аны? Хәлбуки, Рәмзил күңеленнән бу мәрәкәнең үзе өчен әһәмиятле икәнен тоя. Зур эшкә дәшеп алсалар, алдагысы ачык булырга тиеш. «Кунак»ның юрау, куркытулары чынлап та урынлы икән, көрәшкә әзер торсын, йодрыгын төйнәп куйсын ул. Рәмзил өчен рух беренче бит, аннары гына эш-гамәл...

Башта ул хезмәттәше Абрамның үзе белән булган хәлләргә карата мөнәсәбәтен белергә кирәк тапты. Яһүд ике көн элек утарга кайтты. Гаиләсендә кунак булып тазарган бу, шәпләнгән. Күренеп тора, җегәр дә туплаган. Мөгаен, Чардаклы киңлекләрендә тагын нинди эшләр майтарырга дип план да төзегәндер. Ә хәзер, кар баскан февраль мизгелендә, ул бик бирелеп терлек-туарны карады, эшләүчеләр белән озаклап сөйләште.

Штельман Чардаклыдагы яңгыравыклы киңәшмә хакында ишеткән икән. «Безне искә алучы булдымы анда?» — дип искәрмәстән Рәмзилгә дә сүз катты.

  • Касаткин доклад кебек нәрсә сөйли башлагач, иң элек «Таң» фермасын телгә алды, Абрам Шаламович. Терлекчелектән зур керем алдылар, диде. Кыскасы, тагын берничә җөмлә әйтеп, сезләрне мактады башлык.
  • Шулай булырга тиеш ул. Без синең белән, брат, эшләп күрсәтербез әле! — диде яһүд, мыек-сакаллы йөзен балкытып.

Сәгъдиев та эчтән сөенеп куйды. Югыйсә, хакимияткә документлар тапшыру хакында ишетмәдеме икән, дип шөбһәләнеп тә торган иде.

Штельман тагын бозаулар каралтысында, атлар абзарында булып, малларның көрлеге, ашата торган азыклары белән кызыксынгач, икәүләшеп кантурдагы аулак бүлмәгә кереп утырдылар.

  • Ярар, иптәшкәем, миңа мәшәкать калдырмагансың, хатын янында тагын торсам да булган икән әле, — диде ул, Рәмзилнең җилкәсеннән кагып. — Йә, сөйләп җибәр, өйдә ничек, әниең, бала-чагалар, хәләл җефет ни хәлдә?
  • Рәхмәт, Абрам Шаламович. Тик үзем белән бик кызык хәлләр туып тора әле. Төнлә янга Ленин килә башлады, кәмит инде бер...
  • Ленин?! — Абрам шаккатты. — Ничек? Прямы өеңә киләме?

Нәм Рәмзил ярым җитди, ярым көлке итеп элекке идарә бинасында яши башлагач күргән матавыкларны сөйләп бирде. Үз өендәге хәлләрне кешегә беренче кат чыгара. Яһүд шаркылдап көләр яисә, тапкансың борчылыр нәрсә, дип кул селтәр сыман тоелган иде. Юк, хәлне җитди кабул итә Абрам:

  • Партком диварларыннан үтеп, сине тиктомалдан эзәрлекләми инде бабай. Йә сине бик ярата, йә дошман син аңа. Әмма аңламыйм, Путин, Медведев та түгелсең, Зюганов партиясендә дә тормыйсың, нәрсәң белән тарттың син аны, фермер?
  • Өй каршында Ленин һәйкәле тора...

Абрам кисәк шаркылдап көлеп җибәрде:

  • Бәлки бабай шуннан сикереп сиңа килеп керә торгандыр. Ну, туган, сенсация! Үзәктәге журналистлар белеп алса, матбугат шаулар. Ленинны мавзолейдан чыгарту өчен Мединскийга янә бер факт бит бу. Янәсе, Ленин өрәге фермерга яшәргә худ бирми!

Тынычлангач, алар дөньядагы хикмәтле күренешләр, төрле башка сыймас хәлләр турында байтак сөйләшеп тордылар.

  • Күзгә күренмәс нәрсәләрне шәйли, аңлый торган Нострадамус, Ванга кебек затлар бар инде ул, — диде Абрам. — Безнең яһүдтән дә Вольф Мессинг исемле бик шөһрәтле күрәзәче чыккан. Гитлерның үлемен өч-дүрт ел алдан юраган бу. Сугышка кадәр Сталин аны үзенә шәхси багучы ясап тоткан, байтак мәгълүмат алган, диләр... Мессинг исән-сау булса, янына барыр идек тә бит, булмый шул. Хәер, экстрасенсларга кытлык юк хәзер, эзләргә кирәк, Рәмзил дус...

Сәгъдиев, билгеле, Кашпировский, Алан Чумак кебек зәңгәр экраннарда ара-тирә күзгә чалынып киткән мәшһүр экстрасенсларны эзләп ерак юлга кузгала алмый иде. Ул бу серле эшне авылдашы Хашия карчыктан башларга булды. Шөкер, сиксәненче еллар азагында ук Дөм-дөм үзәгенә бастырылган таш Ленинның таңга күрсәтү өндәвеннән кысурлык тапкан багучы исән әле. Авыл кырыендагы агач ызбада малае, килене белән яшәп ята. Карап торуга гап- гади әби, чәчләре чал, бите, кулы җыерчыклы, мәгәр күзләре карчыганыкына охшаш. Текәлсә, әллә ничек хәл китеп куя...

Хашия карчык Рәмзилнең чәй, кәнфит һәм башка тәм-том белән тулган төргәкне өстәлгә куюын күзәтте, гозерен тыңлады да кырт кисте:

  • Юк, улкаем, Ленинга минем кодрәт җитми. Монда йолдызлар белән эш итүче кирәк. Син Үзи карчыкка бар! Аксубай төбәгеннән табарсың аны. Үлмәгәндер әле кортка. Үлсә дә, җен-шайтан, иблис-гыйфритне авызлыклаучылар монда бихисап. Сихерчеләр, албастылар, әллә нинди урман ияләре турында да иң кызыклы китапларны шул яклардан яздылар. Сәхибе Нәбирә Гыйматдинова бугай. Аны да күрерсең, бар, улым, шунда юнәл син!

Башына килгәнне, бер ниятләгәнне эшли инде Рәмзил. Абрам белән сөйләште, гаиләсе белән саубуллашты да юлга чыкты. Бәхеткә, көн аяз, юллар ипле. Ялгызы калып, эч пошуга юл куймады ул. Кул күтәргәнен утыртты, хак-фәлән сузсалар да алмады. Гел сорашты: «Сездә икътисад ничек, мәгыйшәттә яңалык бармы, кардәш?» Шулай Чаллы далаларын үтте, Чулман кичте, Әлмәт, Чирмешән урманнарын узды. Һәм утырткан юлдашларын тыңлый торгач, аңлады. Мондагы халык байтакка көйле һәм ипле яши башлаган икән. Кырларны кысыр калдырудан туктаганнар, фермерлар көч алган, крәстиән табыш тәмен тоеп, җиңне терсәккә кадәр үк сызганып эшләргә керешкән. «Аллага шөкер, безне хөкүмәт зерә дә кайгырта хәзер, — диде Кәлимәттә утырып Кәминкәсендә төшеп калган сүзчән бер мишәр карты. — Хәлләр хөртләнсә, бушка фураж да өләшәләр, чәчәргә орлык та бирәләр. Бездә халыкның эшкә күңеле үсеп китте, олан».

Бик яхшы, дип канәгатьләнеп уйлап куйды Рәмзил, халык бер тарафта күтәрелсә, икенче җирләргә дә уңай үрнәк ясый. Хәятне ил белән яхшыртырга вакыт инде...

III

Карурман төпкеленә урнашкан Үзи авылына юлчы караңгы төшеп, йолдызлар кабынгач килеп керде. Төнлә кемне борчыйсың? Кайнар чәе белән итле салкын кабартмасын ашап алды да, машинасында урын җайлап йокларга җыенды. Салкынайтса, моторын кабызып чатырын җылытыр...

Карчык өендә утлар балкый иде әле. Көтмәгәндә капкадан яшүсмер чыкты һәм Рәмзилнең тәрәзәсенә чиертте:

  • Абый, ник һаман кермисез, әби көтә!

«Килгәнемне белгәнме?!» Иркен, нурлы, җылы ызбага гаҗәпсенеп килеп кергәч, фәрештә кебек актан киенгән әби каршылады. Чәче дә ак, йөзе дә сурәттәге сыман илһамлы һәм ап-ак аның. Тик күзләре генә зәңгәр... Бу күктән, йолдыздан иңгәндер... Мондый алиһә затка яшь, гомер дигән нәрсәләр дә кагыла алмыйдыр, дип уйлап, Рәмзил югалып калды. Үзен эчтән дә, тыштан да килешсез, тупас итеп тойды. Җитмәсә, әбинең чиста келәменә шыксыз итеге белән кереп баскан бит. «Гафу итегез!» дип тиз ара аны салып бусага төбенә куйды.

  • Ерактан килдеңме, улым?
  • Ык буеннан, әби.
  • Хашия кортка ни хәлдә әле анда?
  • Әйбәт, сиңа сәлам күндерде!
  • Рәхмәт, кайткач, минем сәламемне дә ирештер үзенә... Ул миңа «Үзи карчык» дигәндер, ә син миңа Акъәби дип дәшәрсең, улыкаем... Чөнки өнәгәнем аклык, пакьлек минем. Каргыш эшләү, бозым кую көтмә миннән...

Багучы сөйләнә-сөйләнә кунакны түгәрәк өстәле артына утыртты, ара-тирә аңа җитди итеп, хәтта ничектер сынап караш ташлап алгалады:

  • Йә, мосафир, гозерең нинди?

Рәмзил карчык каршында алдан сайлап куйган сүзләрен тезде. Әмма багучының исе дә китмәде:

  • Ленин тырнагына эләккәннәр син генә түгел. Котылу эзләп килүчеләр дә

 

байтак. Ленинның кем икәнен беләбез. Менә син үзең кем, углан? Адәм низаг сәбәбен кешедән генә эзләмәсен, үзенә дә карасын ул...

Багучы каяндыр кулына алтынмы, бакырмы — билгесез, мәгәр шомарып беткән тәңкә алды, аны Рәмзилнең сул кул чугына китереп йөртә башлады һәм карашын күзләренә текәде. Ир куырылып куйды, бөтен барлыгы белән урыныннан купканын, зәңгәрлеккә йотылганын тойды. Галәмдә әллә йөзә, әллә тик асылынып тора. Тән авырлыгы да юк. Баш кайгысы да... Рәхәт! Рәмзил зәңгәр бушлыкта байтак онытылып торды. Ниһаять, кул чугыннан шома тәңкә алынды, күзләр кабак астына яшеренде... Ир янә өстәл артындагы урындыкка салышкан бәдәнен тойды. Башына «Наркоз кайта...» дигән уй йөгерде. Хет ярый, тәнендә операция артындагы сымак сызлау әсәре сизелми...

Акъәби күзләрен ачты.

  • Улым, син үзең дә тамгалы инсан бит! Хәяткә мәгънә белән туа торганнарның берсе. Талигың якты синең. Гадәттә, синең асылдагы кеше үзен яуда, гарасатлы чакларда калкыта. Син Марс йогынтысы астында тугансың. Көчле, тәвәккәл, кыю, омтылышлы... Ә тынычта сиңа юл яру кыен. Күрәм, бик еш затсыз, әдәпсез адәмнәр каршында югалып каласың. Вөҗдан хөкеменә баш бирәсең. Йә, хәтерлә әле, бала чагыңда, балигъ булгач, үзеңнең юлыңа каршы төшкәннәргә көрәш ачтыңмы? Эшеңдә хезмәттәшләрең белән бәрелешеп, дан, дәрәҗә артыннан куасыңмы? Юк, болар синең асылга хас түгел. Һәм менә шул болгавыр мәгыйшәттә синең токым үзен җуя, сына, ямьсез гадәтләргә дә бирелә. Гарьчел, үпкәчел кешегә әверелә әлеге токым. Синең гомердә дә шул төшенкелек дәвере булып узган. Тик син югалмагансың, җуелмагансың, үз асылыңны саклагансың. Аллаһка сыену саклап калган сине, улым. Янәшәңдә иманлы кеше бар. Кем икәнен беләсеңдер?

Иншалла, алда сине зур, колачлы эшләр көтә. Сине танып алачаклар, күтәрәчәкләр. Тирәңә эшлекле кешеләр җыела синең. Яклау да, ярдәм дә өмет итүчеләр күп булачак. Аларның өметен аклау сиңа янә югарырак үрләр яуларга булышлык итәр.

Әйткәнемчә, син тамгалы инсан. Яшәү мәгънәң дә ачыкланган — эш узаманы булу... Әмма тамгалылардан синең үзеңә дә саклану кирәк. Чөнки аларда көнчеллек, хөсетлек галәмәте көчле. Күтәрелгәч, аяк чалучылар, үзләренә баш идерергә теләүчеләр артачак. Яшәү мәгънәңне, асылыңны саклыйм дисәң, сиңа һәмишә ныклап көрәшергә туры киләчәк, улым.

Акъәби тынып калды.

Рәмзил үз йолдызлыгыннан иңгән фаразга артык гаҗәпләнмәде. Багучы аның маңгаена язылганны укыды сыман. Барысы дөрес. Абрам әйтмешли, шулай булырга тиеш! Ул бит абруйлы күрәзәче каршында утыра. Тик әбекәй Ленин турында ник һаман бер сүз дә әйтми? Рәмзил бит төнге зәхмәтләрдән котылу әмәлен табарга дип килде...

  • Инде, улым, Ленинга килик, — диде Акъәби, аның уйларын укыган сыман. — Владимир Ульянов та җиргә мәгънә белән килгән тамгалы инсан, әмма ул үзе төзегән фирка денсез шәкертләр гаебе белән авыр язмышка дучар ителде. Үлгәч, мәрхүм җирләнмәде, тәне һаман сыкрап Мәскәүдә, төрбәдә ята аның. Бәдән җирдә торгач, җан да аны ташлап үз юлыннан китә алмый. Безгә янәш дөнья кануны шундый. Димәк, Җиһан, күк капкасы бикле аның өчен. Менә бер гасырга якын Ленин җаны тынычлык тапмыйча һаман безнең хәяттә бәргәләнә. Тик җан үлә, юкка чыга алмый. Аңа монда яшәү әмәлен табарга кирәк. Ленин шул нигездә рух булып калка, элекке кыяфәтләре белән хәзерге кешеләр җанына сыенырга омтыла... Инде синең хәл аңлашыла бугай, улым, Ленин төннәрен синең янга шулай еш кунаклаган икән, димәк, теләге синең җанга үрмәләү 76

аның... Сизәсеңдер, сәбәбе ачык, әйттем, син үзең дә тамгалы инсан. Уртак нәрсәләр байтак. Сине яулау аның үзе өчен дә мәртәбәдер. Владимир Ильич көрәш кешесе бит! Күрәм, синең аның белән чәкәләшү көчле...

