Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

 

Инде игълан ителгәнчә, ошбу конкурсның 2016 елгы өлешен башлап җибәрәбез. Бу юлы алты җиңүче (бер — беренче, ике — икенче һәм өч өченче урыннар) билгеләнәчәк.

Башламнар 12нче санда басылган иде. Күләм бер журнал битеннән артмаска тиеш.

Былтыргы бәйгене Казандагы 4нче гимназия остазлары һәм укучылары башлап җибәргән иде. Алар быел да өлгерлек күрсәтте. Биредә гимназиядән килгән хикәяләрнең беренче өлеше бирелә.

Камәрия әби хатирәсе

Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аңа барысын да яңадан исенә төшерде.

Мине классташларым шаяртып кына «китап корты» дип йөртәләр. Алай дип әйтүләренә үпкәләмим. Чыннан да, китап укырга бик яратам мин. Менә кулымда Вакыйф Нуруллинның «Ике урам арасы» повесте. Йотлыгып укый торган әсәр. Бигрәк тә мәктәптә укучы Вакыйфның классташлары Мәхмүт һәм Гәрәй белән кышкы буранлы көндә урманга утынга бару вакыйгасы минем күңелемдә хатирәләр уятты. Малайлар колхозның «Баһадир» кушаматлы үгезен җигеп 13 чакрым ераклыктагы «Корноухово» урманына утынга китәләр. Көне буе эшләп, кайтырга соңга калалар. Аларны юл буе өч бүре озата бара. Бүреләрне бик явыз дисәләр дә, тимиләр алар малайларга...

Ирексездән әбием сөйләгән вакыйга күз алдына килә.Чуашстанның Шыгырдан авылында әбием Камәрия һәм бабам Абзалетдин яши. Аларның тормышы күпләр өчен үрнәк булды. Кызганыч, бабам инде күптән гүр иясе.

Бабаем Абзалетдин Себердә Артёмовск шахтасында эшләгән. Бер елга гына киткән бабаем 25 ел гомерен шушы эшкә багышлый. Ел саен гаиләсе янына кайтып йөри. Әбием дә аның янына еш бара. Шулай бервакыт әбием бабай янына Иркутскидан самолёт белән оча. Аннан аны каршы алырга тиеш булалар. Ләкин бу көнне шахтёрларны башка объектка алып киткән булалар. Камәрия әбине каршы алучы булмый.

— Хәзер шахтага шалтыратабыз, бераз гына көтегез, килеп алырлар, — дип әбиемне төшереп калдыралар. Самолётны күздән югалганчы карап тора әбием. «Инде сумкаларым өстенә булса да утырып торыйм әле, — дип талпынуы була, ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул. Менә шулай, кыр уртасына бүре белән бергә күзгә-күз карашып ярты сәгать чамасы торалар алар. Бу вакыт эчендә әбиемнең күпме чәче агарган да, эчендә ниләр булганын үзе генә белә... Әллә әбинең өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш баласы көткәнен белгән инде, әллә күңелендә бары яхшылык кына булган — бу яшь хатынны жәлли, тими аңа бүре. Суларга да куркып, кымшанмыйча бүре каршында күпме торган булыр иде икән, Камәрия әбиемне алырга дип автобус килеп туктый. Бүре автобус күренүгә үк артка чигенә башлый. Әбием исә, исән калганына шөкер итеп, ире — Абзалетдине янына ашыга.

Менә шулай матур итеп яшәп, биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Әбием бүген дә үткән бәхетле көннәрен искә алып, миһербанлы балалары тәрбиясендә Шыгырдан авылының ак яулыклы әбисе булып гомер кичерә.

Рәис ӘХМӘТОВ,

7 «А» сыйныф укучысы

«Онытканмын бит!»

Ул дерт итеп уянып китте. «Онытканмын бит!» Әби белән шатлыгымны уртаклашырга онытканмын. Әбисе бит, әбисе аны: «Талантлы, моңлы, нәни йолдызым син минем», — диеп сөеп үстерде. Мәктәптән кайткач, биш минутка гына диеп яткан иде югыйсә. Кочагындагы дипломны шулкадәр кочкан ки, бармаклары да арыган иде. Биш минут кына бит! Биш минут ятып торды. Шул арада төш тә күреп алырга өлгергән. Ә төшендә бүген аның белән булган хәл килеп керү — үзе бер могҗиза.

