ТУГАНКАЙ
Фирдәвес Гарипованың тууына 75 ел
Телчеләр, без – әдәбиятчылардан аермалы буларак,
артык сөйләшми. Аларның фәне дә, фикер сөреше дә,
тәгълим-тәрбиясе дә үзләре хак дип санаган бер улактан
читкә чәчрәп чыкмый. Тел гыйлеменә караган фәннәрдә
дә шулай бит: инде дистәләгән еллар дәвамында бер дә
үзгәреш кичерми, бер агымга гына «гомер сөрә» торган
кануннар алар. Әдәбиятта биниһая образлар, аларга
бәйле рәвештә фикер вариацияләре, катлам-катлам сюжет
линияләре... – тагын әллә ниләр үз дигәнчә яши, үзләренчә
«тормыш көтә».
Булачак әдәбиятчыны тел галимәсенең аңлап бетермәве,
елга-күлләрдә үзе ошаткан юнәлешләрдә колачлап йөзүен
хупламавы, телчеләр ерганагы буйлап кына агарга мәҗбүр
итәргә теләве миңа еллар үткәч кенә пәрдә артын ача...
Ялгыз галимәнең гадел дөньясы
Ялгызлык... Нинди кырку сүз. Аның асылына ачыргаланып кычкыру да, сыктап
елау, сагышлы әрнү газаплары да, шул ук вакытта башкалар каршында мәгърур баш
имәүчәнлек тә салынган кебек миңа. Фән, иҗат, сәнгать әһелләре арасында ялгызлар
күп, хәтта бик күп... Моның сәбәпләрен бармак белән генә санап бетерү мөмкинме?
Юктыр... Туган халкына тугры хезмәттә булган әлеге катлам һәрдаим күз уңында, шуңа да
аларның ялгызлыгы, гадиләр ялгызлыгыннан аермалы буларак, күз өстендәге каш кебек.
Татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән, йөзләгән
педагоглар әзерләүдә армый-талмый көч куйган олуг галимәбез, филология фәннәре
докторы (1992), профессор (1993), Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән
эшлеклесе (1995, 2003) Фирдәвес Гарипова ялгызлыгы да әнә шундыйлардан.
Фирдәвес Гариф кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның Биектау
районы Кодаш авылында гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. 1965 елда
Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң,
Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбендә балаларга рус һәм немец телләре укыта
ул. 1966-1970 елларда Республика фәнни китапханәсендә китапханәче булып эшләп
ала. 1974 елдан – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих
институтында (хәзер – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият
һәм сәнгать институты). Биредә ул соңгы көннәренәчә – нәкъ 40 ел фәнгә хезмәт итә,
институтның лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хезмәткәре була. 1976
елдан Казан дәүләт педагогия институтында студентларга хәзерге заман татар әдәби
теле (лексикология), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы
буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза.
1976 елда – «Казан арты гидронимиясе» (Казансу, Мишә, Ашыт, Шушма елгалары
бассейннарындагы сулыклар керә) дигән темага кандидатлык диссертациясе, ә 1991
елда «Татарстан гидронимиясе» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Фирдәвес Гарипова меңгә якын татар авылы, төбәге тарихын, сулыкларның
географик атамаларын, аларның килеп чыгышын өйрәнеп, ике дистәдән артык
монография һәм сүзлек язып бастыра. Ул Татарстандагы гидронимнарны тирәннән
өйрәнгән, аларны сүзлек дәрәҗәсендә туплап эшләгән беренче галимә санала.
122
Фирдәвес Гарипованың фән каләме карасы тел белеменең гидрономия тармагы
белән генә чикләнми – үзенең әһәмиятле табышларын башка юнәлеш мәҗмугаларына
да мулдан яза. Шулай итеп, ике томлык «Татарстан гидронимнары сүзлеге» (1984,
1990), ике томлык «Татарстан микротопонимнары сүзлеге» (1992, 1993) дөньяга чыга,
мәктәп һәм уку йортлары өчен төзелгән «Исемнәрдә – ил тарихы» (1994) кулланмасы
басыла. Галимәнең «Борынгы Болгар шәһәрләре» (1990), «Авыллар һәм калалар
тарихыннан» (ике томда; 2001, 2003), «Хәтеремнән чыкмый һич тә...» (2003), «Эчәр
сулар йөртә безне» (2006) дигән һәм башка хезмәтләре җәмгыятебезнең төрле катлам
вәкилләре тарафыннан яратып кабул ителде.
