Логотип Казан Утлары
Публицистика

Явызлыкка һәйкәл кирәкме?

Рәсәй халкы аңында иң асыл патшалар булып аларның икесе саклана: Дүртенче Иван белән Беренче Пётр. Ягъни иң мәрхәмәтсез, иң явыз патшалар. Шуларның берсенә Орёл шәһәрендә һәйкәл дә куелды менә!

Аңарга, ягъни Иван атлысына, татар халкының рәнҗешләре күптин-күп. Ләкин, әйдәгез, рус тарихчылары язганга күз салыйк. Менә бу фикерләр Н.Костомаров (1817-1885) китабыннан алынды: «Он до крайности труслив в то время, когда ему представлялась опасность, и без удержу смел и нагл, когда был уверен в своей безопасности». «Мучительные казни доставляли ему удовольствие». «Иван был человек в высшей степени бессердечный...» Хәтта малаен да тимер таягы белән бәреп үтерә бит әле!

Менә монысы Л.Гумилёв (1912-1992) китабыннан алынды: «Опричнина была создана Иваном Грозным в припадке сумасшествия в 1595 г. И официально просуществовала 7 лет. Задачей опричников было «изводить государеву измену», причём определять «измену» должны были те же самые опричники. Таким образом, они могли убить любого человека, объявив его изменником... Особенно страшной расправе был подвергнут в 1570 г. Новгород, где было истреблено почти всё население. Даже младенцев опричники бросали в ледяную воду Волхова».

Пётр патша явызлык мәсьәләсендә Иван Грозныйдан калышмаган кебек. Янә Костомаров китабына күз салыйк. «До какой степени он был свиреп и кровожаден, показывает то, что он не побоялся унизить своё царское достоинство, взявший на себя обязанность палача во время дикой казни стрельцов...» «Казан утлары»ның 1992 елгы 1 нче санында Пётр патшаның «Яшерен васыятьнамә»се (тәрҗемәдә) басылды. Ул менә мондый сүзләр белән тәмамлана: «Җиңелгән илләрне талап, кәсеп итеп, сез исә бөтен Европада хакимлек корырсыз. Тора-бара бүтән дәүләтләрнең һәммәсен үз мәмләкәтегезгә кушып, бөтен дөньяга ия булырсыз». «Сайланма әсәрләр»енең3 IV томының төп өлешен шушы патшага багышлаган академик В.Ключевский (1841-1911) болай дигән: «Чтобы защитить отечество от врагов, Пётр опустил его больше всякого врага».

Халык асыл патша санаган тагын бер зат бар бит әле: Сталин. Үз «опричнинасы» аша тегеләрнекеннән бәлкем йөзләрчә кат көчлерәк репрессия дулкыны җибәреп СССРны имгәткән бу «гаделдән гадел даһи юлбашчы» 1939 елның 23 августында фашистлар Германиясе белән дуслык-хезмәттәшлек пакты төзи һәм шуның белән Беренче Бөтендөнья сугышындагы капитуляциясеннән соң нык көчсезләндерелгән Германиягә җан иңдерешә. Һәм тегесе, нык кына коралланып-көчәеп, ил арты ил яулый башлый. Сталин исә Кызыл Армиягә бик көчле удар да ясый әле. Хрущёв үзенең китабында4 язуынча, хәрби округ командующийлары һәм дивизия командирлары тулысынча диярлек юк ителә. Болай ук түгел, моның әле яртысы гына булса да, йөзләп генерал лабаса бу!

Фән һәм мәгариф буенча президент советының 21 гыйнвардагы утырышында В.Путин Ленинны СССРны шартлатучы дип бәяләгән. Сталин турында исә Рәсәй җитәкчеләренең бер генә кырын сүз әйткәннәре дә юк әле...