Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНДӘ ГАЛӘМ ЧИКСЕЗЛЕГЕ...

СОЛТАН ШӘМСИГӘ 70 ЯШЬ

Галәм дип авыз ачуга, күз алдына әллә нинди космос киңлекләре, шул киңлекләрне гизүче каһарманнар — космонавтлар килгәндәй була. Тик бу урында сүзебез галәм геройлары хакында түгел, ә үзебезнең яныбызда яшәүче гап-гади адәм баласы, җир кешесе — татар язучысы Солтан Шәмси һәм аның иҗат дөньясы турында барыр. Гап-гади дисәк тә, ул, күпләребездән аермалы буларак, җирдәге, әйләнә-тирәбездәге көндәлек көнкүреш мәшәкатьләреннән тыш олы хыяллар, бай омтылышлар белән яши, һәркайсыбызны кеше иткән Табигатьнең бөеклеге, безне бар итеп, яшәеш могҗизасын танып белергә өйрәткән илаһи Рухның яшерен серләрен тоеп, ныклап уйланып яшәргә чакыра.

Бер әңгәмә вакытында үзе ихлас кына итеп, «гомерем буе гел сибелеп яшәдем мин», дигәч, гаҗәпкә калган идем — ничек алай була инде ул? Без аны үтә дә җыйнак, максатчан, төгәллекне яратучан, һәр эшен җиренә җиткермичә туктый белми торган зат дип белә идек... Баксаң, «сибелү» дигәне дә болары белән яраша икән ләбаса!.. Соңрак «сибелү»нең хикмәте аңлашыла төште: аны тормышның күптөрле, кызыклы, гыйбрәтле, яшертен яклары, Ходай бүләк иткән кеше гомеренең асыл мәгънәсе, җаныбызның серлелеге, яшәешнең мәңгелеге, Галәм чиксезлеге кебек нәрсәләрнең һәркайсы кызыксындыра, бердәй мавыктыра икән — бу кызыксыну, мавыгулар әледән-әле берсе-берсен алмаштырып тора — һәм болар эзсез-нәтиҗәсез калмый: яңадан-яңа мәкаләләр, эсселар, хикәя-новеллалар, китаплар туа. Шулай бер иҗатчы әсәрләрен укып, күп мәгълүмат алырга, сорауларга җавап эзләшергә, ә кайберләренә әтрафлы җавапларны табарга да була. Берәүләргә Солтан Шәмси — заман прозаигы, икенчеләргә балаларның яраткан язучысы булып күренер, өченчеләре аның төп шөгыле — милли тарих сәхифәләрен актару икән дип уйлар, кайберәүләрнең игътибарын әдипнең дини, фәлсәфи карашлар белән бәйләнешле эзотерик язмалары җәлеп итәр. Иң әһәмиятлесе: һәр очракта да, бер- берсеннән читтәрәк торучы бу өлкәләрнең һәркайсында автор тиешле югарылыкта кала — профессионалларча эш итүче мәгърифәтче булып кала.

Әдипнең халкыбызның ерак тарихына булган мөнәсәбәтенә генә игътибар итик: «Низаглы йортта» (1984) исемле китабын язганда — Алтын Урда тарихына кагылышлы фактларны ул күп төрле чыганаклардан (тарихчы-галимнәрдән С. Соловьёв, Н.Карамзин, В.Ключевский, В.Бартольд, Н.Рерих, Л.Гумилёв, Р.Фәхретдин һ.б.) мәсьәләнең тәмам төбенә төшеп өйрәнә, анда кызыклы һәм маҗаралы хәлләр шулкадәр күп — авторның романнар язарга яратучы каләмдәшләренең берсе бу муллыкка сокланып: «Мин бу материалдан кимендә дүрт-биш роман иҗат иткән булыр идем», — дигән, имеш. Солтан Шәмсинең әлеге өлкәдәге эзләнүләре, билгеле бер дәрәҗәдә, атаклы тарихчы Лев Гумилёв эшчәнлеген хәтерләткәндәй була. Ул да бит матур әдәбият, тарихи бәяннар авторы түгел иде, әмма аның күзәтүләре, эзләнү нәтиҗәләре, тапканнары, әллә кем әйтмешли, дөнья бәһасенә тиң.

Солтан Шәмси әдәбиятның төрле өлкәләрендә бердәй осталык белән эшли алучы буларак танылса да, күбрәк тарих катламнарын актарырга ярата, кирәк очракта, ул хәзерге тарихчыларыбызның теләсә кайсысы белән аяк терәп сөйләшә ала — аны үзе өйрәнгән өлкәләрнең энциклопедик белгече дип тә санап булыр иде. Алтын Урда дәүләтенең XIII-XIV гасырлардагы тарихын эченә алган «Низаглы йортта» китабында драматик хәлләр, вакыйгалар бөтен борылышлары , нечкәлекләре , фаҗигаләре белән тасвирланган. Аксак Тимер, Туктамыш, Үзбәк ханнар, Мамай, Идегәй мирзалар тормышы, алар чапкан яулар, кырылышлар, җиңүләр, җиңелүләр турындагы язмаларны мавыгып, кызыксынып укыйсың. «Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорыннан сәхифәләр» рәвешендә тыйнак кына тәкъдим ителгән бу әсәрне тарихилык һәм әдәбилек җәһәтеннән бик уңышлы тәҗрибә дип санарга кирәк. Тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан: «Солтан Шәмси эшчәнлегенең төп кыйбласы

  • милли тарихыбызның чуалып каткан төеннәрен сәнгать ысулы белән реаль чынбарлык, документаль җирлектә чишүдән гыйбарәт, — дип язды. — «Низаглы йортта» китабы — С.Шәмсинең соңгы еллардагы иҗат эзләнүләренең җитлеккән җимеше сыйфатында кабул ителә». Соңгы вакытта Солтан Шәмси Казан ханлыгы чорын җентекләп өйрәнүгә кереште — бу очракта да хикмәтле бер әсәр тудырачагы шик уятмый.

Тарих өлкәсендәге эшчәнлеген генә дә әдәбиятыбызның зур казанышы дип билгеләргә булыр иде — тик тарихи тема белән генә аның кызыксынганнары чикләнми: моннан тыш ул әлегә күпләргә мәгълүм булмаган Галәм, Галактика серләренә кагыла, үзебезнең әйләнә-тирәбездәге тормыш вакыйгалары, замандашларыбыз турында да матур-матур бәяннар, балаларга махсус багышлап язылган әсәрләр дә иҗат итә. Кайлардан, нинди юллардан, нинди каршылыкларны җиңеп килгән соң бүген хөрмәт казанган бу әдип? Шуларга күз салып үтик әле.