Әйе... Кыска гына бер гомер һәм күпме хезмәт! Шул дәрәҗәдә тыгыз һәм нәтиҗәле
эшчәнлек. Моның сәбәбе – Дөбьяз төбәге халкына хас үҗәтлектәдер... һәм гомерен
фәнгә багышлаган шәхси ялгызлыкта. Унике яшеннән әтисез калган төпчек кыз
үзеннән өлкән җиде туганы, без – студентлары, сөйгән халкы белән тыгыз мөгамәләдә
яшәсә дә, ул барыбер ялгыз иде. Моның шулай булуына мин аның соңгы елларында
редакциябездә көн дә, көн дә көтелмәгәнчә пәйда булып, язмышыннан безгә нәмәгълүм
эпизодлар бәян итүе аша төшендем. Фирдәвес апаның күзләре нигәдер миңа һәрвакыт
сагыш, моң тулы касәне хәтерләтте, хәтта көлгәндә дә.
Шул вакытларда нигәдер аның яшь чакларын күрәсем килә иде. Фән юлына бер
чорда аяк баскан фикердәше, галим Равил Әмирхан менә ничек сурәтли Фирдәвес апаны:
«...ыспайлыгы, төз-җыйнак гәүдәсе, үз дәрәҗәсен үзе белүчән вәкарьлеге белән аеруча бер
туташ игътибарны җәлеп итә. Күпләргә өлге булырдай затлы-камил причёска, җемелдәп
торган мәгънәле күзләр, косметиканың ни икәнен дә белмәгән керфек-кашлар... Өстендә ул
заманда модада булган, сорырак төстәге «строгий» лавсан костюм-юбка. Әлбәттә, чибәр.
Хәтта артыгы белән. Чын авылча, шәһәр ясалмалылыгы бозмаган табигый матурлык.
...Гаҗәбе шул: һавалы түгел, үзен әллә кемгә куймый, тавышы азрак тоныграк, әмма төзек
дикцияле, сүз каткан кешесе белән рәхәтләнеп сөйләшә» («Казан утлары», 2000, №9).
Безне укытканда да (инде җитмеш ягына чыккан булуына карамастан) ул яшьлек
елларындагы үз-үзенә булган таләпчәнлегенә хыянәт итмәгән икән.
«Җиргә төкерсәгез, әнкәм йөзенә төшсен, дип төкерегез!»
Без Фирдәвес апа белән 2002 елдан соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек.
Университетта эшләү, төрле конференцияләрдә очрашулар, аннан соң журнал
редакцияләрендә фикер алышып утырулар – гомумән, бер уртак сукмак булган инде...
Танышу болай булды. Икенче курста укыган чак. Муса Җәлил урамында урнашкан
бинабызның икенче катындагы зур лекция залына килеп керде ул. Лексикология фәне
иде. Керә-керешкә үзе белән таныштырды: «Мин, туганкайларым, Фирдәвес Гариф
кызы Гарипова булам. Исегездә калдырыгыз, Гариповна түгел, Гарифовна! Бутыйсы
булмагыз! Аннан соң исемемне дә «вэ» аша язалар инде, дөресе «ү» аша булырга тиеш
тә бит. Паспортисткалар татфак бетермәгән шул...» Үз исеменә дә шулкадәр таләпчән
галимәдән беренче минутларда ук шүрләргә өлгердек. Лексикология, әдәби тел тарихы,
тарихи грамматика кебек фәннәрдән лекция-семинар сәгатьләрендә «Фирдәвес
Гариповна» дип ялгышучылар байтак булды. Ну, пешекләп тә карый иде үзләрен
Фирдәвес апа. Бер әйткәннән төшенү галәмәте күбебезгә шул дәресләрдә килгәндер.