Инде ничек котылырга сиңа Лениннан? Менә бу инде чын мәсьәлә... Йокы бүлмәңә, өеңә шәмаилләр эләргә була. Ишек, тәрәзәләр өстенә кашага сыман итеп... Төннәрен үз янына мәче ияләштерү дә файда бирер. Өрәк, рух бу җан иясеннән ифрат шүрли... Әтәчтән дә куркалар. Тик күреп торам, сиңа бу эшләр ошап бетми. Янәш дөньябызны сафландыруның иң анык юлы Ленин бәдәнен җиргә тапшыру, гыйсъянчыл җанны гарешкә озату да бит, беләсең, улым, бу фарыз эшне гамәлгә ашыру зур сәясәт белән бәйле. Синең белән мин генә хәл итәлмибез. Әмма бик омтылсагыз, үз тирәгездән озата аласыз чакырылмаган кунакны.

  • Ничек, әбекәй? — Рәмзил авыз ачып сораганын сизми дә калды.
  • Ничекме? — Акъәби бераз елмаеп, сорауны хуплавын белдерде. — Узаман буласың килсә, бу хакта ныклап уйланырга шул. Яшәүне кәеф-сафа кору, байлык туплау чарасы итеп кенә санамаска, игелекле гамьне арттыра төшәргә кирәк. Үзеңә канун яса: тирә-юньдә рәнҗетелгән, кыерсытылган кешеләр калмасын. Бер-берегезгә ярдәм итү, рәхим-шәфкать күрсәтү фарыз гамәлгә әверелсен. Бел, кешеләр мәгыйшәткә карата аһ-зарларын онытса, юлбашчыга да үз тирәгездә канатланып йөрер сәбәпләр җуела. Чөнки Ленин юксыллар җанында тамырланган рух бит. Аны фәкыйрьләр рәнҗеше яшәтә. Җитеш, имин тормышлы кешенең гыйсъян юлбашчыга нинди хаҗәте төшсен? Канга батышып инкыйлаб ясауны, хәятне тар-мар китерүне нишләп өнәсен үз тамагын үзе туйдырырга күнеккән кеше. Ә тормышны көйләүнең тыныч юллары бик күп бит. Нигә балтага ябышырга? Менә шулай, улым, гыйсъян җаннан арынуның иң ышанычлы юлы мәгыйшәтегезне бергәләп яхшырту, үз хәятегезгә үзегез хуҗа булу!
  • Гап-гади, әмма чынлап та иң ышанычлы юл бит бу, әбекәй! — дип балаларча сөенде ак күрәзәче каршында утырган олпат ир.
  • Яшәүнең нигезе гадилектә. Борынгыдан расланган хакыйкатьләрдә. Кешеләр аны катлауландырып тик үзләренә бәла ясыйлар... Ярар, улым, мин күргәнемне сиңа җиткердем. Зирәк инсансың, җанга вакыт көнгә-төнгә бүленми. Шулай ук әкият белән чынлык арасына дивар куелмаган. Өне дә, төне дә бер үк җанга. Инсан һәмишә камилләшү, сафлану юлында булырга тиеш. Уңышлар, казанышлар юлдаш булсын үзеңә!

Хуҗалар җәйгән ястыкта йоклап, иртән коймаклы-каймаклы чәйләр эчеп һәм Акъәби белән янә дә дөнья хәлләре турында сөйләшеп, Рәмзил Үзидән бик канәгать булып китте. Үзендә җиңеллек, иркенлек тойды, киләчәгенә карата ышаныч артты. Югыйсә, төштәге Ленин алдагысына һич өметләндермәде бит. Нәрсә ди әле? «Башлык булсаң бул, имеш. Аннары буржуйлар каныңны эчәрләр дә урамга чыгарып ыргытырлар». Гел куркытты да өркетте. Аны тыңласаң, чынлап та бу тормышка тәмам ят-чит адәм булырсың. Сәясәтчеләр әйтмешли, читән артына, оппозициягә басарга гына кала. «Совет заманында халык эшли иде, заводлар, фабрикалар гөрләде. Без фәлән хәтле самолёт ясадык, трактор- комбайн чыгардык. Кырларда хәзерге демократлар кебек билчән, алабута үстермәдек, әллә ничә миллион центнер ашлык җыеп алдык...

Безнең Рәсәй коммунистлар партиясе, даһи Ленин нигез салган социализмны тергезү өчен көрәшә. Завод-фабрика — эшчеләргә, җир — крестьяннарга! Безнең лозунг: табигать байлыкларын гадел итеп халыкка кайтарырга! Яшәсен компартия! Яшәсен хезмәт халкы! Алга, иптәшләр!»

Инде тәмам искереп, саруны кайнаткан шул телмәрне тыңлап, Рәмзил Сәгъдиевка да рухи читлектә яшәп ятарга туры килер иде. Аллага шөкер, арыначак ул төнге кунактан. Инде Чардаклы җирен дә рухи сафландыру,

 

чистарту әмәлләрен күрергә кирәк булыр. Хакимият башлыгы булып сайланмаса да, моның өчен башкача юллар табар Рәмзил. Районда күтәрелеп килүче фермер бит әле ул. Тик өметне өзмәскә, югалып калмаска гына кирәк. Рәхмәт, Акъәби, Ак рух! Син ир-егеткә көрәшер өчен дөлдөл ат, зөлфикар кылыч бирдең...

Кәмит утыргычында

I

Хуҗалык эшләре белән тоткарланып эңгер-меңгергә калса, Рәмзилнең сыер фермасына сугыла торган гадәте бар:

  • Әй, Дөм-дөм карлыгачы, эшләрең түгәрәкләнәме, әйдә кайтабыз!

Бу вакытта Дания сыерларын сауган, Иван дәдә һәм Матрёна түти белән малларны төнгелеккә калдыру хәстәрен күреп йөри.

  • Ай рәхмәт, авылдаш!

Һәм ул берничә минуттан инде машина эченә кереп кунаклый. Тегесен- монысын сөйләп ала һәм Рәмзилнең матур итеп уйнатылган милли көйләренә колак салып, уйга чума. Кеше белән аралашканда еш елмая торган көрән күзләргә хәзер сагыш элпәсе куна кебек...

Рәмзил фермер булып килгәч, үзе тәвәккәлләп Свердловск өлкәсеннән ун баш нәселле сыер сатып алды. Бестужев токымлы, елкылдап торган йонлы, төз һәм шома бәдәнле сөйкемле сөтлебикәләр болар. Яхшы ашыйлар, тазалыклары шәп, сөтләре ифрат куе. Рәмзил фермерга савучы табарга кирәк иде. Әмма Сергеевка марҗалары бу авыр эшкә бик атлыгып тормыйлар, тегесенә ялынды, монысына гозерләде, акчаны да мулдан вәгъдә итте. Тик юк эшкә алынучы, хет чиләк тотып үзең сау. Нәкъ шул чакта Дөм-дөмнән Дания килеп чыкты:

  • Рәмзил, авылдаш, сиңа доярка кирәк икән... Эшкә мине алчы, бик авыр вакытым, хәлгә кер! Аннары берәр җае чыккач сөйләрмен әле күргәннәремне. Үзе бер гыйбрәтле кыйсса ул.

Алмыймы соң! Бишкуллап эшкә алдылар Данияне. Сыерлар тәрбияләү эшендә осталыгы зур, сөт савып медальләр алган кеше. Хатын-кыз буларак үз-үзен тотышы да күркәм.

Тик бераз пошаманга төшергән нәрсә генә бар — йөреп эшләргә бит. Яз, көз сазга батып атларга калса, ничек түзәр Дания?

  • Кайгырма, Рәмзил, өйдә зарыгып көтүче сабыйлар миннән әле тумаган. Абый-җиңги өчен Дания әллә бар, әллә юк. Аллага шөкер, берьялгызым, кайда да җай табармын. Иң дөресе, эшләп китим әле, аннары күз күрер.

Шул көннән башлап «Ленин юлы» колхозының мактаулы сыер савучысы «Таң» фермасының ачык йөзле, уңган эшчесе булып китте. Мәрзия генә иргә берчак вакчылланып сөйләнде:

  • Синең ул Данияңне Себердән, иреннән качып кайткан хатын дип гайбәтенә төшәләр икән... Мәтри, тол дип тирәсендә мәче сыман күзеңне бик уйнатып йөрмә!

Әмма кеше хакында җиңел уйларга ярыймы соң?

Авыл, авыл, дибез... Кичекмәстән хәлен ныгытырга, үстерергә чакыручылар күп. Икмәк давай, сөт-ит давай, дип хөкүмәт бабай да һәркөн аваз сала. Мәдәният халкы өчен дә сала кирәк. Янәсе, милләт киләчәге аның кулында... Ләкин авыл иң тәүдә аның кешеләре белән бәйле бит. Димәк, бөтен җитдилеге белән крәстиән хакында анык кайгыртыр чак җиткән. Мәрзия әйткәнчә, кешегә тибеп үтәргә ярыймы соң? Хәлен ачыкларга кирәк, ник каргышлы язмыш төшкән аңа?

Ә бит ата-бабадан ук беләбез. Гаҗәп катлаулы нәрсә бу язмыш дигәнең. Мөгаен, магнит угы кебек сизгер очлыгы бардыр аның. Аз гына уңга кылтайса, бар эшләрең көйле бара, фортуна дигән нәрсәкәй үзе үк кочагыңа атыла синең. Кулларыңны колачлырак итеп җәй дә эләккәнен ычкындырмау җаен гына кара! Инде язмыш очлыгы сулга авыша икән, өметеңне өз, күпме тырышма, бар нәрсәң кире тәгәрәячәк. Мондый чакта тәвә кошы сыман башыңны комга тык та көтеп ят, бәлки очлык уңга кылтаер...

Бер хезмәт урынында эшләп, якыннан аралаша башлагач, Рәмзил ачык тойды: тормышының иң хәлиткеч мәлләрендә Даниянең язмыш очлыгы гел кире якка авышып торган.

Ул бала чагында Дөм-дөмдәге тиңдәшләреннән берни белән дә аерылып тормады. Алар кебек үк инеш буендагы йомшак каз үләнендә аунап бәпкәләр саклады. Җәй челләсендә кояшка арка куеп бәрәңге, чөгендер утады. Көзен исә олылар янәшәсендә кинәнә-кинәнә бакча, кыр, урман җимешләре җыйды. Хәл алырга утыргач, ул да яшьтәшләре сыман ач тамакка йөгергән кара ипи тәмен тойды. Салкын чишмә суларыннан ләззәт тапты. Иртән торгач, якты кояшка сөенеп бакты ул. Болын сукмагына төшсә, җырлый-җырлый чәчәкләр җыйды, утырып алардан такыялар үрде. Шуларны башына кигәч, үзен гүзәллек алиһәсе итеп тоеп сөенде.

Табигатьтә үз кеше булса да, мәктәпкә бик ияләшеп китәлмәде Дания. Мәгәр хәрефләрне, саннарны яратты, аларны такыя үргән сыман матур итеп тезүдән сөенеч тапты. Китаптагы җөмләләрне кычкырып, мәгънәләрен тоеп укуның үзендә дә белем алу дигән гамәлгә дәрт уятуын тойды кызчык. Әмма мәктәп, белем учагы булып саналса да, харап четерекле дөнья икән...

Бигрәк тә Дания күңелендә сабак ятлату урыны булып калды ул. Озын буйлы, әче тавышлы химия укытучысы Рузия Камилевна формулалар ятлатты. Якыннан һәрчак тәмәке исе аңкыткан базык Баскак Харисович даталар, исемнәр сорап тинтерәтте. Хәтерең тишек икән, хет укуыңны ташла! Ә рус теленнән ятларга да ятларга инде. Тик тере сүзләр, гыйбарәләр түгел. Исем нәрсә ул? Сан нәрсә ул? Фигыль нәрсә ул? Җөмлә нәрсә? Син укытучы Лилия Рәүфовнага бер фигыль әйтеп күрсәтмәсәң күрсәтмә, әмма дәреслектә фигыль хакында кара хәрефләр белән язылган абзацны ятла! Бастырып сораса да, такта янына дәшеп чыгарса да, кагыйдәне шартлатып әйт!

Әдәбият дәресләренә йөри башлагач, Дания әдәби әсәрләрдәге гыйбрәтле һәм мавыктыргыч вакыйгалар, соклангыч яисә күңел кайтаргыч герой, персонажлар белән танышыр, сөю, мәхәббәт тойгылары, әхлак турында кызыклы сабаклар бирелер дип өметләнгән иде. Ул кечкенәдән үк әкиятләр, хикәяләр укырга бик яратты. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Наилә апасы кызның бик еш китап алмаштыруына аптырап берчак сорап та куйды: «Син соң укыйсынмы, Дания, әллә рәсемнәрен генә карыйсыңмы?» Китапханәче үз шиген үзе сынады. Укучылар белән конференция үткәргәндә, әлеге «китап кимерүчегә» доклад ясарга кушты. Яшькә, гәүдәгә әле бәләкәй генә, әмма ничек матур һәм фәһемле итеп әсәр хакында сөйли, уйлый белә икән ул... Тик, кызганыч, Наилә эшкә читтән килгән иде, кияүгә чыгып, Дөм-дөмнән китеп тә барды.