Солтан Шәмси (Шәмсетдинов Солтан Сәлах улы) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында туа, әмма ул анда өч кенә ел яши. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул төбәкнең Юртыш авылында уза. Анда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы һөнәр училищесында укый, токарь һөнәрен үзләштерә. 1962 елда тормыш юллары аны Мәскәү каласына китерә, башкала заводларында токарь, слесарь-инструментчы булып эшли, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. Соңыннан, гаскәри хезмәтен (1967-1969) тутырып кайткач, Мәскәү басмаханәләренең берсендә полиграфист һөнәрен үзләштерә. 1971 елда С.Шәмси Казан университетына укырга керү нияте белән Казанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында

  • китап басучы, аннан «Урак-чүкеч» заводында слесарь булып эшли. Бер үк вакытта университетның татар филологиясе факультетына керү өчен әзерлек курсларында укый. Әмма аңа Казан университетында укырга насыйп булмый. Әле Мәскәүдә кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып китеп, беренче хикәяләрен язган С.Шәмси 1972-1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала, институтны тәмамлап кайткач, 1977-1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Соңрак ул «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000-2005 елларда — Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррирләре төркемен җитәкли, беркадәр вакыт әлеге эшеннән читләшеп торса да, тиз арада аны яңадан институтка чакырып алалар — биредәге актив иҗат эшчәнлеге 2012 ел уртасына кадәр дәвам итә.

Әдәби иҗат юлын ул тәрҗемәләрдән башлый, иҗат эшен ике юнәлештә алып бара — татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә. 1986-1987 елларда С. Шәмси атаклы классик язучы Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук аның тәрҗемәсендә С.Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А.Мифтахетдинов, Р.Мирхәйдәров кебек әдипләрнең әсәрләре татар укучысына үз ана телебездә барып ирешә.

Солтан Шәмсинең матур әдәбияттагы мөстәкыйль эшчәнлеге 1984 елда башлана: беренче хикәяләре тупланган «Көмеш чылбыр» исемле җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Андагы әсәрләр үзләренең матур теле, геройларның эчке халәтләрен тасвирлаганда, авторның нечкә психологик бизәкләр таба белүе белән каләмдәшләренең игътибарын җәлеп итте һәм С.Шәмси 1985 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Аннан соң да язучы проза өлкәсендә актив эшләде: озакламый аның «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле хикәя, повесть, әкият жанрларын үз эченә алган китаплары дөнья күрде. Композиция ягыннан җыйнак, матур әдәби телдә язылган, тыгыз фикерле бу китапларны укучылар бик җылы кабул иттеләр, ә «Еллар эзе» дигәне — Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге, ә «Сөт калыр, Ватан китәр» (2011) китабы Абдулла Алиш исемендәге бүләкләргә лаек булды. Матур әдәбият өлкәсе — әдип иҗатының бик әһәмиятле тармагы, һәм, әйтергә кирәк, әлегә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бик аз яисә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, тиешле бәя бирелмәгән килеш кала. Гәрчә бу әсәрләр бүгенге татар прозасы өлкәсендә эшләүчеләрнекеннән һич тә ким түгел дип беләбез. Алга табарак, әдипнең шушы юнәлештәге эшчәнлегенә мәкаләбездә ныграк игътибар белән күз салырбыз.

Күпләр бу авторны тарихи темалар буенча эзләнүче, популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның әһәмиятле дәверләрен ачып салып, халыкка җиткерүче мөхтәрәм зат дип беләләр. Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Мәхмүт Әхмәтҗанов, С.Шәмсинең тарихи эзләнүләрен югары бәяләп, болай дип язды: «...милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучының игътибарын Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителү вакыйгасы үзенә тарта һәм ул, Әхмәд ибне-Фазланның мәгълүм язмаларын яңабаштан хикәяләп чыгып, аның әдәбиләштерелгән вариантын әзерли («Путешествие Ибн-Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама» (1992)). Нәтиҗәдә, моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле чыганак 50 мең тираж белән басылып чыгып, милләттәшләребезнең яратып укыла торган китабына әверелә. 1999 елда аның татарча һәм русча эшләнгән, зур форматлы, сурәтле басмасы да дөнья күрә («Ибне Фазлан сәяхәте. — Путешествие Ибн- Фадлана»).

1996 елны Солтан Шәмси Ризаэддин Фәхреддиннең «Алтын Урда ханнары» исемле мәгълүм хезмәтен рус теленә тәрҗемә итә һәм, бер тышлык эченә татарча һәм русча текстларны урнаштырып, аларны тарихи рәсемнәр белән бизәп, икетелле китап рәвешендә бастырып чыгара. «Язучы С.Шәмсинең иҗат юлына тулаем караш ташласаң, — дип язды арабыздан киткән язучы М.Әхмәтҗанов, — аның гомер буе халкыбыз тарихы белән тирән кызыксынып, даими рәвештә шул хакта сүз әйтергә омтылып яшәвенә игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Аның әдәбият өлкәсендә башкарган һәр эше милли тарих белән бәйләнгән — Кубрат ханның Бөек Болгар дәүләтен төзүеме («Кубрат» пьесасы), Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүме («Ибне Фазлан сәяхәте»), Казан ханлыгына багышланган язмалармы, Алтын Урда дәүләтендә барган ватандашлар сугышымы («Низаглы йортта»), «Болгармы?», «Татармы?» бәхәсенә катнашып, җитди сүз әйтүеме — әдипнең һәр язган әсәре халкыбызның тарихи язмышы турында җитди уйлануга әверелә».