Аның дәресләрендә дуамал чебеннәр дә тәрәзә кашагаларында нәүмиз генә
йокымсырап утыра, ул чыгып китмичә, урыннарыннан кузгалмый, күрше
ишегалдындагы чиркәүдә башка көннәрдә ярсыган кыңгыраулар да тонык кына «чең»
итә дә, Фирдәвес апа тәрәзәгә «усал» караш ташлагач, «ңе» авазын Болак суына бик
ашыгыч чумырып тынып кала. Такта янына, җәлилчеләр сорау алырга кертелгән
кебек, берәм-берәм, кулларны артка куеп чыгабыз – нинди дәфтәр күтәреп чыгу, чәнти
бармак бите кадәр кәгазең булса да, «икеле»ң урыныңа үзеңнән алда барып утыра.
Сөйли башлыйсың... Фирдәвес апа сине колагы белән күрә, ә күзләре – аудиториядә.
Группадашларыңның берәрсе ярдәм йөзеннән андый-мондый «хык» итсә, җавап
Р А М И Л Х А Н Н А Н О В
123
рәвешендә укытучыбыз аңа мәгърур «икеле»се белән – «дык»! Вакыйгаларның бу
дәрәҗәдә кискен үзгәрүе, йөзләргә чыккан сызлану катыш трагизм көләсене китерә.
Пырхылдык кытыгы кабырга аралары буйлап сикерә-атлый сәяхәткә чыккан гына
иде, Фирдәвес апа каршыма очып килеп тә җитте, дәфтәремне куеныма кыстыртып,
очыртып та чыгарды. «Мин монда сезне әти-әниләрегезнең алтын баганалары дип
йөрим, ә сез хихылдап, миннән көлеп утырасыз!» – дигән сүзләре, ишек җиленә
бәрелеп, «сквозняк» белән кире аудиториягә суырылып кереп китте. Бу ямьсез күренеш
аркасында шактый оялып йөреп, галимәгә аннан көлмәвемне, ә мимикамның шундый
булуын күпме дәлилләргә теләсәм дә, телче булачак әдәбиятчыны аңламады.
Икенче зур бәрелеш көтмәгәндә, яу янамаган тарафтан китереп бәрде. Фирдәвес
апаны инде, өлкән курслар традициясе буенча, «Туганкай» дип атауны гамәлгә керткән
идек. Иң үшән студент та аның Туганкай икәнен белә, тик галимә генә төшенми.
Сүз ясалышы дәресендә, гөнаһ шомлыгы, «туганкайларым» сүзен төзелеш ягыннан
тикшерү биреме эләкте бит. Укытучының зур итеп тактага язып куюы булды, безнең
башлар өстеннән җиңелчә көлү дулкыннары йөгереп узды – сер бирмәдек. Әмма
параллель группада сатканнар булып чыкты. Сүз ясалышы лексикологиягә җиткереп,
фәннең әлеге ике тармагы арасында кызыклы гына сөйләшү булган.
Фирдәвес апа чираттагы лекциягә чебеш чәлдерергә томырылган тилгән тизлеге белән
очып керде дә, бәйләнчек сары шөпшәдәй яскынып-яскынып, безне «тетәргә» тотынды:
– Әйтмим, бүтән беркайчан да әйтмим мин сезгә ул сүзне! Сезне яратып,
әти-әниләрегезнең алтын баганалары булганга гына шулай атап йөртә идем бит,
туганкайларым... Тьфү, тагын әйттем инде... Ялгыш ычкынды. Бүтән әйтмим, – дип
«ярсыды». Вәгъдәсендә торды: әүвәл ул бу сүзне сөйләм түтәлендә сирәкләп чыкты,
соңрак бөтенләй төбе-тамыры белән йолкып ташлады. Шулай да әлеге сүз берничә
елдан яшь үсентеләр бирде: бездән соң килгәннәр дә аны Туганкай дип атыйлар иде.