Дания әдәбият укытучысы Зөлфия Хановнаны да Наилә апасы сыман үзе өчен якын кеше, сердәш итеп күрергә теләгән иде. Әмма, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, ирләр сыман таза, нык, Дөм-дөмдәгеләр әйтмешли, томат гәүдәле укытучы хисси сүзгә бик саран булды. Дәресләрдә күбрәк ятлаган шигырьләрне сөйләтте. Күрәмсең, бу аның яраткан шөгыле: «Гарифуллин, син үткәндә Муса Җәлилнең «Алман илендә» шигырен белмәгән идең. Чык тактага, сөйлә». Колгадай укучы әлке-сөлке сөйрәлеп такта каршына чыгып баса: «Муса Җәлил. «Алман илендә»... Синме соң бу — бөек Маркс иле...» Менә шуннан Заһит инде төртелеп кала. Шигырьнең хәтерендә калган юлларын яңгыратканчы хәтсез вакыт үтә. Булдыксыз Заһит үзе, чынлап та, дошман кулындагы кол, тоткын яисә әбисенең кыйнап елатылган иркә оныгы кебек булып кала. Тик Зөлфия Хановна өчен Заһит әллә бар, әллә юк... Журнал тутыра яисә дәфтәр тикшерә ул: «Йә, йә, шуннан нәрсә, Гарифуллин?»

Шулай дипме сине белә идем...

Бетховен белән шашынган чагымда...

Уф, мондый дәрестә утырганчы, саф һавада тырай тибүең яхшырак, дип уйлап куя Дания. Гёте диясе урында укучы Бетховен дип ыңгыраша бит... Тагын нинди хикмәтләр чыгарыр?

Шигырь ятлау бурычын үтәүдән тыш, Зөлфия Хановна дәресләрдә үтелә торган һәр язучының тормыш һәм иҗат юлы буенча зур карта төзетә. Кайда туган, нинди авыл, калаларда булган? Һәм кайчан үлгән? Барлыгы ул күпме әсәр язган? «Йәле, Шәйдуллина, синең картада ничә пункт?» Боларны да укучылар үзләренең биш бармагы шикелле итеп белергә тиеш булдылар. Татар әдәбиятын да башка предметлар кебек үк фән итеп күрсәтергә теләдеме икәнни соң мөгаллимә? Тик Дөм-дөмдәге балаларга нигә икән мондый гыйльми фәһем? Иң мөһиме әсәрләрне өйрәнү, зәвык тәрбияләү һәм кызыктырып әдәби китаплар укыту түгелме соң?

II

Җитмәсә, күрәчәккә каршы дигәндәй, Зөлфия Хановна Данияләрнең күршесе иде. Моның бакчасы да, әллә ничә сутыйга җәелеп-сузылып, кызның тәрәзә төбенә үк килеп терәлә. Менә Зөлфия Хановна өмә җыеп бәрәңге утырта, менә чәчәккә күмелә башлаган түтәлләрне өяргә чыга. Тик кешеләрчә кәтмән тотып эшләми бу, каяндыр җиңелчә сука табып алган. Ире Хәнәфине мичәүгә җигә дә үзе сукачы булып китә Зөлфия апаң:

— Әйдә, бахбай, туры бар, буразна бозма... на-на-на!

Тәрәзәдән Дания үзләренә таба мышный-мышный сука сөйрәүче кызгылт йөзле Хәнәфине һәм сабантуй көрәшчесе кебек кулларын гайрәт белән аерып сука тоткан Зөлфия Хановнаны бик яхшы күреп тора. Дәрестәге сүрән укытучыдан бер әсәр калмаган. Көдрә чәчләр тузгып йөзгә сибелгән. Биттә бөрчек-бөрчек тир. Гәүдә пружин сиртмә шае тартылган. Куллар юлдагы кантарларга эләгеп, йә теге якка, йә бу якка авышкан суканы нык тотып, турыга ярдырып бара. «Һәй, Зөлфия Хановна, сука тоту сезгә ничек килешә икән!» дип шәрран ярып кычкырасы да иде Даниягә, ярамый шул — тартар теленнән табар...

Бәрәңгесен җыештырып алгач та, Зөлфия Хановна бакчага бәпкәләрен чыгарып җибәрә. Йоннары аксыл төскә иңеп, каз кыяфәтенә керә башлаган 40 җан иясе хәзер ихатага гына сыймый, боларга иркенлек кирәк. Казлар бакчага хуҗа булып, каңгылдашып, канатларын җәеп бер баштан икенче башка чабышалар. Али бабаның 40 башкисәре диярсең!

Мәктәптән кайткач, Дания тәрәзә каршындагы өстәл артына утырып өй эшләрен карый. Менә ике кулына ике чиләк тотып, бакчага Зөлфия Хановна килеп чыга. Тәти ападан җилләр искән. Шакмаклы ирләр күлмәгенең җиңнәре терсәккә чаклы сызганылган. Аякта резина итек. Юан арт шәрифләрен шыксыз ыштан каплаган... Ул чиләкләрен берәм-берәм тагаракка аудара: «Гули, гули, гули!» Колхоз шофёры Хәнәфинең әрҗә ярыкларына, итек эчләренә, фуфайка кесәләренә тутырып ташыган бодае тәмледер, туклыклыдыр... Казлар кара җирдә, көзге кояш җылысына изрәп йоклыйлар әле. Әмма сакчы уяу: «Кыйгак, кыйгак! Әй халык, торың! Ашарга китерделәр». Мизгел эчендә бакчаны шау- шу, хәрәкәт басып ала: «Кыйгак, кыйгак! Безгә сыйлану хак!»

Даниядә сабак әзерләү гаме сүнә, аның да шул шау-шуга, хәрәкәткә кушылып китәсе килә. Әйдәле, ул казларны инешкә алып төшсен!

  • Зөлфия Хановна! — ди ул, ачык тәрәзәдән кычкырып. — Казларыгыз суга тилмерәдер, инешкә төшереп коендырыйммы үзләрен?

Хуҗабикә кызга шикчел караш ташлый:

  • Яланда, суда таралмаслармы соң? Киек-җанварлар тимәсме?
  • Юк ла! Казларыгыз кайда әйдәсәм, шунда барыр.

Ризалык бирелгәч, Дания казларны урамга әйди. Кызык бу инкубаторда чыккан бәпкәләр. Боргаланмыйлар-сыргаланмыйлар, чакырсаң, шундук артыңнан иярәләр. Ашаткан, эчерткән яисә тегендә-монда әйдәгән һәр кеше боларга әни дә, әти дә була, күрәмсең.

  • Әйдәгез, очабыз! Кем-кемне уза! — дип кычкыра кыз, урамга чыккач. Ә алда болын, аннары камышлы инеш. Аяклар, чынлап та, кытыкланып, сөенеп йөрүгә күчә. Колакларда җил уйный. Лап-лап килеп, стройдагы солдатлар сыман, казлар да чабыша. Хәтта кайсылары очарга ук җыена. «һәй-һәй, гули- гули, га-га-га! Әнә шулай, әнә шулай!»

Ниһаять, яшелле-аклы йолкыш казлар йөгереп-очып килеп инешкә ыргыла. Су өсте ярминкә кебек болгана, кайный башлый. Кайсы чума, кайсы кагына, кайсылары тырышып-тырышып туфракта ятып каралган томшыгын, муенын юарга керешә. Боларның сөенечен, рәхәт мизгелен Дания дә үз итә, сикергәләп «пикниктагыларны» тамаша кылып йөри.

Кич булып, үз йортларына кайтып кергәч, кызны әнисе берничә рәт тиргәп тә ташлады:

  • Каз көтүчесе ! Нишләп шулай дөньяңны оныттың? Безнең эшне кем эшләр?

Кырпак кар явып, җиргә чәнчүле салкынлык иңгән бер иртәдә күршеләр бакчасында ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дания тәрәзәдән үрелеп карады. Кечкенә тар утарга ябылып, дөнья бетереп каңгылдашкан казлар төркеменнән кызлар, хатыннар алакайларны, акканатларны тоталар, аякларын бәйлиләр, ә фуфайка кигән Зөлфия Хановна тактага тезләнгән дә зур пычак тотып каз суеп маташа. Кыз сихерләнгәнмени, күзләрен дә алалмый. Итек белән басып җиргә кысрыкланган каз, яшәүгә хакы барлыгын белдереп, илереп кычкырып җибәрде: «Кыйгак-кыйгак!» ...Ак муеннан кызыл фонтан бәреп чыкты. Дания тик шулчак кына куллары белән күзен каплый алды:

  • Әни!
  • Әү, кызым, нәрсә булды? — дип куркып тавыш бирде почмак яктан анасы.
  • Зөлфия апа каз суя... Ничек кызганмый мескеннәрне? Хатын-кыз башы белән... Укытучы бит ул, әни!

Сулкылдап күз яшьләре түккән кызы янына кереп, әнисе тәрәзәгә бер генә күз сирпеде һәм барысын да аңлап алды:

  • Елама, кызым! Абыең белән бүгеннән үк урыннарыгызны алмашырсыз. Бу тәрәзә зыянлы сиңа.

Әмма сизгер ана кызын ирдәүкә укытучы ихатасыннан читләштерсә дә, аның дәресләреннән берничек тә аралый алмый иде. һәм тиздән укучы белән мөгаллимә арасында һич көтелмәгән бәрелеш, низаг килеп чыкты.

Хәсән Туфан иҗатын үткәндә, Зөлфия Хановна һәрвакыттагыча шигырь ятларга бирде. «Киек казлар»ны Дания күптән белә. Моңа көй дә язганнар. Башкортстан эфирын яңгыратып бик еш җырлыйлар аны. Мәдәния Акчурина бу шагыйрьнең «Агыла да болыт агыла» җырын яңгыратып бәгырьләрне телә. Хәтерен янә бер кат яңартып, шигырьне сәнгатьчә уку, класста яңгырату мөмкинлекләрен барлады да беренчеләрдән булып тактага чыкты. Үз телләрендә җырлашып, каңгылдашып китеп барган кошлар кәрванына Дания тоткындагы сагышлы шагыйрь күзләре белән карады:

Безнең дә бит шулар сыман

Киткән еллар бар иде;

Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде.

Иптәшләренең күзләреннән күреп тора, укуы тәэсирле. Аның казлар булып берничә рәт кыйгылдавы эчтән елау, сыкрау да булып тоелды. Сыйныф беркавым тынып, сагышланып торды. Тик укытучы нишләптер Даниягә ым ясамады. «Утыр!» диде ул, ниһаять.

Менә шулвакыт Данияне ниндидер тискәрелек, үзе дә аңышмаган гыйсъянлык биләп алды. Әле укытучы булып казлар хакында шагыйранә сүзләргә мөнәсәбәт белдерергә тиешле кеше кайчан гына пычрак итек белән ак канатлар өстенә басып, илертеп каз суйды бит... Шагыйрь кебек ирек тәме, матурлык яме турында сөйләп, укучылар алдында рухи алиһә булып басасы зат эшеме соң бу? Ничек берәр сүз әйтми түзәргә була?

  • Ник утырмыйсың, Шәйдуллина? Укыдың, эшең бетте, башкаларны да тыңларга ирек бир! — диде укытучы, шактый тупас итеп. Күрәмсең, аңарда да ниндидер эчке уйлану бар.
  • Мин казлар хакында Хәсән Туфанның тагын берничә юлын сөйләп китәм, — диде укучы һәм сыйныфташларына карап, юри ашыкмыйча, аерым сүзләрне кабартып әйтеп куйды:

Ята кырда ике ак канат...

Алар күккә

Җилкенми инде:

Төлке тагын иснәнә җилне,

Мыегындагы каннарны ялап...

Ята җирдә

Ике ак канат...

  • Аңламадым. Нәрсә булды инде бу, Шәйдуллина?
  • Шигырь... Хәсән Туфанныкы! Шул шагыйрьне өйрәнеп ятабыз бит.
  • Ә төлке нигә?
  • Төлке — аллегория, апа! Төлке кебек, гөнаһсыз, горур кошларны ашаучылар бездә дә җитәрлек!

Зөлфия Хановна кисәк урыныннан сикереп торды, ачуланып, ярсып, кызга бармак янап алды:

  • Ә-ә, Шәйдуллина, син әнә кая сыптырасың? Укытучыга кизәнүме бу? Әйе, беләсез, казлар үстердем. Үстергәч, суялар инде аларны. Каз гомере — бер җәй. Әйт, йорт казларын сугым малы ясаудан нинди гаеп табасың син, Айболит?
  • Дания — Айболит... Айболит... — дип хихылдашты укытучының алгы партадагы куштаннары Сәмига белән Вәрисә.
  • Апа, мин Айболит булсам, сез кем буласыз соң? — Гаҗәп, Даниядә бер каушау, курку әсәре күренмәде. — Айболит докторның дәваланырга килгән киек, җанварларын туктаусыз Варвара кыерсытып тора түгелме? Ә һөнәрегез сезгә явыз Варвара булырга кушмый бит. Укытучы — яхшы тәртипкә, матурлыкка чакыра торган кеше ул.
  • Җитте, Шәйдуллина! Инде укытучыны өйрәтергә керештеңме? Бүген дәфтәреңне тикшердем, әллә күпме хата. Нечкәлек белән катылык билгесен аера белмисең. Надан! Мин сине грамотага өйрәтәм! — дип нык итеп өстәлгә сукты мөгаллимә.

Сыйныф тәмам тынып калды. Үсмер егетләр, үсмер кызлар кисәк җитдиләнеп, бер укытучыга, бер укучыга карап, хәтәр бәрелешнең нәтиҗәсен көттеләр.

  • Сезнең пычак тотып казлар суйганыгызны күргәч, үзегезне укытучы итеп тоя алмыйм, Зөлфия Хановна, — диде Дания.
  • Тоймасаң, класстан чыгып кит! — дип кычкырды ярсыган мөгаллимә.
  • Рәхәтләнеп!

Һәм Дания урынына да барып тормады, ашыгып ишеккә юнәлде. Ни гаҗәп! Шулара унберенче сыйныфның барлык унбиш укучысы, егет һәм кызы, кайсы сумкасын эләктереп, кайсы буш кулын селтәп, Дания артыннан томырылды...

  • Туктагыз! Кем рөхсәт бирде сезгә, әле дәрес бетмәде, урыннарыгызга кайтыгыз! — дип яшелле-күкле тавыш белән күкрәде Зөлфия Хановна.

Әмма аны берәү дә тыңламый иде инде...

Шагыйрь, язучылар дөньясы, матурлык, гаделлек белән хисләнү — үзенә бер хәят. Ә маллар тотып, казлар асрап, корсак шәрифләре кушканча яшәү — икенче хәят. Билгеле, әлеге ике хәятне уйларда гына булса да бергә тоташтырып уртак нокталар табарга, килештерүләр ясарга тиешле әдәбият мөгаллименә зирәгрәк, шомарак булырга кирәк иде дә бит. Дөм-дөм мәктәбенә каян табып куясың андыйны? Һәм безнең заманда китап кимереп, шигырь белән хисләнеп, чәчкәләр белән бакча тутырып яшәүче зыялылар бармы соң, калдылармы әле? Димәк, хыялый Дания һәм аңа ияргән сыйныф бунты — чебеннең дулап тәрәзә ватарга җыенуы кебек тик көлке бер гамәл.