...Кып-кызыл күлмәктән Казанның мәһабәт бер Мәдәният йортында ул чыгыш ясый. Башкалар арасында аерылып тора кебек, көй агымына бии-бии җырлый. Гәүдәсенең бар күзәнәге җырлаган көйгә тирбәлә, җырның тәмен, ямен тоеп үзенчә әсәрләнә. Хәтта озын толымнары да, бу минутны тотып калырга теләп, моңлана кебек. Алай булмый мөмкин түгел, җыры, җыры нинди бит:

...Миләүшәләр, миләүшәләр,

Гел шатлык өләшәләр.

Зәңгәр күзле миләүшәләр

Сеңел дип эндәшәләр.

Җыр тәмам булды. Ул алкышларны ишетмәде, күрмәде, күзе жюри әгъзаларында иде. Йөзләр, меңнәр арасында аларны табып алды, алар да алкышлыйлар. Ул алкышлар астында сәхнәдән чыгып китәргә ашыкты. Ләкин аңа нинди билге куярлар бит, әнә шунысы күңелне борчый.

Бәйгедә катнашкан һәркемнең чыгышын карап бетерделәр. Менә тетрәндергеч минутлар. Өченче, икенче урын җиңүчеләре дә билгеләнде, ләкин аңа үзенең исемен ишетмәү кыен булып китте. Шунда жюри рәисе, алга ук чыгып:

  • Беренче урынны алган талантлы, моңлы, нәни йолдызыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз, — диде. — Җыры да үз исеменә тәңгәл, беренче урын хуҗасы — Миләүшә.

Ул фамилиясен ишетмәде. Сүз аның, бары аның турында бара иде, атлап түгел, очып диярлек сәхнәгә үтте. Диплом, матур чәчәкләр, хәтта кызыл тасманы да иңнәренә элделәр. Жюри рәисе:

  • Ничекләр итеп җырладың, сеңлем:

...Миләүшәләр, миләүшәләр,

Гел шатлык өләшәләр,

  • шулаймы?! Тормышыңда шатлыклар күп булсын. Гел шатлык өләшеп яшә,
  • диеп сүзен тәмамлады...

...Менә шуннан соң инде ул дерт итеп уянып китте һәм тиз-тиз зал ягына үтеп, телефон номерын җыйды, әбисе белән шатлыгын уртаклашырга теләде. Әбисе исә:

  • Белдем, сиздем, кызым, — диде. — Синнән башка кем җиңсен инде, кызым. Моңлы бала син, талантлы бала, кызым. Миннән хәер-фатиха. Догамнан калдырмам, кызым!

Трубканың икенче башында әбисенең дога укыганы ишетелде: «Әгузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим...»

Миләүшә ФӘЙЗУЛЛИНА,

6 «А» сыйныф укучысы

Алма агачыннан...

Менә ничә көн инде Илсурның башында бер генә уй бөтерелә: калыргамы 10нчы сыйныфка, юкмы? Китсәң, БДИ бирүдән куркып киткән, диячәкләр. Калсаң...

Аның башында һәм йөрәгендә бу уйлар әле көчле бурандай бөтерелде, әле тынып торгандай булды. Кайдандыр җилләр исеп китә дә күңел зилзиләсен тагын куптара. Бу вакытта аның үз-үзен кая куярга белмичә бөтерелүен сизүче дә, күрүче дә булмады кебек.

Нигә шулай соң бу тормыш?! Нигә кеше гел сайланулар каршында тора?

Тыныч кына барган яшәешнең шулай үзгәрүенә ул үзе гаепле. Кулындагы бәхетен саклый белмәде.

Әйе, югалтты ул Алинәсен...