Күңелгә авыр булып китте. Көләсе килми иде... Ни өчендер мин шул вакытта үземне
уенчыгын югалткан сабыйдай хис иттем – кызык бетте, кушамат фаш ителде! Һәм
әлеге шуклыкта ул безнең шаян группаны гаепләде, безгә «ачу» тотты. Моның шулай
булуы имтиханда үзен аеруча да көчле сиздерде. Яшь йөрәк ярсуын тимер кыршаулар
белән богаулап, сорауларга җавапларны ялтыратып ятларга кирәк иде.
Кышның ачы буранлы таңы атты. Каядыр китәсем бар дигән сылтау белән, Фирдәвес
апа безне иртәнге җидегә үк чакырды. Мин 10нчы микрорайоннан килеп җиткәндә,
аудиториядә егермеләп сабакташ шәмәхәле-яшелле күшегү катыш карашларын билет
сорауларына кадаган булып чыкты. Имтихан иде бу...
– Әйдә, энем, билет ал! Син иң шугы бит! – дип тантана итте Фирдәвес апа. – Кешедән
көлеп утыра белгәч, фәнне дә яхшы беләсең булыр... Бәлки, әзерләнеп тә тормассың?!
Инде барлык сораулар кат-кат ятланганга күрә, мин, карлы өс киемен дә салып
өлгермәгән килеш, сөйли дә башладым. Бу кадәр үк әрсезлекне көтмәгән Фирдәвес
апа мине ярты сәгатьтән артык «җәзалады», тик «бишле» куярга мәҗбүр булды. Әлеге
адымымны көтмәгән куян йөрәкләр «уф» дип җиңел сулап куйды. Шул рәвешле, группа
имтиханны җиңде – «өчле» билгесе булмады кебек. Имтихан белән бергә Фирдәвес апа да
җиңелде. Безгә карашы үзгәрде. Ә бишенче курста дәүләт имтиханнарын тапшырганда,
аның фәненә караган билетларны, гомумән, өйрәнеп торуның кирәге юк иде.
Инде өченче курста әдәби тел тарихы фәнен укый башлагач, Фирдәвес апа иң
беренче эш итеп бездән туган авылларыбыз тарихын яздыртты. Кырык сигез битлек
дәфтәрне тутырган язмамны укыгач, ул болай диде:
– Энем, син тагын мине аңламагансың инде! Бу кадәр кирәк түгел иде. Мин бит
кыска, конкрет языгыз, дип аңлаттым, язучылар кебек чәчелә-чәчелә иҗат итегез,
димәдем. Әйе, синнән телче чыкмас!
Үз-үземнән канәгать булып, инде дә Фирдәвес ападан мактау ишетмәсәмме, дип
канатланып йөргән җиремнән – мәргән бәргән кош кебек – лап итеп җиргә түндем.
Күпмедер ел узгач, Фирдәвес ападан, шул дәфтәр материалларын аралап, туган авылым
Чупай (Әлмәт районы) турында фәнни мәгълүмат бастыруын сорасам да, икәү бергә
утырып, бу эшне башкарып чыгарга кул җитмәде.
ТУГАНКАЙ
124
Фирдәвес апа бик кызыклы шәхес иде. Ул туган авылын үзенә генә хас бер
мәҗүсилек белән яратты, Дөбьяз сөйләменә хәтта бер авазда да хыянәт итмичә, үз
диалектында сөйләште. Бездән дә әти-әнине, табигатьне, туган якны яратуны таләп
итте. «Җиргә төкерсәгез, әнкәм йөзенә төшсен, дип төкерегез!» – ди торган иде ул.
Бүген дә кешелекнең әлеге ихтыяҗый гамәленә фәлсәфи якын киләм. «Адәм баласы
оятны югалта башлады, авызлардан иман чыгып кача микән, халык теленә сүгенү
керде бит...» – дип ачыргаланды. Аның йөрәге татар авылларының елдан-ел кими
баруына сыза иде. Хәмернең нык тормышлы татар авылларын эчтән җимерүенә
аеруча борчылды.
Ул юк инде...
Фирдәвес Гарипова 2014 елның 4 ноябрендә Казанда вафат булды. Биектау
районының Олы Битаман авылы зиратында 5 ноябрьдә җирләнде.