2006 елда Солтан Шәмси, үзенең моңа кадәр иҗат иткәннәренә йомгак ясагандай, укучыларга исеме дә, эчтәлеге дә сәеррәк тоелган «Күк капусы ачылса...» дигән фәлсәфи китап бастырып чыгарды. Икенче карашка, бәлки бик сәер дә түгелдер

  • чөнки халкыбызда «күк капусы ачылганда, изге теләкләр телә, бар теләгәнең дә кабул булыр» дигән гыйбарә бар. Әлеге әйтем үзе генә дә гавамның игътибарын бу әсәргә тартырга тиеш иде, һәм ул шулай булды да: укучылардан килгән җылы хатлар шул турыда сөйли. Әмма әдәби җәмәгатьчелек китапны күрмәмешкә салышты
  • хәзер тәгаен генә әйтүе кыен: әллә диннәр белән бәйләнешле фикерләрнең артык кыю куелышы куркытты, әллә инде бу каты чикләвеккә бөтенләй теше үтмәде. Ничек кенә булмасын, инде менә ничә еллар олы матбугатта бу турыда сүз әйтелгәне юк диярлек — аңлаешсыз бер сәер тынлык хөкем сөрә. Ә бит, ныклабрак уйлап карасаң, бу китап әдәбиятыбызда моңарчы булмаган өр-яңа теманы ача. Анда тупланган материалларда сүз Коръән һәм Библиядәге серләр, Кыямәт көне, Планетабызның яшәеш цикллары турында бара. Өченче меңьеллыкка аяк баскан адәми зат алдына куелган рухи үсеш мәсьәләләре хакында бәян ителә. Бәлки бу китапны күрмәмешкә салышуның сәбәбе шуңа бәйледер. Тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең бу хакта сүз әйтергә әзерлеге җитмидер? Кыскасы, әлеге басманы әдипнең дөньяга карашларының квинтэссенциясе, ягъни иҗат йөзен шактый тулы ача торган тупланмасы дип кабул итәргә мөмкин.

Әлеге китапка урнаштырылган материаллар жанр һәм язылышлары, төзелешләре, хәтта эчтәлекләре ягыннан да бер-берсенә бигүк охшамаган кебек тоелсалар да, дөресендә аларны авторның дөньяга карашлары системасы, тәмам калыплашып өлгергән фәлсәфәсе, яшәешкә, кеше җанының үлемсезлегенә карата нык утырып җиткән мөнәсәбәтен үзенә бәйләп тора. Иксез-чиксез Галәмдә, Галактикадагы җисемнәр, йолдызлар, планеталарның ниндидер яшерен, әмма кодрәтле кануннарга буйсындырылган хәрәкәте, Табигать-анабызның бөек рухына табынып, шуларны аңларга тырышып яшәргә чакыру, Күктәге Иерархиянең Планетабызны, кешелек дөньясын даими күзәтеп, аны кайгыртып яшәве турындагы язмаларның «Күк капусы ачылса...» әсәрендәгечәләре татар әдәбиятында моңарчы күренгәне юк иде шикелле. Кайбер бүлекләрнең исемнәренә генә күз төшереп үтик: «Үзгәрешләр һәм Бөек күчеш», «Диннәр ни сөйли?», «Хисап көне», «Адәмне кем коткарыр?», «Раббыбыз сәяхәте», «Коръән хикмәтләре: бер аятьнең сере» ...һәм тагын бик күп кызыклы материаллар. Алар арасында тәрҗемә ителгәннәре дә бар. Мәсәлән, Елена Рерихның «Өч ачкыч»ы һәм Эльза Баркерның «Мәрхүмнән иңгән хатлар» исемле язмалары... Боларның һәркайсы озак еллар буена фәкать бер яссылыкта, бер юнәлештә генә уйларга күндерелгән туң миләребезне уятып яисә кузгатып җибәрә.

Кешелек дөньясының яралтылуы, аның төрле этаплар аша үтеп үзгәрүе, иске һәм яңа Гаһед, кешелеккә Хисап көне якынлашуы турындагы фикерләр төрле мифлар, риваятьләр, борынгы Майя язмалары, дини китаплар — Библия һәм Коръәндә язылганнар белән янәшә куеп, җентекләп анализлана. Бу эзотерик язмаларда замандашларыбыз өчен гаять кыйммәтле һәм кызыклы мәгълүматлар тулып ята. Галактикадагы 26 мең еллык цикл хикмәтләре, кешелек дөньясының бишенчесе тәмамланып, алтынчысына керүе, адәми затларның тәннәренә урнаштырылган, галәмдәге төрле дөньялардан мәгълүмат алуны тәэмин итә торган чакралар турындагы фикерләр затлы, зыялы укучыларның берсен дә битараф калдырмас, дип ышанабыз. Гомумән, «Күк капусы ачылса...» әсәрен хәзерге мәдәниятебез даирәсендә тиңе булмаган күренеш дип бәяләсәк тә ялгышмабыз.

Китаптагы күп кенә тезислар укучыларыбыз өчен зур ачышлар тезмәсе булып тоелыр, бәлки кайберәүләр үзләрен күптәннән борчып, уйландырып торган сорауларына дәлилле һәм өметләндерерлек җаваплар да таба алыр. Әлбәттә, китаптагы беренче юллар ук укучының галәм серләре белән кызыксынуын көчәйтеп җибәрәчәк. Мәсәлән: «Әйе, кешелек дөньясы беркайчан да берьялгызы яшәмәгән, үзенең барлыкка килү көненнән үк аның Олуг Остазлары, Илаһи Тәрбиячеләре булган һәм Алар бүгенге көндә дә шушы изге вазифаны башкару белән мәшгуль. Бу затлар хәзер дә кешенең һәм планетабызның эволюциясен күзәтеп торалар... Галәмдәге дустанә цивилизацияләр күптән инде безнең ниһаять уянуыбызны, алар белән бер сафка басуыбызны түземсезлек белән көтә. Әмма һәрнәрсәнең бер чиге була. Шуңа күрә без, кешеләр, язмышыбызны куркыныч астына куеп яшәгәнче, мөмкин кадәр тизрәк рухи үсеш юлына басарга тиешбез. Күкләрдән иңгән кисәтүләргә колак салырга теләмәгән, һаман элеккечә яши биргән, киләчәктә дә тормыш шулай барыр дип уйлаган кешеләр үзләренә нинди аяныч язмыш әзерләүләрен аңлыйлар микән?»

Шул рәвешчә, автор кешелек дөньясының дөрес юлдан читләшүе зур һәлакәтләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә. Галимнәрнең күзәтүләре раслаганча, бүген кешелек дөньясы галәм, галактика хәрәкәтенең үсеш цикллары тәмамланып кисешкән, кискен үзгәрешләр баскычына алып менүче мизгелне кичерә икән. Хәзер Җир-Кояш системасы үзе шунда кергән Плеядалар йолдызлыгы эчендәге 26 мең еллык эволюция циклын тәмамларга тора. Ә бу циклның үзен 12 дәвергә бүлеп карыйлар. Бу икешәр мең ел дәвам итә торган дәвер дә бүгенге көннәрдә тәмамланды — безнең планетабыз Балык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына килеп чыкты — ә без өченче меңьеллыгыбызга килеп кердек.