Гыйсъянчы кызның аттестаты мөһим предметлардан уртачага гына тартты. Иң көлкесе шул: тел-әдәбияттан Шәйдуллинаның аттестат билгеләре «өч»ле булды. Дания шаһәдәтнамәсен әнисенә нәселдән мирас булып килгән агач сандык төбенә атты да, дөньясына төкереп, фермага сыер саварга китте. Чынлап та, үпкәләрлек тә шул, ничә ел укып, мәктәп аның сәләтен, нинди һөнәргә маһирлыгын да ача алмады. Укытучылардан башка да «Айболит» була иде бит ул.

Терлекчелек бинасында төнлә ут чыгып, колхоз рәисе Шәкүр Яушев янып үлгәндә, Дания Шәйдуллинаның савымчы булып эшли башлавына ярты ел гына тулган иде әле...

Ачык йөзле, булдыклы, малларга шәфкатьле кыз тиз арада яхшы хезмәт күрсәткечләре яулады. Аны эшендә яраттылар, дуслары, ахирәтләре артты. Сул бит алмасы утта шактый пешсә дә, үзенә ошаган кияү табудан да өметен өзмәде Дания.

III

Әмма язмыш очлыгы һәмишә каһәрле кире тарафта тора икән шул. Корылык еллар килеп, ферма сыерлары иткә озатылды. Аңа эшсезлек янады. Җитмәсә, ул бунт күтәргән төркем алдына басып, колхоз рәисе Фердинанд Исхаковка бозлы-тозлы сүзләр ыргыткан иде. Инде тагын гыйсъянлык әҗерен күрде. Эшсез калган савымчыларны колхоздагы башка тармакларга, урыннарга куйганда, аны искәргән кеше дә табылмады Дөм-дөмдә. Әллә бар, әллә юк Дания!

Ямьле җәй башында, халык сабантуйлар үткәргән мәлдә, Себердән авылга кунакка кайткан Данисны күрү Даниядә кинәт яшерен өмет уятты. Исемнәрендә дә янәшәлек, парлашу бар бит: Данис — Дания!

Аны беренче күргәч, эчтән «аһ!» итте. Бу бит Америка киноларындагы мафия, карак-угры өеренә яшен булып ташлана торган Стивен Сигал! Шул, шул — суйган да каплаган. Таза, олпат гәүдәле, йөзе дә җәенке. Йөреше дә нәкъ шуныкы — алпан-тилпән, йодрык төйнәүле, караш үткен... Моны Дания белән янәшә күрсәләр, Шәвәли директор, Фердинанд рәис калтырап төшәр. Ә Зөлфия Хановна хакында әйтәсе дә юк...

«Йәгез, — дияр Данис, тегеләргә усал итеп күз сирпеп. — Сез минем Данияне туктаусыз җәберләгәнсез икән, хәзер үк аның аягына егылып гафу үтенегез. Юкса...» «Ярар, Данис, кичерик инде, кешедәге шеш, кан йөрәккә төшә бит», — дип кыз тегеләрне яклый башлагач, болардан шундук җилләр исәр...

Башта Данис ягы, дөресрәге, аның озын буйлы, какча гәүдәле әнисе Мөзәянә бертуганы Макшия аркылы кызга ым ясады.

Дания һәр иртән кулына капчык, урак тотып туйралыкка үләнгә юнәлә. Печән төнгелеккә, сыерга ашатыр өчен. Беркөнне аңа, бәләкәй арбасын сөйрәп, йорт аша күрше Макшия дә иярде. Аптыраган иде кыз, берәдәк кәҗәсе хакында нишләп көяләнә әле бу? Инде янәшәсенә басып үлән кырка-кырка, Себердән кайткан кунаклары хакында сөйләнә башлагач, аңлады: Макшия аңа кармак сала...

Хәер, хатын сүзчән кимпер булса да, әллә каян урап-сарып тормады, турыдан ярды:

  • Хәлләреңне күреп торабыз, Дания. Әлегә әниең Сания исән, Аллага шөкер. Бала чагыңдагы кебек син һаман анаң канаты астындасың. Инде дөньяныкын белеп булмый, китеп барса, абый белән җиңгигә син бит — ашка төшкән таракан. Үзеңә учак тергезергә самай вакыт, сеңлем. Яшең дә хәттин ашкан, инде сазаган кыз хәленә төшүдән курык! Дөнья ямьсезе шул. Әле менә кыюлык итсәң, бик җайлы урын чыгып тора. Әйдә, минем кунак Данис белән бер сөйләшеп карале син, Дания сеңлем!

Кыз башта шактый гарьләнде:

  • Макшия түти, син мине кияүгә димлисеңме? Үземә ошаганны үзем тапмам дисеңме?
  • И сеңлем, нигә чәпчисең? Борынгыда егет-кызны димче кавыштырган. Бик матур яшәп киткәннәр. Иншалла, Данис бик күркәм егет, дөнья күргән, тормыш итү рәвешен белә, малы бихисап. Мондыйны күпләр эзләп-эзләп тә таба алмыйлар. Ә сиңа Ходай юлыңа чыгарып куйган инде.

Даниянең башына келт итеп уй йөгерде: «Язмышны сынап караргамы?»

  • Макшия апа, иртәгә уннан Чардаклыга җыенам. Вакыты булса, Данис алып барсын соң...

Иртән ул киенеп-ясанып интекте. Үзенә бик килешеп торган җиңел кызыл кофтасы бар иде, көзгегә карагач, аны салып атты. «Эсседә кофта кияләрме?» Аннары күлмәк сайлый алмый иза чикте. Берсе озын, берсе кыска, таман булса, җиңе җәйгә бармый — озын. Инде аягына туфлиләр киеп, чыгарга җыенгач, киредән керде. Үкчәлесендә торна кебек озыная, табанлысында авыл киленнәре кебек бер шыксызга әйләнә... Ахыр чиктә вәсвәсәсенә төшенде, күңелендә тарткалаш бара икән бит аның: «Әйдә, ясан, бизән! Курчак кебек булсаң, бәлки әле кунак егетенә дә ошарсың. Әй, җүләр , базарга сатарга куялар бит сине. Ат сайлаган сыман, авызыңны ачып тешеңне дә санарга онытмасыннар. Югыйсә, азак дәгъва белдерүчеләр табылыр... Әй, Дания, нинди көнгә калгансың бит син, кызыкай!»

Кыскасы, җиңел булмады булачак кәләшкә урамга чыгып, Макшияләр каршында торган ак «иномарка»га утырып юлга кузгалу. Кешенекен күзәтергә генә кызык икән, ә үз башыңа төшсә, әллә нәрсәләр уйландыра хатын-кыз өлешенә төшкән өлеш.

Даниянең Даниска тормышка чыгарга ризалык бирүен белгәч тә, аналы-уллы Сәйфуллиннар эшне бик тиз тотты. Макшия өендә никах укылды. Гореф-гадәт кушу буенча як-яклар бүләк биреште. Туган-тумача мул сый өстәлләре әзерләп ашка йөртте. Өч-дүрт көн үзен Чардаклы Сабан туенда куела торган кәмит утыргычында кебек хис итте Дания. Эчтә, чаршау артында кемнәрдер чабышып чыгырны әйләндерә, ә син утыргычлардагы кешеләр белән бергә җил булып очасың, йөрәккә янә тиле дәрман, шаукым өстәп берничәсе тальян гармун уйната, дөпелдәтеп барабан суга һәм ритм уңаена туры китереп, кайсыдыр әче итеп сызгырып куя...

Дүртенче көндә Дөм-дөм белән саубуллашып, озын Себер юлына сәфәр чыккач кына кәмит тәгәрмәченнән, шау-шудан, ыгы-зыгыдан араланды һәм, ниһаять, Сургут шәһәрендәге зур ихата эченә үтеп, ике катлы таш пулат эченә кереп утыргач, ул бөтенләй дә әллә нинди шомлы тынлык чолганышында торып калды.

  • Әнкәй, киленеңә йортны күрсәт. Мин эттәй арыдым, бер-ике сәгать бассейнда ятармын, — диде Данис һәм сөлге, тагын нәрсәләрдер күтәренеп өйнең икенче тарафына китеп югалды.

Әмма Мөзәянә малаеның әмеренә карап Даниягә бүлмәләр ишеген ачарга ашыкмады: «Әйдә, килен, без чәйләп алыйк!» — дип кухняга җитәкләде.

  • Дөм-дөмне калдырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тундрага килү әҗәл белән очрашуга тиң булды. Мәгыйшәт авырлыгы өстенә, һай, сагындырды үзебезнең як! Чыдаша алмый елаган чаклар да күп булды инде. Аннары акрынлап күнегелде үзе, — дип чәй эчкәндә кайнә үз тормышын сөйләп алды.

Дания аның тел төбен яхшы аңлый: сиңа да монда яшәп китүләре җиңел булмас, киленкәй...

Дөм-дөм кызы Себердәге катлаулы шартларга, күңел сагышларына түзәргә әзер иде. Сургутта да берәр төрле эшкә керермен дип уйлады. Тик Данис кына кәләшенең ниятен ишетергә дә теләмәде:

  • Монда, җаный, сыер саумыйлар. Бәрәңге дә икмиләр. Бу — газ, нефть төбәге. Йә, шуңа яраклы нинди һөнәрең бар? Һич югы исәп-хисап ясый беләсеңме? Документың булса, базар юк, иртәгә үк берәр офиска эшкә кертәм...

Болай булгач, Сәйфуллиннар өчен кем соң ул? Өй хезмәтчесеме, җанлы курчакмы? Бигрәк тә Данис аптыратты кәләшне. Кайткач та алыштырып куйдылармыни? Юньләп сөйләшми дә, «әнкәй, киленең!» дип, аны гел туп кебек күреп, Мөзәянә ягына ыргыта. Әйтерсең, Дөм-дөмнән аны Данис түгел, ә Мөзәянә карчык ярәштереп килгән. Эшкә иртүк чыгып китә, төн урталарында гына кайтып керә. Кайнар ашка, ачык йөзгә дә җавапсыз. Монда әлләни күрәзәлек кирәкми, хатын буларак Данис күңеленә керә алмады инде болай булгач Дания... Сигал кыяфәтен хәтерләтсә дә, ул аңа һич тә яклаучы түгел. Киресенчә, алпан-тилпән, туры караш белән килеп үзеңне таптап китәр бу. Аяк белән таптамаса, теле, сүзе белән таптар хәләлең...

Мөзәянә карчык киленнең боек карашын әллә тоя, әллә юк, һаман колак төбенә килеп гел искәртеп, өйрәтеп кенә тора. Янәсе, Данис таба ашын бик ярата, бигрәк тә кыздырылган сөләйман балыгы, чөгә өчен җан ата. Бәрәңгенең духовкада кургаш кәгазьгә төреп пешерелгәнен өни икән... Янәсе, Данис эчке киемен дә һәркөн яңартырга өйрәнгән. Һәр иртән майка- ыштанын, оекларын йокы бүлмәсенә тезеп куярга онытмасын килен. Тагын менә шундый эчпошыргыч нәрсәләр турында такылдап Даниянең бәгыренә төшә бу:

  • Миңа әлләни күп калмагандыр инде. Үзеңә учакка ут элдерер вакыт җитеп килә. Зиһен җыярга кирәк. Ир ничә яшьтә булса да, сабый кебек бит ул. Тәрбияләгәнне, көйләгәнне ярата. Көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын... Син, килен, безнең халыкның шул әйткәнен дә онытма. Эшкуары да, җилкуары да хатын тәрбиясеннән килә дигән сүз бит инде бу!

Дания шул вәгазьләрне ишетмәс өчен булса да, кибеткә, базарга азык-төлек алырга чыгып китәр иде. Әмма Сәйфуллиннарга ашамлык-эчемлекне машинада яшь бер грузин егете ташый.

Дөнья йөзе, кешеләр чырае күрмичә Дания ярты елдан артык яшәде. Инде Себер ягы булса да, көннәрнең язга авышканы беленә. Һавалар йомшарды, кояштан көндез җылылык сирпелә. Дөм-дөмдә хәзер әнисенең гөлләре купшы яфрак яргандыр, чәчәккә төймәләнгәндер, мөгаен...

Дания, күпме вакыт ир белән яшәгән хатын, беркөнне ихтыярсыздан уйлап куйды: нишләп авырга калмый әле ул? Һәм бервакыт ир түшәгеннән соңлап кына башын калкыткач, ул, хурласа-хурлар, дип тәвәккәлләп, шиген әйтеп салды. «Әллә соң врачка, табибка күренергәме?» — дип тә өстәде.

Данис карават янында нәүмизләнеп басып торган кәләшенә шактый вакыт сынап карап торды. Башта гадәтенчә уратып көлде:

  • Синең белән, җаный, бу хакта договор бармы әле безнең? Яисә килешүдә каядыр берәр пункт ясап әйтелдеме шундый сүз? Юк шикелле. Мин булдыра алганча мал табам. Җитеш тормышта яшәр өчен шартлар тудырам. Азып-тузып йөрмим. Сиңа бит миннән нәкъ шулар кирәк иде. Яшә! Ризасындыр бит?

Чынлап та, Дания булачак иргә карата күңеленнән шундыйрак таләпләрне кабартып куйган иде бит. Тегесен әйтү кыз кеше өчен оятсызлык та булып күренер иде әле. Ә хәзер...

  • Данис, ир хатыны бала табып үстермәскә тиешмени? Бу бит гайре табигый хәл...

Менә шул сораудан соң Данис, авыртудан бөгелеп төшкән кеше сыман, кисәк сыкрап ыңгырашты:

  • Мин кайбер малайлар кебек бакча артында гына хезмәт итмәдем шул, җаный. Океан киңлекләрендә кайбер ирлек функциясеннән колак кагарга да туры килде. Сәбәбен аңлыйсыңдыр? Хәер, рәсми сүзләр әзер: «Атом реакторы... штатта каралмаган ситуация. Исән калуыгыз өчен командованиегә рәхмәтле булыгыз, матрос-радист Сәйфуллин. Су асты көймәсен вакытында күтәрдек!»

