Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукай эзләреннән йөргән галим: Мөхәммәт Гали

Габдулла Тукай, һәр ноктадан караганда – бәхетле шагыйрь. Милләткә иң кирәк бер вакытта дөньяга килгән, күзен ачучыларга ихтыяҗ зур заманда һәм нәфис сүзгә мәйдан киң бер вакытта яза башлаган, милләттәшләре арасында яшәгән, зыялылар арасында урын тапкан, дуслар булдырган, хәтта үзе тәнкыйть иткән байларның ярдәменә, игътибарына ирешкән. Боларны эшләп тә, әдәбиятта үзенә лаек бәяне алмаганнар юк түгел. Элек тә шулай булган, хәзер бигрәк тә нәкъ менә милләтпәрвәр язучылар катламы күләгәдә кала килә. Кызганыч ки, әлегәчә Ш.Бабич, С.Рәмиев, Һ.Такташ кебек корифейларның да иҗаты милләтебез файдасына, әдәбиятыбызга кылган изге гамәлләре тиеш дәрәҗәдә бәяләнгән дип әйтеп булмый. ХХ гасыр башында иҗат иткән һәм чынлыкта да талантлы булган берничә дистә язучының исемен бүгенге укучы түгел, әдәбият галимнәребезнең дә зур күпчелеге белми. Әлеге дә баягы узган чорлар белән ныклап шөгыльләнгән фән эшлеклесе генә булса инде.

Иң үкенечлесе: каләм ияләренә һәм иҗатларына гаделсез мөнәсәбәт көчәя генә барып, гадәти бер хәлгә әверелде. Бу көн язучыларының иҗаты, гомумән, тиешле бәясен ала алырмы икән? Шикләндерә. Әле талантлылары үз бәясен алып бетерер дип тә әйтеп булмый. Иҗатлары чын-чынлап ачылган, вакытлы матбугатта яктыртылган, китап тудыру мөмкинлекләренә ия соңгы буын алтмышынчы елгылар булды кебек… Аннан инде Күктән бәхет елмайганнарның гына укучы арасында исеме һәм иҗаты популярлаштырылды.

Бер яктан, каләм ияләре артканнан-арта бара, икенче яктан, түрдәге урынны гел әрсезләр дәгъвалый һәм анда утыруга ирешә дә. Әдәбият сан ягыннан бик зур үскән заманда, ни үкенеч, күпләрнең язганы бәяләнми кала, ярый әле Тукаебыз, халык проблемаларын тасвирлап, төрле катламнарның мәхәббәтен яулап, үзенә әдәбият сәхифәләребезнең иң түренә урын яулаган. Һәм, әйткәнемчә, аның шулай булуына бик күп кешеләр өлеш керткән. Бигрәк тә дуслары, иҗатын яратучылар, анда милли юламанлык сыйфатлары күрүчеләр Тукайны популярлаштыру эшен үз җилкәләренә салган. Әлеге игелекле шәхесләр үзләре дә – талант ияләре, беренче чиратта, каләм белән эш йөртүчеләр булган. Тукай иҗатын татар һәм башкорт арасында гына түгел, бөтен дөньяга, әлбәттә, беренче чиратта, төрки халыкларга таратучылар арасында узган гасыр күренеклесе, танылган язучы һәм журналист, югары уку йортларында белем биргән педагог, цензор, тәрҗемәче, Бөек Ватан сугышы елларында СССР Әдәби фондының Татарстан буенча вәкиле булып торган Мөхәммәт Гали дә бар.

Гали Мөхәммәт (Мөхәммәт Вәли улы Галиев, 1893-1952) – узган чорларның, классикларның, шул исәптән Тукай мирасын өйрәнүгә әһәмиятле бер эш дип караган галимнәрнең берсе. Ул озак еллар шагыйрьнең биографиясен яңа чыганакларга һәм үзенә электән таныш фактларга таянып тулыландыру юлында шактый зур эш башкара. Утыз биш яшендә шул юнәлештәге беренче хезмәте – «Г.Тукай белән күрешүем» басылгач ук, галим фәнгә бик күп мәгълүмат алып килә. Ул, «Болгар» кунакханәсендә яшәгәндә, Тукайны үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе була.

«Г.Тукай белән күрешүем» бүгенге укучыга яхшы таныш. Аны шагыйрьнең юбилеена хәзерлек барышында «Мирас» журналы да бастырып чыгарган иде. Г.Тукайның тышкы кыяфәте, кешеләр арасындагы үз-үзен тотышы турында төрле тасвирлар ишеткән, укыган бар, араларында барысыннан да детальлерәге, шагыйрь образын шактый тулы һәм, әйтергә кирәк, җанлы да, шат рухлы да, матур да, кимсенмәслек кыяфәтле дә итеп күз алдына торгызып бастырганы – Мөхәммәт Галинеке кебек.

М.Гали иң тәүдә «кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь Тукайны «Шәрык клубы»ның фойесында коляскадагы Фатих Әмирхан янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп торганда очрата. «Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резинлы ботинка иде».

