АНЫҢ ТӘНЕ ДӘ КӨЧЛЕ БУЛГАН
(Муса Җәлил тормышында спорт һәм физик тәрбия)
Халык хыялында һәрвакыт батыр, көчле, кыю, баһадир гәүдәле ир-егет образы яши. Ул Ватанын һәм сөйгәнен, карт ата-анасын һәм олыны-кечене дошманнардан яклап калучы каһарман, ил өстенә килгән яуны кире борырдай гайрәт иясе итеп сурәтләнә. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәчәк язмамда мин халкыбызның әнә шундый каһарманы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең спортка һәм физик тәрбиягә мөнәсәбәте белән таныштырырмын. Ни өчен мине бу җәлеп итте соң? Беренчедән, үлемгә хөкем ителгәннән соң да көн саен иртәнге гимнастика ясарга каян көч алган, кебек сорауга җавап табасым килде. Икенчедән, мин үзем дә спортка һәвәс.
Сәламәт кеше тормышны ярата, сәламәт кеше бик сирәк бәхетсез була. Бәхет исә безнең үз тәнебезгә күрсәткән кайгыртучанлыкка да бәйле. Тән гармониясе булганда, җан тантана итә. Акылның зирәклеге дә ныклы физик нигезсез була алмый.
Әнвәр Хуҗиәхмәтов болай дип язды: «Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора».
1924 елга кадәр язган хатларында Муса Җәлил еш кына сәламәтлегеннән зарлана. Авыр балачак еллары, ачлы-туклы яшәү, 1921 елгы ачлык, күрәсең, үзенекен иткән инде. 1923 елның җәендә Җәлил бизгәк авыруыннан интегә. Рабфакта укыганда, ул физик тәрбиянең файдасы турында брошюрага тап була. Шуны укыганнан соң, үз сәламәтлеген ныгытуны максат итеп куя: салкын су белән коена, гер күтәрә, бик яратып волейбол уйный, Кабан күлендә көймәдә йөзә. Күп тә үтми, Җәлилнең сәламәтлеге чыннан да ныгый. Муса Җәлил, оптимист кеше буларак, чын күңеленнән ышанган: сәламәт тәндә — сәламәт акыл.
1924 елдан башлап Муса бер көн дә иртәнге зарядкасын калдырмый. Андре Тиммерманс сөйләвенчә, хәтта Моабит төрмәсендә утырганда да!
Утызынчы еллар уртасында ул Кырымда, Севастопольдә ял итә. Баштагы көннәрдә Муса санаторий тәртипләрен төгәл үти: комда кызына, төшке аштан соң ятып йоклап ала. Ләкин түземлеге озакка җитми, Севастопольдән Ялтага чаклы булган 80 чакрым араны җәяүләп үтә. Кырым белән әнә шул рәвешле таныша ул. Ялтада яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов янына керә. Кайтканда да җәяү кайта.
«Физик яктан Муса кебек сәламәт кешеләрне миңа сирәк очратырга туры килде, — дип яза Гази Кашшаф. — Ул сәгатьләр буе ишкәк ишеп көймәдә йөри ала, кичке ял вакытларында бертуктамый волейбол уйный, көнозын урманда йөри һәм ару-талуның нәрсә икәнен дә белми иде». Гази Кашшафка Җәлил, ярым шаяртып, ярым җитди итеп: «Мин 100 яшькә кадәр яшәргә җыенам, бер дә шуннан ким түгел», — дип әйтә торган булган.
Муса үзенең сәламәтлеге, физик көче белән мактанырга яратмый. Шуңа күрә бу турыда хәтта аның белән аралашкан кешеләрнең дә күбесе белмәгән.
«Төне буе «Алтынчәч» операсын язып утырганнан соң, әсәрнең бер өзеге турында фикер алышу нияте белән, Муса янына кердем, — дип искә ала Нәҗип Җиһанов. — Вакыт бик иртә булуга да карамастан, Муса инде торган, гимнастик күнегүләр ясый иде». Шагыйрьнең мускулларын, тыгыз тәнен күреп, ул чын-чынлап хәйран кала. Үз күзенә үзе ышанмыйча, композитор Мусаның күпереп-калкып торган мускулларын капшап карый һәм, соклануын яшермичә, тел шартлатып куя. Аннан, кызыксынып:
- Шагыйрьгә мондый мускулатура нәрсәгә? — дип сорый.
- Кирәге чыгып куюы бар, — ди Муса, тәнен юеш сөлге белән сөртә- сөртә.