Башланып киткән Сукояр йолдызлыгы дәверендә планетабызга килә торган нурланышлар шартлы рәвештә Церемониаль Тәртип энергияләре дип атала. Алар җирдәге цивилизациянең йөзен тамырдан үзгәртеп корачак һәм аның яңа формаларын барлыкка китерәчәк икән. Тормышыбызның зур тизлек белән үзгәрә баруы нәкъ шул хакта сөйли, һәм иң мөһиме — Сукояр йолдызлыгы дәверендә кешелек дөньясына Йокыдан уяну һәм Берләшү мөмкинлеге ачылачак, адәми затның киңәйгән аңы галәм киңлекләренә чыгачак.

Әнә шулай, күпләребезгә әлегә бигүк аңлашылып җитми торган эзотерик күренеш-хәрәкәтләр һәммәбезгә һәм дә бездән соң бу якты дөньяга килүчеләргә турыдан-туры кагылышлы икән бит!.. Рухи үсеш кануннарын белмәү, барысын да матди як хәл итә дип уйлау аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Коммунистик идеология нигезендә «Материя — беренчел, аң-рух — икенчел» дигән принцип ятты, моның тискәре нәтиҗәләре — күз алдыбызда. Ә Җиһанда бит барысы да киресенчә,

  • ди китапның авторы. — Анда аң-рух һәрвакыт беренчел, материя исә икенчел. Раббыбыз аңында Галәм идеясе барлыкка килмичә, ул төзелә алмый.

«Күк капусы ачылса...» китабында нык дәлилләп, әнә шул караш үткәрелә. Көнкүрештә дә шулай бит. Кешенең илаһи зат булып яралтылып та, бүгенге көнне күп асыл сыйфатларын югалтуы, бозыклыкка батуы байлыкка табынуыннан килә түгелме соң?

Солтан Шәмсинең китабында турыдан-туры күчереп урнаштырылган язмалар да бар. Алар бу хезмәтнең идеясе-рухына аваздаш һәм кыйммәтен тагын да арттыра төшә. «Мәрхүмнән иңгән хатлар», «Парацельс китабы», Елена Рерихның «Өч ачкыч» исемле язмалары — шундыйлардан. Күпләребезгә адәм ышанмаслык булып тоелып та, кайберәүләргә, бигрәк тә «күктә ни булмас, дисең — очсыз-кырыйсыз күк бит ул» кебек шигъри юллар белән рухланып гомер итүчеләргә кеше җанының мәңгелеге яисә бер тәннән икенчесенә күчеп урнашу сәләте (реинкарнация), теге дөньядан әледән-әле иңә торган хәбәрләр турындагы язмалар өметләнеп яшәүче күңелләргә өстәмә җим, оптимистик җан азыгы булып хезмәт итәр.

Болардан тыш китапка «Алтын Урдада ватандашлар көрәше» исемле зур тарихи хезмәт, бүгенге тормыш хәлләрен бөтен үткенлегендә чагылдырган, кыю рухлы публицистик мәкаләләр («Яшәү даирәң киңме, ана телем?», «Исемең мәгърур, кемнәр кушкан?») һәм нәкъ бүгенге заман рухында язылган дүрт хикәя-новелла («Каты чикләвек», «Табигатьнең газиз баласы», «Синеке булыр», «Соңгы юаныч») урнаштырылган. Тулаем алганда, «Күк капусы ачылса...» китабы битләрен ачса, зирәк һәм кызыксынучан, эзләнүчән рухлы укучы аннан үзенә, зиһененә күп нәрсә алыр иде. Ә гомумән, әлеге хезмәтне бүгенге әдәбиятыбызның олы казанышы, күңелләргә рух һәм җан азыгы бирердәй, аңнарыбызны киңәйтердәй кыйммәтле китап дип санап була.

«Күк капусы ачылса» китабына тупланган язмалар аша әдип иҗатының нигезен тәшкил итүче принципларны билгеләргә була. Иң башта яшәешнең бары тик үзара аңлашу, татулык, мәрхәмәтлелек шартларында гына мөмкин икәнлеге ассызыклана. Бөек рухи көчләр, кешелек дөньясы тәрбиячеләре, табигать-ана, галәмгә, кешелеккә иң уңайлы шартлар тудырган Затлар турында сүз алып бара автор, һәм менә без

  • адәм балалары шул могҗизаның бөеклеген күреп, аңлап, кадерен белеп яши беләбезме, әллә һәрдаим үзебезнең кылган гамәлләребез, гөнаһлы кыланышларыбыз белән шул изгелекләрдән читләшә барабызмы? Әдип шул сорауларга җавап эзли
  • ә ул җавап тик уңай гына булырга тиеш. Бу очракта сүз югарыда исеме телгә алынган китап турында гына бармый. Әдипнең бөтен тормышы, яшәеше, көн итүе һәм, әлбәттә, күпкырлы иҗаты әнә шул турыда сөйли. Биредә А.П.Чеховның «...кешедә һәрнәрсә гүзәл булырга тиеш...» дигән мәгълүм гыйбарәсе дә искә төшә. Солтан Шәмси белән очрашкан һәр зыялы бу шәхеснең әңгәмәдәшенә карата үтә дә игътибарлы булуын, аеруча тактлы теләктәш мөнәсәбәтен, карашы, сүзе белән, сине рәнҗетмичә генә, үз фикерләрен куя, яклый, үткәрә белүе кебек характер сыйфатларына битараф калмагандыр.

Әлбәттә, барысының да төбендә яшәешнең матур, тигез, гармонияле мөнәсәбәтләргә нигезләнгән булуы һәм шуны аңлау, саклауның зарурилыгы ята. Боларны югалту зур, хәтта төзәтә алмаслык фаҗигаләргә алып килә. Бөек Алтын Урда дәүләтенең XIII-XIV гасырлардагы котылгысыз һәлакәтенең төп сәбәбе — хакимлек, власть өчен ызгыш-талаш, элеккеге акыллырак хакимдәрләр урнаштырган гармонияле мөнәсәбәтләрнең күрәләтә бозылуында, юкка чыгуында. Моның шулай икәнлеге «Низаглы йортта» әсәрендә җитди тарихи фактлар ярдәмендә исбат ителә. Нәм иң гаҗәбе — бөтенләй башка жанрдагы — балаларга атап язылган «Ут хәйләсе» исемле әкияттә дә матурлыкны, дуслыкны, тату мөнәсәбәтләрне саклый белмәгәндә, бөтен җир шарын ут ялмап алып, бар табигатьне юк итәчәге турындагы кисәтү нәниләрнең үз телләрендә аңлаешлы итеп бик әйбәт ачып салынган.