Менә шуннан соң кәләш югалып калды:

«Хатын-кыз — тормыш гөле ул. Ул гөл иртәме-соңмы, бөреләнергә, чәчәк атарга тиеш! Аның чәчәге — бәбәй. Бу нәфис зат берчак гавам каршында ак биләүгә төргән чәчәк — бәбәе белән балкымый икән, аның дөньяга килүендә дә бер мәгънә юк».

Җаны өзгәләнгән нәрсәләр хакында эшкуар ирбаш белән дә, акча, мал гаме белән ысланган каенана белән дә сөйләшү урынсыз, хәтта зыянлы ук иде. Ходай сакласын, өй тоткыны ясап, өстеңнән бикләп тә куярлар... Ул эчтән генә ният кылды, әзерләнде. Һәм апрель башында, нәкъ алдар көндә бугай, Данис берничә тәүлеккә Төмән ягына командировкага чыгып киткәч, ныгытып киенде һәм чемоданын тотып өйдән кузгалды ул. Төрмәнеке кебек тимер челтәрле тәрәзәләрнең берсеннән Мөзәянә карчык бәргәләнеп нәрсәдер кычкырып калды. Үз гаебең белән үз-үзеңә ясаган хата өчен кешеләрдән кичерү сорар урын юк... Дания, югалткан нәрсәләре байтак булса да, башын туры тотып, ирек, хак, мәгънәле тормыш юлына юнәлде...

Рәмзил юлдашының Себердә күргәннәрен тыңлап, чынлап торып әсәрләнде: «Карале, безнең Дөм-дөм кызының башыннан да шундый маҗаралы нәрсәләр үтәр икән?» Әмма тагын да гаҗәбрәге Дания Рәмзил кулына калын дәфтәр тоттыргач булды. «Нәрсә бу?» — дип машинаны туктатып сорады ул.

  • Сумкамда йөрде. Сиңа бирәсемә ышандым. Кыйсса бу! Укып карале... Син бит үзең дә сәхнәләрдән торып шигырьләр сөйләдең. Икәү уйлашыйк, нишләтергә моны?

Рәмзил, үтә кызыксынып, күн тышлы кулъязманы актарды. Кыйсса дигәне исеме белән үк җәлеп итте аны: «Хыялый кыз»...

  • Үзеңне тасвирладың мәллә?
  • Шулайрак бугай шул...

Рәмзил авылдашын үз йортлары алдында төшереп калдыргач, уйлап куйды. Кулыннан килә торган эш булса, әлбәттә, ярдәм итәчәк ул бу алчак хатынга.

Келәмгә бастырмакчылар...

I

Рәмзил берничә көн Дания язган кыйсса тәэсирендә йөрде. Эштән кайткач та, документлар карыйсым бар, дип гаиләсеннән араланып укырга керешкән иде, кулъязма аны биләп алды. Башта Даниянең яза белүенә сөенде. Төзек җөмләләр, шигъри гыйбарәләр, тәэсирле күренешләр аша Вәсилә дигән җанлы герой алга басты. Исеме башка булса да, Рәмзил моны барыбер Дания бу, дип укыды.

Вәсилә бар булмышы, күргән-кичергәннәре белән ачык, прототип кем, дип баш ватасы да юк — Дания! Ә менә Вәсил дигәне кем соң? Вәсил—Вәсилә... Бер-берсен яратышсалар, байтак вакыт чын гашыйклар булып йөрсәләр дә, боларга бергә булырга язмаган шул. Әсәрдән зур сагыш хисләре бәрелә, каләм иясенең йөрәгендә җуелмас сыкрау бар... Чынлап та, кем икән соң бу Вәсил? Хыял белән тудырылган кешеме, әллә чынлап та Дөм-дөмдә бармы шундый егет? Гашыйк җаннарны бер-берсеннән аерган сәбәп тә кыйссада бик тормышчан итеп күрсәтелгән бит. Вәсилә берчакны әдәбият укытучысы Вариса Шәңгәрәевна белән сүзгә килешә. Укучыны класс белән яклап чыгалар. Мәктәптә чынлап торып зур «ЧП» була... Менә шуннан соң Вәсилә белән Вәсил арасы өзелә дә инде. Никме? Чөнки Вәсил — инде мәктәпне тәмамлап, колхозда төзелеш бригадасында эшләп йөргән никрут егет, Вариса Шәңгәрәевнаның бертуган энесе икән. Укытучы низагтан соң үз укучысы Вәсилә хакында аңа ниләр генә сөйләми. Имеш, ул ниндидер бер аңлашылмаслык зат: кыргый, астыртын, җәнҗал куптарырга әвәс... Имеш, өлкән кешеләргә карата аның бер хөрмәт, ихтирамы юк... Син шуның белән тормыш корырга җыенасынмы, энекәш? Акылына кил, Вәсилә белән бәйләнсәң, мәңге иминлек, бәхет дигән нәрсә күрмәссең!..

Вәсил йөргән кызыннан күңеле кайтып, армиягә китеп бара. Хәтта кыз кырына саубуллашырга да килми. Солдатның хәрби хезмәттән кайтуын инде башка бер чәчби көтеп тора...

Рәмзил кинолар, спектакльләр карап, әсәрләр укып, әллә нинди мәхәббәт фаҗигаләрен белә иде. Әмма үзе үскән авылда яшьтәшләре дип әйтерлек гашыйкларның нахак сүз аркасында аймылыш булуын белү аның йөрәген ихлас сыкратты. Кем соң бу Вәсил?

Серне, әлбәттә, Дания генә чишә ала иде. Берара вакыт табып Рәмзил фермага сугылды. Савучы хатын бик бирелеп шешәдән яшь бозауларны имезеп, сөт белән сыйлап тора иде. Рәмзилне күргәч, аның йөзенә шатлык бәреп чыкты:

  • Нәрсә, укый алдыңмы?
  • Ихластыр, йөрәккә үтәрлек әйбер язгансың!
  • Чынлапмы, Рәмзил?
  • Моны мин Чардаклыдагы Гардановка бирермен. Өлкә гәзитенең безнең зонадагы собкоры ул. Үзе дә яза, язучы халкы белән әшнәлеге дә зур... Тик син миңа әйт әле, Дания. Вәсил кем ул? Миңа аны чын кеше буларак белү бик мөһим.
  • Син, аны әйтсәм, безне ярәштерергә җыенмыйсыңдыр бит?
  • Карарбыз!

Хатын үзенең шаярып, көлеп әйткән сүзләренә җитди җавап алгач, кисәк уйланып калды.

  • Сер итеп тотарсыңмы соң?
  • Вәгъдә!
  • Сәүбан, — диде Дания шыпырт кына. Һәм беркадәр кызарынып түбән карап торгач, өстәп куйды. — Батыршин...
  • Укытучы Зөлфия Хановна Сәүбанның апасы идемени? Бертуган укмы?
  • Әйе, алар туганнар!

Менә, ниһаять, Дания кыйссасындагы һәр персонаж Дөм-дөмдә чын урынын, вакыйгаларда чагылышын тапты... Сәүбан! Караңгы чырайлы, төксе, зарлы Сәүбан фермерны белмиме соң Рәмзил, белә, әлбәттә... Касаткинны урыныннан төшергән җыелышта бу ир үзенең йөрәкле булуы белән күңелгә уелды. Әмма малай чакта да «Бәтрәк» кушаматы, кырку холкы аша Сәүбан яшүсмерләр төркемендә үзен бик еш искәртте. Романтик табигатьле Дания бу чуар йөрәктә нәрсә тапты икән соң? Хәер, хыялый кызларга нәкъ шул баш бирмәс, «бәтрәк» егетләр пар түгелме? Сөйләүләренчә, Батыршалар нәселе Дөм-дөмдә аерым бер кавем булган бит...

II

...Сәүбан гадәтенчә салкын будкасында уянып китсә дә, бу иртәдә күңелендә җиңеллек тойды: Касаткин шайкасын туздырдылар бит! Шөкер, кеше артына посмады, беренче ташны боларга үзе томырды. Юкка «бәтрәк» кушаматы йөртми икән. Инде Ходай кушып, Чардаклыга юньле башлык килсен иде. Бу хуҗалык елында ныклап аякка басарга бик вакыт инде Сәүбан фермерга.

Юрган астыннан чыкмыйча, ир тагын шуны уйлап ятты. Кичә эңгер иңгәндә туктаусыз сул кашы тартты аның. Кемдер искә төшерә, күрешүгә инде бу. Тик кайсысы сагына, ашкына икән соң? Чардаклыда әнисе янында яткан хатынымы? Юк, Мәснуганың ике ятып, төшенә дә бер кермәс. Йортны залогка салып, урамда торып калгач, дошманга ук әйләнде ир. Бәлки малае Артурдыр? Буранлы февральнең егерме җидесендә туды ул. Мәхшәр көндә чын бәйрәм булды бу... Бераз иртәрәк булса да, барып, малайны туган көне белән котлау зыян итмәс иде. Хатын белән ачуланыштык дип кенә балаңа кул селтәү егетлек түгел. Сәүбан, шулай уйлагач, бүген үк Чардаклыга барып гаиләсен күрергә карар итте.

Машина дигәнең атна чамасы кар әсирлегендә ята. Сәүбан чит тәгәрмәчләргә исәп тотып, асфальт юлга чыкты. Әле һаман караңгы. Җитмәсә, куе томан да бар. Ниһаять, шактый вакыт аякны аякка бәреп торгач, юлда автобуска охшаш бер нәрсә күренде. Тик нишләптер уты да юк... Ир кабаланып кулын күтәрде, «зинһар, утырт!» дигәндәй, еш-еш изәргә кереште.

Ходайның рәхмәте, машина шактый зур тизлек белән килсә дә, нәкъ юлчы каршында шыгырдап туктады. Шундук ишек ачылды. Һәм Сәүбан да ашыгып автобус эченә томырылды. Эчтә җылы, урындыкларда кешеләр шәйләнә. Әһә, арткы якта буш урын да бар икән. Сәүбан пассажирларга бәрелмәскә тырышып шунда юнәлде. Бер мизгел утыргычта рәхәтләнеп оеп барды, аякларына җылы төште. Тик сәерсенеп игътибар итте: гадәттә өерелеп сөйләшеп бара торган юлчы халкы монда мәет чыккан өйдәге кебек тынып калган, әнә, һәркайсы үзалдына нәрсәдер чутлап-исәпләп барган кебек...

  • Абзый кеше, каян киләсез? — дип сорады Сәүбан янәшәдәге карттан.
  • Ерактан.
  • Кая барасыз соң?
  • Еракка.

Ир әлеге тапкыр сүзләрдән көләргә җыенган иде, абзый дигәне исә алда утырган кешегә җитди итеп кычкырды:

  • Хан энекәш, дөрес утырттыгызмы моны, чит-ят кавем заты түгелме соң бу?

Хан — урта буйлы, Дөм-дөмнәрчә әйткәндә, кып итеп торган кышкы, җылы кием кигән кеше, урыныннан торды да, кочагын җәеп, көлеп, Сәүбан ягына атлады:

  • Улым, һаман безне танымыйсыңмы? Мин юри сүз әйтми торам әле. Батыршиннар бит без!

Сәүбан кинәт урыныннан сикереп торды, ис-акылын җыя алмыйча каршыга атлады:

  • Әти, чынлап синме бу?
  • Мин, Сәүбан улыкаем, мин!

Чынлап та, тавышы шул, күзләре, йөзе шул — әтисенеке! Сәүбанны ничә кат көчле кулларына күтәреп чөйгән, иркәләгән, сөйгән, ягымлы сүзләр әйткән кадерле кеше бит бу! Өстәвенә, борынына таныш ис килеп бәрелде.

  • Әти! — дип улы ата кешегә килеп сарылды.
  • Таныды нәселне, таныды! — диештеләр төрле яктан. Шуннан автобустагылар уянып киткәндәй булды. Сәүбанны исеме белән төрләндереп шатлыклы, сөенечле сөйләшүләр, Дөм-дөмчә шаяру, үртәшүләр башланды. Ә берәү Сәүбанның бөеренә дә йомшак кына төртте. Себерчә нык итеп киенгән бу. Башында йонлач малахай, өстендә соры аю тиресеннән тегелгән кыска тун... Бу киемдә юлчыга эссе түгелме икән?
  • Нихәл, онык? Мине танымассың инде. Галәү бабаң мин... Лашман тартучы зэк.
  • Ә, әтинең әтисе! — Онык үзе эчтән уйлап куйды: «Бабай яшьли китеп барган шул. Кырыкны да бирмәссең». Сәүбан хисләнеп бабасының кулларын кысты, яратып, ирләрчә җилкәсенә сукты. — Синең турыда күп сөйләделәр, Галәү бабай, бик уңган-булгансың, булдыклы... Ә кулак дип гайбәтеңә төшүчеләргә мин ышанмадым...
  • Дөрес иткәнсең, улым! Башыңны күтәрсәң, тигезләргә теләп кизәнүчеләр күп инде бездә: «Мирныкын ашый, күмәк эшкә таяк тыга... Җинаятьче ясап, кандала кебек сытарга кирәк үзен!» Йә, хәзер ничек соң? Дөньяларны әйтәм. Крәстианга һаман иркенлек юкмы, худ бирмиләрме?
  • И, Галәү бабай, дөньяның асты-өскә килде. Ил тузгый. Кулаклар хаклы булган дип, хәзер сезне сагынучылар бар, Галәү бабай...

Ләкин нәкъ шул чакта каяндыр урта рәтләрдән өлкән яшьтәге, мамык шәлле, нәзакәтле кортка тавыш бирде. Башкалар рәтеннән болар да тынып калдылар.

  • Миңнехан, Сәүбаным җиде буын Батырша бабайга бик тарткан, дип мактанган идең. Карыйк әле, расмы шул сүзең? Йә, яндырыгыз әле утны. Батырша, бас әле онык белән янәшә!