1941 елның февраль аенда шагыйрь Васильево санаториенда ял итә. Аның шул чакта төшкән бер рәсеме сакланган. Тирә-юнь ап-ак кар белән капланган. Җәлил яланбаш, майкадан гына чаңгы шуарга чыккан. Аның өчен бу — бер дә гаҗәп эш түгел. Бил тиңентен чишенеп яки майкачан килеш чаңгы шуу, иртә яздан башлап, кара көзгә кадәр су коену Муса өчен гадәти хәл саналган. «Чаңгы шуарга вакыт-вакыт майкадан гына чыгуы таза булудан гына түгел, ул, кышкы салкыннан курыкмыйча, шуңа юри үч иткән кебек чыга иде. Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре җәйге кояшта янган сыман каралып күренә, хәтта бераз кызынып та алган кебек була», — диелә хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрендә.
Муса Җәлил көненең күп вакытын язып үткәргән, шуңа да ул саф һавада йөрергә, физик хезмәт белән шөгыльләнергә яраткан. Ял көннәрендә Муса еш кына хатынының әти-әниләренә кайта торган булган. Монда ул үзенә төрле шөгыльләр тапкан: утын ярган, су ташыган, бакча казыган. Бер кайтканында исә эш тапмый ул.
Армас-талмас таза, көчле кеше булса да, Җәлилне тимер-бетоннан коелган пәһлеван итеп күз алдына китерергә ярамый. Башкалар өлешенә тигән авыруларның кайберләре аны да читләтеп узмаган. Әминә ханымның язуына караганда, Муса «авырырга бик яраткан». «Әгәр чак кына салкын тидерсә, Муса пижамасын кия дә тиз генә караватка менеп ята. Аның өчен кура җиләге кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, аптекага барып, тиз генә дару алып кайтабыз. Безгә карап, ул шуларга бик тә канәгать булып ята. Гомумән, ул ничектер иркәләп торганны ярата иде кебек», — ди Әминә ханым.
Хәдичә апасы үзенең истәлекләрендә аның авырып больницада яисә урын өстендә ятканын хәтерләмим, дип яза. Яшьтән чыныгып үскәнгә, Муса авыруга тиз бирешмәгән. Җитдирәк авыруларны ишетеп кенә белә. «Аз гына сырхаулый башласа да пошаманга төшә, бераз температурасы да күтәрелсә, ах-ух килә башлый иде. Андый чакта аны карарга кеше кирәк. Бармагын әз генә киссә, зур иттереп урап куя, әйтерсең зур җәрәхәте бар. Үзе кечкенәдән иркә үсмәгәч, йомшак күңелле, ягымлы булгач, бүтәннәрнең дә игътибарлы булуын ярата. Иптәшләре, туганнары килеп хәлен белешсәләр, маңгаена кулларын куеп карасалар, тәмле әйберләр алып килсәләр, ул бөтенләй эреп китә, — дип язган апасы. — Ә даруны сирәк эчә. Барлык авыруга каршы бердәнбер даруы бар, ул да булса — мигрень карандашы. Эче авыртса, шуның белән эчен ышкый, башы авыртса, чигәсен ышкый. Хәтта киселгән җирен дә шул карандаш белән дәвалый иде. Шулай да без аның турында авырудан бигрәк иркәләнергә ярата дип уйлап, гаделсез булганбыз. Җиңел генә авырса да, ул ябыгып, хәлсезләнеп кала иде. Авыртуга бер дә түзми иде ул. Төрмәдә ерткычларча җәзалауга ничек түзде икән, шуны күз алдыма китерәм дә йөрәгем сыкрый. Ватанына мәхәббәте чиксез, дошманына нәфрәте көчле иде шул...»
Шулай ук туганнары, якыннары Җәлилнең бик мавыгып шахмат уйнавы хакында язалар. Муса шахмат уйнарга яраткан. Җиңсә, сөенеп бетә алмый, җиңелсә, нык үртәлә торган булган. Андый чакларда үзен «грошмейстр» яки «гробмейстр» дип атаган. Янә Хәдичә Җәлилова истәлекләренә күз салыйк: «...Бу вакытта Муса «Алтынчәч» либреттосын яза иде. Эше күп, бик бирелеп утыра. Мин аларга килсәм, өстәл артыннан торып, киерелеп, бераз тәнен язып ала да мине берәр партия шахмат уйнап алырга кыстый. Безнең уенны берәр шахматчы карап торса, исе китәр иде. Беренчедән, мин уйный белмим, икенчедән, озаклап уйлап торырга түземлегем җитми. Муса йөргәч, тактага күз дә салмыйча:
— Хәзер ничек йөрим? — дип сорыйм.
Муса уйланып утыра да минем өчен йөри. Аннары, үзе йөрер өчен, озаклап уйга чума, әйтерсең, Ботвинник белән уйный».