Ә хәзер әдипнең иҗат эшчәнлегенең тагын бер ягына — заман прозасы юнәлешендәге эшчәнлегенә күз салыйк. Узган гасырның сиксәненче елларында әдипнең бер-бер артлы өч проза китабы («Көмеш чылбыр», «Җәяүле буран», «Ут хәйләсе») дөнья күрүе хакында инде алдарак әйткән идек. Аннан соң да шушы юнәлештәге эшләр уңышлы дәвам иттерелде: «Еллар эзе» (1996) һәм «Күк капусы ачылса...» (2006) җыентыкларында С.Шәмси безне яңа хикәяләре һәм язмалары белән таныштырды. Әмма әдәбият белгече Равил Рахмани бик дөрес билгеләп үткәнчә, «авторның бу китаплары күпсанлы һәм берникадәр чуар сыйфатлы әдәби продукция ташкыны эчендә укучы күзенә бик үк ташланмый калды, алар киң җәмәгатьчелек тарафыннан тиешле бәяләрен алып җиткермәде кебек. Хәлбуки, язучының байтак кына хикәяләре өлгергән, югары сәнгать әсәре буларак, бүгенге әдәбиятыбызның уңышы итеп каралырга тиешләр иде сыман. Һәрхәлдә, автор үзен нечкә психологик хикәя остасы итеп күрсәтә алды, ...без аларда соң чиккәчә җитеп тартылган киеренке халәт үсешен, тетрәндерә дә, уйландыра да торган күп төрле характер-образлар белән очрашабыз».

Әйтелгәннәр белән килешеп, әдипнең чәчмә әсәрләренең битләрен ачып карыйк. Нинди жанрда булуларына карап, авторның язу стиле даими үзгәрә тора. Прозасының матур үрнәкләре белән таныша башлаганда, «боларны бит күренекле әдип-тарихчы язган» дигән уй бөтенләй башка да керми. Тик беренче карашка гына шулай тоела. Эш шунда ки — әдип бу юлы башка, кечкенәрәк модельләргә күчә: бүгенге чор, заман чынбарлыгын чагылдырган хикәяләренең бик күбесендә олы, катлаулы тормыш юлы узган, аның ачысын-төчесен татыган мөхтәрәм затлар, шәхесләр гәүдәләнә — «Балконда» хикәясендәге фронтовик Кадыйр, «Соңгы юаныч»тагы бакчачы карт, «Табигатьнең газиз баласы» хикәясендәге Гаффә карчык

  • әнә шундыйлардан. Җентекләбрәк карасаң, аларның башларыннан узган тормыш вакыйгаларының һәркайсы — үзе тарихның бер нәни кыйпылчыгы, һәм болар турында сөйләгәндә дә автор җитди һәм аңлаешлы аналитик иҗат принцибыннан читләшмәскә тырыша.

Солтан Шәмсинең күпчелек герой-персонажлары — тәрбияле, итагатьле, тәртипле кешеләр — заманыбызның ихтирамга лаеклы мөхтәбәр затлары — аларның күбесендә авторның үзенә хас характер сыйфатлары, карашлары, омтылышлары аермачык гәүдәләнә. Әдип үзе дә аны яхшы аңлардай теләктәш укучысына йөз тота сыман. Хикәяләр һәм бәяннарда без әнә шундыйлар арасында яшибез — бер сүз белән әйткәндә, бу — позитив дөнья. Шулай да тәрбиянең һәм тормышка карашларның төрлечәрәк булуы сәбәпле, тигез җирдә дә кыенлыклар, каршылыклар аяк астыннан килеп чыгучан була. Бу хәл бигрәк тә гаилә оешу һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә карый. Әмма болытлар баш өстендә никадәр генә куермасын, автор аларның вакытлыча гына булуына өметләнә, ә инде юллар котылгысыз рәвештә бер-берсеннән аерылганда, әле башка сукмакларның да барлыгы, әле яңа шанслар, мөмкинлекләр булачагы турында да искәртелә («Якты утрау», «Нихәл, дустым?», «Сагыну» һ.б. хикәяләрдә).

Әдипнең төп иҗат кредоларының берсе — яшәешкә, тормышка, матурлыкка

  • шуларны һәркайсыбызга мулдан бүләк иткән Табигать-анабызга һәм аның әйләнә-тирәбездәге һәртөрле чагылышларына тирән рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән сокланып гомер итү. Адәм баласының гомере, тормышы, гаиләсендәге мөнәсәбәтләр турында фикер йөрткәндә дә, автор процесс яки күренешкә фәлсәфи планда якынлаша, һәрнәрсәнең төбенә төшеп тикшерүче буларак бәя бирә. «Якты утрау» хикәясендә әлеге вазифа әсәрнең баш герое Гомәргә йөкләтелә. Менә аның табигать һәм кеше тормышының янәшәлеген чагылдырган кайбер уйлары:

«Гаилә тормышы кызык икән ул, — дип уйлый иде Гомәр. — Ул нәкъ һава торышы, ел фасыллары, табигатьтәге үзгәрешләр кебек алышынып тора, болытлы көннәрдән соң кояш чыга, ул, ниндидер законнарга буйсынып, гел тирбәлә: бер өскә күтәрелә, бер аска төшә. Кайвакытларны ул: «Безнең гаилә генә шулаймы, әллә кеше психикасы кебек сизгер системалар өчен гомуми закончалыкмы бу?» дип тә куя». Әнә шул рәвешчә, хикәядә гаилә тигезлеге, гармониясе мәсьәләләре кузгатыла. Геолог Гомәр белән хатыны Сания арасындагы аңлашылмаучылыкны озакламый туачак бәбиләре алып ташлый: аның туачагын көткән Гомәр «хәзер үзен яшел оазиска, якты утрауга юлыккандай хис итте. Тату яшәгән гаилә дә

  • шул ук коткаручы утрау — яшел оазис кебек бит, дип уйлады ул. Кеше анда хәл алырга, яраларын дәваларга, яңа эшләр һәм көрәшләр өчен көч тупларга әйләнеп кайта».