Сәүбанның уң ягына шәп камчат бүрек, тун кигән мәһабәт карт килеп басты. Буйлары бертигез, тик карт корсак шәрифләре белән күпкә мулрак, олпатрак күренде... Мәгәр шуңа карамастан, автобустагылар «аһ» итте: «Батырша нәселе үз сөяген саклый белә!» Һәм теге карчык янә бастырып сөйләп китте:

  • Чынлап та, күзләр берүк, авыз-ияк тирәсе дә бик охшаш... Борыннар да үрдәкнеке сыман җәенке боларның. Башлар да җилкәгә шыплап утыртылган. Муенга карунлык... Бәрәкалла, суйган да каплаган Батырша икән шул бу олан...
  • Батырша сөяген мактыйсыз да мактыйсыз. Сәйфулланың затлы нәсел каныннан башка әллә кайчан төс-килбәт, кот җуйган булыр идегез әле, бәтрәкләр, — дип якыннан аваз салды чәтердәп торган әче тавышлы кимпер. Һәм ул чепи көрән күзләрен елтыратып Сәүбанга текәлеп торды:
  • Бигрәк ябыксың, улыкаем. Сакал-мыек та баскан үзеңне. Тәмам

 

мукшы побына ук охшап калгансың. Мөселман өммәтеннән икәнеңне, шәт, онытмагансың бит, балам? Киемең дә шактый өтек... Хатының бардыр лабаса? Әллә соң авырлымы, карый алмыймы үзеңне? Бала күтәргәндә, күзгә ак-кара күренми, ирдән дә укшыта...

Ир нәсел анасы каршында алдашырга җыенган иде, мәгәр теле тыңламады, башкача әйләнде:

  • Хатын белән ачуланыштык әле. Әниләрендә бала белән ята...
  • Кит, олан! — дип кычкырды алгы яктан бик кырыс чырайлы мужик. — Синең хатын бер генәме? Икәү түгелме? Син шул көйсез хатын көен көйләп ятасыңмы, кем, Сәүбан. Мәсхәрә! Ялынма, монысына шартлатып «талак» әйт, ишегеңне яп та башкасын алып кайт! Беткәнме ирне санлаган кимпер?

Карчык бу тавыш иясен әллә тыңлый, әллә юк, Сәүбанга үзенекен тукыды:

  • Әллә, улым, бик юньсез нәсел белән бәйләнештеңме соң? Анасына карап кызын коч дигәнне искә алмадыңмы? Кәләшне нәселгә карап сайларга кирәк бит аны... Әтрәк-әләмнән Ходай үзе сакласын!

Башкаларны сабыр гына тыңлап торган Батырша, ниһаять, көрәктәй кулын Сәүбанның җилкәсенә салды:

  • Син, олан, муеныңа хатын атландырып нәселне хурлама! «Ир — баш, хатын — муен» дигәнне оныттыңмы? Гаиләңдә ата-баба кануннарын саклый белергә кирәк! Бәлки мәгыйшәтең үзеңне хуҗа итеп тоярга ирек бирмидер, олан? Әйт әле, җирең ничә десятина? Камыт кидерерлек атларың күпме? Саудыра торган сыерың, башмак, бозауларың бардыр бит? Тавык, чебеш, каз-үрдәк хакында сорап та тормыйм... Амбары тулы ашлык, йорты тулы мал булса гына, ирнең сүзен мир тыңлый, шуны бел! Югыйсә, мин кем дип шыр күкрәккә йодрык каксаң, мәсхәрәгә генә төшәрсең...
  • Син, Батырша, гел акыл сатасың, һәркемне өйрәтәсең инде, — дип янәшәдән тагын бер нәсел тарафдары күтәрелде. — Амбар тулы ашлык, йорт тулы мал, имеш. Ә алар әфсен-төфсен белән сиңа күктән төшәме? Хезмәт итәргә, тир түгәргә кирәк! Ә бәлки безнең олан җирдә эшләү тәмен, рәтен җуйгандыр? Зимагур түгелме ул?

Браматлыкка төшмәгәнме? Сорыйк әле без аңардан. Сабан артына төшеп, туфрак исен тоеп, бу байлык минеке бит, дип кинәнә-кинәнә җир күтәргәне бар микән аның? Яз мәлендә кара кырда күгәрчен томшыгы кебек күгелҗем шытымнар дәррәү күтәрелеп үсеп китүенә сөенә беләме икән безнең онык? Яисә тир түгеп өлгерткән ашлыкны җыюдан тәм, ямь табамы ул? Шулардан башка ир-ат крәстиән дигән игелекле кешегә әверелә алмый бит. Әйт, Сәүбан олан, Батыршалар нәселе алдында син үзеңне һәйбәт крәстиән саныйсыңмы, әллә күз генә буявыңмы? Булмышың ялган булса, үзеңә бәхет тәтемәве көн кебек ачык бит... Йә әйт, кем син?

Сәүбан бу сорауга ни дип җавап бирергә дә белмичә аптырап калды. Чынлап та, кем соң ул? Автобустагыларның үзенә текәлгән карашы астында ул тәмам коелып күпме басып торган булыр иде, кисәк «дилбегәче» тавышы барысын да айнытып җибәрде:

  • Олан, сиңа төшәргә вакыт!

Баягы әрсез кырыс чырайлы мужик хахылдады:

  • Абзыйлар, әллә соң үзебез белән алып китәбезме моны? Ятмасын анда нәсел йөзен каралтып.
  • Авызыңнан җил алсын, Әгъләметдин! Нәсел каны барыбер үзенекен итәр әле. Асылына кайтыр безнең онык, — дип аны бүлде басынкы кортка. Ә аннары Сәүбанга карап эндәште. — Бар, улым, төш! Юкса, чынлап та алып 90

 

китәр үзеңне исәр Батырша кавеме. Яшьсең әле, безнең янга килергә өлгерерсең. Бар, үз юлыңда бул!..

Сәүбан менгәндәге сыман ашыгып җиргә ыргылды. Юлга аяк басуга, тәне куырылып, калтыранып куйды. Шайтан арбасыннан төштеме соң?.. Ә юл дөрестән дә буш, бары көрпәк кар бураны тузына... Хәер, чынлап та автобуска утырдымы, юлда булдымы соң әле ул? Күргәннәре дә саташу, күз алдану гына түгелдер бит? Сәүбан башын күтәреп тирә-юньгә күз ташланды. Ләхәүлә! Томан аша алдында Чардаклы җәйрәп ята иде. Димәк, ул чынлап та Батыршаның нәсел арбасына утырып сәфәр кылган. Каш-күз тартышына да төшенде: менә кемнәр аны очрашып сөйләшүгә дәшкән икән... Оланны келәмгә бастырмакчылар...

III

Сәүбан тиз-тиз атлап, хәтта шомлы тойгылардан котылырга теләгәндәй йөгереп, авыл ягына юнәлде. Ләкин ниләр булса да булган, ышанасыңмы- юкмы син, акыл, ә хисләр чын икән бит: «Бетереп, хурлап ташладылар! — дип, нәсел ирләренә рәнҗеде ул. — Аларга рәхәт, анда ирләр, игенчеләр сүзе канун, ә монда?»

Нишләптер шул мизгелдә аның күз алдына кырыс чырайлы Зөлфия апасы килеп басты. Әнә ул балаларга ничә тапкыр үткәреп, инде ятлау хәленә килгән яраткан дәресен бирә: «Бөек күчеш чоры шагыйренең «Җиһан апа» поэмасында бик кызыклы психологик кичереш тасвирланган, укучылар. Шәңгәрәй белән Җиһан колхозга кергәч, яңа тормыш хуҗалары, коллектив, удар эшләвен күреп, хатынны бригадир итеп күтәрәләр. Көнчел, тар күңелле ир кайгыга бата: «Ир рядовой, имеш... Кыр эшендә хатын командир!» Шул уйлары белән Шәңгәрәй иске тормыш кешесе булуын күрсәтә. Ир — баш, хатын — муен булырга тиеш, янәсе. Ә бит аңа хатынының күтәрелүе өчен сөенергә кирәк! Әйе, Бөек Октябрь революциясе, социалистик хезмәт рухы хатын-кызларга ирек бирде, үсү мөмкинлекләрен ачты. Кыр эшендә генә түгел, хатын-кыз хәзер һәр өлкәдә командир, укучылар!»

Элек, яшүсмер чакта, әлеге дәрес туган апасының сабагы булып истә калса, хәзер, Батырша нәселе белән очрашкач, Сәүбанны Зөлфиянең әлеге телмәрне үзләренең шәҗәрәсендәге хатын-кыз заты булып сөйләве сискәндерде. Уйларга да куркыныч бит, кулак дип Себердә һәлак ителгән Галәүнең оныгы Зөлфия, мөгаллимә булып, крәстиән Батыршаның җирдәге эзен суыта. Ул кайдадыр әби патша заманында яшәмичә, укытучы әйткән бәхетле чорга туры килсә, һичшиксез, Шәңгәрәй кебекләр сыман башын иеп бер таякчык хакына колхозга бил бөгәргә тиеш иде. Ә коммуннар әмеренә буйсынып, малыннан ваз кичми икән, аны Галәү кебек кулак ясап Себердә череткән булулары хак. Тегеләйме- болаймы хисап, фараз бер — бетә авылда Батырша кебек крәстиән. Югала салада чын хуҗа. Менә бит ничек! Күчеш елларының мәкерле хакиме ир белән хатынны гына бер-берсенә каршы куймый, ә нәсел җепләрен дә өзеп, оныкны бабасына каршы котырта. Онык дигәнең хәтерсез булса, бигрәк тә...

Ә Зөлфия Хановна сөенгәнчә, хатыннар командир булдымы соң Рәсәйдә? Юк, командир — хаким! Коры мәдхияләр белән юмалап, күкрәкләренә медальләр тагып, ул колхозчы хатын-кызлардан хезмәт ударниклары ясады.

Хәтта күмхужлар белән Нәфисәләр, Миңлекамаллар, Наташалар, хатынша ирләр идарә итте. Тик болар нинди хуҗа? Хаким үзенең бар мөридләрен җибәреп, затсыз төстә авылларны талады, иген үстергән, мал үрчеткән кешене хәерче хәленә төшерде. Менә сиңа бу чын командир! Хәер, командир гынамы соң? Юк, генералиссимус! Барлык чорлар һәм бөтен халыкларның бөек юлбашчысы Иосиф Виссарионович Сталин бу! — дип үзалдына усал итеп көлеп куйды Сәүбан.

Батырша нәселен тыңлады Сәүбан, тик нәселдәшләр колагына үз заманының афәтләрен илтеп җиткерә алмады, томана. Ә бит Батыршалар югалгач, авыллар корый, электәге яхшы гадәтләр бетә... Шулай булмаса, Зөлфия канлы пычак тотып, итеге белән басып каз суяр идеме? Мондый хатын бишек җырларын көйләп сабый тирбәтерме? Ирне гаилә башы итеп берәр таныячакмы бу зат? Көт! Күреп тора бит, апасы күптән инде җизнәсе Хәнәфи муенына менеп атланган... Дөрес, укытучы булгач, урамда халык арасында, укучылар каршында ул рәхим-шәфкать, мәрхәмәт хакында матур сүзләр яудырырга сәләтле. Әмма аның үз гамәлендә боларны көтеп син көтек булырсың. Дания аңа сез укытучы булырга лаеклы түгел, дип бик дөрес әйткән ласа! Хәзер Сәүбанга көн кебек ачык... апасының Даниягә карата яудырган ләгънәтләре нахак бит, нахак! Ә ул, ахмак, туган апасына ышанды. Аннары кәнфит дип агу капты. Һаман да нәсел башы хаклы. Анасына карап кызын кочарга кирәк булган да бит, ашыкты шул, күзләп, исәпләп тормады Сәүбан. Кызлар тирәсендә дә «бәтрәк» булды инде йөгәнсез Мәҗнүн.

Ә арбада иң йөрәкне яралаганы — нәселдәшләрнең «Кем син?» дип каныгулары булды. «Хәерче фермер мин», дип үз-үзенә үчегеп әйтергә теле кычытты кычытуын, ярый, тешләп калды үзен... Нишләргә, ничек аякка басарга соң Сәүбанга? Ничек итеп Батырша бабасына кыяфәте белән генә түгел, ә эше, гамәле белән дә охшаш икәнен дәлилләсен ул? Йә Хода, ярдәм ит син иргә нәсел каршында ниятләгән изге морадына ирешергә!

Сәүбан буран кебек күңел өермәләрен ерып, таныш йортка килеп керде. Ишек ачылуга, керүчегә таба башларын борган хатыны Мәснуга да, аның әнисе Мәгъфирә дә, кыяфәтләренә карап, һич тә сөенеп кочар затлар түгел иде шул. Хәтта Мәснуганың йөзен кисәк кара болыт каплагандай ук тоелды:

  • Әйттек бит сиңа, нишләп монда килеп йөрисең, күз көеге?
  • Бәй, җаный, мин синең хәләл түгелмени? Чәй куй, өстәл көйлә! Малайны котларга килдем. Туган көне җитеп килә ласа!

Сәүбан Мәснуганың ай-ваена, чырай сытуларына карамастан, итеген салды, курткасын чөйгә элде.

  • Йә, әби, ни хәлләр бар? — дип, кияү әби кешегә җылы караш ташлады.

Ул ара эчке яктан тып-тып килеп Артур йөгереп чыкты. Сәүбан аны шундук кочагына алды.

  • Йә, мин кем?

Сабый күзләрен зур итеп ачып аңа карап торды:

  • Әти! Дырн-дырнда эшлисең.
  • Молоток, улым, — дип ихлас сөенде ата. — Йә әле, Артур, күчтәнәч сиңа. Менә алма! Менә түттүт — машина!

Ул алып килгән әйберләрен берәм-берәм Артур алдына тезә башлады. Малай машинаны алгач, идән буйлап тәгәрәтеп куйды:

  • Бу машина миндә бар.
  • Әниең бирдеме?
  • Юк.
  • Кем бирде соң, улым?
  • Абый!

Боларның сөйләшенә колак салгалап үтеп-сүтеп йөргән Мәснуга туктап калды.

  • Нишләп абый булсын... Мин алып кайттым бит!

Малай кисәк җанланып китте. Үз сүзен итәргә теләү галәмәтеме бу, әллә әнисенә үз дәгъвасы бармы, әйтеп салды:

  • Абый инде! Ул бездә ашады, аннары әнә шунда йокларга да ятты. Хыр- хыр йоклый... Әти, мин яратмыйм аны.
  • Болай булгач, аңлашылды инде, — дип, Сәүбан өздереп хатынына карап алды. — Монда тик ятмыйсың инде, Мәснук, шулаймы? Хет малайны зөфаф кичәңнән аралар идең. Нинди затсызлык соң бу?

Ир әлеге сүзләрдән соң хатыны гадәтенчә корт чаккан сыман бәргәләнер, әллә нинди ямьсез сүзләр кычкырыр дип көткән иде. Ләкин Мәснуга тыныч һәм сабыр калды:

  • Ярар, барыбер әйтергә туры килер иде инде. Мин синең белән аерылышырга булдым. Әни дә шуны тели. Өметне өздек без синнән.