Җәлилләрнең Столешников урамындагы фатирында чыгарылган «Шахмат бюллетене»нең өченче саны сакланып калган. Бюллетень Муса язган төрле мәзәкләр һәм эпиграммалар, үзе ясаган юмористик рәсемнәр белән бизәлгән.
Ул тормышны ярата, һәм кайда яңалык өчен киеренке көрәш барса, шунда ашкынып яши. Муса комсомолларга хас ашкыну һәм кайнарлык белән көрәшкә ыргыла, үзенең көчле, эмоциональ шигырьләрендә зур ләззәт белән шул көрәш турында сөйли.
Мусаның спортка һәвәслеге иҗатында да чагыла. Мәсәлән, аның «Чаңгы шуганда», «Кавказда» кебек шигырьләре шуңа багышланган. Күпме оптимизм, тормышка мәхәббәт хисе ул шигырьләрдә! Күңел төшенкелеге, эч пошу, елау- сыкрау — Җәлил иҗаты өчен ят нәрсә. Аның шигырьләре нык ихтыяр көче, ашкынулы дәрт белән сугарылган, аларда бәхеткә омтылу, яшәүгә мәхәббәт ярылып ята:
Ашкынулы йөрәк җырын җырлап,
Гөрләвекләр акты урамда.
Сагыну моңын сузып, күк юлыннан
Сайрар кошлар кайтты урманга.
Зифа каен яшел яфрак ярды, Яфраклары шаулый җил белән. Ул каршылый язны күтәренке һәм шатлыклы яңа җыр белән...
«Яз җыры», 1936.
Шагыйрьнең Мәскәүдәге иң якын дусларыннан берсе Әхмәт Фәйзи була. Мусаның өйләнгәнче яшәгән фатирын ул болай тасвирлый: «Бүлмәдә китаплар өелгән, өстәлдән һәм урындыктан башка берни дә юк. Муса иске газеталар өстендә йоклый... Ул күп укый, спорт белән шөгыльләнә, кояшны бик ярата. Кояш белән дуслыгы аның күп кенә шигырьләрендә дә күренә. Ул аңа «Исәнме, Кояш» яки «Кояш дус» дип дәшә иде. Иң яраткан спорт төрләреннән берсе, шиксез, мылтыктан ату иде».
Муса еш кына Ә.Фәйзине тирга чакыра торган булган. Үзе бик төз ата, ә дустының мишеньга тидерә алмавыннан рәхәтләнеп көлә икән. Бервакыт Әхмәт Фәйзи, ачуы килеп, Мусаны иҗади ярышка чакыра. «Әйдә, оборона спорты турында шигырь язып карыйк. Кем җиңәр икән?» — ди. Ә.Фәйзи «Оптимистлар җыры» дигән шигырь яза. Бу шигырендә ул шагыйрь өчен, мылтык ата белүгә караганда, әйбәт шигырь язу мөһимрәк, дип исбатларга тели. Аңа җавап рәвешендә Муса «Тирга» дигән шигырь яза.
Әхмәт туган, ташла каләмеңне, Әйдә киттек тирга, булмаса. Төз атучы булдык җырда да, Төз атарбыз, шиксез, тирда да.
Моабит төрмәсендә сорау алулар иртәнге 9дан башланып, 5-6 сәгатьләп барган. Тикшерүче сорау алу барышында көненә өчәр тапкыр ашый. Гаепләнүчегә дә ашап алырга тәкъдим итә. Ләкин Җәлил бу тәкъдимне кире кага. Ач килеш ризыктан баш тартыр өчен никадәр ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Җәлил ашауның җәзалауның бер төре икәнен аңлаган. Үзеңнең бер генә теләгеңә ирек бир, шунда ук башкалары да баш күтәрәчәк. Каршына китергән ризыктан баш тартып, ул дошманы алдында баш имәс, буйсынмас горур зат булуын күрсәткән. Яшьлектән үзендә тәрбияләгән ихтыяр көче, физик һәм рухи ныклык Җәлилгә шундый кырыс шартларда да җиңүче булып калырга ярдәм иткән.
Муса Җәлил үтә пөхтә, җыйнак, максатчан һәм зур ихтыярлы кеше була. Үзенең бөтен гомерен ул бер олы максатка багышлый, зур тырышлык һәм ныклык белән шул максатына ирешү өчен көрәшә. «Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да, намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә янып, кайнарланып сөям», — дип яза ул. Шагыйрьнең шулай ярата, хөр күңелле булып яши белүе рухи һәм физик ныклыгыннан киләдер дип уйлыйм. Балкар шагыйре Кайсын Кулиевның:
«Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла, —
дип әйтә алган кеше — шәхес, һәм фаҗигале шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә җыр яза алу — бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына җитми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның җиңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк», — дигән сүзләре Җәлилне бигрәк тә тулы бәяли.