Менә шулай гаилә татулыгын, кеше бәхетен табигать байлыгы белән янәшә куеп чагыштыру һич тә очраклы түгел — бу янәшәлек С.Шәмси прозасында гел дәвам итәчәк, әле тагын күп тапкырлар безгә очраячак. Тик кайбер шикләр дә туарга мөмкин: иң куркынычы — бу төштә авторны фикерне образга «төреп җиткермәү» яисә фикернең «ялангач» калып, образга әйләнеп, «эреп бетмәве» сагалап тора. Әмма автор үзе моны яхшы аңлый һәм андый очраклылыктан да читләшергә тырыша. «Соңгы юаныч» исемле хикәясе — шуның бик матур мисалы. Бакчачы карт күңелендәге сафлану халәте кечкенә генә тормыш детальләре, штрихлары аша шактый матур гәүдәләнә — көзге моңсу табигать фонындагы авыр уйлар башкалары

  • өметлерәкләре белән алмашына. Бу карт, хатыны авырып, үлеп киткәч, үзен кая куярга белми — хәзер аның бердәнбер сыену ноктасы — юанычы булып бакчасы
  • дачасы кала. Бердәнберенең шушы бакча дия-дия казынып, үлемен тизләткәнен дә аңлый ул. Төпле бер карарга килеп, олы кызының ай-ваена карамастан, карт, бакчада вак-төяк яшелчә үстерүдән ваз кичәргә була — суыктан корыган алмагачларын кисеп, мул итеп үлән чәчеп, бакчаны да, үз-үзен дә тынычлыкта калдыра. Чапкан үләннән шалаш ясап куя да шунда яши башлый. Хикәянең финалында көтелмәгән сюжет борылышы бар: «печәнне кемгә, күпмегә сатар икән бу карт», дип көтеп торган бакча күршеләре һәм, әлбәттә, укучылар, бераз гаҗәпкә дә кала: «үзең, кирәксә, кереп алырсың», дип, бер танышына калдырып китә. Сюжетның үзәгендәге печән характердагы кискен үзгәрешне күрсәтер өчен файдаланылган әдәби деталь икәнлегенә укучы тиз төшенә.

Бу әсәрдә дөнья артыннан куып, вак-төяк мал тупларга азапланып, борчылып яшәүнең үтә мәгънәсезлеге, болардан арынганда гына җан тынычлыгына ирешеп була дигән фикер ярылып ята. Әсәрләре нинди генә жанрда булып, кайсы гына темага карамасын, һәр очракта авторның ныклы позициясе, утырып җиткән карашлары, мәсьәләгә конкрет мөнәсәбәте ачык сизелеп тора. Хикәяләрдәге һәртөрле сюжет, сурәтләү алымнары әдипнең укучысына әйтергә теләгән уй-фикер һәм тойгыларын җиткерүнең чаралары булып хезмәт итә. Төп фикер һәм аның образлы сурәте әсәрнең нигезен һәм, шуннан чыгып, уңышын тәэмин иткәнлеген яхшы беләбез. Ә вакыйгалар, аерым сурәтләү чаралары — тышкы билгеләр, калып булып кына тоела. Тик менә шул тышкы билгеләр, вакыйгалар, сурәтләр тезмәсенә фикер- идеяне салганда, сүз художнигына аеруча сак эш итү, укучы белән автор арасындагы элемтә җепләренең ныклыгы, чәбәләнмәве һәм һәркайсыннан үзара теләктәшлек сорала. Бер караганда, Солтан Шәмси үз әсәрләрендә, бигрәк тә хикәяләрендә, персонажлар яисә геройлар тормышының тик бер читен генә ачып күрсәтү, күзгә бәрелеп тормаган вакыйгаларны сурәтләү белән чикләнә кебек. Әсәрдән маҗаралы хәлләр, кискен борылышлар өмет итүчеләр әлеге алымнан бигүк канәгать тә булмастыр. Аның каравы, тормышның асыл мәгънәсе турында уйланырга, нечкә күңел халәтләрен, тирән чоңгылларын сабыр гына күзәтергә, аларны үз хәлләре, яшәешләре белән чагыштырып, кайбер нәтиҗәләр ясарга күнеккән укучылар өчен бу типтагы әсәрләр кыйммәтле хәзинә булып тоелыр.

Кеше күңеленең байлыгы, аның нечкәлеге, аз гына тупас кагылганда да, тиз яраланучан булуы, үзара мөнәсәбәтләрдә аеруча сак эш итә белү зарурлыгы кебек мәсьәләләр һәм фикерләр татар прозасында күптәннән үткәрелеп килә. Шуның матур һәм гыйбрәтле мисалларын без үз вакытында Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники кебек бөек әдипләр әсәрләрендә байтак очраттык. Солтан Шәмси прозасында шушы бәрәкәтле психологизм юнәлеше бик уңышлы дәвам иттерелә. Бу психологик сызык үзеннән- үзе мөнәсәбәтләр гармониясе, күңел җылылыгының табигыйлеген аңлау, бүтәннәргә, бигрәк тә язмыш җилләре тарафыннан кагылган-сугылганнарга, вакытында ярдәм кулы суза белү сәләте кебек нәрсәләргә килеп тоташа. Хикәяләрендәге күпчелек геройларга мондый сыйфатлар тумыштан салынган. Боларның барчасы автор шәхесенең үзеннән килә дип әйтергә тулы нигез бар. Жанр кануннары буенча, әлбәттә, мондый кешелекле мөнәсәбәтләр укучыга күп очракларда персонажларның эш-хәрәкәтләре, гамәлләре һәм сүзләре аша җиткерелә.

Табигатьнең мәрхәмәтле кочагында сау-сәламәт килеш әйләнә-тирәлекнең матурлыгын тоеп яшәү — үзе генә дә зур бәхет. Ә инде гүзәл сөйгәне белән тиз арада очрашуның кадерле минутларын көтеп торган ир-ат заты моны аеруча ләззәтләнеп тоя («Сагыну»): «Болын өстендә яткырып куелган кувшинга охшаш болыт асылынган. Аннан тамчылар тамар да Әлфияне чылатыр сыман. Хафиз шул бердәнбер ак болыттан күзен алмый утырды. Тәненең бөтен күзәнәкләренә кояшның шифалы, тансык нурын сеңдереп, бу мәлне күңелен камап алган тынлыкка һәм шул ук вакытта минут саен ныгый барган ышанычка гаҗәпләнеп куйды: бу тынлык, әлеге күңелгә иңгән ышаныч — бәхет үзе түгел микән?.. Утыра торгач, ул бире таба килүче Әлфияне күреп алды. Шул вакытта артта рельслар гүли башлады. Электричка якынлашып килә иде... Болын өстеннән, үләннәрне җиңел тибрәтеп, җил узды. Хафиз аның йомшак канатын тоя, күзләрен йомар-йоммас утыра бирде. Бераздан ул үзендә әйтеп бетермәслек җиңеллек сизде. Бу минутта инде ул салмак адымнар белән аңа таба килүче Әлфиянең гомерлек, алыштыргысыз дус булачагына ышанган иде...»