Ни гаҗәп! Иргә дә әлеге сүзләр аяз көндә яшен яшьнәү кебек һич тә көтелмәгәнчә булып тоелмады. Ничектер гап-гади хәбәр ишетү сыман... Тик ничә еллар сиңа үз, якын булып тоелган көрән күзләрдән, күпме үбешкән сусыл татлы иреннәрдән читләшүне тою кинәт Сәүбанны сагышка батырды. Бугазына да нәрсәдер килеп тыгылган кебек...

  • А-лай!
  • Нәрсә алай? — дип сорады хатыны, иргә күзе белән чәнчеп. Күрәмсең, икесенә дә мәгънәле сүзләр эзләүнең кирәге калмаган. Җаннарда йозак...

Сәүбан шуны аңлап дәшмәде. Сүзсез генә малаеның башыннан сыйпап үтте, элгечтән курткасын алып киде, иелмичә генә аякларын итекләренә тыкты да кычкырды:

  • Әбекәй, кил монда!

Чаршау артындагы Мәгъфирә шундук аның алдына килеп басты. Ир күреп тора, шулай ук әсәрләнгән бу, күзләре әйле-шәйле йөгерешә...

  • Әби, кызыңның сүзләрен ишеттеңме? Инде хәзер мин әйткәнне тыңла, Мәснугага да ирештер. Ир башыннан йөрмәсен кызын.. Мин аңа үзем «талак» кычкырам: талак, талак, талак! Булдымы? Эшең бетте, кодагый! Шул минуттан кызыңны аерганмын дип исәплә!
  • Тукта, тукта... Кем, Сәүбан! Нинди кыргыйлык бу? Хәзер болай аерылмыйлар... Арагызны судлашып өзегез. Балага алимент кем түли? Бүлешәсе әйберләрегез бар... — Мәгъфирә ярсып акыл чәчә башлаган иде, Сәүбан аны тиз туктатты:
  • Болары, Иван әйтмешли, в рабочем порядке эшләнер, тёщакаем. Гуд бай!

Һәм Сәүбан ишекне ябып урамга ташланды. Хет көл, хет ела! Менә ул хатынын да аерып куйды. Әй, дөнья, буялган йонга! Ә бәлки дөрестер дә бу... Яңача яшим дисәң, иң элек үзеңне, җанны ятьмәдән, ышанычсыз җепләрдән араларга кирәк ласа.

Ул кинәт күңелендә иркенлек, ашкынулы омтылышлар елдырамы тоеп, февральнең соңгы бураны эченә кереп китте. «Бәтрәк» ир һич тә ялгыз түгел. Аның артында киләчәк адымнарына көч-куәт биргән Батырша нәселе тора бит. Тик ата-баба каршына кызганыч хәлдә һәм үкенечләр белән түгел, ә «Менә мин, сезнең варис, күрегез!» дип күкрәк киереп басасы иде.

Соңгы очрашу

I

Ниһаять, календарьдә 28 февраль, быелгы кышның соңгы көне. Сәгъдиев өчен үтә мөһим сәгатьләр килеп җитте, конкурс комиссиясе аның кандидатурасына карата нинди карар чыгарыр? Дөресен әйткәндә, Чардаклы хакимият бинасына әйтелгән сәгатьтә килеп, көндәшләрен күргәч, Рәмзилнең кинәт кенә өмете суынды. Район башлыгы булырга өметләнгән дүрт кешенең дүртесе дә коеп куйган түрәләр иде. Чардаклыда милиция начальнигы булып торган майор Геннадий Васюхин, кызгылт чырайлы, чигә чәчләре агарган ир, каешыннан бүртеп чыккан саллы корсагы белән нәкъ менә хаким кәнәфие өчен яратылган кебек. Бу элке-сәлке йөргән ярдәмчеләренә үткен зәңгәр күзләрен бер генә тишеп карар, тегеләр шундук тыз-быз йөгерә башлар. Ә райондагы бар карак- угры моңардан шүрләп, кичекмәстән эз яздырыр...

Чардаклы көллиятенең директор урынбасары Галина Надеждина, киресенчә, ябык, төз гәүдәле, тик моны алтын кысалы, матур күзлеге, сары бөдрә чәчләре бизи. Эшлекле гүзәл затның коеп куйган үрнәге бит бу! Һәм ул, һичшиксез, сүз остасыдыр. Әлбәттә, шулай. Тәрбия эшләрен оештыручы педагог булып эшләгәч, әллә нинди зур-зур чаралар үткәреп, моның тел дә чарланган, кыюлык та хәттин ашкан инде.

Профсоюзлар эшендә пеләше кебек шомарган Әдһәм Нәжмиевне дә Рәмзил байтактан белә. Бу да сүз эзләп кесәсенә керми. Зур залларда очрашулар ясап, халык белән эшләргә күнеккән. Хакимият башлыгы булып утырса, Әдһәмнең чәчәк атасы алда әле. Кием-салымның инәдән-ж,ептән чыкканын гына кияр, йөреш парадтагы әфисәрнеке сыман булыр, кеше белән мөгамәләсе дә күпләр өчен этикет үрнәгенә әйләнер. Мондый эшем кешесе түрәлек шартын китерә белә инде ул.

Агропром вәкиле Зиннур Акбирдин кыяфәт, нәзакәтлелек ягыннан боларның берсенә дә охшамаган. Буе ике метрга якын, таза, кырыс ирдән дала жңле аңкый. Күк күзләрендә рәшә уйный сыман. Бер карасаң, нурлы иртә кебек, тыныч, ягымлы, ә икенче мизгелдә ул күкрәве, яшеннәре белән барысын тетрәтә. Юлдан чыгып барган Чардаклы идарәчеләренә, азгын ришвәтчеләргә бәлки нәкъ шундый иманнарын укыта торган усал түрә кирәктер дә...

Сәгъдиев әлеге дәгъвачылар рәтендә үз-үзенә читтән карап бәя бирергә тырышса да, искитәрлек әллә нәрсә тапмады. Дөрес, буй-сын бар. Әмма ул зыялылык белән дә балкымый, ихтыярлы чырай иясе булып та күзгә ташланмый. Ә ораторлык сыйфаты ташка үлчим: кырда йөреп, фермаларда көн үткәреп ничек тел шомартсын? Билләһи, боларны алданрак күрсә, ул кастингта катнашам, дип авыз да ачмас иде. Мәрзиягә янә белексез ирдән көләргә ж,ай чыга инде...

Конкурста катнашучыларны кабинетка чакырып алдылар. Комиссия әгъзалары озын өстәлнең бер ягына, дәгъвачылар икенче якка урнашты. Мәждестә шулай ук ж,өмһүрият Президенты аппаратыннан Халиков, үзәкнең өч ж,аваплы хезмәткәре һәм районның бер төркем ж,аваплы кешеләре катнаша иде.

— Ягез, әфәнделәр, эшне башлап жңбәрик, — дип, какча гәүдәле, ап-ак чәчле карт аякка басты. Кулына кәгазь тоткан конкурс комиссиясе рәисе тантаналы тавыш белән протокол өчен кирәкле сүзләрне сипте. Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына кемнәр гариза биргән, алар каршына нинди таләпләр куелган һәм бу таләпләргә кайсы дәгъвачы ныграк ж,авап бирә... Шуннан соң сүз конкурсантларга тапшырылды. Үзенең программасына нигезләнеп, һәркайсы дулкынланып, мавыгып төбәкне икътисади яктан күтәрү, халык тормышын яхшырту юлларын күрсәтте. Ниятләре дә, билгеләнгән чаралары да әйбәт, заманча. Тик менә проектның финанс ягына килгәч, чыгышларда да бертөрлелек һәм сүрелү галәмәте сизелде. Районны күтәрү өчен халыкка жңң сызганып эшләргә, чиновникларга кирәкмәгән чыгымнарны кыскартырга, аның каравы урындагы налогларны күбрәк җыярга. Нәм, билгеле, банктан льготалы кредит алырга. Ә Надеждина хәтта Рәсәй Президентына хат язып, төбәктәге хәлнең мөшкеллеген аңлатырга һәм федераль ярдәм фондыннан акча алырга ниятләвен әйтте. Кемдер арттан «тот капчыгыңны» дип пышылдады.

Сәгъдиев чыгышында бөтен нәрсәне иңләп, колачлап алырга омтылмады. Ул бер генә сорау куйды: «Менә бездә икмәк элеваторы банкротлыкка төшеп ташландык хәлдә тора. Әгәр үз көчебез белән ремонтлап ходка жңбәрсәк, ул район икътисадында нинди роль уйнаячак?» Шул мәсьәлә турында уйланган һәр сүзе, китергән саннары ифрат нигезле, ышандыргыч булды. Аның: «Элеваторны тиз арада аякка бастыруга юнәлгән эшчәнлекне башка хуҗалык өлкәләрендә, объектларда да кыю куллансак, аякка басарбыз, Иншалла!» — дигән йомгаклау сүзен залдагылар алкышлап каршылады. «Бу иптәш мәсьәләнең төбенә карый белә... Экономист шул!» дигән сүзләр ишетелде. Ниһаять, мәгълүм утырышта чал рәис иң мөһим, иң дулкынландыргыч карарны укыды: «Конкурс комиссиясе Чардаклы муниципаль район хакимияте постына иң уңышлы кандидат итеп «Таң» крәстиән хуҗалыгы фермеры Сәгъдиев Рәмзил Шаммасовичны тәкъдим итә...» Рәмзил аңышмый торды: һаман төннәрдә була торган хыялыйлык галәмәте генә түгелме? Мәгәр әлеге сүзләрдән соң бүлмәдәгеләр бер булып Рәмзилгә төбәлделәр. Билгеле, бу хәлдә аңа утырып тору килешми иде. Ул торып басты, як-ягына борылып кешеләрне сәламләде, сөенечен тыя алмыйча елмайды. Шулай көтмәгәндә аңа яңа вазифа — районга башлык булу бурычы йөкләнде.

Икенче көнне Чардаклы муниципаль район Советы депутатларының чираттагы сессиясендә аны рәсми рәвештә бу постка раслап та куйдылар. Халиков район хакимият башлыгын беренчеләрдән булып котлап болай диде:

  • Сез, Рәмзил Шаммасович, тәҗрибәле икътисадчы буларак, районның үсеш мөмкинлекләрен ифрат дөрес күзаллыйсыз. Бик ачык, конкрет эш программагыз бар. Инде без хәзер сездән аны гамәлгә кертүегезне көтәбез.

Югары җитәкче Сәгъдиевнең гаиләсе, яшәү урыны белән дә җентекләп кызыксынды:

  • Рәмзил Шаммасович, сер түгел, безнең дә башлардан кичкән нәрсә, югары постка ияләшү җиңел түгел. Бу җәһәттән асылыбызда аерым психологик киртәләр байтак. Шуңа күрә яңача яшәүгә кыю тотынырга кирәк. Мин сезгә Дөм-дөмдә озак калырга киңәш итмим. Гаиләгез белән тиз ара күченергә тырышыгыз. Фатир мәсьәләсендә проблема юк. Кыскасы, шәхси тормышны көйләү — сезнең беренче номерлы мәсьәлә, Сәгъдиев.

Чынлап та, бик урынлы киңәш булды бу. Югыйсә, Рәмзил үзе Чардаклыда ялгызы гына яшәп торырга исәпләгән иде. Янәсе, эшкә вакытын да күбрәк бирер, иреклерәк тә булыр... Ә баксаң, район башлыгы вазифасына тотыну иң элек тылны ныгыту икән. Чынлап та, кунак-төшем каршылар өчен өең булмаса, эшеңә озатып, каршыларга хәләл җефетең аяк өсте тормаса, кием-салымыңны карамаса, син нинди хаким инде? Кунакханәдә гомер кичергән гастролёр яисә килешү буенча эш башкарган бизнес, шабаш кешесе син. Халыкта да мондыйга ни хөрмәт, ни ихтирам юк... Шулай уйлап, Рәмзил гаиләсен кичекмәстән Чардаклыга күчерергә кирәк дигән уйга килде.

Бу хәбәрне балалар ура кычкырып каршылады.

Нәдия ана кисәк сагышка батты. Ә хатыны Мәрзия тискәреләнеп аяк терәде, әллә нинди уйламаган катлаулы мәсьәләләр китереп чыгарды. «Бу өйне рәткә китереп күпме акча түктек. Аны кем сатып алыр? Ә ташласак, хаким йорты, дип тормас Дөм-дөм халкы, идәненә, түшәменә кадәр сүтеп үзенә ташыр».

Менә бит ничек! Зур-зур ашкынулар белән янәшә әллә нинди шөкәтсез тормыш ваклыклары тора икән. Аңа Сергеевкадагы фермерлыгы белән дә араны өзәргә кирәк иде. Рәмзил утарга хакимият башлыгы рәвешендә әйләнеп кайткач, Абрам аңа рәнҗү, үпкә белдерер дип көткән иде. Янәсе, шундый зур эшне качып-посып кылгач, син миңа нинди компаньон? Юк! Туганы кебек якын күреп, аның сөенечен уртаклашты. Сөйләнә-сөйләнә чәй кайнатты. Янәсе, Рәмзилнең булдыклы егет икәнен ул әллә кайчан таныган, үзенә хезмәттәш итеп алган. Менә олы нәчәльник булгач, Рәмзил Сәгъдиев та Абрам фермерны онытмас, аңа гел иске дус итеп, ярдәм кулын сузар...

Штельман белән сөйләшеп байтак вакыт узды. Кичен гадәтенчә машинасы белән Дания эшләгән сыерлар фермасына сугылды: «Әй, Дөм-дөм карлыгачы, әйдә, кайтабыз!»

Әмма савучы хатын үзе генә чыкмады. Аның янәшәсендә Сәүбанны күреп, Рәмзил ифрат гаҗәпләнде: «Вәсилә үзенең Вәсилен тапкан бит. Менә бу — бәхетле чишелеш!»

Ә Дания белән Сәүбан исә Рәмзилнең тормышындагы әверелешкә шаккатканнар. Шаккатырсың шул, гап-гади фермер район түрәсенә әйләнсен әле! Боларның гаҗәпләнүләре дә, балаларча сөенүләре дә йөзләренә, күзләренә бәреп чыккан.

Машинада кайтканда, Рәмзил арткы утыргычта бер-берсенә сыенышып утырган парга көзге аша еш-еш күз салды. Һәм уйланды: «Әгәр Дөм-дөмдәге өйне боларга калдырса, бүләк ясап бирсә...»

