Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЛ ГАЛИ ҺӘМ ТУКАЙ

 

«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим...

Насыйп булып, бу елда Тукай юбилеена басыласы энциклопедиягә хәзерләнгән материаллар арасында хөрмәтле галимебез Нурмөхәммәт Хисамов каләменнән чыккан «Кол Гали» исемле әтрафлы мәкалә бар. Ул аны: «Татар шигъриятендә генә түгел, бөтен төрки шигърият тарихында аның үлемсез әсәре «Кыйссаи Йосыф» гаять зур роль уйнаган», дип башлый һәм алга таба дастанның төрки әдәбият, татар шигърияте күләмнәрендәге кыйммәтләрен билгели, Тукай иҗатына да йогынтысын яза һәм әлеге йогынтыны аерым әсәрләр мисалында ышандырырлык дәлилли.

Зур галимнән соң Тукай һәм Кол Гали мөнәсәбәтләре темасына керү, бәлки, бераз әдәпсезлектер дә. Шул ук вакытта, энциклопедиягә урнаштырылган язмаларга бик аз урын бирелүен, аларның регламентлануын һәм бик җыйнак язылганнарының да редакторлар тарафыннан кыскартылуын күздә тотып, Бөек Остазыбызны мин шагыйрегезгә читләп үтүне җинаять санап, үз карашларымны да язып үтәргә җөрьәт иттем. Әлбәттә, алар, тасвирлау объекты бер булганлыктан, күпмедер күләмдә Нурмөхәммәт абый фикерләре белән дә кисешер.

Гомер буе белем эстәгән Тукай иҗатында Борынгыдан һәм Урта гасырлардан килгән традициячелек гаять тә көчле, бу, билгеле, эчтәлектә дә, сайлаган калып-үлчәмнәрдә дә, образлар системасында да чагылыш таба. Әлеге дә баягы традициячелекне шагыйрьнең укыган китаплары, шул исәптән бу көнгәчә әдәбиятыбызның чишмә башы саналган Кол Гали мирасы да формалаштыра. Тукайның тәүге шигырьләренең берсендә моны түбәндәгечә билгеләве гаҗәп түгел:

Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим, «Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим.

(«Дустларга бер сүз»)

Без галимнәр эчтәлек һәм форма берлеге, берсендәге үзгәрешләрнең икенчесен үзгәртүе турында күп язабыз, әмма моның озын-озак барыш икәнлеген онытып җибәрәбез. Тукайның мисалга китерелгән әсәрендә идея эчтәлеге үтә яңа, образлар системасында борынгыдан килгәннәре күзгә ачык бәрелерлек түгел, лексик катламда шигърияттә моңарчы ишетелмәгән чиновниклар, Петербург, манифест, государь, абразауный кебек төшенчәләр урын алган. Яңа фикер, күренешләрнең иске структурада, җөмлә калыпларында, Кол Гали атаклы поэмасына сайлаган үлчәмдә яңгыраш табачагы инде беренче строфадан ук күренә. «Йосыф-Ягъкуб» китабының көен көйлим, дип белдергән автор алга таба болай дип яза:

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, -

Җебем - кара, инәм каләм булсын имди.

Иҗтимагый-сәяси эчтәлектәге әсәрдә шунысы игътибарга лаек: Тукай борынгы поэманы, мәхәббәт тарихы икәнлегенә ишарәләп — «Йосыф-Зөләйха», үзәк геройны ассызыклап — «Йосыф кыйссасы» дип тә атамый. Ул аңа дәүләт башында торган гадел патшалар исемнәре йә булмаса ата һәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы дип билгеләргә дә мөмкин атама куя. Тукайның дастанны киң таралган вариантта исемләмәвен үлчәм- яңгыраш камиллеге таләбе белән генә бәйләргә ярамый. Форма шомалыгына ирешү талантлар өчен берни тормый. Шагыйрь кыйсса атамасын Йосыф сәүче, гашыйк Йосыф тарихы кебек гыйбарәләргә алмаштыра яисә бөтенләй башкача да яза алыр иде.

Укучыга шуны анлатырга теләгән шикелле, Тукай шунда ук бу әсәрендә халык (милләт) язмышын кайгыртуын әйтә. Монын белән дә, Кол Гали кебек, әсәр башында ук тема, шуны җиткерү юлларын билгеләве белән дә, ул ике талантны янәшә бастыра.