Тукайга тирәлек мөнәсәбәте, аның тартып тору көче шулкадәр көчле булган һәм шуннан соң Мөхәммәт Гали гел аны якыннан күрү генә түгел, аралашу хыялы белән дә яшәгән дип уйлыйм, югыйсә ул Тукайдан киңәшләр алып йөрүче яшь шагыйрь, мәдрәсә шәкерттәше Габдулла Харистан Тукайның номерына үзе белән алып баруын үтенмәс иде. Яшьләрнең кунакханәдә очрашуының тәүге мизгелләре үк Тукайның ни дәрәҗәдә табигыйлеге, самимилеге, ачык күңеллелеге, ихласлыгы турында сөйли:

«Без барганда, «Болгар»ның өченче катында Тукай тора торган 41нче номерның ишеге ярык кына булып ачылып тора иде. Г.Харис, шакылдатмый-нитми ишекне зуррак ачып, башын тыкты да:

– Мөмкинме, Габдулла әфәнде? – диде.

– Ә, синмени әле бу, Харис? Әйдә, кер! – дигән тавыш ишетелде эчтән.

Ишекне яртылаш ачып, ул кереп китте, мин ишек төбендә калдым. Бераз торгач, Харис:

– Минем бер иптәшем дә бар иде әле анда, – диде.

– Кая соң ул, ник әйтмисең аңа, керсен, – диде Тукай».

М.Гали язмасы Тукай бүлмәсенең теләсә кемгә, бигрәк тә милли яшьләргә һәрвакыт ачык икәнлеге, гомеренең иҗат белән шөгыльләнүчеләргә булышып узуы турында сөйли.

Әгәр бүгенге көнгә М.Гали кебекләр калдырган истәлекләр булмаса, без Тукай торган номерның эчке күренешен күз алдыбызга да китерә алмас идек. Дөрес, ул Г.Исхакый «Теләнче кыз»да тасвирлаган Мансурның һәм башка кайбер әдипләребез әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның бүлмә күренешенә бик якындыр: «Бер кровать, бер-ике урындык сыярлык кечкенә генә бүлмә. Ашъяулык япкан өстәл, җыелмаган кровать һәм ишек янындагы чөйгә элгән кыска сөлге белән вак-төяк киемнәр һәм ике урындыктан башка бүлмәдә бер җиһаз да юк.

Без килгәндә, Тукай яткан булган икән. Мин кергәндә, ул, яңа урыныннан торып, өстенә ябынып яткан пальтосын чөйгә элеп маташа иде».

М.Гали язмасыннан гаиләле булмаган, балалар үстермәгән Тукайның ни дәрәҗәдә педагог икәнлеге дә ачык күренә. Ул яшь шагыйрьне дәресләр өзүдә, белемгә ялкаулылыкта гаепли, фикеренең кемгә дә үтемле икәнлеген белеп, кирәк дәрәҗәдә генә «тәрбия биреп» ала:

«– Юк, сине, малай, начар укый, диләр, ялкауланасың, – ди. – Алай ярамый бит ул. Русча да бер дә белмисең бугай син? Частный урок алып булса да, русча укырга кирәк. Болай синең каләмең өметле генә күренә. Укымасаң, рәт чыкмас бит, малай, – диде Тукай.

Харис башын иеп дәшми торгач, ул тагын өстәп:

– Пушкинның берәр шигырен булса да русча оригиналыннан укыганың бармы синең? – диде.

– Бар, – диде бик әкрен генә Харис.

– Ай-һай, бик әкрен әйтәсең, укыганың юктыр. Ичмаса, тәрҗемә аша булса да мәшһүр рус шагыйрьләренең әсәрләре белән танышырга кирәк, шунсыз рәтле шигырь язу буламыни ул, – диде Тукай».

Шулай тәнкыйдирәк сүз әйтсә дә, киткәндә, бераз кыенсынган Тукай болай ди:

«– Тагын килегез шулай. Мин әйткәнгә үпкәләмә син, Харис! Минем шундый турырак әйтә торган гадәт бар. Һәрвакыт килеп йөр! – дип калды».

Бу истәлекне, әгәр дәреслекләр язучы булсам, балаларга түбән сыйныфларда ук укытуны кайгыртыр идем. М.Гали – бик үзенчәлекле балалар әдибе, аның мирасханәсендә бүгенге дәреслекләргә дә кертерлек, җиңел укылышлы хикәяләр бар. Ә бит дәреслек авторлары һәрвакыт материал сайлауда зур кыенлык кичерүләре хакында сөйли.   