Сәгъдиевның киләп сарып торырга вакыты юк иде. Бу хакта анык рәвештә хатыны Мәрзия белән сөйләште. Аның белән Чардаклыга барып яшәячәк йортын карады ир. Үзе канәгать калды, иң мөһиме — аны хатынның ошатуы кирәк иде. Йорт, Ходайга шөкер, Мәрзиядә яхшы тәэсир тудырды. Хәтта күченеп килү көнен дә ачыкладылар.

Һәм менә өч көн үткәч, Чардаклыдан кайтышлый, Сәгъдиев янә Даниянең эш урынына сугылды. Хатынны сөендергән иң беренче хәбәре шул булды: «Гарданов «Хыялый кыз»ны укыган. Тәэсирләре әйбәт. Эшкәртеп, башкала журналына басарга бирәчәк».

Ә Дөм-дөмгә җитеп, Данияне турыларына төшереп калдырганда, Рәмзил аңа тагын бер шатлык өстәде:

  • Иртәгә эштән соң, җиделәр тирәсендә Сәүбаның белән безгә кил. Кара аны, онытма, чәй көйләп көтәбез!

Иртәгесен Сәгъдиев үзе эштән беркадәр кичегеп кайтты: «Яңа эштә сәгать теле карап тора торган түгел, гафу итегез, кунаклар», — дип матур итеп киенгән Дания һәм Сәүбан белән күреште.

Гөрләшеп чәй эчтеләр. Һәрвакыттагыча Мәрзиянең коймак, бәлешләре уңган. Сәүбан, бахыр, башта тартыныбрак торган иде. Мәрзиянең: «Аша, Сәүбан, аша, сиңа салкын будкаңда болар бик тансыктыр», — дип аерым фатиха бирүен ишеткәч, тары коймагын урды гына. Ашка амин тоткач, Дания савыт-саба юышам дип, кухняга китте. Рәмзил шулара кунакның кылларын тартып карады:

  • Ничек соң, киләчәккә нинди исәпләр, Сәүбан кордаш? Яланда ялгыз яшәү туйдыргандыр...
  • Әй, Рәмзил, Дания белән бүгеннән бергә яшәп китәр идек тә, хуты юк бит. Ни шалаш, ни алачык коралмыйм.
  • Ә болай ике арагыз ныкмы соң? Вакытлы мавыгу гына түгелме?..
  • Юк, Рәмзил, без икебез дә сират күперен кичеп, янә табыштык. Инде Ходай безгә гаилә корырга язгандыр.

 

Байтак шулай эчкерсез сөйләшеп торгач, хатыннар кунак залына чыктылар. Мөһим сүз әйткәндә, Рәмзилнең аякка баса торган гадәте бар. Әйтәсе уен да, тыңлыйсы кешене дә зурлау галәмәте инде бу. Менә ул торып басты:

  • Дуслар, без Мәрзия белән сөйләштек, киңәшләштек тә бер тәкъдим ясарга булдык. Дания, Сәүбан, кавышу уенда торасыз икән, яшьлектә сезнең яратышканыгыз мәгълүм. Язмыш сынауларын үтеп, менә янә бер-берегезгә тартыласыз. Китапка язарлык кыйсса шул бу. Вәсил-Вәсилә мәхәббәте, иншалла, басылып чыгар. Һәм без Мәрзия белән китап геройларының гына түгел, сезнең дә бик бәхетле булуыгызны телибез, Сәүбан! Шуның өчен киткәндә сезгә менә бу йортның ачкычын тапшырырга булдык. Яшәгез матур итеп, берсеннән-берсе чибәр кызлар, малайлар үстереп. Сезнең нәсел Дөм-дөмнең чын хуҗасы булып күтәрелсен. Килештекме?

Һәм ул Сәүбан каршына барып ирнең иңенә сугып алды. Даниянең кулына кагылды. Тик болар һәр икесе, ни әйтергә дә белми, аптырашып, тынып калдылар. Дөм-дөм кешеләре кайгы-хәсрәткә ифрат тиз ышансалар да, шатлык-сөенечкә, алдар көн хәбәре сыман, шикләнеп карыйлар шул, күнекмәгәннәр...

  • Карале, — дип кычкырды Мәрзия. — Минем ирне район башлыгы ясап юкка сайламаганнар икән бит. Май сандугачы диярсең! Ничек килешле сайрый. Маладис, Сәгъдиев! Ә йортны чынлап сезгә калдырабыз, Дания. Тик, Сәүбан, кара аны, тракторыңны ихатага кертеп минем чәчәкләремне, гөлләремне харап итмә! Килеп, җаныңны алырмын, белдеңме?

Менә шуннан соң ни көләргә, ни еларга белмәде бу пар. Тик Дания бу кадерле кичтә бер нәрсәне бик яхшы аңлады. Аның язмыш очлыгы, ниһаять, уңга борылган... Кәмит утыргычыннан исән-имин төште, котылды микәнни ул?

II

Өйдәге әйберләрнең җәмгысын төйнисен төйнәп, тутырасын тутырып, Сәгъдиевлар мартның ялга каршы төнен Дөм-дөмдә уздырдылар. Ир сәгатьләрен йокылы-уяулы үткәрде, Ильич, мөгаен, күрешүгә килми калмас... Чынлап та, күзләрен йомган гына иде, ул таныш бәрхет тавышны ишетте:

  • Сәгъдиев!
  • Владимир Ильич, түрдән узыгыз! Күптән күренмәдегез. Безгә сугылырга вакыт тапмадыгызмы?

Хуҗа инде төшенеп килә. Кунак үзен эш, хәрәкәт кешесе итеп күзаллаганны ярата:

  • Миңа һәрчак вакыт җитми, Сәгъдиев, янә ике фронтта көрәш алып барырга туры килде. Бер яктан, кабахәт эсерлар туктаусыз яла яга. Имеш, Ульянов- Ленин халык комиссарлары Советы рәисе булып эшләгәндә, Николай патшаны аттырган. Оятсызлык шул дәрәҗәгә җитә ки, янәсе, мин аны гаиләсе белән теге дөньяга озаттырганмын... Яисә болар тагын тузга язмаслык гайбәт уйлап чыгаралар. Мин Герман империалистлары белән яшерен килешү төзегәнмен дә, тегеләрдән миллионлап марка алып, Рәсәйдә революция ясатканмын. Бу — нинди ахмаклык! Революцияне экспорт юлы белән ясарга буламы? Моңа Гоголь персонажы Малиновның фантазиясе дә җитмәс.

Икенче яклап, Сәгъдиев, коммунистик хәрәкәттә уң оппортунизм чәчәк ата. Уйлап кара, гамәлдә шундый төшенчәләр йөри: Рәсәй Федерациясе коммунистлары, Кытай коммунистлары, Куба коммунистлары... Ә кая коммунистик интернационал? «Бөтен дөнья пролетариаты, берләшегез!» лозунгы кая? Бу берлек, әлеге өндәү мондагыларга кирәкми. Чөнки

97

4. «К. У.» № 2

 

 

оппортунистлар күптән эшче-крәстиан мәнфәгатен базарга чыгарып саткан. Аларга тик Дәүләт Думасында урын яуларга да Кремль сыеннан өлеш алырга гына кирәк... Әмма шуңа карамастан, минем исем белән туктаусыз авыз чайкыйлар үзләре.

  • Әйе, хөрмәтле Ленин, сезгә һаман тынгылык юк бугай шул...
  • Дөресен әйткәндә, үзем дә арыдым...
  • Кеше өчен бик табигый тойгы бу, Ильич. Инсан ничаклы даһи булмасын, рухка әверелә алмый ул. Хәер, моңа хаҗәт тә юк. Җиһанда чын рух бар инде. Бу илаһи зат — Аллаһ! Кеше үлгәч, бәдәне җирләнергә, ә җаны гарешкә очарга тиеш... Җиргә тапшырылмаган бәдән җанын исә күк тә алмый, туфрак та кабул итми аны, адашкан, бәргәләнгән һәм имгәтелгән кош хәлендә кала бу бәхетсез җан, Владимир Ильич...

Ильич кисәк сагаеп калды, күзләрен кысып Рәмзилгә текәлде:

  • Кем әйтте сиңа моны... Каян белдең?
  • Канун бар шундый, Ильич!

Юлбашчының шеше тулган бугай, ачылып китте:

  • Мин әллә нинди михнәтләр чигеп, кеше затын бәхетле итәр өчен көрәштем, Сәгъдиев. Ә адәмнәр үзләре кансыз, бәгырьсез икән. Сөягең кипкәнче, тирең корыганчы үзләренә хезмәткә җигәләр. Соңлап кына акыл иреште шул. Эксплуатациянең мондый затсыз төре дә булган, каһәрең. Мавзолейда катырып күргәзмә ясаулары Ленинны мумия хәленә китереп тә эксплуатацияләү түгелмени?
  • Сез, хөрмәтле Ленин, тарихта тиңе булмаган патша кыяфәтендә дөнья тарихына кердегез. Азатлык, тигезлек, бәхет идеяләре белән рухландырып, хезмәт халкын гадел көрәшкә күтәрдегез. Аннары эшче-крәстиан мәмләкәте төзеп, уйлаганнарыгызны гамәлгә ашыру юлына керештегез. Мин казый түгел, моңа бәя бирмим. Ләкин башкарган байтак эшләрегез белән кешелек хәтерендә, намуслы йөрәкләрдә мәңгегә урын алдыгыз. Инде сезгә хәзер ял, тынычлык кирәк, Владимир Ильич! Һәм кеше буларак, якты матур хатирәләр белән генә халык хәтерендә калыгыз сез!
  • Әйе, Сәгъдиев, гасыр буена пьедесталга басып кул сузып өндәүләр дә мине туйдырды. Талды минем беләк, рәхәтләнеп кулларны кушырасы килә! Кушырырга да сабый кебек изрәп йокыга талырга... Шәп бит!
  • Алай булса, Владимир Ильич, мин сезнең белән кешеләрчә хушлашыр идем. Без инде янәдән очрашыр инсаннар түгел бугай. Мин иртәгәдән бу ятакны ташлыйм.
  • Кая китәсез, Сәгъдиев?
  • Теләгәнемә ирештем, Ильич. Зур юлга чыгам.
  • Тәк, тәк... Ә йортың? Аны нишләтәсең?
  • Рәнҗетелгәннәргә бирәм. Аларның мәгыйшәте түгәрәкләнсә, сезгә дә борчылыр урын калмас, Ильич! Янәшәңдәге кеше бәхетен кайгырту һәрбер инсан өчен төп канун түгелмени, хөрмәтле юлбашчы?

«Кунак» уйланып калды. «Әйе», дип тә җөпләмәде, «юк» дип тә кулы белән гадәтенчә һава кисмәде. Ә шактый көрчектә торып әйткән сүзләре белән ул Рәмзилне тәмам шаккатырды:

  • Минем тәгълимат сыйныф, кавемгә юнәлгән, Сәгъдиев. Без, большевиклар, Рәсәйдәге генә түгел, ә дөньядагы эшче-крәстиан бәхете өчен көрәшәбез. Ә аерым индивид, зат мәгыйшәте безне кызыксындырмый. Хәтта кирәксә, инде бер әйткәнемчә, эшче-крәстиан мәнфәгатьләре өчен шәхеснең корбан булуын хуплыйбыз да. Нишлисең? Революцион көрәш таләбе шундый. Кыскасы, бәхетле индивид — безнең көрәш максаты түгел, пардон, Сәгъдиев! Күрәм, әлегә бу тирәдә миңа эш калмый. Димәк, китүем хәерле. Мин зарлыларга, юксылларга кирәк!
  • Кабере булмагач, моның бөкресе тураймый инде, — диде хуҗадагы эчке тавыш.

Төнге кунак әллә ишекне ачып чыкты, әллә әфсен-төфсен хикмәте белән аның аша гына үтте, ул бүлмәдән шым гына югалды. Өрәк-кунакны иң шүрләткән, өркеткән нәрсә шәмаил да түгел, мәче, әтәч тә түгел, ә фикри көрчек икән, дип уйлап кисәк үзе өчен ачыш ясады Рәмзил. Аерым кешене, зарлыны социаль яктан имин-аман итмичә, бөтен бер сыйныфны ничек бәхетле ясамак кирәк?.. Ә ул бөтендөнья пролетариаты хакында кайгырта, боларга коммунизм төзеп бирергә җыена, имеш... Бу бит көрчек! Күкне күккә асып куярга теләү белән бер! Мондый тузга язмаслык глобаль проект белән йөргән юлбашчыга Чардаклыдагы прагмат Рәмзил хаким янәшәсендә урын табылмый, билгеле. Хуш, «Төнге кунак!»

Март азагында бертөркем эшче Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы Рәмзил Сәгъдиев әмере белән Дөм-дөмдәге В.И.Ленин һәйкәлен пьедесталдан ычкындырып, башкаладагы тарих музейларының берсенә илтеп тапшырды. Сын бик үзенчәлекле итеп коелганга, аны экспонат итеп куячаклар.

...Шигъриятле Ык буйларына чын-чынлап яз килде. Рәмзил Сәгъдиев район хакиме сыйфатында тәүге елын эшли башлаганга, язның мул сулы булып килүен теләгән иде. Булды! Елгалар да ярдан әллә кайларга җәелеп ташыды, ләйсән яңгырлар да чиләкләп койды. Инде берәр атнадан игенчеләр дәррәү кузгалып чәчүгә төшәр. Шулай ашлык өчен зур көрәш башланып китәр. Болын, яланнарны яшеллек каплауга, көтүче чыбыркылары шартлар, терлекләр сусыл үләнгә ябырылыр. Сөт күбәер, артым ишәер... Җир уяну, кошлар җыры, мәрхәмәтле кыйбла җилләре кешеләрне дәртләндерми каламы соң? Мәгәр хезмәт шавы быел көчлерәк яңгырар, эшләр дә яхшырак оештырылыр һәм бу үзгәрешләр хезмәт халкы йөрәгендә киләчәк көннәрнең муллык-иминлек белән туасына зуррак ышаныч уятыр... Шулай булсын, Чардаклы төбәгендәге мәгыйшәт нәкъ аның яшь башлыгы Рәмзил Сәгъдиев теләгәнчә уң барсын! Хәзер бездә, ышангансыздыр шәт, ак теләкле инсаннар заманы башланды бит.

  • Хуш, юлбашчы, сау бул, Бакый Әрвах!