Күренеп тора: бу кечкенә, әмма герой өчен бик тә әһәмиятле тормыш мизгеле нәкъ үз төсләрендә җемелди. Мондый күренешләрнең авторын, бәлки тәнкыйтьчеләребез тарафыннан еш кына урынлы-урынсыз кулланыла торган термин — «импрессионизм вәкиле» яисә «импрессионист» дип тә атап була торгандыр. Чөнки мондый агымга хас, нечкәләп сурәтләнгән хисси сурәтле күренешләрне С.Шәмси әсәрләреннән бик күп табып була. Бу җәһәттән авторны югары хәзерлекле эстет дисәң дә ярыйдыр. Ул үзенең иҗатында һәрдаим нәфислек, нәзакәтлелек, гүзәллек тарафдары булып кала. Менә тагын бер мисал: «Хафиз, китаптан аерылып, өстәлдәге розага борылды. Кара өстәл, кара сызыклар төшкән ак ваза, аңа утыртылган ялгыз роза — зәвык белән берләштерелгән бу өч әйбер берсе-берсен тулыландырып, бүлмәгә ямь өстиләр иде... Хафизның күңеле күтәрелеп китте...» («Сагыну»).

Геройлары белән бергәләп, автор укучыны да тормыш мизгелләренең кадерен белеп, табигатьнең сулышын тоеп, андагы тереклекнең бихисап рәвешләрдәге чагылышларын, үсемлек, кош-корт, бөҗәкләре дөньясын күреп, аңлап яшәргә чакыра сыман. Әдип карашларын һәм иҗатын иңләп алган төп тема — тормышны, тереклекне, гомумән, яшәешне сөю, олылау мотивлары аның язганнарының барчасын сугарып тора. Моңа авторның гаять тирән, хәтта энциклопедик гыйлемгә ия булуы, дөньяны, аның тарихи хәрәкәтен фәлсәфи киңлегендә һәм бөтенлегендә күзаллый белүе дә ярдәм итә шикелле. Икенчедән, авторның бай мәгълүматны кызыклы, аңлаешлы һәм тәэсирле әдәби калыпларга салып, беренче җөмләләре белән үк укучыны кызыксындырып, үз артыннан ияртергә сәләтле шәхес икәнлеген дә истән чыгармыйк. Игътибарлы укучысы алдына ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен генә түгел, хәтта Галәмдәге хәрәкәтнең акыл җитмәстәй булып тоелган яшерен серләренең кайбер якларын да ачып сала. Боларның барысы да Табигать-анага хас кодрәт һәм материаль дөньяның камиллеген тәэмин итүче Илаһи көчләрдән килә — алар мәхәббәтле, гармонияле тормышның чыганагы дигән фикерне аңлауга һәм олылауга кайтып кала. Әлбәттә, мондый фикерләр һәм дөньяга карашларның тирәнлеге үзләреннән-үзләре тумаган — игътибарлы укучы аларның күбесенең ислам тәгълиматыннан килгәнен, Коръәни Кәримнең үзендәге аятьләр белән аваздаш икәнлеген тиз шәйли аладыр. Шул тәгълимат белән сугарылган тарихыбызның бай классик әдәбиятыбызда чагылган рәвеше, сурәтләре булып тагын бер чыганак күңелгә килеп ирешә. Моның матур мисалы — атаклы Дәрдемәнднең шигъри юллары: «Ни газизрәк — бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз! Ул мөкатдәс кан белән ул изге сөткә ни җитәр!.. Сөт калыр, Ватан китәр! Сөт калыр, Ватан китәр!»

«Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънәләр ята, — ди Солтан Шәмси. — Чыннан да, тарих барышында бик күп кавемнәр, халыклар төрле сәбәпләр аркасында төрле тарафларга күченеп, туган җирләрен, ватаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар, шул исәптән татар халкы да. Шуңа да карамастан, алар яңа җирләрдә дә үзләре булып кала белгәннәр. Ягъни туган телне, гореф-гадәтне, ата- бабадан калган йолаларны — кыскасы, халыкның йөзен тәшкил итә торган күп сыйфатларны саклап калуга ирешкәннәр. Бу үзенчәлек төрки бабаларыбызга да хас, бихисап гасырлар, меңнәрчә еллар үтсә дә, алар төрки кавем булып калганнар. Шагыйрь бу сыйфатны иң изге һәм газиз әйбергә — Ана сөтенә тиңли, Ватан китсә дә, сөт калыр, халык үз йөзен югалтмас, чит йогынтыларга бирелеп, башка халыклар арасында эреп югалмас, йотылмас, ди. Бабаларыбыз үткән юлны күздән кичергәндә, мин дә безнең өчен төп нәтиҗә, иң зур гыйбрәт әлеге «сөт»не саклап калудыр дип уйлыйм».

Кешелек язмышы өчен борчылып яшәү, башкалар хәсрәтен үз күңелеңә якын итеп кичерә белү хаҗәтеннән караганда, С.Шәмси иҗаты рус әдипләреннән А.П.Чехов иҗатына якынрак тора дип уйлыйбыз. Бу хәл әйләнә-тирәдәгеләргә үтә дә игътибарлы, итагатьле мөнәсәбәттә, экономияле, бәрәкәтле язу стилендә дә сизелә. Ә инде кешенең кемлеген, чын кешелек сыйфатларын ача торган гаделлек, намуслылык, мәхәббәт һәм бәхет кебек олы категорияләр яссылыгына куеп карасаң, бу ике иҗатчы язганнардан байтак кына уртаклыклар табып булыр иде. Әлбәттә, әлеге урында сүз ниндидер иярү яисә кабатлау турында бармый. Шулай да татар әдәбиятчысының әдәбият белемендә кабул ителгән «Чехов мәктәбе» дигән төшенчәгә тартым яисә аваздаш икәнлеген исбат итү артык кыен булмастыр. Тик әлегә без бу хезмәтебездә алдыбызга ул күзәтүебезне исбатлауны максат итеп куймадык.