Алга таба М.Гали шагыйрь биографиясен өйрәнү юлында эзләнүләрен туктатмый, әмма вакытлы матбугатта Тукай хакындагы язмаларын актив рәвештә бастыру эшенә керешми. Ул аның турында саллы яктырткан хезмәтләр язу кирәклеген аңлый, аларны башкаруга хәзерлек этабы уза. Галимнең Тукай иҗатын яктыртудагы сүлпәнлеге бераздан Бөек Ватан сугышы башланып китү белән дә бәйле була. Шунысы мөһим: ул хәтта сугыш чорында да Тукай иҗаты хакында мәкаләләр язарга җай таба. Әйтик, аның «Тукай – җырчы һәм җыр-музыка сөюче» (1943) мәкаләсе Тукай лирикасының идея-эстетик, фәлсәфи нигезләре проблемасын ачуга юнәлтелгән. Балалар һәм укучы яшьләр өчен махсус язган «Шагыйрьнең тормышы» (1944) очеркы, исеменнән үк күренгәнчә, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат биографиясен ача һәм балаларга аңлаешлы, якын телдә җиткерүне максат итә. М.Гали, аны язганда, Тукайның Кырлайдагы дусты, әле ул чакта исән булган Сафа Мөхәммәтшин, әнисе Мәмдүдә апаның ахирие Нәфисә Әхмәтшина истәлекләрен файдалана һәм язганнарын ышанычлы, җанлы, кызыклы итүгә ирешә. Әлеге хезмәт, заман шартларына бәйле рәвештә басылмый калып, инде башка исем белән – «Шагыйрь баскан эзләрдән» дип аталып, 1957 елда дөнья күрә.

Тукайчы сыйфатында танылып өлгергән М.Галине, шагыйрьнең күптомлыгын чыгарганда, редколлегиягә кертәләр. Әлбәттә, ул фәнни эзләнүләрендә замандашларының истәлекләренә генә таянмый, архив документларын да әйләнешкә кертә, китапханәләрдә эш вакытында табылган материалларны да фәнни эшкәртә.

М.Галинең шагыйрь юбилее уңаеннан язган һәм шул тирәдә бастырып чыгарган «Тукайның Уральскидагы тормышы» (1946) мәкаләсе Тукай гомеренең аерым этабы белән таныштыра. Бу хезмәт Тукай тормышына кагылышлы фәндә барган аерым мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Әйтик, анда шагыйрьнең Җаекка 1895 елның кыш башында килүе исбатлана. Бүгенге көн әдәбият фәне өчен, узганны өйрәнгәндә, нәрсә мөһим? Теркәлеп калган фактлар. Аларны хәзер табу, хаклыгын раслау шактый авыр. М.Галинең Тукайга кагылышлы хезмәтләре исә, бүгенге Тукай фәне уңышлары белән ярыша алмаса да, аның өчен ышанычлы чыганаклар булып торуы белән биниһая кыйммәтле.

М.Гали мирасында Г.Камал һәм Тукай дуслыгы темасы аерым бер урын алып тора. Галим нәкъ менә Г.Камал иҗатының идея-тематик эчтәлеген һәм фәлсәфи-эстетик мәгънәләрен ачканда, Г.Тукайның аерым әсәрләренә чагыштырма планда бәя биреп уза, иҗатының сыйфатларын гомумиләштергән фикерләр әйтә. М.Галинең «Г.Камал» дип аталган китабында шушындый зур нәтиҗә бар: «Татарда юмор һәм сатира әдәбияты тудырып, аны массалаштыручы – Тукай белән Галиәсгар Камал».

Т.Гыйләҗев Тукай энциклопедиясенә хәзерләгән мәкаләсендә болай дип яза: «М.Галинең Тукайның тормыш юлын һәм иҗатының кайбер якларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре шагыйрь шәхесен һәм рухи мирасын мәгълүм идеологиягә буйсындырудан ерак тора. Аларның гыйльми-мәгънәви әһәмияте, иң беренче чиратта, Тукайны идеаллаштырмыйча, аны җир кешесе итеп җанлы образын тудыруда, шагыйрь биографиясен яңа мәгълүматлар, фактлар белән тулыландыруда билгеләнә»

Инде темадан читкә китеп тә, берничә сүз әйтәсе килә. Үзенчәлекле проза, бигрәк тә хикәяләр, драмалар авторы булган М.Галинең Каюм Насыйри хакында роман яза башлап тәмамларга өлгермәве билгеле. Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов танылган шәхесләр сериясенә караган әсәрләр язуны матди тәэмин итү вәгъдәсе биргән иде, әлеге вәгъдә аның тарафыннан инде өлешчә үтәлде дә. Бу юлда язучылар тарафыннан да беренче адымнар ясалды. Кайберәүләрнең ел эчендә романнарны тәмамлый алмавы (югары сәнгать таләпләренә җавап биргән әсәрне, алдан хәзерлегең булмаганда, язу мөмкин дә түгел) әлеге эш барышына ниндидер киртәләр торгызды сыман. Килешү нигезен үзгәртеп, акчасын да соңрак бирү йә өлешчә биреп тору шарты белән, әлеге хәрәкәтне кабат җанландырасы иде. Әгәр бастырабыз, дип әйтсәләр, М.Гали яза башлаган романны, әйтик, мин үзем дә, язылган өлешендә аның авторлыгын билгеләп, тәмамлап чыгар идем. Һәм икенче мөһим фикерем: китаплар язылачак исемлеккә М.Гали кебек үзенчәлекле, гыйбрәтле биографиягә ия кешеләрне күбрәк кертергә, авторларга өйрәнү объектын сайлау мөмкинлеге калдырырга иде. Минемчә, М.Галинең дә милләт тарихында алтын җепләр белән теркәлергә хакы бар.