Җаны-тәне белән татар авылларын яраткан галимә соңгы көннәренә кадәр безнең
журналда «Авылларыбыз тарихы» сәхифәсен алып барды. 2006 елның июль аеннан
2014 елның июленә кадәр төп-төгәл сигез ел дәвамында «Казан утлары»нда 148
авылның тарихын яктырткан ул.
Вафатына берничә ай кала, аеруча да еш килде ул безгә. Кайбер көнне хәтта икешәр
тапкыр да килеп китә иде. Аның татар авылларына бәйле язмаларын тагын да күбрәк
чыгарасы килде, ялкынланып, борчылып йөрде.
Редакциягә Фирдәвес апа мәкаләләренә бәйле хатлар да еш килә иде. Алар арасында
рәхмәт белдергәннәре дә, авыллар елъязмачысын үз төбәкләренә чакырганнары да,
галимә язганнарга өстәмә материал табып, шатлык уртаклашучылары да – төрлесе бар
иде. Фирдәвес апаны соңгы хат тетрәтте. Ул Кукмара районыннан килде. Журналның
2013 елгы 7нче санында Кукмара районы Уразай авылы турында басылган мәкаләдә
кайбер төгәлсезлекләр китүе язылган иде анда.
Фирдәвес апа бик борчылды, кичекмәстән ул төбәккә барачагын, әгәр дә ниндидер
хата киткән булса, бик теләп төзәтәчәген сөйләде.
– Энем, фәнни хезмәтләрне язганда, мин гомерем буе борынгы грек-византия,
кытай, гарәп-фарсы, әрмән чыганакларына таяндым, көнбатыш, рус галимнәренең
хезмәтләрен өйрәндем, алардан төрки-татарга хас уртак тамырларны эзләдем.
Авылларыбыз тарихын төп фәнни юнәлешем итеп махсус өйрәнмәдем, әмма
сәфәр дәфтәрләрем гел тулы булды. Салаларыбыз тарихына бәйле материалларны
берләштереп, йокы, ял исәбенә хезмәт куеп, дистәгә якын китап чыгардым, – диде
ул, тынычлык саклап. – Максатым – авылның акчалы кешеләрен, милләтпәрвәрләрне
туган төбәкләрен саклап калуга, аларның тарихын мәңгеләштерүгә чакыру бит. Татар
авылының хәле мөшкел бүген. Көлтә-көлтә юкка чыгалар. 1965 елда биш меңнән
артык татар авылы исәпләнгән, бүген бу сан өч меңгә дә тулмый.
Шуннан ул, дәррәү кубып, Кукмарага юл тотты. Озакламый (2014 елның июнь
аенда) «Казан утлары»нда «Кукмара» дигән фәнни мәкаләсе дөнья күрде. Теге бәхәсле
язма буенча да аның әйтәсе сүзе әйтелеп бетми калды...
– Энем, соңгы ике елда җиде бертуганым бер-бер артлы китеп бардылар. Берсенең
күмү мәрәсимен онытып өлгерә алмыйм, икенчесен әҗәл йолкып ала. Соңгысы китте,
чират миңадыр... – диде ул ахыргы очрашуыбызның берсендә. – Ә бит әле күпме татар
авылы тарихы – күтәрелмәгән чирәм.
Әйе, Фирдәвес апаның йөрәген әрнеткән мәсьәлә барча татар кешесен дә борчырга
тиеш. Туган тамырлары корыган, асылы җуелган халык киләчәк елларга ничек бара
алыр?! Инде меңләгән татар авылы тарихын, язмышын үз бәгыре аша уздырган,
матбугатта, радио-телевидениедә ялкынлы чыгышлары белән милләттәшләрен
сискәндереп уятырга ашыккан тынгысыз галимәбез дә юк бит!
Гомәр Саттаров нигез салган, Фирдәвес Гарипова үстергән ономастика мәктәбен
бүген Рифкать Шаһиев, Ренал Хаҗиев, Олег Хисамов, Гөлфия Һадиева кебек галимнәр
дәвам итә. Димәк, өметләребез юк түгел.