Солтан Шәмсинең иң матур хикәяләренең берсе — «Әбиләр чуагы» (2013). Аның жанрын ул «тәэссорат» дип билгеләгән. Әдәбият фәнендә мондый язмаларны «эссе» дип атау гадәткә кергән. Дөресендә исә бу атамалар үзара каршылыкка керми. Иң әһәмиятлесе: «Әбиләр чуагы»нда авторның кеше, гражданин, замандаш һәм художник буларак тормыш агышына, яшәешкә мөнәсәбәте бик ачык итеп әсәрнең зур булмаган мәйданына туплап бирелгән. Эчтәлеге бик гади һәм һәркайсыбызга аңлаешлы: шәһәр ыгы-зыгысыннан, чирләреннән алҗыган герой (аның автор үзе икәнлеге бик җиңел аңлашыла) көзнең матур көннәрендә авылга кайта — тормыш мәшәкатьләреннән вакытлыча арынып, җан рәхәте кичерә: «Монда бернәрсә дә сиңа басым ясамый, мәҗбүрият юк, син табигый яшәү кочагында, үз-үзеңә хуҗа, әбиләр чуагының гаҗәеп манзарасы күзләрең, һәр күзәнәгең аша җаныңа үтеп керә, күңелең ниндидер тантана, аңлатып булмый торган илаһи хис белән тула. Үзең дә сизмәстән, шагыйрьгә әйләнәсең, табигатьнең көзге матурлыгы җаныңда нечкә көй булып сузыла».

Хикәянең төп өлешен геройның, көндез авыл читенә чыгып, җәяүләп Шүрәле яры дип аталган үзәнлек буенда йөргәндә һәм кичен авыл өстендәге йолдызларга карап торганда, күңелендә туган уйлар тәшкил итә. Менә ул кайчандыр гөрләп эшләп торган һәм бүген инде хәрабәләре һәм коесы гына калган иске шырпы заводы калдыклары яныннан үтә, халык өчен эшләнгән һәм аңа хезмәт итәрдәй әйберләрнең вакытсыз югалуына уфтана. Ләззәтле һәм хәсрәтле уйлар-истәлекләр гел аралашып бара. Якында гына урнашкан мари авыллары һәм андагы эш сөючән дустанә халыклар искә төшкәндә дә, инде ул элемтәләр, элеккеге дуслык җепләре ерак тарихта өзелеп калганлыгы искәртелә. Бүгенге яшәешнең дә күңелне тырнап торган яклары байтак: авыл читләре пычранган, үзәннәргә чүп өемнәре тулган, авылдашлар моңа битараф — берни булмагандай яныннан үтеп йөриләр...

Солтан Шәмси — контрастлар әдибе. Бер яктан, ул Кеше дигән Гали затның илаһи күкләр, табигать бөеклеге белән кушылып, бербөтен булып яшәвен олылый. Икенче якта — булганны, кешелек тапканны әрәм-шәрәм итеп, өстеннән таптап йөрү, чүп өемнәренә әверелдереп, табигатебезне, яшәешебезне агулау... Моның белән ул ничек килешсен?.. Ирексездән, автор кайчандыр тереклек, тормыш гөрләп торган һәм инде сүнгән Фобос, Марс кебек планеталарны искә төшерә. Әмма барыбер авылның көзге кичләрендә күктәге йолдызларга карап торсаң, күңелләр сафлана, рухи көчләрең арткандай була икән — тормыш ыгы- зыгыларына да җиңелрәк карый башлыйсың, йөрәгеңә дәва була... «Галактика кебек могҗизаны озаклап күзәтергә яратам, — ди автор. — Сизгәнегез бардыр, күкләрне күзәтүнең ниндидер аңлашылмаган тылсымы бар. Җаның күкләргә тартыла, шул тылсымлы күккә ашасың килә башлый. Моның хикмәте нәрсәдә соң? Хикмәте гади дә, катлаулы да — җаныбыз бит шуннан иңгән, аны Туган йорты тарта...»

Шул рәвешчә, Солтан Шәмси җир кешесе тормышының олы Илаһият белән бәйләнешен эзли, шуны күрергә, расларга тырыша. Һәм ул аның җавабын һәркайсыбызга бүләк ителгән яшәү бәхетендә таба. Әбиләр чуагын истә тотып, бик гади һәм һәркайсыбыз аңлардай җавап та бирелә. «Нәрсә ул бәхет?.. Бәлки шушы татлы халәттер, бушап калган кырлар, үзәннәр тынлыгында, аның илаһи музыка булып яңгыраган авазларын тыңлап ләззәтләнүдер... Әйе, шулайдыр».

Ни өчендер — әллә күпкырлы булгангамы, Солтан Шәмси иҗатын киң диапазонлы, күп ешлыклы, саф яңгырашлы, сыйфатлы радиоалгыч, хәтта үзе дә нурлар таратучы ниндидер аппарат белән тиңлисе килә. Әлеге нурларны ул Галәмнең иң ерак почмакларыннан да ала. Ул нурлар гаять тә серле, әлегә күбебезнең зиһененә барып җитмәгән яклардан, Мәхәббәт, Бәхет, Гыйлем кебек төшенчәләрне үзара кристаллаштырып, бер монолит сафлык берәмлеге дип аңлатучы Рерих кебек галимнәрдән, Җиһанның бүтән үлчәмнәрен үзләштергән башка затлардан, хәтта яшәүнең үлгәннән соң да башка формалары, катламнары бар дип ышанучылардан иңдерелүе рәвешендә безгә дә килеп ирешә.

Хәзер инде сүзебезне тәмамларга, нәтиҗә ясарга да вакыт җитте бугай. Хезмәтебез башында «Кем соң ул Солтан Шәмси?» дигән сорауны куйган идек һәм бу сорауга аның иҗатын анализлап, беркадәр ачыклык керттек шикелле. Ә кыскарак итеп әйтсәк, ул болай булыр: Галәмнең чиксезлеген, яшәүнең бөеклеген фәлсәфи төшенчәләргә бәйләп, аларның катлаулы якларына күз салырга чакыручы да, халыклар тарихындагы текә борылышларны, һәлакәтләрне, торгызылу-яңаруларны бер чылбыр итеп күрә белүче дә һәм «Ут хәйләсе» исемле повесть-әкиятендә табигать балалары — Кояш-ата, Җир- ана, Урман, Агымсу, Ут кебек геройларын образ-символларга әверелдереп, сурәтләрен сабыйлар күңеленә күчерүче дә ул — дустыбыз, фикердәшебез, замандашыбыз — Солтан Шәмси!

Олы юбилее көннәрендә без аңа һаман да шулай югары биеклекләрдән карап, тормышка сокланып, үзе сайлаган дулкыннарда һәм ешлыкларда укучыларына нур өләшеп яшәвен теләп калабыз.