Тукай сайлаган дастан исеменә мөнәсәбәттә Н.Хисамов фикерләрен дә язып үтик: «Шагыйрь болай дигәндә, әсәрнен тематик нигезен бик төгәл билгели. Поэма үзәгендә, чыннан да, ата белән угыл мөнәсәбәтләре яктыртыла. «Исемдә калганнар» язмасында да шагыйрь «Йосыф китабы»н телгә ала. Анда поэманын исемен әнә шулай халыктагыча китерә».

Тукай кайбер әсәрләренен ахырына Кол Гали рухында нәтиҗәләр чыгара. Шагыйрьнен «Кечкенә генә бер көйле хикәя» текстындагы төп өлешнекеннән аермалы — «Йосыф кыйссасы»ныкына тәнгәл үлчәмдәге һәм робагый калыбындагы «Бәхре сани»ны эпилог дип карарга мөмкин. Тукай анда Сафи хатыны Фатыйманын бозыклыгы аркасында ирсез калганнан сон кичергән һәм теләсә кемне кызгандыртырлык хәлләрен сөйли, укучыга үз эшенен тормышта булган эш-күренешләрне язу икәнлеген җиткерә. «Кыйссаи Йосыф»та, мәсәлән, авторнын әсәр язу максатын тасвирлаган һәм сюжетнын гарәп-фарсы телләрендәгечәлегенә ишарәләгән «Хәтимә» бар. Әлеге Сон сүздә Кол Гали болай дип яза:

Бу зәгыйфьнең шушы назмы аз булмады, Робагые үлчәмендә торсын инде.

Тукайда да унике иҗекле юллардан торган робагыйлар җитәрлек. Үз иҗат тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә , җыр кебек укылышлылыгына карамастан, бу үлчәмдә заман темаларын ачу, иҗтимагый күренешләрне җиткерү шактый авыр. Шагыйрьнен «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма», «Бер татар шагыйренен сүзләре», «Утырышу» һәм башка әсәрләре шул калыпта язылган, әмма аларда строфадан строфага кабатланып килгән һәм составында “имди” (инде) сүзе булган гыйбарәле сонгы юл очрамый. Әнә шунлыктан гади укучы «Кыйссаи Йосыф»лардан килгән үлчәмне тотып алмаска да мөмкин, ә менә «Кәҗә тугрысында» урын алган һәм Кол Гали каләменнән төшкән кебек үк калыптагы бәет хәтта анда да әдәби бәйләнешләр хакында уй тудырачак. Бу әсәр фольклор белән матур әдәбият традицияләренен Тукай иҗатында ничек тыгыз үрелүен бик ачык күрсәтә һәм икесенен дә озын тарихлы икәнлеге хакында сөйли.

Тукайнын Кол Гали сайлаган үлчәмнән тәнкыйди характердагы яисә юмор- сатира рухындагы әсәрләрендә файдалануы әдәбиятта үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Сүзебезгә мисал рәвешендә «Гыйбрәт һәм нәсихәт» шигыренен бер строфасын китереп узыйк:

Номерың матур булса, күсе булгай, һәр матурда начар якның берсе булгай, Ансы булып җитмәсә дә, монсы булгай, - Андин жы.рты.к, мондин ж;ыртык туннарым бар.

Әдәбият ул, нигездә, бер үк мотивларны үстерә, кайчандыр бер янгыраткан фикерләрне һәр чорнын үз материалы аша укучыга җиткерә. Әйтик, Кол Галинен үзәк герое, беренче чиратта, сабырлык сыйфаты белән истә кала, Йосыф үзе дә Зөләйханы сабыр итәргә чакыра, поэмада халыкнын ачлыкка түзү хәлләрен тасвирлаган урыннар да бар, чөнки сабырлыкка өндәү — Коръәннән үк килгән мотив. Көрәшче рухлы Тукай монын белән килешергә теләми, еш кына ризасызлык белдерә. Хәтта Изге китапка каршы килеп, «Бәет» текстында болай ди:

Бу сәнә ачлык җыланы. чын халык бәгърен ашый!

Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә, ул халык көчен ашый.

Тукай иҗатын Кол Галинекенә фәлсәфи уйланулар бик нык якынайта. ХХ гасыр шагыйре, үзеннән элгәре талант иясе кебек үк, Тәнрегә сынган күнел, саф инсан, гадел җитәкчеләр, ана-бала мәхәббәте һәм башкалар турында фикер йөртә; бу вакытта ул электән килгән төшенчәләр белән эш йөртә, борынгыдан калган бай образлар системасына мөрәҗәгать итә.