Нинди рәхәт, тыныч иде. Мәктәп коридорында очрашканда, бер-береңә елмаеп китүләр, мәктәп ишегеннән бергә чыгулар, бергә имтиханнарга әзерләнүләр. Менә шул имтиханнардан соң, чыгарылыш кичәсендә әллә нәрсә булды да инде. Әйтерсең, берьюлы әллә ничә хәрби очкыч гөрелтесе күтәрелде. Ул иптәш кызлары уртасында Алинәсен күрде...

Аяклары, тез буыннары калтыранды. Җитмәсә, колагында әнисенең: «Кыз бала әнисенә охшый. Алкаш хатын белән яшисең киләмени?» — дигән сүзләре яңгырады. Ул, үзе дә сизмәстән, йөгереп барып, сөйгәне кулындагы бокалны тартып алды. Нәрсәләрдер кычкырды, нәрсәләрдер әйтте. Тагын ниләр булыр иде икән, ярый әле иптәше Миша туктатты, өенә кайтарып куйды.

Менә җәй ахыры да җитә. Нишләргә?! Калсаң — аның күзенә ничек карарга? Китсәң — куркак булып күренәчәксең. Укытучыларның хезмәте дә кызганыч.

Кинәт кенә Илсур урыныннан сикереп торды да, бер нияткә килеп, өеннән чыгып китте.

Ә урамда ямьле кояш сынаулы караш белән Илсурны озатып калды.

Азалия ХӘСӘНОВА,

Ләйсәния ХӘСӘНОВА (Азалиянең әнисе)

Зәринәгә зур бүләк

Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын да... һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды.

Әле яңа гына институтны тәмамлап, эш эзләп йөргән көннәрнең берсендә булды бу. Телефоннан курсташ кызы Ләйсирә шалтыратып, туган көненә кунакка чакырды. Әле бик күп вакыт үтмәсә дә, сагынып өлгергән иде инде Зәринә үзенең дустын.

Менә кабат Казанда ул. Ләйсирәнең адресын карыйм дип сумкасыннан блокнотын алуы булды, каяндыр карадан киенгән бер кеше килеп чыкты да Зәринәнең кулыннан сумкасын тартып алып, күз ачып йомганчы юк булды. Инде кая барырга белмичә торган арада каршысына таба килүче дусты Ләйсирәне күреп алды. Ләйсирә шәһәр кызы шул. Ул үзенең телефоныннан тиз генә әтисен җыйды. Килеп чыккан күңелсезлекне минут эчендә түкми-чәчми сөйләп бирде. Әтисе борчылмаска кушты, булышырга вәгъдә бирде.

Кызлар күптән күрешмәгәндәй сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар ул көнне. Кичкә шау-гөр килеп дуслары да килеп кергәч, табыннар тагын да түгәрәкләнде. Зәринәнең кәефен күтәреп төрле кызыклы хәлләр сөйләргә тырышты алар. Зәринә исә эченнән генә бик борчылып утырды. Кинәт бүлмәгә Зәринәнең әтисе килеп керде. Кулына зур букет һәм матур итеп төрелгән ике тартма тоткан иде ул. Матур теләкләр теләп, кызын туган көне белән котлады һәм кулындагы чәчәкләре белән бер бүләкне кызына тапшырды. Ә икенче бүләкне... Зәринәгә тоттырды. Зәринә кыенсынып кына бүләкне алды. Барысына да бик кызык тоелды бу. Зәринә дә зур кызыксыну белән тартманы ачып җибәрде. Ә анда... Зәринәнең әле иртән генә югалткан сумкасы ята иде! Зәринә, чынмы соң бу дигәндәй, Ләйсирәгә карады. Ләйсирә елмаеп җибәрде. Зәринә ашыга-ашыга сумкасын актара башлады. Бар әйберсе дә урынында иде. Инде баядан бирле тамам-тамам дип торган күз яшьләре Зәринәнең бите буйлап тәгәрәделәр. Әйе, шатлык яшьләре иде бу, шуңа да дуслары шау-гөр килеп Зәринәне котлый башладылар. Ә Ләйсирә дусты өчен чын күңеленнән сөенде. Күңеленнән әтисенә мең-мең рәхмәтләр укыды ул. Туган көненә иң зур бүләк шушы иде.

Аюбхон ГИЕСХОНОВ,

6 «Б» сыйныф укучысы