Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ... СӘЛӘМӘ РУХ?

 

Әдәбият елын исән-сау гына озатып җибәрү куанычыннан айнып киләбез сыман инде. Төрле сүзләр ишеттек: бәгъзеләр ялтыравыклы көннәрне учка себереп алып, «менә бит!» дип җиһанга сөрән салудан тәм тапты — сер түгел; шулай да, андый берән-сәрәннәргә диванага карагандай карап, артка бер күз ташлаганнан соң тозлап-борычлап төкеренүчеләр бу юлы да, гадәттәгечә, күбрәк булды, билгеле. Мин исә, яшермим, ел күркәм үтте дигән фикердә. Телевидениедән, матбугаттан, зур мөнбәрләрдән торымнан-торымга «Әдәбият!», «Тукай!» сүзләре ишетелеп торды, җәмәгатьчелек, күлмәге эченә ата кырмыска йөгергәндәй, беркадәр хәрәкәтләнеп-борчылып алгалады... Башкалар... Шуннан да артыгын дәгъва итәргә кирәк идеме икән? Әдәбият кебек гигант тармакны тезенә бастырып терәү куяр өчен генә дә күп вакыт, бик күп вакыт, ә иң мөһиме — бик күп тырышлык кирәк ләбаса.

Әдәбият бүген ни тере, ни үле хәлдә, дисәм, беркемне дә сискәндермәм. Алга таба вакыйгалар үсеш-үзгәрешенең ике гадидән-гади юлы бар. Беренчесе — әдәбиятның исән калуы. Ләкин моның өчен аңа яхшы инвестицияләр кирәк.

Татарстаныбызда Универсиада, Су төрләре буенча чемпионат уздыру өчен күпме спорт корылмалары төзелде. Аларның күпмесе үзен аклады? Үзгәләре кайчан аклап бетерәчәк? Шәхсән миндә, вариант рәвешендә, «һичкайчан» дигән җавап та бар. Өстәвенә, байтакларының яңгыр дими, кар дими төзелгәнен дә күрдек бит. Димәк, хакы каплаганчы ук бу корылмаларның җимерелеп төшүе дә ихтимал? Алла сакласын! Спорт яхшы нәрсә, әлбәттә. Кирәкле, игътибарга лаек нәрсә. Без бит киләчәк буыннарның сәламәтлеге турында борчылабыз! Ә әдәбият? Аның дәвамнарны тәрбияләүдә роле кимрәкме әллә? Юк. Һәрхәлдә, спорттан һич кенә дә ким түгел. Вәләкин, спорт бәдәнне савыктырса, әдәбият рухны савыктыра. Ә рухи яктан без бигүк сау түгел кебек әле. Безнең мәктәп укучылары арасында бер-берсен канга батырып кыйный, ветеран картларны мәсхәрә итә, укытучыларын атып үтерә, әти-әниләрен суя торганнары да бар...

Әдәбият үзен аклаячакмы? Һичшиксез. Бүген үк эшкә керешеп, хәреф танырлык балаларны әдәби әсәрләр үрнәгендә үстерергә-үсендерергә алынсак, унбиш елдан ошбу гамәлнең күркәм җимешләреннән авыз итүебез бәхәссез.

Әдәбиятны җәмгыять өчен гаять файдалы итәр өчен бездә, Татарстанда, бөтен мөмкинлекләр бар югыйсә: бай тарихлы, ныклы нигезле — бренд! — газета-журналларыбыз (кайберләре хәтта Октябрь түнтәрелешенә кадәр ачылырга өлгергән), үзенең иң яхшы традицияләренә тугры калган һәм бүгенгәчә үтә сыйфатлы продукция чыгара торган нәшриятыбыз, өлкәннәр арасында да, яшьләр арасында да осталарча язучы каләм ияләребез... Аларның энергиясен дөрес юлга юнәлтәсе генә ләбаса! Инвестиция генә кирәк! Бусы әдәбият исән булсын дисәк, әлбәттә. Инде җан тәслим кылсын дисәк, моның өчен әллә ни тырышырга кирәк түгел. Шушылай дәвам итик кенә...