Тукайда Кол Галидәге кебек чагыштырулар, охшатулар, хәтта арттырып әйтүләр очрый. «Күңел» әсәрендә шагыйрь: «Шундый гали матлабың — мең җан бирергә урын бар, / И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!» — дип белдерсә, «Кыйссаи Йосыф»та шундый гипербола кулланылган:

«Минем әгәр йөз мең җаным булыр исә, Барчасын да сезгә фида кылам инде».

«Күңел»дән: «фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!», «бул чыдауда таш кеби», «Күп сөекледер бөтеннән — Тәңрегә сынган күңел», — дигән юлларны укыганда, күз алдыбызга язмышына ризалашкан, сабыр, чыдам һәм Аллага буйсынуны матди байлыклардан, ягъни тормыш бөтенлегеннән өстен куйган Йосыф образы торып баса.

Тукайда, Кол Гали заманнарыннан ук трансформацияләнә барып, бүгенгәчә килеп җиткән башка образлар да очрый, күренеш тудыру алымнары да җитәрлек. Мәсәлән, Йосыф пәйгамбәр, урамга чыгып, йөз нуры белән кешеләрдәге ачлык хисенә кадәр оныттырса, Тукай «Ике кояш»та тамашачы күңелен кояш кебек нурландырган, тулаем биләгән Гыйззәтуллинаны тасвирлый.

Кол Гали дастанының унынчы фасылында халык арасына сарайда хезмәт итәрлек кешеләр эзләргә чыккан Йосыф патша, туны искергән, пычранган бер кешене күреп, үзенә тиң түгеллеге, вәзирлеккә яраксызлыгы турында фикер йөртә. Тәңредән сәлам белән килгән Җәбраил аңа мондый фикерне башыннан чыгарып ташларга куша, әлеге фәкыйрьнең Йосыфка авыр чагында игелек кылганлыгын, моны онытырга ярамаганны әйтә. Йосыф сәүче әлеге юлчыны затлы киемнәргә киендерә һәм үзенең вәзире итә. Димәк, бүген түбәндә булган кешенең иртәгә югары күтәрелүе дә мөмкин. Тукайның «Нәсихәт» шигырен искә төшерик. Анда һәркемнең, теләнчеләрнең дә Алла колы икәнлеге ассызыклана, тормыш көпчәгенең әйләнүе, байны — ярлы, ярлыны бай итәргә мөмкинлеге турында сүз бара.

Тукай русчага ияреп язылган әсәрләрендә дә Кол Галидән килгән образлар, мотивлар белән эш итә, чөнки аларның эчтәлеге үк шуңа этәрә. «Кыйссаи Йосыф»та дәрәҗә-байлыкка кызыкмаган, кешедән көнләшмәгән яшь каһарман ир хатынына гашыйк була, аның матурлыгына тиңнәр тапмый, әмма пәйгамбәрләрчә сабырлык кыла, шунлыктан бәхеткә, тиң мәхәббәткә ирешә. «Тәүбә вә истигъфар»ның лирик герое бу уңайдан менә нәрсәләр ди:

ЙаХодай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүҗәсен?

Торса ул яд иттереп (искә төшереп. - Р.Р.) җәннәт сарае раузасын?

Ул Зөләйхалар вә Ләйләләр кеби булса матур?

/.../

Ибне адәмме түзәр, җирдә әгәр күрсә мәләк?!

Каты, усал теллерәк, фикерне аерым бер ситуациягә бәйле кулланучанрак Тукай «Халык әдәбияты»нда, үзенә хас булган кискенлек белән, Кол Гали телен «җен теле» дип атый. Бу, билгеле — әдәби тел нормаларын гади халыкныкына якынайту һәм кору омтылышыннан, мәктәп программаларын дөньяви китаплар белән баету теләгеннән чыгып кына әйтелгән сүз. Шул ук вакытта Тукай «Васыятем» шигырендә: «Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә», — дип белдерә. Димәк, Изге китаптан ук килгән Йосыф тарихы шагыйрь җанында мәңге яшәячәк.

«Словарьдан фал ачу» язмасында Тукай «Йосыф китабы»н бераз гына мәгърифәтле кызларның фалнамә рәвешендә куллануларын әйтә, хәтта шагыйрь көлеп телгә алган бу гореф-гадәт тә бүгенге көннәргәчә яши. Ә инде Кол Гали иҗаты күңелләребездә Тукай мирасы аркылы да гел яңарып тора.